Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗУР БАКЧАНЫҢ БЕР ГӨЛЕ

Татар совет балалар әдәбиятының күренекле вәкиле Җәвад Тәрҗеманов утызынчы елларда Казан шәһәренең 13 мәктәбендәге иҗат атмосферасында тәрбияләнеп үсә. Мехчы балалары укыган бу мәктәпнең ул елларда чын- чыннан мәдәният бакчасы дип аталырга хакы була. Биредә татар телен һәм әдәбиятын чын күңелдән яраткан, шул мәхәббәтне балаларга да бирә белгән укытучылар эшли, әдәбият түгәрәгенә Һади Такташ һәм Фатих Кәрим кебек атаклы шагыйрьләр җитәкчелек итә, драмтүгәрәкне режиссер һәм драматург Риза Ишморат алып бара, республикабыз рәссамнары тарафыннан исеме әле дә хөрмәт белән искә алынган Габдрахман ага Свиргузин яшь рәссамнар белән эшли. Әнә шундый осталар ярдәмендә танылган рәссамнар (Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттах), галимнәр (Габделхак Галиуллин), язучылар (Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Мөхәммәт Әхмәтгалиев, Җәвад Тәрҗеманов, Гарәфи Хәсәнов), журналистлар, укытучылар, врачлар, җәмәгать эшлеклеләренең үсеп чыгуы гаҗәп түгел. Илебез халыкларының илһамланып, дәртләнеп яңа тормыш корган еллары була ул. Өлкәннәрдәге ашкыну, омтылыш балаларда да зур. Шау-шулы пионер сборларында чыгышлар ясау, стена газеталарына язышу, түгәрәк утырышларындагы сүзләр Җәвад Тәрҗемановта бик кечкенәдән гражданлык сыйфатлары тәрбияләүгә булышалар. Карап торуга юаш кына күренгән бу малай җиденчедә укыган чагында ух: Без көрәштек, без җиңүче булдык Илне төзүчеләр сафында, Илдә әле көрәш тукталмаган. Соңгы җиңү безне чакыра, — дип шигырь яза. Киләчәктә балаларның яраткан язучысы булып танылачак Җәвад Тәрҗемановның беренче шигыре була ул һәм Галимҗан Мөхәммәтшин фатихасы белән 1935 елның февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылып та чыга. Шуннан бирле татар һәм рус телләрендә аның кырыктай артык китабы дөнья күрә. «Тукран малае Шуктуган» әкияте Европа телләренә дә тәрҗемә ителә. Җәвад Тәрҗемановның иҗаты күп төрле. Ул шигырьләр, җырлар, әкиятләр, проза һәм сәхнә әсәрләре, каләмдәшләренең иҗаты турында мәкаләләр яза. Соңгы елларда аның «Көмеш дага» исемле күләмле тарихи романы чыкты- Шулай да әдәбиятка ул балалар язучысы булып килде һәм шул өлкәдә эшләвен күп еллар дәвам итте. Әле үзе дә мәктәп яшеннән чыгып өлгермәгән яшь шагыйрьнең беренче шигырьләре балалар күңеле кебек үк садә, аларда катлаулы образлар, бизәкләр, чагыштырулар да аз була. Бу шигырьләрдә баланың көндәлек тормышындагы вакыйгалар, тирә-юньдәге предметлар турында сүз бара. Хәерле иртә теләп аваз биргән әтәч, песи баласы, өй буярга килгән мастер, атны алты аяклы итеп рәсем ясаган сабый, чаңгы шуарга чыңкай пионерлар, дәресен сөйли алмаган ялкау бала һ. б. турында язуның әллә ни авырлыгы юктыр да сыман. Әмма бик үк хикмәтле булмаган бу шигырьләрнең сөйләшергә әле яңа өйрәнгән, я булмаса, беренче — икенче классларда гына укучы балалар өчен язылуын искә алсак, алар күңелен җәлеп итәрлек итеп әйтеп бирүнең бик үк ансат түгеллеген дә аңларга мөмкин. Бу турыда сүз чыкканда Җ. Тәрҗеманов үзе: «Нәниләр күңеленә барып җитә алырлык шигырьләр язучы кеше ул —гаять катлаулы махсус профессия кешесе»,— ДИ. Т Утызынчы елларда балалар өчен информация чыганаклары артык куп түгел иде әле. Газетажу риал лар барып җитмәгән, радио кермәгән өйләр дә аз булмагандыр. Ә телевизор дигән тылсымлы тартма турында ул вакытта ишетүче булдымы икәнГ Ул вакытта балаларның бар белгәне укытучылардан һәм китаплардан килде. Әнә шул «катлаулы махсус профессия кешеләре»нең берсе булган Җәвад Тәрҗеманов та тормышның төрле тармакларыннан балаларга информация бирүне беренче чираттагы бурычы итеп куя. Аның беренче шигырьләре балаларны пөхтәлеккә, тырышлыкка өндәсә, матурлыкны күрергә өйрәтсә, утыз сигез-утыз тугызынчы еллардагы иҗатында инде ул күбрәк туган ил, анда барган вакыйгаларны тасвирлауга урын бирә. Балалар инде аның шигырендә фабрика эшчеләре булып уйнаучы яшьтәшләрен, урындыкны машина иткән нәни «шоферны», Ленин рәсемен үзе үстергән гөлләр белән бизәүче кыз баланы, Папанинга хат язучы хыялый малайны һ. б. күрәләр. Шул вакытта ук Тәрҗеманов поэзиясенә тынычлык темасы килеп керә. «Илебез чигендә» дигән шигырендә ул, бала исеменнән: һәркем тынычлыкны яклый Безнең Совет илендә. Аны минем абыем да Саклый илнең чигендә, — дип яза. Бу юлларны укыгач, башына йолдызлы шлем кигән, биленә агачтан ясалган кылыч таккан кыска чалбарлы малайның тырыша-тырыша шигырь сөйләве күз алдына килә. Тынычлык... Бүгенге көн балаларының да теленнән төшмәгән изге сүз. Бу теманы шагыйрь тагын да дәвам итеп, «Яшәсен тынычлык» (физкультурачылар бәйрәмендәге самолетларның төрле фигуралар ясап шул сүзләрне язулары турында), «Бөек дуслык» (чит ил балалары белән хәбәрләшүче пионерларның хатында «Яшәсен бөек Дуслык һәм Тынычлык!» диелгән), «Фестиваль чәчәкләре» (төрле илләрдән килгән яшьләр Кызыл Мәйданда) һ. б. күп кенә шигырьләр иҗат итә. Утызынчы еллар азагында татар балалар әдәбиятында илебезнең эчке һәм тышкы дошманнарына каршы көрәш темасы уңышлы чагылыш тапты. Чик сакчыларының батырлыгы, кулакларга каршы көрәш, капитал илләрендәге балаларның авыр хәлләре турында повестьлар, пьесалар, поэмалар, шигырьләр иҗат ителде. Аларның географияләре киң иде. Казанда. Агыйдел буенда, Кузбасста, Кавказ тауларында, Монголиядә, Берлинда. Америкада. Шотландиядә һ. б. җирләрдә барган вакыйгалар сурәтләнде. Шул елларда Җәвад Тәрҗеманов та «Негр малае Том» дигән озын шигырь яза һәм бу традицияне дәвам итеп, соңга таба «Судан табылган хат», «Шотландия малае» дип исемләнгән күп кенә шигырьләр иҗат итә. Мондый әсәрләрне укыганда ирексеэдән соңгы еллардагы статистик материаллар хәтергә килә. Бер минут эчендә дөньяда бер миллион сумлык корал эшләнә икән. Американың хәзерге заман авианосецы 12—13 миллион доллар тора, ә ул сумма мең мәктәпне бер ел буе эшләтергә җитәрлек, ди. Шул ук вакытта күп кенә илләрдәге балалар Тәрҗеманов әсәрләрендәге Том, Мэри, Джесси, Гемфриләр кебек мәктәп күрми үсәләр. «Шотландия малае» дигән хикәя темасы, чишелеше белән генә түгел, алынган материалы белән дә кызыклы. Дөньяга фәнни һәм техник ачышларны зур гыйлем ияләре генә ясый дип уйларга күнеккән булсак та, яңа йолдызлар тапкан, машиналар уйлап чыгарган балаларны да беләбез. Мәсәлән, Ленинградтагы Нева аша атаклы күперне механик юл белән ачу һәм ябу ысулын әле соңгы елларда гына ундүрт яшьлек малайның уйлап табуы, күлләрдә йөзә торган яссы төпле көймәнең беренче моделен яшь техниклар түгәрәгенә йөргән пионерка ясавы билгеле. Безнең илдә мондый эшләр эшләгән балаларны мактап газета-журналларга язалар, бүләкләр бирәләр, тагын да ныграк укыталар, өйрәтәләр. Ә менә Җ. Тәрҗеманов хикәясендәге Шотландия малае Гемфрины, инде кирәге калмагач, эштән куып чыгаралар. Ике тормыш, ике язмыш. Боларның берсен балалар китаплардан укып белсә, икенчесен үзләре күрәләр. Җ, Тәрҗеманов иҗатында үзгә урын тоткан жанр — әкиятләр. Әйтерсең лә Абдулла Алиш үзе сугышка киткәндә Җәвадка васыять әйтеп калдырган. «Менә сиңа каләмем, мене сиңа кәгазьләрем. Мин кайта алмасам, үлеп калсам да, әкиятләр үлмәсен. Син аларны күп итеп яз. Минем әкиятләрне укыган кебек үк, аларны да балалар яратып укысыннар». һәм Җәвад, яуда егылган батырның коралын алып алга ыргылган сугышчы кебек, остазы Алиш традицияләрен дәвам итеп, гаҗәп матур әкиятләр яза. Ул әкиятләрнең геройлары тырыш бал кортлары, шаян күбәләкләр, мактанчык чебеннәр, аңгыра ишәкләр һәм бөек акыл иясе Кеше. Шигырь белән языламы, әллә прозага салынамы — аларда камил эшләнгән форма, кызык эчтәлек, үткен юмор була. Иҗатының беренче елларындагы кебек, автор акны ак, караны кара дип төртеп әйтми, ә фикерне образларның кылган гамәле аша ачык сиздерә яки күрсәтә. «Казан утлары» журналының 1978 елдагы 9 нчы санында, Абдулла Алишның 70 еллыгына карата мәкаләсендә тәнкыйтьче Равил Кукушкин: «А. Алиш әкиятләрен функцияләре ягыннан шартлы төстә өч төргә аерып карарга мөмкин: беришесе балага табигатьне танып белү чарасы буларак кызыклы; икенчеләре исә — мавыктыргыч һәм гыйбрәтле мөнәсәбәтләргә корылганнары тәрбияви характер алулары белән әһәмиятле; өченчеләре, башлыча, эстетик үзенчәлекләре белән игътибарга лаек»,— дип язды. Җ. Таоҗеманов әкият формасының мөмкинлекләрен тагын да киңәйтә, аны сәяхәтләр жанрында да кулланып, баланы илебезнең уңышлары белән таныштыру өчен файдалана. «Көмеш койрык маҗаралары» дигән әкиятендә ул реаль булмаган вакыйгалар аша тормышыбызның бик реаль күренешләрен тасвирлый. Очерк жанрын кабул итәргә әзерлеге булмаган бала шул ук материалны әкият итеп сөйләп биргәч — тиз һәм җиңел үзләштерә. Моңар әкиятнең теле дә ярдәм итә. Аның прозадан да, шигырьдән дә аерылып торган үзенә хас стиле бар. Җөмләләр җиңел әйтелә торган яңгыравыклы сүзләрдән төзелә, бер үк сүзләрнең кат-кат кабатлануы, яисә төрле сүз җилемнәре куллану әкият теленең сыгылмалыгына китерә. Борынгы халык әкиятләренең шул үзенчәлегенә таянып Абдулла Алиш, татар балалар әдәбиятында беренче буларак, рифмалы проза белән яза башлады. Аның бу алымын Җәвад Тәрҗеманов уңышлы дәвам итте. Янәшә килгән ике җөмләнең ахыр сүзләрен рифмалау, җөмләдәге сүзләрне билгеле бер ритм саклап төзү әкият теленең музыкальлеген тагын да көчәйтте. Казан химия-технология институты доценты, техник фәннәр кандидаты Җәвад Тәрҗеманов үз фәне буенча балаларга күп нәрсәләр сөйли ала. Аның «Көмеш дага» исемле тарихи романы математикада революция ясаган боек Лобачевскийның фәнни батырлыгын сурәтләве белән әһәмиятле. Казан гимназиясендә укыган елларында ук булачак математикның фән белән тирәнтен кызыксынуы, борынгы язмаларны уку өчен бик күп телләр өйрәнүе, төрле кыенлыклар белән кәрәшә-кәрәшә үз максатына баруы, Румовский, Карташевский, Нигъмәт Ибраһимов кебек прогрессив галимнәр белән дуслыгы һәм, ниһаять, бөтен гомере буе эзләнгән ачышын — неэәклидоаая геометрияне иҗат итүен җанлы картиналар ярдәмендә, тәэсирле итеп яза. Романның гыйльми мәсьәләләргә кагылышлы урыннары авыррак, фәнни әдәбият теле белән язылган булса да, Казан университеты ачылу, студентлар тормышы, башка тарихи вакыйгалар, геройларның шәхси тормышлары әсәрне җанландыра, унтугызынчы гасырның иҗтимагый политик атмосферасын шактый тулы күзалларга ярдәм итә. Роман Җ. Тәрҗемановның зур уңышы. Бу теманы тагын да дәвам итеп, мәсәлән, Ибраһим Хәлфин, я булмаса Каюм Насыйри турында шундый ук күләмле, төрле проблемаларны эченә алган әсәр язсын иде ул. Җәвад Тәрҗемановның унынчы класста укыган вакытында «Кызыл галстук» исемле беренче җыентыгы чыгуга кырык елдан артык вакыт үтте. Шул еллар эчендә ул татар балалар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алды. Бала вакытында Һади Такташ. Фатих Кәримнәрнең шигъри мәктәбен үткен, «Октябрь баласы» журналы аша Муса Җәлилдән, «Яшь ленинчы» белән «Пионер каләме»ндә Абдулла Алиш һәм Ләбиб Гыйльмиләрдән матур әдәбият дигән сихри бакчаның ямен тоярга ейрәнгәи язучы үз осталарының өметен аклады һәм киләчәктә дә аклар, дип әйтәсе килә.