БАТЫР ЯКТАШЛАРЫБЫЗ
1976 елның беренче августы — Монреаль вакыты белән 21 сәгать 45 минут — Канада башкаласында Олимпиада-76 уты сүнү мизгеленнән башлап спорт дөньясь үз сәгатен Мәскәү вакытына күчерде. Монреаль Уеннар эстафетасын Советлар Союзының башкаласына тапшырды. Хәзер Олимпиада уты илебезнең иң зур спорт аренасы булган В. И. Ленин исемендәге Үзәк стадионның иң югары ноктасына куелган чынаякка юл" тота. Ул борынгы Грециянең Олимп табында кояш нурларыннан көчле линзалар ярдәмендә кабызылды. Йөгерешчеләр эстафетасы, ялкынланып янучы факелны Болгария һәм Румыния аша Молдавия, Украина һәм РСФСР территорияләреннән 5 мең чакрымга якын юл үтеп, 18 июльдә Мәскәүгә китереп җиткерә. Олимпия уты шул чынаякта 3 августка — Уеннар тәмамланганчы халыкара туганлык, төрле илләр, төрле милләт кешеләре арасында тынычлык һәм дуслык мәгънәсе сыйфатында балкып торачак. Дүрт ел буена Мәскәү Олимпиада мәшәкатьләре белән яшәде, олимпиячеләргә ярышу өчен өр-яңа корылмалар салынды, аларның көнкүреше, ялы, күнегүләре турында кайгыртты. Башкалабызда 78 яңа спорт комплексы салынды һәм элеккеләре үзгәртеп корылды. Мәскәүдә спорт үзәкләренең мондый кызу рәвештә һәм киң җирлектә төзелгәнен тарих белмихәтерләми әле. Тынычлык проспектындагы түбәсе ябылган стадион һәм йөзү бассейны, Крылатскоедагы велосипедчы трегы, Лужникидагы универсаль спорт залы кебек искиткеч корылмалар Җир шарында береЯче тапкыр төзелде. Биналарның архитектура сурәте дә бик үзенчәлекле. Спортның 12 төреннән — теннис, гимнастика, волейбол, баскетбол, көрәш, бокс һәм башкалардан ярышлар үткәреләчәк бу залга өстән карасаң, ул гаять зур көнбагыш табагын хәтерләтер. Төсе дә төрледән төрле. Ярышларның үзенчәлегеннән чыгып, зал трибуналарына мең ярымнан 4 меңгә якын тамашачы җыела ала. Түбәсе ябык стадионга күз салыйк. Монысы озынча түгәрәк рәвешендә өскә кү- төртелеп эшләнгән. Озынлыгы — 224, киңлеге 184 метр. Анда спорт чыгышларын берьюлы 45 мең кеше тамаша кыла ала. Мондый үзенчәлекле корылма әлегә дөньяның бер генә илендә дә юк! Йөзү бассейнының түбәсе ияргә охшатып ябылган. Аның ике залы бар. Берсендә йөзүчеләр ярыша, икенчесе — трамплиннан суга сикерүчеләр һәм ватерполо уйнаучылар өчен. Олимпиада таләпләре нигезендә һәр корылмада мунча, медицина бүлмәләре булдырылган. Велотрекның зурлыгын күз алдына китерү өчен аның түбәсе астына ике футбол кыры сыя алуын әйтү җитә. Трекның узышу юллары — 333,3 метр. Аларга Себер наратларыннан ярылган такта идән җәелгән. Измайловодагы Олимпия авылы үзе ни тора! Биредә 30 катлы кунак йорты салынды. Ресторанкафелары. кино-концерт заллары да үзендә. Мондагы кунак йорта- ры комплексында 10 мең кеше яши. Останкинодагы Октябрьның 50 еллыгы исемендәге Бөтенсоюз телевидениесе үзәге дә үсеп, яшәреп, матураеп китте. Спорт ярышларын трансляцияләү өчен Олимпиада телерадио ансамбле барлыкка килде. Чит илләр өчен берьюлы 20 урында төсле телевидение һәм йөзгә якын радиотапшыру алып барылачак 78 корылманың барысы турында да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Аларның һәр- кайсы башкалабызны бизәде, яшәртеп җибәрде, аның архитектура йөзен матурлады. 80 нче елгы Олимпиадада катнашучыларның һәм кунакларның туклануын хәл иткәндә күп кенә катлаулы бурычларны хәл итәргә туры килде. Планетабызның 5 континентыннан килгән кешеләрнең ашау-эчү үзенчәлекләрен өйрәнергә, аларны үзенчә канәгатьләндерергә кирәк иде. Олимпия менюсын галимнәр һәм врачлар, тренерлар һәм спортчылар, атаклы аш-су осталары төзеде. Аларның күмәк иҗаты белән азык-төлекнең 400 төре расланды. Ә гарнирлар 100 дән артык. Безнең илебез кухнясыннан тыш, башка күп кенә халыкларның аш-су пешерү үзенчәлекләре дә өйрәнелде Ярышлар барганда һәр спортчы көн саен уртача 5 мең килокалорий Универсаль спорт залының тышкы күренеше. кадәр энергия сарыф итә. Аны тулыландыру өчен Олимпия авылы ашханәләрендә һәр аш-суның күпме калорий энергия бирүен күрсәткән махсус язмалар эленгән. Бу бигрәк тә боксчылар, штангачылар һәм көрәшчеләр өчен кирәк. Чөнки аларга беренче көнгә авырлыкларын арттырырга да, киметергә дә ярамый: үлчәүләре үзгәрсә, икенче категория атлетлары сафына күчерәләр. Спортчы үз авырлыгын хәтта 100 граммга гына арттырган очракта да медальдән колак кагуы мөмкин. XXII Җәйге уеннарны оештыру комитетында җиңүчеләрне инде хәзер медальләр көтә. Катнашучылар һәм кунаклар өчен истблек медальләре дә булдырылды. Аларның үрнәкләре моннан ике ел элек Афинада Халыкара Олимпия комитетының 80 нче сессиясендә расланган иде. Яшь совет скульпторы Илья Постол берничә медаль ясады. Советлар Союзы һәм Америка Кушма Штатлары космонавтларына, ССР Союзының Зур театрына 200 ел тулуга багышланганнары һәм чемпионнарга тапшырыла торганнары — аның иҗаты. Олимпия хартиясе законнарында язылганча, аларның калынлыгы — 3. диаметры — 60 миллиметр. Кырларына призерларга тапшырыла торган спорт төре рәсеме төшерелгән. Өске ягына, башка Олимпиадаларныкы кебек, Уеннарның гадәттәге эмблемасы ясалган. Икенче ягы бүгенге көн таләпләре рухында: стадионның йөгерү юллары, Олимпия уты яна торган чынаяк һәм 80 нче ел Уеннарының эмблемасы. Мәскәүнең икенче бер танылган скульпторы Ангелина Леонова — Уеннарда катнашучылар һәм рәсми кешеләрнең барчасына бүләк ителә торган медальләрне ясаучы. Алтын төсендәге бронзадан коелган бу бүләкләрдә Кызыл мәйдан сурәтләнгән, «XXII Олимпиада. Мәскәү. 1980» дип язылган. Ангелина Леонованың истәлек медальләре Краков, Варшава, Венеция, Будапешт, Росток, Дюссельдорфта булган халыкара күргәзмәләргә куелып югары бәя алдылар. Менә шушы бүләкләр өчен көрәш аренасына чыгучы атлетлар башта берберләре белән кул кысышалар. Бу — гадәти бер әдәплелек галәмәте генә түгел, бәлки көндәшләрнең бер-берсенә иң изге хисләр, яхшы уен хисләре белдерү билгесе дә. Шуңа күрә башкалабыз Мәскәүдә булачак 80 нче ел Олимпиадасының төп өндәве итеп «Спорт — тынычлык илчесе» дигән канатлы сүзләр алынган. Алар Уеннарга 130 илдән килгән 12 меңләп спортчыны, меңнән артык хөрмәтле кунакны, 3500 судьяны, Халыкара спорт конференцияләренең 3 мең делегатын һәм чит дәүләтләрнең 7 меңнән артык журналистын татулыкка, дуслыкка, үзара тыныч яшәүгә өндәү булып яңгырый һәм Олимпиаданың килеп чыгу тарихына туры килә. Борынгы легендаларда Уеннарның килеп чыгышы турында болай дип сөйләнә: Урта диңгез буйларында вак-вак дәүләтләргә бүленеп яшәгән греклар борын- борыннан җир бүлү, мал-мелкәт туплау өчен һәрвакыт бер-берсе белән сугышып торганнар. Кан койгыч бу бәрелешләрдә Элита дәүләте зур зыян күргән. Бервакыт, Спарта дәүләте Элитаны басып алырга гына торганда, җиңелүчеләрнең патшасы Ифит күршеләренә китә. Ул көчле дәүләт булган Спартаның патшасы Ликург белән очраша. Ифит, күрәсең, әйбәт дипломат булган: күршесенә кылычларын һәм пычакларын читкә ташлап, тынычлык турында солых төзергә һәм бу вакыйга хөрмәтенә аллалар күңеленә хуш килерлек уеннар оештырырга тәкъдим ясаган. Көчне корал ♦ һәм кан белән түгел, бәлки кешеләрнең көче һәм җитезлеге белән күрсәтергә 5ирәк. Ликург, Ифит фикере белән килешеп, Элитаны нейтраль дәүләт дип игълан ткән. Ике патша арасындагы килешү тексты бакыр тәлинкәгә чокып язып куелган. Грекларның башка дәүләтләре дә моны таныган. Ифит, сугышларсыз яшәргә омтылуны мәңгеләштерергә теләп, үз дәүләтендәге Олимпия дигән урында «Атлетлар уены» (грек сүзе атлетикосның мәгънәсе көрәш дигәнне аңлата) оештырып җибәргән. Олимпия уеннарының исеме менә шушыннан килеп чыккан. Бу безнең эрага кадәр 776 нчы елда була. Греклар җиңүчеләрнең исемнәрен Алфей елгасы буендагы мәрмәр колонналарга чокып язып барганнар. Анда беренче җиңүченең дә исеме билгеле. Ул —Элита дәүләтенең пешекчесе Корэб атлы кеше. Шуннан соң безнең эраның 394 нче елына кадәр Олимпиадалар аллалар һәм легендар батырлар хөрмәтенә дүрт елга бер мәртәбә үткәрелеп килгән. Халык Олимпия бәйрәмен түземсезлек белән көтеп ала торган була. Иртә таңнан, кояш җирне яктырта башлауга, кешеләр, үзләрен чәчәкләр һәм агач яфраклары белән бизәп. Олимпиягә агылган. Алар иң элек ярышларда катнашу бәхетенә ирешкән атлетларның исемлеге белән танышканнар. Моңа һәр кеше лаек була алмаган. Ярышларның кагыйдәсе бик гадел һәм катгый: караклар, алдакчылар, җинаятьчеләргә анда катнашырга рөхсәт ителмәгән. Ярышучылар һәм судьялар, аллаларның алласы Зевска хәрәмләшмәскә ант иткәннән соң, кичен кешеләр сәнгать бәйрәмендә күңел ачкан, иртәгесен ярышлар башланган. Күрәсез, Уеннар, беренче көннәреннән үк, гаделлек, намуслылык, дуслык фикерләрен алга сөргән, кешеләрне татулыкка өндәгән. Олимпиягә юл тотучыларны берәү дә тоткарламаган, аларга кул күтәрмәгән. 103 нче Олимпиадага баручы тамашачыларны, мәсәлән, аркадиецлар тотып ала. Греклар, моңа үч итеп, аларны озак вакытка Уеннарда катнашудан мәхрүм иткәннәр. Уеннар баштарак бер көн барган. Аннары биш көнгә, соңрак ай буена сузылган һәм урак өсте тәмамланып, йөзем җимеше җыю вакыты килеп җиткәндә үткәрелгән. Беренче уеннарның 13 е Зевсның 600 аяк табанына тигез булган бер стадиягә (190 метр 27 сантиметр) йөгерүдән торган. Бу араны Геракл үзе үлчәп биргән Соңга таба программа байый барган. Ераграк араларга йөгерүләр, сикерү, диск һәм сөңге ыргыту, көрәш, йодрык сугышы, җигүле атларда узышулар, панкратион (кул белән теләсә ничек сугып, аяк белән тибеп һәм башка алымнар кулланыл көрәшү. Аңарда тик бармак белән күзгә төртү генә тыелган) кертелгән. Эллиннарның Атлетлар уены башка илләргә, төрле халыкларга күчкән. Этруслар, римлылар да шундый Уеннар үткәрә башлаганнар. Римда алар цирк тамашасына әйләнеп киткән, гладиаторларның үлгәнче сугышыннан соң гына тәмамланган. Безнең эраның 394 нче елында Рим императоры Федосий I аларны тыйган. Олимпиядәге корылмалар бер генә ел төзек хәлдә сакланган: 395 нче елда Алфей елгасы буена византиялеләр һәм готлар килеп чыккач, кан коюлы сугышта аларны ваталар Йеэ елдан күбрәк вакыт үткәч, көчле ике җир тетрәүдән алар тәмам җимерелә. Алфей һәм Кладей елгалары ташыганда ком астында кала. Мең елдан артык Олимпия белей кызыксынучы булмый. 1824 елда инглиз археологы лорд Станхов казу эшләре алып бара һәм борынгы Олимпиянең планын сыза. 1502 ел үткәч, француз педагогы барон Пьер де Кубэртен дөнья күләмендә шундый спорт Уеннарын үткәрү мәсьәләсен күтәреп чыга һәм ул Халыкара олимпия комитетының беренче президенты ител сайлана. Аның тырышлыгы белән 1896 елда Афинада хәзерге заманның I Олимпия уеннары үткәрелә. Уеннарның эмблемасы — -бер-беренә үрелгән биш боҗра сурәте дә Кубэртен исеме белән бәйле Ул Олимпия хәрәкәтенә кушылган биш континентның бердәмлеген һәм дуслыгын күрсәтә. ХӘНИФ МОРТАЗИН ф БАТЫР ЯКТАШЛАРЫБЫЗ Крылатское велотрегында ярышлар бара. Зәңгәр боҗра — Европа, сарысы — Азия, карасы — Африка, яшеле — Австралия, кызылы — Америка символы. Беренче Олимпиададан соң аның флагы икешәр тапкыр Париж һәм Лондон, берәр мәртәбә Сент-Луис, Антверпен, Стокгольм, Амстердам, Лос-Анджелос, Берлин, Хельсинки, Мельбурн, Рим, Токио, Мехико, Мюнхен, Монреаль шәһәрләре күгендә җилфердәде. Җәйге Олимпиаданың алтынчысы — Беренче, XII һәм XIII Уеннар Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә үткәрелми калды. Хәзерге заман Олимпиадаларының традицион анты беренче мәртәбә 1920 елда Антверпенда (Бельгия) VII уеннарда яңгырый. Аны Бельгия фехТовальчысы Виктор Буан укый, һәм шуннан башлап ант кабул итү һәр Олимпиаданың тантаналы гореф- гадәтенә керә. Совет спортчыларының Олимпиада биографиясе 1952 елда Хельсинкида башлана. Моңа кадәр уеннарның бәхәссез җиңүчеләре АКШ спортчылары була иде. Финляндия башкаласында күкрәкләренә «СССР» дип язылган егетләребез һәм кызларыбыз спорт дөньясын шаккаттырды. Алар, 22 алтын, 30 көмеш, 19 бронза медаль отып, рәсми булмаган команда зачетында америкалылар белән 1—2 нче урыннарны бүлешәләр. Бу АКШ спортчылары өчен аяз көндә яшен суккандай була. Безнекеләр тик Мехикода гына икенче урынны алалар. Мельбурн, Рим, Токио, Мюнхен, Монреаль Уеннарыннан америкалыларны отып кайталар. XXI Олимпиадада Германия Демократик Республикасы спортчылары АКШ командасын өченче урынга кысрыклап чыгардылар. Гомумән, Канада башкаласындагы Уеннар социалистик илләр олимпиячеләренең триумфаль җиңүе белән тәмамланды. Алар программага кертелгән 24 төрнең 14 ендә беренче урыннарны яулап алдылар. Социалистик илләр вәкилләре өлешенә өч төрле дәрәҗәдәге 613 медальнең 344 е туры килә. Ватаныбызның иң көчле, иң җитез, иң оста уллары һәм кызлары күтәрелгән Олимпиада биеклекләрендә безнең республика вәкилләренең дә өлеше аз түгел. Якташларыбыз төрле милләт вәкилләреннән тезелгән һәм бер гаиләдәй дус, җиңүгә омтылыш белән яшәүче СССР җыелма командасы составында Хельсинкига баралар. Ике кешелек байдарка көймәләрендә ярышучылар арасында Казан ишкәкчеләре Николай Тетеркин һәм Игорь Феоктистов та була. Алар ун километрлы стартка чыгалар һәм Җир шарының иң күренекле ишкәкчеләре белән киеренке көрәштә финишка җиденче булып киләләр. Әле бер мәртәбә дә халыкара аренага чыкмаган Казан егетләре өчен бу зур җиңү була, әлбәттә. Малай чакларын Тәтештә үткәргән баһадир Аркадий Воробьев та үзен данга күмгән юлны Финляндия башкаласының штанга күтәрү күперчегеннән башлый Беек Ваган сугышында якташыбыз диңгез пехотасында хезмәт итә. Румынияне һәм Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. . Фронттан кайткач, водолаз сыйфатында Одесса диңгез портын торгызуда эшли. Нәкъ менә шушында, 23 яшендә ул «тимер уен» белән кызыксынып китә. Язмыш аны 3 Свердловскига алып килә. Егет эштән соң бөтен буш вакытын диярлек штанга кү- § тәреп күнегүләргә бирә. Көн саен 10—15 тонна чамасы авырлык күтәрә. 1950 елда Ь СССР җыелма командасы составында Франциягә дөнья чемпионатына бара һәм 5 күкрәгенә көмеш медаль тагып кайта. Хельсинкида аның төп көндәше Америка Куш- < мв Штатларыннан Олимпия чемпионы Стенли Стенчук иде. Судьяларның хәрәмләшүе z. аркасында гына Аркадий Воробьев өченче урынга чыга. Аркадий Воробьевның корычтай нык ихтыярын судьяларның намуссызлыгы 5 сындыра алмый. Ул үзенең көчен Мельбурн һәм Рим Олимпиадаларында таныта, 2 хаклылыгын ярышта җиңеп раслый. Мельбурнда Идел баһадирларына каршы Аме- А рика тренерлары Дэвид Шелпардны куялар. Беренче хәрәкәттә үк совет атлеты аннан 7 ярым килограммга артыграк күтәрә. Өченчесендә А. Воробьев 177,5 килограммны һавага чөя, Д. Шеппард 165 килограмм белән генә чикләнә. А. Воробьев Олимпиададагы беренче зур алтын медален менә шулай ала. Римга, А. Воробьев белән бергә, Казан авиация институты студенты Александр Курынов та бара. Штангачылар турнирын күзәтүче тамашачыларның карашы ярым урта үлчәүдәге атлетлардан америкалы Томми Коно һәм Александр Курынов очрашуына төбәлә. Беренчесе — алты мәртәбә дөнья чемпионы, ике Олимпиадада алтын медаль откан. Штангачылар арасында Томминың икенче исеме бар. Ул — җиңелмәс Коно. Италия башкаласында оттырырга туры килә үзенә. Казан штангачысы, аны өч төрдә 437,5 килограмм күтәреп, Олимпиаданың яңа рекордын куеп җиңә. Воробьев өченче Олимпиадасында да алтын медаль өчен АКШ атлеты белән ярыша. Бу юлы да көндәше Джон Пульскэмп аның белән юкка гына тартыша. Турнирны А. Воробьев Уеннар рекорды куеп һәм алтын медаль яулап тәмамлый. Ике Олимпиадада җиңгәннән соң журналистлар А, Воробьев турында: «Титаннар токымыннан туган кеше», — дип язалар. Аның Олимпиадалар һәм дөнья чемпионатларында ирешкән уңышларын хөкүмәтебез Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почет билгесе» орденнары белән билгеләп үтә. Унбер ел дәвамында илебез җыелма командасы составында чыгыш ясаган Тәтеш батыры фәнни эш белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Ул, Свердловск медицина институтын тәмамлагач, кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен уңышлы яклый. Профессор Аркадий Никитич Воробьев — хәзер Мәскәү өлкәсе физик культура институты ректоры. Аның җитәкчелегендә безнең баһадирлар дружинабыз Токио һәм Мехико уеннарында җиңеп кайтты. Совет штангачылары А. Воробьевның Хельсинкида атлаган беренче адымнарын уңышлы дәвам иттерәләр. Иң авыр үлчәүдәге Василий Алексеев ярышларда 80 тапкыр Олимпия һәм дөнья рекорды куйды. Халыкара аренада без республикабызның бүгенге штангачыларыннан Бөгелмә егете Николай Колесниковны күрәбез. Атказанган спорт мастеры, авыр атлетиканың Халыкара федерациясе башкарма комитеты члены А. Медведев Н. Колесниковның Монреальдәге чыгышы турында болай сөйли: — Монреальгә чаклы дөнья һәм Европа чемпионатларында төп көрәш Болгария һәм Советлар Союзы командалары арасында бара иде. Канадада ике көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча бу көндәшләр очрашуының исәбе тигезләнде — 7:7. Чират ярым җиңел үлчәүдәге атлетларга җитте. Безнең командадан Европа чемпионы һәм этәреп күтәрүдә дөнья рекордчысы Николай Колесников чыгыш ясый. Болгарлар берничә тапкыр дөнья чемпионы һәм рекордчысы Георгий Тодоровны куйдылар. Ыргымда Тодоров — 122.5. Колесников һәм япон Хираи 125 әр килограмм күтәрде Беренчелек Николайда. Чөнки ул Япония атлетыннан җиңелрәк. Этәреп күтәрүне Тодоров 152.5 килограммнан башлады. Николай — 2 ярым килограммга артык! Колесников искиткеч осталык белән авырлыкны баш өстене күтәреп куйды. Болгар 157,5 килограмм «үтәрде һәм Николайны куып җитте. Әмма Колесниковның тагын ике талкыр күперлеккә чыгу мөмкинлеге бар иде. Аларның берсен ул уңышлы файдаланды — 160 килоII’ ХӘНИФ МОРТА ЗИЛ 163 грамм күтәрә алды. Бу бигрәк тә шатлыклы вакыйга иде. Чөнки ярым җиңел үлчәүдәге штангачыларыбыздан берәү дә Рим Олимпиадасыннан соң халыкара ярышларда почет пьедесталының югары баскычына күтәрелә алмады. Уеннар чемпионы булгач, Колесников күперчеккә тагын бер мәртәбә чыкты һәм дөнья рекордын яңартты — 161,5 килограмм! Николай Колесников Мәскәү Олимпиадасына да үз үлчәвендә беренче булып катнаша. Җәйге Олимпиадаларда (1956 елдан башлап Кышкы уеннар да үткәрелә) чыгыш ясаучы республикабыз спортчылары арасында бер «тимер уен» вәкилләре генә түгел. Мельбурнда Балык бистәсе районында туып үскән Геннадий Бухарин СССР җыелма командасының медальләр коллегиясен үзе яулаган бүләкләр белән баета. Ул каноэ көймәсендә бер һәм ун километрлы узышларда финишка өченче булып килә һәм ике бронза медальгә ия була. Хөкүмәтебез ишкәкче егетне «Почет билгесе, ордены белән бүләкли. Рим Уеннарында ишкәкчеләр ярышы совет спортчыларының алтын финишы белән башланып китә. Ярыш серләренең әлифбасын Кабан күлендә өйрәнә башлаган Казан медицина институты студенты Мария Шубина Антонина Середина белән бер байдаркага утыра. Безнең экипаж, финалда катнашучы 8 көймәнең 7 сен артта калдырып, алтын медаль алуга ирешә. Италиядә диск ыргытучылардан Буа егете Владимир Трусенов. 42 километр 195 метрлы арада марафон йөгерүендә Зеленодольски- дан Константин Воробьев чыгыш ясый. Казан Суворов училищесында укыган боксчы Вадим Емельянов Токиода ярым финалга барып җитте. АКШтан килгән негр егете Джо Фрэзерга гына оттырып, ул бронза медаль яулый. Соңыннан Фрэзер атаклы боксчы Мөхәммәт Алига каршы чыга һәм берничә ел профессионаллар арасында дөнья чемпионы булып тора. Мюнхен Уеннарында иң зур бүләк — алтын медаль Чүпрәле районының Кара- китә авылында туган классик көрәш остасы Шамил Хисаметдинов күкрәгенә тагылды. Минзәләдән Виталий Кузнецов дзю-до көрәшеннән чемпион исемен абсолют беренчелектә дәгъвалады. Келәмгә 29 көрәшче чыккан иде. Спортның бу төре турнирын үткәрү бик үзенчәлекле: японча көрәшүчеләр бер ярышта үзара берничә тапкыр очраша алалар. Европаның абсолют чемпионы Виталий Кузнецов башта Голландиянең 120 килограммлы көрәшчесе Вим Рюсканы откан иде. Рюска, калган очрашуларны җиңү белән тәмамлап, ярым финалда француз Бронданьны бирелергә мәҗбүр итте. Финалда Рюска һәм Кузнецов яңадан көрәште. Бу юлы өстенлек Голландия спортчысы ягында булды. Аңа — алтын, В Кузнецовка көмеш медаль тапшырдылар. Футболчыларыбыз Виктор Колотов һәм Геннадий Еврюжихин Германия Федератив Республикасыннан бронза медальләр белән кайттылар. Виктор Колотов Монреальдә дә шундый ук бүләккә лаек булды. Соңгы уеннарның икесендә дә ул илебез футбол командасының капитаны сыйфатында катнашты. XXI Олимпиадада фехтование осталарыбыз Наилә Гыйләҗева, Ольга Князева һәм Валентина Никоновага рапирачыларның команда турниры алтын медальләр китерде. Олимпиада бүләкләре янында кызларыбыз күкрәгендә хөкүмәтебезнең «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре балкыды. Уеннар — спортчылардан тыш, судьялар өчен дә җитди имтихан. Соңгы өч Олимпиадада баскетболчылар турнирын Казан химия-технология институтыннан техник фәннәр докторы, профессор Габделнур Мөхәммәтҗанов зур осталык белән үткәрде. Ул иң гадел арбитр буларак билгеләп үтелде. Җыеп кына әйткәндә, республикабызның данлы уллары һәм кызлары, җәйге Олимпиадаларда 11 алтын, 1 көмеш һәм 8 бронза медаль отып, Ватаныбызның спорт данын арттыруга үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Хәзер без аларның иң лаеклыларын дүрт ел көтеп алган Мәскәү Уеннарында күрербез. Уңышлар сезгә, якташларыбыз!