ЛЕНИН ҺӘМ ФИЗИК КУЛЬТУРА
Илебез һем социалистик илләр тарихында беренче тапкыр Мәскәүдә 80 нче ел Олимпия уеннары үткәрелә. Совет Ватаны спорттагы казанышлары белән хаклы горурлана. Көчле тән, чыныккан рух — сәламәтлек бәхете. Ул бәхет совет властеның беренче көннәреннән үк өстәлә-арта барды. Бу эшнең башы Ленин исеме белән бәйле. Даһи, галим, Коммунистлар партиясенә нигез салучы, дөньядагы беренче социалистик дәүләтне төзүче буларак, у» физик культура мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә, К. Маркс һәм Ф. Энгельсның шәхесне һәрьяклап, гармонияле тәрбияләү турындагы карашларын үстерә. Ленин физик тәрбияне гомуми тәрбиянең аерылгысыз бер өлеше итеп саный. «Карл Маркс» дигән мәкаләсендә, Марксның гакыл белемен физик тәрбия һәм хезмәт җитештерү- чәнлеге белән кушуны хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү чарасы итеп кенә түгел, шулай ук һәрьяклап үскән шәхес тәрбияләүнең нәтиҗәле чарасы итеп тә карарга кирәклеге турындагы фикерен аерып алып күрсәтә. В. И. Ленин физик тәрбияне эшчеләр сыйныфының революцион отрядларына сугышчан әзерлек бирүнең бер ягы итеп тә карый. Маркс белән Энгельс кебек үк, ул революционерларның үзләренең физик ныклыгына җитди игътибар иткән. Хатларында яки әңгәмәләр вакытында ул революцион көрәштәшләренә сәламәтлекләрен ныгытырга, организмнарын чыныктырырга, катгый режим сакларга, көн дә гимнастика белән шөгыльләнергә, җәяү яисә чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, йөзәргә тәкъдим итә. 1898 елны әнкәсенә язган хатында кулга алынган энесе Дмитрий турында болай дип сорый: беренчедән, ул диета саклыймы? Минемчә, анда бу бик кирәк. Икенчедән, гимнастика белән шөгыльләнәме? Владимир Ильич энесенә берничә гимнастик күнегү тәкъдим итә. Ә 1901 елны төрмәдәге кече сеңелесе М. И. Ульяновага: син ничек яшисең, дөрес режим урнаштыргансыңдыр дип ышанам, ялгызың утырганда бу бик мөһим, дип яза, китап укуны гимнастика белән аралаштырырга куша: иң әһәмиятлесе, көн дә үзеңне гимнастика ясарга мәҗбүр ит, дигән киңәш бирә. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәннән соң фәнни коммунизмга нигез салучыларның шәхесне рухи һәм физик яктан гармонияле үстерү турындагы идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлекләре булдырылды. Ленин илдә физик культура үсешен хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирү бурычлары белән тыгыз бәйләде. Ул, безнең хезмәтчел илебезгә физик яктан көчле ихтыярлы, ир йөрәкле, дәртле һәм чыдам кешеләрнең миллионлы армиясе кирәк, диде, киләчәк аларныкы булачагын, кешелек җәмгыяте нигезләрен төзү хокукы шундый кешеләр кулы белән яуланачагын күрсәтте. В. И. Ленин яшьләрне коммунистик әхлак нигезендә һәрьяклап тәрбияләү, белемле итү һәм чыныктыру турында аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтте, киләчәктә И коммунизм өчен керэшергэ туры киләчәген, яшьләрнең бу сугышларны нык сәламәт хәлдә, корыч нерв һәм көчле мускуллар белән каршыларга тиешлеген әйтеп калдырды, яшьләрнең физик һәм акыл сәләтләренең тәңгәл үсешен зарури дип санады. Совет физик культурасын формалаштыру һәм үстерү нигезе Ленин идеяләре белән сугарылган. Совет хөкүмәтенең физик культура өлкәсендәге беренче чаралары В. И. Ленинның турыдан-туры катнашы белән үткәрелде. Ул коммунистик идеология нигезендә тормышка ашырылган культура революциясенең аерылгысыз өлеше булды. В. И. Ленин кул куйган декретлар, аның шәхси күрсәтмәләре белән илебездә физкультура эшен оештыру һәм аңа җитәкчелек итүнең мөһим мәсьәләләре хәл ителде: җитәкче органнар төзелде, яңа, совет белгечләре әзерләнде, матди база булдырылды, мәгарифкә физкультура кертелде, Кызыл Армия сугышчыларын һәм армиянең резервларын әзерләүдә физкультура һәм спорт кулланыла башлады. Гражданнар сугышы елларында бу эшне оештыру 1918 елның 8 апрелендә 8. И. Ленин кул куйган декрет нигезендә төзелгән хәрби эш комиссариатларга (военкоматларга) йөкләнә. Декретта күрсәтелгәнчә, хәрби комиссариатлар илдәге физкультура хәрәкәтенә җитәкчелек итүче беренче совет органнары вазифасын үти. Соңгарак, 1920 елда, В. И. Ленин мәгъкуль күргән Югары Физкультура Советы тезелә. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1918 ел, 22 апрель декреты белән хезмәт ияләрен гомуми хәрби эшкә өйрәтү (всевообуч) кертелә. Кыр гимнастикасы, штык сугышы һәм спортның байтак төрләре (чаңгы, ату, йөзү, җиңел атлетика) хәрби өйрәнүләрнең төп өлешен тәшкил итә. В И. Ленин хәрби өйрәтүләрне, физик күнегүләрне камилләштерүгә һәм булачак сугышчыларны коммунистик идеяләргә бирелгәнлек рухында тәрбияләүгә нык дикъкать итә. Мәскәүдә 1919 ел апрелендә физик культура һәм призывка хәзерлекнең Бөтенроссия съезды үткәрелә. Әлеге киңәшмә Ленин һәм Коммунистлар партиясе күрсәтмәләрен җитәкче кулланма итеп алып, совет физик культурасы хәрәкәтенең үсеш юлларын, зур бурычлар билгеләде. Хәрби өйрәнүләрнең берьеллыгы көнендә —1919 елның 25 маенда — сугышчылар һәм физкультурачылар парады була. Парадны В. И. Ленин кабул итә һәм үз чыгышында хезмәт ияләре белән сугышчыларның хәрби-физик әзерлектә ирешкән уңышларына югары бәя бирә. Ә шушы елның сентябрендә В. И. Ленин Эшче-Крестьян Оборона Советының «Хезмәт ияләрен гомуми хәрби укытуны оештыру турындаигы карарына кул куя. Анда Кв1зыл Армиянең сугышчан резервларын әзерләүне тагын да камилләштерү карала. Ул илдә яңа патриотик күтәренкелек китереп чыгарды. 1919 елның декабрен- да Казанда Беренче губерна спорт конференциясе үткәрелә, анда Совет хөкүмәтенең бу карары тулысынча яхшы дип табыла. Хезмәт ияләренә хәрби әзерлек бирү белән беррәттән, В. И. Ленин үсеп килүче яшь буынны һәрьяклап тәрбияләүгә нык игътибар итте. Ул Мәгариф халык комиссарына гомуми белем мәктәпләрендәге физик тәрбия дәресләрен мәҗбүри итү турында күрсәтмә бирә. Шулай итеп, яшь буынны физик тәрбияләү аңа белем бирү һәм коммунистик әхлак рухында тәрбияләүнең аерылгысыз өлешенә әверелде. Бер үк вакытта партия оешмалары һәм халык мәгарифе органнары җитәкчелегендә мәктәпләр эшен үзгәртеп корулар башланды. Казан губернасында да эш алып барылды. 1919 елның январенда Мамадыш өязе укучымөселманнары үзләренең III съездында В. И. Ленинга хат белән мөрәҗәгать итәләр. «Без, Казан губернасының Мамадыш өязе укучы-мөселманнары, — дип яза делегатлар, — тәрбия һәм белем бирүдәге идеяләребезне тормышка ашыру очен бетен тырышлыгын куйган Совет власте политикасының дөреслеген таныйбыз. Сезне кайнар котлыйбыз, яшь революционерлар хәзерләүне үзебезнең бурыч итеп саныйбыз. Әгәр капиталистлар белән аларның ялчылары безнең фронтны өзәргә теләсә һәм безнең революциягә җиңелү белән янасалар, без, укучылар, кулга корал алып, явыз дошманга каршы фронтка китәрбез һәм актык тамчы каныбызга кадәр аның белән көрәшергә тантаналы вәгъдә бирәбез. Яшәсен иптәш Ленин!» 2 2 томрнщу Лепину. М. Политиздат, 1069. К» «ит КПСС программасы Казан. 1965. 115 6. Совет кешеләренең яңа буыны — яшьләр — Боек Ватан сугышы фронтларында батырларча сугыштылар һәм мәкерле дошманны җиңүгә ирештеләр. В. И. Ленин физик культура белгечләрен хәзерләү турында күп кайгыртты. Совет хвкүмәте карары белән 1918 елның җәеннән физкультура уку йортлары ачыла башлый. Гражданнар сугышы елларында 20 дән артык курс яки мәктәп, ә Петроград белән Мәскәүдә физкультура институтлары ачыла, Халык Комиссарлары Советының 1920 елның 1 декабренда В. И. Ленин кул куйган декрет нигезендә Мәскәү үзәк физик культура институты югары гыйльми-уку йорты ителә. Ленинның шәхси күрсәтмәсе белән җирле партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары катнашында 1927 елның язына илебездә 2000 гә якын спорт мәйданчыгы тезелә. Ленин бу вакыйганы культура фронтындагы казанышларның бер өлеше буларак бәяли. Шулай итеп, Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәтенең кайгыртучанлыгы 8. И. Ленинның актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә. Октябрь революциясе җиңүенең беренче көннәрендә үк физик культура хезмәт ияләренә тәрбия һәм белем бирү системасына киң кертелә, шулай ук Кызыл Армиянең сугышчан куәтен ныгыту максатларында файдаланыла. Хезмәт ияләрен һәрьяклап гармонияле үстерү һәм физик тәрбияләү турындагы Ленин идеяләре КПСС Программасында, партия съездлары һәм физик культура мәсьәләләренә карата кабул ителгән карарларда тагын да баетылды. «Кече яшьтән үк физик һәм рухи көчләре гармонияле, физик яктан нык булган яшь буын тәрбияләүне партия мөһим бурычларыннан берсе дип саный»! диелә Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Программасында. Нык үскән социализм физик культура өлкәсендә Ленин билгеләгән бурычларны һәм КПССның программа-положениеләрен тормышка ашыру өчен зур мөмкинлекләр бирә. СССР Конституциясе физик культура, спорт һәм туризмны, хезмәт ияләренең ялын оештыру, сәламәтлеген ныгыту чаралары буларак, закон белән беркетте. Совет физкультура хәрәкәте бөтен халык хәрәкәтенә әверелә, спорт киң мәйданга чыга. Ватаныбыз башкаласы Мәскәунең XXII Олимпиада уеннарын үткәрү урыны итеп сайлануы дөнья җәмәгатьчелегенең Советлар илендәге физкультура һәм спортны үстерүнең гаять зур казанышларын тануы булды. Совет кешеләре 1980 ел Олимпиадасы тиешле дәрәҗәдә узсын, дуслык һәм тынычлык идеяләренең яңа импульсын тудырсын өчен бөтенесен дә эшләделәр. Бу илебездә физик культура һәм спортның чәчәк атуы, үлемсез Ленин идеяләренең тормышка ашуы турында сөйли.