АЙ ҮСӘСЕН КӨН ҮСЕП
Республикабызның 60 еллыгын тантана иткән бу көннәрдә А. М. Горький сүзләре искә төшә. 1930 елда, Татарстан АССР ның төзелүенә 10 ел тулу уңае белән җибәргән котлавында, ул болай дип язган иде: «...Татарларның республикасы үзенең ун еллыгын бәйрәм итә. Мин хезмәт халкының фидакарьлеге белән төзелә торган тарихның бу яшүсмере баһадир булып үсеп җитәчәгенә тирәнтен ышанам. Аек акыллы, намуслы, хезмәт сөючән, йомшак күңелле һәм пөхтә, шул ук вакытта максатына ирешүдә тәвәккәл татар халкы турында бала чактан ук күргән-белгәннәрем бу ышанычның нигезе булып тора, һәм ул Татарстан республикасының культура өлкәсендәге үсеш темплары белән дә ачык раслана» 1 Октябрь кояшы астында тугандаш республикалар гаиләсендә үскән туган җиребез Татарстанны чыннан да «ай үсәсен көн үсеп» тиз арада гайрәтле ир, батыр йөрәкле көрәшче булып өлгергән баһадир белән чагыштыру бик урынлы. Экономикада булсын, халкыбызның тормыш-көнкүреше, мәгарифе, фән һәм культурасында булсын, — соңгы алты дистә ел эчендәге үсеш, үзгәреш чынлап та өкияти темплар белән барган, кайсы өлкәгә мөрәҗәгать итмә, иркенләп сөйләшерлек, горурлык белән искә алырлык казанышлар мөлдерәп тора. Шул җөмләдән татар совет әдәбияты бу үсешузгәрешләрнең иң характерлы мисалларыннан берсе. Милли Сөнгатьнең башка тармакларыннан аермалы буларак, татар әдәбияты Бөек Октябрь революциясен шактый бай традицияләр белән каршы алды. Ул традицияләр кайнар, коры чүлдә дым эзләп бик тирән катламнарга киткән берән-сәрән, әмма ныклы, чыдам тамырларны хәтерләтә. Әдәби үсентеләр әнә шул рәвешле, күкрәп үсеп китәргә уңайлы шартлар булмау сәбәпле, халык рухы тирәнлекләреннән. аның өмет-хыялларыннан үзенә яшәү суты эзләп тамырлана килгән. Бары шушы гасыр башларында гына. Беренче рус революциясе нәтиҗәсендә (1905 ел) һәм Беек Октябрь революциясе җиңгәч кенә ул, классик рус һәм дөнья әдәбиятларыннан шифа алып, үзенә бер мөстәкыйль иҗат процессы буларак күкрәп үсеп китә. Милли әдәбиятта критик реализм формалаша, традицияләргә чагыштырмача ба- ерак булган поэзия белән беррәттән проза, драматургия һәм әдәби тәнкыйть җанр- пары да аякка баса. Тугандаш әдәбиятларның бердәм гаиләсендә лаеклы урын алып, социалистик реализм методын үзләштергән татар совет әдәбияты, ай үсәсен кон үсеп, яңадан-яңа биеклекләр яулый, уңышлар казана. Ниһаять, ул бүген мәһабәт, таза. нык бер имәнне хәтерләтә. Тукай, Әмирхан. Ибраһимов, Камаллар, Такташ. Жә- пил, Кәримнәр ныклыгы, тазалыгы бар ул имәндә. Кәүсәсендә сырлар булыр. Тирән :ырлар. Алары туган ил һәм халык белән бергә узылган авыр сынаулар, еллар һәм оллар истәлеге. Алар — азатлык һәм бәхет, социализм өчен көрәштә яуланган җи- чуләр хатирәсе. 1 Горький в Татарии. Казань. 19Ы, 122—123 битләр. ) «К. У • М 6. Р 129 Мәһабәт агач дидек. Бәйрәм кеннәрендә шул агачның республикабыз белм бергә соңгы алты дистә ел эчендәге үсеше күз алдына килә. Юбилейлар, түгәрәк д». талар уңаена язылган мәкаләләрдә без шул тарихи юлны этапларга, чорларга бүлеп эзлекле рәвештә тикшерергә гадәтләнгәнбез. Бу юлы исә әдәби ятыбызның мәгълүм казанышлары турында язганнарны кабатламый гына, бүгенге әдәби процесс турындагы уйланулар һәм кайбер күзәтүләр белән уртаклашырга исәп. Чөнки бүгенге әдәбият —ул еллар буе тупланып килгән бай рухи мирасның турыдан-туры дәвамы һәм яңа шартларда формалашкан нәтиҗәсе дә. Татар әдәбиятының хәзерге торышында аның бигрәк тә Октябрь кояшы астында үткән юлы һәм шул данлы юлда ирешелгән казанышлары аермачык чагылыш таба. Әдәбиятыбызның бүгенге халәте турында сүз чыктымы, иң элек, аның алгы сафында атлаучы тынгысыз аксакалларыбызны искә аласы килә. Әйтик, исем кушучысы Г. Тукай булган «Аң» журналында беренче шигырьләрен бастырган Н. Исәнбәтне. революция һәм яңа тормышның кайнар йөрәкле трибун-шагыйре, әдәбиятыбызда беренче булып даһи Ленинның үлмәс образын калку итеп сурәтләгән һ. Такташның дусты X. Туфанны, тәүге хикәяләре гражданнар сугышының утлы көрәш көннәрендә кызылармеец каләме белән язылган һәм 1919 елда «Эш» газетасында басылып чыккан А. Шамовны, иҗат эшчәнлеген егерменче еллар уртасында, олы әдип һәм остаз Г. Ибраһимовның тәнкыйть сүзен ишетеп, аның кайгыртучанлыгын тоеп башлаган М. Әмирне бүген дә арабызда күрү, аларның армый-талмый иҗат итүен тою үзе бер куаныч түгелмени! Гражданнар сугышы чорында ук революциягә. Ватанга һәм халыкка бирелгәнлеккә зур сынау узган язучы Г. Бәширов, беренче әдәби әсәрләрен Бөек Октябрьның икенче еллыгына багышлаган драматург Р. Ишморат, тәнкыйть һәм әдәбият тарихы басуында озак еллар нәтиҗәле эшләп, күп чүмәләләр өйгән һәм олы-олы кибәннәр куйган М. Гайнуллиннарның тормыш һәм иҗат биографияләре татар совет әдәбиятының үткән юлын, үсеш этапларын калку чагылдырмыймыни?! Җәлил. Кәрим һәм Кутуйлар белән бергә Бөек Ватан сугышы кырларына киткән X Госман. ӘЕники, Ә. Исхак, Ш. Маннур, С. Хәким, Н. Дәули, Н. Арсланов, М. Сад- ри. А. Расих, 3. Нури. X. Камаловларның Татарстанның 60 еллык бәйрәмен иҗат уңышлары белән каршылавы шулай ук күңелдә бүгенге әдәбиятыбыз һәм әдипләребез өчен горурлык хисе тудыра. Гомумән, бүгенге татар әдәбиятының кайсы гына жанрын. кайсы гына тармагын алсак та, без анда, үзләреннән соң килүче берничә буын талантлы әдипләр белән бер сафта торып, ару-талуны белми иҗат иткән мөхтәрәм аксакалларыбызны — хезмәт һәм сугыш ветераннарын күрербез. Татар совет әдәбиятының беренче буразналарын сызуга ук үзләреннән өлеш керткән, заман белән бергә өзлексез үсештә булган һәм әдәби процессны бертуктаусыз алга әйдәгән фидакарьләр турында сөйләгәндә күңелдә булган бар җылылык һәм хөрмәтне түкми- чәчми җиткерәсе килә. Әдәбиятның авыр артиллериясе—проза хакындагы сүзне дә аксакал әдипләребез иҗатын искә алудан башламый мөмкин түгел. Әле утызынчы елларда ук «Сиваш» повесте, кырыгынчы еллар ахырында — илленче еллар башында «Намус» романы белән әдәбият сөючеләрнең кайнар мәхәббәтен яулап өлгергән Г. Бәширов соңгы ун-унбиш ел дәвамында «Туган ягым — яшел бишек» һәм «Җидегән чишмә» кебек күләмле әсәрләр тәмамлады. Бөек Ватан сугышы чорында колхозчыларның хезмәт героикасын масштаблы картиналарда тасвирлаган «Намус» романында автор шул чор өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләләрне сәнгатьчә гомумиләштереп, зур осталык белән иҗат итү бәхетенә ирешкән. Шуңа күрә дә хезмәттәге батырлыгы, бетмәс-төкәнмәс оптимизмы һәм рухи сафлыгы белән аерылып торган Нәфисә әдәбиятыбызда сурәтләнгән гүзәл хатын-кыз образлары арасында бүген дә үзгә бер урынны били. Җирнең, туган як табигатенең кадерен белергә өндәгән, аның киләчәге турындв олм кайгыртучанлык белән язылган «Җидегән чишмә» романы әдипнең талант чишмәсе бүген дә саекмау турында ачык сәйли. М. Әмир иҗаты үзе генә дә татар совет әдәбиятының 60 ел эчендә ирешкән зур казанышларының ачык бер дәлиле. Халык язмышын, ил язмышын үзенеке дип кабул иткән бу өлкән прозаик, драматург һәм үзенчәлекле юморист «Агыйдел» повесте белән генә дә әдәбиятыбыз тарихында бер атау булып торырга лаеклы. Егерменче- утызыичы еллар комсомолларының яңа тормыш төзү өчен барган көрәштәге сүнмәс дәртен татар әдәбиятында шул дәрәҗәдә сәнгатьчә һәм тәэсирле итеп тасвирлаган бүтән проза әсәрен хәтерләү кыен. Әдипнең «Саф күңел» романы, «Миңлекамал» һәм «Тормыш җыры» пьесалары әдәбиятыбыз тарихында җуелмас урын алды һәм соңгы елларда язылган автобиографик повестьлары да игътибарга лаек. Чөнки өлкән әдипнең бай тормыш юлы һәрчак туган ил һәм республикабыз белән аерылгысыз бәйләнештә, ә иҗаты күп милләтле совет әдәбиятының магистраль юнәлешендә дәвам итте. Димәк, ул әсәрләр шәхси биографик язма гына түгел, аларда татар совет әдәбиятының үткән юлы чагылган. Прозабыз аксакалларыннан «Йөзек кашы» повесте, «Җәяүле кеше сукмагы» һәм «Утызынчы еллар» романнары, башка күп кенә повесть һәм хикәяләр авторы Ф. Хөсни талантының озын гомерлелегенә сокланмый мөмкин түгел. Аның бетмәс-төкәнмәс оптимизм белән сугарылган мавыктыргыч һәм җор телле повесть, хикәя, публицистик ныгышларыннан башка да әдәбиятыбызның бүгенге барышын күз алдына китерү «ыен. Г. Гобәй, Г. Галиев, Г. Минскийларның татар совет прозасы үсешенә керткән өлешен без шулай ук олы ихтирам белән искә алабыз. Соңгы елларда, каһарман- шагыйрь Муса Җәлил батырлыгы белән рухланып, шагыйрь Ш. Маннур да прозага мөрәҗәгать итте —күләмле «Муса» романын язды. Ул, берсүзсез, халкыбызның горурлыгы булган Җәлил образын тудыруда җитди адым саналырга тиешле әсәр А. Расих иҗаты исә елдан-ел яңа кырлары, үзенчәлекләре белән ачыла, тирәнәя бара. Барыннан да элек, бу әдипнең өзлексез эзләнүләре, тарихка мөрәҗәгать итәме, бүгенге чынбарлыгыбызгамы — һәрвакыт чорыбыз өчен аеруча әһәмиятле тема һәм проблемаларны кыю һәм принципиаль рәвештә күтәреп чыгарга сәләтле булуы куандыра. Татарлар арасында социализм идеяләрен пропагандалауда үз-үзен аямый көрәшкән ялкынлы революционер-ленинчы Хөсәен Ямашев образын калку рәвештә тасвирлаган роман үзе генә дә А. Расих иҗатының җитди казанышы булып тора. Эдипнең соңгы еллар тәнкыйтендә күп кенә бәхәсләргә нигез биргән «Ике буйдак» һәм «Сынау» романнары да бүгенге прозабызның игътибарга лаеклы үрнәкләре. Әмирхан Еники иҗаты татар совет прозасы тарихында үзенчәлекле күренеш. Әдипнең беренче хикәяләре егерменче елларда Г Ибраһимов редакцияләгән «Безнең юл» журналында дөнья күрә. Бу — гади бер факт Әмма шул фактта бер мәгънә булуын да абайламый мөмкин түгел. Г. Ибраһимов, Ш. Камаллар прозасының мәгънәви һәм эмоциональ җегәрлеген, психологик анализ тирәнлеген һәм лирик рухын дәвам итүчеләрнең берсе Ә. Еники иҗат юлын әдәбиятыбыз классигының үзеннән фатиха алып башлаган икән. Бер карашка, аның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр алай артык зур да түгел, күзгә дә бәрелеп тормыйлар кебек, әйтик, Г. Ибраһимоэ- ның «Алмачуарьыдай. Ләкин шул ук вакытта ул үзенә генә хас бер сиземләү һәм осталык белән, заман укучысының күңелен борчып торган җитди проблема күтәргән була. Бүген яңгырап та иртәгесен онытыла торганнардан түгел, кеше җанын, кеше рухын, гомумән, кешелекне мәңге тынгысызлык утында тоткан, бүген дә, иртәгә дә җитди уйлануларга чакырырга сәләтле проблема була ул. Менә ни өчен кырыгынчы елларда язылган «Бер генә сәгатькә», илленче еллардагы «Кем җырлады», алтмышынчы еллардагы «Матурлык» һәм әле соңгы вакытта гына дөнья күргән «Тынычлану» хикәяләре, төрле чорда иҗат ителүләренә дә карамастан, бер үк дәрәҗәдә сокландыргыч сәнгать әсәрләре буларак кабул ителә. Өзлексез эзләнүләрдә һәуи үсештә булган әдипнең бүгенге чынбарлыгыбыздан илһамланып, рух алып коммунистик җәмгыять төзүче замандашларының масштаблы образын иҗат итүдә тагын да зуррак уңышларга ирешүенә күңелдә ныклы ышаныч яши. Сүз республикабызның олы бәйрәме көннәрендә бүгенге әдәбият һем бүген дә сафта булган әдипләребезнең татар совет әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында дидек. Шулай да үзебез сайлаган шушы принциптан бер генә урында читләшеп алуны укучы гафу итәр әле. Чөнки бүгенге татар әдәбияты, бүгенге прозабыз ту- рында сөйләшкәндә Габдрахман Әпсәләмов исемен зур ихтирам белән искә алу һичшиксез кирәк. Әле бер ел чамасы гына элек арабыздан киткән бу өлкән әдип ү.еиеп -хаты 6-пэи республикабыз миклареикеи үт«". бете» ил күлемеида танма- гаи прозаик иде. Аии» Г. Ибрзһимое. Ш. Камал. К. Нәҗмиләр башлата» юлда» ба- р„„, татар со.ет ромаимн үеторүте керткәй олаша әйтеп бетергесез зур. .Алты, йолдыз», «Газинур», «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», «Ак чәчәкләр», «Күк күкрәр», «Яшел яр», «Агыла болыт» романнары һәркайсы прозабыз мәйданында җитди бер вакыйга буларак кабул ителде, һәм бүген татар совет прозасы үткән олы юлны ул әсәрләрдән башка күз алдына китерү һич мөмКин түгел. Г. Әпсәләмов романнарында һәрчак совет кешесенең иң күркәм сыйфатлары—туган илгә һәм халыкка бирелгәнлек, патриотизм, хезмәт батырлыгы калку рәвештә сурәтләнә килде. Аларда, кагыйдә буларак, батырлык, кешелеклелек, намус һәм тугрылык үзәккә куелды. Иҗатындагы бу юнәлеш язучының үз холкындагы тыйгысызлыкка, хезмәт сөюгә, туган илгә һәм партиягә бирелгәнлеккә, интернациональлек һәм иҗтимагый активлыкка тоташкан иде. Соңгы елларда күп милләтле совет әдәбиятында җитлеккән социалистик җәмгыять төзүче кеше — авыл һәм шәһәр хезмәтчәннәре, интеллигенция вәкилләре образларыннан тулы бер галерея тудырылды. Зур куаныч белән әйтергә мөмкин, моңа татар язучылары да мул өлеш кертәләр. Ил тоткасы — иген игүчеләр, шофер һәм предприятие җитәкчесе, слесарь һәм колхоз председателе, скважиналар бораулаучы, балта остасы, укытучы һәм врач, фән-техника революциясенең яңа офыкларын ачучы галим — боларның хезмәте, яшәү рәвеше һәм рухи омтылышлары заман укучысы өчен бер үк дәрәҗәдә якын һәм кызыклы. Бигрәк тә кара алтыны һәм бөек төзелешләре белән данлы Татарстан эшчеләре турында язылган әсәрләр ил күләмендә популярлык казандылар. Чишмә башы Ш. Камал һәм Г. Әпсәләмов кебек өлкән әдипләргә барып тоташкан производство темасының яңа тирәнлекләренә төшү эстафетасын аксакалларыбыздан соң килүче урта буын прозаиклар кабул итеп алды һәм, икеләнми әйтергә мөмкин, алар үзләренең остазлары алдында йөз кызартмады, бүгенге көн мәсьәләләрен заман таләпләренә җавап бирердәй сәнгатьле ител сурәтләргә сәләтле икәнлекләрен исбат иттеләр. Г. Ахуновның «Хәзинә» һәм Ш. Бик- чуринның «Каты токым» әсәрләре шуның матур үрнәкләре. Татарстан нефтьчеләренең формалашу һәм үсеш юлын характерлы образларда эстетик гомумиләштереп күрсәткән бу ике роман, хаклы рәвештә, тәнкыйтьтә соңгы еллар татар прозасының җитди уңышы буларак бәяләнде, һәм бер дә очраклы рәвештә түгел. Чөнки республикабыз хезмәт ияләренең тыныч тормыш шартларындагы батырлыгын' һәм фидакарьлеген калку рәвештә тасвирлау бүгенге әдәбият алдында торган төп бурычларның берсе. Г. Ахуновның Лотфулла Дияровы, Ш. Бикчуринның Фазыл Зөбәеров образлары туган илебезнең эшчеләр сыйныфы турындагы карашларыбызны бермә-бер киңәйтә һәм тулыландыра икән, «Хәзинә» һәм «Каты токым» романнары» В Кожевников, В. Липатов, Г. Пенжикидзе, Ә. Мохтар, П. Загребельный, В. Бубнис кебек танылган прозаиклар әсәрләре арасында лаеклы урын алган икән—бу барыбызны да куандыра. Бүгенге авыл тормышын, андагы җитди үзгәрешләрне, замандашыбызның бай рухи дөньясын киң чагылдырган проза әсәрләре арасында да аерым искә алырлык һәм уңай яктан билгеләп узарлык роман, повесть һәм хикәяләр бар. Мисал өчен шул ук Г. Ахуновның «Чикләвек төше» һәм В. Нуруллинның «Аккан су юлын табар» повестьларын гына алу да җитәр. Республикабыз авыл хуҗалыгы үсешен масштаблы образлар эволюциясе аша тасвирлаган бу әсәрләр талантлы урта буын прозаиклар- рының иҗат мөмкинлекләре шактый зур икәнлекне искәртеп тора. Бу теманы күтәргән әсәрләр белән дә татар әдәбияты якын елларда киңрәк аудиторияләр яулар, бөтенсоюз аренасына кыюрак чыгар дип ышанырга кирәк. Мораль-этик мәсьәләләр исә бигрәк тә А. Гыйләҗев әсәрләрендә киң яктыртыла. Өзлексез эзләнүләрдә һәм тынгысыз иҗатта булган бу әдип үзенең бурычын кешеләрдә очраган тискәре гадәтләрне—эгоизм, кешелексезлек, бюрократлык, карьеризм сыйфатларын камчылауда күрә. Кагыйдә буларак, аның әсәрләрендә үзәккә куелган образ тискәре герой һәм ул сарказмлы үтә усал көлү белән фаш ителә, автор тарафыннан социалистик чынбарлыгыбызга чит күренеш буларак кире кагыла. Мораль-этик мәсьәләләр вакытсыз арабыздан киткән художник Хәсән Сарьян әсәрләрендә, бигрәк тә аның «Бер ананың биш улы» повестенда да үзенчәлекле һәм тирән чагылыш тапты. Бөек Ватан сугышы темасы СССР халыклары әдәбиятларында менә инде дүртенче дистә ел үзәк темаларның берсе буларак дәвам итә. һәм ул әле озын гомерле булып, килер буыннарга да сугыш афәтенең фаҗигаләре, совет халкының фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары турында озак еллар буе сөйләп торыр. Фронтовик әдипләр белән бергә бу темага һәм ул чор вакыйгаларына бер төркем урта буын язучылар да даими рәвештә мөрәҗәгать итеп киләләр. М. Мәһди- ев исеме исә алар арасында аерым игътибарга лаек. ЯзуЧының «Без кырык беренче ел балалары», «Фронтовиклар», «Кеше китә — җыры кала» повестьлары илебез халыкларының, конкрет алганда татар халкының, тылдагы хезмәт героикасын һәм ныклыгын югары художестволы чаралар белән чагылдыра. Образлы йөгерек тел һәм халкыбызның үзенә хас җорлык белән язылган бу әсәрләр соңгы еллар прозасының югары үрнәкләре булып саналырга лаек. Прозадагы эзләнүләр, табыш һәм уңышларыбыз турындагы сүзне йомгаклар алдыннан аның үсешенә Җ. Тәрҗеманов, Н. Фәттах, Р. Төхфәтуллин, Ә. Баянов, М. Зарипов, М. Хәбибуллин, Б. Камалов, Э. Касыймов, Ш. Рәкыйпов кебек тагын күп кенә үзенчәлекле каләм осталары керткән зур өлешне дә билгеләп үтү тиеш. Татар әдәбияты дигәч тә күз алдына килгән, Тукае, Такташы, Җәлиле булган поэзиябез юбилейга нәрсә белән килә соң? Бу сорауга җавап биргәнче шуны әйтергә кирәк: татар поэзиясе беркайчан да урман, тау итәгенә посып йокымсыраган тыныч күлне хәтерләтмәде. Идел һәм Камага койган дистәләрчә инеш һәм елгалар кебек ургылып, шаулап, челтерәп берөзлексез агуында булды ул. Иҗат юлын Бөек Октябрь таңында ук башлаган шагыйрь Хәсән Туфан бүгенге татф совет поэзиясенең һичшиксез иң өлкән һәм күренекле вәкиле. Шигърият көче, туган илгә һәм халкына, табигать һәм кешеләргә булган хисләре кайнарлыгы һәм самимилеге белән ул бүгенге шагыйрьләребезнең күбесенә остаз дияргә мөмкин. X. Туфан тормыш һәм иҗат юлында нинди генә каршылыкларга очрамасын, бервакытта да туган иленә һәм халкына булган тирән ышанычын югалтмады, иҗатының башыннан ахырынача туган илгә бирелгәнлек, патриотизм һәм гуманизм идеяләрен җырлап туймады. Аның югары гражданлык идеяләре белән сугарылган лирикасы шигъриятнең бетмәс-төкәнмәс рухи байлыкка ия бер могҗиза булуын аермачык раслап тора. Халык авыз иҗатына, татар шигыренең озак еллар дәвамында тупланып килгән традицияләренә нигезләнгән бу иҗат елдан-ел киңәя һәм тирәнәя барып, рус. Көнбатыш һәм Көнчыгыш поэзияләреннән үрнәк алып өзлексез үсештә, камиллеккә ирешү юлында булды. Шагыйрьнең эчтәлек һәм шигъри форма өстендәге тынгысыз эзләнүләре, җитди табышлары һичшиксез махсус өйрәнүгә лаек. Әдәбиятыбызның Тукайлардан килеп үсә, камилләшә барган шигъри традицияләрен бүгенге шартларда дәвам итүчеләрнең берсе, үзенең поэтик көче һәм иҗтимагый сиземләве белән заман сулышын нечкә тоючы, ил һәм денья күләмендә барган бөек үзгәрешләрнең фәлсәфәсен, тарихи мәгънәсен шигъри образлар аркылы чагылдыро килгән әсәрләре белән партия, халык таләпләренә сизгер һәм оператив шагыйрь, әлбәттә, —С. Хәким Беренче карашка, иҗаты да аның үэедәй сабыр һәм тыйнак кебек. Әмма ныклап баксаң, шул сабырлык, тыйнаклык артында нинди колач, фәлсәфи тирәнлек, күпме яну. гражданлык ашкынуы бар... Ул чын мәгънәсендә пат- риот һәм интернационалист шагыйрь. Иҗатының кайсы гына чорына мөрәҗәгать итмә. анда совет патриотизмы! һәм халыклар дуслыгы идеяләре белән сугарылган әсәрлвр өстенлек итә. Даһи Ленинның үлмәс образы, республикабыз биографиясенә 6әйл«. нешле тарихи вакыйгалар белән рухланып, ул язган шигырь һәм поэмалар ленмнмв- - наның матур сәхифәсен тәшкил иттеләр. Шагыйрьнең Г. Тукайга багышланган поэ- малары исә, бер яктан, Тукай турындагы әдәби әсәрләрнең гүзәл үрнәге булса, . икенчедән, җанр күзлегеннән дә камиллекләре белән сокландыралар. С. Хәким олы шагыйрь исемен иҗтимагый актив һәм югары әхлаклы шәхес, чын гражданин булуы . белән тыгыз бәйләгән. Ару-талу белмәс җәмәгать эшлеклесе һәм әдәбиятка килүче яшь талантларның якын остазы ул. Шагыйрьләр берән-сәрән генә туса, әдәбият һәм шигърият ничектер артык бер- төрле, ярлы һәм кызыксыз булыр иде. Бәхеткә каршы, җәмгыятебездә иҗат эше өчен зарур булган барлык объектив шартлар да тудырылган. Ә халык исә талантлар- ны, үзенчәлекле җырчыларны аз бирми, һәркайсының үз моңы, үз җыры булган - өлкән һәм урта буын шагыйрьләрне искә алганда күңелне шул хактагы уйлар били.' Ш. Маннур, Н. Арсланов, Н. Дәүли, М. Садри, 3. Нури, Г. Афзал. Г. Латыйп, X. Ка-. малое, Р Гәрәй —саный калсаң байтак алар һәм, шунысы куанычлы, һәркайсының' бай тормыш һәм иҗат биографиясе, димәк, замандашларына әйтер сүзе бар. Поэзиябезгә Бөек Ватан сугышыннан соң берничә буын талантлар килде. Шулар, арасында әдәбият мәйданында аеруча ат уйнатырга өлгергәннәре һәм бүгенге татар шигъриятендә иҗатлары белән кабатланмас урын алганнары да бар. Әйтик, Ш. Гали-, евнең балалар поэзиясендәге уңышлары аерым игътибарга лаек. Бу өлкәдә Г. Тукай,- А Алиш. Б. Рәхмәт традицияләрен дәвам итеп, ул балаларыбызның С Маршак, К. Чуковский, А Барто, С. Михалков кебек яратып укый торган үз әдипләре булып китте.- Ш. Галиевнең сатирик әсәрләре һәм юмор хисенә бай лирикасы да поэзиябезнең- җитди казанышы. Ш. Галиев күбрәк юмор һәм сатираны үз иткән булса, И. Юзеев, барыннан да- элек, тормыш матурлыгына, замандашларыбыэның гүзәллегенә сокланып туймый' җырлаган лирик. Аның мәхәббәт һәм тугрылык, рухи камиллек һәм сафлыкны рас-, лаган шигырьләре халык җырларыдай йөгерек һәм җиңел агышы белән дә аерылыГ торалар Шулай ук И. Юзеевның менә инде күпме еллар дәвамында поэма жанрында аеруча актив эшләп килгән шагыйрь булуын да әйтергә кирәк. Аның «Таныш моңнар». «Таш диварлар авазы», «Өзелмәс кыллар», аМәхәббәт китабы» поэмалары әдәбиятыбызның лиро-эпик жанры үсешенә һәм форма, һәм эчтәлек җәһәтеннән зур өлеш кертте. Р. Кутуй поэзиясе дә яңадан-яңа яклары белән әдәби җәмәгатьчелек фикерен үзенә җәлеп итә килә. Алтмышынчы еллар башында поэзиябезгә үзенчәлекле язу манералары булган бер төркем яшь шагыйрьләр килеп кергән иде. Алар алып килгән яңалык һәм кайбер урынсыз мавыгулар хакында тәнкыйтьтә сүз шактый дәвам итте. Шулай да бүгенге татар поэзиясендә Р. Файзуллин, Р. Харис, Г. Рәхим, Ф. Яруллин, Р. Мингалй- мов, Р. Әхмәтҗанов, Р. Гатауллин кебек талантлы шагыйрьләрнең үзенчәлекле урын алуын инкарь итү дөрес булмас дип уйлыйм. Алар, әдәбиятыбызның мул традицияләренә тугрылыклы булган хәлдә, бүгенге дөнья һәм, барыннан да элек, рус совет поэзиясе үрнәкләренә игътибарлы. Шагыйрьләребез шигърият дөньясында барган эзләнү һәм яңалыкларга битараф түгел икән, моңарга, минемчә, ниндидер мөгез чыгару дип түгел, ә табигый иҗат процессы итеп карарга гадәтләнү кирәк. Мисал өчен, Р. Фәйзуллинның фәлсәфи лирикасы, Р. Харисның «Рәссам» поэмасы һәм күп кенә шигырьләре бу шагыйрьләрнең киләчәк иҗатына һәм әдәбияттагы урынына тагы да зуррак өмет багларга нигез бирә. Шушы гасыр башында, 1905 нче ел революциясе нәтиҗәсендә генә формалашу мөмкинлеге алган милли театр сәнгатебез, шулай ук республика белән бергә үсеп, туган илебезнең төрле почмакларында яшәүче тамашачыларның олы мәхәббәтен яулап өлгерде. Бу казанышны, әлбәттә, театрларыбызның төп репертуарын тәшкил иткән драма әсәрләре — татар совет драматургларының иҗат җимешләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Г. Камал, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт Ф Бурнаш һәм К. Тинчуриннар үзләренең классик әсәрләре белән бергә киләчәккә үтә. Аларның чордашлары Н. Исәнбәт һәм Р. Ишморат исә, тамашачыларга яңа әсәрләрен әледән- әле тәкьдим итә килеп, күңелләрдә очкын, йөрәктә җегәр җитәрлек әле дигәндәй, зур иҗат планнары белән янып яшиләр. X. Вахит пьесалары менә инде ничә еллар татар сәхнәсеннән төшми уйналып килә, тугандаш республикаларның театрларында куела. Шулай да бер ара сәхнә әдәбияты жанрында, торгынлык дип әйтергәме, ниндидер сүлпәнлек булып алды. Илленче еллар һәм алтмышынчы елларның беренче яртысында иде бу хәл. Ә бүген, татар драматургиясе республиканың олы бәйрәменә зур әзерлек һәм җитди уңышлар белән килә— моны һич икеләнми горурлык хисе белән расларга мөмкин. Хәзерге драматургларыбыз арасында иң активы һәм нәтиҗәле эшләүчесе, һичшиксез. Туфан Миңнуллин. Бер дистә еллар чамасы гына элек Т. Миңнуллин исеме өметле яшь драматург һәм юморист булудан тыш артык әллә ни сөйләми иде кебек әле. Бүген сәхнә әдәбиятыбызның торышы, республикабыз театрлары репертуары инде аның әсәрләре белән аерылгысыз бәйләнгән. Драматургның «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Ир-егетләр», «Канкай углы Бәхтияр», «Ай булмаса, йолдыз бар». «Дуслар җыелган җирдә» кебек пьесалары тамашачыларыбызның күңелен һәм ихлас мәхәббәтен яулады. Ару-талуны белми иҗат иткән, өзлексез эзләнүләр кичергән талантлы һәр әдипнең, һәр драматургның иҗатында, әгәр шулай әйтергә яраса, аеруча бәхетле язмышлы бер әсәр була. Әйтик, М. Фәйзидә ул «Галиябану» булса. К. Тинчуринда «Зәңгәр шәл»дер. Т. Миңнуллин өчен андый әсәрнең «Әлдермештән Әлмәндәр» булуы бик ихтимал. Дөньяга һәм тормышка бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт белән сугарылган тирән фәлсәфи эчтәлекле бу оптимистик пьеса укыган саен, караган саен бер яңа кыры белән ачыла бара. «Зәңгәр шәл» һәм «Галиябану» кебек үк һичкайчан ялыктырмый, туйдырмый. Уңышлы әсәрләре арасында да һәр авторның аеруча бәхетле әсәре була дидек, Т. Миңнуллин исә безгә андый әсәрләрнең берәү генә түгел, ә берничә булырга мөмкин икәнлеген дә исбат итәр әле Драматургиябездәге хәрәкәтне, соңгы елларда бу жанрның сыйфат ягыннан яңа баскычка күтәрелүен бер Т. Миңнуллин иҗаты гына билгеләми, әлбәттә. Ш. Хөсә- еновның «Зөбәйдә адәм баласы» һәм «Әни килде». И. Юзеевның «Бәхетемнән узып барышлый», А. Гыйләҗев, Д. Вәлиев, Ю. Эминов, Р. Батуллин һәм башка авторларның театрларыбыз репертуарында булган пьесалары бүгенге сәхнә әдәбиятыбызны шактый баета һәм тулыландыра. Театрларда бер төркем талантлы яшь драматургларның аяк тавышлары көннән-көн ачыграк ишетелүе дә милли драматургиянең киләчәк үсешенә ныклы ышаныч бирә. ...Без хәзерге татар совет әдәбиятының төп жанрларына кыскача тукталдык. Әмма юбилей мәкаләсе рамкаларында гына бүгенге әдәби хәрәкәтне бөтен тулылыгы һәм катлаулылыгы, үзенчәлекләре белән тулы күрсәтү мөмкин түгел. Хәзерге әдәби процессны шартлы рәвештә зур симфоник оркестр белән чагыштырып булыр иде. Анда сүз сәнгатенең һәр төре һәм жанрының үз урыны, үз вазифасы бар, ул оркестрның матур яңгырашына төрле буын, төрле талант, төрле стиль язучыларының өлеше кергән. Без бу урында әдәби нҗат эшендә, хәзерге әдәбият үсешендә хатын-кыз язучыларның актив катнашуын куану белән күрсәтеп үтәр идек. Татар хатын-кызлары элек-электән ислам кануннарының тарлыгын аңлап, әдәбият һәм сәнгатькә зур омтылыш белән яшәгәннәр Ләкин ул омтылышлар, кагыйдә буларак, чынга аша алмый килгән Әдәбиятта булсын, сәнгатьтә булсын хатын-кызларыбыз арасыннан соңгы алтмыш ел эчендә чын мәгънәсендә йолдыз булып балкыган талантлар үсеп чыкты. Бүгенге әдәби процесста да язучы хатын-кыэларыбыэның күңел җылылыгы, мораль-этик сафлыгы, тотнаклыгы белән өртелгән нәфис бер агым бар. Ләбибә Ихсанова. Гөлшат Зәинашева. Саҗидә Селәйманова. Әминә Бнкчәнтәеаа. Мәрзия Файзуллина, Кояш Тимбикова. Мәдинә Маликова һәм башкаларның иҗаты әдәбиятыбызга үзенчәлекле бер бизәк булып тора, аның диапазонын киңәйтә. Республикабыздагы әдәби процесс турында, Татарстан әдәбиятының казанышлары хакында сүз барганда татар әдипләребез белән «тел вә лөгать алмашып» дигәндәй кулга кул тотынып иҗат итүче рус язучылары иҗатына да аерым тукталып үтми мөмкин түгел. Татар әдәбияты элек-электән бөек рус әдәбиятыннан, аның тормышчан һәм халыкчан традицияләреннән үрнәк алып үсте. Совет чорында бу бәйләнеш билгеле бер дәрәҗәдә, республикабызда яшәүче рус һәм башка милләт язучылары белән үзара аралашу нәтиҗәсендә аерым бер матур төс алды. С. Радзиев- ская, Т. Журавлев, К. Лебедев. Г. Паушкин һәм башка язучыларның әсәрләре Татарстан читләреннән еракта да республикабыздагы әдәби процессның үзенчәлеге, уңыш һәм казанышлары хакында дәлилле сөйли, һәм бу уңайдан, үз чиратында, татар әдәбиятының да якташларыбыз—рус язучылары иҗатына игелекле тәэсире булуын да билгеләп узарга мөмкин. Бүгенге күп милләтле совет әдәбиятын, тугандаш әдәбиятлар арасындагы көн- нән-көн үсә, ныгый барган әдәби багланышларны тәрҗемә һәм тәрҗемәчеләр иҗатыннан башка күз алдына китерү дә кыен. Тәрҗемә әсәрләре әдәбиятыбызның тематик һәм идея-эстетик офыгың киңәйтә, дөнья әдәбиятларында барган эзләнүләр һәм прогрессив әдәби күренешләрне милли әдәбиятның үз казанышларына китерел куша. Шул уңайдан соңгы елларда үсеп чыккан бертөркем талантлы тәрҗемәчелә- ребезнең нәтиҗәле хезмәтен аерым бер канәгатьләнү белән искә аласы килә. Р. Даутов, Я. Халитов, К. Миңлебаев, Т. Нурмөхәммәтов кебек тәрҗемә осталары үзләренең фидакарь хезмәтләре белән әдәбият сөючеләрнең һәм әдәби җәмәгатьчелекнең олы ихтирамын яулады. Шунда ук күп кенә танылган язучыларыбызның да тәрҗемо эшенә керткән өлеше зур булуны билгеләп узмый мөмкин түгел. Ә инде татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен бөтенсоюз укучысына тәкъдим итү өлкәсендә армый-талмый хезмәт иткән рус яэучыларының исемлеге елдан-ел арта, байый баруы безне аеруча куандырырга тиеш. Әдәбиятның пульсын билгеләп торган тәнкыйтьнең әдәби хәрәкәттә һәм рухи тормышыбыздагы роле көннән-көн үсә, арта бара. Аның соңгы еллардагы барышы турыдан-туры КПСС Үзәк Комитетының 1972 елда кабул ителгән «Әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындавгы карары белән бәйле. Әлеге карарның җитди әһәмияткә ия булуын искә алып, партия өлкә комитеты, аның культура бүлеге һәм Татарстан Язучылар союзы идарәсе дә әдәбият-сәнгать тәнкыйте үсеше хакында даими рәвештә кайгыртып тора. Республикабыз газета-журнал редакцияләрендә (бигрәк тә «Казан утлары» һәм «Социалистик Татарстан» да), Татарстан китап нәшриятында бу мәсьәләгә игътибар бермә-бер үсте. Нәтиҗәләр күз алдында: соңгы елларда әдәби тәнкыйть теоретик базасын шактый тирәнәйтте, һәм идея, һәм эстетик анализда сизелерлек дәрәҗәдә алга китте, ныгыды. Аның оперативлылыгын арттыру юнәлешендә дә чаралар күрелә. Жанр һәм форма төрлелеге күзгә күренеп арта бара. Тәнкыйтьчеләребез әдәби күренешләрне тормыш вакыйгалары белән бәйләнештә өйрәнеп, иҗтимагый һәм рухи яшәешебезнең яңадан-яңа проблемаларына үтеп керәләр. Социалистик реализм иҗат методының методологиясе һәм поэтикасын, эчтәлек һәм форма, художество осталыгы мәсьәләләрен тикшергән төпле теоретик тәнкыйтьнең әһәмияте хәзер аеруча зур. Моңарга, аерым алганда, партия Үзәк Комитеты карарында да махсус игътибар ителгән иде. Шул күзлектән М. Гайнуллин, X. Госман, Г. Халит, И. Нуруллин, Н. Юзеев, Й. Нигъмәтуллина кебек фән докторларының һәм өлкән тәнкыйтьчеләр X. Хәйри, Б. Гыйззәт, Р. Бикмөхәммәтовларның эшчәнлеге аерым билгеләп узуга лаек. Ә инде тәнкыйтьнең теоретик мәсьәләләренә дә җитди игътибар белән бергә, үзләренең бурычын күбрәк агымдагы әдәби процессны анализлауда, аңарга юнәлеш бирүдә күргән Т. Галиуллин, Ф. Миңнуллин, Р. Мостафин, А. Әх- мэдуллин, Ф. Мусин, Ф. Әгъзәмов кебек авторларның иҗади уңышларын күрү икеләтә куанычлы. Ченки алар алдында әле әдәбият-сәнгать дөньясы буйлап үтәсе озын- ерак юл ята. Теоретик хәзерлекле, партиягә, халыкка һәм әдәбиятка хезмәт итү эшен тормыш максаты итеп алган бу тәнкыйтьчеләр ул юлны киләчәктә тагы да активрак һәм фидакарь иҗат белән үтәрләр дип ышанасы килә. Әдәбиятыбызның бүгенге барышында аерым жанрларның торышы хакында уйланганда, аңлы рәвештә, яшь әдипләр турымдагы сүзне кичектереп килдек, һәм очраклы рәвештә генә түгел. Чөнки әдәбиятка әле беренче адымнарын ясаучы заман яшьләре иҗатлары белән дә, иҗтимагый активлыклары һәм тынгысыз эзләнүләре белән дә аерым игътибарга лаеклылар. Бүгенге әдәби процессны, әдәбиятыбыздагы яңа сыйфат үзенчәлекләрен аларның әсәрләреннән башка анализлау тулы булмас иде. Шул ук вакытта яшь талантларның әдәбиятыбызның бүгенгесе генә түгел, беренче нәүбәттә, аның киләчәге, булачак өметләре икәнлеген дә оныту ярамас. Әдәби алмашның соңгы еллардагы активлыгын һәм иҗади уңышларын, әлбәттә, 1976 елның Октябренда КПСС Үзәк Комитеты кабул иткән «Иҗат яшьләре белән эшләү турында»гы карар һәм шул олы кайгырту нигезендә республикабызда үткәрелгән һәм үткәрелә торган махсус чаралардан чыгып аңлату дөрес булыр. Инде, табигый рәвештә, сорау туа: әдәбиятыбызның киләчәккә өмете булган талантлы яшьләре дигәндә, иң элек, кемнәрне күздә тотабыз соң? Шагыйрьләрдән Зөлфәт, М. Әгъләмов, Р. Миңнуллин, Ф Сафин, Н. Измайлова, драматург һәм прозаик Ә. Гаффар, тәнкыйтьчеләрдән Р. Мөхәммәдиев, М. Вәлиевләрнең иҗаты әдәби җәмәгатьчелекнең генә түгел, киң масса укучы игътибарын да инде җәлеп итте булса кирәк. Алар белән кулга-кул тотышып дигәндәй, янәшә баручы башка авторларның да киләчәктә талантларының яңа, якты яклары белән ачылып китүенә ышанасы килә. Гомумән, суз яшь көчләр турында, аларның өметле киләчәге турында бара икән, без һәр чак һәм һәр урында олы кайгыртучанлык, зур ышаныч һәм җитди таләпчөнлектән чыгып эш итәргә тиешбез. Уйлавымча, әле яшьләр алдында күтәрелмәгән чирәм байтак. Алар үзүзләрен аямый иҗат итәргә, Тукай, Такташ, Җәлилләрдән үрнәк алып, олы максатлар белән янып — Ватан һәм халык белән бергә зур тормыш юлы узарга, замандашларыбыэның героик образын тудырып киләчәккә алып барырга тиешләр. Бу — җиңел юл булмас. Чын шагыйрьләр, олы әдипләр иҗатларында һичкайчан әзер сукмаклардан узмаган. Моңа мисал эзләп ерак китәсе түгел, илебез халыклары әдәбиятларына, татар әдәбияты үткән юлга күз төшерү генә дә җитәр. Тукай, Ибраһимов, Такташ, Җәлил, Кәрим, Туфан. Әмир. Хәким, Г. Ахунов — болар һәммәсе үрнәк алырлык шәхесләр. Иҗат кешесе бөтен әдәбият өчен, әдәби процесс өчен янып яшәгән, аны оештыручы һәм җитәкләүче ялкынлы| шәхес, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе дә булырга тиеш — әйтик, шул ук Г. Ибраһимов, К. Нәҗми, М. Җәлил, И. Гази, Г. Кашшафлар кебек. Бүгенге өлкән һәм урта буын азучыларыбыз арасында да бу күзлектән караганда үрнәк булып торырдай мисаллар аз түгел. Олы идеаллар белән рухланып яшәргә, ялкынланып иҗат итәргә — әдип өчен, чын шагыйрь, прозаик, драматург һәм тәнкыйтьче өчен заман таләбе әнә шундый. Туган илебез хезмәт ияләре КПССның XXVI съездын данлы җиңүләр белән каршыларга хәзерләнәләр. Төзелүе турындагы декретка В И. Ленин үзе кул куйган Татарстан республикасына 60 яшь. Героик хезмәт, күтәренке рух. киләчәккә ышаныч тантана итә. Шундый тантана көннәрендә татар совет әдәбияты үткән юлның да Ватаныбызга һәм халкыбызга тиң олы, данлы булуына куанмый мөмкин түгел. Ә аның киләчәге тагын да яктырак һәм олырак булуга күңелләрдә нык ышаныч яши.