Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫНЫҢ III СЪЕЗДЫ Март аенда Татарстан художникларының III съезды булып узды. Татарстан АССР Художниклар союзы идарәсе отчеты турындагы докладны идарә председателе Ә И Тумашев, ревизия комиссиясе отчетын ревизия комиссиясе председателе Г. А. Рахманкулова ясады. Докладлар буенча фикер алышуларда түбәндәге иптәшләр катнашты РСФСРның атказанган художнигы В И. Куделькин, ТАССРның халык художнигы В М. Маликов, художник Э. Я Зарипов, художник А Ә. Абзгильдин, скульптор В. И. Рогожин. Куйбышев районының 57 иче ат заводы директоры урынбасары В И. Макаров, ТАССРның халык художнигы М. X. Хәнретдинов, РСФСР Художество фондының Татарстан художество-пронз- йодство мастерскойлары директоры Е А. Макаров. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Е. А. Снмбирин, «Союз- спортпроект» институтының зона мастерское баш архитекторы А. А. Спориус, скульптор Р. X Ннгьмәтуллина. Съезд тикшерелгән мәсьәләләр буенча резолюция кабул итте. Аннары ТАССР Художниклар союзы идарәсенең һәм ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды. Яиа сайланган идарәнең һәм ревизия комиссиясенең беренче утырышында Татарстан Художниклар союзы идарәсе председателе итеп Ә И Тумашев, председатель урынбасарлары итеп А. Ә Абзгильднн, Е. А. Симбирни, жаваплы секретарь итеп В. П. Аршинов, ревизия комиссиясе председателе итеп Р. В. Нурмөхәммәтов иптәшләр сайланды Съезд эшендә КПСС өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлнев. ТАССР Министрлар Советы председателе урынбасары М X. Хәсәнов, КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М Муснн, ТАССР культура министры И Н Алиев, КПСС шәһәр комитеты секретаре А. Г Ка- дыйрова, РСФСР Художниклар союзы идарәсе секретаре А. В. Моторин катнаштылар. ИЛҺАМЫБЫЗ —БӨЕК ЛЕНИНГА! Даһи юлбашчыбыз хөрмәтенә һәр ел саен башкалабыз Казанда музыкаль фестиваль уздыру матур традициягә әйләнде. Быелгы фестиваль аеруча тантаналы шартларда үтте В И. Ленинның тууына 110 ел тулу уңае белән уздырылган бәйрәмгә Мәскәүдән, Киев, Алма-Ата һәм башка бик күп шәһәрләрдән сәнгать осталары Казанга җыелдылар. Фестиваль 10 апрель көнне М Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Ленин яшәде. Ленин яши, Ленин яшәр!» дигән тантаналы концерт белән башланып китте. Концертта СССРның халык артистлары А. Ейзен. Т. Синявская, Казагыстан ССРның атказанган артисты А. Днишев, пианистларның халыкара конкурслары лауреаты М. Плетнев. СССР Зур театрының балет солистлары, халыкара конкурслар лауреатлары М Михальченко һәм А. Фадеечев, Мәскәү һәм Казан артистлары чыгыш ясады. Фестивальдә барлыгы 900 ләп сәхнә остасы катнашты Алар арасында Бородин исемендәге дәүләт квартеты, Пятницкий исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Дәүләт академия рус халык хоры, «Гусляры» дәүләт инструменталь ансамбле, РСФСРның халык артисты Александр Ворошило, БССРның халык артисты Виктор Вуячнч, РСФСРның атказанган артистлары С. Сннтковский, Н Петров һәм башка күренекле артистлар бар иде. Фестиваль Татарстан сәнгать осталары катнашлыгында «Ленин Татарстаны» дигән зур концерт белән тәмамланды. ЛЕНИНЧА, КОММУНИСТЛАРЧА ЯШӘРГӘ! Татарстан азучыларының В. И. Ленинның тууына 110 ел тулуга багышланган партия җыелышы әнә шул девиз астында узды «Ленинча, коммунистларча яшәргә!» исемле доклад белән Язучылар союзы идарәсе председателе, СССР Верховный Советы депутаты Г. Ахунов чыкты. Фикер алышуларда язучылардан С Хәким, Ф. Мицнуллнн, Р. Мостафин, Н. Дәү- ли, Л. Ихсанова һәм башка иптәшләр катнашты. ЮЛЛАРНЫҢ БЕРЛЕГЕ. ЭЗЛӘНҮЛӘРНЕҢ ТӨРЛЕЛЕГЕ Ташкентта «Литературная газета» һәм Үзбәкстан Язучылар союзы «түгәрәк өстәл» янында сөйләшү уздырды. «Юлларның берлеге, эзләнүләрнең төрлелеге» дигән темага үткәрелгән бу сөйләшү күпмилләтле совет әдәбиятының үсеш юлларына багышланган иде Илебезнең күренекле язучылары, шагыйрьләре, тәнкыйтьчеләре жыел- ган әлеге әдәбият форумында Казаннан or^rnypn КСтаниславский исемендәге НСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Туфан Мицнуллнн да катнашты. «Түгәрәк өстәл» янындагы сөйләшүдә катнашкан бер төркем әдипләрне КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы членлыгына кандидат Үзбәкстан Компартиясе Үзәк Комитеты беренче секретаре Ш Р. Рәшндов кабул итте ЛЕНИНИАНА ҺӘМ БАЛАЛАРНЫ ТӘРБИЯЛӘҮ СССР Язучылар союзының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты буенча советының чираттагы пленумы булып узды. Ул В И. Ленинның тууына 110 ел тулуга багышланды. Пленумны СССР Язучылар союзы секретаре, совет председателе С. Михалков ачып жибәрде Кереш сүзне язучы М Прилежаева сөйләде Чыгыш ясаучылар бөек юлабшчыбызга багышланган әсәрләр турында, ул әсәрләрнең яшь буынны тәрбияләүдәге роле турында сөйләделәр. Пленумында совет члены, балалар язучысы Ләбибә Ихсанова да катнашты. ХИКӘЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Псковщинадагы Пушкин Тауларында бүгенге көн хикәяләренең үсеш юлларына багышланган Бөтенсоюз киңәшмәсе уздырылды. Илебезнең төрле почмакларыннан жыелган прозаиклар, әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр, нәшриятлар, газета һәм журнал редакцияләре вәкилләре бүгенге совет хикәясенең үсеш тенденцияләре һәм актуаль проблемалары турында сөйләштеләр. Киңәшмәдә Казаннан күренекле хикәя остасы Әмирхан Еники дә чыгыш ясады. МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ Ташкентның республика Белем йортында Муса Җәлилгә багышланган зур кичә булды Геройшагыйрьнең ижаты һәм тормыш юлы турында филология фәннәре кандидаты Исхак Зәбиров сөйләде. Кичәдә Муса Җәлилнең, Абдулла Алишның һәм Әхмәт Симаевның шигырьләре яңгырады. Аларны И. Зәбиров һәм Асия Асланова укыды. Соңыннан «Яшьлек» исемле татар-башкорт халык ансамбленең концерты булды. Ош шәһәренең (Кыргыз ССРы) С. М. Киров исемендәге урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 35 еллыгы уңае белән пионер учаклары кабызалар, һәрбер учак Ватан сугышының бер героена багышлана. Шундый учакларның берсе Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә атап яндырылды. Аңа багышланган кичәдә пионерлар татар, рус. кыргыз телләрендә шигырьләр укыдылар. М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган газета чыгардылар, китап күргәзмәсе оештырдылар. ӘДИП ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАП Күренекле язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына S0 ел тулу уңае белән СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты гыйльми сове- тынын. Татарстан Язучылар союзы идарәсе белән берлектә, киңәйтелгән утырышы булды. Н Исәнбәтнең гыйльми эшчәнлеге турындагы докладны филология фәннәре кандидаты Назыйм Ханзафаров сөйләде. Ул әдипнең егерменче еллардан алып бүгенге көнгә кадәрге фәнни эшләренә күзәтү ясады, аның фундаменталь хезмәтләренең дөньякүләм әһәмиятен күрсәтте, әдип архивында бик күп гыйльми хезмәтләр барлыгын әйтеп узды, аларга кыскача характеристика бирде. Фикер алышуларда филология фәннәре докторы Фоат Ганиев, филология фәннәре кандидаты Илбарис Надиров, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эш- леклесе Шнриаздан Сарымсаков. сәнгать фәннәре кандидаты Хәсән Гобәйдуллин. филология фәннәре докторы Хәмит Ярми катнашты. Соңыннан Н. Исәнбәт үзе дә чыгыш ясады, нжат планнары белән уртаклашты. яшьләрне ижади активлыкка чакырды. ДРАМАТУРГИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ Бөтенроссня театр жәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсендә соңгы ике елдагы драматургиябезнең торышы турында сөйләшү булды. Аны кереш сүз белән идарә председателе Р. Җиһаншина ачып жибәрде Татарстан Язучылар союзы каршындагы драматурглар секциясе жнтәкчесе А Гыйләжев докладыннан сон фикер алышуларда театр тәнкыйтьчеләрениән А. Әхмәдул- лин; X. Гобәйдуллин, һ Мәхмүтов, И Илялова, драматург Т. Мнңнуллнн иптәшләр катнашты. Март аенда Әлмәт дәүләт драма театрының Чаллы шәһәрендә гастрольләре булып узды. Шул уңай белән анда драматурглар Т. Мнңнуллнн. А Гыйләжев, Бзтулла, Р. Хәмнд, театр белгечләре И. Илялова. Д. Гыймранова. И. Гатова да катнашты. Алар Ф Бурнашныи «Таһир һәм Зөһрә»,. А. Гыйләжевиең «Әгәр бик сагынсаң». Р. Хәмнднең «Иске йорт кешеләре». Ю. Са- Лнуллннның «Без дә үсеп жнттек» һәм Ю Әминовның «Очрашырбыз. Гөлсылу» спектакльләрен карадылар, фикер алышуларда катлаштылар. Мөслимнән килгән яшь драматург Ф Садриевның «Кондырлы кодачасы» исемле комедиясен укып тикшерделәр. Шушы ук группа Минзәлә дәүләт драма театры күрсәткән Р Хәмнднең «Язмышлар хәл ителгәндә». Ә. Гаффарның «Соңгы ләкләк» исемле ике яңа спектаклен дә карады. Аннары Минэәл» Культура йортында студентлар, яшьләр, жәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу үткәрелде. Минзәләдәге очрашуларда драматург Әхәт Гаффар. ТАсСР культура министры урынбасары, шагыйрь Ренат Харис та катнашты. ҮТКЕН ПУБЛИЦИСТИКА ӨЧЕН Пресса йортында ТАССР Журналистлар союзы, ТАССР Язучылар союзының очеркпублицистика буенча нжат секциясе белән берлектә, вакытлы матбугатта публицистиканың торышы турында сөйләшү уздырды. Сөйләшүне ТАССР Журналистлар союзы идарәсе председателе. «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Ш. X. Хамматов башлап жибәрде Утырышта ТАССР Язучылар союзының очеркпублицистика секциясе жнтәкчесе Марсель Зарипов, язучылар Мөхәммәт Мәһдиев. Самат Шакир. Мөнир Мазунов бүгенге публицистика һәм алда торган бурычлар турында сөйләделәр СОЮЗГА ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ ТАССР Язучылар союзы каршындагы балалар әдәбияты секциясенең чираттагы утырышында балалар язучысы Жәүдәт Дәрзамановның нжат отчеты тыңланды. Кереш суз белән секция жнтәкчесе Адлер Тимергалнн чыкты Ул Җ Дәрзамановның балалар әдәбиятында актив эшләп килүен, туктаусыз эзләнүен, балалар әдәбиятын пропагандалауда актив катнашуын билгеләп үтте. Язучы ижаты турында Ләбибә Ихсанова сөйләде Фикер алышуларда Шәүкәт Галиев. Шамил Рәкыйпов. Нур Гайсин. Равил Кукушкин. Резеда Валиева. Ринат Мөхәммәдиев. Мөдәррис Әгъләмов иптәшләр катнашты Секция утырышы Жәүдәт Дәрзаманов- ны бертавыштан СССР Язучылар союзы членлыгына тәкъдим итте ЯШЬЛӘР КОМИССИЯСЕНДӘ Яшь авторлар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында Казан дәүләт университетында озак еллар эшләп килүче «Әллүкн» әдәбият түгәрәгенең отчеты тыңланды Түгәрәкнең эше турында университет укытучысы, түгәрәк жнтәкчесе Флера Ганиена сөйләде Утырышта шулай ук Чал.Тыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсе жнтәкчесе. язучы Газиз Кашапов та катнашты Ул түгәрәкнең эш планнары белән таныштырды. ЯШЬ ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР ТҮГӘРӘГЕНДӘ «Казан утлары» журналы каршындагы яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәгенең чираттагы утырышы яшьләр прозасы мәсьәләләренә багышланды Кызыклы сөйләшүдә Ә Закнржаиов. 3. Хөснетдинов. Р Бикчуров һәм башка яшь тәнкыйтьчеләр катнашты. Алар «Идел» альманахында басылган‘проза әсәрләренә хас үзенчәлекләр турында фикер алыштылар. ӘДӘБИ КОНКУРС ВЛКСМ Үзәк Комитеты. СССР Госкомиздаты һ.м СССР Язучылар союзы идарәсе быел 1 марттан башлап яшь авторның <щ яхшы беренче китабына даими Бөтенсоюз конкурсы игьляя итте Бу әдәби конкурста 35 яшькә кадәрге әдипләр катнаша ала Китапларны республика һәм өлкә нәшриятлары, союздаш республикалар, крайлар һәм өлкәләрнең комсомол комитетлары, язучылар оешмалары тәкъдим итә 1981 елдан башлап конкурска ике елга бер йомгак ясалачак. Жюриның карары Максим Горькийның туган көнендә—28 мартта игълан ителәчәк Җиңүчеләр төрле жанрлар: проза, тәнкыйть, әдәбият гыйлеме, публицистика һәм очерклар буенча акчалата премияләр һәм Максим Горький исемендәге конкурс дипломы белән бүләкләнәчәкләр. ӘДӘБИ АТНАЛЫК Баулы районы авылларында В. И. Ленинның тутына 110 ел. Татарстанның 60 еллык юбилее. Бөек Җиңүгә 35 ел тулу уңае белән әдәбият һәм сәнгать атналыгы уздырылды Атналык Исергәп авылы Культура йортында башланып китте Очрашу кичәсен «Урал» колхозының партком’ секретаре Ф Хәбнпов ачты Татарстан Язучылар союзы идарәсе секретаре, прозаик Мөсәгыйт Хәбибуллин үз чыгышында республикабыз әдипләре башкарган эшләр турында сөйләде. Тәнкыйтьче Рафаэль Л\остафнн, шагыйрь Роберт Миң- иуллин. прозаик Рәфкать Кэрами тамашачыларны үзләренең яна әсәрләре белән таныштырдылар Җырчы Миңгол Галиевиең жырларын да залдагылар яратып тыңладылар. Шушындый ук очрашулар Баулы эшчеләр поселогында. Кәрәкәшле. Кече Урыс- су. Бәйрәкә авылларында да жанлы үтте Язучылар Ильич исемендәге, «Байкал» колхозларында, Урыссу эшчеләр поселогында да хезмәт ияләре белән очраштылар. мәктәпләрдә укучылар белән әдәби кичәләр оештырдылар. «КАЗАН ЯЗЫ» Татарстан Язучылар союзы тарафыннан даими үткәрелә торган шигъри бәйрәм — «Казан язы» быел зур юбилейларга — В И Ленинның тууына 110 ел тулуга, Татарстан АССРның 60 еллыгына. Бөек Җиңүгә 35 ел тулуга багышлап үткәрелде. Беренче кичә сәүдә работникларының Культура портында үтте Аны Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Гариф Ахунов ачты Аннары Илдар Юзеев, Роберт Батулла, Рәфкать Кэрами, Флюра Гыйззәтуллина үзләренең яна әсәрләрен укыдылар, нжат планнары белән уртаклаштылар. Соңыннан Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов. Татарстанның атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина, артистлар Мнңгол Галиев. Рәгьде Халитов. Зөһрә Сәхәбиева. Клара Хәйретдинова һәм Искәндәр Биктаһиров катнашында зур концерт булды. Шундый ук кичәләр мехчылар Культура сараенда. «Комсомолец» клубында. В И Ленин исемендәге. С. Сәетгалиев исемендәге Культура сарайларында да уздырылды. Анда язучылар Вакыйф Нуруллин. Мөсәгыйт Хәбибуллнн. Рәфкать Кэрами. шагыйрьләр Галимхан Латыйп. Равил Фәйзуллни. Мөдәррис Әгъләмов. Фаил Шәфнгуллин. Разил Вәлив. Роберт Миннуллин, Марсель Галиев. Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдинов һәм башка әдипләр катнашты. Шагыйрь һәм драматург Илдар Юзеев Казанның 35 нче мәктәбендә, шулай ук Казан авыл хуҗалыгы институтында укучылар. студентлар һәм укытучылар белән очрашу уздырды. Ул сорауларга җаваплар бирде, үзенең шигырьләрен укыды, бүгенге әдәбият яңалыклары белән таныштырды. Очрашулар җанлы һәм кызыклы узды. Казанның 5 нче китап кибетендә язучылар белән onpaifiy үткәрелде. Кнтап сөючеләр белән очрашуга өлкән шагыйрь Мөхәммәт Садрн, язучы Рәисә Ишморатова, «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре, язучы Мәдинә Маликова килде. Ул көнне кибеттә татар азучыларының В. И. Ленинга багышланган әсәрләреннән торган кнтап күргәзмәсе эшләде. ЯЗУЧЫГА —БАМ ПРЕМИЯСЕ «Якутуглестрой» комбинаты һәм «Литературное обозрение» журналы редакциясе Кече БАМ һәм Көньяк Якутиядәге терри- ториальпромышленность комплексы төзүчеләре һәм эшчеләре хезмәтен һәм көнкүрешен яктырткан иң яхшы әсәрләргә иҗат конкурсы үткәргән иде. Күптән түгел бу конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында татар язучысы Рафаэль Мо- стафнн да бар Әлеге конкурс премиясенә ул «Дружба народов» журналында (1 нче саи) басылып чыккан «Нерюнгригә кайту* исемле очеркы өчен лаек булды. ДИПЛОМ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ СССР Язучылар союзы һәм СССР Композиторлар союзы Бөек Октябрьга багышланган җыр конкурсы уздырганнар иде Шушы арада конкурсның йомгаклары билгеле булды. Анда композитор Рөстәм Яхнн- ның «Иң матур җырым сиңа, Октябрь* исемле җыры (Р. Байтнмиров сүзләре) диплом белән бүләкләнде ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Оешма утырышында язучы Шамил Бикчуринның «Тирән катлам» исемле яңа романы тикшерелде. Әсәр Татарстан һәм Себер . нефтьчеләренең иҗади элемтәсен, дуслыгын. яңа нефть ятмаларын ачу өчен барган киеренке көрәшне чагылдыра. Чыгып сөйләүчеләрдән Җәмит Рахимов, Гамил Афзал. Юныс Эминов, Рафаил Төх- фәтуллнн. Әдип Маликов «Казан утлары» журналының проза бүлеге редакторы .Марсель Галиев. Азат Ганиев. Альберт Хәсәнов. Роберт Рәкыйпов. Нур Әхмәднев һәм башка иптәшләр романның уңышлы якларын күрсәтү белән бергә, аның масштаблы фикер көрәшенең җитенкерәмәвен дә күрсәтеп үттеләр. Авторга әсәрен тагын да камилләштерү юнәлешендә күп кенә файдалы киңәшләр әйтелде. Нефть районнарында яшәүме язучылар һәм яшь авторлар алдында Шамил Бик- чурнн белән Җәмит Рәхнмов «Язучының иҗат командировкасы» дигән темага чыгыш ясадылар. Алар Советлар Союзының төрле почмакларында иҗат командировкаларында булган чакта алган тәэсирләре турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Әлмәт язучылар оешмасы нефть якларында яшәүче яшь авторлар белән эшләүгә зур игътибар бирә, үзенең төп тырышлыгын әдәби берләшмәләрнең эшен тагын да җанландыруга юнәлтә. Леннногорскн- дагы «Чишмә», быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. «Әлмәт* әдәбият берләшмәләре яшь талантларга аеруча бай. Беренче адымнарын шушы берләшмәләрдән башлап җибәргән әдипләр дә аз түгел. Әдәби алмаш тәрбияләүдәге уңышлары өчен Әлмәт язучылар оешмасы ВЛКСМ \зәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлмәттәге рус әдәбият берләшмәсе утырышында яшь язучы Адел Алнуловның яңа повесте тикшерелде Әсәрдә яшьләрне тәрбияләү, әхлак проблемалары күтәрелә. Тикшерүдә катнашкан язучы Владимир Мальцев, шагыйрьләр Иван Винокуров, Дмитрий Матвеев һәм башка чыгыш ясаучылар әсәргә нигездә уңай бәя бирделәр Адел Алнулов ул әсәре белән Мәскәүдәге М Горький исемендәге әдәбият институтында диплом эше яклаган иде Әлмәттәге 15 нче эшчеләр тулай торагында Татарстанның 60 еллыгына багышланган әдәби кичә уздырылды. Анда татар язучыларынын китапларыннан күргәзмә оештырылды. Кичәдә шагыйрә Клара Булатова үзенең шигырьләрен укыды, әдәбиятка кагылышлы сорауларга җаваплар бирде