Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАРСТАН

 

МИРСӘЕТ ЯРУЛЛИН музыкасы Яшьлекнең таңында мин күпме Хыялый сарайлар кормадым! Хыялны канатлы кош итте, Туган җир, тик синең җырларың. Кушымта: Без —дусларга ак күгәрчен. Дошманнарга — арыслан. Безгә шундый иман бирдең, Кәч бирдең. Татарстан. Йөрәктә син булган чагында, Ялгыз да, ятим дә булмамын! Мәңгелек көч алам Иделдән, Җаныма коя кук Чулманың. Кушымта. Безгә бит бергәләп кичәсе Дөньяның давыллы елларын... Тик бәхет ягына илтсеннәр. Илтсеннәр Ватаным юллары! Кушымта.