Логотип Казан Утлары
Шигърият

БӘЙРӘМГӘ-ДУСЛАР БУКЕТЫ

Нормурад Нарзуллаев, үзбәк шагыйре Татарстан кызлары Чулпандай балкыйдыр күзләре, Анардай 1 янадыр йөзләре, Балдан да татлыдыр сүзләре һәм чәк-чәк сузадыр үзләре. Аңладым һәм күрдем мин бүген: Дусларга ачадыр күңелен Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. Анабыз һавадан сорагыз, Атабыз Адәмнән сорагыз, Зәңгәрсу гөлләрдән сорагыз, Иртәнге җилләрдән сорагыз, һәммәсе ялгышмый әйтерләр: — Гүзәлләр, назлылар, матурлар Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. КамАЗда зур эшләр барганда, Галәмгә киң юллар салганда, Мәхәббәт утында янганда, һәрвакыт, һәр төштә, һаман да, Кулларны тотышып кулларга, Бәхеткә үзләре юл яра Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. Хисләре сүрелмәс ялкындыр, Эш сөйгән куллары алтындыр, Үзләре шиңмәс гөл кебекләр Пар булсын иң тугры егетләр. Аларга киная сакламас, Бер биргән вәгъдәсен тапламас Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. Анар — гранат. Ятлыйлар Тукайның җырларын, Тыңлыйлар Сәйдәшнең моңнарын, Бишектән гашыйклар Җәлилгә. Тавышы ишетелсен һәр илгә: Үзләре җырлаган җырларда Исемен илтәләр чорларга Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. Соклана аларга Илһамнар, Мул хисле аксакал Туфаннар. Ямь-яшел болыннар куенында, Аерылмас дуслары туенда Җыр итеп иң изге уйларын, Яңгырата чал Идел буйларын Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. Дулкында акчарлак тирбәлә, Сандугач җыр сузып җибәрә, Тургайлар моң түгә һавада... Мин — үзбәк — мең гашыйк аларга! Яратып аерылам сездән мин, Хушлашып кулларым сузам мин, Татарстан кызлары, Татарстан кызлары. РӘШИТ ГӘРӘЙ твржвмес*. Ташкентта Тукай урамы Шәһәремдә якты, яшел бер урам бар, — Кан тамыры кебек хәрәкәттә һаман. Таңнан алып кайный анда моң дулкыны, Шаулап-ярсып ага тормыш дәрья сыман. Кулына алтын каләм тоткан шагыйрь халкы Тоя монда гаҗәп бөек илһам көчен. Авыр сулап гашыйк җаннар күтәрәләр Шәраб тулы касәләрен дөнья өчен. Шагыйранә булган халык мәхәббәте Сыймый икән үлчәүләргә, бизмәннәргә. Шигырьләре яши җанда — талант дигән Олуг асыл ташлар белән бизәлгәнгә. Бу урамда бөек шагыйрь рухы яши, «Нәваи»га килеп әнә ул тоташа. Остаз белән шәкерт монда очрашалар, Серләшәләр алар ерак чорлар аша. «Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә; «Без китәбез, сез каласыз!»—дип җырлармын, Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә». ...Килде котсыз буран улап, күк күкрәде, Күкрәкләрне яшен уты телгәләде. Зилзиләдә тетрәнде җир — исән калдык, һәр ватандаш йөрәгендә — шигырьләре. Каршылый ул мине һәр көн туганнарча. Язганнарым тәэсирләнеп ул күзәтә. Илһамчыбыз — аның күңел кошы — күктә. Иң кадерле кунак үзе һәр үзбәккә. Шагыйрь күңеле — мәңге шиңмәс гөл бакчасы, Җырлары да гомере кебек — гүя кояш. Йөрәккәен дөнья тыңлый, кушылып җырлый, Ирек сөйгән шагыйрь безгә чын замандаш! ФӘННУР САФИН торҗемкш Сергей Макаров, рус шагыйре Искә төште Мин Иделдә үстем. Бала чаклар Әйләнделәр изге ядкарьгә. Бүреләр дә әйбәт була иде Без тыңлаган әкиятләрдә. Истә әле, килде Җиңү көне... Ятмадык без төнен йокларга. Шуннан бирле кайгы кәгазьләре Килмәс булды безнең йортларга. Күк күкрәде, хәтерләтеп безгә Дәһшәтләрен сугыш кырының. Немец әсирләре җимерекләрдән Чистарталар детдом урынын. Истә әле, сайрады бер кошчык, Шуны тыңлап яшьне киптердем. Мин, бер сабый, немец әсиренә Печенье һәм хәлвә китердем. Алышырга түгел, кызганганга • Алып килдем ипи. Бөтенне. Тезләнде дә немец, елый-елый. Ни өчендер гафу үтенде. РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН т«р>цем»св. Рәсүл Рза, өзербайҗан халык шагыйре Теләгем Теләгем: агласа да күктә болытлар, еламаса иде балалар — әниле я әнисез сабыйлар. Теләгем: көн туса, чәчәкләр ачылсын.... Тик пулялар очмасын — рәхимсез, төз атылган пулялар... Теләгем: салкында ишекләр ябылсын, тик күзләр ачык, җан аек булсын, иң кирәкле сүз әйтелми калмасын! ...Янгыннарның сүнсен барчасы, сүнмәсен бары өметләр. Өлгерсен бакчада тулышып, сутлы җимешләр, йөрәкләрдән тик кан саркымасын! Ботаклар бөгелсә дә алма күплектән, оят, көчсезлектән кешеләр имәсен башларын! ...Күз яшедәй саф болаклар булсын — җирдә елга булып күз яше акмасын, тезләнеп, кемнеңдер кулына теләнгән кеше бакмасын... Уяу булсын йолдызлар төнозын, ә кеше йокласын, көч җыйсын үзен көткән яхшы эшләр өчен. Ышаныч белән ачсын ул һәр иртәдә күзен. ...Булсын шатлыклар, бәхетләр күбрәк. Илләрдән илләргә юл узсын. Ул — кирәк! Шигърият теле Шундый бай шигърият теле! Ул телдә син теләсәң шатлыгың, теләсәң кайгыңны җыр итеп яз. Тик шигърият теле шундый серле: җаһил кеше, йөз кат укысын — барыбер берни аңламас! Болар —сары төстә Тук бөртек тулы башаклар диңгезе. Сабые гарип булган ана йөзе... Кочагына көз алган агачлар... Өлешен көчлеләр тартып алган ачлар. Хәтта мәхәббәтне таплый алган алтын — металл. Тормыштан аерылган зәгыйфь хыял! Саз кыллары ыңгырашканда юлга төбәлеп арган күзләр. Дөньяга баккан яшь нәркисләр. Сугым сараена ваемсыз атлап керүче үгезләр... Кешедә янып сүнгән күп өметләр! Ләкләк , Ахры, тарткандыр җылы як, кышка калмады ләкләк. Әмма яз бәйрәмен күрде: аңа кайтып өлгерде. Диңгез аръягы иленнән сабыйларга ул быел да күп бүләкләр китергән: әкиятләр алып килгән каты томшыклы ләкләк, озын торыклы ләкләк! Кайда гына китсәң дә, бел: сине көтәр, ләкләгем, бездә җылы ояң. Ләкин моңсу булса әкиятең, сабыйларга сөйләмә аны, сөйли күрмә, ләкләгем! РӘДИФ ГАТАУЛЛИН тэрҗемэлере. Сәявуш Сарханлы, езербайҗан шагыйре Ипи-тоз Иген игүче татар кардәшләрем» Безнең әтиләр — кайнар йөрәкләр — Бу йола өчен утка кергәннәр. Ипи-тоз белән кеше тук булган, Ипи-тоз белән антлар биргәннәр. Бу йола сыный дусны, дошманны. Ул һәрчак безнең тормыш юлдашы. Ипи-тоз булса — йөрәк нык тибә, Күкләргә тия горур ир башы. Иген бөртеге эченә сыйган Гомер тәүлегең: көзен, язын да... Тик хәер итеп бирмә син икмәк, Тик дус итеп бир татлы тозын да. Тук басуларны күреп куанам, — Чык булып куна анда ак томан. Шул басулардан үткән чагында Ак томан кебек сафлыкка чумам. Бу — бөек басу, бу — бөек сафлык, Сакла, кешелек, моны — юл башын! Җир әйләнмидер кояш тирәли, Ипи-тоз аның бөек юлдашы. Алтын башаклы басу ягыннан Илаһи бер шау, бер көй ишетелә. Игеннәр шавы гел шулай миңа Яшәүгә гимн-җыр булып килә. Күңелең киң булса, табын түрендә Түгәрәк йөзле икмәгең көлә. Дуска ипи-тоз суза белгән ир Дошманга кылыч күтәрә белә! Ипи-тоз кадерен югалтсаң, шигырь, Син туа күрмә, сүзләр янсыннар. Синең тууны ватандашларым Ипи-тоз белән каршы алсыннар! ГӘРӘЙ РӘХИМ тәрҗемәсе. Ламар, болгар шагыйре 1 Казан Мин дә йөрдем Казан урамында һәм карадым шәһәр тирәсен һәр адымда күңел күрә монда Дуслар эшен, дуслар көрәшен. • Колгапня халык ресцубликасынын хезмәт герое. поззил ветераны Ламар (Лалыо Маринов) IW.1 .«»« казанда булыһ Татарстан әдипләре белен акыннан таиышып дуслашып киткән иде. Апош килендәге дачада ел бергә тордык, экскурсия маршмплары б>Ядал та мин йиоттем. ВЫОРУССИИДӘ халык шагыйре Якка упалаиың 70 еллыгы бәйрәмендә очрашкач, республика- бычгп кчхакка Минск шәһәреннән аны мин алып айттым - вәмкл безнең «Шәһре Болгар» та. _ .■ ■ ... .«аил. иде. (Тәнжемәче Искәрмәсе.) Болытларга тия манаралар, Суда уйный төзелеш нурлары, Бизәл, Казан, һаман яңара бар! — Дидер төсле дулкын җырлары, Казан — бишек: шатлыгын да аның, Хәсрәтен дә халык тирбәткән. Күмелгән ул дәртле, татлы моңга, Ә чыбылдык итеп — нур япкан. Яңа портның биек краннары Күккә гүя тиеп торалар. Килә монда кораб кәрваннары — Иркен сулап килеп керәләр. Дуслар, дуслар! Тормыш диңгезенең Юлларын сез кыю яргансыз, Балкышын сез бәхет йолдызының Йөрәкләргә тирән салгансыз. Утларыңа, Казан, карыйм кат-кат, һәм әйтәм мин якты Казанда: Син нур бирдең зур дуслыкны мактап, Сине сөеп шигырь язарга. ЗӘКИ НУРИ тврҗемвсв. Күпер салыйк Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Туган илем, Кеше синдә хуҗа булганга, Туганлык һәм дуслык хисе аша Күңелләргә шатлык тулганга. Без бер тату семья. Җаннар шуңа Бер-берсенә һәрчак тартыла. Татармы син, русмы, я кыргызмы — Әйдәгез, бер өстәл артына. Кем килсә дә сиңа кунак булып, Туган итеп сине китәрләр. Кемгә генә килмә, үзеңне дә Туган итеп кабул итәрләр. Илемдәге кардәш-туганнарның Йөрәгенә сал син күперләр. Шул күпердән безнең якын дуслар Йолдызларга кадәр үтерләр. Павел J мордва шагыйре Любаев, Шул күпердән — дуслык күпереннән Юл салыйк без яңа дусларга. Ныграк кыс син кулын дусларыңның — Җылың күчсен кайнар учларга! РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәрҗемасе. Гатаулла Кармеев, Саратов шагыйре Ике Кремль Игезәкләр булып тоелалар: Берсе белән кичә хушлаштым. Бүген менә иртән Казанда мин Икенчесе белән очраштым. Безгә сөйләр өчен саклый алар Ташларына тарих язганны. Берсе аның Мәскәү каласында, Икенчесе бизи Казанны. Икесе дә шундый якын булып Урын алган күңел түрендә. Якын булулары гаҗәп түгел — Икесе дә Рәсәй җирендә! Идел Көннәр буё җанны талкып торган Уйларымнан арыган чагымда, — Шау-шулардан аерып, юлым сиңа Алып килә мине тагын да. Күзем төбәп зәңгәр киңлегеңә, Сокланам мин сиңа, Иделем! Сине улын һәрчак аңлый белгән Ана белән тиңләр идем мин. Атлап барыр юлым кайчагында Упкын-таулар белән киселә. Дулкыннарыңның бир мәгърур көчен, Тирәнлегеңне бир хисемә. РӘШИТ ГӘРӘЙ тар^вмвларл Вячеслав Кузнецов, Ленинград шагыйре Ташладым мин күкне. Йолдызлар да Тиеп тормый инде иңемә. Текә-текә йолдыз юлларыннан Кайтып тө&тем менә җиремә. Тик шикләнмә. Куркаклыктан түгел. Ул чакларда, дөрес, яшь идем. Күк законы миңа изге һаман, Шул законнар белән яшимен. Гел сагынып яшим күкрәүләрне, Зәңгәр күкнең зәңгәр үрләрен. Минем җанда Аэродромнар гүли, Мине чакрып елый төннәрен. Язмыш Күздән кичер гомереңне, Хатирәләргә күмел. Көймәң ярда икән, булсын... Ул әле бәла түгел! Көймәң булгач, җиңел булсын, Дулкыннар яралганы. Ә давылда ышанычлы Җилкәннең ямалганы. Күп кичергән давыл белән Ул күзгә-күз калуны. Яралар ул — зур горурлык, Кырыс чорлар кануны. Көймәң ярда икән, димәк, Өмет — көймә җанында. Төшенә биек дулкыннар Керә булыр аның да. Дулкыннар көтә көймәне! Дулкыннар — зур, иләмсез... Җилкәнен киерсә көймәң, Ул бит язмыш дигән сүз.