Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭЗИЯДӘ ЗАМАН СУЛЫШЫ

Бугенге татар совет әдәбиятының үсеш проблемалары өстендә эшләүче һәм туктаусыз эзләнүче әдәбият галимнәре арасында Тәлгат Галиуллин аерым урын алып тора. «Еллар юлга чакыра» (1975), «Социалистик реализм юлыннан» (1977) дигән китаплары һәм күп санлы мәкаләләре белән ул үзен хәзерге совет поэзиясе проблемалары буенча киң эрудицияле белгеч итеп танытты. Галимнең «Заман сулышы»1 исемле яңа китабы аның бу өлкәдә озак еллар буе алып барган тикшеренү һәм эзләнүләренең дәвамы буларак кабул ителә. Үзенең бу хезмәтендә Т. Галиуллин егерменчеутызынчы еллардагы татар поэзиясендә социалистик реализмның үсешен, яңа төр әдәбиятның эчтәлеген, эстетик күпьяклылыгын, шагыйрьләрнең индивидуаль үзенчәлекләрен, стиль агымнарының хәрәкәтен яктыртуны, образлы фикерләү һәм сурәтләү чараларының үсеш диалектикасына типологик анализ ясауны максат итеп куйган, һәм, әйтергә кирәк, бу олы максатка шактый тулы ирешә алган. Илебез халыклары әдәбиятларының тарихын өйрәнү өлкәсендә моңа кадәр егерменчеутызынчы еллар әдәбиятына тиешенчә игътибар биреп җиткерелмәде, дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бу бик катлаулы һәм ифрат кызыклы чор әдәбияты буенча гыйльми тикшеренүләр, чыннан да, бик аз. Утызынчы еллар әдәбиятын егерменче яки алтмышынчы еллар әдәбияты белән чагыштырганда соңгыларына зур өстенлек бирү үзен нык сиздерә килде. Ә асылда бу чор әддбияты һәм аның поэзиясе искиткеч бай һәм күл төрле бит. Әдәбиятыбыз үсешендә аның бик әһәмиятле урыны бар. Т. Галиуллин хезмәте дә бу фикерне ачык раслый. Автор кайчандыр татар әдәби тәнкыйтендә бу дәверне әдәби кризис чоры дип бөяләргә маташуларны кискен рәвештә кире кага. Ул чорның гаять катлаулы булуына, анда вульгар социалогизм. формализм, конфликтсызлык күренешләренең билгеле дәрәҗәдә зарарына да карамастан, утызынчы еллар поэзиясе социалистик реализм әдәбиятының үсешендә хәлиткеч роль уйнады. Соңгы елларда сугышка кадәрге әдәби мирасны җыю, туплау һәм бастырып чыгару буенча шактый эш эшләнде. М. Җәлил, Ә. Фәйзи. X. Туфан, С. Баттал, Ә. Ерикәй, Щ. Маннур. Ә. Исхак. Н. Дәүли. С. Хәким, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис. М. Садри кебек шагыйрьләрнең әсәрләре, яңадан тупланып, басылып чыкты. Әдәбиятның йөзен билгеләгән, егерменче-утызынчы еллар әдәби хәрәкәтенең үзәгендә торган күренекле язучылар һәм тәнкыйтьчеләрдән Г. Ибраһимов, Ф. Бур- наш, К. Тинчурин, Ш. Усманов. М. Галәү, Г. Мөхәммәтшин. Г. Нигъмәти, Г. Гали, К. Нәҗми һ. б. ларның әдәби мирасы басылып чыгу бу чор әдәби хәрәкәтенең күпьяклы һәм бай булуын ачарга мөмкинлек бирде. Т. Галиуллин үзенең монографик хезмәтендә әнә шул зур байлыкка таянып эш итә. «Заман сулышы» китабының тагын бер уңай ягы — авторның, күп милләтле совет әдәбияты тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итеп, татар поэзиясен әдәбиятларның үзара бәйләнеше, бер-берләренә йогынтысы сферасында күрсәтә белүдә. Татар әдәбиятының рус совет поэзиясе, шулай ук тугандаш башкорт, казакъ, үзбәк, әзер- бәйҗан, кыргыз, төрекмән һәм башка халыклар әдәбиятлары белән тыгыз бәйләнештә үсүен автор бик күп мисалларда чагылдыра. Т. Галиуллин хезмәтенең структурасы анда куелган үзәк проблемаларны мөмкин кадәр тулырак ачу максатына буйсындырылган Китап дүрт зур бүлектән тора. Ул бүлекләр эчендә аерым мәсьәләләргә багышланган махсус бүлекчәләр бар. «Иҗат методы — иҗатның нигезе» дип аталган беренче бүлек совет әдәби тәнкыйтендә һәм татар әдәбияты гыйлемендә иҗат методы хакындагы тикшеренү һәм бәхәсләргә, бу өлкәдәге кайбер тенденцияләргә багышланган. Егерменче еллар тәнкыйтендә булып узган «диалектик материализм методы», «ультрареализм», «дубльреализм», «экстрареализм» кебек терминологик бәхәсләргә һәм аерым буталчыкларга шактый киң туктала, әдәби үсешкә зур зарар кигергән вульгар социологизмның тәнкыйтьтә чагылышына ышандырырлык дәлилләр китерә. Иҗат методы турындагы эзләнүләр Т. Галиуллин хезмәтендә традиция һәм новаторлык проблемасы белән эзлекле бәйләнештә карала. Бу өлкәдә, шулай ук форма белән эчтәлекнең үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсендә дә тәнкыйтьтә кызу бәхәсләр булганлыгы билгеле. Ул бәхәсләр турында Т. Галиуллин хезмәтендә дә телгә алына Г. Ибраһимов. һ. Такташ. Н. Исәнбәт, Ф. Бурнаш кебек Октябрь революциясенә кадәр ук әдәбиятка килгән язучыларның вульгар социологизм позицияләреннән торып тәнкыйть ителүләре. Ф Мөсәгыйть, X. Вәли, С. Каратай, X. Нәум кебек тәнкыйтьчеләрнең әдәбият күренешләренә вульгар карашлары хакында китапта кызыклы күзәтүләр бар. Бигрәк тә Такташ иҗатына кагылышлы бәхәсләр хакындагы материаллар гыйбрәтле. Б Т. Галиуллин татар әдәбиятының алга үсешендә Коммунистлар партиясенең көндәлек кайгыртучанлыгы, әдәбият әнкәсендәге мәгълүм карарлары ролен дә ачык чагылдырган. Социалистик реализм методы термин буларак әдәби хәрәкәттә киң кулланыла башлагач татар совет әдәби тәнкыйтендә аны үзләштерү турындагы күзәтүләргә китапта аерым бүлекчә бирелгән. Яңа иҗат методының, Г. Ибраһимоа әйткәнчә, әдип йөрәген халык йөрәге белән бәйләргә мөмкинлек бирүен автор күп санлы мисаллар белән нигезли. Әдәбиятта тел, формализм, тәнкыйть иҗади процесс турында барган кызу бәхәсләрне чишүдә рус совет әдәбиятында М. Горкийның, татар әдәби хәрәкәтендә Г. Ибраһимовның егерменче еллардагы иҗади эшчәнлеге, аның тәнкыйть мәкаләләре һәм теоретик хезмәтләре, әдәбият белгече М. Хәсәнов әйткәнчә, татар әдәбиятының социалистик реализм юнәлеше буенча үсеп китүендә хәлиткеч роль уйнады. «Заман сулышы» китабында утызынчы елларда әдәби тәнкыйтькә М. Гайнуллин, Г. Халит, X. Хәйри. Я. Агишев. Г. Каш- шаф, М Мамин кебек яңа буын әдәбият галимнәре килүнең әһәмияте хакында да әйтеп үтелә. Дәрдмәнд, С. Рәмиев, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич кебек катлаулы иҗат юлы үткән шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнә башлау да әдәбият фәнендә алга таба бер адым булды. Татар әдәбиятының бай тарихын өйрәнү, Г. Тукай. Г. Камал, М. Гафури, Ф. Әмирхан, Ш. Камал һәм башка язучыларның иҗатлары турында җитди гыйльми хезмәтләр язылу шулай ук әдәби хәрәкәтнең тагын да җанлануына китерде. Хезмәттә татар совет әдәбиятының тугандаш әдәбиятлар белән тыгыз бәйләнештә үсүенә дә зур игътибар бирелә. Татар телендә Горький, Пушкин, Маяковский, Лермонтов, Некрасов, Толстой. Байрон. Гюго. Шиллер. Гейне әсәрләре басылып чыгу Татарстанда рус һәм дөнья әдәбияты классикларының СССР халыклары әдәбиятлары вәкилләренең юбилейлары үткәрелү, төрле милләт язучы- ларының үзара аралашулары әдәбиятның интернациональлек рухын көчәйтте Әдәбият фәнендә дә әдәби бәйләнешләрне өйрәнүгә керешү нәкъ менә шушы чорга — утызынчы елларга туры килә. Монографик хезмәтнең «Революция һәм поэзия» дип аталган икенче бүлегендә автор егерменче еллар татар совет поэзиясендә иҗат методы өлкәсендәге эзләнүләргә махсус туктала. Биредә романтизм традицияләре турында кызыклы гына күзәтүләр бар. Революциягә кадәрге татар әдәбияты үзенең проблематикасы, гуманистик пафосы. халыкчанлыгы белән критик реализм методына якын килде, анда шулай ук прогрессив романтизм тенденцияләре дә көчле иде. Т. Галиуллин татар әдәбияты тарихында күренекле урын тоткан мәгърифәтчелек реализмын һәм XX йөз башы әдәбиятына хас булган «романтик реализм» дигән күренешне дә телгә алып уза. Китапта егерменче еллар поэзиясендәге эзләнүләр, «сул агымнар», романтик гыйсъянчылык поэзиясе турындагы күзәтүләргә шактый киң урын бирелгән. Октябрь революциясенең поэзия үсешенә хәлиткеч йогынтысы, шигърияттә яңа төр революцион романтизм туу «Заман сулышы» китабында аеруча тулы ча- гылдырылган. Яңа типтагы романтик герой, революция солдаты образын яңа поэтик алымнар белән гәүдәләндерү — революцион чынбарлыкка хас күренеш. Яңа заман югары эстетик идеалга туры- килә торган геройны тудырды. Әлеге хезмәттә һ. Такташ, X. Туфан, М. Җәлил, Ә Фәйзи кебек шагыйрьләрнең яңа дәвер героен сурәтләүдәге иҗади эшчәнлеге. бигрәк тә Такташның новаторлыгы, татар поэзиясендә Маяковский традицияләрен үзләштерүе һәм тормышка ашыруы киң тасвирлана, аның Ленин образын тудыруы бөтен татар совет поэзиясенең зур казанышы буларак күрсәтелә. X. Туфан иҗатындагы философик уйлануларның лиризм һәм сәнгатьчә фикерләүнең, кеше тойгылары тирәнлегенең масштаблы образларда чагылуын автор шулай ук отышлы мисаллар белән раслый. Монографик хезмәтнең иң зур өлеше— «Заман сулышы» дигән өченче бүлеге утызынчы еллардагы татар поэзиясенең үсеш проблемаларыңа багышланган. Бу дәвер — илдә тарихи үзгәрешләр чоры — әдәбиятның, шул җөмләдән поэзиянең, олы казанышлары белән характерлана. Революция героикасы бу елларда хезмәт батырлыгы белән кушыла. Хезмәтенең бу өлешендә автор поэзиядәге романтик пафоска, бишьеллыкларның хезмәт героикасына зур урын бирә. Элеккеге бунтарьгыйсьянчы герой урынына татар совет поэзиясенә реаль көрәштә, яңа көн конфликтларына чыныккан яңа герой килә. Поэзиядә халыкчанлык принцибы. шул чор кешесенең җанлы образы бик хаклы рәвештә үз урынын ала. Заманның йөзе хезмәт батырлыгын, бөек төзелешләр пафосын гәүдәләндерүдә чагыла. Бишьеллыклар темасы — Донбасс, Днепрдагы төзелешләр. Котыпны яулау поэзиянең үзәк темаларына әйләнү, М. Сөндекле, Ш. Маннур, Н. Баян, Д. Фәтхи һ. б. ларның төзелешләрдән язган шигъри әсәрләре монография авторының игътибар үзәгендә- тора. Ул аеруча М. Җәлил. Ә. Фәйзи, X. Туфан кебек күренекле шагыйрьләр иҗатына киң туктала. Бер үк вакытта Т. Галиуллин үзе тикшергән чор поэзиясенең кимчелекләренә дә күз йоммый: фактлар белән мавыгу, рапортлар, маршлар шавы астында кеше хисләренең күмелеп калу очракларын тәнкыйтьли. Монографиянең лирикага багышланганбүлекләре күңелдә җылы тәэсир калдыра. Аерым шигырьләрне, лирик миниатюраларны тикшерү ансат нәрсә түгел. Т. Га- лиуллии бу өлкәдә, һичшиксез, иркен эш итә һәм сизелерлек уңышларга ирешә. Лириканың тематикасы, андагы синтетик башлангыч турындагы фикерләрне автор Г. Тукай, С. Рәмиев һәм совет чоры шагыйрьләренең иҗат практикасыннан алынган мисаллар белән ныгыта. Еш кына очракларда автор тугандаш казакъ, башкорт, үзбәк поэзиясе мисалларына да мөрәҗәгать итеп бик дөрес эшли. X. Туфан. М. Җәлил, Ә. Фәйзи, Ф. Кәрим, С. Хәким кебек шагыйрьләрнең лирик циклларына таянып ул шагыйрьнең шәхесе һәм лирик герой, лириканың «синтетик» характеры һәм «синтетик формалар» хакында уйлана. Хезмәттә С. Баттал, Ш. Маннур кебек шагыйрьләрнең лирик эзләнүләренә урын бирелгән. Җыр жанрында халык иҗаты традицияләрен дәвам итү бу өлкәдә М. Җәлил. X. Туфан, Ә. Фәйзи, Ә. Ерикәй. С. Хәким, Г. Хуҗи, М. Садри һ. б. шагыйрьләрнең эшчәнлеге дә монографиядә киң чагылыш тапкан. Поэзиядә лиризмның тирәнлеге, табигать, пейзаж лирикасы хакындагы бүлекчәдә автор, лирик поэзиянең эчке асыл сыйфатларына тукталып, X. Туфан шигъриятен аерым бер нечкәлек һәм тирәнлек белән анализлый, М. Җәлил, С. Хәким. Ә. Фәйзи лирикасының үзенчәлекләрен ача. Китапның «Эпос һәм заман» дип исемләнгән соңгы, дүртенче кисәгендә поэзиянең эпик жанры булган поэмаларга киң характеристика бирелә һәм Ф Кәрим. Ә. Фәйзи. М. Җәлил, Ш. Маннур, С. Хәким, Г. Хуҗи поэмалары җентекле анализлана. Йомгаклап шуны әйтергә була. Т. Галиуллин татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорда социалистик реализм методын үзләштерү процессын чагылдырган бик кирәкле гыйльми хезмәт язган. Бу хезмәт әдәбият тарихы белән кызыксынган һәр кеше өчен көтеп алынган бүләк. Татар әдәбияты үсешенең алты томлык тарихы язылган көннәрдә шушындый монографиянең дөньяга чыгуы аеруча куанычлы.