Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗГЫ ТАҢДА

 

 

Юк — Ник борчылам!— димә бер дә, Вөҗданлы кешенең җирдә Борчусыз булганы юк. Сиздермәскә теләп тыштан Күпме кыланма, сагыштан Котылу юллары юк. ЛАасаясың икән данга, — Бел, бер кемнең, бер кайчан да Мактанып уңганы юк. Патшалар да дәуран сөргән... Тик бер кем кеше гомереннән Артыгын торганы юк. Аягыңны суз чамалап, Тормышның аякка карап Юрганнар сырганы юк. Җан — җан инде, күпме янсын — Талпынмасын, нишли алсын?! — Аягы-куллары юк... Бәхетем минем бер яклы: Булса да күкләрем якты, — Ае бар, Чулпаны юк. Күз яшьләрем, таммасана, Яңгырлар күпме яуса да Диңгезләр тулганы юк. Көннәре үтте язымның, Шулай да күңел сазымның Кыллары тынганы юк. Хикмәт тә килми иптәшкә. Инде җитәм җитмеш яшькә — Нәфеснең туйганы юк. Җир әйләнә Әйләнә ут күбәләге- Җир кояш тирәсендә. Кешеләр яши бәлале, Бәхетле тирмәсендә. Көн-кояш бизи тирмәне, Төн-күкләр балкып тора. — Космонавтларга тиңнәрне Үзенә тартып тора. Бер карасаң табигатьнең Бәхетле җаннары без: Хуҗасы шушы рәхәтнең, Солтаны, ханнары без! Бер карасаң үзебез тапкан Атом тетрәтә безне: Имкян бармы котылмакка? — Ватам, ди, җирегезне!.. Кеше, арын киртәләрдән, Атомны кулга алчы! — Саклап калчы шул бәладән Җир шарын, ярылганчы. Җир әйләнә, җир әйләнә Кояшы тирәсендә, — Гел сагалар микән бәла Кешелек тирмәсендә?! Тылсымлы иртә Болыт кызы уйный Кояш арфасында, — Язгы иртә тыңлый Яшел арбасында. Ул атларын җиккән, Бар да яшел яллы, Япмалары чиккән, һәр бизәге җанлы. Калгый серле моңнар, Җир тирән тын ала, Сызыла алтын кыллар — Чыңлап тора һава. Яфраклардан тама Чык — яшь бөртекләре, Баллы дымын кага Чәчәк керфекләре... Миңа язгы назның Сере аңлашыла: Мин утырам язның Яшел арбасында. Менә чыгам юкка — Эреп бетәм мин гел — Мин һавада, чыкта... Мин — беркем дә түгел. Аң шат — ирек тоеп^ — Ни сан — матдә тәнгә! Калгыйм татлы оеп, Бөтен дөньям — мәгънә. Тәмам әсир иткән Сере хәят көенең... Болыт кызы кигән Купшы көмеш киемен; Мине чакыра көлеп; Рухым күккә менә — Гаҗәп моңнар кереп Тула күкрәгемә!.. Томан Яшермәкче икән җирне кемнән: Каплап алган томан. Битен юа кояш томан белән, Тагын иртә торган. Әйтерсең лә томан таң кояшын Чыккан каршыларга. Белми аның тиздән нур коясын Чыклар, тамчыларга: Белми томан үзенең шул ук нурдан Эреп бетәчәген, Үзгәрешсез кояш иске юлдан Дәвам итәчәген... Гомерләр дә томаннардан туып, Томаннарга китә. Ә Мәңгелек, гел күрмәгән булып, Үзенекен итә. Шулдыр инде Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү. Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!' Г. ТУКАИ. Уйлый китсәң, башны гынамыни, Күрәлмыйлар хәтта бүркеңне: Кеше кадрен кеше беләмени Үлеп күрсәтмәсә бер көнне... Вөҗдан әйтте: ирлек шунда, имеш. Түз, тупаслык йөзеңә бәрсә дә, — Кеше күңелен син күрергә тиеш! Синең күңелең аңа... нәрсәгә?! Көчле идем, тик көч күрсәтергә Теләмәдем, ектырмасам да, Тинтәкне дә егып кимсетергә Ашыкмадым, тик тормаса да. Ярым уйнап, күпме ярым чынлап Сынаучылар булды ирлеген: Мин барсына сабыр тордым чыдап, Тарайтмадым күңел киңлеген. Урамнарда каршы атлап килгән Пәһлеваннар күрә идем мин, Якынайсам... алар кайтыш миннән! — Үз-үземнән көлә идем мин. Хатом-Тайдай юмарт, ә дуслыкта Охшаш булыйм дидем Пиладка: Янды йөрәк бик еш әрнеп юкка, Татлы уйлар калды тозлакка *... Шулдыр инде кече күңеллелек — Үземне зур саный алмадым, Масаймадым үз чамамны белеп, Гел үземне үзем алдадым... Юкка гына язмыш көләмени?!. — Сагыныр әле саулар төркеме: Кеше кадрен кеше беләмени Үлеп күрсәтмәсә бер көнне. Ә күк исән Зөһрә кызның шуклыклары хәттән ашкан — Айның алтын иягенә менеп баскан, Ул тамаша кыла өстән якты җирне, Ә мин балкып торган күккә карыйм астан. Менә утыра аякларын салындырып, Бер уйный төн сазында, бер кала тынып, Шаян кызый алып китә хыялларга, Борынгыны, узганнарны сагындырып. Күпме гасыр бу йолдызлар күзләнмәгән?! Күпме гашыйк айдан сердәш эзләмәгән?! Туып-үлеп иске тузса-үзгәрсә дә, Узганнардан тик күк кенә үзгәрмәгән. Ничә миллиард һәлакәтен 2 өстән торып Ай күзәткән бүгенгедәй салкын, тынып, Бүгенгедәй айның алтын иягенә Зөһрә яткан, аякларын салындырып... Күл-Тегиннәр, Күли-Чурлар 3 , айга карап, Йөргән диләр ирек яулап, Чинны 4 камап: Ай астында яна гомер — яна кеше, Гүя ул ут күбәләге, алтын канат. Баһадирлар янган, илләр, җирләр янган, Заманалар янган — көлләр генә калган... Ә күк мәңге исән, балкый борынгыча. Сихерле кыз Зөһрә карап тора айдан. 1 Тозлак — корылыктан ярылып яткан жир . ! Сонгы бнш мен ел зчендә сугышлардан 3.5 миллиард кеше һәлак булган. 1 Күл-Тегии. Күли-Чур — төрки дәүләтләрнең полководецлары. • Чин — Кытай. Язгы таңда Ак бүреген кигән болыт артыннан Кояш нуры җепләр булып тартылган: Җәеп салган да таң яшел аркавын Келәм тукый, бизәкләре алтыннан. Космонавтлар башлыгыдай гөмбәзен Өскә ябып куйган да күк-көязең Карап тора биекләрдән, масаеп, Гүя санга санамый җир-иясен. Белми микән әллә кемнең-кемлеген, Кем ачканын зәңгәр тирмә төнлеген? — Шул төнлектән бер-бер артлы атылып Җир уллары эзли галәм «кендеген». Ни эзләп, ни тапмас адәм баласы! Таң нурына чумган күңелем даласы, — Мин сокланып туймыйм, шушы мохиттан Миңа ләззәт аласы да аласы!.. Шигърият бит — җирне җәннәт санауда, Фән-мохитны матдә итеп карауда: Беркайчан да кешегә юк котылгы — һәр икенең әсире ул, камауда. Камалса ни! — күңел бәхеткә тулса Зыянмыни фән дә үзенчә кылса?! Ә шагыйрьнең бар тылсымлы канаты — Космонавттан һич ким түгел атылса! Хыялларда мин дә күккә талпынам Кояш дигән җанлы йомгак артыннан; Көмеш чыкта язгы таңның аркавы, Келәм тукый, бизәкләре алтыннан. Бик бәхетле чагым Хыял була киләчәгең түгел, Хәтта борынгылар: Кайтар мине далаларга, күңел — Ал канатлы толпар. Ял итимче, ыгы-зыгылардан Арыныймчы мин бер. Тилмер, күңелем, онытылмыйча калган Сагышлардан тилмер... Өзгәлән дә сызлан, шундый татлы Була сагыш назы! Шуңа, ахры, ахирәтен тапты Миндә дала сазы. Кыз Җебәкнең Түләгәне шунда Ауган диләр яуда. Баян Сылу, байгош, һаман юлда, Кузы Күрпәш ауда... Шул далада, менеп асыл атка, Абай йөргән диләр, Абай моңын һаман тирә-якта Сызгыралар җилләр. Җәйләүләрдә, дала кочагында Көй чыгарган Майра: Татар, казакъ моңы учагында Ян син, күңел, сайра! Сагын, сагын нәни Нәфисәңнең Ялан аяк чагын, Тик ул яшьли сулган, белми, бәгърем, Нурые сагынганын... «Гашыйк бала», хадисәләр I кичереп, Инде бабай булды: Гомер җамын тутырып эчеп, исереп, Язмышыннан уңды. Сагышлары исә әле дә яшь, Элеккедәй үрелә. Ие, миңа һаман дөнья көләч, Матур булып күренә. Кабын, күңелем, гел картаймый торган Сагышлардан кабын. Рәхәт миңа — күңелләрем тулган — Дулкынланган чагым! о оит оәхет яше шундый Татлы сагыш яше!.. Шуңа минем күкрәгемдә Ә күзләрем яшьле. Бичара эт Кешелексез кеше «этлек» кыла. Кеше түгел шул эт, нишләсен, Закон язылмаган аңа бола. Эт язмышы башыңа төшмәсен! Үтермиләр нәрсә өчен генә...— Рәхимсезләр азмы дөньяда?!. Этне түгел, хәер, кешене дә Сагалаучан андый шобага. Бер явызы аңа төзәп аткан Көчекләрен ялап торганда: I Хадисәләр — вакыйгалар, хәлләр. татлы, якты, ЯЗМЫШЫ Ике күзен төн карасы япкан. Дөньяларга ак көн туганда... Көчекләре утын аранында, Үксезләрне инде кем карар? Буам дигән чакта аларын да Яклап калган диләр балалар. Балада шул бәллүрдәй саф күңел, Ул — фәрештә, аңа кагылма! — Бүре дә бит бер дә ерткыч түгел Ана сөте имгән чагында.