Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН

Яңа ел табыны Җилкәнен киргән кораб! Дзрдманд. И шигырь! Бәйрәм түрендә Әйдә син дә — җәй канат: — Тынычлык диңгезләренә Юл яра безнең кораб! Тынычлык өчен көрәшнең Җимешен исәпкә ал: Бусында безнең табынның Корвалан иптәш тә бар! Әйдә әйт, башны күтәр дә, Әйдә яз, яз, яз, каләм: — Ильич! Саф, ихлас күңелдән Бәйрәмендә Октябрьның Иң тәүдә сиңа сәлам! 1977 Килер Казан Урман-кырдан, ялдан кайтышларда Тукайга да керә китик без: Сәламнәрен гөлләр-чәчәкләрнең Шагыйрьгә дә бирә китик без. Балкып торсын шагыйрь тирәсендә Ал-гөлләре илнең көн саен: Белсен Дөнья — күрсен: Казан ничек Хөрмәт итә үзенең Тукаен! Чын шигырьгә сәлам китерә килү Керсен иде бөек гадәткә, Туган илнең тирән ихтирамын Әверелдереп гөлгә-чәчәккә!.. Килер, килер — килер җәйләр буе, Килер иртән, килер кичләрдә: Килер Казан, сине үз итүен Гөлләр аша тәкъдим итәргә! 1977 Синьцзяннән Быел да килде Казанга, Быел да Җамал ханым ', Тапшырды бөек Тукайга Меңнәрнең әманәтен. Сәламнәр — әманәт алар Меңнәрчә татарлардан: Синьцзян, Мао илендә Гүрләрдә калганнардан... Иң җылы, милли сыйфат ул Тукайны таваф кылу,2 Сәламе итеп халыкның һәйкәлгә гөлләр кую. Быел да килеп Казанга Җамалы Алматаның Тапшырды бөек Тукайга Меңнәрнең әманәтен. 1977 Сер итеп кенә Мин асылда — синдә тудым, Уфа... Килеп менә Синең каршыңа, Ике энем 3 бүген бу зал аша Сәламемне сиңа тапшыра. Синдә минем каләмдәшләр байтак һәм һәрберсе хөрмәт итәрлек: Әйтик, «А»дан — Атнабайдан башлап, Янбулатка барып җитәрлек!.. Бабичка хас юмористик нур бар Атнабаең көләчлегендә. Такташка хас нәфис төгәллек бар, Тирәнлек бар шигъри телендә!.. Синең хәлне әмма — сизәм, энем: — Үтә икән еллар... дисеңдер, Иллеләрнең теге якларында Ничек икән юллар?., дисеңдер... Тик сер итеп кенә әйтәм сиңа: — Син, энекәш, һич тә каушама, Иң тәүфыйклы, иң гөнаһсыз иҗат Алтмышларга җиткәч башлана!.. 1978 Сихри сазың Исмәгыйль Һилаловкв Без (Бабич, Җәлил вә Туфан) — Синең чор шагыйрьләре һәм синең сихри сазыңның Иң гадел шаһитләре. 1956 Яши торгач, тарыды баш Искитәрлек заманга!.. Кем ышансын инде моңа: Алтмыш, имеш, Җамалга! 1 «Утыртмакчы» була бугай Кемдер Казан каласын: Җамалны ул — хет анфастан, Хет профильдән карасын. Безнең Җамал әле, җаным, Кызлар кебек ләбаса! Димәк, заман — я саташа, Яки юри маташа. Алтмыш дигән булып заман Безнең җитез Җамалны, Озатмакчы була бугай, Пенсиягә формальне?! 1967 Кем бирде? ...Төренеп ятып түбә саламына Бүре булып улый төнге җил. Әнкәемнең кайнар кочагында Васыятьләрен тыңлый идем мин... Мин кояшка ялынам... Ә ул чыкмый. Аның өчен — минем моң нәрсә... Син, Владимир Ильич, тыңлый-тыңлый Безнең моңны шундый төннәрдә, Йөрәгеңә җыеп халык зарын Безнең Илне күреп узгансың, һәм миңа да бәхет яулап йөргән Баһадирның берсе булгансың! ■ Шигырь күренекле педагог, әдәбият белгече, галима Җамал Ваэиевага багышлавгам. Син икән ул — минем ишенең дә Моңлы башын сыйпап китүче, Саргаймаска тиеш бу малай да, Корымаска тиеш диюче. ...Туганда мин әйбәт малай идем. Мине Моңаерга кем соң өйрәтте?.. Кем бирде соң?— Кем бирде соң миңа шундый җанны, Шул романтик, уйчан йөрәкне!? Туганда мин әйбәт малай идем. Кем өйрәтте, Моңаерга мине Кем өйрәтте?! Кем өйрәтте, Тын көнне дә Үксеп елый торган Камышларыммы? Сай күлләрдә Караешып беткән Аккошларыммы? Никрутларның Төнге набат сыман яңгыраган Сагышларымы? Төннәр буе йокы күрми торган Чишмәләрем, инешләрем әллә Мине шулай моңлы итәләрме? Моңаерга мине кем өйрәтте?!