Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘР ШАГЫЙРЬДӘН БЕР ШИГЫРЬ

Нәби Дәүли Кызганыгыз йөрәкне! Машинадан — төшеп калып, Больницадан больницага Мыштым гына инфаркт йөри... Туктатыгыз, туктатыгыз! Кеше әле озак еллар Матур итеп яшәргә тели. Кешегә кирәк — кеше ихтирамы, Якты йөзләр һәм күзләрнең Җылы карашы. Сүзләрнең дә кирәк Энҗе кебекләре — иң сафлары. Аларны бит йөрәк аласы. Йөрәк белә, йөрәк сизә Чәчләр агарганын. Барометр аннан калыша. Йөрәк сыный — Күңел ныклыгын Намус бөеклеген Йөрәк белән кешеләр табыша. Йөрәк — компас. Бер котыптан бер котыпка Магнитны сизә. Йөрәк белән дуслар кавыша. Телне белмәүчеләр. Саңгыраулар, сукырлар да Йөрәк белән сәлам алыша. Хирурглар кайчак Ул йөрәкне Учларына алып салалар. Пычак белән аны «телгәлиләр...» Ә йөрәкләр исән калалар. Кайгыларга чыдый, Ачлыкларга түзә... Гранит каты, Граниттан каты ул йөрәк. Кайвакытта әмма бер авыр сүз җитә, Аны шартлатырга, Динамиттан бәлки көчлерәк. Йөрәк тибә, эшли көне-төне, Кан куа ул армый-талмыйча. Шул гынамы аның хезмәте? Ул бит әле безне җирдә тота, Җирдә йөретә... Кызганыгыз, Кызганыгыз, кешеләр, йөрәкне! Кешеләргә шатлык ташыгыз, Йөрәк белән, күңел белән, сүз белән. Ташыгыз шатлык! Беркайчан да, беркемгә дә Шатлык ул булмый артык. Икмәк булса табында, Кемгә дә кысан түгел. Чын дуслар җыелганда Җитеп тора бер телем. Һава торышы турында гйтелгэн хзбэрлзргз карата Болытлар килә, Яшеннәр чатный — Ут чыга. Ә син, Җир, чыда, чыда! Ә син, кеше, тыңла, тыңла! Табигатьнең бу Бәлки сүзедер. Бәлки кайгыны, Бәлки шатлыкны Алдан сизүдер. Бу галәмәтне Син аңлыйсыңмы? Тавышны узып очканда, Син артта калмыйсыңмы? Мөдәррис Әгъләмов Татарстаным Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач, Әйткән иде, Татарстаным. Картадагы синең сурәтеңнең Чабып барган атка охшавын. Ничек кенә әле чабасың син, Томырылып, Татарстаным, Ялларыңнан чытырдатып тотып Синең белән мин дә очамын Синең белән ул — без мәртәбәле, Синең белән ул — без канатлы. Бабаларым атларыннан егылып Ничә тапкыр борын канатты... Ярый әле, шундый заманнарда Югалмаган күрү сәләте. Егылганда авырткан җир була, — Таныш нәрсә бу хәл, гадәти. ...Башка халыклар күк безне дә бит Революция уяткан! Без чабабыз,— еллар очкын булып Очып кала безнең тояктан. Без чабабыз еллар, чорлар аша, Яңгыратып бөтен тарафны... Иле белән кеше мәртәбәле. Иле белән кеше канатлы. Фәнис Яруллин Мәңгелек мирас Меңнәр язган бу китапны, Меңнәр аны төзәткән. Меңнәр аны матурлаган, Меңнәр аны үзгәрткән. Ул китапның битләренә Имза салган Ленин да. Күчкән ул зур мирас булып Буыннардан буынга. Иң кадерле, иң зур байлык Булуын беләм аның. Ул — минем азат, ирекле Җирем — Татарстаным. Кайта-кайта укый торган Бар минем бер китабым. Кадерле, бик тә кадерле Миңа һәр бите аның. Ул китапта уелып калган Бабамнарның имзасы. Халкым сөялле кул белән Язган аңа сүз башы. Кара кан белән язылган Кайбер битләре аның. Күп сер саклый ул эчендә Үзе кебек дөньяның. Рәдиф Гатауллин Йокы юк шагыйрьгә — Нишлиләр алар?.. — Татарны строй аша куалар. Качкан ечея « Толстой. «Б алдан соа». Китап, мин... Мин, китап... Толстой. «Балдан соң». Төн, синме озын? Ник йокы качкан соң! Белмим мин, бүген таң атармы? Бик сәер төш кебек — бер аваз: — Татарны... татарны! Уемнан кичәме үткәннәр ачысы? Халкымның түккән яшь, гамь, моңы, сагышы? Бетәргә боерган патшалар әмере? Тел, дин, җан коллыгы — тарихның җәбере? «Татарга һәм эткә рөхсәт юк!» — Авыздан китмиме шул чорлар әреме? Юк! Халкым ирекле, ул азат, Ватанлы. Артта ул канлы юл, еракта ул калды! Тату, дус гаилә без — илдә Татарстанлы. ...Тик җирдә, дөньяда, бүгенге заманда кемнәрдер кемнедер кыйныйлар һаман да. Ак тәнле, сарымы, карамы — кемнәрдер бүген дә яралы, таяклар, чыбыклар сызгыра — кара әле! Кыйныйлар негрны, индеец, ирландны... Димәк ки, мине дә, димәк ки—татарны... Дөньяның азмы әле царизмы, цезаре? Кыйный ул һаман да, кыйната, аркада чыбыркы уйната... Юк, җанны кыйный ул, намусны яралый. Пакь рухка, исемгә яга тап, яла ул! Бүгенге «шпицрутен» — камил ул, яңа ул. строй үтәли кемнәрдер уза гел, сүз, гайбәт кыйный, күр, суга тел: яшереп кемнеңдер тарихын, үткәнен үч ала кемнәрдер! , w Таяклап үткәрә илне ил! Кем кабат ташлар соң бер набат, кем бүген? Дөньяга дәшәр кем? Кайда сез: Каласны яклаган Вольтер, кил?! «Эндәшми калалмыйм» диюче Толстой?! «Гаеплим!» — дип язган Золя, син? Нәфрәтен әйтелгән зыялы — Чехов? Кем? Яклыймсыз хаклыкны? Кем белән сез бүген?! Халыклар — дөньяда бер, игез, тумыштан ирекле, дус, тигез — мин шуңа ышанам. Шул уйда — коммунист! Шуңа мин йокысыз, Толстой, «Балдан соң!» Абсолют чынлыкка җитмичә, дөньяда шундый чор килмичә, йокы юк шагыйрьгә, тынгы юк. Нәфрәтем шигырьгә ялгансын! Җиңгәнче, Фидельдәй, гамь төсе-сакалны без кырмыйк. Таң аткач, көн килгәч? Күз күрер аннан соң. Хәзергә — Толстой. «Балдан соң!» Мәхмүт Хөсәен Тоз турында баллада Революция солдаты, легендар чекисг Николай Голубятников истәлеген». Тоз кытлыгын кемнәр хәл итәр? Тоз бөртеге — алтын бәясе. Запас тозны урлый бандитлар — Большевиклар белсен, янәсе. «Талыйсыз, дип, илне ник алай?!»— Эзләренә баса Николай. Юлны кисә дошман шул чакта... Берсен чекист сугып җибәрә. Икенчесе, аны пычаклап, Егып сала балчык идәнгә. Юк, бирешми!.. Торып, яңадан Мәлгуньнәрне тукмый каһарман. Тагын тукмый—ул бит, постта бит, Саркыса да каны ярадан... Телгә килә кинәт пистолет — Хаиннар үч ала аңардан. «Хуш, Казаным!—ди ул.— Хуш, ярым!.. Үтәп үләм Ватан кушканын». Батырлыгын аның ишетеп, Дулкынлана Ильич Мәскәүдә. Маяк итеп аны, тиң итеп, Без сүз бирдек янып яшәргә. Тормышы мул хәзер кешенең, Тау-тау калка ак тоз комнары... Гәүһәрдәй саф аның исемен Горур йөртә Казан ураклы. Энҗе Мөэминова Әлмәт ...Сейли идеи, әткәй, әкият итеп. Безнең Әлмәт шәһәр булыр днп... Автобуста шәһәр әйләнәм мин, Кыңгыраулар чыңы күңелдә: Кучер Вафа Әлмәт урамыннан Ям чабадыр сыман бүген дә. Күз алдыма килә, урам буйлап, Шара сугып йөргән малайлар. Чытыр арбасына лагун тагып, Дегет эзләп йөргән агайлар. Яшь баласын тартып, кыр түренә Таңнан эшкә киткән әнием. Ат дагалап, чалгы, төрән таптап, һөнәрчелек иткән әтием. Кулдан суккан кирпеч өемнәре, Алачык һәм күмер базлары; Тар тыкрыклар буйлап тезелеп киткән Чабата һәм чүлмәк базары... Күз алдыма килә. Базар беткәч, акча тапмаммы дип, Йөргән чагым, чүп-чар актарып. Күзгә төртсәң күренмәслек төндә Лайга батып кайткан чакларым — Күз алдыма килә... Тукталышка җитәм. Уйларымның Очы бүгенгегә ялгана: Әткәм нигезеннән күтәрелгән Европага мәшһүр калага!... Сәгатьләр Чистай сэеатъ заводы осталарына Манарада —сәгатьләр, Стенада — сәгатьләр, Сәгатьләр — өстәлдә, кулларда, кесәдә... Сәгатьләр — космоста! Океан төбендә! Вакытны саныйлар, кисәтә-кисәтә: «Ва-кыт көт-ми...» «Ва-кыт ки-тә...» «Ва-кыт кайт-мый...» «Ва-кыт ү-тә...» II Көн килә сәгатьләп, төн җитә сәгатьләп, Җан җаннан аерыла, бөреләр ачыла, Таң ата билгеле сәгатьтә — Кешеләр язмышны үлчиләр сәгатьләп: «Кадерле сәгатьләр...» «Каһәрле сәгатьләр...» Кемнеңдер дөньяга сабые килгәндер, Кемнәрдер, кайдандыр, кемнедер көтәдер. Дөньяның күп гаме бәйләнгән сәгатькә: Кемнәрдер киләдер, кемнәрдер китәдер — «Хәерле сәгатьтә!» «Хәерле сәгатьтә!..» Кемдер юл башлаган, кемдер эш башлаган, Кемнәрдер кемнедер югалткан, ташлаган. Кемнеңдер суккандыр иң соңгы сәгате — Сылтыйлар сәгатькә: «Башланган булгандыр Хәерсез сәгатьтә!..» Бер минут кичегү, бер минут ашыгу — Кемгәдер фаҗига, үкенеч, югалту! Кемнедер битәрләү, кемгәдер күз яше, Кемнедер файдасыз юату!— Никадәр төгәллек сәгатьтә! Җыр «Никахлашу йорты» каршында мин. Бәхетлеләр белән очрашам. Ак күгәрчен, кара карлыгачтай Яшь парларны күздән озатам. Аллы-гөлле машиналар белән Шушы йортка яшьләр килгәндә, Күңелемдә, алар өчен язар Җыр дулкыны туып тибрәлә. Яшь парларны котлап күтәрелгән Бокалларның чыңы килгәндә, Гаҗәп матур, моңлы бер көй булып Җыр дулкыны миндә тибрәлә. Гөл бәйләме тоткан Ак күгәрчен һәйкәл нигезенә иңгәндә, Бар дөньяга яңгырарга теләп, Жыр дулкыны миндә тибрәлә. Гомеремнең бөтен сәхифәсен, Тормышымның бөтен сукмагын Бик җентекләп күздән кичереп мин Шул туачак җырга тупладым. Нурмөхәммәт Хисамов Г орурлыгым Кеше җирдә йорт-җир, нигез кора, Тимәсен, дип, җилләр, салкыннар. Зур илемдә минем өем, гаиләм — Республикам, туган халкым бар. Бу дөньяда мин бер ятим түгел, Горурлыкка тулы хакым бар. Тигезләргә мине тигез иткән Республикам, туган халкым бар. Ил йомышын кайда үтәсәм дә, Сынатмаска дигән антым бар — Балаларын күреп, сынап торган Республикам, туган халкым бар. Ямансулап калсам мин еракта, Үзәгемә үтсә салкыннар, Җылысына кайтып сыенырга Республикам, туган халкым бар. Онытылмас җыр Мостафа Ногман истәлегенә Нурлы гомерең янып, илһамланып Әйтер чакта шигъри сүзеңне, Диңгезләргә чумган йолдыз кебек Күңелләргә сызып өзелде. «Бөек» исмен йөрткән әдипләр бар, Үлмәс данга ия шагыйрьләр. Ләкин җирдә син юклыгын тоеп Өзгәләнә безнең бәгырьләр. Мәхәббәтнең һәм дуслыкның үзенә Лаек җырын бирдең чорга син. Дуслыкка син үзең тугры идең, Мәхәббәттә — үзең чын гашыйк. Көләчлегең белән нурлы Казан Синнән башка моңсу, ямансу, Саф күңелле кеше, хисчән шагыйрь, Күңелебездә безнең һаман син. Илем төренә тагын комачларга Илем төренә тагын комачларга, Бөек халкым көтә бәйрәмен, Колачларын җәеп кояшларга, Байрагына җыеп бар ямен, Чыгар тиздән зур-зур мәйданнарга, Шат авазга күмәр дөньяны. Хезмәтендә ирешеп зур даннарга Таң калдырыр бөтен җиһанны. Хисап бирер бөек эшләреннән Гасыр күрке булган алыплар, һәм кул болгар, сөенеп эчләреннән, Җирдәге бар илләр, халыклар. Шул төсеңә, илем, җан күнеккән, Син югалтма шушы сыйфатны. Шул киемнән бар син мәңгелеккә. Шушы йөзең белән син затлы! Укучының күңел дәфтәренә Карел мәкальләре һәм әйтемнәре Теләсә нинди нарат та үз урманына шаулый. Телең белән ашыкма, эшеңдә тиз була бел. Бер саздагы җиләкне ике кат җыеп булмый. Бэп-бэлэкәй очкыннан зур-зур авыллар яна. У хасы бер җирдә кайнап, балыгы бер тештә пешә. Яхшы башлап җибәрү — эшнең ярты уңышы. Йөкнең авырмы икәнен җигелеп тарткач беләсең. Мылтыгы зур. дйрысы аз. Keidene көзге матур итәлми. Яхшыны тиргә »бозылма» диеп, яманны тиргә төзәлсен өчен^ Кар өстендә чүп, чүплектә алтын күренмичә яталмый. Йорты нарат урманында, э өе — каенлыкта. Сулыш өреп җил чыгарып булмый. Елыйсың да. көләсең дә шул ук бер авыз белән.