Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Кыргыз мәкальләре һәм әйтемнәре Халык дигән зур нәрсә — изге булып калачак, халыктан аерылучы — мәңгегә югалачак. Таныш дошманга твзрзк атасың. Ир какканны мир каккан. Су кизләүдән башлап болгана. Эчең авыртса — авызыңны яп. күзең авыртса — кулларыңны тый. Ике дөя бәрелешсә, чебеннәр кысылып үлә. Баш таза булса, чәч үсми калмый. Былтыр булган янгыннан көек исе быел чыга. Тинтәкне уз илендә дә әсир итәргә мөмкин. Эт ачуланса — койрыгын болгый, ат ачуланса — колак торгыза. Каты тукмак белән суксаң, йон казык та җиргә керә. Үз өендә артыкны ят җирләр дә үз итми. Әгәр дә саф икәнсең — су бул да пычракны ю. Күңелем яхшы дип белсәң — җир бул да шытым үстер Акыллыдан алда бар. ахмактан артта атла. Үз колынын типсә дә. бия аны имгәтми. Кымыз кешегә кан булса, ит — кешегә җан булыр. Ялган сүз — җан дошманы. Зур савытыңны бирәнгә күрсәтмичә саклый бел Җан бирәсе килгән карга бөркет белән шаярыр. Берсе елга кичмзкче. берсе эчәргә су эзли Алдан барганның хатасын арттан килүче белә. Егылсаң да дәү дөядән егыл. Телдән агу да һәм бал да тама. Уйламый сөйләү — авырмый улу. Әйткән сүз—җеп шикелле ул: төрлечә тартып була. Тинтәк җанга әйткән сүз — агып уза торган су. акыллыга әйткзн сүз—кулга ияләшкән кош. Яхшы теккән итек тиз тузмый. Күп эшлим дисәң — начар эшләмә.