Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЙӨРӘГЕМӘ КАДЕРЛЕ ЯКЛАР

 

Татарстанда уздырылган Совет әдәбияты квннэре турында язмалар A акыт торган саен тыгызлана. Без фәнни-техник революция заманында яшибее. Дөнья кичәгегә караганда һаман катлаулырак була бара. Информация белән тулы кызыксынуларның, рухи омтылышларның офыклары киңәя, һәм әле кайчан гына теге яки бу культураның рухи дөнья өчен әһәмияте әллә ни тоелмаган формалары язучының дөнья белән бәйләнешендә, әдәбиятларның үзара элемтәсендә шул кадәр тыгыз контактка керә, алар бу очракта мөһим бер факторга әверелә. Вакыт безгә үзе әйтеп тора. Шул ук вакытта, зур әдәбият шул кадәр күптән барлыкка килгән, ул безгә, хәтта төрле баскычларда булса да, һәрвакыт булгандыр шикелле. Ләкин без төрле милләт әдәбиятларының төрле чорда иҗат ителгән һәм гомумкешелек культурасының алтын фондын тәшкил иткән бик күп мисалларны күрсәтә алабыз. Әгәр дә игътибар беләнрәк карасак, аларның дөньяга гади соклану яки дөньяны образлы күзаллау гына булмавын, бәлки кеше рухының күтәрелеш моментларын, җирдәге туганлык һәм гуманизм идеалларын раслау өчен көрәш икәнен дә күрербез. Мәрхәмәтле кешелек шундыйлар исәбендә бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилне дә атый. Сей гомерне, сей халыкны. Сөй халыкның дөньясын. Яңа буыннарга мөрәҗәгать итеп, Тукай кайчандыр шулай дип язган иде. Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорда, аннан ме|ң чакрымнар ераклыкта казакъ халкының бөек улы Абай Кунанбаев милли шагыйрьнең үзенә ирешүнең, үз җиреңнән гомумкешелеккә илтә торган юлның озын һәм авыр икәнлеген исбат итте. Габдулла Тукай да, Абай Кунанбаев та язучының халыкта булган иң яхшыны ышандырырлык һәм дөрес образлр аша тасвирларга, аны башка халыкларга үз халкыңның бүләге итеп тәкъдим итәргә тиеш булуын күз алдында тотканнар, һәм, әлбәттә, ике шагыйрь дә әлеге олы миссияне һәр әдипнең булдыра алмасын да яхшы белгәннәр. Әдәбиятка да, башка тере организмнарга хас булган кебек үк, илһам очышынын шатлыклары белән беррәттән, уңышсызлыклар да хас. Татар язучылары да күпмилләтле әдәбиятыбызга үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр. Татарстанда уздырылган Совет әдәбияты көннәре нәкъ шуның бер дәлиле. Ул—татар әдипләренең югары сәнгать осталыгын югары бәяләү, аларның изге бурычларын намус белән үтәүләрен хермәт итү. Шуның белән бергә. Совет әдәВ бияты, совет әдипләре алдымда торган, бергәләп хәл итәсе яңа бурычларны барлау, бүгенге замандашларыбызның катлаулы һәм бай дөньясын күрсәтеп бирү, җәмгыятебезнең, үз халкыңның, кешелекнең өзлексез үсеп, алга баруы турында кЛ- гырту һәм чын рухи батырлык хас булган совет кешесенең образын тасвирлаган яңа китаплар язу. Тормыш әдәбиятны барлыкка китерә торган бик күп яңа компонентлар алып ♦ килде. Техника, элемтә чаралары үскән бер чорда элек, гомумән, ФТР гел булмагандыр да дигән уй килеп туа: әйтик, кеше таштан беренче корал ясаганда да, җирнең түгәрәк икәнен белгәндә дә, кеше үзенең галәмнең бер кисәкчәсе икәнен аңлаганда да, галәмнең үзенә үтеп кергәндә дә... Баксаң, матур тел белән, образлы ител язу гына җитми икән бүген. Китап камилме? Язучы конфликтларны заманча итеп чишә алганмы? Башкача әйткәндә, язучы заманчамы? Язучы кайда гына яшәсә Л» — Ашхабад янындагы авылдамы, АлмаАтадамы, борынгы Казанның үзәгендәме, я булмаса күп миллионлы башкалабыз Мәскәудәме,— берәүгә дә күптән инде бернинди дә ташлама юк. Чын әдәбиятның законнары иҗат итүчеләрнең барысына да бер үк. Әдәби геройларда рухи батырлык та, намуслылык та, горурлык та булырга тиеш. Димәк, кешеләр язмышын бирә белү сәләте генә җитми, ә үзеңә дә. социаль- актив шәхес буларак, шул ук категорияләр белән яшәргә, үз илеңнең, үз халкыңның ихтыяҗлары белән, димәк, гомумкешелек проблемалары белән дә янып яшәргә кирәк. Бу процесс, әлбәттә, бик озын һәм бер дә җиңел түгел. Биредә уңышка ирешүнең бердәнбер юлы—язучының тормыш белән аңлы бәйләнеше. Без бу кагыйдәне яхшы үзләштердек, һәм шуңа күрә дө борынгы Татарстан җирендә яңа тормыш тезү тәҗрибәсенә мөрәҗәгать иттек, мөмкин кадәр ныграк үзләштерергә тырыштык. Чөнки һәр укучыга мәгълүм: язучының әсәре кеше акылына ныграк тәэсир итсен өчен, ул профессиональ дәрәҗәдә язылган булырга һәм тормыш дөреслегенә нигезләнгән булырга тиеш. Без Татарстанның бик күп почмакларында булдык: уннарча коллективларга бардык, республиканың промышленносте, авыл хуҗалыгы һәм культурасы белән таныштык. Совет әдәбияты көннәрендә катнашучылар Татарстан тормышы турында шактый гына хәбәрдар булсалар да, үз күзләребез белән күргәч, республика үсеше безне таңга калдырды. Әйе, Татарстан—совет иленең һәрьяклап үскән, чәчәк атучы республикаларының берсе. Монда булган һәркем үзе белән бары тик якты тәэсирләр генә алып китә. Без Бөгелмә нефтьчеләре, КамАЗ машина төзүчеләре алдында чыгыш ясадык, «Дуслык* нефтүткәргечнең башланган урынында булдык. Ленин комсомолы исемендәге Миңлебай газ эшкәртү заводын карадык. Җәлил шәһәренең яшел агачларга күмелеп утырган урамнары буйлап йөрдек, «Красный ключ» кошчылык фабрикасы эшчеләре белән сөйләштек. Кыскасы, коммунизм төзелешенең алгы сызыгында көрәшүче меңләгән хезмәтчәннәрнең киеренке һәм илһамлы хезмәтенең шаһитлары булдык. Алар бай тарихи һәм зур культура мирасын саклаучы борынгы җирдә яшиләр һәм эшлиләр. Очрашулар вакытында кызыклы сөйләшүләр, әңгәмәләр туды, без аларның озын дәвамлы булуын, ныклы дуслык урнаштыручы әңгәмәләр булуын теләдек. Заводлардагы, колхоз кырларындагы реаль геройлар безнең булачак китапларыбызда ничек урын алыр, инженер функциясен үтәүче монтажник, галимнәр белән бәхәс алып бара алырлык төзүче, кышкы салкында да, көчле җилдә дә туктаусыз хезмәт батырлыгы кабатлаучы эшче безнең әсәрләрдә ни рәвешле гәүдәләнеш табар? Беэ ул чакта шул хакта уйладык. Үзенең тормышы белән кешелекне таиып-белүнең яңа импульсларын тудырган совет кешесенең рухи көчен ниләр белән үлчәргә? Аның башлангычы һәм чиге кайда? Биредә, күрәсең, тормышыбыздагы бик күп өлкәләрнең яңа үзгәрешләре турында сөйләргә туры киләдер. Эшчеләр дөньясы гади генә түгел. Беэ моны Яр Чаллыда ачык күрдек. Хәтта КамАЗ нинди генә яшь завод булмасын, биредә дә үзенең традицияләре, шуның белән бергә, тиз генә күреп булмый торган тирән агымнары да бар икән. Монда инде кыскача гына танышу түгел, ә җентекле анализ, тикшеренү кирәк, даими игътибар. художникның үткен күзе кирәк, һем беэ Совет әдәбияты көннәрендә катне10 «К У » М 5. САТИМЖАН САН БАЕ В ф ЙӨРӘГЕМӘ КАДЕРЛЕ ЯКЛАР 145 шучылар, шушындый очрашуларның—тугандаш әдәбиятлар вәкилләренең Татарстан хезмәт ияләре белән очрашуларының киләчәктә традициягә әйләнеп китүен теләдек. Без Татарстан эшчеләренең хезмәтенә бетен кешелеклелек сыйфатлары, һәм иң элек, яңага омтылу хас булуын күрдек. Әлеге сыйфат аларның эшен бүгенге колхозчыларның, интеллигентларның тормыш максатлары-омтылышлары белән тәңгәл- ләштерә. Димәк, безнең әдәбият тасвирлаган бүгенге хезмәт кешесенең образы, күрәсең, дөньяның бөтен калган яклары белән—тәнкыйтьчеләрнең яраткан сүзләре белән әйтсәк, җәмгыятьнең иҗтимагый, политик, экономик һәм рухи структурасы белән бәйләнештә бирелергә тиештер. Татар язучысы Г. Ахуновның иң яхшы китапларында без җәмгыятьнең гармоник үсеше сәгать саен, көн саен иҗат итүче, яңа тормыш төзүче совет кешесенә бик тә аңлаешлы һәм якын булуы, бу хиснең аның өчен табигый булуын күрсәткән фикернең уңышлы гәүдәләнешен күрәбез. Язучы күп кенә язучылар өчен типик күренешкә әйләнгән хаталардан кача алды. Аның әсәрләрендә җентекләп тасвирланган техник, фәнни һәм производство проблемалары да, иҗтимагый хезмәтне шәхси тормыш белән махсус рәвештә чуалтып бетерүләр дә юк. Ә бит безнең китапларда барысы да була, ләкин без аларда чын мәгънәсендә тулы канлы бүгенге заман героен сирәк очратабыз. Ә Г. Ахунов үзенең героен бары тик хезмәткә хокуклы булуын гына күрсәтми, ә аның бөтен якларын да ачып бирә һәм аның гражданлык активлыгын беренче урынга куя. Гомумән, татар язучыларының соңгы ун-унбиш ел эчендә язылган иң яхшы китаплары бүгенге тормышның төбенә үтеп иҗат ителгәннәр. КПСС Үзәк Комитетының Генеральный секретаре, СССР Верховный Советы Президиумы Председателе иптәш Л. И. Брежнев сүзләрен искә төшерик: «Художник совет халкының күпкырлы бөтен тормышы белән никадәр тыгызрак элемтәдә торса, иҗат казанышларына һәм уңышларына ирешү юлы да шулкадәр турырак була». һәм иҗат кешесенә программа булырлык әлеге сүзләрне татар язучылары бөтен җитдилеге белән үзләренә корал итеп кабул итәләр. Тормышны реалистик тасвирлауда татар әдәбиятының традицияләре күптәннән килә. Тукайның һәм Ибраһимовның, Такташның һәм Җәлилнең иҗат мирасы бөтен культура дөньясына билгеле. Шунысы куанычлы, күренекле әдипләрнең шушы традицияләре Татарстанның бүгенге язучылары тарафыннан иҗади рәвештә үстерелә. Бүгенге көндә бөтенсоюз укучылары арасында популярлык казанган татар язучыларының фамилияләрен генә санап чыксаң да, бер биткә генә сыймас иде. Татар әдәбиятының Көнбатыш Европа, Латин Америкасы, Африка әдәбиятлары белән дә элемтәсе көннән-көн ныгый. Ә бит бу традиция шулай ук күптәннән килә. Егерме җиде яшь кенә яшәп калган Тукай шул кыска гына гомерендә йөзләрчә классик шигырьләр, поэмалЭр гына язмаган, ә Гете, һейне, Шиллер... әсәрләрен дә татар теленә искиткеч итеп тәрҗемә иткән. Безнең уртак хәзинәбез булган әдәбиятка чын мәхәббәт кенә Бөгелмәдәге Ярослав Гашек музеен тудыра алгандыр. Минем моңа иманым камил. Культура үзәге булып йөргән теләсә кайсы зур шәһәрләр дә шушындый кызыклы музей белән мактана алмыйлардыр, мөгаен. Бөгелмә, гомумән, үзенчәлекле шәһәр. Ул Ватаныбызга кешелекне фашизм коллыгыннан азат итү өчен барган изге көрәштә батырларча көрәшкән сигез Советлар Союзы Герое биргән шәһәр. Әлеге геройларның барысы да Бөек җиңүгә кадәр яши дә алмаганнар. Бу очракта икенче бер Советлар Союзы Герое, антифашистлар подпольесының җитәкчесе Муса Җәлилнең үлем алдыннан Моабит төрмәсендә язган шигырь юллары искә төшә: Җыр өйрәтте мине хөр-яшәргә һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, — Үлемем дә яңрар җыр булып. Бөгелмәдән ерак түгел генә нефтьчеләр белән төзүчеләрнең зур булмаган шәһәре балкып тора. Аның исеме — Җәлил. Ул бик пөхтә, чиста. Биредә әдәбиятны яраталар, андый җирләр язучыларның йөрәгенә, әлбәттә, кадерле. Без Җәлилдә бары бер генә көн булдык, әмма ул бер сәгать кебек кенә узып китте. Совет әдәбияты көннәрендә катнашучылар җәлиллеләр белән озаклап хушлаштылар. Минем каләмдәшләр батыр совет шагыйре һәм гражданины Муса Җәлил исеме белән бәйләнешле бу шәһәргә бер тапкыр гына әйләнеп килмәсләр әле. Без өр-яңа автобуста барабыз. Алда безне Чаллы көтә. Шагыйрьләр, язучылар исемен йөртүче илебездәге шәһәрләрне искә төшерәбез. Баксаң, андый шәһәрләр аз түгел икән: Пушкино, Горький, Джамбул, Шевченко, Мирзо Турсун-Задә.. Без М. Җәлилнең фронттан өенә җибәргән бер хатыннан шундый юлларны хәтерләдек. «Үлемнән соң да яшәү бар бит әле... халык күңелендә, халык аңында яши торган тормыш бар». Ул көнне без барыбыз да Муса Җәлилнең рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр китабын алып киттек. «Шагыйрьнең китабын һәр язучының өеннән табарга була,— диде безгә Татарстан өлкә комитетының культура бүлеге мөдире М. М. Мусин,—ләкин Муса Җәлил исемен йөрткән шәһәрдә тапшырылган Җәлил китабы сезнең өчен кадерле, изге реликвия булачак». Китапның титул битендә: «Татарстанда Совет әдәбияты көннәре истәлеге», — дип язылган иде. Ә каршыбызга өр-яңа буяулары елкылдап торган зур йөк ташучы машиналар агыла. Аларның алларында инде күзләр ияләшеп беткән «КамАЗ» эмблемасы балкый Без Яр Чаллыга Кама батыры 100000 нче «КамАЗ» эшләп чыгарган көнне килеп төштек. Бу хезмәт батырлыгына рекордлы кыска срокларда ирешелде, вакытлы матбугат татар машина төзүчеләренең әлеге җиңүе турында күп язды, һәм без аларның батырлыгын, вакытка—аларның иң беренче, иң үзсүзле көндәшенә тормыш мәгънәсе бирә алуларының бәясен яхшы аңлыйбыз. Заводта уздырылган митингта юбилей машинасының ачкычын казакъ Кормангожа Толепбергенович Самархановка тапшырдылар. Казагыстан ССРның атказанган транспорт работнигы, «Почет билгесе» ордены кавалеры, VIII, IX һәм X бишьеллыклар ударнигы К, Самарханов ике прицеплы гүзәл «КамАЗ-5320» машинасында элек тә йөргән икән. Аннары шунысы да миңа символик булып тоелды: Самарханов әлеге машинаны алырга Уральск шәһәреннән—шагыйрь Габдулла Тукай үзенең ярты гомерен уздырган шәһәрдән килгән. Без Самархановның машинаны ничек итеп дулкынланып кабул итүен күзәттек. Мин ул чакта «менә хәзер Самарханов бу машина белән Казагыстанга таба юл алачак һәм безнең җирләрне тоташтырачак, аның юлы, аның рухи омтылышы безнең казакъ һәм татар халыкларының электән үк кадерләп сакланган бөек дуслыгына бер штрих булып өстәләчәк» дип уйладым. Кайчандыр бик күптән, әгәр төгәлрәк әйтсәк. 1909 елда, шул ук дала юлыннан казакъ далаларына таба акрын гына арба тәгәрәгән. Әлеге арба таулар арасындагы үзәнлеккә урнашкан ерак авылга Абай шигырьләренең версткасын алып кайткан. Казакъ әдәбиятының классигы Абай Кунанбаеоның беренче китабы Казанда басылып чыга. Ул вакытта шагыйрь үзе исән булмый инде, кызганычка каршы, китабын күрә алмый. Аның, гомумән, үзе исән чакта бер китабы да басылмый. Әмма без, Абайның варислары, татар халкының казакъ культурасына туганнарча ярдәмен күңелләрдә саклыйбыз. Унарлаган милләт вәкилләре яшәгән һәм эшләгән Чаллыда совет кешеләренең тормыш проблемаларының уртаклыгын, халыклар язмышының аерылгысызлыгын ничектер аеруча ныграк тоясың. «Мөгаен, шушы хәл төрле республика һәм өлкә азучыларының иҗади эзләнүләрендә уртак юнәлешләр тудырадыр». Бу фикерне Совет әдәбияты көннәрен йомгаклаучы теоретик семинарда СССР Язучылар союзы идарәсе секретаре, күренекле тәнкыйтьче Ю. И. Суровцев әйткән иде. Шуны да өстәргә кирәк. САТИМЖАН САН БАЕН ф ЙӨРӘГЕМӘ КАДЕРЛЕ ЯКЛАР милли характерны тасвирлаганда, әгәр дә язучы туган халкының милли үзенчәлеген, культурасының колоритын югалта икән, ул һәрчак гомумкешелек культурасының зур югалтуы булып исәпләнде һәм исәпләнә. Ә бит Чаллы шәһәр комитеты урнашкан йортның фойесына Тукайның нәкъ менә үзеннән соң килгән буынга мөрәҗәгать итеп әйткән сүзләре уеп язылган: Сөй гомерне, сөй халыкны. Сөй халыкның дөньясын. Завод һәм фабрикаларда, нефть промыселларында һәм институтларда, колхоз һәм совхозларда узган очрашулардан соң, Татарстаннан алып киткән рухи байлыкны берничә сүз белән генә әйтеп бирүе авыр, билгеле. һәр коллектив — үзе бер дөнья, катлаулы дөнья. Хәзергечә итеп әйтсәк, тере социаль-психологик организм. Аның, әлбәттә, үзенең уңышлары һәм уңышсызлыклары, үзенең гимннары, маршлары һәм үзенең генә җырлары була. Коллективны белмәгән килеш, аның тормышын өйрәнми торып, аның проблемаларын, мәшәкатьләрен күрмичә коллектив тормышын беләм диючеләр, һичшиксез, ялгышалар. Совет Татарстанында хезмәт ияләренең ничек яшәвен, аларның кызыклы, катлаулы тормышын, аның эченә кермичә торып, белү өчен, күрәзә, алдан күрүче булырга кирәк. Ләкин, алдан күрүчеләр, билгеле булганча, тулы канлы чын әдәбиятны тудыра алмыйлар. Коллективны берничә көн эчендә өйрәндем, диючеләр дә бик нык ялгышалар. Алар, мөгаен, Почет тактасындагы я булмаса, отчетларда язылган маршларны беләләрдер дә, әмма күңелләргә яшерелгән җырларны һәркемгә дә ачып салмыйлар. Кешенең табигате шундый. Ул җырны кычкырып җырламасалар да, аны ишетә белергә кирәк, һәм ул җырны ишеткән язучы, бәлки, моңа кадәр үзенең дә җанында яткан җырны ишеткәндер. Әгәр дә шундый уртаклык, шундый җан берлеге туа икән, уртак җыр туа икән, китап та булачак дигән сүз. Нәкъ шундый китап язасы килә! Үземнең каләмдәшләремә — күптәнге дусларыма да, Татарстанда тапкан яңа дусларыма да иҗат уңышлары телим. Ул дусларны мин шушы татар җирендә—кешеләрнең шатлыклы да, моңлы да җырлары белән яктыртылган юлларында, сукмакларында таптым. Йөрәгемә кадерле җирләр бу I