ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН
— Вальпаранса, Галапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шәп яңгырый торган исемнәр, беләм! Әмма минем өчен Аксыргак авылы. Ташлыяр елгасы тагын да шәбрәк яңгырый! Кадерле булганга күрә шәбрәк! Авторның үз сүзләре. — Бу тарихны ишеткәч, мин ул әбинең болдырына утырып озак кына еладым.. Тәрәзәләре томаланган япа-ялгыз йорт. Башка корылмалар күптән ишелеп беткән. Үтә шомлы төн иде. Кап-каран- гы булса да, череп укмашкан кара саламны әрсез җил ир- кенә бирмичә түбә өстенә рәтрәт тезелешеп яткан нәп-нәзем каен бастырмалар ап-ак булып күренеп тора. Карчыкның бөек рухы белән саубуллашып китә башлагач, борылып карадым: сәҗдәгә чүккән өй дә. аның ак төшкән йомык тәрәзәләре дә юк иде, әнә шул, сабый бала беләге юанлыгы, нртә киселгән каен кәүсәләре генә мыштым гына, каядыр серле, без белмәгән мәңгелек елгасына таба йөзәләр төсле тоелды. Габдулла абый Юсупов сүзләре. — Уф. йөрәгем! димәс идем. Янулары басылса! Татар халкының яраткан җыры. стән, тауга менеп карасаң, Ташлыяр елгасын кодрәт белән сызып куйганнар диярсең: нәкъ көнчыгыштан көнбатышка таба шактый җәенке төпле үзәнне урталайга телеп ага-ага да, Аксыргак авылына җитәрәк икеләнеп кала — боргалана башлый, алай гынамы әле сиңа, ындыр артларына сырышып, куе кучкылланып үскән таллар арасына кергәч, беразга күздән югалып та тора. Авылның Түбән очына җиткәндә, Аксыргакның таудан бәреп чыккан биш чишмәсен дә үзенә алып, тагын ачыла Ташлыяр. Түбән очта нигәдер үксезләр, толлар һәм фәкыйрьрәк хуҗалыклар яшн, ярдагы талларны кышлыкта утынга кисел бетерәләр, елга ишәеп ачыла, киңәеп бер урында иркен сулыш ала — тугай ясый, аннан кинәт тарая, ярлары текәләнә, агымы тизләнә, ярга бЬссаң аккан тавышы ишетелә башлый һәм ашыккан агым авылның Зәйгә чыга торган очында өч өйне аръякта калдырып кинәт көньякка юл ала. Соңгы елларда Зәйдә ГРЭС салдылар — ул тирә-як авыллардан байтак чуар йөрәкләрне жыйды. Аннары Түбән Кама, Чаллы төзелешләре чоры башланды, гигант заводлар моңарчы йөрергә артык яратмаган, үз авылыннан кыз алып, үз авылына кыз биреп яшәгән Аксыргактан да бик- күпләрне үзенә суырып алды, авыл уртасындагы дәрәҗәле урыннарда да буш ихаталар ешайды, йорт хакы шалкан бәясенә төште. Ташлыяр аръягында «аерылганны аю ашар!» дип зарланазар- лана, бигрәк тә кышкы бураннарда, көзге пычракларда курка-шүрлн яшәп яткан ятим-ялпы хуҗалыклар да тиз-тиз авыл уртасында бушаган пужумнарга күченделәр, һәйбәт, заманча алты почмаклы, биек- бнек йортлар салып куйдылар. Зәй юлы өстендәге өч пужум байтак елларга иясез калды; андасандгтырпаеп калган усак баганалар череп ауды, баз урыннары ишелде; ишегалды, мунча урыннарын кычыткан, ак әрем һәм алабута басты. Нигез ташларында жәй буе кәлтә еланнар арка жылыттылар. Яткын жнрләрне үзләштерү шаукымы тар җирле Татарстан авылларыннан узган иде, шуңа күрә аръяктагы бу урынга кызыгучы да, күз салучы да табылмады, җир, мөгаең, шактый еллар шулай буш килеш ятыр да иде, колхозга яңа председатель килде. Аксыргак авылының район читендә, чиккә урнашканын да искәртеп үтик, төньягында юаш таулар тезмәсе, тау өстендә кара урман, урман артында яна район башлана. Аксыргакка беренче тапкыр читтән килгән председатель Җиһангир Сәфәргалин әнә шул күрше районнан, урман артында озын бау булып сузылган бер генә урамлы Тегәрҗеп авылыннан иде. Ике авылны тау-урманнар гына аерып торса да, ике район колхозлары булгач, аларның арадашлыгы чамалы гына иде. Шуңа күрә Җиһангир Сәфәргалинне сагаеп, өнәмичәрәк каршыладылар, җыелыш азагында, арт^ы рәтләрдән: «Үз авылында эш беткәнмени аңа?!» «Нигә читтән кеше китереп йөртергә, чит чит була инде ул!» дигән ризасызлык тавышлары да ишетелгәләде. Җиһангир Сәфәргалин читтән килгән булса да эшне чын хуҗаларча башлады. Председатель башкарырга тиешле бик күп мөһим эшләр рәтеннән ул иң әүвәл урам-тыкрыкларны рәткә керттерде, тракторларның эресен-вагын ел әйләнәсендә урамга керүдән катгый тыйды. Урам як коймаларын, өй түбәләрен тиешле тәртиптә тотуны таләп итә башлады. Ермакларны, вак-төяк мәкерле коры сызаларны күмдереп бик күп җирләргә агач утырттырды. Кушып, билгә таянып кына тор* мады. башлап үзе йөрде, урман хуҗалыкларына, питомникларга барды, агач орлыгын, үсентеләрне юллап үзе тапты; бер дә иренмичә агач чокырларының тирәнлеген, киңлеген вакчылланып көрәк сабы белән тңкшереп йөрде, тамырлары имгәнмәсен өчен нәзек, зифа каеннарны бәби биләгән төсле генә күтәреп йөртүләрен үтенде, тәртип бозучыларга каршы шәфкатьсез дә була белде. Яз саен «менә китәм, менә китәм!» дип авыл халкын куркытып дер калтырап утырган иске агач күперне җимереп. Аксыргак тарихында беренче буларак. Ташлыяр аша челтәр тимер култыксалы таш күпер койдырды. Югары очлар да. Түбән очлар да рәхәтләнеп тау ягындагы алачыкка, тау өстендәге урманга выж да выж үтеп йөри башладылар. ^аян җаен, сәрмәясен табып бетергәндер, күрше районнаң да машинамашина бетон плитәләр килде, нефтьчеләр ул ни сораса шуны бирделәр, арматура, төрле диаметрдагы торбалар төягән дәү-дәү озын машиналар дөбер-дөбер тоташ килеп йөрделәр. Алдагы елда Сәфәргалин зират коймасының баганаларын бетон белән алмаштырды, урам чатларына лампочкалар элдертте, лампоч- Аксыргак яшьләрен сөендереп, күрше авылларны көнләштереп клуб, кибет, мәктәп тирәләрен асфальт белән каплатты. Ни хикмәттер, моңа карап колхозның эше һич тә артка китмәде. Сәфәргалиннең «килгән-килмешәк» икәнлеге бөтенләй онытылды, аны яраттылар. Киленнәр дә озак көттермәде, шәрә балтырларын кызыктыргыч ялтыратып алар да төшеп җитте, бер-берсенә сәлам бирешә-бнрешә, бәләкләре белән тукмап, кер юарга да керештеләр. Арык шавының кемгә хаҗәт буласын ул чагында әле берәү дә уйлап карамады, Җиһангирның сүзен уен-көлке, мәзәк дип кенә кабул иткән кешеләр аны шунда ук оныттылар да. Буа алдына тамаша карарга байтак кеше җыйналган иде. «Баегач, мәңгелек итеп, тоташ бетоннан коярбыз буаны, — диде ул аларга карап. — һәр буын авылга һәм колхозга үзеннән нидер яңалык өстәргә тиеш. Шунсыз авыл кешесе үзен колхозда бары тик кунак кына итеп тоячак! Берәүләр колхоз төзегән — урыннары тарихта. Берәүләр исә, манараларын кисеп ыргытып, мәчетне мәктәпкә әйләндергән, алар- ны да онытмыйбыз. Яхшы! Икенче ббр буын агач келәтләр, ясле, балалар бакчасы, кардалар салган, һәркемнең, һәр буынның сагынып сөйләрлек өлеше кергән. Беркем дә ата-бабалары кылганны механик рәвештә кабатлап кына яшәргә риза түгел, һәркем үз гомерен үзенчә уздырырга омтыла. Әгәр без һәр буынга шундый җаваплы эш йөкли алмыйбыз икән, яшьләребез авылда калмаячак. Яшьлеккә — сыналырлык эш кирәк. Әйдәгез, без яшеллек турында, урамнарыбызның һәм күңелләребезнең яктылыгы турында, җыеп әйткәндә,-матурлык турында үз буыныбызга хас рәвешчә кайгыртыйк. Байлыгыбыз бар, алда авыл халкы тагын да байый төшәчәк. Байлык — кешенең холкын, фигылен бик тиз үзгәртүче куркыныч нәрсә дә ул! Әгәр без яшәргә өнрәнмәсәк, тук корсак колларына бик тиз әйләнәчәкбез. Революция өчен көрәштә’ корбан булган атабабаларыбыз гафу итәрме моны? Байгураларны, шәхси милек коллары — кулакларны себереп түккән агаларыбыз безне кичерерме? Гомергә кичермәс! Безнең буын байлыктан дошманлык, карунлык, мещанлык, күремсезлек түгел, нәкъ шуларның киресен—/туганлык һәм матурлык тойгылары тәрбияләү юлын эзләп табарга тиеш. Байлыгыбыз яхшылыкка хезмәт итсен! Бүгенгә төп бурычыбыз шул. Байлыкка саклык аша барырга кирәк!» Яңалыгы онытылып беткән председательнең бу сүзләрен яңа итеп, калар кич саен янып тормаса, монтерга бик нык эләгә иде: «Ильич лампалары алар, исеңдә тот шуны!» дип кисәтә иде ул тыңлаусыз монтерларны. Җиһангирның иң соңгы мактаулы эше шул булды: Түбән очта, Ташлыяр кинәт кенә тарайган урында, елганы будыртты. Бер ел әзерләнделәр, икенче елда башкарып та чыктылар. «Казларга чумарлык, киленнәргә рәхәтләнеп кер чайкарлык, ә кайберәүләргә арык шавын тыңларлык булсын!» ‘диде ул киңәшкә җыелган идарә членнарына. Диде дә, моңлы күзләрен тутырып карап тынып калды. Бик зирәкләр дә аның тиз генә сул күкрәгенә кагылып алганын да, киңчә битеннән йөгереп узган аксыл-тонык шәүләне дә сиЗми калдылар. Казлар су тулганны да көтмәделәр, «как-как-как!» дип, мең авызга куанышып буа өстенә кереп тулдылар. Башта сыеша алмыйча талашып, чукышып маташканнар иде, су җәелгән саен аларга урын киңәйде, казлар аерым-аерым ак утраулар булып куанышып йөзә башладылар. ЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН... сәерсенеп тыңладылар. Бер чакта да аның шулай озын итеп, кызып* кайнарланып сөйләгәне юк иде бугай. Күрешүе идеме бу аның, хушлашуымы?! Бусын әле җыелганнар аңлап бетермәделәр, сүз буа алдында гына әйтелсә дә, аңа гөрләтеп кул чаптылар. Моннан байтак еллар элек, председатель булганда, аксыргаклылар* ны район сводкаларындагы иң актыккы сызыкка төшергән бер бәндә, «Сәфәргалнн колхоз байлыгын вак-төяккә, гел кирәк булмаган нәрсәләргә исраф итә» дип, өч адреска анонимка әзерләп куйган Габдрахманов, буа буенда халыкка кушылып уч төбе авыртканчы кул чапты да, ашыга-ашыга кайтып җитеп, хатларын ертып ташлады һәм гомердә булмаганны эшләде — күңеле нечкәреп, хатынын куенына алып тынычланып йоклады... • Болар белән генә тынмады Сәфәргалнн, буа аръягында калган теге буш урындагы өй-баз чокырларын бульдозер белән тигезләтте, койма белән әйләндереп алып, бөтен кишәрлеккә каен аралаш яшь чыршы күчереп утырттырды. Бакча уртасында шәһәрдән килгән осталар гади генә, дүртпочмаклы мәрмәр һәйкәл койдылар, һәйкәлгә дә гап-гади сүзләр язылды: «Сугышта һәлак булган авылдашлар! Без сезне онытмадык!» Аннан һәлак булганнарның исемлеге рәт-рәт тезелде. Бусына да кул куйдылар аксыргаклылар, Сәфәргалинне мактадылар, әмма аръяктагы бакчага, һәйкәлдән ерак та түгел урынга, тәрәзәләрен буа өстенә каратып авылның почта бүлекчәсен төшереп утырткач кына авылда бераз сүз кубып алды, монда инде фикерләр бердәм түгел иде. Аерата Югары очлар зарланды: «Безгә байтак җир йөрергә туры килә ич, авыл уртасында, мәктәп янында торса почтага ни була иде? Ни кирәк тагын бу тынмас жанга?!» диештеләр алар. Мәгәр председательнең һәр хәрәкәтеннән мәгънә һәм тәм таба башлаган аксыргаклылар бу сүзләрне әйттеләр дә почтаның ераклыгына үзеннән-үзе күнектеләр. Почтаның авыл очында, буа янындагы бакчада булуы аларга ошый да башлады. «Рәхәтләнеп бер йөреп кайтасың ичмасам, кеше күрәсең, яңалыклар ишетәсең!» Җиһангир Сәфәргалнн кырык дүртенче яшенә чыккач, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, сабан туена нәкъ бер атна калды дигәндә кинәт вафат булды, «йөрәк» диде врачлар... Аксыргаклылар «аһ!» иттеләр. Үзе башлап йөреп, үзе беренче каеннарны утырткан яшь бакчага, Ватан сугышында һәлак булган батырларга атап куелган һәйкәл янына күмәргә теләп бик нык йөрсәләр дә, әтисе Җиһангирны монда калдырырга ризалык бирмәде. «Ниятегез изге, туганнар, бик аңлыйм, бик рәхмәт сезгә, улымны олыладыгыз, әмма Сәфәргалиннәрнең Тегәрҗеп авылында үз кадерле почмаклары бар, әбибабалары шунда күмелгән. Вакытсыз китеп барган улымны да шунда җирләргә телим. Ичмасам, улларымның берсе булса да үз янымда булыр, өч абыйсы Европаның өч илендә ятып калды», диде. Олы кешенең олы сүзенә ни димәк кирәк?! Машина әрҗәсен кызыл комач белән тоташ урап кыйммәтле келәм җәйделәр, келәм өстенә кызыл белән чорналган табут куелды. Күрше тирә-яктан зур-зур кешеләр килде, район җитәкчеләре, председательләр берсе калмый Аксыргакка җыелды, һәйкәл алдында матәм ми- тингасында кайгылы-тантаналы сүзләр әйтелде* антлар бирелде. Җиз трубаларын язгы кырлар, язгы көләч авыллар өстенә көлеп караган ак кояшта ялтыратып музыкантлар кайгы көйләрен туктаусыз уйнап тордылар... Буа тавышын шул чагында беренче тапкыр аермачык ишетте Бибинур карчык.^ Музыка тавышын бүлергә теләп, кешеләрнең кайгыга уралып авырайган сүзләрен йотарга ашкынып, туктаусыз шаулый иде буа арыгы... Шул минуттан ул үзенең кылган гамәлләренең сәбәп-ни- гезен аңламас хәлгә килде: Тегәрҗеп авылына карап Җиһангир Сә- фәргалинне соңгы юлына алып чыккан машинада, мәрхүмнең аяк очында, йомылып кына, орчык башы хәтле бәләкәй карчыкның бөршәеп утыруын берәү дә күрмәде, берәү дә аннан: «Кая барасың син? Анда сиңа ни калган тагын? Нишләп монда, аяк астында ураласың», дип гаҗәпләнеп сорамады. Күрмәүләре, күргәннәрнең кызыксынмавы өчен карчык аларга күңеленнән генә кат-кат рәхмәт укыды, исән калганнарның һәммәсенә озын гомер теләде. Ничек аңлатыр иде сорасалар? Ни дип җавап табар иде? Кеме соң аның Җиһангир? Нигә Тегәрҗеп авылына кадәр үк озатырга уйлады аны Бибинур? Байтактан колхозның олы эшләреннән читләшкән карчыкның председатель белән арадашлыгы да чамалы гына иде түгелме? Урамда очраганда «Нихәл, әби? Тормышың көйлеме?» дип сорамыйча узмый иде узуын мәрхүм... Анысы да күңел аклыгыннан гына иде ич аның! Белә Бибинур, аңлый, председательнең эше бер өер тавык та чүпләп бетерерлек түгел, беркем Җиһангирның утырып торуын хәтерләмәс, гел хәрәкәттә, гел аяк өстендә иде, идарә утырышларында да ишекле-түрле йөреп торыр иде, бер генә мизгелгә тәрәзә каршына барып уйланып алыр иде дә. тагын кузгалып китәр иде. Ачык тәрәзәләрне, ярата иде мәрхүм, Бибинур карчыкның гаҗәпләнеп карап үткәне бар, көзнең соңгы көннәренә хәтле председатель кабинетының тәрәзәләре ябылмаган, сыланмаган булды. Нигә утырды ул бу машинага? Әнә ич, күпме кеше — председательгә аннан битәр мен якынраклар басу капкасы төбендә кайгы төене булып укмашып озатып калдылар. Рәхмәт, калучылар арасыннан да «бу исәр карчык дегет лагуны булып тагылып кая кадәр бара инде?» дип сорап калучылар күренмәде. Машиналар аның хатирәсе булган таш күперне тавышсыз гына уздылар, гарип каз бәбкәләре кебек сөрлегешеп берәм-берәм тауга менделәр. Алданрак менгәннәре башкаларны көтеп торды. Тау башында җил иде, пешеп килгән башак исен сеңдергән җил Җиһангирны каплаган ак җәймәләрнең чите белән уйнады, аның бөдрәләнеп торган йомшак чәчләрен балавыздай сары битләренә сибепсибеп куйды. Тургайлар берөзлексез сайрап аларны озата бардылар. Тау башына менеп туктагач ул нрексездән аска, Аксыргак авылының күз күнеккән чуар нокталарына һәм зур булып, җәйрәп яткан буага карады. Буа да аның хатирәсе иде. . Урманга кергәнче ул башын күтәреп тә карамады. Җил тынды, Җиһангирның йөзе күренмәс булгач, Бибинур беркемгә ишетелмәслек итеп сызгырып җил чакыра башлады... Зират капкасы төбендә аларны кара болыт булып Җиһангирның авылдашлары каршылады. Капка төбенә җитәрәк ул да машинадан төшеп шул төркемгә кушылды. Кемнәрдер көчле куллары белән табутны күтәреп алды, халык, савылып. мәһабәт тынлык саклап, эчкә керә башлады, Бибинур карчык, хатын-кыз буларак, әдәп саклап койманың бу ягында калды. Тегәрҗеп зиратының күкне терәгән юан юан тупылларын, эре-эре ботаклы, кабыклары тубырланып беткән наратларын читтән генә карап, «колһуалла»сын укып үткәне бар иде Бибинурның, менә бүген ят зират тирәли тилмереп, яшь коеп йөрергә язган икән... яа г ы и л ә җ в в ф ҖОМГА көн, кич ВЕЛӘН... Димәк, аның юлының соңы шушы. Дөньяның шушы тын ноктасында мәңге йоклаячак Җиһангир Сәфәргалин... Моннан соң аның ике ку. лын көч белән як-якка селтәп йөрүен беркем дә күрмәс, тап-таза теш. ләрен күрсәтеп башын чөеп көлеп җибәрүен беркем дә ишетә алмас. Исәннәр, исән чакта, аны хәтергә алырлар да җиргә яңа .буын килер, алары онытырлар... Җеназа башланды. Олысымак кыяфәтле, чибәр-чнбәр киенгән кешеләр монда да сүзләрне сайлап кына сөйләделәр. Бибинур карчык ишеткәнен ишетте, ишетмәгәннәрне үз күңелендәге уйлар белән тутырып торды. Китап сүзләре сөйли белми иде ул, дин ягына килгәндә дә белгәне сай, бар очракка да шул бер үк әлхәм сүрәсе белән колһуал- ла ярап торды, сөенгәндә дә, көенгәндә дә алар таяныч булды. Тик бүген аның теле әллә нишләде, күңеленә моңарчы барлыгын да белмәгән гаҗәеп кадерле сүзләре килде: «Тар каберләрең киң булсын,— дип теләк теләде карчык. — исемең кешеләрнең якты күңеленнән мәңге онытылмасын. Кыямәт газапларын татыма, бар гөнаһларың кичерелсен. оҗмахлы бул! Чөнки син кешеләргә бары тик матурлык, аклык кына теләдең. Авыр туфрагың җиңел булсын! И илаһым! Тагы да газаплар җибәрмә аңа!» — дип кат-кат инәлде ул. Ятим, япа-ялгыз карчык кем өчен еласын, байтактан күзеннән яшь чыкканы юк иде, бүген күз төпләре рәхәт кычытып дымланды, ул, әрвахлар тынлыгын бозарга базмыйча гына, кытыршы коймага маңгаен терәп, елый башлады, елый-елый җиргә чүкте, тезләнде, ачы тамчылар иреннәргә төшеп җитте, карчык иреннәрен кысып-кысып тешләсә дә, авыз һаман кыйгаеп ачылды, аннан ярым ыңгырашу, ярым хушлашу авазлары дөньяга туктаусыз чыга тордылар. «Хуш, Җиһангир балам, хуш, асыл затым, хуш, нәнәм! Мәңгегә хуш!» дип байтак үрсәләнде Бибинур. Ул исенә килеп зират тирәли урап чыкканда мәетне куйганнар, халык таралышкан, бая бергә килеп тыгылган машиналарның чуар-чуар эзләре генә чирәмдә кисешеп калган иде. Әнә, мәеткә соңгы сәламнәрен тапшырып, кулларын артка куеп, акрын гына атлап соңгы догачылар— картлар кайтып бара. Алар арасыннан бер генә кешене — кызыл сакаллы, кып-кызыл, яргаланган түгәрәк йөзле Вәли картны — Җиһангирның әтисен генә таныды Бибинур. Аксыргаклылар байтактан киткән, ахрысы, юлда машиналар юк иде инде. Аның аягы атламас булды, ул койма кырындагы җылы җиргә утырды, беләгенә сыгылып төште һәм беләкләренә капланып тагын озак кына елады. Күз яше кибеп бетмәгән икән аның, җанында җылы калган икән әле! Тик нигә аны берәү дә күрмәде соң әле? Юлда булсын, монда булсын— беркем игътибарга алып тормады. Күренеп йөрсә эндәшмичә калмаслар иде! Шул чагында аның тәшвишләнгән күңеленә сәер бер фикер килде: бәлки ул үзе йөрмидер монда, күбәләк канаты кебек үтә күренмәле җаны гына ияреп килгәндер Тегәрҗепкә?! Ә тәне анда, авылда калгандыр? Шул уй күңеленә иңгәч, ул капыл гына урыныннан кузгалды, күлмәк итәгенә сырышкан әрсез үлән орлыкларын кагып та тормыйча, зират капкасыннан читкәрәк китеп, корырак урынны сайлады, коймага аркасын терәп утырды, арыган аякларын сузып җибәрде. Шактый вакыт узды бугай. Тик вакытның да әһәмияте юк иде инде Бибинур өчен, аның йомык күзләренә ипләп кенә йокы иңде, йокыга китте дә төш күрде. Төшендә ул болында иртәнге томанда чабышып йөргән ак атларны күрде. Ак атларның сырты өстеннән туктаусыз куе томан агылды. «Нигә сезнең колыннарыгыз юк? Кайда сезнең колыннарыгыз?»— дип кычкырып сорады ул ак атлардан. Атлар җавап урынына кешнәделәр генә, арадан берсе Бибинур янына килеп аңлатыл биппез «Бар безнең колыннарыбыз, бар. Тик алар бик еракта, еракта, Каф 5 тау артында!» «Нигә алар Каф тау артында?» дип сорарга тели Биби- * нур карчык, ә иреннәре йомык, ачылмый... Авызын убырлы карчык пи- Е чәтләп киткән, имеш... ' * Ул тупырдаган тояк тавышына дертләп уянып китте, шактый вакыт ® кайда икәнен аңышмыйча башын селкеп утырды. Күлмәге аркасына “ җилкән кебек киерелгән житү чәчле малай җирән айгырга менеп алган да жилдерә генә! Якыннан гына чабып узса да, ул Бибинур кар- о чыкны күрмәде бугай... Шул инде, яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ♦ ул башкаларга кирәкне дә күрә белә. «Ат жиленнән суык алмасмы бу ю жилсәйне?» дип уйлады Бибинур, иңбашларын калтыратып. Малай- " ның аны күрми үтүе баягы шиген арттырды: «Бармы әле мин бу донья- * да? Әллә жаным күбәләк булып кына Җиһангир артыннан очып кил- ч деме?!» к йокыдан уянгач та аңа суык булып китте, җир өстенә мыштым гы- J на кичке дым йөгерде, тургай тавышлары тынды. Зират агачларында- „ гы кошлар да шаулап туктадылар. Ул, торырга да иренеп, күлмәгенең « тирән кесәсенә тыгылды һәм калтыранган кулы белән ике кап шырпы * эзләп тапты. Берсе башланмаган да иде. Капны күзенә якынрак китереп сурәтенә карады: анда озын яллы, ап-ак ат колынын ияртеп каядыр чаба иде... Ул тирә-якка күз йөгертеп ягарга әйбер эзли башлады, якында гына коры куралар, койма койганннан калган вак-вак йомычкалар күреп сөенде. Йомычкалар шылтырап торган коры иде. Әнә, сынган коп-коры чаңгы кисәге дә бар, утынга ярар, әйдә, дип уйлады ул. Күрән, коры кура йолкып алып бер урынгарак өйде, такта-йомыч- каларны ипләп кенә шакмаклап тезде, чүгәләп ут тергезде. Утны һәм җылыны ярата ул. Ут куанычы иң элек тәнгә түгел, күзгә йөгерә торган була. Ут барында кеше бер чакта да ялгыз һәм мескен булмый. Аккан суга һәм янган утка карап кеше әллә никадәр тик кенә утыра ала. Нәни генә учак Бибинурга ышанычлы иптәш булды. Тирә-якта караңгылык куерды, зират агачлары ботагына шомлы эңгер эленде. Берәм-берәм авыр, саллы йолдызлар кабынды. Ул урыныннан тормыйча гына учагына аз-маз йомычка өсти торды, күлмәк итәге белән аякларын төреп бик озак кыймшанмыйча утырды. Авыл ягыннан килгән аяк тавышларына сискәнеп калкынып куйды, көйгән кашы өстенә учын куеп, караңгылыкка текәлде. Эндәшмәде, караңгылыктан сорау көтте. — Кайсыгыз анда, әрвахларны куркытып ут яндыра? — диде карлыккан өлкән тавыш. — Мин әле бу, — диде карчык юаш кына. — Кем соң син? Нишләп монда утырасың? — Мин идем, — дип кабатлады карчык, төшенке генә. — Тик утырам. Килүче яктыга керде, Бибинур карчык йөрүчене Җиһангирның әтиседер дип уйлаган иде, чыннан да, бу ул, Вәли карт иде. Ут яктысында аның кызыл сакалы тагын да җетерәк булып күренде. — Күргән кешегә дә охшатам, танымыйм да бугай, — диде ул, учак ягына уйчан гына чүгәләп. — Кем сон син? — Аксыргактан килгән идем мин, — диде карчык, караңгылыкка кулы белән изәп. —• Ә-ә, —дип сузды карт. — Машинада күрдем мин сине. Нишләп кайтып китмәдең сон алайса? — Белмим, —диде Бибинур аптырап. — Машиналар киткән иде инде. Вәли карт «җиңеләя башлаганмы әллә бу алла колы?» дип уйлады да. бик тиз ул уеннан кайтты, карчыкның бөтен кыяфәтеннән, бөтен тотышыннан кайгы кичерү бөркелеп торалде. — Әйдә, безгә кайтыйк, — диде ул. аны чын күңеленнән жәлләп,— Чәй эчәрсең, кунарсың. Минем улымны олылап килгәнсеңдер, рәхмәт сиңа. — Кайтмыйм, — диде карчык, ап-ачык итеп. — Бүген сезнең кунак кертә торган көнегез түгел. Ничек чыдыйсыңдыр әле дә... — Чыдамый нишлисең?— диде карт, кулындагы таяк очы белән утлы күмерләрне бер тирәгәрәк өеп. Ул җанына түзә алмыйча ишегалды тирәсенә чыккач зират ягына карады һәм имәнеп китте: бөтенләй көтелмәгән урында тычкай уты булып яктылык җемелди иде... — Кем соң син Аксыргактан? Нәселең кем? Беләмме мин сине? — Белмәссең дә инде. Безнең ир-атлар юк. — Ирең кем иде соң? — Ирем Габдуллаҗан атлы иде. Сугыштан кайтмады. Беләсеңме? — Син теге игезек сыңарымы әллә? — дип сорады Вәли, азрак хәтерләп. — Шул инде, шул. Атым Бибинур минем. Габдуллаҗан хатыны идем мин. ' — Сезнең соң балалар да ишле генә түгел идеме? — Ишле булмаса да бар иде... Өчәү иде. Хәзер таралыштылар. Ялгыз инде мин. Байтак гомер ялгыз. — Сыңарың исәнме соң? — Ул да исән. Җен ташы күк йөри. Бибинур, зират янында җен исемен телгә алганына уңайсызланып, караңгыда оеп йокымсырый башлаган карт наратларга күтәрелеп карады. Беренче очрашкан кешесенә алай ачылып китми торган булса да, бу кешенең Җиһангирның әткәсе икәнен белгәнгә, тел яшереп торуны кирәк санамады ул. — Күзләреңне күрмим, — диде карт бераздан. — Нигә? — диде аптырап Бибинур. — Күңелдәге — күздә диләр бит. Күзне күргәндә кеше белән сөйләшү җиңел. — Ә сукырлар? — дип карышты карчык. — Нәрсә сукырлар? — Аларның күзен берәү дә күрми бит. — Аларның башка! Кем икәнлекләре чырайларына чыга аларнын. — Анысы шулай инде. Безнең авылның сукыр суфины хәтерлисендер әле? — Хәтерләмичә... — Кешегә борылса йөзе кояш күк балкып торыр иде бичараның. Гел елмаер, гел көлер иде... Зарлана белмәде. Шуңа күрә яраталар да иде кешеләр, йөзгә җитеп гүргә иңде. *— Әйдә, кайтыйк. — диде карт, нык ук чакырып. — Мин Аксыргакка кайтам, — диде карчык, бераз уйлагач. — Төн бит! Куркырсың. . — Төн булса ни? Төнне яратам мин. Миңа кем тисен? Икесе дэ'торып басты, икесе дә буйга тәбәнәк, ябык, какча иделәр. — Хәзер берәр малайны табып китерәм, — диде Вәли. — Шоферны дим. Илтеп кайтыр. — Төнлә машинага утырмыйм, — диде карчык, ашыгып-ашыгып. — Ник? — Акчаны чамасыз сорый алар. — Гел утырмыйсынмы? — Утырганым юк. — Егерме-утыд тиен жәл түгел инде, бирәсең!.. — Ә мин бирмим, — диде карчык киреләнеп. — Ник? — дип кабатлап сорады Вәли һаман гаҗәпләнеп. — Шоферның үз җилкәсенә утырып кайтмыйм ла мин! «Характер бар бу карчыкта!» дип уйлады Вәли.. — Ул үзе дә утырып йөри. Машинаның теле булса ятим карчыктан акча сорап ятыр идеме, ә алар сорый! —• Мин илтеп кайтырга кушкач, сорамас. — Олыны олы дип тормас. — Кунган өчен акча сорамыйбыз, кайтыйк, — дип үгетләде һаман Вәли. — Авылга кайтырга кирәк, — дип һаман карулашты Бибинур. — Син кем белән торасың соң? — дип кызыксынды карт. — Бер башым, — дип авыр гына көрсенде карчык. — Әллә кайчаннан бер'үзем яшәп ятам. Вәли «Балаларың кайда?» дип сорарга теләгән иде, ниятеннән кире кайтып — Алайса, куна калсаң да, сүз әйтүче булмас, — дип кенә куйды. — Мич арасындагы чикерткәләр аптырар,— диде карчык тиз-тиз.— Кая китте безнең бу кортка, диярләр. Күрше-күлән әллә ни уйлар, югалтырлар. — Чәй Зчмичә барыбер җибәрмим. Чәй эчәсе килә иде Бибинурның, баядан бирле авыз эче кибеп, иреннәре янып тора иде. Бусына ул тиз ризалашты. Зират капкасы яныннан узганда, ул тукталып Вәли картка карады. — Улың янына кагылмадың... Карт бераз дәшми торды. — Озакламыйча үзем дә янына киләм, мәңгегә... Бибинурның күзенә кинәт яшь килеп тыгылды. — Барыбыз да үләчәк... — Юк, минеке билгеле инде. Яздан бирле саулыкка туймыйм, ты- «ым кысыла... Тик ул иртәрәк китеп барды. Бик иртә... Вәли карт «тыным кысыла» дисә дә. шактый тибеш йөри икән, урыс капкалы, алты почмаклы өй янына тиз үк кайтып туктадылар. Хуҗа ишегалдына башта үзе керде, өй ишеген дә киереп үзе ачты: — Менә, карчык, ут иясен алып кайттым, — диде. Җиһангирның әнкәсе күз төпләре күгәргән, эре сөякле, олы гәүдәле карчык, өстән-өстән генә Бибинурга карап алды да. картының күз карашыннан аңлап, сүзсез генә табын әзерләргә тотынды. Өйдә кырма аяклы түгәрәк өстәл булса да. чәйне сәкегә әзерләделәр. Карчык ике читеннән сак кына чеметеп сәкегә кызыл ашъяулык җәйде, пыяла савыт белән май, агач капламыч белән бал китереп утыртты. Җиз са мавар өстенә ак тастымал капланган булса да Бибинур таныды: Тула самавары! Тоткасы да. подносы да шул... Кайчандыр аларның да шундый ук самаварлары бар иде... «Тульский патронный завод. 1926 год», дип язылган... Самаварны күргәч аның хәле бетеп китте, чак кына сәкегә менә алды, аяк очын итәге белән төрә-төрә бер якка янтаебрак утырды. Чәйне Вәли карт ясады, карчыгы утырмады, бөкрәя төшеп тәрәзә янына барып басты да кемнедер көткән кебек урам якка текәлеп карап тора башлады. Бибинур сәкедә ашаган чакларын онытып бетергән иде инде, җайсыз икән, ул эченнән генә: «Уллары укымышлы председатель иде, өй эчен ничек борынгыча тоткан», дип уйлады. Берәр чынаяк чәй эчкән арада шулпа да җылынып өлгерде, бер утыргач анысыннан да баш тартып тормады Бибинур, ашыкмыйча АЯЗ ГЫПЛӘЖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН. гына, ризыкны олылап, вак-вак кына йота-йота ашны да ялт иттереп куйды. Ашап-эчеп. сәкедән ашъяулык киткәч кенә сүзгә керештеләр. — Җиһангирым борынгыны бик ярата иде. Өйалдын күрмәден әле син безнең. әкәмәт хәлләр бар анда, жылан мөгезе генә юк! Стенада тәрәшле тараклары, дага-кыңгыраулар, кутаз дисеңме, шлея шөлдерләре, калтырчалар, киндер сосалары, дугага кадәр бар! Ярма ташы» әйткән дә юк. Аны да чыгарып ташлатмады... Шул иске-москыга һушы киткәне өчен хатыны да ташлап китте. Кала кызы иде килен. мунчага барып кына тора, керен дә тотмый. Әмма кеше алдында, кеше өендә ничек итеп чишенмәк кирәк!? Хәзер шуларны уйлап тагын бер кат көрсенеп куйды... Ул бара-бара итәген өскәрәк тартып күтәрде, күлмәк билен ыштан бөрмәсенә тутырды, болай атлау җиңелрәк иде. Урманга кергәч аның шикләнүе артты, адымнары куерды. «Каһәр ♦ суккан оялчанлык, — дип сукранып уйлады ул.— Кунып, иртән кайнар коймак ашап, җылы сөт эчеп киткәндә дә була иде!» Бибинур карчыкның сыеры да, җылы сөте дә күптән юк, җиз са- маварсыз калганына да әллә ни гомер, кунак булып кеше түрендә утырган чаклары да онытылган, аның үз йортына кунак кайтмаганга байтак еллар узган иде. Яз явымлы иде быел, башка елларны сабан туена корып-кибә торган чокыр төбеннән сызылып кына су агып ята икән, аны-моны искәрмичә атлауга ике аягы да лычма су булды. Иелеп оекбашларын сыкканда ул якында гына эт өргән тавышлар ишетте. Этләр берничә иде, ахрысы, бер-берсен бүлә-бүлә, ярсып, абалап өрәләр. Ул чокырны йөгереп диярлек үтте, өскә менгәч аягына киеп тормады, салкын чыклы үлән өстеннән ялан аяк ләс-ләс чаба башлады. 3 Курка-шүрли барса да, җиде чакрым йөргән аякка' арамыни, Бибинур тан яралганда авылга кайтып керде, аз-маз черем итеп алырга ™ да өлгерДе. 2 Ялгыз карчыкның йокысы күбәләк гомере генә, ятты да, торды да. Идәнендә чүп-мазар күренмәсә дә, себереп чыгарды, сыңар чиләген тотып суга төшеп менде. Элегрәк кәҗә асраган төз лапас астында ваклаган утынын тота, шулар ишелеп төшкән икән, кереп аларны әйбәтләп өеп чыкты. Эшен бүлеп ике тапкыр кибет тирәсен урап килде. Ачмый гына бит Әсмәбикә уңмаган! Тыйнак кына кыз иде яшьлегендә, бригадирга кияүгә чыгып куйгач тәмам узынды, авызы тулы алтын теш, колагында да әллә ниләр елык-елык килә, үзе аркылыга-буйга җәелде, имәнгеч. Баскан урынында йоклап йөри!.. «Яна эчке күлмәк белән яңа ыштан алырга кирәк», дип уйлады Ул - Бар иде аның, түшәм матчасына кыстырып куйган шыгырдап торган унтугыз тәңкәсе бар иде. Соңгы айның пенсиясе. Егерме тәңкә иде алганда, авызы явыз, тәмлегә кызыкты, бер тәңкәлек чуклы кәгазьле кәнфит алып кайтып суырып бетерде. Унтугыз тәңкәнең кат-кат уйланган, үлчәнгән урыны бар, бик бар! Көзгә кадәр идән тактасының берсен алыштырырга кирәк — менә сынам, менә сынам дигәндәй сыгылып кына тора. Бер почмакта түбә саламы бик чергән — су үтә һәм шуңа өйнең һавасы дымлы, черек исе дә күңелне болгата. Бөтенләй үк алыштырып булмаса да түшәмне дә каратасы бар. Бик бар! Унтугыз тәңкәң җитәрме әле?.. Нишлисең, гомере буе колхозда эшләде дә бит, ат та карады, юл да чапты, барына җитеште, ир эшләмәгәнне башкарды, пенсиясен барыбер егерме тәңкә генә чыгардылар. Зарланып идарәгә барыр иде, гомере буе алачыкта тимер чүкегән Галикәйнең дә егерме тәңкә генә пенсиясе! Акча турында алар икәү очрашканда гына сүз алышалар. _ Әй, Бибинур, зарланма. Акча кешене боза! — ди Галикәй, ике җирдән сынык тешле авызын ерып. —Әнә, күрше авылда Минәч кордаш та пенсәгә чыкты. Алтмыш җидене ала! Чөнки аларда совхоз! Калхуз тимере йомшаграк булгандыр инде, валлаһи! ГЫИЛӘЖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН... Галикәйгә авыз ерса да була, улы-килене янында, үзе дә тик ятмый, сунарга, балыкка йөри, бәхете бар, буш кул белән кайтмый. Иясез этләрне ата, иш янына куш, тиресен үзе или, бүрек тегеп җибәрә, өй арасында да кулы ята: тегесен-монысын төзәтә. Заманга_ярыйм днп телевизор, радиога да тотынып караган иде, бер кешенен'кинескобыв шартлатып, өч кешенең радиолампаларын тәмам яндырып бетергәч, даны чыкты, тиз үк ул кәсебен ташлады. Хәзер ул турыда искә алганны да яратмый. «Ябышырга куркам, яшь башыңнан үләрсең!» дип, Бибинурга гына әйтә. Гомумән, аларның эч серләре сыя, Галикәй ана зарланып та куя: — И-и, Бибинур! Бүгенге пенсионерлар аерым чутта торырга тиешләр дә бит, һәммәсе исәпкә алынмый! Бүгенге картлар алар тарнхн кешеләр — бар булган, тир түгеп җыйган малларын колхозга илтеп тапшырган батырлар. Хәзерге кешене малын тапшыртып кертеп кара син калхузга! Машинасын, матаен, икешәр сыерын, көтү-көтү сарыгын биреп кем керер иде икән? Без бит актык тавыкка кадәр илттек, кызганмадык!.. Хәзерге заман пенсионерлары шул батырлыкны эшләгән кешеләр ласа, — дип ярым көлеп, ярым шаяртып сөйләштерә. Әллә ниләр уйлап чыгара бу Галикәй явыз! Аның белән бер авылда, бер чорда яшәсә дә, Бибинур алай уйлый белми, кая ул, башына чүбек тутырып куйганнармыни, иртән ни ашаганын да оныта хәзер! Галикәй дә ялгыз, карчыгы дөнья куйды, тик нишлисең, парсызлар авылда бер алар гынамы?! Җайлап сорасаң, Галикәй килеп идән тактасын алыштырып та куяр иде, акча да сорамас иде, тик беркемгә дә ялынып барырга яратмый Бибинур. Ул, унтугыз тәңкәне матчага кыстырган җиреннән алып, учына кысты һәм — тагын кибеткә. Тыр да тыр бара, төн буе йокы күрмәгән димәссең. Ашыга, уе зур. Яна эчке күлмәк алмый булмас! Арзанлы гына ситса алып бер-ике ыштан тегеп җибәргәндә дә ярар иде дә, җвй машинасы да байтактан юк инде Бибинурның... Самавар белән бер елны бетте. Кеше юк чакны көтебрәк йөрсә дә, ул барып кергәндә кибеттә ике- өч хатын-кыз бар иде. Икесе түзәрлек, сүз-йомыш сыя торган хатыннар, өченчесе, түше белән прилавкага ятып кибетче Әсмәбикәгә нидер сөйләп ялагайланып торучысы Бибинурның игез сыңары Зөһрәбану иде. Бер дә күрәсе килми иде Бибинурның үз сыңарын! Зөһрәбану да Бибинурны тансыкламаган, ахры,' ул керүгә билен турайтты, ике күзеннән дә ут атты, юка иреннәрен бөрештереп «йөриләр шунда» дигән кебегрәк көлеп куйды. Кибетче Әсмәбикәнең кой- мак-коймак битләре уртасына урнашкан песи борын астындагы уймак авызы да елмайды: кибеттәгеләр мәзәк көтеп игезәкләргә текәлделәр, Ташлыяр кебек салмак кына аккан сүз өзелде. Бибинур аларның ашардай карашларын бөтенләй күрмәде диярлек, очрашканда гел җәнҗал башлаучы Зөһрәбануга да ашыгып кына карап алды да, күзе шүрлектәге төргәге белән яткан кызыл комачка төште. Шушы төргәктән алганнар бит инде Җиһангирның табутын чорнаган кызыл комачны! Шул кызыл белән машина әрҗәсен дә тоташтан ураганнар иде. Әйе, шушы... Хәзер шул төргәктән тагын кемдер кистереп алыр, бу юлы инде табут төрергә түгел, кирәк-яракка, берсе яулыкка дип кистереп алыр да, чит-читләрен каеп, башына бәйләр. Әйе, шул төргәк, шул!.. Егет-җилән кызыл яулыклы сылуга карап: «һай, җаный, бигрәк килешә ал яулыгың!» дип мәдхия җырлар. Ә комач шул төргәктән, шуннан. » Әйе, кибеткә шулай кергәли Бибинур, әйтергә кирәк, еш та керә,, яратып йөри. Ялгыз карчык тагын кая барсын?! Нинди юаныч тапсын? Кибет — авыл хатын-кызларының штйбы ул, монда беркем белмәгәнне беләләр. Үз хәлеңне күршеңнән түгел, кибеткә барып сора, әйтеп үк бирерләр! Гадәттә, .кибеткә басынкы гына килеп керә торган иде ул, керә дә ♦ Әсмәбикә белән бер-ике сүз алыша, «Чибәрләнгәнсең әле!» дип салпы якка бер-ике салам кыстыра, ашыкмый, өй борынча килгәнгә аның үзенә дә аз-маз яңа хәбәр ияргән була, хәл-әхвәл белешкәч аларны җыелганнарга түгеп аудара. Соңгы яңалыкларын кибеттәге хатыннар белән уртаклашкач тыңлый башлый, үзе дә нидер ишетә. Шунысы кыен, кибеткә сүз сөйләр өчен генә йөреп булмый, абруеңны төшермәс өчен бик хаҗәт йомыш та эзләп табарга кирәк әле! Менә монысы аның өчен кыен мәсьәлә иде. Ниләр генә кыланмый Бибинур мондый чакларда. «Чәй кайтмадымы?» дип сорый, товарга кайчан барасын озаклап белешә, атнага бер-ике мәртәбә ул озак итеп, җентекләп күлмәклек сайлый. Иң әүвәл кыйбатлырак тукымаларга тотына, крепдешиннарны ике и куллап уып карый, бөкли, сыпырып тигезли, тәрәзәгә якынрак килеп “ кояшка куеп карый, исни, теше белән чытырдатып тешли. Тыныч кына * күзәтеп торган Әсмәбикә Бибинурның теш арасында кытырдавын ише- ч теп, товарын жәлли дә башлый: «Ертып та кара инде булмаса», дип с куя. «Алай димә син, Әсмәбикә!» ди Бибинур һаман товарын сынап, л «төрле яктан карарга кирәк аны!» Аннары тукыманы «төсе ошамый!» « дип кире кайтара. Әсмәбикә дә Бибинур карчыкның җаен белә, шүр- * лек арасыннан гаҗәеп шәп, яшел җирлеккә зәңгәр борчак чәчәкләре төшкән арзанлы гына ситсаны тартып чыгара. Карчыклар үлә инде андый күлмәклек өчен! Бибинурның күзләре кызыгып яна, шулай да бирешми: «Яшьләр өчен ич синең бу ситсың, Әсмәбикә, мондыйны киеп чыксаң, тавыклар көләр! Чәчәксезе булсын иде аның, бер генә төслесе!» Әсмәбикә дә тәмам эт икән, карчыкны аяп тормый бит шунда, шүрлегенең әллә кай яшертен почмакларын актарып нәкъ карчык сораганны алдына китереп сала. ' Бибинур карчыкның кыяфәте үзгәрә, аяклары тик кенә тормый башлый, ул ситсаны ике кулына сала да авырлыгын үлчәгән кебек озак кына селкеп тора. Бусын тешләми дә, иснәми дә, ситсының шәплеген күз белән дә аерырлык була. Озак итеп, кулы арганчы тотып торганнан соң, ситсы почмагы белән яшьле күзләрен сөртеп төргәкне Әсмәбикәгә кире кайтара. «Әйбәтен әйбәт тә, мондый затлы малны кем тегә ала дисең хәзер? Бозып кына бирәчәкләр! Менә элек Гомәр хатыны МөһәЛилә тегә иде карчыкларга күлмәкне! Сылап кына куя иде менәтерәк... Күлмәк дигәнең канат төсле гел алга гына очыртырга тора иде үзеңне. Хәзер ни, карчыкларны мыскыл гына итеп җибәрәләр...» Сүз җиңел генә Мөһәлиләгә, Мөһәлиләдән аның ире кылый Гомәр- гә, аның пакусны ике метр ярым алып печән чабуына, печәннән кур- мыларга, курмылардан салкын кышка, салкын кыштан аулак өнгә, аулак өйдән утырмага, утырмадан кунак кызларына, кунак кызларыннан җилдән ике бәбәй тапкан тәпән корсак Миңсылуга. Мнңсылудан кендек әбисе Хәернисага, Хәернисадан аның ире самагунчы Бикбулатка, тагын әллә кемнәргә, тагын әллә нәрсәләргә күчә дә Бибинур онытылып тора, сүзгә мавыккан Әсмәбикә, карчык кулыннан төргәкне ничек алганын, ничек кеше күзеннән яшереп салып куйганын сизми дә кала. б. «к. У» ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН., Бибинур кибеттә инде юк та кебек, йомышлары беткәннәр сүзнең азагын ялгап китәләр — кем Миңсылуны, кем утырмага килгән кызларны. Яна килеп кергәннәр сүз агышына теләсә кай урыннан башлап катнаша, чөнки бөтен авыл, аның тарихы, кнчәге-бүгенге хәлләр һәммәсенең күз алдында, һәммәсен беләләр, онытмыйлар, саклыйлар, бу- ыннан-буынга тапшыра баралар. Бибинурның хәле юклыгын да, күлмәклек акчасы булмавын да бик шәп беләләр. Ситсыларны, киштәдәге башка вак-төякләрне бөртекләп карап бетергәннән соң, ул кибеткә кергән саен бер кап шырпы сатып ала. Шырпы алуның бер гаебе дә юк, аннары кибеттә ул бер чакта да өзелми, бәясе дә юнь — бер тиен генә, шуны ала Бибинур. Дөрес, мич арасында, моннан сигез ел элек килгән посылка тартмасында аның байтак шырпысы саклана, сакланса ни. хуҗалыкта утсыз яшәп булмый, мич арасында шырпы, корыда,— черми дә, дымланмый да, кайчан алып сызсаң да гөлт итеп кабына. Күлмәгенең ямаулы, тирән кесәсендә аның һәрчак шырпысы булыр, шалтырап җанга тимәсен өчен ул икешәр капны берьюлы кулъяулыгы белән бәйләп йөртә, урамда очраганнарга кайчагында берәр кабын бүләк итеп тә китә. «Миннән күрсеннәр яхшылыкны!» дип уйлый ул канәгатьлек белән. Бүген ул ишек төбендә икеләнеп тормады, нияте нык, фикере нигезле иде. Кулында йомарланган унтугыз тәңкә! Бик күптәннән шул хәтле акча тотып кеше арасына чыкканы юк иде аның. Бик күп бит ул аңлаган кешегә! Ана ниләр алырга мөмкин икәнен Бибинур карчыктан гына сорагыз. Унтугыз тәңкәгәме?.. Уһу, аңа күпме шикәр, ярма. сыек май алырга була!.. Шикәр комы сипкән дөге бәлешен үлеп ярата Бибинур. Үзе генә булгач бәлешне сандугач оясы хәтле генә итсә итә, әмма пешерә!.. Ризыкның бөртеген дә әрәм итми, сөяк-санагын ташларга жәлләп моннан дүрт ел элек микән, көзлектә, адашкан бер этне ияләштергән иде. Карабай иде аның исеме. Бер кыш, бер җәй тоташ ашатты, убыр урынына тыгына иде явыз, кышкы салкыннар шиңеп. яз җиткәч, шомырт чәчәк атканда каядыр китеп югалды. Бибинур аптырап Галикәй янына барды — Карабай югалды әле, Галикәй, — диде ул борчылып. — Күргәнем юк. — диде сунарчы карт. Бибинур ана ышанды, әмма эте табылмады... — Әсмәбикә! Әс.мәбикә, дим! — Әү. Бибинур әби... Зөһрәбану да. кибетче дә аның шырпы сораячагын әллә кайчаннан. Бибинур кибеткә аяк баскан минуттан ук белеп торалар, күзләрендә наян утлар бии, көләселәре килеп тамак төпләре кымырҗый. Аларның күз карашыннан Бибинур икеләнебрәк калды, акчаның бик кирәк урыннары да бар, нишләргә? Бүген алмый калырга да ярамый теге комач төргәгеннән! Авыл зур бит, берәрсе керер дә, күз алдында кистереп алып чыгып та китәр, авыз ачып калырсың! — Әсмәбикә! — Аның тавышы калтырады. — Әү дим ич, әү! — Кибетче, көлүен чак тыеп, уймак авызын сөт өсте кебек ак кулы белән каплады, шырпы тутырган агач тартмага аяк очы белән кагылып үтте. Зөһрәбану таудан тәгәрәп төшкән иске чиләк кебек шылтырый ук башлады: «Хи-хи-хи, шырпы кирәк аңа!» «Ничек көлә алалар шулай!» дип сызланды аның боек күңеле. «Кичә генә аны җирләдек ич. Ничек итеп көлмәк кирәк?!» Хәзер аны туктату мөмкин түгел иде инде: — Әсмәбикә, дим, сабан туе җитеп килә, ә мин һаман иске яулыгым белән йөрим. Кибетченең песи борынга якын гына утырган майлы күзләре гадәттәгедән ныграк ачылды: — Яулык? — Яна яулык бәйлисем килеп китте. — Бар, Бибинур әби, яулыкның менә дигәннәре бар! Кибетче шушы сүзләрне әйткәндә Бибинур горурланып Зөһрәбану ягына караган иде, сыңарыннан инде жилләр искән, кай арада кибеттән чыгып та шылган диген! — Аклысын биримме, чуарынмы?—дип сорады Әсмәбикә’. — Юк, син миңа менә шушы кызыл комачтан бер яулыклык кис. — Бибинур әби, килешерме соң? Кызылны яшьрәкләр бәйли. — Әсмәбикә хәзер көләргә дә, көлмәскә дә белми иде.— Менә бик әйбәт француз яулык, бәясе дә арзан. Үземә дип алып куйган идем, сиңа жәл түгел. Яулык чыннан да күз явын алырлык, елкылдап тора иде, шулай да Бибинур баш селкеде: — Син миңа шул комачны бир инде, — дип үтенде. — Шуны кис, Әсмәбикә. Бибинур авылның башка карт-корысы сыман яшьләргә «улым, кызым» дип бер чакта да эндәшми, үзеннән яшьрәкләрнең һәммәсен исе ме белән генә атап йөртә иде. Исемнәрен белмәсә: «һай, атыңны оны- ♦ тып жибәрдем, кем әле син?» дип сүз башлый. и Әсмәбикә бик гажәпсенеп, тәэсирләнеп карчыкка яулыклык комач “ үлчәде, гадәтенчә, ситсыны чытырдатып тартып та китермәде, ул со- го раганнан мулрак кисте. ч Бибинур карчык яулыкны ике кулы белән күкрәгенә кысып ишеккә ® җиткәндә, ул аны дәшеп туктатты: — Бибинур әби! т — Әү, Әсмәбикә. « . — Әллә минем янга кибеткә эшкә керәсеңме? Җыештыручы Ка- * мәр апа кулбашларым бик сызлый дип зарлана. Эше күп түгел, көнгә ике мәртәбә юыпсебереп чыгарсаң шул җиткән. Вак-төяк эшләрдә булышырсың анысы. Акчасы булыр иде дим! Нигә болай интегәсең!.. Бибинурны кадап-чәнчеп алса да, ул бүгенгә Әсмабикәнең «интегәсең».сүзенә игътибар бирмәде, ишеккә үк килеп җитеп, шактый уйланып торды да: — Юк, Әсмәбикә, эшкә кермим, — диде. Әсмәбикә дә сүзен тиз генә куя торганнардан түгел — юкка гына авылның начальствосына — бригадирга кияүгә чыкмаган бит — һаман кыстады: — Әле син болай үз көчеңдә, уңганлыгың дөньяга мәгълүм, бәлки, килерсең, ә?—дип кабатлады. — Юк, —дип кистерде Бибинур карчык. — Эшкә керергә балалар кушмый. — Балалар?! — Әсмабикәнең жәя кебек нәзек кашлары маңгаена сикерде. — Шулар кушмыймы? Ә алар синең ни рәвешле тереклек итеп ятканыңны беләме? Синең интеккәнне күрәме алар? — Юк, Әсмәбикә, үгетләмә. Балалар ишетеп калса, яхшы түгел. Адариы рәнҗетәсем килми... Беләләр димәктән, аларның үз көннәре, минем үз көнем... Бибинур шулай диде дә, ашыгыч барасы жире бар кеше кебек, тиз-тиз атлап чыгып китте. Кибеттән шактый ерагайгач кына борылып карады, тирән итеп көрсенеп куйды. 4 Асылда ул бүген һичкая ашыкмый иде. Түбән очка да болай гына, өйрәнелгән көндәлек гадәт буенча гына төшеп бара. Көндәгегә караганда адымнары гына авыррак. Онытылып җиргә текәлеп бара-бара да, башын күтәреп тнрә-ягына сөзеп карый, кешеләр очрый калса, кау ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН... шаган йомшак тавыш белән сәлам биреп уза; сорасалар, җавап биреп тормый, адымын үзгәртми, атлый да атлый. Тыкрыктан менеп килүче Галикәй күзенә чалынгач кына тыелып калды, туктап аны көтә башлады. Тыкрык читәне күләгәсендә аермачык күренеп киткән Галикәйне байтак көтте, ә теге яңадан күренмәде. Бибинурның чыраена салкын гына елмаю таралды, ул мәсьәләне шунда ук айлап алды. Теге явыз балыкка төшкән икән дә берни каптыра алмаган, буш кул белән кайтып килә! Белә Бибинур, күп еллык тәҗрибәдән чыгып, бик яхшы белә, әгәр Галикәй бармак башы хәтле ташбаш эләктерсә дә, мыек чылгыйларын өскә үрләтеп, урам уртасына ук чыга, очраган бер кешегә озаклап сәлам бирә, хатын-кыз янында тагын да озаграк юана. Сунардан, балыктан кайтучы иратлар хәзер, электә яудан кайткан батырлар кебек, юллары уң булса чибәр хатын- кыз яныннан тукталмыйча үтмиләр. Галикәй дә шулай: су алып кайтучы киленчәкләрне күрүгә ата каз кебек биеп үк атлый башлый, тамагы кипмәсә дә чиләкне кыйгайтып су эчә. мыекларын тәмләп сыпыра һәм сорашканнарын көтеп тора. Аның күз алмалары мутланып тә- I эриләр, ирене мелт-мелт килә, озын муенын төрле якка боргалап бөтен авылның, бөтен урамның, бөтен кешеләрнең игътибарын үзенә генә җәлеп итәргә тырыша. — Күрдеңме!—ди ул, җилкәсендәге брезент капчыкка суккалап,— Балыктан кайтып килеш! Менә-ә-ә мондыен каптырдым! Бу юлгысын күршеләргә вәгъдә иткән идем, әгәр дә мәгәр, аягың җиңел булып, икенче төшкәндә эреләре эләксә, күр дә тор, сиңа кертмичә калмыйм!- Аннан китә сөйләп, китә сөйләп! Балык турында сүз башланса, Казанның ата балыкчысы Яхъядан да арттырып җибәрә, билләһи! Әгәр инде ялгышып кына олырак кызыл канат яки чуртан баласы эләксә Галикәй иртәдән кичкә кадәр урамда йөри. Ә куян атып алса... Юк, куянның эзен күрсә дә җитә кала Галикәйгә. ул таудан чаңгы белән сызгыра-сызгыра авыл урамына хәтле очып төшә, кибеткә кереп ике чүлне кыстырып чыга, беренче очраган кешесен өенә кадәр алып кайтып сыйлый, чәй вә мәй янында озаклап-озак- лап куянны ничек эзәрлекләвең, куян куам дип төлкегә юлыгуын сөйләп бирә. Аның бу гадәтләрен улы белән килене яратып бетермиләр, аучылык маҗаралары еш кына өй арасындагы каты талаш, үпкәләш белән тәмам була. Бүген Бибинурны күреп тыкрыктан чыкмыйча яшеренеп маташа, димәк, коры кул белән кайтып килә. Табыш, мал белән кайтсамы, уһу, туктатырсың син аны — хатын-кыз күзенә чәчрәп керергә генә тора! Ә Бибинурның бу юлы аны күрәсе килә иде. Кибеттән буш кул белән чыкмады бүген, кеше рәтеннән ул да яшәп ята, сабан туе алды икәнен онытмый, кулында өр-яңа комач.яулык!.. Галикәй, карчыктан болай гына котыла алмаслыгын аңлагач, кычыткан артыннан чыкты да, туп-туры Бибинурга каршы китте — тизрәк һөҗүмгә күчәргә дә һушын алырга кирәк кортканың, балык-ау турында сүз кузгата торган булмасын: кармакларны, буп-буш брезент капчыкны күрмәсен Бибинур! — Бибинур, — диде ул. мыек чылгыйларын йолыккалап. — Сине күрәсем бар иде! — Нәрсәгә? — диде карчык, кулындагы яулыгын алай да, болай да күрсәткәләп. — Бәй, сәгатем рәтләп йөрми дигән идең түгелме? Бүген үк кереп чыгам, хәзер үк, валлаһи. Керимме? — Әйдә, ахирәт гамәлен чутлый торган нәрсә түгел әле, Бибинур карчыкның калдык-постык гомерен санаучы сәгать кенә. Алга китсә ни дә, артка калса ни! —- Миңа ышанмыйсың син, булдыра алмас, дисең. Коеп бирәм! Акча да алмыйм, — диде Галикәй, карчыкның игътибарын мыекларына жәлеп итәргә тырышып. Бибинур аның уң ягына да, сул ягына да чыга, карчык аның брезент капчыгы белән кызыксына дип уйлый Галикәй, Бибинурның исә ана комач яулыгын гына күрсәтәсе килә. Җиһангирны озатып калган очтан кисеп алынган комач бит! Ә картның һаман үз сүзе: — Бер чакны шулай районнан берәү килеп чыкты. Тимерче булып эшләгән чак. У, усал кеше! Сәгате йөрми башлаган тегенең, керде бу. Бибинур үпкәләп китә үк башлады. — Бибинур!Галикәйнең тавышы бик сәер булып, нечкәреп яңгырады. — Бибинур, дим, сиңа әйтәсе сүзем бар. — Әйт,— диде ул юаш кына. — Бибинур, — дип кабатлады карт, хискә бирелеп.— Кич кырын өен яныннан уздым, утың күренмәде. — Мин өйдә түгел идем, Галикәй. — Аны озата бардыңмы? Карчык сискәнеп китте, бераздан соң гына: —-Әйе, — дип раслады. Әле ярый, шуннан артыгын Галикәй сорашмады, әмма китәргә дә исәбе күренмәде, брезент капчыгының буш икәнен онытып, бер адым гына аңа якынрак килде. — Сүзем бар сиңа! Бибинурның колак яфраклары кызыша башлады. — Әйтсәң әйт, интектермә. — Кичә кереп тә чыкмакчы идем. Син дә ялгыз, мин дә шулай диярлек. Әнә, япь-яшьләр дә егылып үлә, дим... Әллә бар гомер, әллә юк гомер, дигәндәй... һәй, үзең дә беләсең инде! — Син Шомбайның ни уйлап чыгарганын мин каян белим? — диде ул, сүзне жиңелгәрәк борырга теләп. Галикәй чыдамады, әйтте дә салды: — Сиңа күчеп килимме, Бибинур? — Өйдәш булыпмы? Нигә миңа өйдәш? — Өйдәш димим Лә! — Галикәйнең кәефе кырылды. — Бөтенләйгә, дим, синең янга! — Әй, Галикәй, Галикәй! — Әллә көләсең инде миннән? — Нигә көлим ди, юләр? Көлмим, бер дә көлмим. Мәгәр... — Шулай булгач соң? — Галикәй тагын бер атлам аңа якынайды. Авызы чак кына ерыла башлаган Бибинур кинәт җитдиләнде — Ә балалар? — диде ул. — Алар ни әйтер?! — Минем балалармы? Алар сөенәчәк кенә! — Синекеләр димим, мирекеләр ни дияр? — Ә-ә, сипекелә-әр! — дип сузды Галикәй. — Алац синең ни хәлдә яшәп ятканыңны белә дисеңме?! Синең интегүләрне аңлыймы? Әнкәләреннән Каф тау артына качкан балаларны оныт син. Юк синең ба- лаларың! — Ник булмасын, бар. Галикәйнең ачуы чын-чынлап кабарды, бер балык та каптыра алмавын оныгын, буш брезент капчыгын кулына алып селки-селки, урам уртасыннан кайтып та китте. Бара-бара да, очраган бер кешегә: «Юк дим мин ана, балалары юк аның!» дип кабатлый. Очраганнар аны сәерсенеп күз белән озатып калалар. Бибинур карчыкка ныклап сүз салырга Галикәйнең әллә кайчан нияте өлгергән иде инде. Бер караганда тормышында моң юк та кебек: үз өендә, улы килене белән яшәп ята. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, АЯЗ ГЫИЛӘЖЕВ ф ЖОМГА КӨН. КИЧ БЕЛӘН... ни җитмәгән инде карт кешегә? Тик.көннәре узган саен ул күңеленә нидер җитеп бетмәвен тагын да ачыграк тоя бара. «Хатын!» дип иртән йокыдан торгач бер эндәшәсе килә аның. Өстәл янына утыргач, хуҗа икәнен сиздереп бер җикеренәсе килә. Төшлектә «ашың тозсыз яки кыркурак булган, чергән кул!» дип яратып кына талашып аласы килә! Ашның тозсызын да, кыркуын да пешергәли килене, җыр укытучысы булгач, аш-суга осталыгы чамалы, тик Галикәй дәшми, ни китерсәләр шуны йөз чытмыйча ашый, чөнки киленнең «талканы коры... һай, парлы яшәүләргә ни җитә, кичләрен мунча чабынып, чиста күлмәк-ыштан киеп кайтыр идең дә, караватта җәйрәп яткан тәмле исле карчыгыңа: «Кая, мине дә сыйдырасыңмы?» дип елмаеп бер әйтеп куяр идең! Ә болай, кулыңда көч, тәнеңдә дәрт барында улың белән киленеңнең пышылдашканын тыңлап ят инде!.. Бибинурны да үлеп кызгана иде Галикәй, аның тормышын җиңеләйтәсе дә килә. Нияте нык иде Галикәйнең, бер атуда ике куянны алырга, тик һич тә җае чыкмый, Бибинурга үтемле итеп сүз кушарга базмый йөри иде. Бүген дә менә, тыңлап та бетермәде, җил-жил килеп Түбән очка төшеп китте. Галикәйнең сүзе аңа ошамады түгел, бик ошады. Күңеле әллә нишләп, кузгалып, җилкенеп алды аның. Галикәй шикелле ирләр көн саен тыкрык башына чыгып сине кәләшлеккә сорап тормый, бик абруйлы кешесе авылның, чип-чнста, әйбәт карт, елдан-ел авырлаша барган тормышның бик күп чуалчык мазалары, мәшәкатьләре аның янында онытылыр, яшәү күзгә күренеп җиңеләер иде. Ватык сәгать тә келт- келт итеп йөреп китәр иде. тавык җименә комбикормны ул төшеп алыр иде. бәрәңге бакчасының да яртысын буш калдырмаслар иде. Бигрәк тә каз асрыйсы килә иде Бибинурның! Каз бәлешен дә ярата, авыз суларын китерерлек итеп каклый да белә, электән каз асрап килгәнгә, түшәкястыклары бары тик күпереп торпан каз мамыгыннан гына иде... Иде дибез, чөнки көннәрдән бер көнне җылы түшәксез дә. күпереп торган мендәрсез дә калды Бибинур, балалар кайткан җәй иде. . Шуннан ары ике ел асрап карады, бер елында ана каз буп-буш күкәйләр өстендә утырган булып чыкты. Икенче көздә, яман чир чыгып. җиде бәбкәсе бер көндә тәгәрәп үлде. Мантымады карчык казлардан, аннан азык җиткерү авырлашты һәм казлар үзләреннән-үзлә- ре юкка чыктылар. Авылда мул сулы буа буылгач ул тагын бер кат талпынып карады, председатель Җиһангирны урамда очратып аңа болай диде: — Җиһангир председатель, пенсәдәге карчыкларга каз асрарга ярдәм итегез! Курмысын юнәтеп өйгә китереп торсагыз, байтак картлар каз асрар иде. Казның бәясе бит. ай-һай, үрдәктән чак кына зурларын базарда егермешәрдән саталар. Безнең халык казның кадерен белә. Бер каз — төгәл бер айлык пенсә акчасы. Унны базарга алып чыктың исә. уч тутырып акча аласы! Безгә дә файда, илгә дә. Унны сатсаң. ике йөзне каерып аласың. Безнең төшкә дә кермәгән акча. Мәгәр казның җәфасы җитәрлек, әгәр азык тапсагыз, мәшәкатеннән курыкмас идек. Җиһангир Сәфәргалин беренче һәм соңгы тапкыр аның аркасыннан какты: — Уйлашырбыз, әби! һичшиксез, уйлап карарбыз! — диде. Ул Түбән очка төшеп җиткәнче Галикәй турында хөрмәт "белән уйлады. Әйе, Галикәйнең күңеле якты, дип канәгатьләнеп уйлады ул. Аксыргактагы бик күп тол карчыклар арасыннан Бибинурны юкка сайламаган ич! Аның яхшылыгына, зирәклегенә ышанган. Ә карчыкларның берсе дә Галикәйдән баш тартмас иде, ирләре әллә кайчан сугыш кырларында үлеп калып, ир җылысына зарыгып ятучы карчык-корчык- әллә күпме әнә Аксыргакта! Көне-төне кыр эшенә чапканда, беләкләр* гә кан сауганчы утау утаганда, билләр кәкрәеп катканчы ашлык сук* канда, салкын җилдә бөкшәеп ям чапканда аны-моны уйларга вакытлары калмый иде аларның. Язгы таңнарда сызланып, ыңгырашып бер уянырлар иде дә тормыш чоңгыллары аларны ел дәвамына йотар иде. Хәзер, картлыкта, кулдан эш киткәч, тол карчыкларга да уй төште: бәрәкәт, гомер узып бара түгелме соң? Картың белән чөкер-чөкер сөйләшеп, баллы куе чәй эчеп, арка кашышып яши торган соңгы чуак көннәр килеп җитте ләбаса! һәм ир тәмен дә тоеп өлгермәгән, ирләренә хатын-кыз назының тулылыгын ачып бетерә алмаган, үзләре дә чып-чын хатын булып җитә алмаган әбиләрнең берише бизәнеп, колак алкалары тагып, беләзекләр киеп хушбуй исе таратып йөри башладылар. Тол картларга көн бетте, җебегәнрәк карчыкларның картларын кычкыртып алып та киттеләр. Барысы да булды Аксыргакта, барысы да. Бик күп карчыкларның йөрәген җилкеткән Галикәй ул, бик күп әбиләрнең йокысын качырган егет-карт! «Менә син агай, тапкан бер сүз, тота да «балалар» дип өзә дә куя!» Балалары аны ташлап таралышканга һәм Аксыргакка бер дә кант- маганнарына төгәл сигез ел узганын Галикәй санамаса да белә. Шуңа күрә ул Бибинурның баш тартуын аңламады... Хәтта рәнҗеде, эчтән генә гарьләнеп сүгенеп тә алды. «Әллә бик... мине кешегә чутламыймы... Әллә бик, бер сызгырсам... бише йөгереп килеп җитәр!» Сигез ел элек Бибинурның балалары да кеше төсле, авылдашлары төсле сабан туена җыелдылар да бер дә көтмәгәндә эзләре суынды. Әниләрен чакырып хат язганнары да, кайтканнары да юк. Бибинур бүген алар турында гадәтенчә озаклап уйлый алмады, балаларын яман як белән телгә алган Әсмәбикәгә дә, Галикәйгә дә ачуланмады, һаман элеккечә гаепне үзеннән эзләде. КаЙ арада Түбән очка төшеп тә җитте әле ул! Нигә почта янына килде? Килде дә басты. Болдыр ягы күләгә, рәхәт салкынча. Ишек янына ук китереп ялтыравыклы матай куйганнар. Шуның исе икән әле, фу, ят ис. Почта тәрәзәләре бары да ачык. Ишек тә ачык. Ишектән башларына әфлисун төсле тимер кәпәчләр кигән егет белән кыз чыктылар да Бибинур карчыкны таптардай булып .яныннан үттеләр, һәйкәл янында аз гына басып тордылар, аннан яшь каеннар арДсына кереп беркемнән дә чи- тенсенмичә үбешә башладылар. Бибинур тезләрен кочаклап болдыр тактасына килеп утырды. Көн матур. Чебеннәр оча, почта йорты почмагында, бүрәнә тишеге эзләп куе шәмәхә төстә быжан выжылдый. Бибинур карчык тагын буа шаулаганын ишетте. Күңелне моң белән тутырып, йөрәкне җирсетеп, үзе белән әллә кайларга чакырып шаулый иде Ташлыяр елгасы. Күз үзеннәи-үзе һәйкәлгә тукталды. Анда язылган ирләрнең күбесе шушы ят егет кебек үк чибәр, зифа булганнар бит. Ул хәзер генә аңлады: буа. почта һәм мәгърур һәйкәл сагыныр өчен гаҗәеп бер урын икән ич. Каян барын да белеп яшәде икән Җиһангир •Сәфәргалин? Телеграмм баганасына, хатларга багышлап күпме җырлар җырлаган татар халкы! Телеграмм баганасын саныйсым калган икән. Күз керфекләрем талганчы, карыйсым калган икән. Талып кына калмады инде Бибинурның керфекләре, коелып бетте диярлек. АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН,, һәйкәлдә беренче булып аның Габдуллаҗанының исеме. «Буем бәләкәй булса да фамилиям иң алда йөри минем, сугышына да нң әү- вәл барып керермен», дип шаярткан иде киткән чагында. Киткән чагында шаярта алды, әгәр кайткан булса ниләр сөйләмәс иде икән Габдуллаҗан!.. Тик ире турында да башка вакытлардагы кебек озын-озак итеп уйлый алмады Бибинур. Ул бүген озак итеп бары бер кеше турында гына — Җиһангир турында гына уйлый ала иде. Әсмәбикә, Галикәй белән сөйләшүләр, очрашулар, буа, почта, һәйкәл турында уйлар бөтенесе дә тыштан гына- иде бүген, аның күңелен туктаусыз авыр уй кимереп торды: Җиһангир, Җиһангир, Җиһангир... «Без — корыган ботаклар монда калганда яшьләр нигә китеп бара- икән?» дип уйлады Бибинур һәм җавап эзләп тирә-ягына карады. Быжан һаман выжлый, буа һаман шаулый, Аксыргакның чиста күгенә сокланып каз канаты кебек ак болытлар акрын гына тирбәлеп йөзәләр. Егет белән кыз кычкырып-кычкырып көләләр, авызлары авызда, бармы аларга Бибинур карчык монда, юкмы, барыбер... Яши шул- әле Бибинур, яши, әнә Җиһангир гына китеп барды. «Тыныч чакта яшьләрне нигә ала бу әҗәл?!» Буа тавышын ул дөньядан Җиһангир киткәч кенә ишетте! Оя табалмыйча бүрәнә почмакларына бәргәләнгән быжанны ул Җиһангир өчен генә кызганды бүген. Күкне кыеп-кыеп, кисәкләргә бүлеп, җир кешеләренә бүләк итәргә ашкынган кара карлыгачларны ул бары тик Җиһангир булмаганга гына күрде... Кинәт почта тәрәзәсеннән ул Галикәйнең исемен ишетте. Почта кызы, нәзек билле, тиктомалга да иренен турсайтып, сузыбрак сөйләшә торган Миңнегөл тәрәзә төбенә көзге куйган да, үзе шуңа карый, үзе телефон аша районга телеграммалар тапшыра. Әллә агачлыктагы егет белән кызны күзләве генәме?! ч «Губаха... Әткәгез Галикәй бик авыр хәлдә ята, кайтып җитегез». Ишетсә дә исе китмәде Бибинурның. Аксыргакның гадәтен белә, тагын онытылып уй йомгагын төйни башлады. Аның яшендә уй йомгагын сүтә башларга бик вакыт иде дә, дөньялыктагы эшләрне йомгаклап куярга кирәк иде дә, барып чыкмады, уйлары бер-бер артлы күңелендә төйнәлә тордылар. Миңнегөлнең сузынкы тавышы тагын бакча ягына яңгырады: «Сахалин... Абыегыз Мидхәт бик авыр хәлдә ята, тизлек белән кайтып җитегез!» Ашыгырга кушкан хәвефле телеграммаларны ваемсыз егет белән- кыз да ишетте, ахрысы, алар, үбешүдән туктап, тимер кәпәчләрен кулларына тоттылар, тыңлый башладылар. Ә Миңнегөл һаман да һич исе китмәгән тавыш белән, диктант яздыргандагы төсле итеп, телеграммаларны районга бирә торды. «Яз, дим, яз! Тагын унҗиде телеграмма! Унҗиде генә. Иртәгә күбрәк булыр. Яз. Норильск. Солнечная урамы, Бикбулатовларга. Бабагыз бик авыр хәлдә, ашыгыч кайтып җитегез». Егет белән кыз агач арасыннан тиз-тиз генә чыктылар да Миңнегвл алдында яткан телеграммаларга ябырылдылар. Исе дә китмәде Мин- негөлнен, укуы уку! «Күктүбә. Таҗикстан. Сәгыйтовларга. Әниегез хәл эчендә ята. Кайтыгыз... Авыру фактын врач Мифтиев раслый. Мифтиев имзасын Миңнегөл Галиева дөресли». Донбасс, Кузбасс. Чиләбе... Чирләр, үлемнәр, телеграммалар... Егет белән кыз тәрәзәдән дә, әбидән дә, бер-береннән дә ерагаялар. Ниһаять, кыз телгә килде: — Әби, чумамы әллә сездә? Эпидемияме? Халык шулай кырыламы? Миңнегөл, болардан үч алган төсле, тагын да ваемсыз, тагын да кансыз суык тавыш белән хәвефле сүзләрне укый. Бибинур карчык яшьләрнең шардай ачылган күзләренә карап чыдый алмыйча көлә башлады. — Юк, юк... Чума түгел, сабан туе безнең авылда! — Сабан туе? — Яшьләрнең күзе тәмам акайды. — Әйе. Авылдашларның сабан туена кайтасы килә. Бик ераклардан кайталар. — Ел да кайталармы? — Кайтмыйча! Аксыргаклылар кайда яшәсәләр дә, кияүгә авылдашларга гына чыгалар, кәләш итеп тә авылдашларны гына сайлый — Сабан туена кайткач белешәләр, танышалар, вәгъдә бирешәләр. Өйләнеп, кияүгә чыгып та куялар. Ә сабан туе узасы көнне ел саен алыштырып торалар. Кайчан буласын көне килеп’ җитмичә беркем дә белә алмый. Быел да, бер атна калгач, өченче көн генә игълан иттеләр. Районнан хәбәр килә. Ә авылдашлар бик еракларга таралган. Безне шул бер сабан туе берләштереп тора да инде. Шунда туган-тумача, агай-эне очраша ала. Шунда кавыша. Билгеләмиләр бит шуның көнен ныгытып, июньнең икенче якшәмбесе, һич булмаса Татарстан бәйрәмендә дип ныгытып куйсалар кана да бит. Ә болай, күрәсезме, тыгызга килә. Ата-анаң үлем ягасында' димәсәң Губахадан сине кем җибәрә? Губаха әнә кайда да, Сахалины кайда?! Ай-яй ерак, әле шөкер, самолет оча. Врач бирә инде, язуын да бирә, чирлиләр дип пичәт тә суга. Сукмый кара! Аксыргакта көнең бетә дигән сүз. Шуны һич тә җайга сала алмыйлар... — Хи-хи, — диде ул көлемсерәп. — Нәрсә хи-хи? — Тиле кызылга кызыгыр, ди. Тапкан яулыгын. Хи-хи. — Тапканы үземә! Зөһрәбану моның белән генә туктамады — Телеграмма сугарга төшкәнсеңдер әле! —дип үчекләште. — Төшсәм ни, —диде Бибинур юаш кына. — Әтә-тә, — дип куанды Зөһрәбану. — Әллә берәрсе кайтыр дип беләсеңме? Куеныңда җылан асрадың да хәзер кайтырлар дип өметләнәсеңме? Сабан туена чакырасыңмы?! Кайтмыйлар, бел! Шул ук сүзләрне әйтә Зөһрәбану, Әсмәбнкә белән Галикәй сүзләрен кабатлый, тик теле нинди зәһәр аның, нинди усал, күгелҗем кай- маланган күзләреннән салкын ут бөркелә. — Өметләнермен дә, чакырырмын да. — Үләм, һай, адәм көлкесе. — Көл, көл, әйдә. __ Мин көләм, син генә жылыйсың. Гомерең буе җыладың! Башка кешеләр янында үзен яклый ала Бибинур, телгә-тешкә үткен булмаса да, алай ук җебеп акканнардан да түгел, шушы Зөһрәбану белән очрашканда гына әллә нишләп югалып кала, теле көрмәкләнә, зиһене томалана, әйтер сүзләре онытыла. Сүз урынына мәгънәсез авазлар теземе генә сузылып чыга башлый. Ике игезәк, бәләкәй генә ике ҖОМГА КӨН, кич БЕЛӘН., лар. — Ничек бер-берсен табышалар соң алар? Бибинур күтәрелеп карагач яшьләрнең байтактан үз янында түгеллеген абайлады, алар тагын тәрәзәгә ябырылганнар. — Казанны кайчан бирәсез? Сәгать үтте бит инде! — Булыр, — диде Миңнегөл ышаныч белән. — Үбешә торыгыз. Минут узмас, сәгать тулмас, башкаланы бирербез! ЯшЬләр кочаклашып агач арасына кереп югалырга да өлгермәде, Бибинур янына игезәк сыңары Зөһрәбану килеп басты. карчык, чукышырга торган әтәчләр күк берсе каршысына икенчесе басып кыдрачланалар. Ашыгыч телеграммаларын онытып торып, аларны Миңнегөл күзәтә. Агач арасыннан ике тимер кәпәч тырпаеп бу якка карый. Ә буа шаулый, һаман шаулый. Анык шавын Бибинур гына ишетә кебек. Игезәк балаларның рәсемнәрен газеталарда бастырып чыгаралар, куаналар. Карт игезәкләр турында гына берәү дә язмый. Картлыкта кешенең характеры төсенә чыга, чырае үз мәгънәсен ала шул. Менә Бибинур белән Зөһрәбануны бер ата, бер ана балалары дип кем әйтер?! Бик җентекләп караганда гына аларда охшашлык төсмерен табарга мөмкин. Ә болай бөтенләй ят кешеләр сыман карашып торалар, ят кешеләр сыман әрепләшәләр. Ниһаять, Казанны бирделәр, әфлисун башлар чабып почтага кереп китте, Миңнегөл телеграммаларын тапшырып бетерде, ике карчык — ике игезәк икесе дә ике якка карап болдырда утырып калдылар. 5 Бүген дүшәмбе генәме? Сабан туена кадәр әле күпме сулар агасы бар да, ничаклы уйлар уйлыйсы бар. Әле Аксыргак авылына өстән генә карап торган зәңгәр тауларда сабан туе табыннары түрендә бәлеш, өчпочмак, тутырмалар булып утырасы симезсимез бүлтерек бәрәннәр чабып йөри. Сабан туе мунчаларын җылытасы сөяксөяк каен утыннары иренеп кенә кояшта кибеп ята. Ә буа шаулый!.. «Төнлә килеп тынлап торасы иде аның шавын,— дип уйлады Бибинур. — Төнлә аермачык ишетеләдер!» Ул Зөһрәбанудан читкәрәк китер өчен бая яшьләр үбешеп торган чаукалыкка керде. Арырак ике-өч бәләкәй кыз, бер каен төбен өй иткәннәр дә, чүпрәк курчакларын таратып ташлаганнар. Нигә ияләнде әле бу бала-чага почта тирәсенә, дип уйлады Бибинур һәм соравына җавабын бик тиз тапты — әбиләре монда, шуңа уралалар, һәйкәл янындагы артлы эскәмиядә татарча яулык ябынган өч-дүрт әби утыра икән. Элегрәк бездә, татарларда, сынга табыну гадәте юк иде, хәзер бар. Ватан сугышыннан соң ул дөньяви гадәт безгә дә керде. Зиратларны ныграк карый башладылар, юл тирәләренә агач утырталар, чокыр-чакырларны күмәргә тырышалар, авыл каберлекләрендә дә мәрмәр һәйкәлләр күренә, йолдызлар ай белән аралашып тып-тын гына утыралар, һәйбәт гадәтләр! Бүген дүшәмбе. Сабан туена әле атна бар. Рәчәйнең бөтен почмакларына авылның иң сөенечле бәйрәменә чакыру телеграммалары киткән. кемнәрдер юлда, Бибинур гына беркемне дә көтми, ул бәйрәм белән, кайтканнар шатлыгы белән, авыл сөенече белән яшәячәк. Шуңа күрәдерме бәйрәмдә дә ул бүгенгесеннән бигрәк үткәннәр турында күбрәк уйлый. Дөресен генә әйткәндә, узган гомерендә дә бәйрәмнәрне аз күрде Бибинур, бик аз, тик бер чакта да зарланмады, шөкерана кылырлык сәбәпләр тапты, көр күңел белән яшәде. Бер гаиләдә ничә кыз! Ата белән ана тилмереп малай көткәндә семьяга тагын кызлар — игезәкләр өстәлде. Бурасында җиде тычкан кимерерлек тә азыгы булмаган йортта тезелешеп җиде кыз үсә. Бу турыда төпчек-игезәкләр уйлый белмәгән әле. Бала чакның бәхете— гамьсезлек. Зөһрәбану белән алар бик тату яшәделәр, бергә уйнадылар, бергә, башны-башка куеп чоланда сандык өстендә йокладылар. Тора-бара апалары кияүгә чыга башлады, җизниләр килде, бүләкләр килде, кодалар булды. Кодалар арасында хәлле генә кеше- ләр дә бар иде. Нөркәйнең тегермәнче Хатип улына Сабира китте. Урта авылның күкәйче Нурмый төпчегенә Маһирә чыкты. Хатип та, Нурмый да асылда төп Аксыргак кешеләре иде. Өченче кыз Маһитап урак өстендә бума чире белән авырды да бәрәңге алган мәлдә дөнья куйды. Уртанчылар Кафия белән Рәхиләне зимагурлар Ситдыйк белән Камил кунакка кайткан җирдән читкә алып китте. Кафия да озакла- ♦ мый бәбәй тапканда вафат булды. - Кызлары матур иде Гыйлфанның. Аерата төпчек кызлары — иге- g зәкләр сылу булып үсте. Берсенә-берсе ике тамчы су кебек ошамаса- 5 лар'да, уртак яклары да бар иде Бибинур белән Зөһрәбануның. Би- “ бинур әтисе төсле зәпзәңгәр күзле булса, Зөһрәбану чәчрәп торган - кара^күзле булу өстенә, чаярак та, кыюрак та иде. «Ай-Һай, Гыйлфан абзый, күз тимәсен, бу кызың пешкән алма булып килә, унҗидесе дә g тулмас моның, я урлап китәрләр, я ябышып чыгар!» дияләр иде күр- * шеләре. Кызларының үз вакытында китә баруын күреп сөенеп, дага * кебек кенә калдырган сөннәтле сакалын сыпырып, Гыйлфан күршеләр о куанычына бик теләп кушыла иде: * — Шулай анысы, кем, һәр баланың бәхете үзе белән. Ходай бәхет- ♦ тәүфыйктан аермасын! Биргәне булыр, кем, биргәне. и Үзләре белән булдымы бәхетләре, әллә төпчекләрнең бәхетен апа- лары алып киттеме, унҗидене дә тутырды Бибинур белән Зөһрәбану, * унсигезне дә, егермегә дә җиттеләр. Тик кызлы йорт капкасына берәү ч дә ат бәйләмәде, яучылар да Гыйлфан йортын читләтеп уздылар. Авыл өчен бик сәер, хәтәр хәл иде бу. Атаана хафалана ук башлады, сабан - ның ни гаебе бар?|. Сабыйлар хакына чыктым мин аңа! ...һай, гомерләр, һай. гомерләр! Күк гөмбәзен иңләп аккан ак болытлар кебек эределәр дә беттеләр. Бәләкәй генә буйлы Аксыргак татары, ак керфекле юаш Мирзаһит Днепрны кичкәндә Герой исемен алды да, Чехословакия тауларында җан биреп, мәңгегә шунда ятып кал ф ды. Әйбәт егет иде, акыллы, берәү булса үчегеп, кинә саклап Биби- , нурның тормышына гел аркылы төшеп торыр иде, үчекмәде, кинә сакламады, Нәҗипне күкрәгенә кыскан Бибинурга «әйбәт яшә!» дип әйтеп калган иде, шуннан ары да гел яхшы мөнәсәбәттә булды, хәлен белешеп, ярдәмләшеп торды. Габдуллаҗан абыйсы белән дә дуслаша алды Мирзаһит! Яраткандыр инде яратуын! Яратмаслык кыз идеме соң Бибинур?! Бибинур бакчада иртәнге эшләрен тиз-тиз бетерде дә, Хәнифә апасыннан рөхсәт сорап, әниләренә кайтып китте. Нишләсеннәр, әткә-әнкәсе бер утырып еладылар да, сыкрана-сык- рана, хәер-фатихаларын бирделәр. — Үзең теләп алган йөк, кәҗәләнеп таудан артка тәгәри башласа, матри, елап безгә кайтасы булма, — диде Гыйлфан абзый. — Күрәсең булса, күркә талап үтерер, — дип сыкрады әнкәсе. Зөһрәбану гына моны һичничек кабул итәргә теләмәде. Әткә-әнкәсе белән сөйләшкәннән соң канатланып кына чыгып барганда, чоланнан үрелеп ул Бибинурның беләген чеметеп тотты. — Әләй,— диде сискәнеп Бибинур. — Авыртамы? — дип сорады Зөһрәбану. — Ничек авыртмасын, шулай кансыз чеметкәч. — Ә син бәгырьне чеметәсең. Җанны тырныйсың! — Нишләгән әле мин? — диде Бибинур, авырткан тулы беләген уып. — Җылан! Оятсыз! Җирбит! Себерке! — Зөһрәбану дөньядагы бар әшәке сүзне калдырмыйча тезде. — Нишләгән дип тора бит әле, карга. Шул җүләр картка, алдына куйганны да түкмичә ашый алмаган җебегәнгә чыкмасаң кияү бетәр идеме сиңа? Нәсел исемен чертеп йөрисең! Кияү чыкмас, коры калырмын дип белдеңме? Гыйшкың төшеп хатынын да син үтерткәнсеңдер әле. Мирзаһитың алмадымы, алмады! Авыз иттергән син аңа, түзмәгән. Шуңа алмады. Алдангач кем булса да ярар дидеңме? Өйдәгеләр Зөһрәбануның тәмсез сүзләрен аермачык ишетеп торсалар да өялдына чыкмадылар, игезәкләр талашына катнашмадылар, алар Зөһрәбануны беләләр иде. Бибинур да беләм дип йөри иде, хәзер генә туганының кемлеген аермачык күрде. Зөһрәбануның ияге очлаеп алга чыкты, куллары тавык ботарлаган тилгән тырнаклары төсле тыр пайдылар, кара күзләреннән карасу булып зәһәр акты, төкерекләре биткә килеп-килеп тиде, бөтен йомры гәүдәсе калтыранды, күкрәкләре туктаусыз тирбәнделәр. «Бума чире башланмасын тагын», дип бик курыкты Бибинур... Апа сының үлеме аның күз алдыннан китмәгән иде әле. «Тагын шул афәт кабатланса, мине генә миноват итәрләр!» __ Зөһрәбану туганым, — дип өзгәләнде Бибинур. — Балалар хакына эшләдем мин моны. — Бала карарга карчык-корчык табар иде әле. — Сабыйларга ана кирәк бит, ана! — Синме аларга ана? __ Чыккач әни була белермен анысы. __ Кем икәнеңне алда күрербез! Борчак-борчак яшьләреңне коеп кайтыр көннәрең алда! Илаһым, рәнҗешем төшсен иде, бу дөньяда ук АЯЗ ГЫПЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН.. жәзасын татысаң иде. Хасиятсез икәнсең! — дип карганды Зөһрәбану. — Үзе абынган еламас, Зөһрәбану. Кайтмам. Бакчага кире кайтып, җиңен сыдырып карагач Бибинур куркып китте: беләге бала учы хәтле булып күгәрә башлаган иде. Әгәр Габдуллаҗан күреп калса? Аның Мирзаһит белән очрашуын ишеттерсәләр? Яман уйласа, оятын яшерер өчен генә кияүгә чыккан дип белсә?! Үз башына төшкәннәрне ансат кына бүтәннәргә сылап үтә торган гадәте юк иде Бибинурның, чирләсә дә, кәефе Китсә дә ул үз күңеленә үзе бикләнеп, барын да үзе үткәреп җибәрер иде. Монысын да әйтмәде, Хәнифә апасының «өйдә ни әйттеләр?» дигән соравына көлеп жа- вап бирде: «Ризалаштылар!» Телдә «ризалаштылар», ә Бибинурга бер-бер җайсызлык килә калса ни диярләр?!. Ир, ир өстенә өч бала... Сәер генә озатып калган ата белән ана. Зөһрәбану әйткән сүзләрне, кара гайбәтне, пычрак яланы ишетмәделәрме әллә алар? Барын да ишетеп тордылар. Габдуллаҗан тәмәкесен ташлады, аракыны да авызына алмады. Кибеткә эзе суынды, өйгә дә аракы кермәде. Күрше-тирә хатыннарын җыеп өйне бик шәпләп юып чыгардылар. Түшәмне Бибинур үзе кырды. Өйгә ямь керде, тәрәзәләр яктырып, ачыкланып китте. Габдуллаҗан белән һаман аерым йокладылар алар. Бибинур башта көлемсерәп кенә йөргән иде, хәзер шигәя үк башлады: берәр ягын ошатмыймы ире аның? Шимбә көнне, мунча чабынып кайтканнан соң, самаварны екканчы чәй эчкәч, сөякләре эреп камыр булган балаларны тезеп йоклаткач Бибинур урынны гадәттәгедән киңрәк җәйде. Габдуллаҗан чиста күлмәк-ыштан киеп сәке йөзлегендә сабыр гына утырып торды. Утны сүндергәч Бибинур ятырга ашыкмады. — Габдуллаҗан абый, — диде ул. һаман «абый» дип дәшә иде әле. — Ни әйтәсең, акыллым? — Миннән шикләнәсеңме әллә? — Юк, шикләнмим. — Алайса, ник яныма ятмыйсың? Бибинур урынга менеп ятты, Габдуллаҗанның үлеп тәмәке тартасы килде, байтак таптанып торганнан соң гына хатыны янынарак килеп утырды. — Гайшәмнән зарланмыйм, үзенчә ул да әйбәт хатын иде. Минем өчен җанын кыйдылар бичараның, бер гаепсезгә салкын гүргә тыктылар. Гомерем белән мин аңа бурычлы, моны онытсам, иманым аркылы килсен! Мәгәр синең белән өебезгә нур керде, Бибинур. Монысы да хак. Төнлә уянам да, уйлап ятам, ни өчен, каян килде бу бәхет миңа дим? Син пешергән тәмле ашлар, ризыклар — һәммәсе бик якын. Мәгәр мин бу бәхетнең озакка булуына ышанып бетмим. Ишетеп йөрим, гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану гел яный... Китәрсең дә барырсың күк, Бибинур! Шулай икән, кыз килеш кит! Синең кызлык өлешеңә кул ягарга кыенсынам. Өйдә беразга тып-тын булып алды, Габдуллаҗан Бибинурның, Бибинур Габдуллаҗанның тын алганына кадәр ишетеп торды. Бибинур юри эндәшми, ул караңгыда нур чәчеп елмаеп ята иде. Менә ул тезләрен кочып торып утырды. Габдуллаҗанның каен себеркесе исе килеп торган ябык, нык муенын кочып алды һәм тыелып кына көлә-көлә аны урынга аударды. — Чү, ипләп... Балаларны уятасың, — диде каушап Габдуллаҗан. Алар кысып кочаклашкан килеш онытылдылар... Юк, гайбәтләргә урын калмасын. Бибинур саф кыз иде. Бөтен тәне, күкеле, уйлары саф иде аның. Габдуллахан тәҗрибәле кеше буларак—солдатта Украинада йөргән кеше, аз булса да яшь киленчәкләрнең каймагын ашаганы бар иде инде аның — моны башта ук сизгән иде, хәзер шуны ачык ук белгәч, Бибинурга хөрмәте дә, бурычы да чамасыз артты. Гөнаһсыз уй, гөнаһсыз тән алып кергән- иде аның ♦ Бибинуры йортка!.. «Площадка»ны язга тиклем яптылар. Бибинур күбрәк йорт арасында уралды, колхоз эшенә чыгарга да өлгерде, балаларның өс-башын карады. Итек басучы керәшеннәр кертеп барысына да өр-яңадан итек бастырып алдылар. Кырынмыйча, чиста күлмәк кимичә Габдуллаҗан хәзер урамга да чыкмый, тазарып, тугаеп китте. Балаларның өс-башы бөтен, тамаклары тук — һәммәсе түгәрәк, тик Бибинурга «әнкәй» дип өзелеп әйтмиләр иде әле. Габдуллаҗан «ашыкма, Бибинур, әйтерләр, исең китмәсен!» — дип хатынын гел юатып килде. Моньщ сәбәбен ул үзе дә аңлата алмыр иде. Бибинур сабыйларны үбеп кенә уята, көлеп кенә ашата, «улым, кызым» дип өзелеп кенә тора, тик алар өчесе тиң, бүреккә тутырган бүре балалары төслерәк, сөмсерләре коелып, аңа каш астыннан гына карап торалар иде. Моның сәбәбе дә бик тиз фаш булды. . Зөһрәбану да җиткән кыз булгач, Бибинур йорттан әллә ни әйбер алып чыкмады, күлмәк-күнчеген, сөлге-тастымал ише вак-төякне генә алды, үзенә әзерләгән бар нәрсәне туганына калдырды. Ләкин тормыш ни кирәген үзе сиздерде. Бер көнне ул төп йортка кайтты. Каз өмәләре шаулап узган тук һәм күңелле чак иде. Бер-ике мендәрлек каз мамыгы сорау иде аның исәбе. Зөһрәбану өйдә очрамаса ярар иде дип теләп •барса да, алар туганы белән өялдында бәрелешә яздылар. — Сиңа? Мендәр? — дип кабатлады ул зәһәр көлемсерәп. — Тиешен алып бардың бит инде. — Үзебезгә ярый да, балаларга кирәк. Кыз үсеп китте, малайлар белән бер мендәрдә йоклый. Килешми дигән идем. — Балаларга? — дип дәвам итте Зөһрәбану.— Кияүгә киткәненә кайчан гына, балаларга да өлгердеңмени инде? Камырын Мирзаһит кабартып җибәргән идеме әллә? Синең каткан камайларыңа бездә мендәр юк. — Җитәр сиңа, — диде тәкате корып әнкәсе. — Татулыкка ни җитә? — Син сора аннан, әнкәй. Балалары аңа кем дип дәшә икән? Әнкәй диләрме, әллә әйтмиләрме?! Бала күңеле сизгер ул, алар бу үләтнең Габдуллаҗан абыйның хатынын үтертеп нргә йортка кергәнен белмиләр дисеңме? Илдә булмаганны кыланды... Менә кайда икән суның болгана торган башы! Әйтәм җирле Хәтимә бер көн пычрана-пычрана «Зөһрәбану апам бирде» дип кәнфит суырып утыра иде. Нәҗибе дә «Зөһрәбану апабыз әйбәт!» дип лыкылдаган булды бит. Боларны күңеленнән кичерде дә, Бибңнур: — Минем сиңа ни начарлыгым тиде? —дип өзгәләнде. Зөһрәбануның ачуы бетмәгән иде әле, ул: — Илдә булмаганны күрсәтеп бөтен нәсел-нәсәбебезне ямьсезләдең, яманатын чыгарды! Хәзер безнең йортка кем килсен дә, кем безнең капканы каксын?! Имансыз йорттан бөтенесе дә йөз чөерде! —дип елый-елый, каргыйкаргый Бибинурны сүкте. Хәтимәне быел мәктәпкә бирмәскәрәк торганнар иде, бер көнне икәүләшеп утырып киңәшкәннән соң кызны беренче класска илтергә булдылар. Атна уздымы икән, Хәтимә мәктәп көтепханәсеннән «Үги кыз» исемле китап алып кайтты һәм сүзсез генә Бибинурга китереп тоттырды. АЯЗ ГЫИЛӘҖЕВ ф ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН... — Укы!.. Үги ананы бер чакта да яратмаганнар икән шул. Үги ана турында күпме әкиятләр тумаган! Үги ана — ялмавыз. Үги ана — аждаһа. Нн өчендер үги аналарга гел үги кызлар гына туры килә. Малай тапкан аналар таза, көчле булып, кыз әнкәләре дөньяны иртә куя микәнни сон?! Бибинурның үзенә өч үги. Тик аның әкиятләрдәге ялмавыз үги әнн буласы килми, үги әни дигәнне ишетергә дә теләми. Үги ана турындагы әкиятне ул елый-елый, аны язган абыйларны каргый-каргый укыды. Бала котырта торган әкиятләрне нигә китапка басып чыгаралар икән дип уйлады. — Син — ата, балаларга ныгытып аңлат, һаман чит итсәләр мина бик кыен! Әле алда гомер күп, хәзердән бөкмәсәң, үскән саен кыенрак булыр. Тудырган да ана, тәрбия иткән дә ана. Шуны яшьтән үк белсеннәр. Якадан бу турыда сүз кузгатмас булырлык итеп үтенде Бибинур, һәм теләгенә дә’ иреште, ире ни чарасын тапкандыр, балаларны ничек үгетләгәндер, Хәтимә бер көнне мәктәптән кайтты да, озак кына ана карап торгач: — Әнкәй, — диде. Авыз эчендә әвәләбрәк әйтте, «әнкәй» дигәне «әнки» булыбрак яңгырады. Ләкин Бибинур барыбер шат иде, ул Хәтимәне күкрәгенә кысып көлеп жибәрде, иярә килгән сандыгыннан ал тасма чыгарып, кызның чәчен икедән үрде, чук ясап куйды. Нәниләр дә апаларыннан күр- мәкче шул көннән аны «әнки» дип йөртә башладылар. Габдуллаҗан гына: — Нинди «әнки» ди ул тагын? Җәмки булып ишетелә. Авыз тутырып «әнкәй» дип әйтегез, — дигән зарын белдерде. Бибинур монысына да бик канәгать иде. Тора-бара балалар яңа әниләрен яраттылар, Габдуллаҗан «уф» дип куйды, бишәүләшеп тату гына яши башладылар, бер генә як һаман китек кала бирде: Бибинурдан бәби юк иде. Зөһрәбану моны да суз итте. — Мин каргадым сине! Туганы юлына аркылы төшкәне өчен кысыр калсын дидем. Ялваруым ходайга барып иреште, гомергә кысыр син, мәңгегә! Түзмәде Бибинур: — Алдыйсың, явыз! Әллә ниләр кыландырсаң да сиңа кияү чыгачак түгел — аждаһа син! Күр дә тор, бәби алып кайтырмын, берне генә түгел, икене... Алып кайтырга өлгермәде Бибинур, аһ өлгермәде, кырык беренче ел килеп житте. Кырык беренче ел! Кырык бернең июне! Егерменче гасырның иң дәһшәтле көннәреннән берсе. Күпме кешеләрнең язмышын айкап ташлап. шаукымы йөз елларга кадәр бара торган куркыныч ел! Габдуллаҗанны да, Хәнифәнең Идрисен дә, Мирзаһитны да берьюлы алдылар. Аксыргак авылы белән Ташлыяр елгасы бер көн эчендә ятим калды. Өч баласын күкрәгенә кысып Бибинур да ятим калды. Хәтимә, шактый ук исәя башлаган кыз, кочагын җәеп ана ташланды: — Әнки! — Я. балам, елама. Ил белән килгән кайгы ил белән китәр дә. Кояш кебек әйләнеп тә кайтырлар әле. Сау булсыннар! Ишегалдында кызыл бозау чабып йөри. Капка төбендә казлар каңгылдаша, ян бакчада чебиләр чемченәләр. Шушы муллыкка, шушы бәхеткә карап сөенешер кешесе юк иде Бибинурның. Күңеле мон белән туп-тулы булса да, карыны буш иде аның. Ул өзелеп кеткән бәби дә Габдуллаҗанның ирлеге белән сугышка китте. Китте дә кайтмады... һай, ул кеннәр, һай, ул гомер’лэр! Почта машинасы тирәсендә ул көнне бик озак маташтылар. Шофер о Илдар почтага кереп-чыгып йөрде, чыркылдатып кызларны чеметкәлә- ; де. Аннары газета-журналларны, хатларны, посылкаларны бушата =- башладылар. «Галим абыйларга ике посылка!» «Хәмәтләргә ничә жнр- ® дән хат!» «Монысында әллә җимеш инде, кызлар, иснәп кенә карагыз « әле!» дигән соклану сүзләре туктаусыз шаулаган буа тавышын басып я бакчада бик озак яңгырап торды. g Бибинур карчык та көтте. Бер кайтырга тиеш бит инде алар! Нәҗип белән Сабир кайтмаса да, Хәтимә белергә тиеш! Әле сабан туена * ничә көн бар, әллә телеграмма сугасы инде? Чирләп ята, үләргә җыен- “ ды дип сугаргамы? Сугарсың, кайтырлар, ошатмаслар... * Почта кызлары гөр-гөр килеп сөйләшә, алар Бибинур карчыкны » күрмәмешкә салышалар, ә үзләре аның ни көткәнен бик яхшы аңлый- Jj лар. я Ә буа шаулый! Шаулый! Җиһангир Сәфәргалинне озаткандагы ке- *• бек үк моңсу шаулый. ■ Буа, почта, ялгыз һәйкәл... X Буа тавышы бер акрыная, бер көчәя. Бәлки Бибинурга гына шулай ишетеләдер ул, чөнки аның зиһене кайчагында томаланып куя, колаклары ишетмәс хәлгә килә. Ул, егылып китмәс өчен, чытырдатып күзләрен йома. Егылмый, турая, күзен ачканда буа тагын да ныграк шаулый башлый. Әллә кайларга чакырып шаулый ул. Хәер, әҗәл юлына төшеп яшәгән карчыкны кая чакырсын ди тагын!.. Каберстанга чакыра торгандыр, шуңа ямансудыр аның тавышы, шуңа моңлыдыр... Тагын күпме утырган булыр иде Бибинур, буа өсләп каз куып килүче Зөһрәбануны абайлады да җилтерәп урыныннан купты һәм кызыл комачын күкрәгенә кысып тиз-тиз авыл урамына элдерде. Сугыш беткән елны әти-әниләре бер-бер артлы дөнья куйдылар дж, төп йортта Зөһрәбану ялгызы гына яшәп калды. Үлем-җитем вакытында үзе эш башлап йөрсә дә, шуннан бирле ул йортка аяк басканы юк Бибинурның. Авылның ике очында икәү тигез картайсалар да алар бер-берсенә йөрешмәделәр. Габдуллаҗанның кара кәгазе килгән көнне Бибинур янына кем генә хәл белешергә, кайгыны уртаклашырга кермәгәндер, Зөһрәбану гына юк иде. «Минем каргышым төште аңа!» дигән Зөһрәбану. Бусын ишеттерделәр. Моннан соң ничек кермәк кирәк тә, ничек очрашмак кирәк? 7 Сишәмбе көн кичәгедән ягымлырак, ямьлерәк булып туды — сабаи туена кергән атнада табигать шулай чуклы-бизәкле була инде ул. Игеннәр күзгә күренеп калка, буынга утыра, баш чыгара. Чөгендер, бәрәңге басуларының кара җире күренми башлый, тоташ яшел хәтфәгә әйләнә. Ул кошлар, ул кошлар, иртәнге шәфәкътән кичкә кадәр өзлексез сайрыйлар Берсе туктаса икенчесе көйләргә тотына. Капкалар җырлап кына ачыла, морҗалардан хуш ис кенә тарала, яшь кызларның адымнары, сулышлары үзгәрә. Аксыргак кызлары диләр шул аларны! Бибинур иртәдән тәрәзә каршысына, яктыгарак утырып, туып кил. гән көнгә башын ия-ия яулык читен бөкте. Араларын теп-тигез итеп, спайлап мережкалап бөкте. Сыпылып чыккан жебен дә әрәм итмәде. Шуның белән бер почмакка әйбәтләп, ике хәреф чикте: «С» белән «Җ»не. Каян башына килгәндер, шулай теләде. Чигешен беркем дә күрерлек итмәде, комачка кызыл төште дә эзсез югалды. Яулыгын чөеп бәйләгәч озак кына тәрәзәгә карап утырды. Аннары Түбән очка төшәргә уйлады. Төп йортка кереп, Зөһрәбану белән бик әйбәтләп сөйләшәсе килде аның. Кунакка чакырыр иде дә... уңайсыз! Бөтен чәшкәсе дә калмады, чәйнек борыны да ага, самавар да юк. «Әткәй төсе» дип самавар белән жиз подносны Хәтимә алып китте. Әткәсе истәлеге итеп тотсын, Аксыргакны онытмасын дип сөенә-сөенә бирде Бибинур. Кадерләп тотсын, «Габдуллажан бабагызның истәлеге» дип балаларына әйтсен. Бибинур ялгыз, ул чәйнек чәен дә бик яратып эчә. Чәйнегенең борыны гына көйсезләнде. Галикәйгә әйтергә кирәк әле анысын, һиндстан чәе генә кайтсын! Тик соңгы елларда чәйгә бик кинәндермиләр, халыкның да авызы бозылды — элек такта чәй кунак сые иде, хәзер салып кара такта чәйне — бала-чагасына хәтле «бу нинди чүп тутырдыгыз, тузаны авызга керә» дип мыркылдый башлый. Шулай да Зөһрәбану белән очрашмыйча ярамый. Иң элек сәбәбен табарга кирәк. Әйе, сабан туй олы сәбәп. Сабан туйда элекке үпкәләүләр бәләкәйләнеп кала, кешеләр туганлаша, дуслаша, үткәннәрне кадерләп хәтергә ала, киләчәкне билгели. Ярый, шуны сәбәп итеп барып та кердең, ди. Аш чүмече белән маңгаеңа кундырып чыгарса ни диярсең? Имчәген чыгарып каргаган Зөһрәбану бит ул. Булмады Зөһрәбануның бәхете! Тормышы гомергә жайлана алмады, майламаган арба тәгәрмәче төсле, тигез юлда да кылдый-былдый барды. Кырык-бернең көзендә байтак эстоннар эвакуация белән күченеп килгән иде. Зөһрәбануларга ирле-хатынлы семья керттеләр. Кырык икедә, шомырт чәчәк аткан гүзәл мәлдә, госпитальдән ялга дип аларның бердәнбер уллары кайтып төште. Нечкә генә, колга кебек ябык, торна сыман озын ботлы, ак мыеклы лейтенант иде. Өйләнмәгән егет. Өйдә кеше юкта Зөһрәбануны кымтырыклый башламасынмы шул, юләр димә инде, тегесе бәләк -белән чак кына яралы кулына кундырмаган егетнең... Зөһрәбануны гаепләмәде Бибинур, тик шулай да нидер әйтәсе килә аңа. өйрәтәсе килә, хак яшәмәде! Теле бер чакта да авызына сыймады. Анысы да бар. Ә хак яшәп Бибинур үзе ни рәхәт күрде соң? Өч бала үстереп шул ук Зөһрәбану сыңары булып байгоштай яшәп ятмыймы? Уйлап карасаң, чынлап торып үлчәсәң, Бибинурның хәле Зөһрәбануныкына караганда күп яман, күп яман! Зөһрәбануның да бәхете булмады! Ир тамыры татымаган хатын-кыз бавырында ачы таш утыра, имеш. Шул таш ач талпан кебек ару күзәнәкләрне суырып зәһәрен канга чыгара, ди. Канга зәһәр чыкса яхшылык кылырга һич ирек бирми, кешенең холкы үзгәрә, гел яманлык эшләргә генә тартылып тора. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл! Дөньяның төрле почмагында кеше ашаучы арсланнар, юлбарыслар очрап тора. Тоткач, тикшереп карасалар, берсе дә сәламәт булмый тегеләрнең. Кеше ашаучы акулалар да гарип яки чирләшкә булалар. Ир тамырын үз вакытында татымау хатын-кыз өчен гариплек белән бер ул. Бавырына утырган ачы таш канга гел ризасызлык, явызлык чыгарып кына тора. Чыраена карагач куркып китәрлек Зөһрәбануның: ике бите—ике лимон. Бибинур мәшәкать чигеп яшәсә дә бите алай котсыз түгел, күзеннән зәңгәрлеге, ирененнән елмаю китмәде. Очрашканда һәркемгә күтәрелеп карый ала. Зөһрәбану кеше күзенә карамый, куркак явыз көчек кебек ашыкпошык өрә дә югала.
Ахыры киләсе санда.