ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА
Мәскәүгә, язучыларның иҗат йортына китәргә җыенып беткән идем инде. Чемоданымны тутырып ишек тебенә куйдым. Җиде яшьлек улым, сикереп, муенымнан кочаклады да, саубуллашып мәктәбенә чыгып йөгерде. Бәләкәй кызым: яӘти. курчак алып кайт, яме. кечтекиие алып кайтма, зурны алып кайт, яме», — дип янымда бөтерелә башлады. Ул арада әниләре дә килеп җитте; — Тыңлале сүземне... болай ит... Романың язьтмый торган араларда көндәлек яз. Иҗат йортында бит анда берьюлы дистәләгән язучы ял итә. Үзебездә дә бит очрашулар гел булып тора. Китапларыгыз белән җенләнеп, төннәр буе сөйләшеп чыгасыз ич. Җилгә очмасын иде шулар, кәгазьгә тешә барсын иде. Үзең дә беләсең, кеше хәтере—тишек капчык: барысын коеп бетерә... очрашулар... Мин бу китапны үзем исән чагында, бәлки, дөньяга чыгармам дигән идем. Ләкин бездә, татар әдәбиятында, язучылар тормышы, язучылык хезмәте турында китаплар булмау мине уйланырга мәҗбүр итте. Истәлек-мемуар жанрына керә торган китапларыбызда да бу язучы хезмәтенең кухнясы, ягъни китап язылуның иң-иң кызыклы мизгелләре кәгазьгә төшерелми, өлкән язучыларыбыз, автобиографик әсәрләр язганда күбесенчә балачакларын тасвирлау белән чикләнәләр. Ә мин язучыларның байтак китабы дөньяга тууына шаһит булдь1м. Шуны үземдә генә саклап калыргамыни? Ә. бәлки, минем бу язмаларым әдәбият мәйданына әле- рек кенә аяк баскан яшь иптәшләргә файдалы булыр?.. Әнә шундый изге ният белән, язучылар турындагы бу әсәрне, гадәти булмаган повестьны, укучылар карамагына тапшырам Рәхим итеп, Әдәбият иленә сәяхәткә чыгыйк. АВТОР. 1979. август Бу сөйләшү моннан егерме еллар элек, без Әлмәттә яшәгәндә булды. Шуннан мин яза башладым. Очрашуларны. Җыелышларны Әдәби бәхәсләрне Тау чаклы материал җыелды Монда Гомәр Бәшироа белән Ибраһим Гази, Гази Кашшаф белән Хатип Госман. Мостай Кәрим белән Сибгат Хәким бар. Монда мине колагымнан тартып әдәбиятка алып кергән укытучыларым бар. Монда Хәсән Туфан — үзе бер дөнья. Мәскәү язучылары Леонид Соболев. Сергей Михалков, Антонина Коптяева Минем гомерлек кумирым Михаил Александрович Шолохов Урта Азия, Украина язучылары, һиндстанга, Бельгиягә сәяхәтем, Италия язучысы Джанни Родари белән БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК ЮЛ БАШЫ Җуелмас яра Татарстанда Тукай Казан арты дип билгеләгән бер як бар. Себер тимер юлы белән Казаннан алтмыш чакрымнар киткәч, Арча булыр. Автобуска утырып шул чама баргач, Кенәрләр, Әтнәләр булыр. Әнә шул инде ул —Казан арты. Дан булып җырларга кергән Иделләре, Агыйделләре, Чулманнары да юк аның, көмеш күлләре дә күренми. Әмма урманнары бик матур, кешеләре киң күңелле. Булдыклылык, тырышлык дисәң, аларга тиң бар микәң?!. Нәкъ Казан артында, Арча белән Балтач арасында, тау башына менеп кунаклаган унөч кенә йортлы кечкенә Өчиле авылы бар иде. Өч йөз ел буе яшәп тӘ, унөч өйдән артмаганга, кешеләр аны шүрәле каргаган дип йөртәләр иде. Әнә шул кечкенә Өчиленең урта хәлле крестьян Ахунҗан гаиләсендә өченче бала булып мин дөньяга килгәнмен. «Ачлык елдан соң дүрт ел үткәч, бәрәңге алганда тудың син, балам. Әтиең, син тугач, ак күлмәкләр тектерде, туган-тумачаны чакырып, зур бер бәйрәм ясады»,— ди торган иде әни. Бәрәңге алганда дигәне 1925 елның 18 сентябре булып чыкты. Әти-әнием дөньяга минем ир малай булып тууыма сөенгәннәр сөенүен, ак күлмәкләр киертеп, курчак-бәби итеп тә йөрткәннәр, ләкин мин ^зем әтиәниемне сөендерергә ашыкмаганмын, әллә җиде айлык булып, җитлекми туганга, нечкә сыйраклы, дәү корсаклы чирләшкә бер малай булып үсәм икән. Бер ел тулыр-тулмаста, сеңелем Саҗидә тугач, мине имидән аерганнар Сөтсез яшәүдән мин бөтенләй кәеккәнмен. Үлем фәрештәсе минем баш өстемдә канат кагып тора башлаган. Күрсәтмәгән, врач, өшкертмәгән ырымчы калмаган — берсенең дә файдасы тимәгән. Шуннан әни үзе тотынган. Дөньяда бик күпне күргән, авыру ирен шифалы үләннәр белән дәвалап аякка бастырган күрше карчыгының киңәше буенча, бик кызу итеп мич яккан, күмерен алып, мичне томалаган да йине ипи көрәгенә утыртып, мичкә тыгып «җылытып» алган, аннары сеңелем белән икебезне ике тезенә утыртып имезә башлаган. Ана кулыннан да шифалы, ана күңеленнән дә җылы тагын нәрсә булуы мөмкин? Шуннан мин тернәкләнеп киткәнмен. Боларны мин ишетеп беләм. Дөньяны аңлый башлагач алган беренче ярам — әтисез калу. Әтиемне авыл кешеләре әле дә сагынып сөйлиләр. Тәбәнәк буйлы булса да, төптән нык булып үскән бик гайрәтле кеше иде диләр. Авылда ул беренче коммунист була, Өчиледә колхоз оештыра. Аның, урта хәлле крестьянның, коммун булып китүе Сукыр Аптул белән бәйле. Бездән өч кенә чакрымда Казанбаш исемле авылның «ата пролетары» Габдулла Заһидуллин, Донбасс шахталарын айкап, дөньяның кая таба барганын тоеп кайта. Минем әтине үз юлыннан әнә шул кеше алып китә. Әти председатель булып эшләгәндә, шкафтан алып, ниндидер сары кенәгә ертканымны хәтерлим. Хәтерләвемнең сәбәбе — әти минем арт чүмечкә кизәнми генә берне салды һәм мин, егылып, борынымны канаттым. Алтынчы яшем белән барганда, аны кулаклар үтерде. Өчиледә җы- ен-сабан туй чаклары. Бездә — өй тулы кунак. Әти кара туры айгырны җигеп, иртүк Төрнәле авылына чапты. Без, күрше малае Мансур белән, урамда шырпы тартмасына бал корты ябып, умарталы уйнап йөри идек, безнең йөрәк кагып чаба торган кара туры айгыр томырылып авылга килеп керде. Тарантаста әти юк. Тарантаста — җиңнәренә кызыл бәйләгән чит кешеләр. Айгыр ак күбеккә баткан. Әни ишегалдына утын алырга чыккан иде. Кызыл тасмалы кешеләрнең, тарантастан сикереп төшеп, аңа нидер әйтүләре булды, әнинең ♦ кочагына күтәргән утыны, дөбердәп, җиргә коелды. Кызыл тасмалылар, < аны тарантаска утыртып, киредән чаптылар Аннары авыл купты. Аннары бөтен авылның иранын җыеп, безнең * амбарга яба башладылар. Җылау-сыктау, тиргәү һәм каргану белән £ тирә-як тулды. Мансур белән мин ак күбеккә баткан айгырны кызга- £ нып йөрдек. 2 Безгә әтине юып, киендереп, табутка салгач кына күрсәттеләр. Ка- § ра костюмнан, көл кебек ак йөзле, көрәктәй дәү кулын күкрәк өстенә с куеп, күзләрен йомган иде ул. Мин аның үлгәненә ышанмадым. Аның ф йөрәгенә пычак белән кадаганнар, ул гүя йөрәк ярасын кулы белән а каплап кына ята кебек тоелды. о Әтине бездән өч чакрым ары Казанбаш дигән авылга, авылның Ар- - ча ягыннан керә торган башына япа-ялгызын күмделәр. Байтак еллар х үткәч кенә, мин бу зиратның авыл коммунистларын хөрмәтләп күмә * торган аерым зират икәнен белдем. ө Әтине күмгәндә яңгыр сибәли иде. Бик күп, бик күп булып халык “ агыла, табут яныннан атка атланган кешеләр бара, җиз торба кыч- < кырталар, «параман» кагалар иде. u Өч мәртәбә мылтыктан гөрселдәттеләр. Мин, куркып, җиргә утырдым, җылый башладым Кемдер мине күтәреп алды, җилкәсенә утйртып, кабер янына алып китте. Актыктан Габдулла агай Заһидуллин мине күтәргән кешенең драматург Кәрим Тиичурин булганын әйтте. Тере язучы белән минем беренче мәртәбә очрашуым әнә шулай булды. Кәрим Тинчурин әсәрләрен укыган кешеләр хәтерлиләрдер. «Кандыр буе» пьесасында кулаклар тарафыннан үтерелгән Ахунҗан эпизоды бар. Әтиемнең үтерелү вакыйгасы да, кечкенә Өчиле авылы да — барысы да тормыштагыча, үз исеме белән алынган. Соңыннан, үзем әдәбият белән шөгыльләнә башлагач, мин Кәрим Тинчуринның безнең авылларга ничек килеп эләккәнен аңладым: «Кандыр буе» пьесасына материал җыеп йөргән заманы булган икән. Алма апа Беренче сыйныфтан мин күчми калдым. Хәер, аны сөйләп тормасам да ярар иде, ләкин минем тормышымда бик тһрән эз калдырган бер ягы бар аның. Сөйләми булмый. . Әни кулында без дүрт бала өелешеп калдык ике кыз. ике малай Әти үлгәннән соң, бер ел узар-узмас, иң кечкенәбез, бер яшьлек Марат үлде — төерчек кенә булса да ир заты иде, минем иптәш иде, ул үлгәч миңа — алты яшьлек сабыйга — аеруча күңелсез булып китте кызлар икәү, апалы-сеңелле, ә мин япа-ялгызым. Юк, болай булмый, болай ярамый. Бездән тугыз чакрымнар ары Югары Пошалым дигән авылда әти белән бертуган түтәй яши иде. Без аны Алма апа дип йөртә идек. Аның кияүгә чыккай олы кызы, унбиш яшьләрендәге үсмер улы бар иде. 11 дә оста иде соң әнә шул унбиш яшьләрендәге Хәкимулла абый уенчык ясарга! Ул канатларын чәп-чәп сугып йөрүче күбәләк арба дисеңме! Ул тәгәрмәч өстендә әйләнүче күз иярмәс бөтерчекләр дисеңме? Югары Пошалымнар, гомумән, авыллары белән бик оста һөнәрчеләр иде. Әтием булмагач, миңа уенчык алып бирүче дә юк, башка малай лар кебек, миңа чана, чаңгы, тимер аяк ише нәрсәләр дә эләкми — шулай булгач, нигә мин өйдә әрәм булып ятыйм ди әле? Киттем Хәкимулла абыйларга! Мине бигрәк тә өзелеп чакырган кеше Алма апа үзе булды. Соңыннан, бер ел чамасы аларда яшәгәч, мин моны аңлап та алдым. Алма апа колхозга кермәгән, аның ялгыз хуҗалыклы җир кишәрлекләрендә эшлисе бар, ә мин өй саклап утырырга тиеш икәнмен. Алма апаның сандыгында беләзек ише, хәситә ише бизәнү әйберләре күп, әлбәттә, җитмеш яшендәге карчыкка аларның инде берсенең дә кирәге юк, ләкин ул аларны көн саен диярлек актарып, пар атлар белән кияргә чыккан заманнарын сагынып, мөнәҗәтләр укып утыра торган иде. Әнә шул мөнәҗәтләрнең җанны актарып ала торган моң-сагышы мине әйтеп бетергесез тәэсирләндерә. Кышкы озын кичләрдә, җиделе лампа яктысында Алма апа куркыныч әкиятләр сөйләргә ярата. Әкиятләре янына солдат ире Гыйбадулланың ярман сугышында үлеп калуын китереп куша. Шунлыктан мөнәҗәт һәм әкиятләр, солдатның җан өшеткеч үлем хәбәре белән бергә үрелеп, минем нәни күңелемдә әллә ниткән шомлы-сихерле дөньялар тудырырга җитә кала иде. Серле, томанлы, моңлы бер дөнья, үзең яшәгәннән бүтәнчәрәк дөнья тудыру ягыннан Алма апаның үзе дә сизмәстән эшләгән эше — минем әдәбиятка якынаюымда юл башы булмадымы икән дип уйлыйм мин. Алма апа мине байтак кына догалар укырга, ашаганда авызны чәпел- дәтмәскә, өстәл астында аякны селкеп, «шайтан чакырмаска», ипине бер генә куллап сындырып, фәрештәләрнең канатын каермаска, олылар сөйләгәндә тыңлап утыра белергә өйрәтте. Утыз еллар чамасы узгач, Алма апаны миңа тагын бер мәртәбә күрергә туры килде. Олы кош кебек дәү гәүдәле, керфекләре коелып бетеп, керфек төпләре алсуланып торган йөз яшәр бер карчык иде инде. Әмма тавышындагы, сөйләү рәвешендәге дәһшәт, ягъни куркыныч вакыйгаларны куркыныч итеп сөйли белү — аңарда таң калырлык көчле иде. Минем балалык тормышымны бизәүче икенче кеше — Хәкимулла абый. Уйлап табу, нәрсәдер оештыру, көн саен нәрсәдәндер кызык эзләү — аерылгысыз сыйфаты иде аның. Әле ул, беркемнең дә башы җитмәгән уенчык ясап, безнең урамны шаккатыра, ул да түгел, ун чакрымнар ераклыктагы Чиканас авылына мәктәпкә барган җиреннән үзеннән олы малайларны кыйнап кайтып, дан ала. Алма апа тарафын нан каргыш алмаган бер генә көне дә юк иде аның. Ләкин минем өчен ул аерылгысыз дус, иптәш, сыеныр абый һәм — беркем тота һәм гаепли алмастай шулер, артист, баш бирмәс, боекмас бер могҗиза иясе иде. Уйлап чыгарасы нәрсәләрнең барысы уйланып бетеп, алынасы җәзаларның барысын алгач, каргалгач һәм тиргәлгәч, ул көннәрдән бер көнне сулышлары кабып, ах-ух килеп кайтып керде. — Әни. беттек, харап булабыз! Алтын-көмешне җыялар. Кемнең дә кемнең ике килодан арта, башын себер җибәрәчәкләр икән ди! — Китсәнә! Ай аллам, менә син тамаша, нишләек, кайларга яшерик? Утка атар иең, утта янмый, кешегә бирсәң, дус бар, дошман бар, ай аллам, менә син тамаша .. — дип, Алма апа үзенең тумыштан килгән хәфевле тавышы белән безнең өскә ябырылган кайгыны тагын да арттырып җибәрде. Төнге уникеләр тирәсендә мине йокларга салып, фонарь тотып, өй- алдына чыгып киттеләр, йокылы-уяулы килеш, мин ишек ярыгыннан ут шәүләләрен күреп, өзек-төтек сүзләрне ишетеп яттым. Бер елдан соң өйдә гауга купты. Алтын-көмешне, Алма апага күпме мөнәҗәт көйләткән чулпыларны, йөзек-беләзек ише кыз малларын урлап киткәннәр. Тагын бик күп еллар узганнан соң мин ул хәзинәне Хәкимулла абыйның юри яшертеп куюын, берәм-берәм алып сата барганын белдем. Акча аңа Казанга китәргә кирәк булган икән. Башында көн саен мен төрле кызыклы уй, хыял туып тора торган егеткә Алма апа белән ялгыз хуҗалыкчы булып, үз яшьтәшләре — комсомоллардан көлдереп йөрү туйдырган. Казанга барып, ул заводка эшкә урнашты. Гомерендә бик күп мактау кәгазьләре алды, заводка рационализаторлык тәкъдимнәре биреп, үзе төсле үк шаян-шук, эчкерсез хатыны белән гөр килеп * яшәде, ике шәп егет үстерде. Ә авылдагы гөнаһсын — «чулпы-беләзек» J саткан акчаны ул, мөгаен, әнисенә бише белән кайтарып биргәндер ин- 5 де. Алма апа соңгы сулышына тикле авылдан купмады... Минем беренче класстан күчми ка-луым әнә шул Хәкимулла абый < белән бәйле. Алтй яшемдә ул мине, тирги-тирги, укырга өйрәтте. Мин | әз генә төртелеп тордыммы — шундук кызарып-бүртенеп кычкыра баш- § лый торган иде. Педагогик такт дигән нәрсә бер дә булмаган, күрәсең. § үзендә. Е Ул кычкыра. «Баланың йөрәген аласың бит, юньсез! Сабакны шулай ♦ укыталармыни?!» — дип, Алма апа аны тирги. Көннәрдән бер көнне а Хәкимулла абый миңа бик каты янап әйтте — Бел аны, малай актыгы, әгәр сыйныфыңнан күчми калсаң, урам- “ га алып чыгам да, бүрәнә башына бастырып «Бу малай күчмәде!» — к дип бөтен урамга кычкырам, — диде. Бик куркытып әйтелгән сүз булса да, «ин ул елны сыйныфымнан 2 күчми калдым. £ Беренче укытучым Күчми калу белән мин бер нәрсә дә оттырмадым. Ул елларны укырга сигез яшьтән алалар иде. Ә күчми калганда, миңа җиде яшь тә тулмаган иде әле. Күчмичә генә букча күтәреп йөргән әнә шул бер ел минем өчен хәзерлек курслары кебек бер нәрсә булып чыкты 1933 елны мин, Югары Пошалымнап үз авылыбызга кайтып, күршедәге Көтек авылына укырга кердем. Кергәндә үк укый-яза белү, ун эчендә исәп- хисап йөртү ул чакта малайларга тәтегән нәрсәмени?! Китте минем эшләр худка! Җиденчене тәмамлаганчы, мин яхшы укучылар исемлегеннән төшмәдем. Мин мәктәпкә кергән елларны авыл хәлләре бик кискен үзгәреп китте. Каракаршы ике йорты, ике аты булган кешеләрне авылдан сөргәч, унөч йортлы кечкенә Өчиле тугыз гына йортлы булып калды. Бездән ярты гына чакрым ары Каенлык дигән авыл бар иде, кулаклардан тазарткач, ул бөтенләй дә алты гына йортлы булып чыкты. Икесен бергә кушканның соңында да алар аерым колхоз булып яшәрлек түгелләр иде, шуңа күрә Өчилене, Каенлыкны күршедәге алтмыш йортлы Көтек белән кушып, бер колхоз ясадылар да «Кызыл Көтек» дип исем бирделәр. Без, Өчиле, Каенлык балалары, «Кызыл Көтек»кә беренче сыйныфтан башлап мәктәпкә йөрдек. Турыдан исәпләсәң, «Кызыл Көтек»к» барып кайту өч чакрым булыр иде, ләкин без турыдан йөрми торган идек. Үзебез ясаган имән чаңгыларда иртән кырга чыгып чабабыз Кар өсте каты, дулкын-дулкын, чаңгылар таеп-таеп китә, без аңа-моңа кара мый, бара бирәбез, кем беренче булып кар дулкыннары арасыннан куян куркытып чыгара — ул иң бәхетле кеше. Ә без үскәндә куян бик күп иде, кыр тулы иде куян. Шуңа микән — Куян, снн канда? — Кара урманда, — дигән шигырь юллары безнең иң яратып кабатлаган шигыребез иде Көтек белән Өчиле арасындагы очсыз кырыйсыз кар даласы, кояш ну рыннан балкып, күзләрне камаштырып ята Чынлап торган музыкасы, колакларны чеметтереп искән җилләре, яктылыгы, пакьлеге белән гомерлеккә безнең хәтергә сеңеп калды ул. Колак төбендә әле дә булса яңгырап торган икенче музыка — мәктәп үзе. Өчиле белән Каенлык малайлары, ягъни без ташбашлар, көн саен диярлек ун-унбиш минутка соңга калып киләбез. Коридор тын, сыйныф бүлмәсеннән кайсыдыр бер малайның: «а-ыр-бы-а арба» дип көйләп-көйләп укыган тавышы ишетелә, без, соңга калганнар, ишек төбенә өелеп, аны тыңлыйбыз. Кар даласының моңы минем күңелемдә әнә шул көйләп укыган китаплар белән дә, башлангыч мәктәпнең сыйныф бүлмәләре һәм коридорлары белән дә аваздаш булып яши. Карлы яланнарны яки самолетта очканда ак болыт өемнәрен күрү белән, үзәкләрне өзеп, мәктәп еллары искә төшә... Беренче укытучым минем Зәки абый булды. Заманында ул мулла булган, совет чорында муллалыгын ташлап, балалар укытырга керешкән. Зур борынлы, шуңа күрә авылда Тукран кушаматы алган бу кеше безне, башлангыч сыйныф балаларын, жәй буе мәктәп янындагы яшелчә бакчасында кыяр, кишер, чөгендер, бәрәңге үстертә, куян карата, ә кышын безгә итле, яшелчәле кайнар аш ашата иде. Эш яратырга, тырыш булырга, гаделлеккә беренче мәртәбә ул өйрәтте. Юморга да бай булган булса кирәк, мин уен уйнаганда яки китаптан дәресне укып биргәндә, катырак кычкырып җибәрсәм: — Гарифҗан, ул хәтле кычкырма, тәрәзәне ватасың бит! — ди торган иде. Зәки абый мине, икенче сыйныфтан башлап, плакат язарга, стена газетасы чыгарырга, рәсем ясарга өйрәтте. Дәрестән соң икәү калып, без аның белән сәгатьләр буе рәсем ясыйбыз, май бәйрәменә мәктәпне бизәр өчен плакат язабыз, аннары икәү кара-каршы утырып, аш җылытып ашыйбыз. Ятим бала боегып йөрмәсен, кеше булсын дигәндерме, ул минем укуымны гел кайгыртып тора торган иде. Көтек мәктәбендә дүрт сыйныф Ике сыйныфны Зәки абый укыта, ике сыйныфны җиденчене бетергән яшь кенә бер үсмер укыта торган иде. Үсмер егетебез үсеп җитеп, аны Кызыл Армия сафына алгач, Зәки абыйның берүзенә дүрт сыйныф өелеп калды, шунлыктан безгә — өченче, дүртенче сый- ныфтагыларга — Өчиледән өч чакрым еракл*ыктагы Казанбаш урта мәктәбенә йөреп укырга туры килде. Без өченче чиректә Казанбашка төшкән идек, мин ул чирекне бик әллә ни элдертеп китә алмадым (укытучысы ияләнмәгән кеше бит!). Дүртенче чиректә шул хәтле дә тырыштым, Зәки абыйның йөзенә кызыллык китерәсем килмәде, тырыша торгач, тәки үземнекен иттем, дүртенче сыйныфны тоташ отличнога тәмамладым. Хәтеремдә әле, Казанбашта сабан туе иде, мин елны әйбәт тәмамлаган өчен мәктәптән бүләк итеп бирелгән кара сатин күлмәгемне, бүләк итеп бирелгән өр-яңа кепкамны киеп, яланаяк сабан туена төштем. Тактадан кормаштырып куйган кибет янында кәнфит алучыларга кызыгып карап тора идем, Зәки абый килеп чыкты. Мине, үз иптәше кебек итеп, җилкәмнән бер кулы белән кочаклап, мәйдан кырыеннан әйләндереп алып килде, хәлләремне сорашты, минем кулларны учына алып: — Молодец, энем, йөзгә кызыллык китермәдең! Әтиең исән булса, нишләргә белми сөенер иде, — дип, мине такта кибет янына янә дә алып килде һәм кепкамны тутырып кәнфит-перәннек алып бирде. Үз гомеремдә бик күп бүләкләр алганым бар, Зәки абыйдан алган бүләк кебек кадерле бүләкне күргәнем юк. Аннары озак та тормый без аерылдык. Сугыш алды елларында ул каядыр китеп югалды, аның кая киткәнен белүче булмады. Авылның иң усал, иң гайрәтле бер егете ниндидер мәҗлестә: «Мин башына җиттем аның», — дип мактанып сөйләгәнен генә әйттеләр. Бу хәлләргә инде кырык еллар вакыт узган, хәтер күгеннән бик күп фаҗигаләр, кайгы-шатлыклар, тагын әллә ниләр узган. Ә менә Зәки абый «Кычкырма, Гарифҗан, тәрәзәне ватасың бит!» дигән сүзе белән, балаларга яшелчә үстертә, куян карата белүе белән, кыш буена үзебез үстергән яшелчәдән кайнар аш ашата белүе белән, ниһаять, үзе укыткан балаларның уңышына башы күккә тияр дәрәҗәдә сөенә белүе бе- ♦ лән бик еракта калган беренче укытучым, изге күңелле бер кеше булып, < онытылмый күңелдә саклана. Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим» хикәясен укыганда, мин гел Зәки абыйны искә төшерәм. Икенче укытучым s Икенче укытучым — һидият Зиятдинов — Арча районының Күлтәс авылы егете. Без дүртенчегә җиткәнче укытучыларыбызга абый дип * дәшә идек, дүртенче сыйныфта исеме, әтисенең исеме белән дәшәргә ® куша башладылар. Шулай итеп, һидият абый һиди Зиятович булып 2 китте. Ләкин ул аңа карап минем өчен абый булудан туктамады, һиди > Зиятович белән дә без дәрестән соң стена газетасы чыгара идек, пла- < катлар яза торган идек. Ләкин инде хәзер безнең бергәләп эшләгән е эшләребез аның белән генә бетми иде. һиди Зиятович мәктәптә кулъяз- = ма әдәби журнал чыгара башлады. Инша язарга, рәсем ясарга сәләтле булган укучыларны үз янына җыеп алды. Беренче журналның тышлы- u гына без каен рәсеме белән сыерчык оясы ясадык Төрнәле авылының Исмәгыйлов белән мин, бер-беребездән уздырып, шигырь яза башладык. Бу хәл дүртенче сыйныфта укыганда булды. Көн саен бер Дәфтәр шигырь язып киләбез, аны утыз минутлык озын тәнәфестә, балалар әйлән-бәйлән уйнаган чакта, уртага басып укыйбыз Шигырь язгы гөрләвекләр турында, чаңгы шуу турында, шомырт урлау турында була, безнең шигырьләрдә кәккүк кычкыра, сандугач сайрый, куяннар чабыша, болыннарда сыер-сарыклар йөри. Тыңлаучыларга рәхәт, алар көлә-көлә кул чаба, безнең башлар җиденче кат күк артында Дүртенче сыйныфны тәмамлаганда буган, безгә Казаннан язучы килде: Әхмәт Гыймадов. Капжара татар, һиди Зиятович шигырь язучы бала-чаганы аның янына җыеп алды. Хәзер нинди киңәшләр биргәнен аермачык кына хәтерләмим, әмма шигырь һәм хикәя яза торган, алар- ны бастырып та чыгара торган тере язучы белән очрашу бик зур тойгы калдырган иде. Шуңа күрә хәзер дә мин, язучылар, мәктәпләргә барганда аеруча җитди әзерләнеп, җаваплылыкны нык тоеп барырга тиешләр дип уйлыйм. Шушы очрашудан соң язгы гөрләвекләр турындагы бер шигыремне «Яшь ленинчы» газетасына җибәрдем. Әминә апа Бик- чәнтәевадан: «Гарифҗан энем, каләмең өметле күренә, бер куплетың шигырь була язган, шундый куплетларың күбрәк булса, басып та чыгарырга булыр», дигән хат алгач, сөенечемнән, тере тиен тоткандай, бөтен мәктәпкә кычкырып йөргән идем һиди Зиятович минем шигырь чыгаруымны хуплый, шул эштән туктамасын дип мине дәфтәр белән тәэмин итеп тора иде. Ул чорда дәфтәр бик санаулы, бала саен билгеләнеп кенә бирелә, шуның өстенә минем кебек ятим малайның дәфтәркитап алырга акчасы да булмый бит әле аның. Җиденче сыйныфка җиткәнче мин һиди Зиятович дәфтәрләренә язып, ул бүләк иткән китаплардан укып бардым Барысы өчен дә рәхмәтем итеп мин аның өлгереш ведомостьларын күчереп бирә торган идем Хәтта бер елны тарих укытасы конспектларын да күчереп биргәнем хәтеремдә Анысы җәйге каникул вакытында булды һидият абыйны мин дөньяга педагог булып туган кеше дип исәплим. Мин бу фикергә кырык елдан соң килдем Җиденче сыйныфта укып йөргән чакларымда мин ул хакта уйлый алмый идем әле. Ул минем укытучым, Өчиледә, Каенлыкта, Казанбашта иң олы кеше иде. Мин аны ярата идем. Ул пөхтә киенеп йөри, ул без исәнләшкән чакта, ник исәнләшкәнеңә үкенмәслек итеп, бөтен йөзе белән балкып елмая, ул менә дигән спортсмен; турникта атына, бик җитез йөри, укытучылардан аның бер үзендә велосипед, шул велосипедына атландырып ул мине Казанбаштан Өчилегә алып менә, үзе белән Казанка елгасы буена балыкка алып төшә. Мондый икәүдән-мкәү генә калулар атнасына ике яки өч тапкыр була, чөнки һиди Зиятович Каенлык авылында олыларны укыта, аларга газета хәбәрләрен укый, ил турында сөйли, хәзерге термин белән әйткәндә, ул агитатор, пропагандист иде бугай. Юл уңаенда ул мине велосипедына атландырып алып менә, мин аның үз җилкәм аша руль тоткан көчле кулым тоям. — Иә, Гарифҗан, хәзер куян килеп чыкса, без нишлибез? — ди ул. — Велосипедтан егылып төшәбез! — дим мин. Ул рәхәтләнеп көлә. — Дөрес бит, әй... — ди ул, минем белән килешеп. Без, велосипедтан төшеп, чирәмле тау өстенә чүмәшәбез, һиди Зиятович Төрнәле буе ягыннан узган баганалы олы юлга, офык буендагы ак мамык болытларга карап утыра. Әллә сагышы бар инде аның? Күзләре моңсу, коңгырт чәчләре колак янына сибелгән, ул көтмәгәндә мине чандыр җилкәмнән коча. — Әйт әле, Гарифҗан, сиңа Рәшидә апаң ошыймы? — Ә нигә? — Башта син минем сорауга җавап бир. Мин сүз белән җавап бирмим, озак кына тастымал букчамны актарам, китапларым эченнән унлап рәсем алам. Алар безнең авыл күренешләре: урам, өйләр, болын буендагы әрәмәләр, өй арты бакчабыздагы шомыртларның чәчәк аткан чагы. Мин шигырь язу белән бергә рәсем ясарга ярата идем. Ат, сарык, каз рәсеме, табигать күренешләре. Үзебезнең авылны мин гомеремдә йөз мәртәбә рәсемгә төшергәнмендер. Мин хәтта апам Гайшә белән сеңлем Саҗидәнең бер генә мәртәбә дә рәсем ясарга омтылып карамауларына сәерсенеп йөри идем. Мин Өчи- ле күренешләрен һиди Зиятович алдына тезеп куям. — Сезгә боларның кайсысы бик тә ошый, һидият абый? — дим. Ул минем рәсемнәрне озаклап карый, арадан берсен, Өчиленең кояШ чыккан чактагы күренешен аеруча ошата. — Алыгыз, сезгә бүләк булсын, — дим. Мин моны берәр төрле мәгънә салып эшлимме, юкмы икәнне белү өчен булса кирәк, ул минем күзләремә карый, кинәт дулкынланып: — Рәхмәт, Гарифҗан, син минем чын дустым, — ди.. Каты итеп кулымны кыса. Алар мин җиденчедә укыган чакта Рәшидә апа белән өйләнештеләр. Ул мине ниндидер йомыш белән өйләренә чакырды. Мин стена сәгате янында Өчиле авылының кояш чыккан чактагы рәсемен күрдем. Озак та үтми, аны Кызыл Армия сафына алдылар. Ул миңа, үзенең укучысына һәм дустына, ике хат язарга өлгерде. Беренчесендә миңа Казан художество училищесына укырга керергә киңәш иткән иде. Ләкин мин Казанны белмим, художество училищесына керү тәртипләрен дә белмим, аннары минем кебек әтисез малайны анда кем асрасын, кем аның тамагын туйдырсын! Мин, җиденчене Мактау кәгазе белән тәмамлаган үсмер малай, Арча педучилищесына барып кердем. Анда керүемнең бер сәбәбе — Арчаның безгә унике генә чакрымда булуы булса, икенче сәбәбе — һиди Зиятовичның үзенең дә Арча педучилищесын тәмамлаган укытучы икәнен белә идем. Укытучымның икенче хаты мин Арча педучилищесына кергәч килде. Бу вакытта аның улымы, кызымы туган, һәм ул миңа, элекке укучысына һәм дустына: «Шул бәләкәчемне кайтып күрер көннәр насыйп булыр микән?» — дип язган иде. Аңа сабыен кайтып күрергә насыйп булмады. Тиздән Бөек Ватан сугышы башланды. Август аенда Арча районының Күлтәс авылы егете һидият Зиятдинов хәрби корабта һәлак булды. Шул ук көнне аның энесе самолетта һәлак булганын әйтеп кара язулы конверт килгән. Ж,ир йөзендә, минем язмышка дучар булып, тагын бер ятим бала һәм ике улын берьюлы югалткан хәсрЭгле ана торып калды... Ике капчык бәрәңге һәм ак чалбар Көтек һәм Казанбаш мәктәпләрендә Зәки абый белән һидият абын үз канатлары астына сыендырып, минем язмышымны күздән ычкындырмый саклап килгән булсалар, Хәнифә апа Абдуллина мине әдәбият юлына турыдан-туры этәрүче булды. Ул бишенче-алтынчы сыйныфта татар әдәбияты укыта иде. Кагыйдә ятлаткан байтак укытучыларны беләм мин, әмма Хәнифә апаны кагыйдә ятлатучылар рәтенә түгел, матур әдәбиятны яратырга өйрәтүчеләр рәтенә кертәм. Хәнифә апа Сиб- гат Хәкимнәр, Гали Халитлар белән бе|»гә Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган, аннары Казанбаш мәктәбенә укыту эшенә килгән Ул безгә олы булып күренә, ләкин ул бик яшь булган, биология укытучысы Абдуллин белән тормышларын башлап кына җибәргән икән. Алар икесе дә балаларны яраталар, дәресләренә бөтен күңелләрен салалар. Абдуллин абыйның күгәрченгә операция ясап, .аның эчке әгъзаларын безгә бик җентекләп күрсәткәне хәтеремдә. Операция вакытында ул никтер гел иренен кыймылдатып торды, миңа ул күгәрченгә ясин чыгадыр кебек тоелды. Югары Пошалымның Алма апа биргән дин тәрбиясен мин җиденче сыйныфка кадәр саклап килдем. Хәнифә апа— чем кара чәчле, алсу йөзле, күперенкерәк иренле, гаять тыныч табигатьле һәм матур тавышлы кеше — бишенче сыйныф балаларына озын тәнәфестә дә, кайвакыт - дәресләр беткәннән соң да русча китаплар кычкырып укый, шундук татарчага тәрҗемә итеп тә бара иде. Алтын- чы-җидеиче сыйныфларда укыган елларны без, сыйныфыбыз белән җые лып, утызлап китап укып чыкканбыздыр. Жюль Вернны, Пушкин хикәяләрен, «Доктор Айболит»ны без русчадан башладык, аннары аларның татарча тәрҗемәләре басылды. Хәнифә апаларның шактый зур китапханәләре бар иде, мин мәктәп китапханәсендәге китапларны укып бетергәч, әдәбият укытучымнан атна саен бер китап сорап алып укый торган булдым. Алтынчы сыйныфта укып йөргәндә мин ак белән караны аера башлаган идем инде. Әтисез үскән балаларга хас сыйфаттыр дип беләм, ел әйләнәсе өскә җүнлерәтле кием, тау шуарга матур чана эләкмәгәнгә. мин, тора торгач, бер йөрәксенеп, дөньяда булмаган бер нәрсә уйлап чыгарырга, шуның белән башкаларны узып китәргә ярсына башлый торган идем. Казанбаш кибетенә ак чалбар кайткан. Ак чалбарны без дә авыл кешеләре кими, сабан туй вакытында бик пөхтә киенүләре белән дан алган бер-ике укытучы кия дә, шаукымлы булганга Чәпүр дип ат алган балта остасы гына кия иде. Кинәт минем дә ак чалбар киясем килде. Моның өчен миңа унбиш сум акча табарга кирәк. Җдй буе урманнан кура җиләге җыеп. Арча базарына илтеп сатсам да. биш-алты сумнан арттыра алмадым. Көзен колхоз кырыннан бәрәңге алып бетергәч, балалык дустым Мансур белән икәүләп, атна буе кыр дан бәрәңге җыйдык. Миңа ун сум акча табу өчен ике капчык бәрәңге җыярга кирәк иде. Шул бәрәңгене җыю өчен без Мансур белән икәү- .idn, кимендә ике гектар жир актарып чыкканбыздыр. Хәзер инде шуны сатып җибәрергә кирәк. Мин аны, әлбәттә, Арча базарына алып бара алмыйм. Ике капчык бәрәңгене унике чакрымга кечкенә арба белән тартып барулары — ай-һай! Ат бирмиләр, ат колхозның үзенә кирәк, чөнки бу вакытта егермешәр-утызар олау Арча стансасына бәрәңге ташый. Шулай булгач, бер генә юл кала: Казанбашка кул арбасы белән тартып алып төшеп, укытучыларга сату. Тәвәккәлләдем. Тимерче Ычтапаннарда укытучы апалар тора. Ычтапан абыйлар, бердән, авыл башында, икенчедән, укытучы апаларның бәрәңге бакчалары юк. Минем белән аларның өлкәне, география укыта торганы сөйләште. Бәрәңге эре. Мин кырдан җыйганны үзебезнең бакча бәрәңгесенә алыштырып алган идем. (Сыерга ашатырга ярар дип әни риза булды!) Бәрәңгене ошатты укытучы. Бәясенә мин артык та, ,ким дә түгел, төп-төгәл ун тәңкә сорадым. География укытучысы кара бөдрә чәчләрен җилкәсеннән артка чөеп җибәрде, якты күзләрен балкытып миңа карады: — Ике капчыкка сигез сум булыр, үскәнем. — Юк, апа, миңа ун сум кирәк. - — Ни өчен? — Кибеттә ак чалбар саталар. Унбиш тәңкә. Минем биш тәңкә бар. Тагын ун тәңкә кирәк. — Ак чалбар белән нишлисең син, Ахунов? Син бит аны бер көн эчендә каралтып, чирәмгә буяп бетерерсең. «Бетерәмме, бетермимме, анысы минем эш»,— дип гарьләнеп уйладым, ләкин гарьлегемне сүз белән әйтмәдем, сүз белән дә әйткән булыр идем, җылак тавыш белән әйтермен дип курыктым, шунлыктан тукран кебек бер генә нәрсәне тукылдаттым: — Миңа ун тәңкә акча кирәк. . — Ярар, бушат, Ахунов, — диде география укытучысы. Өч потлы бәрәңге капчыгын күтәрер өчен мин гадәттән тыш чандыр идем, капчыкларны черәшә-черәшә өйгә сөйрәп алып кердем, авызларын чишеп, өй асты чокырына аудардым: бәрәңгеләр бер-берсенә бә- релә-бәрелә, дыбырдыбыр сөйләшеп төшеп киттеләр. Кулга ун тәңкә акча керер минутны мин өзелеп көтеп алдым. — Менә сиңа, Ахунов, ике капчыкка тугыз сум акча, менә тагын егерме тиен, сукыр карта сатып алырсың, — диде география укытучысы. Күрәсең, минем чыраем көл кебек агаргандыр, укытучы куркынып: •— Ни булды сиңа, Ахунов? — дип сорарга мәҗбүр булды. Мин, җылап җибәрмәс өчен иренемне тешләп: — Миңа ун тәңкә кирәк, — дидем. — Тугыз тәңкә дә бик зур акча бит. — Миңа ун тәңкә кирәк. — Тугыз сумга бирмисеңме? — Миңа ун тәңкә кирәк. — О, кире беткән малай! — диде география укытучысы, авыз эченнән ботка пешерә-пешерә, өй астына төшеп китте. Ул анда өзлексез сукранып, миңа унике чиләк бәрәңгене киредән тутырып бирде, һәм мин, ике капчык бәрәңгемне кул арбасына салып, Хәнифә апаларга юнәлдем. Хәнифә апа мине бик яктырып каршы алды, чәй эчертте, соңгы көннәрдә нинди китаплар укыганымны сорашты, сорашуы шуңа; мин алардан китап алмый башлаган идем. Китап укырга вакыт юк, сентябрь — тоташы белән — бакча бәрәңгесе казып узды. Бәрәңгене ишегалды чирәмендә киптереп, эресен базга. ваграгын малга ашатырга сайлап куйдык. Ә бу ике капчык бәрәң- гене кырдан җыйганымны һәм миңа ун тәңкә акча кирәклеген сөйләп бирдем. Хәнифә апа миңа, сатулашмый-нитми, ун тәңкә акча тоттырды, шуңа өстәп тагын бер бишлекне сузды. — Ә монысы нигә? — дидем мин. — Монысына ботинка алырсың. ♦ Каршы сүз әйтмәдем Язын-көзен яланаяк пычрак ерып, аяклар .к р х Мин Хәнифә апага Казанбаштан Өчилегә менеп җиткәнче рәхмәт $ укып мендем, шул биш тәңкә өчен тагын ике капчык бәрәңге җыеп бирергә күңелемне беркеттем. Әмма көндәлек мәшәкатьләр миңа вәгъ- з дәмне үтәргә ирек бирмәде. Ул бурыч шушы көнгә тикле минем өстем- § дә асылынып тора. Казанбаш мәктәбендә җиденче сыйныфны бетергәнче бик яхшы бил- ф геләренә генә укып барган булсам да, ул елны минем эшләр геогра- ~ фиядән кәегәсп китте. Башта мин «яхшы» билгесенә төштем, аннары “ «уртача»га тәгәрәдем. Мине директор бүлмәсенә чакырып, озак кына = сораштылар, мин чын дөресен әйтергә теләмәдем, бүлмәдәгеләр моның төп сәбәбен белми калдылар. Озакламый география укытучысын эшен- - нән бушаттылар. Шуннан соң гына мин «отлично» билгеләре ала баш- ө ладым. Ләкин миңа ак чалбар насыйп булмаган икән, мин аяк кненгәләгән- < че ул беткән, ботинканың миңа яраклысы юк иде. Акчаны кыш буе u берәүгә бер бирмичә саклап чыксам да, ак чалбар белән ботинка язын да булмады. Арча базарына барган җирдән ике кило чамасы майлы буяу алып кайттым. (Төрле төсен сайлап алдым.) Ул минем гомерлек хыялым иде. Иске фанер кисәкләрен, ташландык мич капкачы калаен зур бер агач рамга кадакладым да җирлеген күк йөзе төсле ачык зәңгәргә буяп, аңа җилфердәп торган кызыл байрак ясадым. «Яшәсен Май бәйрәме!» дип. җете ак буяу белән плакат яздым Плакатның биеклеге метр ярымнар болгандыр. Мин аны үзебезнең капка түбәсенә менгереп кадакладым. Минем плакатны Өчиледән, Каенлыктан килеп карамаган бер генә кеше дә калмагандыр. Башны кыек салып, тел шартлатып тордылар, мактадылар. Әнинең генә минем иҗатка, исе китмәде — Йөри шунда акча бетереп, — диде. Беренче мавыгулар Әдәби очрашулар вакытында укучылар безгә: «Язасы килү нәрсәдән башлана?» — дип еш кына сорау бирәләр. Бу сорауга бер генә язучы да аермачык итеп, төп-төгәл җавап бирә алмастыр, мөгаен. Кайберәүләрне зур кайгы тетрәткән. Икенче берләрен бәхетсез мәхәббәт сагыш утына салган. Өченче берсе әле малай чакта ук Кырым да. пионерларның бөтен илгә атаклы «Артек» лагерында. ял итеп кант кан, ул анда, әйтик, балалар язучысы Аркадий Гайдарны күргән, аны . тыңлаган, аның белән рәсемгә төшкән. Күңеленнән язгы ташкындай шаулап узган хне-тойгыларын әлеге малай үзендә генә саклап калырга теләми, башкаларга да әйтәсе килеп тора. һәрхәлдә, бер нәрсә ачык язасы килү теләге күңелеңдәге серләреңне кемгәдер әйтеп бирәсе, кайгы-шатлыкларынны кем беләндер уртаклашасы килүдән башлана Башкалар бу мәсьәләгә ничек карыйдыр, минем үземдә гел шулай булды. Минем кешеләргә әйтәсе килгән сү- зем — әтисез үсүем Ятимлекнең, адәм баласы бәхетле булырга зур хокуклар яулап алган безнен илдә, хәтта социализм илендә дә, үз кыенлыклары бар. Мин сул як күршебез Шәйхетдин абыйларга барып керәм. Ал арның малае Шамил урамда бер кечкенә малайны кыйнап кайткан, Шәйхи абзый чабата үреп утырган җиреннән сикереп торды да, чабата юкәсе белән Шамилнең сыртына берне салдЫ. Шамил яшен ташы кебек атылып урамга чыгып китте, чабата юкәсе төшкәннән соң кара янган аркасын миңа күрсәтеп мактанды. Әнә нинди эз төшкән! Ә ул шулай да җыламады. Әти суккан урын тәмугта янмаячак. Ә мин нәрсә белән мактанырга тиеш? Минем бит әти юк. Ун як күршебез Салих абзый улы Мансурга чаңгы ясап биргән — Мансур шуны киеп чыга да мактана, киеп чыга да мактана. Мактанмый буламы сон — әтисе ясап биргән бит аны! Имәннән. Имән чаңгы, имеш, дөньяда иң шәп чаңгы, аучылар да урманга куян атарга барганда, гел имән чаңгы киеп кенә баралар... Әнә нинди хикмәтләре бар әтиле булуның! Казанбаш мәктәбенең дүртенче сыйныфында укыганда, Төрнәленең Исмәгыйлев белән узыштан шигырь яза башлавыбызны әйткән идем. Ул елны безгә шигырь җене кагылган иде. Озын-озын поэмаларны, хәтта чәчмә белән язылган әкиятләрне без яттан беләбез. Тукайның «Шүрәле»сен, «Су анасы»н. «Такташның «Нәни разбойник», «Мокамай» поэмаларын, Пушкинның «Алтын балык һәм балыкчы турында әкият»- ен, тагын әллә күпме шигырь-поэманы, тыңлаучыларны таң калдырып, без сәхнәдән сөйлибез. Хәтта клубка баруга бик әллә ни исләре китмәгән ата-аналар, балалары сөйләгәнне тыңлар өчен, клубка килергә атлыгып торалар иде. Бездә хәзер «шигырь уку» дигән сүз бар. Без бәләкәй чакларда берәү дә сәхнәдән шигырь сөйләүне шигырь уку дип әйтми, китаптан ңа- рап укыганны гына уку диләр иде. Шигырьне яттан сөйләү декламация дип атала иде безнең дәвердә, әнә шул декламация сөйләүдән дә кадерлерәк, аңардан да бәхетлерәк минутлар юк иде безнең өчен. Шигырь сөйләүгә, күрәсең, шундый да остарып киткәнбез, бер елны хәтта безне Арча хәтле Арчага алып барып сөйләттеләр. Район ярышында алдынгы урынны алганыбыз өчен Исмәгыйлевкә Такташ китабы. миңа акварель буяулар бүләк иткәннәр иде. Шуннан соң безнең шигырь ятлау, гомумән, әдәбият белән җенләнү бермә-бер артты. Дүртенче сыйныфта чакта мин «Агыйдел» повестен укып чыктым һәм чынчынлап Артыкбикәгә гашыйк булдым. Аның сөйгән егете Гаязны кулакларның балта белән сугып үтерүләре мине миңгерәүләтеп калдырды. Китапны укып бетерүгә, мин кычкырып җылап җибәрдем. Төн уртасы иде, әни сискәнеп уянды да, берни аңламый, күзләрен уа-уа, тирә-ягына каранырга тотынды. Минем җылап утырганымны күреп, бик курыкты, ни булганны кат-кат сорашты, мин әйтмәдем, ул аптырашта калды, күзләрендә хәреф, икеләнү, гаҗизлек билгеләрекүренде. Аннары ул минем янда яткан китапны күреп алды. — Әле һаман китап белән җенләнәсеңмени син, җүнсез малай? Сүндер хәзер үк утны! Керәчин мае бетереп утырма, — диде. Ләкин мин «керәчин мае бетереп» утыруны дәвам иттем. Бишенче сыйныфта укыганда, әтиемнең үлеменә багышлап, хикәя язарга тотындым. Ул ансат эш булып чыкмады. Әтинең, күкрәгендәге пычак ярасын в кулы белән каплап, кан эчендә яткан чаклары күз алдыма килә, җан’ нар айкала минем, шуны сүз белән кәгазьгә төшерә башлыйм. Сүзләр әллә ниткән коры, төссез, ятышсыз чыгалар, мин әйтәсе килгәннең чиреген дә. мыскалын да әйтеп бирә алмыйлар. Әти. кояш чыккан чакта, безнең кара айгырны тарантаска җигә башлаган иде — миңа шуны тасвирларга кирәк. Кояш Көтек авылы ту- рысына җиткәч, кара айгырны ак күбеккә батырып, ике милиционер безнең капка ’гвбенә туктады — миңа кояшның төшлеккә җиткәнен, баш түбәсендә аяусыз кыздырып торуын бирергә кирәк, һич кенә дә биреп булмый шуны. Аптырагач. Галимҗан Ибраһимовның «Яз башы» хикәясендәге табигать күренешләрен укып карыйм — искиткеч. Сүзләре ф бер-бер артлы тезелеп кенә тора. Ул язганнан мин әллә ниләр күз ал- < дыма китерәм, мин язганнан берни дә күз алдына килми. £ Бер көн, бер төн азаплангач, язуны ташлыйм. Атна буе берни дә 5 язмыйм, тегермәнче Константин абзый булышлыгы бе.үән үзем ясаган ; имән чаңгыда тау шуам, кырлардан куян куам, ә язу... Әйе, күпмедер вакыттан соң мин, янә дә язасым килеп, төнлә, әни- § ләр йоклагач, сукыр лампа яктысында, сәке йөзлегенә чүмәшәм. «Го- 5 рурлы һәм шатлыклы таң атты», — дип беренче җөмләне язып куям. = Шулар янына җәен булган хәлләрне — су коенуларны, урамда чабып ф йөрүләрне, күршебез Салих абзый малае Мансур белән бал корты то- 3 тып, шырпы тартмасына ябып куюларны, шул шырпы тартмасына ти- о шек тишеп, бал кортыннан бал җыйдырырга теләгәнебезне язам — бо- “ лары әзме-күпме үземне канәгатьләндерерлек була, ә менә үлем... әти- * нең кан эчендә ятулары... Юк, алары чыкмый. Безнең чабып йөрү4 ләргә бәйләнми. * Башкача булдыра алмагач, мин булачак хикәямнең баш өлешен һи- а. дият абый Зиятдиновка күрсәтеп карыйм. «Горурлы һәм шатлыклы таң * атты», — дип укый ул. Көлемсерәп куя. — Әйт әле, Гариф, син моны төнлә яздыңмы? — Төнлә! — дим мин. анык серемне белүенә куанып. — Алай икән. Алай. Әниең йоклый идеме? — Ийе шул. Ә сез каян белдегез? — «Горурлы» дигән сүз әнә шул гыр-гыр йоклаудан килгән инде,— ди һндият абый һәм. ирен чите белән елмаеп, миңа карап тора. һндият абый минем иң яраткан укытучым булса да, алдарак әйткәнемчә, аның миңа эшләгән изгелекләре өчен җанымда рәхмәт хисләре саклап йөрсәм дә. бу юлы үпкәләдем. Үпкәмне сүз белән әйтмәдем Язуларны җыеп алдым да, дәшмитынмый кайтып киттем. Ай буе, ярты ел буе берни дә язмадым. Җәй көне бигрәк тә язып булмый — кырлар, урманнар, елга сулары сине чакырып тора. Алар «шигырь чыгарудан» да, хикәя язам дип черәшеп утырудан да мавыктыргычрак бит. Минем дус Мансур — дөньяда иң булдыклы, иң хыялый малай — Казанка елгасында су коенуын санап барырга керешкән. Көненә ул ун мәртәбә коена ала. Май уртасында коена башлаган иде. июнь уртасын да инде аның су коенуы өч йөздән артып киткән Өчиле малайлары моны ишетүгә елгага ташланды. Бер-ике мәртәбә чумып чыгалар да күлмәкләрен киеп алалар — әнә шул бер коенуга исәпләнә. Китте узы шу, китте ярыш! Су коенуны санау белән без шул хәтле дә мавыгып киттек, бер көн не Гайшә апа, сеңлем Саҗидә әнинең кырдан кайтышына бәрәңге пешереп куясы барын да онытып җибәргәнбез Әни, — тол хатын телчән була, — су буена кычкырып-дулап төште дә өчебезне тиң кычыткан белән чапты, йомшак җирләр әчетүдән без җыладык. гарьлектән әни җылады. Кычыткан бүрттергән урыннар төзәлүгә без әнигә булган үпкәбезне оныттык, әмма әнинең гарьләнеп җылаганын оныта алмадык. Бигрәк тә аның «Әтиегез булса болай кыланмасыегыз».— дип такмаклап җылавы үзәкне өзде. Без әнине бәхилләтергә уйладык. Каен җиләге пешүгә, әнидән рөхсәт алып. Гайшә апа, Саҗидә һәм мин урманга киттек. Башлап йөрүчеләр, әлеге дә баягы Салих абзый малайлары Шәкүр, Мансур, Гариф булдылар. Урман бездән ике-өч чакрымнар ары иде. Килдек урманга. Төрнәле. Казанбаш басулары аркылы, ызаннан килдек. Кыр уртасындагы, ызан нардагы ялгыз агачлар янына туктап-туктап, шаярышып-уйнашып килдек Кыр уртасында ялгыз утырган агач күрсәм, мин хәзер дә моңаям, күңелләр кузгала. Күрәсең, шул сабый чак хатирәләре уянудандыр. Урманга килдек. Җиләкле аланнар эзләп, ярты көн йөрдек. Үзебез белән алган савытларыбыз (бер литр сыешлы коштабак) ярты булганчы җыйдык җиләкне. Арыдык, һич кенә арттырып булмый бит шуннан. Ни булса да уйлап чыгарырга бала-чагадан да тапкыррак берәү дә юктыр. Салих абзыйның олы малае Шәкүр, әтисе төсле кап-кара малай, җиләкләрне бергә кушып, башта берәр савытны тутырырга, аннары бушап калган савытларга җыярга дип киңәш итте. Киңәш безгә ошап куйды. Гайшә апа, Саҗидә, Гариф (анысы Салих абзыйның өченче малае, минем адаш һәм кордаш) үзләренең җиләкләрен Шәкүр савытына тутырдылар. Шәкүр җиләкне баса-баса тутырды. Әмма без, Мансур белән мин, аларга кушылмадык. Мансур белән икебезнең җиләкне Мансур савытына тутырып куйдык та, ашыгып-ашыгып, икенче савытка, минем савытка җыя башладык. Икенче савытны тутыру дәрте бездә шундый көчле иде, Мансур белән без икебез, аланнарны айкап чаптык, ашыктык. Көндезге сәгать икеләр тирәсендә икенче савытны да тутырып куйдык. (Беренче савытны без билгеле бер куак астында яшереп тоттык). Әйе, безнең савыт тулды, кайтып китсәң дә була. Әмма дүрт кешелек беренче «кампаньяның» икенче савыты гына тулган, тагын ике ' савытлары буш иде әле. Өйләдән соң каңгырып йөрсәк тә, җиләк бүтән табылмады. Без чәй эчәргә дип, Салих абый эшләгән чүннеккә («пчель- ник»тан алынган сүз, умарталык) килдек. Салих абзый безгә мәтрүшкә чәе кайнатып эчертте. Кап-кара сакаллы, кара кашлы, төп кебек таза, тышкы кыяфәтенә һич тә туры килмәгән мәзәкчән бер кеше иде ул. Олы улы Шәкүрнең борын очы, маңгае кайнар чәйдән тирләп чыкканны күреп, ул әйтә куйды. — Чык күп төште, ходай кушса, бал күп булыр быел. Каяндыр бер умарта корты очып кереп, безнең һәммәбезгә дип бирелгән бер кашык бал тирәсендә быжылдап йөри башлады. Мин селтәнергә тотындым. — Селтәнмә, — диде Салих абзый. Кая сүз тыңлау! Мин селтәнүемне беләм, бал корты минем борын тирәсендә быжылдый хәзер. Салих абзый, селтәнмә, дип икенче мәртәбә әйтергә дә өлгермәде, мин ике куллап бутана башладым, кортны ялгыш битемә кысып та аланмын. ул минем күз төбенә угын кадап алырга да өлгерде, Салих абзый ипләп кенә аның угын алды: — Галимнәр алар — бал кортлары, селтәнә белми селтәнсәң, күрмәгәнеңне күрсәтәләр алар, — дип сөйләнә-сөйләнә, бал корты килсә тыныч кына утырырга, селтәнмәскә кирәклеген тагын бер мәртәбә аңлатырга кереште. Шуның белән бездә чәй эчү кайгысы бетте. Әллә ни арада минем күз төбе йодрык чаклы булып шешеп чыкты. Аның өчен Салих абзый миңа бер кашык артык бал бирсә дә. минем бал ашарлык хәлем юк иде инде. Өстәвенә Шәкүрләр. Гарифлар: «Ай-яй матур булдың!» — дип мине үртәргә, миннән көләргә дә керештеләр. Тик Мансур гына мине үртәмәде, ул мине ярата, без аның белән икәү бик дус идек, күп вакыт урманга икәү генә йөри идек. Әмма... миннән көлгән Шәкүрләргә озакламый җыларга туры килде. Чәй эчкәннән соң без өйгә кайтырга булдык. Ләкин бит әле Шә- күрләрнең ике савыты гына тулган, калган ике савытны нишләтергә. Кич якынлашып килә иде инде. Бүтән әмәл калмагач, Шәкүрләр җиләкне бүләргә утырдылар. Бүлделәр, җиләк бергә кушкандагыча чыкмый, чөнки ул тыгызлап салып сытылган, боламык булган. Башта минем Гайшә апа, аз бу. дип җылый башлады, аннары Гариф шыңшырга тотынды, Саҗидә бик усал ♦ кызый иде, ул шыңшыпнитеп тормады, җиләген ашады да бетерде. J Ана карап Шәкүр дә, Гайшә апа да, Гариф та ашап бетерделәр. 5 Өйгә кайттык Әни әле кырдан кайтып җитмәгән, көтәбез. Дөресрәх ге, җиләк тулы савытны тотып мин көтәм, Гайшә апа белән Саҗидә < өстәл астына кереп качтылар. S Бу, бәлки, минем тормышымдагы бер борылыш ноктасы булгандыр. | Савытларны тутырып, җиләк алып кайту, аны ашамый түзү, аны әни- § гә тапшыру шатлыгын кичерү кебек төгәллек, ныклык минем тормыш с максатыма әйләнде. Мин, үз дигәнемә ирешмичә, бер генә эштән дә ♦ туктамый торган булдым... я Чабатасыз студент 5 ө Казанбаш урта мәктәбендә җиденчене мин гел «бик яхшы» билгелә- = ренә генә тәмамлап. Мактау кәгазе алып чыктым. Ул миңа техникум- < нарга сынаусыз керергә хокук бирә иде. †- Миңа укытучыларым булачак рәссам итеп карыйлар, бик зур өмет баглыйлар иде. Моның сәбәпләре бар. Мәктәптә укыган елларымда * мин икенче сыйныфтан башлап стена газетасы чыгарып килдем. Яраткан язучыларымны Тукайны, Такташны. Пушкинны дәфтәргә кара белән күчереп ясадым. Авылыбызны, сыерсарык, ат-этләрне. каз-үрдәкне, агачларның төрле төрен, коймаларны, сыерчык ояларын төсле буяу белән дәфтәргә төшердем. Рәсем белән мавыгу шулкадәргә барып җитте, мин дәрестән соң мәктәптә калып, рәсем укытучысы Хәмзә Закировның рамга тарттырылган ак материягә портрет ясаганын сәгатьләр буе карап тора башладым. Күз бәйләнә башлагач кына кайтырга кирәклек исемә төшеп, чыгып йөгерәм дә, Казанбаш белән Өчнле арасын — өч чакрымны ярты сәгатьтә узам, мышкылдап өйгә кайтып ке- рәм. Әни мине. «Кайларда югалып йөрисең, гамьсез, өйгә булышмыйсың?» — дип гаепли, мин аңа каршы сүз әйтмим, шуның белән гаебем йомыла иде. Ләкин мин рәссам булырга кайда укытуларын белми идем. Кешедән нәрсәнедер сорарга уңайсызлану гадәтем минем гомер буе сакланды, ул миңа вакыт-вакыт бик зур зыян китерә, бик кыен хәлләрдә калдыра, әмма — нихәл итим — кешегә, бигрәк тә чит кешегә сүз катудан мин яшеннән курыккан кебек куркам, үземә тиешлене газетадан, белдерүләрдән укып, кешеләр сөйләшкәнгә колак салып йөреп беләм, холкымдагы бу кыен сыйфатның азактан миңа бик күп файда китергән чаклары да булды: мин күзәтүчән, кызыксынучан, читтән карап торып, күр- гәннәремне хәтердә калдыручан булып киттем Ә бу минем кебек язусызу белән шөгыльләнгән кеше өчен бик тә кирәкле, хәтта файдалы сыйфат булып чыкты. Тик ул елларны чамадан тыш оялу сыйфаты мине рәссамнар мәктәбенә керттерми калдырды, мин, үземә кирәкне район газетасында басылып чыккан белдерүдән укып, Арча педагогия училищесына документларымны илтеп бирдем. Бая әйткән Мактау кәгазем булганга, мине имтихансыз алдылар. Ул елларны махсус уку йортларына керә алган кеше иң бәхетле кеше санала иде. Рәсем мәктәбенә керә алмасам да. мин педагогия училищесына эләгүемә бик тә канәгать идем, мөгаен, ребезнең кечкенә Өчи- † 8Г ле авылына кайтып, дусларым Мансур. Гариф, Шәкүр, Шамилләр алдында мактанып та йөргәнмендер әле... Күңелдә берәүгә дә әйтми торган эчке бер сөенеч тә бар иде: шушы училищеда минем яраткан укытучым һи ди Зиятович укыган. Ул инде Кызыл Армия сафында хезмәт итә, мин аңа, шатлыгымны әйтеп, хат яздым, һидият абыйдан озак та тормый хат килде, ул мине мактаган, студент булуым белән котлаган, мине сагынуын, миңа уңышлар теләвен әйткән, кыскасы — мин айлар буе шатланып йөрерлек хат язган иде. Тик озакламый минем шатлыгыма корт төште. Бер дә бер көнне педучилище директоры укырга яңа кергәннәрне зур коридорга җыйды да, барыбызның аякларын карап чыккач: — Педучилищега чабата киеп йөрү тыела. Әти-әниләрегезнең ботинка алырлык кына рәте бардыр, — диде. Минем, әтисез малайның, ботинка алырлык рәтем юк иде. Әнигә ул хакта әйтеп, күз яше белән ялварсам да, ул миңа хәзер үк ботинка алырга вәгъдә итмәде, җирләр туңып, бер сарыкны суеп саткач кына ала алырбыз, диде. Мин. чабатамны салып ташлап, җир туңдырганчы яланаяк йөрдем училищега, миңа берәү дә чабата белән килгәнсең дип бәйләнә алмый иде хәзер... Чишмә белән әлифба Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килә: берсе — Чишмә, икенчесе — Әлифба. Аларны бер генә кеше дә уйлап чыгара алмый, алар дөньяга үзләреннән үзләре туалар һәм шулай гомер буе яшиләрдер кебек тоела иде миңа. Өстәвенә алар икесе дә сусауны басу өчен яратылган: Чишмә — суга сусаганны, Әлифба — белемгә сусаганны. Чишмә белән Әлифба турындагы уйлар миндә Арча педучилищесын- да безгә татар телен укыткан укытучыбыз Рәмзия апа Вәлитованы искә төшергәч тудылар Педагог һәм Әлифба авторы булганчы Рәмзия апа зур юл узган, «1922 елның пионеры мин» — дип бик тә горурланып әйтергә ярата иде Рәмзия апа безне укыткан елларны. Бу очракта да Чишмә образы Рәмзия апага туры килә: Бөтенсоюз яшь ленинчылар оешмасы оешкан елны ук пионерга кергән ул. Ул моның белән үзен бик тә бәхетле саный, без тормышыбызны Чишмә башыннан башладык, ди. Әмма аның бәләкәйдән үк саклап йөрткән кайгысы да бар: 1921 елгы ачлыктан аның әти-әнисе үлә. Совет власте сигез яшьлек баланы ятимнәр йортына ала, муенына кызыл галстук тага, белем алырга, бәхетле булырга ирек бирә. Боларның барысы Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә була. 1928- 1931 елларны үсмер кыз Рәмзия, педагогия техникумын тәмамлап, Стәрлебаш авылында балалар укыта башлый. Анда пионер оешмасы оештыра. Ул чагында «Коммунистик балалар оешмасы» дип исемләнгән оешманың рәисе, ягъни председателе була. Татарстанда чыга торган «Яшь ленинчы» газетасын үзенең пионерлары арасында тарата. 1934-1937 елларда Рәмзия Вәлитова, Казан педагогия институтын тәмамлап. Арча педагогия училищесына татар теле, әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Әнә шул көннән башлап, пенсиягә чыкканчы, ягъни 1969 елга чаклы, ул Арча педагогия училищесында булачак укытучыларны тәрбияли. Утыз ике ел буена әзерли ул аларны. Бу үзе генә дә һәркемне сокландырырдай озын гомер, һәркемне таң калдырырдай зур хезмәт! Мин аның нинди әйбәт укытучы булганлыгын ак кәгазь бите янына утырган саен искә төшерәм. Ул бездә туган телебезгә, Тукай мирас «итеп кал- дырган телгә мәхәббәт уятты. Телнең грамматикасына, синтаксисына өйрәтергә мөмкин, дөрес итеп нокталы өтер куярга өйрәтергә мөмкин. .)мма туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли алмасан, өйрәтеп йөргәннәрем бушка китте дип исәплә. Теле булмаган язучыны, телгә битараф калган язучыны мин начар педагогтан, телгә үзе дә формаль караган, битараф караган педагогтан белем алган язучы дип саныйм. * ф Туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алган укытучы бәхетле < укытучы ул. Кеше рухын тәрбияли алган укытучы ул. Рәмзия апаны мин әнә шундый укытучы дип саныйм һәм шуңа күрә дә без, аның шә- 2 кертләре, аңа карата күңелебездә рәхмәт хисе саклап йөрибез. Аны =. хөрмәтләп баш иябез. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Рәмзия Гыйләж з кызы Вәлитовага Татарстанның атказанган укытучысы дигән данлы § исем биреп, аның утыз елдан артыкка сузылган педагогик хезмәтен с зурлады. ' Ф Рәмзия апаның, тау-ташлар актарып чыккан саф сулы чишмә ши- __ келле, гел яктыга омтылуы, илебез биргән белемне үзендә генә калдыр- “ мыйча, меңләгән балага күчерүе — бу үзе үк инде саф суы белән кеше- = ләрнең сусынын баскан Чишмә образын хәтерләтә. £ Әмма Рәмзия апаның хезмәте балаларга белем бирү белән генә < чикләнми. Шул хезмәте белән бергә, ул мәктәпләргә кирәкле күп кенә дәреслекләр язды. Арча педагогия училищесының укытучысы, гомер = юлдашы Сәләй ага Вагыйзов белән бергәләп, Рәмзия Валитова сигез < китап иҗат итте. Аларның бу эшкә никадәр җаваплы караганлыгын L - бер мисал белән исбатлый алам. Моннан берничә ел элек, балалар әдә бияты һәм сәнгатенә багышланган зур бер киңәшмәдә мин башлангыч мәктәпләр өчен чыгарыла торган кайбер дәреслекләрдә әдәби әсәрләр дән алынган өзекләрнең югары таләптән чыгып сайланмаганлыгын әйтеп узган идем, киңәшмә хакында газетада репортаж басылган иде Берничә көн узуга Сәләй ага белән Рәмзия апа, гаять дәрәҗәдә борчы лып, минем янга килеп җиттеләр. Нәрсә турында сүз барганлыгын кат кат, төпченеп-төпченеп сораштылар, мин сүзнең алар әзерләгән китап лар турында түгеллеген әйтсәм дә, тынычлана алмыйча. Арчага кайтып киттеләр. Шуннан соңгы чыккан китапларда мин аларның тагын да зуррак таләпләр куеп эшләгәннәрен күрдем. Менә бу, ичмасам, хезмәт! Моңардан барыбызга да үрнәк аласы бар. Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вагыйзов чыгарган китаплар ара сында минем үземне иң нык дулкынландырганы — Әлифба. Әлифбаны кулга тоту белән мин кояш нурында җемелдәп яткан карлы яланнарны, капка конмаларны күмеп киткән бураннарны, язгы гөрләвекләрне, мәктәп коридорына килеп керү белән көйләп-көйләп китап укыган балаларның сыйныф бүлмәсеннән ишетелгән тавышларын искә төшерәм. Балачагым, мәктәп елларым, газиз укытучыларым мән :с онытылмаслык булып күңелемдә яңара. Балачагымның якты көннәрен кабат искә төшергәннәре өчен дә Әлифба авторларына мең-мең рәхмәт әйтәсе килә минем Шушы әлиф баны укып күзләре ачылган меңләгән, ун меңләгән бала, еллар узгач, зиһеннәре арта төшкәч, Рәмзия апа белән Сәләй агага, минем кебек үк, рәхмәт әйтерләр әле дип ышанам. Тәнкыйтьче хөкеме Икенче мәртәбә минем тере язучыларны күрүем Арча педагогия училищесында укыганда булды. Бездә рус телен һәм рус әдәбиятын әле яңарак кына Казан педагогия институтын тәмамлап кайткан, әмма инде әдәбият дөньясында исеме шаулый башлаган яшь тәнкыйтьче, Габдулла Тукай турында беренче китабын чыгарырга өлгергән егерме биш яшьлек егет — Гали Халит укыта иде. Коңгырт чәчен матур итеп як якка тарап куйган, чигүле ак күлмәкче чуклы билбау белән буган, төз гәүдәле, җиңел сөякле Гали абый ишектән, балет артисты кебек, очынып кына килеп керә, ниндидер бер шаян сүз әйтеп куя һәм, барыбызның да симпатиясен яулап алгач, дәресен бик җитди итеп башлап җибәрә. Без, авыл мәктәбеннән русчаны ярым-йорты белеп килгән малайлар, аның русча шартлатып сөйләшүенә таң калып, авызыбызны ачып тора торган идек. Бераздан аның әле укытучы гына түгел, язучы да икәнен белел алгач, инде ул чыгарган китапны да кулга тотып карагач, Саба малае Муса Гайсин белән икебез, аны күзәтеп, аның гамәлләренә күз салып йөри торган булдык. Бу 1940 ел азаклары иде. Шул елны көзен Гали Халитның «Совет әдәбияты» журналында Нәби Дәүли шигырьләре хакында усал гына бер мәкаләсе басылды. Озак та тормый, Арчага, тәнкыйтьче белән аңлашу өчен, шагыйрь үзе дә килеп җитте. Алар берме-икеме көн педучилище каршындагы урамда «зат-пирут» йөреп тордылар. Муса белән без, тере язучыларны якыннан күрү, аларның ни сөйләшкәннәрен ишетү өчен, дәрестән качып, урамга чыктык һәм, озак сагалап торганнан соң, ниһаять, аларның безгә таба килгәннәрен күреп, куркып калдык. Юк, без Нәби Дәүли дә н түгел, Гали Халнтовтан курыктык. Аның безгә: «Нигә сез, сыбызгы борыннар, дәрестә түгел әле?» — дип бәйләнә башлавы мөмкин иде. Әмма безнең язучыларны күрәсе килү теләге шундый зур иде, тиргәлү куркынычы да безне туктатып кала алмады. Без аларга каршы атладык. Килеп җитә башлагач, кырт уңга борылдык та койма буена килеп сөялдек. Шуннан күзәтәбез тегеләрне. Аларның бәхәсе бик хәтәр көчле иде булса кирәк, кулларны шундый да бутап сөйләшәләр, безне күрмәделәр, игътибар да итми узып киттеләр. Аның каравы, без алар- ны күрдек, Нәби Дәүли базык гәүдәле, кара бөдрә чәчләре көнҗәлә чаклы, ул, трибунага чыккан оратор кебек, кулларын өзлексез селтәп килә иде. Шунда без язучының гадәти кеше түгеллегенә ышандык. Юкса, тиктомалдан, бер-береңә этлек эшләмәгәндә, кемнең инде урамда шау- лап-дулап, бутаныпселтәнеп йөргәне бар?! Югары Пошалымның Алма апа мине урамда һәм кешекара барында кычкырып сөйләшмәскә, кычкырып көлмәскә, авызны зур ачып иснәмәскә өйрәтте... Арча педучилищесында укыганда, мин әдәбият кебек серле дөньяга аяк басарга икенче мәртәбә талпынып карадым. Монда мине педучи- лищеда әдәби түгәрәк булуы, ул түгәрәкне тәнкыйтьче Гали Халитның җитәкләве этәрде. Без үскән чакта безнең як урманнарында каравылчы булып Мостай исемле кеше эшли иде. Тирә-якта аның усаллыгыннан, тотса җәзасыз калдырмавыннан зарланалар, Мостайдан уттан курыккандай куркалар иде. Аның хакында инде безнең як авылларында легендалар да туа башлаган иде. Ул. имеш, Шәкүр карак шайкасыннан качып котылган кеше. Башкаларны атып үтергәнне ишеткәч, гомерем булса, Совет власы муеныма тишек тиш-мәсә, жаным-тәнем белән шул власка хезмәт итәр идем дип ант иткән, имеш. Аның хакында: ул йоклавын да аяк өсте генә йоклый икән, урманның һәр агачын биш бармагы кебек белә икән, алар белән хәтта сөйләшеп йөри икән, диләр иде. Без, авыл малайлары, бер-беребезне куркытырга кирәк булса: «Стой, Мостай!» — дип кычкыра торган идек. Көннәрдән бер көнне әнә шул легендар урман каравылчысының үтерелүе хакында хәбәр таралды. Берәүләр, аны кыска мылтыктан атканнар дип, икенчеләре, башына балта түтәсе белән сукканнар дип, өченчеләре өстенә агач аударганнар дип сөйләделәр. Бу хәбәр өч-дүрт ай сөйләнеп йөрде дә тынды. Шуннан соң Мостай- ның яңадан урманда йөрүен, урман урлаучыларны рәхимсез рәвештә ф җәзалавын әйттеләр. Ул безгә, авыл малайларына, әкият батыры кебек, < диюләр белән сугышканнан соң үлеп терелгән кебек тоелды, күңелгә * балачак истәлекләренең иң көчлесе булып сеңеп калды. Педучилищеда £ әдәбият түгәрәге эшләвең ишеткәч, түгәрәкне юкбар кеше генә түгел, а. безнең укытучыбыз, өстәвенә язучы кеше үзе җитәкләвең белгәч, янә ч дә бер мәртәбә бәхетне сынап карамак булдым. Атна буе төннәр йокламыйча, «Урман каравылчысы» дигән хикәя § яздым. Аны әдәбият түгәрәгенең бер утырымында язучы Гали Халит 2 катнашында укырга батырчылык иттем. Педучилище малайлары минем хикәяне авыз ачып тыңладылар. * Укып бетергәч, кул чаптылар. Ләкин мин андый кул чабуларны Казан- ® баш мәктәбендә күреп килгән кеше идем инде. Миңа тәнкыйтьче абы- х емның хөкемен ишетү кадерлерәк иде. * Күптәннән билгеле бер хакыйкать бар: гадәттә, олы язучы энекәше- < нең хәтерен калдырмаска, әсәрнең кимчелекләрен мөмкин кадәр җай- е лырак итеп аңлатырга тырышучан була. Гали абый минем белән алай х уен уйнап маташмады. Ул туп-туры әйтте: * — Синдә өмет бар, Ахунов. Хикәя өчен кирәкле вакыйга тапкансың. кайтып, истәлегем итеп саклаган буяу пумаласын алып килдем, Казан- * баш тимерчесе Степан агайдан мастерок ясатып алдым да тотындым * училище бинасын буярга Нәкъ егерме көн эшләдем. Баш күтәрмичә. Пумала белән ярты учи- Z лишены буяп чыктым (сиптергеч машинам юк иде). Өскә начармы-ях < шымы, кеше арасына чыгарлык костюм алып кидем. Бераз гына булса да кесә акчасы да юнәттем. Ә иң мөһиме — бер йөздән артык дәфтәр тоттырып җибәрделәр миңа Утызынчы июль көнне Казанга килеп төштем. Яхъя мине дүрт күз белән көтеп утыра. Кая илтәбез, янәсе, документларны? Киттек чыгып пединститутка дип, юл өстендә биек ак колонналары белән университет ымсындырып утыра, керттек тә бирдек документларны университетка. Өстән Каф таулары ишелеп төшкәндәй булды. Беренче август көнне килдек имтиханга. Тырышып-тырмашып сигезәр битле инша язып чыктык. Хәбәр көтәбез. Нәтиҗәсен әйтмиләр, имтиханнарны тапшыра бирегез, диләр. Эчкә җылы керде. Димәк, безнең иншалар «икеле» яки «берле» алмаган, алган булса, имтиханнарга кертмәсләр иде. Рус теленнән без имтиханны дөбердәтеп кенә биреп чыктык Хәтта укытучыларның күзләре шар булып калды. Баштарак без моның, ягъни «күз шар булуның» мәгънәсен аңламадык. Азактан, иншаларыбызда егерме бишәр-утызар хата чыкканлыгын белгәч, аңладык. Рус теленнән имтиханны шартлатып бирә алган, һәрбер кагыйдәне яттан белгән авыл «мокытлары» язмадан ничек соң шул хәтле дә күп хата ясадылар икән? Әнә шулай дип аптыраган икән укытучылар Ә безнең өчен бу бик тә гадәтн хәл иде. Арча педучилищесында без гә рус телен дә, татар телен дә бик каты укыттылар. Барлык кагыйдәләрне без яттан беләбез, хәл әйләнмәләрен татар җөмләсендә дә, рус җөмләсендә дә күзне йомып әйтепкүрсәтеп бирә алабыз, әмма телнең практик байлыгы, сүзлек запасы рус теленнән бик әллә ни мактанырлык түгел иде шул. Ничек булса булды, рус теленнән бишлегә белүебез белән иншадагы утызар хатабызны бергә кушып, безгә өчле чыгардылар Татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан имтихан тапшырганда, без үзебезне судагы Долык кебек сиздек. Өчме-дүртме көн эчендә тарихны ботарлап аттык: имтиханы,— хәтерем ялгышмаса,— дүртле булды шикелле. Без. әлбәттә, моны укытучының киң күңелле булмавыннан күрдек, безнең шул хәтле дә тырышуны ул аңларга, безнең университет чаклы университетта укырга эләгүнең безгә ни хәтле бәхет икәнен ул безнең күзләребездәге очкыннардан ук белергә тиеш иде. һәм, һичшиксез, бишле куярга тиеш иде. Ә ул, хәерсез, безгә дүртле куйган. Тарихтан дүртле алганнар узмый икән дигәнрәк хәвефле сүз ишетеп, икеме-өчме көн хәсрәт эчендә, утта янып йөрдек тә чит телне тапшырырга кердек. Безнең белән бергә кергән Уфа малае Роберт Бикмөхәммәтов ишек яныннан ук имтихан алучы педагог белән немецча сөйләшә башлагач һәм, күзлек пыялаларын ялтыратып, бөтен бүлмәне яктыртып елмаеп та җибәргәч, безнең күңелләргә тагын шом төште. Дөресен генә әйткәндә, сугыштан соңгы авыр кырык алтынчы елны без, укытучы булмау-сәбәпле, немец телен бер генә ай укып калган идек. Бу юлы имтихан алучы олырак яшьтәге апа безнең белән пырдымсыз кыланмады, киң күңелле булып чыкты, кайсын үзе әйткәләп, кайсын сүзлекләр аша бездән таптырып, бер сәгать чамасы азаплангач, ягъни безгә немец теленнән бик тә нык тырышырга кирәк булачагын эш-гамәле белән аңлаткач, имтиханнар кенәгәсенә чабата чаклы итеп өчле куеп чыгарды. Әнә шул өчледән дә зуррак һәм куанычлырак билге алганны мин гомумән дә хәтерләмим. Тагын бер көннән Яхъя белән икебез, курка-курка, белдерүләр тактасы янына килдек. Университетка кабул ителгәннәр исемлегендә фамилияләребезне күргәч, түшәмгә кадәр сикердек. Ура! Без — студент. Ленин укыган университет студенты! Кайда яшәргә? Җир йөзендә үтә дә булдыклы кешеләр була. Имтиханнарын әйбәт тапшырган егет-кызларның үткенрәкләре, һәммә нәрсәне алдан белешеп, алдан хәстәрен күреп, тулай торакка урнашып алганнар. Яхъя белән безгә торак калмаган, без урамда торып калганбыз. Сентябрьгә чаклы әле ун көн чамасы вакыт бар иде, без бөтен Казанны бетереп фатир эзләргә тотындык. Университет администрациясе безгә шулай кушты. «Сезнең өчен фатирга аена ун сум акча түлибез, икеме-өчме кубометр утын бирәбез», — диделәр. Казанда инде байтак еллардан бирле яшәгән абзыйлар бар иде минем. Таза тормыш белән яшиләр. Әскадулла абзый известь-алебастр заводында ат карый, малайлары белән кызлары — кайсы пекарнидә, кайсы кибеттә эшли. Болар — минем әти ягыннан иң якын туганнар. Хәзерге аңлавымнан чыгып әйтәм, тормышка чатырдап ябышкан, тормышны бик тә аңлап, аның җаена Төшенеп яшәүче, ифрат дәрәҗәдә булдыклы кешеләр иде. Киттем мин боларга. Хәлләрне сөйләп бирдем. Университет администрациясе әйткән икеме-өчме кубометр утынны да, ун сум акчаны да әйтеп кызыктырдым. Әскадулла абзый, алтмыш бишләр тирәсендәге чал сакаллы карт, мыегын чәйнәштереп торгач, миңа таба күзенең агын әйләндереп карады да. — Уттай урак өстендә, әниеңә булышмыйча, нинди эшсез йөрү ул?! — диде. Кая ул аларда яшәү, алга куйган чәйне дә эчәсе килми башлады минем. Кузгалдым да ишеккә таба киттем. Туктатучы булмады. Әскадулла абзый минем арттан: — Үзеңә күрә түгел, кыланышы кырга сыймый! Кара нинди тәкәббер! — дип әйтеп калды. Шул чыгудан Казандагы икенче бер кешегә — Хәкимулла абыйларга юнәлдем. Бу — мин бәләкәй чакта, әти үлгәннән соң. Югары Поша- лымда яшәгән Хәкимулла абый бит инде! Завод эшчесе. Хәкимулла абый да, аның көләч хатыны Асия апа да мине караңгы чырай белән каршыламадылар. Минем укырга керә алуымны мактады- | лар. < — Бәрәкалла, безнең нәселдән дә бер пырафисыр чыга икән,— ди- * де Хәкимулла абый, чәй эчеп утырганда. < Мин аларда дүртме-бишме ай тордым. Алар миннән чәй-шикәрне, § тәмле сүзләрен кызганмадылар. Бер генә мәртәбә дә караңгы чырай § күрсәтмәделәр. Икесе тиң иртүк эшкә китәргә тиеш булсалар да, мине о чәй эчертмичә, минем тамакны туйдырмыйча китми торганнар иде. Эшче кешегә булган ихтирамым әнә шулардан башланды бугай * һәм — азактан — ул ихтирам минем иҗатымның төп юнәлешенә әй- ® ләнде. х Ләкин бик авыр еллар иде бу. Сугыштан соң әле икмәкне дә, баш- £ ка продуктларны да карточка белән генә алган заман иде. Хәкимулла < абый белән Асия апа икесе эшләп тапкан акчага өч малайны, ягъни ө үзләре белән биш җанны, шуның янына мине дә китереп кушсаң, алты - җанны туйдырып барырга тиешләр иде. Бу мине кыенсындыра, мин чәй янына утырырга уңайсызлана башu ладым. Әмма тиктомалга күчеп тә китеп булмый иде. Эзли торгач, сәбәбе табылды. Хәкимулла абыйлар Ягодный бистәсендә торалар, алар- дан университетка автобус белән кимендә 40—50 минут килергә кирәк, мин еш кына соңга да кала идем. Әнә шуны сәбәп итеп, университеттан бер квартал гына ары бер йортка фатирга кердем. (Ул чагында «Чернышевский» урамы дип атала иде, хәзерге Ленин урамы.) Фатирга без чуваш малайлары Гена Хубльдиков һәм Коля Ермош- кин өчәү бергә кердек. Фатир хуҗасы Николай Осипович инде иллене узып киткән маляр, искиткеч оста маляр иде, ял көннәрендә үзе белән бергә ул мине дә буяу эшенә ала, кайвакыт мин базарда сатар өчен аккош сурәтләремә ясый идем. Базарга күкәй-май сатарга килгән авыл җиңгиләре, берсеннән-берсе уздырып, әнә шул аккощ сурәтен алалар, өйләрендә шуны карават буена эләләр иде. Николай Осиповичларның квартирлары биек түшәмле, өч бүлмәле, утын белән ягыла, алар безне, күрәсең, утынына кызыгып керткәннәрдер. Менә шушы эшче кешеләр, — Хәкимулла абыйлардан кала икенче эшче гаилә, — безгә искиткеч якты күз белән карады. Без укудан кайт кан чагында, электр плитәсендә пешеп торган ашлары булса, алар аны шундук алалар, студент халкын кызганып, тизрәк безгә аш пешерергә ирек куялар иде. Шул яхшылыклары өчен мин Николай Осиповичны, үзебезчә әйткәндә, «дядя Коляны» бер җәйне Арча педучилищесына бөтен бер бригада итеп җыеп алып кайттым, һәм ул җәйне без ярыйсы гына акча да төшерә алдык. Николай Ермошкнн белән Геннадий Хубльдиков минем күңелемдә чуваш халкына карата искиткеч матур тойгылар уятып калдырдылар. Иң әүвәл, алардагы тырышлык, булдыклылык мине таң калдырды. Алар барлык дәресләрен бик төгәл эшлиләр, семинар дәресләренә беркайчан да әзерләнмичә бармыйлар, гомумән дә, әзерләнмичә баруны үзләренә хурлык саныйлар иде. Шушы тырышлыклары, төгәллекләре белән алар дядя Колялар гаиләсендә бик тиз ихтирам казандылар Коллегасы буларак, дядя Коля мине беренче көннәреннән үк үз итте. яратты, колер тезәргә кирәк булган чакларда һәрвакыт минем беләв киңәшә, буяп бетергән биналарын миңа күрсәтә торган булды. Март айларында микән, гомумән, язга таба булса кирәк, аларның. . кайсыдыр бер шәһәрдә хезмәт иткән кияүләрен — офицерны Казанга күчерделәр, ул. хатыны һәм кечкенә кызы белән, төянеп, дядя Коля- ларга кайтып төште. Без тагын фатир эзләргә мәҗбүр булдык. Алай да бәхетебез бар икән, бу юлы фатир безгә университет ишегалдындагы йортта, өч кыз үстергән тол бер апада туры килде. Үзебезнең тырышлыгыбыз, утын кисәргә, кар көрәргә иренмәвебез, гомумән дә эшкә сәләтле булуыбыз белән без аларныңда ихтирамын казандык. Аларның олы кызлары Рая банкта эшли, уртанчы кызлары Валя унынчы класста, кече кызлары Нина дүртенче класста укый иде. Минем сеңлем Саҗидә Арчадан Казанга мал куып килгән җирдән бәкәйләгән бер сарыкның бәкәен алып килгән боларга. И дә яраттылар соң шул бәкәйне! Кадерләп кенә, сөеп кенә, ашатып кына асрадылар. Кечкенәләре Ниночка, бәкәй белән уйный-уйный, гел дә дөн1?я- ларын онытып җибәрә иде. Ике ай тулганда, нәни бәкәебез күпереп торган ап-пак йонлы зур гына бәти булып, ншекле-түрле чабып йөри башлады. Апрельнең бер кояшлы көнендә аны урамга алып чыктылар. Аның ишегалды бетереп чабып йөрүенә мавыгып, онытып җибәргәннәр, бәтинең аягына суык тигән булып чыкты һәм ул... аяксыз калды. Аны барыбыз да кызгандык. Нина, дәресеннән соң, аның янында көннәрен үткәреп, сабактан артка кала башлагач, кызый юк чакта әни ләре аны суйдырды. И елап та карады соң Нина. Күз яше чишмә булып акты, каргыш- рәнжеш бөтен өйгә ишетелеп торды. Бала җанының җанлы-тере әйберләргә карата никадәр мәрхәмәтле, никадәр нечкә икәнен мин әнә шунда күрдем. Кайвакыт хайваннарга карата кансызлык эшләгән балаларны күргәндә, әле һаман да Нина искә төшеп, җаннарым тетрәп китә... Уку чоры — педучилищеда булсын, университетта булсын — минем өчен ифрат та кыен булды. Дәресләргә төшенү түгел, материаль яктан. Әти-әниләреннән ярдәм алып торган егст-кызлардан гына түгел, хәтта әтиләре алардан ярдәм сорамый торган егет-кызлардан да үлеп көнләшә идем мин. Безнең группадагы унөч студентның берсе дә бик әллә ни рәхәтлектә яшәмәгәндер. Азмы-күпме иркенрәк яшәгән, азмы-күпме иркенрәк киенгән бер Резеда гына бар иде бездә. Әти-әниләре тигез булганлыктан, өстәвенә укытучылар да булганлыктан, ул беркайчан да ризык кытлыгы. кием кытлыгы күрмәде, курчак кебек матур киенеп, шат күңелле булып яшәде. Ашау кайгысы, кием кайгысы булмагангадыр, аның уку, дәрес әзерләү өчен дә вакыты безгә караганда күбрәк кала, аңардан шатлык, муллык, «кылтаю-әртислек» ташып тора иде. Калганнарыбыз көнне көнгә ялгап алып бара, Яхъя белән минем хәл аеруча кыен иде. Рәттән өчәр көн ашамыйча лекциягә барган чаклар да булды. Без дәүләт биргән 180 сум (хәзерге белән исәпләгәндә 18 сум) стипендиягә ашарга да, киенергә дә. уку әсбаплары алырга да тиеш идек. Шушы акчадан әле мин әниләргә дә өлеш чыгарырга тиеш идем. Ник дисәң, ул елларны колхозда хезмәт көненә берни дә тими диярлек, шунлыктан мин әниләргә кышкылыкка берәр центнер бодай, арыш алып бирергә, дүрт-биш ат йөге утын әзерләргә тиеш идем. Боларны бары тик җәйләрен, башкалар ял иткәндә буяу эше эшләп, маляр булып та барга туры килә, жәен (ял көннәрендә хәтта кышын да) кулдан буяу пумаласы төшми иде. Әйткәч, әйтеп бетерим инде: икенче курс ахырында мин шундый да авыр хәлдә торып калдым, инде укуны ташларга, читтән торып укырга күчәргә кирәк дигән уйга килергә мәжбүр булдым. Имтиханнар вакытында буяу эше белән шөгыльләнеп булмый, базарда сатар өчен картон кәгазенә аккошлар да ясарга вакыт юк. өйдән 5 соратыр адең, язга таба анда да умачлык та он калмый, бәрәңге белән < генә тукланып яши башлыйлар Соң чиккә житеп гасабиланып, ачлыктан тәмам интегеп, укуны * ташларга дип университет ректорына гариза язарга утыргач, мине — § әлеге дә баягы — искиткеч тырыш, искиткеч булдыклы һәм төгәл егет- § ләр, чуваш малайлары туктатып калды. 2 — Гариф, син укуыңны ташларга ашыкма, — диде мина Коля Ер- . мошкин.— Ташлавы ансат аны, дәвам итүе кыен. Әнә бит син бер мәртәбә училищены ташлап торгансың, ә ул ташлау өч елдан артыкка ® сузылган. I — Ач утырып та булмый бит, туганкаем, профессорларның лекция- * ләре башка бер дә керми, бар уйлаган уй каян бер телем ипи табарга. < дигән уй гына бит, — дидем мин. ө — Син муллыкта яшәгән егет түгел, көненә бер кружка тары ярма- & сы сине коткара аламы? — диде ул. миңа дусларча карап. — Коткара ала. Мин аңардан өч мәртәбә ботка пешереп "ашый алам, — дидем мин. — Алайса, мин сиңа көн саен бер кружка тары ярмасы биреп барам, шуның белән быелгы уку елын тәмамлап тор, университет бетер- 1әч түләрсең миңа бәясен, — диде. Әйе, ул миңа көн саен төп-төгәл бер кружка тары ярмасы биреп барды. Ике ай буена. Әнә шул дуслык ярмасы мине университетта саклап алып калды Тары ярмасын аңа әтисе капчык белән авылларыннан китерә иде. Тарының бәясен мин аңа университетны бетергәнче үк түләдем Аны жәен үзем белән бергә Арчага, педучилищены буярга, үзем төзегән бригада составында алып кайттым. Ермошкинның буяу эшендә бер разряды да юк иде, ә бригада акчаны разрядка карап бүлә, без — алтынчы разрядтагы малярлар — алты өлеш алсак, яңа гына бригадага ялланган Коля Ермошкин бер генә өлеш алырга тиеш иде. Чөнки ул бит әле беренче разрядлы гына санала иде. Коляның тырышлыгын, мичкәләргә суны йөгерә-йөгерә ташуын, буяу сиптергеч насосны армый-талмый басуын күргән бригада егетләре барысы бер авыздан аңа өченче разряд бирергә кирәк дигән фикергә килделәр. Шул жәйне Коля үзенә бик матур костюм сатып ала алды, мин дә аңа тары өчен бурычымны түләдем. Бик күп дигәндә ул ике йөз сум булгандыр (хәзерге белән егерме сум!) Әйе, мин аңа университетны ташлаттырмый калганы өчен күплемдә рәхмәт хисе саклыйм. Мин аны «Яшьлек яме» повестена да керттем. Бераз алга сикереп булса да әйтим. Николай Васильевич Ермошкин — хәзер зур галим, геолог, ул Куйбышев өлкәсенең Жнгулевск шәһәрендә яши. фәннитикшеренү эшләре алып бара, Казаннан узыш лый, күптән түгел минем яньа сугылып чыкты, вакыты бик тар иде, шулай да без аның белән яшьлегебезне, университет елларын искә алын, бераз сөйләшеп, чүкердәшеп утыра алдык Җанда мең төрле кадерле мизгелләр кузгалды Беренче тойгылар... Университет безнең яшьлек елларыбызга туры килде. Никадәр генә кыенлыклар кичермик, никадәр генә ачлы-туклы яшәмик, без беркайчан да борын салып йөрмәдек, мең төрле хыял, мең төрле ашкынулар белән янып, ялкынланып яшәдек. Ә хыялый ашкынулар, сагыш һәм моңсулыклар күңелеңә ятышлы берәрсе булганда була бит. Университетка керү өчен имтиханнар тапшырып йөргән чагында, минем күземә дулкынланып торган кара чәчле, шәрык кешеләренәрәк охшаш түгәрәк, кара тут йөзле, күперенке алсу иренле бер кыз чагылды. Ул безнең белән бергә имтихан биреп йөргән бер генә кцзга да охшамаган иде. Мин аның чәчрәп дулкынланганын да, кайгырып аһ органын да күрмәдем. Имтиханнарын ул тигез генә биреп бара, үзен са- быр-тыныч тота, әмма аның бераз шешмәгрәк кабаклы коңгыртмы- яшькелтме күзләрендә, салмак-сабырлык белән бергә, йөрәккә ут сала торган бер көч тә бар иде. Имтихан тапшырачак аудитория ишеге төбендә күренүгә үк, ул минем күңелемне кузгатты. Мин, әлбәттә, аңар бу хакта бер генә сүз дә әйтмәдем. Әйтә дә алмый идем. Аның зифа гәүдәсенә ятышып торган көрәнсу-кызыл төстәге путалы күлмәге дә, иңнәренә сибелеп киткән куе кара чәче дә, матур төз аяклары да, үзен искиткеч сабыр һәм тыйнак тотуы да — авылдан килгән тотнаксыз бер малай өчен түгел, шәһәрдә үскән интеллигент кешеләр өчен яратылган кебек иде. Дөресен әйткәндә, мин аңар нәфесемне сузарга батырчылык та итә алмадым. Аннары ул мине бик әллә ни санга да сукмады шикелле. Күңелне кымырҗытып, рәхәт кенә ав&рттырып торган газаплы-татлы тойгы әле һаман миндә яши иде. Мин әлеге кызның—ШәһидәМак- судованың Чернышевский урамыннан барганын, зур матур,бер йортның парадныеннан кереп киткәнен ике-өч мәртәбә күреп калдым. Күңелдә бик азга гына: «Әллә ходаем, ул да мине күзәтеп йөриме?» — дигән ымсыну сыман бер тойгы уянып калды. Тик тагын бер атнадан, мин аны очраткач, әлеге тойгы, челпәрәмә килеп, җилгә очты. Мин, карточкага алган ипигә һәм студентлар ашханәсендә ашаган ашка гына риза булмыйча, кибеткә кереп, бер ярты кило прәннек сатып алдым. Беренче прәннекне авыз тутырып чәйнәп кайта идем, әлеге кыз парадныйдан чыгып килә. Чәйнәлеп бетмәгән прәннекне көч-хәл белән йотып җибәрдем дә сүз куштым: — Нәрсә, Максудова, китапханәгә барасың мәллә? — Ийе шул, — диде кызый, мөлдерәтеп кенә миңа карап алды. — Университет китапханәсенә барам, әйдә, минем белән барасызмы? Сөенечемнән «Барам!» — дип чак кына кычкырып җибәрмәдем. Киттем мин моңа ияреп. Кердек университет ишегалдындагы китапханәгә. Максудова анда беренче көннән үк язылган икән инде, миңа язылу тәртибен өйрәтте, һәм без, аның белән икебез, кирәкле китапларны алып, өстәл янына барып утырдык. Утыру белән ул китабына кадалды. Мин дә бераз вакыт укыган сыман кыланып утырдым. Минем күңелем китапта түгел иде шул. Яннан кызның профиле матур булып күренә: кара тутлы, алсуланыбрак торган битләре, китапка төбәлгән күз карашлары мине яндыра иде. И дә теләп карадым соң мин аның сүз кушуын, ләкин ул китабына багынды да калды. Күтәрелеп тә карамый, сүз дә кушмый. Ахырда мнн түзмәдем: — Нәрсә, Максудова, әллә бик кызык җире туры килдеме? — дидем. Бик беркатлы, үтә дә беркатлы, «Ата казың күкәй саламы?» дигән сыманрак сорау иде бу. Кызый сорауны колагына да элмәде, сәерсенеп бер күтәрелеп карады да, тагын үз дөньясына чумды. Авыл гыйбаты булсам да минем үз горурлыгым үзем белән иде, тә- . мәке тартып керәм әле дигән сылтау белән, мин аның яныннан кузгал- ♦ дым да бүтән әйләнеп кермәдем. Ул елны мин дүрт-биш ай китапханәгә бармадым. Аның очравыннан, арттан йөри бит мәгънәсез дип әйтүеннән курыктым Өченче курска җиткәнче без аның белән аңлаша алмадык. һәр елны без Октябрь бәйрәмен. Яна елны, Беренче майны группабыз белән җыелып, бергәләп бәйрәм итәбез. Шул бәйрәмнәргә дип мин бер ак күлмәгемне саклап тотам, олтаны куба башлаган ботинкамны стипендиянең соңгы тиеннәренә яматтырып алам, ә җанны ин ачыттырганы — бәйрәм саен Максудованың җылы карашын тоймый кайтып китәм. Без группада җиде малай, биш кыз. Миңа калса, биш кызның бише- се дә бер егеткә — Уфадан килгән, русчаны да, немецчаны да су кебек эчә торган, тик татарчаны гына сакаурак сукалый торган кара бөдрә чәчле, туры борынлы, горур табигатьле Роберт Бикмөхәммәтовка гашыйк иделәр. Ул үзен тотышы белән дә, имтиханнарын гел бишлегә генә биреп, исемле стипендиат дәрәҗәсенә күтәрелүе белән дә безнең группа кызларының күз явын алып тора иде Безнең исә группа кызларына үлеп ачуыбыз килә, әмма эчтә янган утны беркайчан да тышка чыгармый идек. Хәер, Роберт Бикмөхәммәтов безнең бәйрәм мәҗлесләренә бик әллә ни катнашмады да. Я ул әниләре янына Уфага кайтып киткән була, я берәр йомыш табып, Мәскәүгә юл тота. Аның каравы безнең икенче Робертыбыз, фамилиясе белән әйткәндә, Гатауллин мәҗлесләрнең җаны иде. Ул холкы белән Роберт Бикмөхәммәтовның капма-каршысы. Беренчедән, ул, дәрестән арттарак барганга күрә, гел шелтә алып, группа «Яшен»енең берәр санына гел эләгеп тора.'Бу аның сәләтсез булуыннан түгел, дәрес хәзерләргә вакыты җитмәгәнлЬктән. Бу Роберт — аксыл чырайлы, гаять ишле гаиләнең сигезенчеме, тугызынчымы баласы, сөйләсә — теле телгә йокмый, җырлап җибәрсә, гел дә менә авызына карата торган ут егет иде югыйсә. Безнең группаның бәйрәмнәрен әнә шул Роберт Гатауллин белән Сания Сибгатуллинадан башка күз алдына китереп булмый. Алар рәхәтләнеп җырлыйлар, рәхәтләнеп бииләр, гадәттә аз сүзле Шәһидә Максудова да, мәҗлес барышында авыл кызы икәнен исенә төшереп, җанланып китә. Шуннан без «Галиябану»- ны, «Сарманжны, «Зөләйха»ны, Гамир Насрыйның «Алтын көз» музыкаль драмасыннан кайсыдыр арияләрне, тагын бик күп, бик күп җырларны җырлап чыгабыз. Фәрит Хатипов — Минзәлә егете — гармун уйный, минем дус Яхъя гармун уйный, ул бии белми, әмма мәҗлес артык җанланып китсә, бөтенебезнең күзен шар итеп, дөньяда булмаган биюләр уйлап чыгара. Таң атканчы, көн-ай җәелгәнче фатир безнеке! «Фатир безнеке» дип шуңа әйтәм, я без Шәһидә Максудоваларның, я Розалина Сабнроваларның квартирында үткәрәбез бәйрәмне. Шәһи- дәнең җнзнәсе белән апасы — берсе врач, икенчесе инженер кеше, квартирларын безгә ышанып калдырып, үзләре кунакка китеп баралар. Розалиналарда исә тагын да иркенрәк, алар Яңа бистәдә үз йортлары белән яши, анда инде без туйганчы җырлыйбыз, туйганчы биибез, туйганчы күңел ачабыз — өйнең астын өскә китерәбез. Безнең кызлар — Шәһидә, Сания, Розалина, Резеда, Әлфия — аш- су пешерергә, өстәл әзерләргә, савыт-сабаны юырга, безгә квартирада* ГАРИФ АХУНОВ ф. ЙОЛДЫЗЛАР КАЛКА рын ышанып калдырган хуҗаларның өен ихтирам итүдә әйтеп бетергесез намуслы, булдыклы, «кулларыннан гөл тама торган» кызлар иде. Без — авыл гыйбатлары, егетләрне әйтәм, аларны «подводить итмәскә», аларга тиң булырга тырыша торган идек. Яшьлек — кеше гомеренең иң матур, иң кадерле чагы, һәркем яшьлеген узып киткәч сагына. Күзәтеп йөрим: бүгенге яшьләр дә үзләренчә күңел ачалар, әмма колаклар тонарлык итеп музыка акыртуны, үзләре мәҗлестән таралгач, ризык тәлинкәләренә, ашалып бетмәгән бәрәңге яки ботка өстенә тәмәке төпчекләре батырып калдырганны күреп, болар да бәйрәм итәбез дип йөриләр микәнни, дип әрнеп уйлаганым бар. Барлык халыкларда да чисталык-пөхтәлек иң матур гадәт санала, традиция булып, буыннан буынга күчеп килә, әнә шул традицияләрне һәрбер гаилә, һәрбер ата-ана үзенең баласына, баласының баласына иң изге бер нәрсә итеп өйрәтеп калдырса, әйбәт булыр иде. Олыларны ихтирам итү кече яшьтән үк, ризыкны ихтирам итүдән үк башлана бит ул._ Без ачкан дөньялар Без ачкан дөнья берничә. Шуларның иң зурысы, әлбәттә, бөтен дәверләрнең әдәбият хәзинәсе. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укучылар. ягъни без, ихтимал, өстебезгә иң зур йөк алучылар булганбыздыр. Без факультеттагы рус филологлары узганны тулысынча узабыз: рус телен, рус әдәбиятын безгә иң борынгы заманнардан башлап укыталар. борынгы славян телен укыталар, рус халык иҗатын, тел белемен, әдәбият теориясен укыталар, немец телен укыталар, марксизм-ленинизм нигезләрен, диалектик һәм тарихи материализмны, политэкономия, философия тарихын, СССР тарихын, логика, педагогика, психология, чит илләр әдәбиятын, СССР халыклары әдәбиятын укыталар, бөтен факультет белән бергә, без физкультура дәресләренә, педагогик практикага йөрибез. Моңардан тыш, рус филологларыннан аермалы буларак, без өстәмә рәвештә, борынгы һәм хәзерге татар телен, аның диалектологиясен. фольклорын, гарәп телен өйрәнәбез, Шәриф Камал, Һади Такташ иҗатлары буенча семинарларда катнашабыз, тел һәм әдәбият укыту методикасы керә безгә, татар әдәбиятының борынгысы һәм бүгенгесе, татар әдәбияты буенча махсус курслар узу, курсовой эшләр язу йөкләнә. Кыскасы — безнең өскә төшкән нагрузка йөз илле процентка җитә. Авыл мәктәбендә укып йөргән чакта вузларда шулхәтле дә күп укыталардыр дип мин башыма да китерми идем, һәм менә хәзер дә шул хәтле үк белем төяүнең бйгүк дөрес булуына ышанып җитә алмыйм. Бәлки шуны бездән алданрак аңлагангадыр. Роберт Бикмөхәммәтов лекцияләргә сайлап кына йөри, китапханәдән чыкмыц ята иде; әмма ышанып, бирелеп укучылар да җитәрлек. Марат Сәгыйтов белән Резеда Вәлиева имтиханнарга килеп җиткәнче дәреслекләрне өчәр мәртәбә укып чыгарга өлгерәләр, хәтта барлык курсын яттан белә башлыйлар. Роберт Гатауллин исә билетта чыкканны сөйләми, Нух заманнарыннан башлап үзе белгәнне сөйли, укытучы аны, ул түгел дип, күчерә тора, Гатауллин үзе белгәнне сөйли тора, шулай итеп, билет соравына килеп җиткәнче укытучы аның пулеметтан аткандай сүзен тыңлап арый, билеттагы сорауны оныта һәм Роберт Гатауллин — ак чырайлы көләч егетебез, дүртлене эләктереп, көмеш акчадай ялтырап килеп чыга; Сания Сибгатуллина имтихан бүлмәләреннән, тере тиен тоткандай, зачеткасын баш түбәсенә югары күтәреп шаулап чыга, менә ул, ичмасам, сөенечне җиренә җиткерә белә, көлсә, бөтен кешене үз артыннан ияртерлек итеп көлә, Шаһидә Максудова артыгын көенми дә, артыгын сө- енми дә, икенче курстан башлап тоташ бишлегә укый, Тукай стипендиясе ала; Розалина Сабирова дәресләрен үз вакытында әзерләп бетерә алмаган ташбашларның, ягъни безнең, хәлебезне белешеп йөри, соңгы кеше булып диярлек, ах-ух килеп. Васил һадиев килә, озын буйлы, күзлекле, керәчтәй ак тешле, матур гына итеп, тотлыгыбрак сөйләгән бу егетебезгә чаңгы җене һәм бию жене кагылган, ул университеттагы ♦ үзешчән сәнгатьнең һәм чаңгы кроссларының үзәгендә дә, уку ягыннан < ул таманча гына укып килә, алга чыктым дип тә, арткарак калдым дип £ тә кайгырмый — аның тоташ үз дөньясы Фәрит Хатиповның имтихан- 2 нарны ничек тапшырганы никтер минем исемдә калмаган, ул төпле нык холкы белән авыл агайларын хәтерләтә, шуңа күрә кызлар аңа, шаяр- ч тып, колхоз председателе дип кушамат та таккан иде. Фәритнең аңа да з исе китми, колхоз председателе дигәнгә, күзләре кысылып беткәнче 5 кинәнеп бер көлә иде«— кызлар аны үрти дә алмый калалар иде. Әл- с фия Зәйнуллина — бодай капчыгы кебек нык, саллы кызыбыз фән йө ф ген бераз авырданрак тарта, кызлар барысы ана булышып, аның өчен кайгырышып йөриләр, аның «тиешле» билге алганын белгәч, бергәләп о сөенәләр. х Безнең группада имтиханнарга, белемгә мөнәсәбәттә үзенчәлекле * тагын ике кеше бар. Берсе аның — Мәхмүт Хөсәен. Безнең группада < ул — бердәнбер шагыйрь. Әлбәттә, шигырь язгалап, иптәшләренә дә е укыштырып йөрүчеләр бар, ләкин ул булачак шагыйрь һәм язучыларны = без әле санга сукмыйбыз. Мәхмүт — хәрби гимнастеркасын каеш белән < буган фронтовик, җиңел хром итектән, иңенә планшет асып, очынып L - университетка килеп керә, аның инде беренче китабы басылып чыкты, радио атна саен Мәхмүт Хөсәен төзегән әдәби-музыкаль монтаж тап шыра, без аны шаяртып «әдәби-музыкаль шантаж» дип йөртәбез. Мәхмүт безнең группаның старостасы, оялу-тартынуны белми торган, үзенә һәм группага кирәкне умырып ала белә торган кыю егет. Кирәксә ул безнең имтиханнарның урынын алыштыра, деканат аша берәр имтихан ның тапшыру срогын озайта, университет әдәби түгәрәгенә ша гыйрьләрне, артистларны күпме тели, шул чаклы китертә, шул эшләр белән йөри торгач, имтиханнарга әзерләнергә өлгерми дә кала, әмма аз 1ына белеме белән дә имтиханнарын кыенсынмый-нитми тапшырып чы га, ник дисәң — телгә бик оста, жавап бирергә бик кыю, белемне аз- маз җыюның алга таба аңа файдасы булырмы-юкмы, ул хакта уйламый 'Мәхмүт, аңа бүгенгесе кадерле, уза торганы кыйммәт. Мәхмүт тә мате риаль яктан беренче елларны бик әллә кем түгел иде, аңа тол әнисен, сеңлесен һәм үзен карап барырга кирәк, стипендия акчасы да, шигырь ләрдән килгән акчасы да җитми, ул үзен саклауның башка хәйләсен дә уйлап тапкан, көн саен балык мае эчә икән. Көннәрдән бер көнне без ана «Мәхмүт, синнән балык исе килә, әллә син балыкчылар әртиле нә язылдыңмы?» — дигәч ул, үз гомерендә беренче мәртәбә уңайсызланып, эшнең ни дә икәнен әйтеп бирергә мәҗбүр булган иде. Имтиханнарны тапшыруда, семинар занятнеләренә әзерләнүдә иң үзенчәлекле кешеләр — Яхъя белән мин. Әгәр безгә вуз дәреслеген бер мәртәбә укып чыгу бәхете эләксә, имтиханнарны ике дә уйламый биш легә бирәбез, яртысын гына укып чыгарга туры килсә, дүртледән арт мый, чиреге генә эләгеп калса, без имтихан тапшырасы ишек төбендә шатыр-шотыр конспект актарабыз, китап укыйбыз, ихтимал, без иң күп белемне әнә шул имтихан бирәсе ишек төбендә алганбыздыр Күңелгә сызылып калган бер хакыйкатьне әйтергә тиешмен татар мәктәбен авылда бетергән бала гуманитар вузга килгән чакта рус әдә биятын һәм дөнья әдәбиятын бөтенләй дә диярлек укымаган була Чит ил әдәбиятларыннан без укыганнар нәрсә? «Серле утрау» белән «Сиксән мең километр су астында». Болар — татарча тәрҗемә ителеп чыккан китаплар. Ә бит әле дөньяда Бальзак бар икән, Джек Лондон бар икән. Стендаль һәм Дюмалар, Тагорлар һәм Шекспирлар бар икән! Аларның барысын бер-ике семестрда ничек укып бетермәк кирәк. Менә шуңа күрә дә мин әле бүген дә, балаларыбыз хәтта авыллардан ук русчаны әйбәт кенә белеп килгән заманда да. чит ил һәм рус әдәбияты классикларын татарчага тәрҗемә итеп бастырып торырга һәм бу эшне эзлекле рәвештә эшләп барырга кирәк дип саныйм. Унтугызынчы гасыр рус әдәбиятын узган чакта, лекцияләрдә белем конспект рәвешендә генә бирелә, оригинал белән танышу лекциядән соң эшләнәсе эш итеп үзебезгә калдырыла иде. Мин, мәсәлән, бер семестрга бирелгән дүрт ай эчендә унтугызынчы йөз рус әдәбиятыннан бер Толстой мирасын гына җентекләп укып чыга алдым. Әнә шул Толстойны укып чыгу гына да минем күземне ачьгп, әдәби офыкларымны әллә кайларга тикле киңәйтеп җибәрде. Ә башка классикларны, әйтик До- стоевскийны, Гогольне, Чеховны, Горькийиы һәм» дистәләгән башка бө ек кешеләрне мин университеттан соң, мең тырышлык белән генә җиңеп чыктым. Бәлки шуңа күрәдер, елына ике-өч мәртәбә мин төшемдә университет бетерә алмаганымны күреп, куркып уянам да бик озак вакыт тынычлана алмый ятам... Университетта без ачкан икенче дөнья — үз ана телебездә иҗат ителгән әдәбият хәзинәсе белән танышу һәм үзебезнең дә иҗат эшенә тартылуыбыз булды. Тарнх-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге беренче көннәреннән үк (аны 1944 елны, авыр сугыш елында ачалар) әдәби хезмәткә омтылучыларга киң юл ачты. Фронттан кайткан егетләр Ибраһим Нуруллин.- Рашад Гайнанов без укырга кергән чакта ук инде «Әдәби сүз» исемле стена газетасы чыгарып киләләр иде. Озакламый ул эшкә мине дә тарттылар. Стена газетасының рәсемнәрен ясау белән генә чикләнмәдем мин, мәкаләләр, шигырьләр, әдәби парчалар язу белән дә мавыгып киттем. Университет каршысында татар әдәбияты түгәрәге булу да моңа нык кына ярдәм итте булса кирәк. Стена газетасында безнең «каләм тибрәтүләр» күренгәләп барса да. ташка баскан әсәрләребезне күрү бәхете безгә бик озак эләкмәде. Мин моны үземнең булдыксызлыгымнан гына дип санамыйм, газета-жур- налларда эшләгән, яшь каләмнәрне үстерүдә җаваплы булган кешеләрнең үз эшләренә бигүк җаваплы карамауларыннан да дип беләм. Минем үземне, мәсәлән, чын мәгънәсендә рухландыручы, иҗатка тартучы кеше бик соң табылды. Беренче курста укыган чагында без, факультет комсомолларыннан иллеләп егет-кыз, беренче семестр узгач, кышкы каникул вакытында Кокушкинога. Ленинның беренче мәртәбә сөргендә булган җиренә, чан- гы походына бардык. Бу миңа гаять көчле тәэсир итте. Походтан кайтуга. төн буе утырып, ун битле репортаж яздым. Күңелемдә йөргән барлык изге тойгыны, барлык сәләтемне салдым мин аңа. Икенче көнне шул репортажны «Яшь сталинчы» газетасына, әдәбият бүлегенә алып бардым/ Шагыйрь Әхмәт абый Юныс, күзлеген бер салып, бер киеп, репортажны бик озаклап укыды, аннары миңа бер сәгать буе әдәби әсәрнең ничек язылырга тиешлеге хакында сөйләде. Никадәр бирелеп тыңласам да, мин ул әйткәннәрне аңламадым. Күңелгә сеңеп калганы «вчюже» дигән сүз генә булды. Мин аның яныннан язу-сызу белән бүтән шөгыльләнмәскә дигән Нәтиҗәгә килеп чыктым. Чыннан да, икенче курсны бетергәнче бер шигырь кисәге дә, бер генә репортаж да, хикәя-мазар да язмадым. Гайрәт чигү шул хәтле дә көчле булган, күрәсең. Икенче курсны бетергәч, безне Юдино районындагы бер колхозга буа төзелешенә җибәрделәр. Без барлык группабыз белән бардык анда. Сайгак җәйгән юллардан йөгерә-йөгерә, тачка белән балчык ташу, шау- гөр килеп, күмәк табында ашау, күл суларында аяк тибә-тибә йөзгән кызларга сокланып караулар күңелне кабат кузгатты, группаны тагын да ныграк якынайтты һәм әнә шул хәл минем күңелдә посып яткан илһам чаткысын янә дә кабызып жибәрде. Буада эшләгән көннәр хакында мин янә бер очерк яздым, һәм монысының басылып чыгачагына инде һич кенә дә икеләнмәдем. ♦ Тагын киттем Әхмәт абый янына. Ул күзлеген бер саһып, бер киел, < минем очеркны бик озак укыды. Аннары, әллә минем теге юлы килгә- * немне онытып, әллә белеп, тагын бер сәгать чамасы әдәбиятның нәрсә * икәнен аңлатты. Ул юлы да — ни хикмәттер — минем хәтеремдә анын * «вчюже» дигән сүзе генә торып калды. Шуннан соң мин үз гомеремдә бер генә юл да язу язмаска дип ант з иттем Мин үземнең әдәби яктан сәләтсез икәнемә бөтенләй ышандым, ч Шулай булгач, нигә мин үземне алдап йөрим, нигә юк эш белән шө- с гыльләним?.. ф Казанда, тулай торакның буш бүлмәсендә мин төне буе йоклый алмый яттым. о Әхмәт абыйга ышанмаска хакым юк иде минем. Ул минем өчен ша- г гыйрь, талантлы шагыйрь иде. Өстәвенә шул елларны университетның * әдәбият түгәрәгендә без аның «Уныш» исемле бик матур яңа поэмасын < тыңладык. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә инде азау ярган тәнкыйтьчеләр е дә аның поэмасының уңышлы икәнен, татар поэзиясенә яңа бер өлеш = булып керүен язып чыктылар. Үзе фронтовик, үзе стажлы шагыйрь, үзе < яшьләр газетасында бүлек мөдире булган кешегә ничек ышанмыйсың! *- Ләкин минем эчне өзгәне — аның мин аңларлык итеп сөйләмәве булды. Мин Арчага кайтып, буяу эшенә, материаль хәлемне рәтләүгә керештем. Авыр физик эш, Арчадагы яңа дуслар минем әлерәк кенә булган чамадан тыш зур уңышсызлыкка очравымны оныттырды, күңелсез уйларымны таратып ташлады... Фәнгә бер адым Татар телен безгә Рәбига Афзаловна Хәкимова укыта иде. Кыска итеп кискән шомырт кара чәчле, кысып куйган юка иренле, кырыс чырайлы бу апа безнең күңелләрдә усал, нык холкы белән тирән уелып калды. Ул факультетта Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының житәк- чесе дә иде әле. Татар теленең байлыкларын биш бармагы кебек белгән бу житди (дәрәжәсе буенча — фәннәр кандидаты, галим) безгә беренче көннәрдә үк: «Тел галиме булырга теләсәгез дә, әдәбият галиме булырга теләсәгез дә, беренче чиратта телне ныгытып өйрәнегез! Телне яхшы белсәгез, калганына ирешеп була», — диде. Әнә шуны . истә тотып, мин яңа уку елы башыннан гыйльми түгәрәккә язылдым. Телгә фанатик дәрәжәдә гашыйк кеше, миннән ике курс алдарак укыган Фазыл Фасеев миңа «Татар телендә ымлыклар» дигән тема бирде һәм мин, ымлыкларны эзләп, татар телендәге әдәби әсәрләрне һәм Ашмарннның чуваш теле сүзлеген бөтенләе белән актарып чыктым. Әнә шул чагында тел гыйлеменең язучылык эшенә караганда да мавыктыргычрак булуын күреп, таң калдым. Бу минем тагы да бер мәртәбә университетта яңа дөнья ачуым иде. Ымлыклар белән мин нәкъ ярты ел баш күтәрми утырдым. Әдәби әсәрләрдән меңләгән ымлык жыйдым, картотека белән эш итәргә өйрәндем Гыйльми түгәрәк утырышында да, Рәбига Афзаловна тарафыннан да минем беренче фәнни эшем, студентлык эше әйбәт бәя алды. Аны шәһәр- күләмендәге студент эшләре конкурсына тәкъдим иттеләр. « «к У » м 5. 97 Мин шәһәр күләмендәге конкурсный йомгакларын көтеп, дулкынланып яши башладым. Әмма шул көннәрдә Рәбига Афзаловна белән беэне кабат очраштырган зур бер вакыйга булып алды. Без кыш уртасында имтиханнарга әзерләнеп йөри идек. Алдан сөйләшенгән буенча, татар теле һәм әдәбияты кафедрасына җыелдык. Өйрәнгәнне, күңелдә калдырганны тикшерер өчен, билетлар буенча берберебездән сорашып чыгабыз. Хәзерләнү унтугызынчы гасыр рус әдәбиятыннан иде. Без, егетләр, Гогольнең «Үле җаннар»ы хакында сүз алып барабыз. Чичиков белән Маниловның бүлмәгә узу картинасын күз алдына китерергә тырышабыз. Алар бит, бер-берсен алдан керергә кыстый-кыстый, берни дә барып чыкмагач, икәүләшеп, ишектән берьюлы кысылышып кергәннәр. Без Чичиков белән Маниловның ишектән бергә кысылышып керүләрен практик рәвештә, сәхнәдәге кебек итеп, сынап карамакчы булдык. Роберт Гатауллин белән мин кабинет ишегеннән (ике якка ачыла тор- >ан ишекнең тик берәве генә ачык иде), кысылышып керә башладык. Кермәкче булабыз, сыймыйбыз. Ярдәмгә килеп җиткән Яхъя Халитов белән Фәрит Хатипов аяк терәп безне этәләр. Этә торгач, ничектер ишек беркетелгән стена селкенеп китте дә, сте.на буендагы шкаф дөбердәп идәнгә ауды. Куркуыбызны күрсәң!!! Шкаф ауган тавыш, күк күкрәгән төсле булып, бөтен университетка таралды. Шуның өстәвенә шкафның пыяласы чәлперәмә килеп идәнгә чәчелде, пыяла белән буталган китаплар да сибелде идәнгә. Башта, дәшми-нитми генә, китапларны аралап алдык, аннары пыяла ватыгын чиләккә җыеп, чүп чокырына чыгарып аудардык. Шунда кызларыбызның безгә шелтә белдермәүләре, кабинетны тизрәк тәртипкә китерергә тырышулары — аларга булган ихтирамыбызны тагын да арттырды. Кабинетны тәртипкә китерүен китердек, ләкин бит шкаф пыяласыз, җитмәсә — китаплар да Рәбига Афзаловна тезеп куйган тәртиптә түгелдер әле. Нишләргә? Уйлаша торгач, шундый бер фикергә килдек: мин, буяучы кеше, күптәнге танышым маляр дядя Коляны күрәм, аңардан берәр пыялачыны эзләп табуын, иртәгә безгә, университетка җибәрүен үтенәм. Ә пыяла хакын, күпмегә төшсә дә, бөтен группабыз белән бергәләп түлибез. Әйбәт кеше иде дядя Коля, табып бирде безгә пыялачы. Әйбәт иде безнең группа, бердәм иде — пыяла бәясен тигез түләдек. Рәбига апа килсә — шкафта ниндидер үзгәреш бар. Хәтере аның шул хәтле дә әйбәт иде, китапларның тәртибе бозылганын күреп ала да старостабыз Мәхмүт Хөсәенне чакыра: ни булган бу шкафка? Мәхмүт ул чагында безнең белән түгел иде, ни булганны белми. Шуннан соң Рәбига Афзаловна бөтен группаны чакырта. Без нишли алабыз — булган хәлне сөйләп бирүдән башка чара калмады. Төп гаепне мин үз өстемә алдым. Мәхмүт Хөсәеннән кала группада өлкәнрәк кеше мин идем. Рәбига Афзаловна, ифрат дәрәҗәдә кырыс, караңгы чырайлы кеше, үз гомерендә беренче мәртәбә ирен чите белән генә елмайды да папирос алып кабызды. (Хатын-кызлардан тәмәке тартучыны беренче күрүем.) Аның әнә шул «йомшаклыгына» бәлки, минем «Татар телендә ымлыклар» дигән хезмәтне уңышлы язуым да сәбәп булгандыр. Ул елны минем эшне комсомол өлкә комитетының Почет грамотасы белән бүләкләделәр Рәссомнар Рәссамнар без икәү: Яхъя белән мин. Без, университетта укыган елларны, биш ел буена, тарих-филология факультетының ун-унике метр озынлыгындагы стенгазетасын рәсемнәр белән бизәп килдек. ф Бу урында минем сабакташ дусым, иптәшем һәм соңыннан каләмдә- < шем дә булып киткән Яхъя Халитов турында күбрәк язасым, аның әдә- ч би портретын укучы күз алдына күбрәк бастырасым килә. * Мин аны үземне белә башлаганнан бирле беләмдер кебек. Без аның < белән Казанка елгасының бәләкәй генә бер чишмәдән бәреп торган жи- 5 рендә, Түбән Пошалым, Тылангыр, «Үрнәк» совхозы янында таныштык. § Арча педагогия училищесы ул чагында әле һаман «Үрнәк» совхозында, § хәзерге механизаторлар әзерли торган мәктәп бинасында яши, сугышЕ тан соң Арчага күчеп кайтмаган иде әле. Тукайның әкият-поэмаларын- ф да язган карагайлы урманнарны, чылтырап аккан саф сулы инешләрне а без шунда күрдек. Без — икебез дә авыл малайлары — рәсем белән о мавыгып, һәр матурлыкка авыз ачып, таң калып йөргән заманнар иде “ ул. Безне берәү дә өйрәтмәде рәсемгә, берәү дә безгә аның теориясен * дә, практикасын да аңлатып-күрсәтеп бирмәде, безгә атлар, казлар, * йортлар, кешеләр ошый иде, безнең аларны карандаш белән дә, аква- f рель буяу белән дә гел ясыйсыбыз килеп тора, рәсем безнең күңелләрне JZ сафландырган, ашкынулы иткән бер хоббиебыз иде. < Тормышта бер генә нәрсә дә сәбәпсез булмый, аннан да бигрәк, нә- тижәсез калмый. Рәссамлыкның махсус мәктәпләрендә укымасак та, художество институтларын тәмамлый алмау безне рәсем сәнгатенең югары баскычына алып менмәсә дә, әмма шул һәвәскәрлегебез безне китаплар дөньясына, әдәбият дөньясына алып килде. Ул хакта мин со- ңыннанрак сөйләрмен, хәзергә стенгазетаның рәссамнары булуыбызны сөйлим әле. Тарих-филология факультетының унар-уникешәр метрлы стена газетасы безнең катнаштан башка чыкмын иде. Кеше типларын Яхъядан остарак каләм очына эләктергән берәүне дә белмим мин. Гармун уйнап, кичке биләмнән кайтып килгән авыл малайлары, лекциядә йоклап киткән студентлар, мода чире йоккан чибәр туташлар, берәр фәнен икелегә тапшырып, ташбакага атланып барган ялкау егетләр аның карандашыннан, борчак коелгандай. коелып кына торалар, стенгазетаның баш редакторы, доцент Григорий Наумович Вульфсон, Яхъяның рәсем ясаганын карар өчен, кичләрен махсус килә, безнең ач студентлар икәнне белеп, сохаримы, печеньемы кыстырып килә, тамак ялгап алгач, без рәсемне тагын да бирелебрәк ясыйбыз. Григорий Наумович Яхъяның каләм очыннан төшкән рәсемендә берәр танышын — укытучыны яки студентны танып, аның мәзәк позасыннан эчләре катып көлә, тыела алмыйча, ишекле-түрле көлеп йөри торган иде. ...Менә хәзер, ул көннәргә утыз елдан артык вакыт узып киткән, Яхъя Халитов республикабызның күренекле тәрҗемәчесе, СССР Язучылар союзы члены, үтә дә житди редактор булып өлгергәч, мин ул көннәрнең хикмәтләрен исемә төшереп, уйланып утырам, Михаил Шолоховның «Тын Дон» эпопеясын тәржемә иткәндә, андагы искиткеч юморист типларны татар теле ярдәмендә яңа баштан дөньяга тудырган чакта, Яхъя Халптовка рәсем сәнгате аша чынбарлыктагы көлкеле хәлләрне тотып алу, аларның позаларын, буй-сыннарын, елмаю яки ачулану рәвешләрен көлкеле итеп ясау аңарда күзәтүчәнлек сыйфатларын, ягъни язучы яки тәржемәче өчен бик тә кирәкле сыйфатларны үзендә тәрбияләргә, үстерергә, камилләштерергә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Табигать сәләтлелекне Яхъядан бер дә кызганмаган, өч-дүрт кешегә җитәрлек итеп биргән. Ул — менә дигән гармунчы, беренче кул шахматчы, бик оста бәхәсче, өстәвенә, педучилищеда чакта, математикадан да иң алда баручы иде. Иҗат эшендәге кешегә бу сыйфатларның һәммәсе кирәк. Логика, эзлекле рәвештә уйлый белү — зур-зур романнарны, повестьларны редакцияләү өчен кирәк. Музыкадан сәләтле булу табигать авазларын тою, стильне тою, лирикинтим хисләрне ана телебездә барлык нечкәлеге-нәфислеге белӘн тудыру өчен кирәк. Яхъя сабакташымның тагын бер әйбәт сыйфатын әйтеп китәсем килә. Ул университетта чакта да, университетны тәмамлаганнан соң да күңеле кушмаган бер генә эшне дә эшләмәде. Тумыштан ук салынган принципларына ул гомере буе турылыклы булды. Мин аны үзем белән бер елны Арчага, педучилище бинасын буярга алып кайттым. Без Яхъяларның кодагыйларында яшәдек. Җәй эссе килгән, яңгырсыз килгән ел иде ул, безнең карамакка хуш исле яңа печән өелгән печәнлек бирелде. Буяу эшеннән без кичке тугызларда гына кайтабыз. Арылган. Тамак ялгап алу белән, суга чумган төсле, йокыга чумабыз. Сәгать иртәнге икедә, татлы таң йокысында, кодагыйларның әтәче 'безне кычкырып уята. Мин торып, киенеп, юынып, тамак ялгап, эшкә китеп барам, Яхъя әтәчне тибеп төшерә дә йоклап кала. Бу очракта да ул үз принцибына турылыклы: йокысы туймыйча тормый. Кодагыйлары аны: «Мастерың китте бит инде, ә син, подмастерье, нишләп йоклап ятасың?» — дип оялтмакчы булганнар, ә ул ике дә уйлап тормастан: «Сатыгыз әле шул әтәчне, суеп ашыйк әле шуны, йокларга ирек бирми бит», — дип ирен чите белән генә елмаеп куйган. Әмма соңрак килсә дә, Яхъя көнлек нормасын үти, бер тотынса, ике- өч сәгать рәттән, тәмәке дә тартмый эшли иде. Аның үзе белмәгән эшкә бик тиз төшенә белүе дә мине сокландыра иде. Ике-өч көн эчендә ул гомер буе буяу эшендә эшләгән маляр кебек итеп пумала тотарга өйрәнде. Ул елны безгә штукатур эше белән дә шөгыльләнергә туры килде. Минем үземнең дә, стена буяганда кирәк булган, вак-төяк җимерекне ямаудан башка штукатур эше эшләгәнем юк иде. Директорга эшкә ялланган чакта, штукатур эшен белмибез дип әйтмәдек. Белмәү безне шактый ук уңайсыз хәлгә дә китереп куйды. Беренче көнне үк ике-өч квадрат метр зурлыктагы штукатуры коелган түшәм туры килде. Ун чиләк керешле агач ящикка алебастр белән бергә комны издек тә тәмәке тартырга утырдык. Тәмәке тартып торгач .карасак, алебастр чыйрагаи, измә катылана төшкәч, ящик эченә ялан аяк кереп, таптап йомшарта башладык. Тапталган алебастр- җилеме бетә икән, аны чын штукатурчылар ярты чиләк кенә ясыйлар да шундук, тын да алмыйча, түшәмгә ыргытып та бетерәләр икән, ә безнеке, кабат таптаганы, түшәмгә ябышмый җанга тиеп бетте. Ничек кирәк алай ябыштырдык та, өйгә кайтып киттек. Иртән килсәк, бер ящик алебастр бөтенләе белән идәндә ята. Гөнаһ шомлыгы — шул мәлне директор Табаров килеп кермәсенме! — Нәрсә бу, егетләр?! — диде ул, әле идәндә яткан алебастрга, әле безгә карап. — Кичә кичен, без киткәч, морҗа башын сүткәннәр, кирпечне түшәм өстенә ыргытып торганнар, кибеп җитмәгән измә коелып төшкән, — дидем мин, күземне дә йоммыйча. Чыннан да, кичә анда морҗа башын сүттеләр сүтүен, ләкин алебастр аңардан коелмаган иде. — Я, нишләтәбез инде моны, әрәм бит? — диде директор. — Бирегез бер капчык цемент, эшкә җигәбез аны, — дидем. Бер сәгатьтән безгә цемент китерделәр. Идәндә яткан алебастрны киредән ящикка салып, цементны мул гына өстәп, яңабаштан изеп, түшәмгә аткан идек, бер генә бөртеге дә коелмады. Кая коелу! Икенче елны нәкъ шул турыга моржа башы чыгарырга кирәк булгач, түшәмдәге без ябыштырган штукатурны кувалда белән суга-суга көчкә кубарып алганнар. Ул хакта завхоз безгә көлә-көлә сөйләде. ♦ Түшәмнән коелган алебастр безгә сабак булды. Штукатур эшендә < без, измәне болгату белән,— кая ул тәмәке тартып, җәелеп утыру! — сәгате-минуты белән атып бетерә торган булдык. Яхъя Халитов бу эштә 2 шул хәтле дә остарып китте, бер көнне моржа башы янындагы почмак- j ка, ярты метр калынлыктагы арага, алебастр сылады, егерме минут £ эчендә сылап бетерде, ник кенә бер коелып карасын! Тормыш безнең эшебезгә әнә шулай үз төзәтмәләрен кертә торды. ? Илһамлы яз » О Тора-бара, әкрен-әкрен, егет-кызларыбызнын үзара мөнәсәбәтләре > ачыклана башлады. Иң башлап Ибраһим Нуруллин белан Розалина * Сабирова бер-берсен таптылар. Ибраһим — рәхмәт яугыры! — безнең группада ике ел рәттән агитатор булып йөргән иде, юкка йөрмәгән s икән. Бәйрәмнәрдә гел безнең белән бергә булуы да юкка түгел икән. а. Озакламый алар өйләнешеп тә куйдылар. Мәхмүт Хөсәен Казанның * педагогия институтыннан Дания исемле бер чибәрне эләктереп алып кайтты. Озакламый аларның кызлары туды һәм без ана, барыбыз бергә җыйнаулашып, Йолдыз дип исем куштык. Рус халык җырында «А потом как по маслу пойдет» дигән хикмәтле сүз бар. Мәхмүттән соң Яхъя Халитов белән Сания Сибгатуллинаның өйләнешергә сүз куешканы билгеле булды. Безнең озын толымлы, алсу-ак битле Резедабызга Төзүчеләр институтыннан Фәршад исемле бер егет ияләште. Озын буйлы, кызлар кебек чибәр һәм оялчан ул егет безнең мәҗлесләрдә дә катнаша, әдәби кичәләрне дә калдырмый иде. Ләйләсенә гашыйк булган Мәҗнүн кебек, ул мәгъшукасыннан күзен дә алмый иде. Мине озак вакытлар санга сукмый йөргән Шәһидә Максудованың да көннәрдән бер көнне күңел гөле бөреләрен ачты. Ул хәл өченче курсны тәмамлагандарак булды шикелле. Май бәйрәменә атап үткәрелгән бәйрәмебездә Шәһидә Фатих Кәримнең «Кемгә сөйлим серләремне?» дигән шигырен сөйләде. Шактый ук каушап, дулкынланып сөйләде ул аны. Ә без фәкыйрегез: Кемгә сөйлим серләремне, Пөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бнк якын кебек, дигән сүзләрне үз исәбенә алып куймасынмы! Кичен мәҗлестән таралгач, тулай торакның аулаграк бер почмагында, тәрәзә буена сөялеп, чын ахмак хәленә калып каушап, Гариф дигән егетебез аның кайчандыр Шәһидә дигән кызга муеннан гашыйк булганын әйтеп салды да, тирән итеп, өстеннән тау төшкән кебек итеп сулыш алды. Әнә шуннан башланды аларның бер-берсен күргәч каушаулары, семинарларда сөйләгән чакта, бер-берсе өчен ут йотып утырулары. Күңелдәге татлы-газаплы тойгылар әдәбият җенен тагын кузгатып чыгарды. Гариф дигән тәртипсезрәк, дуамалрак егетебез басынкырак йөри, күзләрендә сизелер-снзелмәс ут көйри иде. Әнә шул нләс-мнләс йөргән көннәрендә ул «Галләм сорау бирә» дигән хикәя язып ташлады. Аны хәтта «Совет әдәбияты» дигән журнал редакциясенә хәтле алып барырга җөрьәт итте, әмма журналның әдәби хезмәткәре Әнәс ага Камалдан үтергеч жавап алып кайтты. — Монда берни дә юк, өстәвенә Сталинны идол итеп чыгаргансың, — диде аңа әдәби хезмәткәр. Гариф дигән егетебез, инәлеп: — Нүжәли берни дә юк, Әнәс абый? — дип сорады. — Телең бар, әлбәттә, ничә ел буе университетта укып, телең дә булмаса, карга күтәреп китәр иде сине, — диде әдәби хезмәткәр һәм, тәмәке төтененнән саргаеп беткән ике бөртек тешен күрсәтеп, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Гариф дигән егетебез моңа рәнҗеде рәнҗүен, әмма күңел тулы илһам булганда, татлы-газаплы хисләрдән бөтен дөньяң чыңлап торганда, бер хикәяне юкка чыгару малмыни ул! Шуннан соң озак та тормый, Казанга Уфаның яшь шагыйрьләре Гыйлемдар Рамазанов, Шәриф Биккол, Локман Хәким килеп төштеләр. Алар университетта, зур аудитория алдында чыгыш ясадылар. Кичен без торган йортка аларның берсе кунакка килде. Без торган дигәнен ачыклап узыйм: без ул чакта Чернышевский урамының уртасындагы атаклы бер йортта, элекке Гажур (газета-журналлар) йортында Советлар Союзы Герое Павел Гурьяновларда Яхъя Халитов, Мәхмүт Хөсәен һәм мин яши идек. Мәхмүт иртә-кичен, койкага атланып утырып, «Павлик Морозов» поэмасын яза. Яхъя белән мин аны көн саен юкка чыгарып бара идек. Нәкъ менә шушы квартирга кунак булып Шәриф Биккол килде. Тумбочка өстендә мин кайтарып аткан «Галләм сорау бирә» хикәясе ята иде. Шәрәф Биккол аны алды да, әллә ни арада укып та чыкты. — Кем хикәясе бу? — диде. Ул чакларда әле мин кулъязмаларым өстенә исемемне куярга ояла идем. — Минеке, — дидем уңайсызланып кына. — Нишләп бастырмыйсың? — диде кунагыбыз. — Басмыйлар бит. — Юк, моны бастырырга кирәк. Хикәя бу. Тик беләсезме, кустым’ моның соравын хәйләкәррәк итеп бирергә кирәк. «Ңишләп безнең колхоз артка кала?» — дип сорый Галләм. Хикәядә колхоз чыннан да артта. Ә ул артта булмасын, алда булсын, шул алдынгы колхозның артка калачагын алдан күреп, җитәкчесенең тиеш түгел эш эшләвен тоеп әйтсен Галләм. Менә ул чагында барып чыга. Сиздеңме? — Сиздем, — дидем мин, шатланганны артык сиздермичә, ә күңелдә әллә нинди аллы-гөлле төсләре белән салават күпере кабынып китте. Бер көн утырып хикәяне төзәттем дә «Үсү юлы» дигән альманахның редакторы, язучылар союзының әдәби консультанты Газиз абый Иделле янына йөгердем. Тәбәнәк буйлы, маңгай турысында чәче коелган,’ирен кырыена сүнгән папирос ябыштырып куйган, үтә дә тыныч, тик күзләре генә җемелдәп, чаткыланып яна торган бер кеше каршылады мине. Кулъязманы өстәлгә салды, укырга ашыкмады, энәсеннән җебенә чаклы минем тормышымны, кайда укуымны, кайчаннан бирле әдәби эш белән шөгыльләнүемне сораштырды, озаклап, тәфсилләп, бер дә иренмичә сораштырды. • Кустым (башкортча) — энем. — Ярар, энем, иртәгә сәгать уннарга минем янга килеп чык, — диде ул мина. Мин, әлбәттә, аның иртәгә чаклы хикәяне укып чыгарына ышанмадым. Әнәс абый да мине, иртәгә килерсең, берсекөнгә килерсең, бер атнадан килерсең ди торгач, нәкъ ай буе йөрткән иде. Ә бит ул нибарысы унике битле хикәя. ♦ Ни булса булды, ышанмасам ышанмадым, әйткән вакытка төп-тө- < гәл унга язучылар союзы бүлмәсенә килеп кердем. Газиз абый бу юлы 4 да мине бик сабыр каршылады, өстәле тулы кәгазь, ирен читенә сүнгән 2 папиросы ябыштырылган иде. £ — Укыдым, энем, хикәяңне... кил утыр. £ Мин битемә шаулап кан йөгергәнне тойдым. з Шуннан соң ул минем сюжет-композиция корудагы кимчелекләрне ? сөйләп чыкты, бер-ике урында тел кимчелеге барлыгын әйтте. Е — Рәхмәт сезгә, Газиз абый... хикәяне... кайтарып бирәсезме? — дидем. — Юк, мин аны печатькә бирдем инде. — Ә кимчелекләре? х — Син аларны, Гариф, дөресен әйткәндә, өч елдан соң гына аңлар- * сын әле... < Әнә шул көннән башлап миңа канатлар үсте. Мин туктаусыз яза ө башладым. Күңелемдәге уемны әйтеп узасым килә: яшьләр белән эш3 ләү кебек нечкә һәм сак эшкә үтә дә сизгер, ягымлы, теләктәш кеше- < ләрне куярга кирәк икән. Әдәбиятны яраткан кешеләрне. Әдәби зәвыu гы һәм сиземе зур булган кешеләрне. Газиз Иделле — шундый язучы. Мәрхүм Гали Хуҗи, Гази Кашшаф, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсә- ләмов шундый кешеләр йде. 1951 ел минем өчен илһамлы һәм шактый ук мәшәкатьле яз булды. Нәкъ имтиханнар вакытында Шәһидәне больниска «ашыгыч ярдәм» машинасы белән алып китеп, операция ясадылар Аның янына больниска барырга, чәчәк һәм күчтәнәчләр алып барырга кирәк, минем бер тиен акчам юк. Оялып-шүрләп булса да, китап нәшриятына киттем. «Галләм сорау бирә» дигән хикәям өчен, аванс рәвешендә, акча бирә алмыйсызмы, янәсе. Бәхетле сәгатьтә килгәнмен икән, хикәям өчен алтмыш проценты исәбенә алты йөз сум акча биреп җибәрделәр. Хәзерге белән исәпләгәндә, 60 сум! Шаккатырлык акча да түгел. Әмма язу язган өчен әле беркайчан да миңа акча биргәннәре юк иде. Бигрәк тә менә шушы бишкә ярылырга йөргән кытлык заманда уч тутырып акча алу әйтеп бетергесез бәйрәм булды. Алты йөз сум акчаны, беренче гонорарны кулга йомарлап, базарга чаптым, җиләк-җимеш һәм чәчәк сатып алдым. Шуларның барысын Шәһидәгә илтеп бирдем. Аның хәлсезләнебрәк калган аксыл чыраен күреп кайгырсам да. иң кирәкле чагында хәлен белә алуыма, тойгыларымны белдерә алуыма чиксез шат идем. Терелгәч, мин аны такси белән апаларына алып кайттым Аның янына безнең группа егетләре-кызлары җыелды, мин аларга бераз гына сөйләшергә ирек бирдем дә, ардырасыз дип, куалап диярлек кайтарып җибәрдем. Шушы язны мине «Совет әдәбняты»на эшкә алдылар. Анысы бөтенләй дә көтмәгәндә, истә-оста югында килеп чыкты. Мин «Совет әдәбияты» журналының укучылар конференциясендә катнаштым. Ул хәл 1951 елның май башларында Республика Үзәк китапханәсендә булды. Анда китапны һәм укучыларны бик яраткан олы яшьләрендәге Саҗидә апа эшли иде, ул миңа «Совет әдәбияты» журналының теле хакында сөйләргә кушты. Үзегезгә мәгълүм, остару ягына студент халкын уздыручы табылыр микән? Журналның телен мин бер селтәнүдә юкка чыгарып ташладым. Баштарак әйткәнемчә, Рәбига Афзаловна, аның белән бергә фәннәр докторы Латыйф ага Җәләй безгә тел гыйль- мен бик яхшылап өйрәткәннәр нде шул. Журналда Фатих Хөснинең ниндидер повесте басылган иде. Мөгаен, «Авыл өстендә йолдызлар» булгандыр. Мин әнә шул олы язучының теленә ябырылдым. — Фатих Хөснинең теле кытай фокусы кебек, — дидем мин, — ниндидер аллы-гөлле шарлар чөя фокусник, тасмалар очыра, аннары «өфф!» итеп бер өреп җибәрдеме, каршыңда бер генә нәрсә дә калмый, барысы төтендәй таралып бетә. Конференциягә җыелган язучылар, шул исәптән журналның җаваплы редакторы Гази ага Кашшаф елмаешып куйдылар, халык кул чапты, автор үзе елмаймады да, кул да чапмады. Тубал чаклы кара чәченә олы юл булып сузылган ак кашканы кулы белән баса-баса, башын борып. мине озатып калды. Конференциядән соң мине үз янына Гази ага чакырганлыгын әйттеләр. Ул, «Совет әдәбияты» журналының баш редакторы булып эшләү белән бер рәттән, безнең кафедрада Шәриф Камал иҗаты буенча спецсеминар алып бара иде. Юаш-сабырлыгын, студентларны үз иптәшедәй якын итүен белә идек без аның. Үзебез дә аны бик ихтирам итә идек. Ник дисәң — ул укыту эшенә, имтихан алуга беркайчан да формаль килми иде. — Дата ятламагыз. Сез аны, дусларым, беркайчан да ятлап бетерә алмассыз. Егерме ел әдәбият укытып, мин аны үзем дә белеп бетергәнем юк әле. Аннары бит... кирәк чагында аны китаптан да карарга бу- .ла, — ди иде ул. Әнә шул без яраткан һәм ихтирам иткән кеше янына мин куркыбрак килдем. Бүгенге чыгышым өчен тиргәргә чакырмыймы, кыландың дип әйтмиме? Юк, ул мине тиргәмәде, шелтә белдермәде. Киресенчә, әйбәт сөйләдең, үзенчә иттереп әйттең, Фатихны бик каты кысып алдың, күрдеңме, сиңа таба ничекләр борылып карады, — дип кеткелдәп кенә, йомшак кына итеп көлеп куйды. — Әйт әле, Гариф, синең бездә эшләргә ниятең юкмы? Каушап киттем. — Кайда ул сездә? — «Совет әдәбияты» журналында. Тагын да ныграк каушадым. — Мин бит, Гази абый... анда бит, ни бит... язучылар эшли бит. — Син дә булырсың язучы. — Булмаганны... — Нигә булмаганны, бер язучы да күктән төшми. Гәзит-журналлар- да эшләп өйрәнә. Рас минем сиңа күңелем төшкән икән, бу юкка түгел, энем. Уйла син, уйла. Иртәгә миңа занятие вакытында нинди карарга килгәнеңне әйтерсең. — Туктагыз әле, Гази абый... мин бит әле укыйм. — Берәү дә сиңа укыма дип әйтми. Занятиеләргә йөрерсең. Мөмкинлек бирербез. Мин синең тормышың белән кызыксындым, әтиен дә юк икән, тормыш алып барулары да җиңел түгелдер. Кыскасы — уйла, уйла. Уйладым мин, төрлесен уйладым, бер батырайдым, бер шүрләдем. Шулай да иртәгесен Гази абый каршысына килеп: «Мин риза»,—дидем. Бу — майның уннарында иде. Минем алда ун имтихан, тугыз зачет өелеп тора нде. Гази абый миннән әдәбият буенча һәм спецсеминар буенча имтиханны вакытыннан элегрәк алып, башка имтиханнарга вакытны иркенрәк калдырды. Әдәбияттан ул мина Такташ турында сөйләргә кушты. Такташ авыл малайларының иң яраткан шагыйре бит ул, мин аның хакында университетта укып белгәннәремне, үзем анлаганнарымны берсен бер калдырмый сөйләп бирдем. Гази абый мине бүлдерми тыңлады, азактан; «Мо- камай»ны яттан беләсеңме? — диде. ♦ — Беләм, «Нәни разбойник»ны да, «Тун трагедиясе>н дә, «Киләчәк- < кә хатлар»ны да беләм. Малай чакта без аларны сәхнәдән сөйли тор- * ган идек, — дидем. Сөйләп киттем. £ Гази абый, ике кулы белән өстәлгә таянып, башын кырынрак салып, о. мине ихлас күңелдән тыңлап утырды. Ни яхшыдан, ни яманнан бер сүз $ әйтмәде, минем зачетканы алып «бишле» билгесе куйды. — Иртәгә редакциягә кереп чык әле, занятиеләрең беткәч, доку- § ментлар тутырырсың, — диде һәм, өстәл яныннан торып, папкасын кул- g тык астына кыстырып, аксак аягын яннан селтәп ала-ала ишеккә таба . юнәлде... * Журналга эшкә керү, беренче хикәямнең типографиядә басылып “ ятуы, күңелдәге яшьлек тойгылары миңа шул хәтле күп көч бирде ки, в ун имтиханның тугызын мин «бишле»гә тапшырдым, ярты ел буена җы- * елган немец теле «внеаудиторкасын» бер бнш көн эчендә өстән алып < аттым, зачетлардан котылдым... Инде ничә ел сынаганым бар. сөенеч в миңа беркайчан да үзе генә килми, көенечне дә җитәкләп килә. Унынчы s имтиханда миңа рус совет әдәбиятын укытучы Валентина Сергеевна * «Чапаев» романының кайбер даталарын белмәгән өчен «икеле» билге- u сен, күзен дә йоммыйча, куеп чыгарды. Шул «икеле», гүя мине үчекләргә теләгәндәй, тугыз «бишле» янына лаҗыраеп төшеп утырды. Башка чакта булса, мин моңа үләр чиккә җитеп борчылган булыр идем, чөнки бер генә «икеле»ң булса да ул елларны стипендия бирми ләр иде. Ә нәрсә миңа хәзер — сигез йөз сиксән сум хезмәт хакы билгеләделәр, аның миңа ярты айлыгын бирделәр дә инде, ник шунда бнш укытучы җыелып биш җиргә лаҗырайтып «икеле» куймыйлар, исем дә китәсе юк! Әлбәттә, батыраям гына. Берьюлы биш «икеле» алып кара әле, китмәс ди исең, бар! Шәһидәнең еллар буе җыйган белем запасы күп икән, больнистан чыгуга ул ун имтиханның унысын дә әзерлексез-нисез тапшырды. Июль-август айларында безнең факультет егетләрен ике айлык хәрби өйрәнүләргә алырга тиешләр иде, шуңарчы дип без, ял көненә туры китереп, Шәһидә белән минем туган якларга китеп бардык. Без аның белән өйләнешергә сүз куешкан идек инде, аның минем әниләрне, апа сеңелләрне күрү теләге бар иде, тик минем өйдә авырып яткан бер энем булганлыктан, мин кәләшемне алып кай!ырга бик әлләни ашкынып тормый идем. Кем белә, авыру баланы ничек кабул итә бит әле ул... Минем икеләнеп калуымны күргәч, аның кәефе китте, сәбәбен сораша башлады, мин сәбәбен әйткәч; — Жүләркәй, андый нәрсәне яшерәләрмени?! Кайтабыз, бәлки, әле мин аңар ярдәм дә итә алырмын, минем апам врач бит, — диде. Тәвәккәлләп, без Өчиле ягына кузгалдык. Арчага чаклы поезд белән, Арчадан соң юлаучы машинага утырып кайттык. Көтек авылы турысында, олы юлда, машинадан төшеп калдык. Ул кич хәтеремдә бик матур булып калган. Кояш баеган иде инде. Офык читен алтын сыман сары төстәге үтә күренмәле болытлар бизәгән, җил-мазар юк. талгын тынлык, җир өстенә көннәр җылынгачрак була торган рәхәт бер салкынчалык җәелгән иде. Без, кулларны тотынышып, басу юлыннан Кетеккә кайтабыз Заманында мин анда башлангыч мәктәптә укыдым, азактан кырчылык бригадасы бригадиры булып, председатель янына нәрәт алырга йөрдем һәм, ниһаять, сугыштан соң бер ел клуб мөдире булып эшләдем. Бу —- мин беренче мәртәбә тальян гармунга җырлап урам әйләнгән авыл... Көтектә мине белмәгән кеше юк. Без кулларны тотынып узганны карап калалар. Олы, яшьләрдәге бер карт, Фазылжан бабай, түзмәде, мыек чалгыйларын бөтереп карап торгач: — Бу кемең була соң, Гарифҗан? Хатының мәллә?— дип сорады. — Хатыным, — дидем, ике төрле сөйләргә урын калдырмадым. — Бәрәкалла, бик чибәр күренә, төкле аягы белән килсен! — диде Фазылҗан карт. Мин күтәрелеп Шәһидәгә карадым: рәнҗемәгәнме, янәсе. Юк, рәнҗемәгән, мыштым гына елмаеп кайта, вакыты җиткәч, хатын дигән сүзне ишетү дә рәхәттер, күрәсең. Өйдә безне әни, Гайшә апа, бәләкәй энем Ризуан, авыру энем Рамазан каршы алдылар. (Болары икенче ата балалары). Сеңлем Саҗидә өйдә юк, ул Арча ягында тракторда эшли иде. Без кайтканга сөенделәр. Дөресрәге, әнидән калганнары. Минем әнинең шатлыктан кычкырып сөенгәне, кайгыдан кычкырып кайгырганы булмады. — Менә, әни, киленегез буласы кешене алып кайттым, карагыз, күрегез, — дидем мин уенчаграк тавыш белән. Әни минем «җиңеллекне» бигүк өнәп бетерми иде, тыныч-сабыр тавыш белән мине урыныма утыртты. Чәй куеп эчтек. Тегене-моны сөйләштек. Килен булачак кеше дә, кайнана булачак кеше дә әле бер-берсеннән тартыналар иде. Ул кичне бик җәелеп китә алмадылар. Әни килене булачак кешене үз ягына, олы якка алып кереп китте, мин караңгы чоланда бер үзем торып калдым. ... Көзен сентябрьнең егерме берендә, укулар башлангач, без Казанда туй үткәрдек. Башта студент иптәшләребез җыелды. Аннары Шәһи- дәнең апасы үзләрендә туганнарын җыйды. Ул туйга әни килә алмады, авылга, Өчилегә кайтып, янә туй үткәрергә булдык. Анысын Октябрь бәйрәменә туры китереп эшләдек. Язучылардан безнең туйга Мәхмүт Хөсәен кайтты. Мәзәклеге белән, телгә осталыгы белән, гармунны артистларча уйнавы белән әйләнә-тирәне шаккатырып китте. Туйга без әти-әни ягыннан булган туганнарны, тирә-күршене чакырдык. Азактан безнең туй дан булып таралды: — Өчиленең Ахун малае туйга бөтен авылны җыйган икән. Бу сүздә дөреслек бар. Тик безнең авылда Шәһидә белән мин туй ясаган елны нәкъ алты йорт торып калган иде.
Дәвамы бар.