Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУХИ АСЫЛЫБЫЗ

Гасырлар дәвамында тупланган фәлсәфи, этик һәм эстетик идеяләр һәм иҗтимагыйполитик карашлар татар халкы рухи культурасының зур бер әһәмиятле элешен тәшкил итә. Яңа, социалистик культура төзүнең башында ук бу өлкәдәге кыйммәтле мирасны тирәнтен өйрәнүгә һәм тәнкыйтьчел үзләштерүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы игълан ителгәч тә. халкыбызның иҗтнмагыйфәлсәфы фикере тарихы проблемаларына караган беренче хезмәтләр күренә башлый. Беренче кыйммәтле тәҗрибәне күренекле әдип галим-марксист Галимҗан Ибраһи- мов ясый. Аның «Насыйриларның тарихи урыннары» дигән хезмәте аеруча игътибарга лаек Ул анда татар мәгърифәтчеләренең иҗаты һәм эшчәнлегенең халыкны урта гасыр караңгылыгыннан азат итүдәге, дини хорафатны фаш итүдәге, фәнни белемнәргр һәм культура казанышларына әйдәүдәге әһәмиятен ача. Болар белән беррәттән, ул мәгърифәтчеләр эшчөнлеге- нә гомуми тасвирлама бирә, аларның иҗ- тимагый-лолитик, фәлсәфи, этик һәм эстетик идеяләренең нинди социаль-экономик шартларда барлыкка килүен күрсәтергә омтыла. Г. Ибраһимов «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүендә марксизм ысулы» (1922), «Татарның соңгы тарихында өч дәвер» (1922). «Кара маяклар һәм ак әдәбиятлар» (1924), «1905 ел революциясендә татарлар» (1926), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) һ. б. хезмәтләрендә дә иҗтимагый-тарихи проблемаларына кагыла. Егерменче елларда иҗтимагый фикер тарихын өйрәнүгә әдәбият белгече Г. Сәгъди шактый өлеш кертә Дөрес, ул элекке мирасны бәяләүдә төгәлсезлекләр дә эшли, ялгыш нәтиҗәләр дә чыгара. Шул ук вакытта ул күпкырлы тикшеренүче була, халыкның тарихын һәм культурасын яхшы белә Бу аның хезмәтләрендә яхшы чагылыш таба, һәм аларда иҗтимагый фикер тарихына кагылышлы байтак кыйммәтле материал тупланган. Бу җәһәттән аның «Татар әдәбияты тарихы» (Казан. 1926) дигән хезмәте уңышлы. Аталышыннан күренгәнчә, бу китап әдәбият тарихына багышланган. Алай да аның эчтәлеге, җисеме исеменнән шактый киң. Әдәбият белән беррәттән. анда культура һәм иҗтимагый фикернең гомуми проблемалары да җентекләп карала. Бу елларда Җ. Вәлидов, Г. Гобәйдуллин һәм Гали Рәхим дә татар культурасы эш- леклеләренең 1 «Совет әдәбияты». J945. № 2. иҗтимагый-политик һәм фәлсәфи проблемалар өлкәсендәге мирасларын тикшеренүдә мәгълүм эз калдырды. Әмма алар марксизм-ленинизмның фәнни баскычларына баса һәм аны үзләренең тикшеренү эшләрендә куллана алмадылар. Аларның хезмәтләрендә буржуаз объективизм юшкыны сизелә. Шунысы да хак; аларда. Г. Сәгъди хезмәтләрендәге кебек, фактларның бай материалы бар. Бигрәк тә Җ. Вәлидовның 1923 елда рус телендә нәшер ителгән «Идел буе татарларының белемлелеге һәм әдәбиятының тарихи очерклары» дигән хезмәте җәлеп итәрлек дәрәҗәдә бай. Автор, язучылар иҗатының һәм эшчәнлегенең татар халкы рухи тормышындагы әһәмиятенә гомуми тасвирлама бирү белән беррәттән, аларның дөньяга карашлары проблемаларын да күтәрә һәм татар фикер ияләренең аны хәл итүгә ни рәвешле якын килүләрен дә күрсәтеп үтә. Сугыштан соңгы елларда иҗтимагый фикер тарихы проблемалары киңрәк тикшерелә башлый. Мәгърифәтчелек һәм рево- люциондемократик идеология мәсьәләләре бигрәк тә күп һәм тиз өйрәнелә. Л. Җәләй- нең «Татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Каюм Насыйри»1 дигән мәкаләсе басылып чыккач, күп кенә тикшеренүчеләрнең хезмәтләрендә төрле рәвештә татар мәгърифәтчелеге мәсьәләләре дә яктыртыла. Бу юнәлештә М. X. Гайнуллин уңышлы эшли. Аның 1955 елда басылган «Каюм Насыйри һәм татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте» дигән хезмәтендә Каюм Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләрнең эшчәнлеге сурәтләнә һәм татар мәгърифәтчелегенең әһәмияте ачы Г ла. Мондагы эзләнү нәтиҗәләрен ул «XX гасыр башында татар әдәбияты һәм публицистикасы» (Казан, 1966) дигән китабында үстерә һәм тирәнәйтә төшә. Автор яңа исемнәр дә атый, мәгърифәтчеләр тарафыннан әйтелгән идеяләрнең үсешен дә күзәтә. М. X. Гайнуллин «XIX гасырда татар әдәбияты» (Казан, 1968) китабында һәм соңгы дистә елларда язган мәкаләләрендә дә мәгърифәтчеләр мирасын эзлекле пропагандалый. К. Ф. Фасеевның «Алдынгы татар иҗтимагый фикере тарихыннан» (Казан, 1955) китабында мәгърифәтчелек һәм револю- цион-демократик идеология мәсьәләләре үзәк урыннарның берсен били. Анда татарлар арасында бу прогрессив идеяләр хәрәкәте барлыкка килгән тарихи шартларга, аларны формалаштыруда рус иҗтимагый фикеренең әһәмиятенә җентекле тасвирлама бирелә һәм кайбер фикер ияләренең иҗаты һәм эшчәнлегенең эчтәлеге ачыла Аның «Туганлык һәм дуслык көче» ‘(Казан, 1966) һәм «Пролетар интернационализм юлыннан» (Казан, 1971) китаплары прогрессив татар җәмәгатьчелек фикере вәкилләренең идея мирасын өйрәнүдә алга зур адым булып тора. Бу хезмәтләрдә прогрессив татар фикер ияләренең, ягъни мәгърифәтчеләр һәм революцион демократларның милләт һәм милли мөнәсәбәтләр проблемаларына карашлары һәрьяклап анализлана һәм алар мирасының халыклар дуслыгы идеологиясен ныгытудагы әһәмияте ачыла. Ә менә Р. И. Нәфигов «Алдынгы татар иҗтимагый-политик фикере формалашуы 'һәм үсүе» дигән китабында (Казан, 1964) татар иҗтимагый фикерен өйрәнү тарихын шактый яңача рәвештә күз алдыннан кичерә. Ул моңарчы идея мирасына бәя бирүдәге кайбер утрак, үсешсез карашлардан читләшә: татар культурасының байтак вәкилләре иҗатын һәм эшчәнлеген яңача, төрле яктан килеп бәяли. Р. И. Нәфигов татарлар арасындагы җәдитчелек хәрәкәтенең социаль табигатенә, андагы мәгърифәтчелек-демократик һәм буржуаз-либе- .раль тенденцияләр нисбәтенә карата байтак кызыклы фикерләр әйтә. С. М. МихайлованЫң «Идел буе татарлары арасында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы һәм үсүе» дигән китабында (Казан университеты нәшрияты, 1972) бу хәрәкәтнең социаль-экономик һәм культура-идеология шартларына, татар мәгърифәтчеләренең эшчәнлегенә җентекле характеристика бирелә. Анда Казан университеты һәм аның галимнәренең татарлар, шулай ук Идел буендагы башка халыклар өчен уйнаган мәгърифәтчелек роле һәрьяклап күрсәтелгән; Петербург һәм Казан университетлары укытучылары И. Хәлфин һәм X. Фәйзхановның мәгърифәтчелек характерындагы эшчәнлеге ышандырырлык итеп ачып салынган Бу хезмәт XVIII гасыр ахы- .рында һәм XIX гасырның беренче яртысындагы чорда татарларның культура тормышын, татарларга карата патша самодержавиесенең колониаль политикасын, алар тормышында мөселман руханилары һәм православие миссионерларының тискәре эшчәнлеген фаш итә торган материалга бай. Татар мәгърифәтчеләренең иҗтимагыйполитик һәм фәлсәфи карашлары, Г. Курса- ви, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, X. Фәйзханов, Г. Тукай һәм Г. Ибраһимоө иҗатларының төп рухы һәм эчтәлеге турында соңгы елларда «Казан утлары» журналында басылып чыккан мәкаләләр дә татар иҗтимагый фикере тарихы проблемаларын өйрәнүдә җитди әһәмияткә ия. 1976 елда Татарстан китап нәшрияты «Татар мәгърифәтчелек фикере» дигән хезмәт чыгарды. Анда мәгърифәтчеләрнең иҗат мирасы турындагы тикшеренүләргә йомгак ясала һәм аларның фәлсәфи, иҗтимагый-политик карашларына прдблемалы анализ бирелә. СССР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһи- мов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты нәшер иткән «Татар иҗтимагый фикере тарихыннан» дигән җыентыгы иҗ- тимагыйфәлсәфи фикер тарихын тикшеренүне киңәйтү юнәлешендә яңа адым сыйфатында каралырга бик хаклы. Бу хезмәттә элекке заманнардан алып бүгенге көнгәчә татарлар арасында иҗтимагыйполитик һәм фәлсәфи фикер үсеше тарихының аерым сәхифәләре тикшерелә. Татар иҗтимагый фикеренең иң күренекле вәкилләренең иҗат мирасын туплап яктыртуда мәгълүм нәтиҗәләргә ирешелде «Каюм Насыйри — күренекле мәгърифәтчь- демократ» (1976) дигән җыентык — К. Насыйри иҗатын һәм эшчәнлеген өйрәнүдә яңа бер этап. Былтыр «Габдулла Тукай» җыентыгы дөнья күрде Анда шагыйрьнең тууына 90 ел тулуга багышланган фәнни конференция һәм юбилей тантаналары материаллары тупланган. Бу җыентыкта шагыйрьнең фәлсәфи һәм иҗтимагый-политик мәсьәләләргә мөнәсәбәте һәрьяклап тикшерелә һәм аның татар иҗтимагый фикере тарихында тоткан урыны ачыла. Ч. Айтматов, Р Гамзатов, И. Брагинский. Ш. Тур- дыев, К. Васин һәм башка эшлеклеләрнең мәкаләләрендә Г. Тукайның тугандаш халыклар әдәбиятына шифалы йогынтысы раслана. Галимҗан Ибраһимов турында да шушындый җыентык әзерләнде. Фәлсәфи һәм иҗтимагый-политик фикер тарихын тикшеренүдәге шушы рәвештәге мәгълүм казанышлар янәшәсендә кимчелекләр дә күзгә ташлана, тарихи мирасны өйрәнү һәм йомгаклауның кичектергесез проблемалары өскә калка. Татар иҗтимагый фикерендә марксистикленинчыл философик һәм иҗтимагый-политик идеяләр таралуын һәм ныгуын тирәнтен дә. һәрьяклап та тикшеренү — төп бурычларның берсе. Бу мәсьәләне хәл итүгә профессорлар К. Ф Фасеев, Р, И. Нәфигов һәм доцент М. Ф Фасеев тикшеренүләре сизелерлек өлеш кертте инде. Тарихчылар һәм әдәбият белгечләре дә бу юнәлешгә байтак эш башкарды Профессор М К. Мехәррәмов, тарих фәннәре докторы X. X. Хәсәнов, филология фәннәре Докторлары М. X. Хәсәновның, И. 3. Нуруллин, Г Халитов һәм башка иптәшләрнең «Татарстан АССР тарихын, «Татарстан партия оешмасы тарихы очеркларын җыентыкларындагы кыйммәтле гомумиләштерүләрне беренче нәүбәттә күрсәтеп үтү мәгъкуль булыр. Алай да бу проблеманың дөньяви- фәлсәфи аспекты тиешенчә өйрәнелмәгән әле. Инде XX гасыр башында ук татар иҗтимагый фикеренең алдынгы карашлы вәкилләренә марксистикленинчыл идеяләр йогынты ясый. Әйтик, Г. Тукай иҗатын җентекле тикшерү аңа башта ук социалистик идеяләр һәм социал-демократик әдәбиятның көчле тәэсир итүе турында сөйли. Татар культурасының башка прогрессив эшлеклеләренең, аерым алганда Г. Ибраһимовның иҗат юлы мәгърифәтчелектән һәм революцион демократизмнан марксизмга үсештән торган иҗат юлын шушы нисбәттә тикшерү кызыклы нәтиҗә бирер иде. Хәзер Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикерне өйрәнү сдкторы «XX гасыр башында марксизм һәм татар иҗтимагый фикере» дигән теманы тикшерә. Бурыч Татарстанда марксистик-ленинчыл философия һәм иҗти- магый-политик идеяләр таралуын өйрәнүдән гыйбарәт Татар телендә чыккан социаль-демократик әдәбият һәм анда күтәрелгән проблемалар турындагы мәсьәләне карау аеруча әһәмиятле. Киләчәктә бу теманы татар иҗтимагый фикерендә Октябрь революциясеннән соңгы чорда чагылган буржуаз-милли идеологиягә каршы көрәш алып бару һәм марксистик-ленинчыл идеяләрнең ахыргача ныгуын раслау рәвешендә дәвам иттерү зарур. Социалистик үзгәртеп корулар халкыбызның рухи дөньясын шифалы рухы белән яңартып җибәрде, җәмәгатьчелек аңында революция ясады. Илебездә социализм җиңүе нәтиҗәсендә совет иҗтимагый фикере үзенең яңарыш фәне икәнен дәлилле раслады. Мәгълүм булганча, бу шома гына түгел, ә бәлки кискен идеологии көрәш шартларында барды. Кешеләрнең аңын тамырдан үзгәртүгә һәм совет иҗтимагый фикере тантанасына китергән бу көрәшнең барлык сыйфатын, рәвешен ачыл күрсәтү бик мөһим. Бу дөньяга фәлсәфи караш социаль-политик, шул исәптән милли һәм интернациональ, шулай ук гаилә-көнкүреш аспектларын да тирәнтен өйрәнүне сорый. Кыскасы, Татарстанда совет иҗтимагый фикере ныгып урнашуның дәвамлы юлын җентекле тикшерү—тарихи-фәлсәфи проблемаларның иң әһәмиятлеләреннәи берсе. Татар иҗтимагый фикерендә атеистик идеяләр таралуы һәм ныгуы мәсьәләләрен өйрәнү — шушы тикшеренүләрнең бер өлешен тәшкил итә. Бу яктан бездә, аерым алганда, Г. Тукайның атеистик мирасын гомумиләштерү буенча мәгълүм тәҗрибә тупланды. Бу тәҗрибәне үстерү, ныгыту сорала. Югыйсә, татар культурасының башка вәкилләре дә бу мәсьәләдә прогрессив карашта торганнар. Ф. Әмирхан, Г Чагатай (Гафуров), Г. Камал, М. Гафури. С. Рәмиев һәм башка эшлеклеләрнең мирасы — бу процессның закончалыгын һәрьяклап ачыклау өчен кызыклы җирлек. Куль, турабызның күп кенә эшлеклеләренеке кебек үк, Тукай атеизмы да өстәмә аныклык кертүне таләп итә. Бу эш иҗтимагый фикердә фәнни атеивмның нык тамыр җәюе өчен көрәшне һәм аның ныгып урнашуын теоретик-методологик яктан чыгып тикшеренү, анализлау рәвешендә дәвам иттерелергә тиеш. Әгәр без татар иҗтимагый фикеренең марксизм таралуга кадәрге чорына мөрәҗәгать итсәк, аның бары тик XIX гасырдагы һәм XX гасыр башындагы торышы гына чагыштырмача яхшырак өйрәнелгәнен күрербез. Бу барыннан да элек мәгърифәтчеләр һәм революцион демократлар мирасына кагыла. Монда да нокта куярга иртә сыман. Каюм Насыйрины гына алыйк. Аның әле тик басма әсәрләре генә җентекләп анализланган. Татар мәгърифәтчелек фикеренең күренекле бу вәкиле бик зур кулъязма мирас та калдырган бит! Аны тиешенчә өйрәнү К. Насыйри эшчәнлегенең яңа якларын ачарга булышлык итүе дә ихтимал. Соңгы вакытта зур философ һәм фикер иясе һәм тарихчы-галим Ш. Мәрҗанинең иҗат йөзе тагын да ачыклана төште. Алай да әлегә без аның мирасын өйрәнә генә башладык, бу юнәлештә беренче адымнар гына ясалды дисәк тә, һич хата булмас. Ш. Мәрҗанинең күпчелек әсәрләре гарәп телендә язылган. Шуңа күрә аннан күпләр файдалана алмый. Тел, әдәбият һәм тарис институтында бер кадәр эш эшләнми түгел: «Мәрҗани тарихчы» дигән монография әзерләнде, «Мәрҗанинең мөселман дине тәгълиматын һәм суфыйчылыкны тәнкыйтьләвенең төп принциплары һәм юнәлешләре» дигән тема буенча эш алып барыла, аның җиде томлык «Вафиятел әслаф вә тәхиятел әхләф» хезмәтеннән сайланма җыентык әзерләнә башлады. Үзенең радикальлеге белән аерылып торган татар мәгърифәтчелеге вәкиле Ш. Көлтөси исеме соңгы елларда гына матбугатта телгә алына башлады. Күптән түгел Ф Г. Газизуллинның «Хакыйкатькә юл. 1880—1917 елларда сыйныфларның со- циаль-экономик интереслары һәм татар экономик әдәбияты» дигән китабы чыкты. Без бу хезмәттән татарларның экономик тәгълимат өлкәсендә дә бай мираслары булуын белдек. XIX гасырның икенче яртысында экономика фәненең Г. Фәйэханов кебек зур һәм оригиналь вәкиле эшләгәнлеге күпләр өчен ачыш булды. Әгәр дэ без XIX гасыр һәм XX гасыр башы хезмәтләрен җентекләп тикшеренү белән шөгыльләнсәк, Ш. Көлтәси һәм Г. Фәйэханов кебек шәхесләрнең яңаларын тагын ачуыбыз ихтимал. Революцион демократларга мөрәҗәгать иткәндә, аларның дөньяга караш позицияләрен, фәлсәфи һәм социологик идеяләрен. алар аеруча югары күтәргән халыклар дуслыгы идеяләрен тикшеренүгә тирәнтен игътибар итү зарурлыгын басым ясап күрсәтеп үтми булмый. Ләкин игътибарга лаеклысы шул — без мәгърифәтчеләрнең дә, революцион демократларның да дошман нарын начар беләбез. Әсәрләренә анализ ясау белән мәшәкатьләнмичә, мәгълүм схема буенча, һаман Ишми ишан яисә Исмәгыйль Кышгаринь! тукмый бирәбез. Югыйсә. XIX гасыр һәм XX гасыр башы прогрессив фикер йөртүчеләрнең зуррак түбәтәйле дошманнары да булган. Алар турында без бөтенләй белмибез. Әмма, либераль һәм консерватив идеологияне яхшы белми торып. алдынгы иҗтимагый фикер үсешенең һәм татар иҗтимагый фикеренең марксистик-ленинчыл идеяләрне үзенә кабул итү хәрәкәтен дөрес сурәтләргә мөмкин түгел XIX гасырга кадәрге татар культурасы эшлеклеләренең мирасы аларның дөньяга караш позицияләрен һәм иҗтимагый-поли- тик карашларын ачыклап бетерәсе бар Татар халкының рухи культурасы бай тарихлы. Татарларның борынгы бабалары булган ИделКама болгарлары X—XI йөзләрдә үк бай идеяле тормыш белән яшәгәннәр. Тарих безгә Идел-Кама Булгариясендәге күп кенә галимнәрнең исемнәрен саклап калдырган. XIII гасырдан башлап, болгарг татар культурасының язма истәлекләре дә сакланган. Аларда гаделлек һәм гуманизм идеяләре кызыл җеп булып сузыла, изелү һәм тигезсезлекне кире кагу тавышы яңгырый. Аерым әсәрләрдә шулай ук социаль утопизмга аваздаш идеяләр дә чагыла. Урта гасырдагы кайбер татар фикер ияләре дөньяга карашның зур мәсьәләләрен дә күтәргәннәр. Мисал итеп Котбине һәм аның «Хөсрәү вә Ширин хикәяте» (XIV гасыр) китабын гына китерү дә җитә. Урта гасырның бу фикер иясен кеше һәм аның дөньяга мөнәсәбәте дулкынландыра Ул кешене бер үк вакытта зур галәм киңлегендә карый. С. Сарайның «Гөлстан бит төрки» дигән китабында Җирнең Кояш тирәсендә әйләнү идеясе әйтелә. Ә бу Коперниктан 150 ел элегрәк була. Ләкин бу бай мирас безнең тарафтан фәлсәфи дөньяга караш планында өйрәнелмәгән Шуңа күрә без, татар культурасы һәм җәмәгатьчелек фикере тарихы турында сөйләгәндә, күп очракта естән-өстән генә кайвакыт дәлилсез фикер йөртүләр белән чикләнергә мәҗбүр булабыз. Моның белән без үзебез утырган ботакны үзебез кисәбез түгелме? Татар иҗтимагый фикерендә һәм алар- ның үсешендә эстетик идеяләр турындагы мәсьәлә дә йомшак өйрәнелгән. Бу проблема турында сүз чыкканда, без «ислам дине сәнгатьне тыйган һәм шуңа күрә эстетик фикер тоткарланган» дияргә ашыгабыз. Ләкин хакыйкать хакына шуны әйтергә кирәк: ислам дине сәнгатьнең барлык төрен дә түгел, ә бәлки кеше портретын ясауны, полотно яисә ташта кеше һәм хайваннар образын сурәтләүне генә тыйган. Музыка яисә җырга килгәндә, бу кысрыклаулар аеруча фанатик һәм консерватив «изгечләрнең чамадан тыш көчәнүләре нәтиҗәсе генә. Кайбер дини руханилар музыка белән җырны бер дә гөнаһ дип санамыйлар, үзләре үк музыка һәм җыр белән мавыгалар. Ш. Мәрҗани, мәсәлән, бер ишанның үз фикердәшләре белән ел саен Идел буе һәм Урал яны авылларында йөрүе, анда музыка коралларында уйнаулары. җырлау һәм биюләре, ягъни күңел күтәрү чаралары оештырулары турында язып калдырган. Билгеле, татар руханилары арасында сәнгать белән шөгыльләнергә ярамаганлыгын теоретик яктан нигезләргә маташучылар да булган. Әйтик, Петербург мәчете имамы Гатаулла Баязитовны шулар рәтенә кертергә мөмкин. Ул сәнгатьне порнография һәм әхлак бозаулары дип кенә күргән. Аңа капма-каршы рәвештә музыкада гына түгел. сынлы сәнгатьтә дә бернинди гөнаһлы нәрсә юк дип исбатлаучы Ш. Мәрҗани кебекләр дә булган. Шуның өстенә татарлар арасында шигъри иҗатның, графика, милли нәкышнең, төзелеш сәнгатенең, нәфислеге белән аерылып торган ювелир әйберләр ясауның, тире һәм тукымаларга чигү сәнгатенең дәвамлы үсеше тарихын онытырга хакыбыз юк. Бо- ларның һәммәсе дә халыкның эстетик зәвыгына йогынты ясый һәм мәгълүм эстетик критерийлар булдыруга этәрергә тиеш. Алар язма истәлекләрдә чагылыш таба һәм үзенең тикшеренүчесен көтә Татар мәгърифәтчеләренең иҗаты белән танышу, мәсәлән, Ш. Мәрҗани, К. Насыйри һәм башкаларның эстетик идеал, аның этик идеал белән нисбәте, сәнгатьтәге форма һәм эчтәлек, сәнгатьнең җәмгыять тормышындагы урынына, әһәмиятенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәреп чыгулары турында сөйли. Татар культурасы тарихын тирәнтенрәк өйрәнү мондый мисалларны безгә күп бирәчәк. Татар иҗтимагый фикере тарихы проблемаларын өйрәнү бурычлары турында сөйләгәндә җәдитчелек мәсьәләсен читләтеп үтү дә хилаф булыр. Бу хәрәкәт турында бездә бик күп каршылыклы фикерләр яшәп килә. Кайбер тикшеренүчеләр җәдитчелекне феодаль тәртипләргә һәм реакцион мөселманнарга каршы юнәлдерелгән алдынгы идеология дип саныйлар, башкалары аны реакцион квч сыйфатында күз алларына китерәләр һәм тулысынча революциягә чит нәрсә дигән тасвирлама бирәләр Җәдитчелек турында кабынган бәхәсләрдә проблеманың асылын тирән белү урынына схемага бирелү йогынтысы сизелә. XIX йөз ахыры һәм XX йөз башының кискен идея көрәшендә татар халкы тормышында шактый әһәмиятле, уңай роль уйнаган әлеге хәрәкәткә чын фәнни, марксистик-ленинчыл бәя бирү эчен безгә шушы чор әдәбиятын, газета-журналлар. китаплар, архивларын, мәктәпләр һәм татар интеллигенциясенең аерым вәкилләре эшчәнлеген, татарларның культура тормышын җентекләп өйрәнергә кирәк. Үткән заман фикер ияләре һәм культура эшлеклеләренең әсәрләрен бастырып чыгару җәмәгатьчелек фикере тарихын өйрәнүдә гаять зур таяныч булачак. Шуңа күрә элекке прогрессив фикер ияләре мирасын нәшер итәргә әзерләү Һәм дөньяга чыгару кичектергесез бурыч сыйфатында кала. Дәрес, бездә бу юнәлештә мәгълүм тәҗ рибә бар. 1975—1976 елларда, тууына #150 ел тулу уңае белән, К. Насыйриның ике томлык Сайланма әсәрләренең тулыландырылган басмасы, аннары рус телендә бер томлыгы чыгарылды. Габдулла Тукай Әсәрләренең дүрт томлык яңа басмасын нәшер итү төгәлләнде Галимҗан Ибраһимооның сигез томлык әсәрләренең бишенчесе чыкты Г Камалның тууына 100 ел тулу көненә китап укучылар оч томлыкның инде икенчесен алдылар. М. Гафури Сайланма әсәрләренең дүрт томлыгы әзерләнә. Биредә дә хәл ителмәгән проблемалар күп Әйтик, К. Насыйри әсәрләренә аның мирасының бик кечкенә өлеше генә керде. Мәсәлән, аның энциклопедик «Фә- вакиһел-җөласә» дигән хезмәтенең гакыл турындагы бүлекләрендә аның дөньяга карашлары ачыла. Заман укучысына бу җиткерелми калды. Ш. Мәрҗани мирасын бастырып чыгаруга әзерләү юнәлешендә дә бары тик беренче адымнар гына ясалып килә. Кызганычка каршы, прогрессив иҗтимагый фикернең башка кайбер вәкилләренә карата хәтта болар да эшләнми әле. Г. Тукай, Ф Әмирхан һәм башка культура эшлеклеләренең тулы. Академик басмаларын әзерләү турында да уйлый, уйлый гына түгел, эшлекле адымнар башларга бик вакыт. Кыскасы, безнең алда бу өлкәдә зур, х^ерхаһлы бурычлар торуы шактый ачык күренәдер. Болар белән беррәттән, аеруча күренекле фикер ияләренең фәнни биографияләрен әзерләү һәм бастырып чыгаруны да кайгыртырга кирәк. Без К. Насыйри турында барысыннан да күбрәк беләбез. Тик татар иҗтимагый фикеренең шушы иң зур вәкиленең дә фәнни биографиясе язылмаган әле. Башкаларныкын әйткән дә юк Күптән түгел укучылар игътибарына «Күренекле кешеләр тормышы» сериясендә чыккан «Габдулла Тукай» китабы (татар һәм рус телләрендә) тәкъдим ителде. Укучы башка язучылар һәм культура эшлеклеләре турында да шундый рухтагы һәм рәвештәге китаплар көтә. Үзәктә булмаса, һич югы, үзебездә. Бу яктан Казанда, гомумән Татарстанда ниләр эшләнгән? Татарстаннан иҗтимагый фәлсәфи фикер тарихы турында сүз алып барганда, бу шулай ук үзәк мәсьәлә сыйфатында алга килеп баса. Чөнки Казан XVIII гасыр ахырыннан башлап гомумән Россия күләмендә зур иҗтимагыйполитик, шулай ук культура үзәкләренең берсе булып яши. XIX гасырда биредә идея-политик дәртләр чаткысы кабына, фәнни һәм фәлсәфи проблемалар турында бәхәсләр бара, дөньяга фәлсәфи карашның әһәмиятле проблемалары күтәрелә Казан университеты фән һәм алдынгы иҗтимагый-политик фикер үзәге була. Биредә Н. И. Лобачевский һәм А. М. Бутлеров кебек фәлсәфи фикер үсешенә гаять зур йогынты ясаган күренекле галимнәр эшләгән. Университет профессорлары А. П. Щапов, П. Ф. Лесгафт һ. б. азатлык идеяләре тарату белән шөгыльләнгән. Бу мирас та үз тикшеренүчеләрен көтә. Ул гомумроссия идея көрәшендә һәм гомумроссия иҗтимагый-политик һвм фәлсәфи фикер тарихын эшкәртүдә Казанның тоткан урынын һәм әһәмиятен ачыклау өчен генә түгел, татарлар һәм шушы төбәктәге башка халыклар арасында иҗтимагый фикер үсешенең барлык якларын һәм үзенчәлекләрен ачыклау өчен дә әһәмиятле. Октябрь революциясеннән соң Татарстанда, барыннан да бигрәк, Казанда механик төстә, вульгар тенденцияләргә һәм ачыктан-ачык идеалистик булган карашларга каршы барган кискен көрәшне генә алыйк. Аны һәрьяклап өйрәнми торып, без татар иҗтимагый фикерендәге тамырдан үзгәрешләрне һәм Татарстанда совет иҗтимагый фикеренең ныгып урнашуы процессы дәвамын тиешле тирәнлектә яктырта алмабыз. Татар культурасын һәм иҗтимагый фикеренә алдынгы рус культурасы, фәнни- фәлсәфи һәм иҗтимагый фикере шифалы тәэсир итә. Моңа басым ясал, Г. Ибра- һимов, татарларның Россиягә башка халыклардан элегрәк кушылуы, руслар чолганышында һәм аларның үзәк шәһәрләренә якын яшәүләре, шуңа күрә, самодержавиенең кара политикасына, тел һәм горефгадәтләрдәге үзгәрешләргә карамастан. татарлар һәм руслар тормышында күп охшашлыклар барлыкка килүе турында яза. («Биш ел эчендә» җыентыгы. Казан. 1925, 107—108 б. 6.) XIX гасырда һәм XX гасыр башында — илдә демократик һәм азатлык хәрәкәте көчәйгән чорда алдынгы рус культурасының татар культурасына тәэсире аеруча арта. XX гасыр башында татар иҗтимагый фикеренә рус һәм бөтендөнья фәнни-фәлсәфи фикеренең иң зур казанышы булган ленинизм гаять көчле йогынты ясый башлый. Бу чорда интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләре дә тарала. Культураларның берберсенә, барыннан да элек, алдынгы рус культурасының татар культурасына уңай йогынтысы һаман әле ти- рәнтен өйрәнүчене көтә. Дөрес, соңгы вакытта бу нисбәттә дә кызыклы тикшеренүләр күренә башлады. С. М. Михай- лованың телгә алынган «Идел буе татарлары арасында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең формалашуы һәм үсүе» дигән хезмәте шулар арасына керә. 1978 елда «Н. Г. Чернышевский һәм татар иҗтимагый фикере» дигән китап басылып чыкты. Мондый тикшеренүләрне дәвам иттерергә, архив материалларын өйрәнергә, га- зетажурналларны һәм башка чыганакларны җентекләп карарга һәм гомумиләштерергә кирәк. Кыска бу күзәтүдә дә Татарстандагы иҗтимагый фикер тарихын тикшеренү мәсьәләләренең шактый катлаулы һәм киң характерда икәнлеген күрдек. Кирәкле һәм игътибарга лаек эш күп әле. Чөнки тарихи материалларны яхшы белү хәзерге заманның идеологии проблемаларын, шул исәптән, киләчәк коммунистик җәмгыять кешесенең рухи дөньясын формалаштыру бурычларын тормышка ашы- руга булышлык итәчәк. А ларда җәмгыять членнарында югары әхлак-политик һәм гражданлык сыйфатлары тәрбияләү максатларына файдаланырлык бай материал табарга мөмкин. Ватан тарихы, дип язды «Правда» газетасы 1975 елның 17 Октябренда басылган баш мәкаләсендә, бик күп киләчәк буыннар өчен патриотизм һәм интернационализмның рухландыргыч үрнәге булырлык һәм үрнәк булып калачак мисалларга бай. Рухи культура тарихының аерылгысыз өлеше булган үткән заман фәлсәфи һәм иҗтимагый-политик фикере бу мәсьәләләрне хәл итү өчен кыйммәтле җирлек бирә. Иҗтимагый-фәлсәфи фикер тарихын тикшеренүнең актуальлеге турында сүз алып барганда, без шулай ук үткән заман идея мирасы мәсьәләсендә кискен көрәш барганын да онытмаска тиешбез. Марксист- ленинчылар алардагы барлык алдынгы һәм демократик юнәлешләрне үзләренең көрәш. дәлилләү коралы итеп алсалар, империалистик буржуазия идеологлары үткән заман фикер ияләренең йомшак якларын өскә күтәрәләр, аларның фәлсәфи һәм иҗтимагый-политик мәсьәләләрдәге тоткан юнәлешләрен бозып күрсәтәләр. Идея мирасындагы иң кыйммәтле һәм тормышчан байлыкны безнең хәзерге заман империалистик буржуазиясеннән таркаттырырга хакыбыз юк. Бу мирас — корал безнең, аны һәрьяклап без өйрәнергә һәм эшкәртергә тиешбез. Тагын бер нәрсәне басым ясап күрсәтеп үтик. Иҗтимагый фикер тарихы проблемаларын тирәнтен өйрәнү милли хәрәкәтләрне дөрес бәяләү өчен дә зур әһәмияткә ия. Әйтик, буржуаз француз тарихчылары А. Беннигсен һәм К. Келкеже татар милли хәрәкәтен Оренбург диния нә- зараты, аның мөфтие һәм указлы имамнар эшчәнлеге белән бәйлиләр. Бу һич тә болай түгел. Татар милли хәрәкәтенең башы Пугачев восстаниесе, татар һәм рус хезмәт ияләренең башка тугандаш халыклар белән уртак дошманга — алпавыт- крепостниклар строена каршы бердәм көрәше белән бәйләнгән. Нәкъ менә крестьяннар сугышында катнашучылар арасында, социаль азатлыкка омтылу таләпләре белән беррәттән. милли азатлык таләпләре дә формалаша. Бу милли азатлыкка һәм тигезлеккә омтылу таләпләре татар мәгърифәтчелегендә идея-теоретик гәүдәләнеш таба. Татар халкы — илебезнең күл санлы халыкларыннан берсе. Аның рухи культурасы үсешенең бай һәм күп гасырлы тарихы бар. һәм бу мираска без көндәлек җитди. көрәшүчән рухлы игътибар белән карарга тиешбез. Чөнки ул мирас— Татарстан АССР төзелүнең иҗтимагыйполитик асылын. 60 ел буе үткән данлы юлыбызның, тыныч тормышыбызның җирлеген әзерләүгә күп өлеш кертте Ул үткәнебез белән киләчәгебезнең дәвамлы- лыгын тоташтыручы көчләрнең берсе