ТӘНКЫЙТЬЧЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ГАЛИМЕ
Кайбер чишмәдер агач вә таш араларында чыга да, адәм балала. . ры файдалана алырлык бер елга булып, үзенең табигый юлы белән зураеп, киңәеп агып китә алганчы, әллә нинди җирләрдән, таш асларыннан, файдасыз юллардан борылып йөри, соңра гына тигез җиргә чыгып, файдалы рәвештә агып китә. Адәмнәргә бирелгән бик күп кабилиятләр дә, табигый юлларына төшеп, яратылышлары буенча барыр ноктаны таба алмыйча, күп вакыт адашып чит юлларда йөридер», — дип язган Галимҗан Ибраһимов мәкаләләренең берсендә. Тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Мансур Хәсәнов турында сүз башлаганда бу юллар икеләтә гыйбрәтле. Беренчедән, ул үзенең әдәбиятта, культура тормышындагы урынын таба алмый адашып йөрүләрдән тулысынча азат иде. Икенчедән, М. Хәсәновның эзләнү һәм үз-үзен табуына. безгә калса, бар нәрсәдән бигрәк, Г. Ибраһимов мирасы юнәлеш бирде. Күренекле язучы һәм ялкынлы революционер, олы галим һәм фикер иясе, тәнкыйтьче һәм тынгысыз җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов эшчәнлегенең кайсы гына өлкәсенә мөрәҗәгать итмә — ул үзе аерым бер дөнья. Татар совет әдәбиятын, татар совет әдәбияты белемен һәм әдәби тәнкыйтебезне нигезләүче әдипләрнең дә иң күренеклесе Г Ибраһимов. Халык әкиятләрендәгедәй юллар чатына килеп чыккач — фәндә һәм әдәбиятта аерым бер тема, юнәлеш сайлар вакыт җиткәч Мансур Хәсәнов икеләнеп тормаган булса кирәк. Чөнки Г. Ибраһимов иҗаты һәм аның данлы тормыш юлының олылыгы, алмаздай күпкырлылыгы эзләнү һәм табышларга ашкынып торган, җегәрле һәм хәзерлекле яшь тикшеренүчегә үз-үзен сынау һәм үз-үзен билгеләү өчен гаять җитди мәйдан була. Г. Ибраһимовның роман һәм хикәяләре инде бер татар халкының гына түгел, күп милләтле совет әдәбияты укучыларының уртак рухи казанышы булып тора. Әдипнең әсәрләре татар һәм рус телләреннән тыш күп кенә башка тугандаш халык телләренә тәрҗемә ителде һәм зур тиражда басыла киләләр. Бу барыннан да элек әлбәттә, партия һәм хөкүмәтебезнең әдәбият, сәнгать турында даими кайгыртучанлыгы, ленинчыл милли политиканың чәчәк атуы нәтиҗәсе. Шунда ук Г. Ибра- һимов әдәбиэстетик мирасының күп милләтле совет әдәбияты казанышы дәрәҗәсенә күтәрелүендә әдипнең олы иҗатын үзенә бер фидакарьлек белән озак еллар дәвамында өйрәнә, туплый һәм актив рәвештә пропагандалый килгән галим һәм әдәбият белгече Мансур Хәсәнов хезмәтләренең дә әһәмияте зур икәнлеге бәхәссез булса кирәк. «Галимҗан Ибраһимов» дип исемләнгән күләмле монографияләрнең рус һәм татар телләрендә кабат-каба} басылып чыгуы һәркайсы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан бер вакыйга сыман билгеләп узылды. Чөнки алар бер үк хезмәтнең төрле басмалары гына түгел, ә галимнең марксистик-ленинчыл методологиягә нигезләнгән өзлексез эзләнүләре һәм күренекле әдип мирасын өйрәнүдә яңа табышлары һәм ачышлары, әдәби-эстетик гомумиләштерүләре нәтиҗәсе булып килделәр. Вакыт белән бергә әдәбият фәне генә түгел, әдәби мирас үзе дә хәрәкәттә икән, еллар үткән саен Ибраһимов таланты әдәбият сөючеләрне яңа яклары белән сокландыра килә, аның яңадан-яңа үзенчәлекләре ачыла бара — әлеге монографияләрдә М. Хәсәнов әнә шул хакыйкатьне дәлилле рәвештә исбат итә. Әдәбият сөючеләр һәм язучылар филология фәннәре докторы Мансур Хәсә- новны Галимҗан Ибраһимов турындагы фундаменталь хезмәт, күп санлы мәкалә, чыгышлардан тыш, татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе хакындагы колачлы җитди мәкаләләр авторы буларак та яхшы беләләр. Әйтик, классик мирас турында, татар әдәбиятында социалистик реализм иҗат методының нигезләнүе һәм үсеше, күп милләтле совет әдәбиятлары гаиләсендә бүгенге татар әдәбиятының урыны турындагы дистәләгән мәкаләләр аның иҗат диапазонының киңлеге турында ачык сөйлиләр булса кирәк. Олы юбилейлар елында, бу истәлекле көннәрдә СССР Язучылар союзы члены, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мансур Хәсән улы Хәсәноәка 50 яшь тула. Татарстан язучылары һәм «Казан утлары» журналы күп меңләгән укучылары исеменнән әдипне әлеге дата белән ихластан тәбрик итә. иҗатында һәм иҗтимагый эшчәилеген- дә яңадан-яңа уңышлар теләп кала.