ЯШЬЛЕК ҺӘМ ШИГЪРИЯТ ЮЛДАШЫ
•Татарстан яшьләре» газетасының 60 еллыгына алык җырларында һәм әкиятләрендә шундый бер матур шигъри деталь бар: еракераклардан очкан кошларның канатында кешеләргә шатлыклы хәбәр килә. Күңелләр белән күңелләр сөйләшә, өзелгән җепләр ялгана... Кешеләрнең күктәге хыялы күптәннән инде җиргә төште. Аккошларның ак канатларына түгел, ә ак кәгазьгә язылган хәбәрләр көн саен безгә «очып килә» һәм күңелебезне күтәрә, рухыбызга байлык өсти, яшәешебезне ямьли, җир шарының барлык төбәкләре белән багланышка кертә. Ул «ак канатлар»ның берсе—күптән түгел үзенең алтмыш еллык бәйрәмен билгеләп үткән «Татарстан яшьләре» газетасы. Вакытлар җиленең сары төсе иңгән сәхифәләр безне ерак елларга, онытылмас көннәргә—1920 елның 22 январена илтә. . Ул көнне Казан шәһәрендә татар коммунистик яшьләренең «Кызыл яшьләр» исемендәге беренче газетасы дөнья күрә. Редакцион мәкаләдә без мондый юллар укыйбыз: «... бу газетабыз яшьләр өчен, яшь көчләрнең сүзен сөйли. Яшьләрчә уйлый торган, яшь буын файдасын гына күзәтүче буларак...» Шунда ук мондый сүзләргә дә тап булабыз: «Газетабыз бәлки кимчелекле булыр. Бәлки аны алып бару да башта бик авыр күренер. Ләкин без инде башлаган эшебезне дәвам иттерергә тәвәккәлләдек». «Татарстан яшьләре» — республикабыз комсомолының данлы елъязмасындагы бер кызыл юл, берничә буын яшьләренең тормышында якты эз калдырган газета ул. Якты идеаллар өчен барган канлы көрәшләрдә, беренче зур төзелеш мәйданнарында, яңа гына оешкан колхоз кырларында — һәр җирдә газета яшьләрнең якын дустына, көрәштәшенә әйләнә. Беренче хәбәрчеләр дә — яңа тормыш төзүче яшьләр. Алар үзләрен борчыган сорауларга җавап эзләп хәбәрләр, үтенечләр, җырлар, шигырьләр язганнар. Газета беренче еллардан ук әдәбият ярдәмендә яңа кеше тәрбияләү мәсьәләсен үзәккә куя һәм бу традицияне әле дә уңышлы дәвам иттерә. Матбугат һәм әдәбият. «Татарстан яшьләре» газетасы үткән юлга гына күз салсак та, әлеге ике төшенчәнең бер-берсе белән өзелмәс бәйләнештә яшәвен күрербез. Матбугат — каләм осталары өчен киң мәйдан гына түгел, ә аларны халык күңеленә якынайта торган рухи күпер дә. Әдәбиятның матбугаттан башка үсүен күзаллавы читен. Алай гына да түгел, матбугатның хасияте шунда ки, ул әдәбият-сән- гатьнең үсешенә турыдан-туры йогынты ясый. 1924—1925 елларда «Кызыл яшьләринең җаваплы секретаре булып эшләгән шагыйрә Зәйнәп Бәширова үзенең истәлекләрендә газетаның шул, чордагы иҗади тормышын болай сурәтли: «...Яшь хәбәрчеләр арасыннан туып''килә торган әдәби көчләрнең үсүенә «Кызыл яшьләр» газеты киң юл ачты. Октябрь дулкыннары белән, татар кызлары арасыннан күтәрелеп чыгып шигырьләр яза башлаганда (1920 елларны) мин үзем дә партиянең, комсомолның, «Кызыл яшьләр» редакциясенең кайгыр- тучанлыгын сиздем. Эшче, крестьян яшьләреннән яңа яза башлаган каләм көчләренә газетта күбрәк урын бирү өчен 1925 елны «Кызыл яшьләр» газетасында әдәбият сәхифәсе оештырылды. Толымбай, Шәһәретдинов һәм Нур Баян кебек язучыларның беренче әсәрләре шушында басылды». Шагыйрә бу әдәбият сәхифәсендә үз иҗатлары белән катнашкан 15 яшьлек егет, ә хәзер танылган галим, профессор Хатип Госманны, «Кызыл яшьләр» газетасында хәбәрче буларак та, балалар язу Х чысы буларак та эшлап йөргән Муса Җәлилне зурлап искә төшерә. 1926—1927 елларда «Кызыл яшьләр» газетасының хәбәрчеләре 600 кешегә җитә. Шул хәбәрчеләр арасыннан әдәбиятыбызның яңа буынын тәшкил иткән дистәләрчә каләм осталары—язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр үсеп чыга. Күбесенең иҗат биографияләре турыдантуры «Кызыл яшьләр» газетасыннан башлана. Бу уңайдан герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батыр көрәштәше, күренекле балалар язучысы Абдулла Алишны горурлык белән искә алып китми мөмкин түгел. Аның исеме газета битләрендә 1929—30 нчы елларда күренә башлый. Казан тезүчеләр техникумы студенты Абдулла Алиш газетаның иң якын дусты була. Хәбәрләр, мәкаләләр, очерклар, шигырьләр, хикәяләр яза. Шунда чыныгу ала, комсомол язучысы булып җитлегә, шул чорда оештырылган «әдәби походларда» актив катнаша. «Кызыл яшьләр»нең 1930 елгы 8 нче февраль санында аның «Яңа илгә яңа җырлар кирәк» дигән ялкынлы мәкаләсе басыла. Социализм төзүче яшьләргә яңа җырлар кирәклеген бик вакытлы күтәргән бу чакыруны хуплап, редакциягә йөзләрчә хатлар, тәкъдимнәр килә. Аларны яшьләр үзләре яза. Бу хатлар газета битләрендә басыла. Алиш чакыруын кайнар хуплаучылар арасында яшь композитор Җәүдәт Фәйзи дә була. Ул «Яңа җырлар турында миңа да сүз бирегез» дигән мәкаләсендә: «Алиш иптәш кузгаткан фикер, әлбәттә, бик урынлы. Без матур әдәбият белән эшче-крестьянның аңын социализм төзүгә юнәлдерсәк, халык җырлары белән дә шул ук халыкны тәрбияләргә омтылырга тиешбез»,—дип яза («Кызыл яшьләр», 4 .март, 1930 ел), һәм яшь композитор газетаның 10 еллык юбилеена «Кызыл яшьләр маршыян иҗат итә. Алишның чакыруы нәтиҗәле була. Газетада яңа җырлар басыла башлый. Алиш башлап җибәргән бу традиция бүген дә дәвам итә. Абдулла Алишның соңгы язмасы «Татарстан яшьләрепнең 1941 ел. 22 июнь санында басыла. Без кайнар йөрәкле хәбәрчебез рухын изге итеп саклыйбыз. 1926 елларда егерме яшьлек Габдрах- ман Минский газетаның үз хезмәткәре буларак та. әдәби иҗаты белән дә газетаның үсүенә, көч туплавына матур өлеш кертә. Журналист хезмәте аңа иҗатының киңлеген арттырырга, заманча яңгырашын көчәйтергә ярдәм итә. Шул чордагы күп кенә яшь язучыларның тырышлыгы белән «Кызыл яшьләр» газетасы «чор кезгесе»- нә әйләнә. Бу елларда «Кызыл яшьләр» газетасындагы материалларның төп темасы — авыр индустрияне аякка бастыру, вак кишәрлекләргә бүленгән җирләрне эре күмәк хуҗалыкларга берләштерү, Кызыл Армияне ныгытуга яшьләрне тарту. Ул индустрияләшү файдасына кызыл өмәләр үткәрү, яңа төзелешләр фондына акча җыеп тапшыруны пропагандалый. 1930 елның 28 сентябрь санында газетада менә шундый хәбәр басылып чыга: «Правда» исемендәге һава корабы файдасына 6 сум кертеп, яшь язучылардан түбәндәге иптәшләрне ярышка чакырабыз: Мирсәй Әмир, Түрәй, Әс- фәндияров. Сафа Әюп, Ф. Кәрим, Ф. Мөсәгыйть, Т. Теләш, X. Туфан, Т Госманов, Мостафин, Җәүдәт Фәйзи, Демьян Фәтхи, Нигьмәш Булат. И. Гази+Н. Баян». Озак та үтми, Ф. Кәримнең шигырь белән язылган «Дирижабльгә» исемле җавабы күренә: «Чакыруыгызга җавап итеп 5 сум кертәм, Баян һәм Гази, Тиңләшергә чакырам: Әсма Мөслимова. Земтехникум—Хөсәен Гыймади, Ләбиб Гыйльми, Н. Абдраин. ВПИдән иһтәш Г. Кәлим. «Кызыл яшьләр» аша җавап бирегез. Сездән җавап көтеп: Ф.Кәрим». «Кызыл яшьләр» газетасының чыга башлавына 10 ел тулуны республика җәмәгатьчелеге киң билгеләп үтә Юбилей көннәрендә газета укучылар белән әдәби очрашулар һәм конференцияләр оештырыла. Нур Баян газета юбилеена үзенең «Сәлам!» дигән шигырен багышлый. ...Җырлыйсы куп. Җырлыйм һәм җырлармын. Җыр постында һаман каламын,— дип яза ул газетага мөрәҗәгать итеп. «Әдәбият сәхифәсе.ндә шул чордагы яшь язучылардан Ибраһим Гази, Фатих Кәрим, Әсгать Айдар, Әмирхан Еники. Гадел Кутуй, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир һәм башкаларның беренче әсәрләре басылып чыга Алар иҗатының беренче авазлары халыкка «Кызыл яшьләр» аша барып ирешә. Әдәбиятыбызның алтын фондына кергән иҗатларның чишмә башы әнә кайдан башланган. Бу елларда тарихта күрелмәгән эшләр башкарыла Интервентлар һәм акгвардиячеләр белән канлы сугышларда җиңел чыккан халкыбыз социалистик төзелеш алып бара: культура революциясе зур казанышлар яулый, авылны күмәк хуҗалык нигезенә күчерү төгәлләнә, индустрияләштерү киң колач ала. Әле егерменче елларның башында ук Алексей Толстой: «Герой! Безгә безнең заманның герое кирәк»,— дип күтәреп чыга. Яңа җәмгыятьнең иҗат итү чынбарлыгы тормышның һәр өлкәсендә яңа геройлар тудыра. Яшьләр матбугаты ул геройларны таба, күтәреп ала. Язучылар — хәбәрчеләр дә. комсомол работниклары да булалар. Яңа җәмгыятьнең яңа тип журналистлары үсә. Нәкъ менә алар совет әдәбияты алдына куелган үзәк бурычны — яңа совет кешесе образын иҗат итүне теп эшләре итеп саныйлар. Аларның тормышка разведкасы ВЛКСМ елкә комитеты фәрманы белән яшьләр матбугаты аша оештырыла. Очерклардан, мәкаләлер- дән, агитацион шигырьләрдән башлаган авторлар бу елларда ук татар совет әдәбиятының өметле каләмнәренә, соңрак төп көчләренә әвереләләр. «Татарстан яшьләре» яшь язучыларның социалистик реализм методын үзләштереп иҗат итүенә ирешүдә зур тәрбия эше башкара. Әдәбият тарихын тикшеренүчеләр өчен «Яшьләр матбугаты һәм татар совет әдәбиятының формалашуы» дигән — әле ачыласы зур бер сәхифә ул. Әдәбият сәхифәләре дәвам итә. Буын- нанбуынга күчкән бу дәвамлылык бик күп язучы, шагыйрьләрнең иҗатларын иңләп, аларны укучы күңеленә түкми-чәчми тапшырып килгән. Бөек Ватан сугышыннан соң «Яшь сталинчы» исеме белән яңадан чыга башлаган газетаның редакторы булып күкрәгенә орден-медальләр тагып яу кырыннан кайткан шагыйрь Гали Хуҗиев эшли. Киемнәреннән дары исе дә бетеп өлгермәгән, Белоруссия партизаннары сафында авыр походларны батырларча узган шагыйрь Зәки Нури, илебез киңлекләрен япон самурайларыннан саклауда үзен батыр комсомолец-солдат итеп таныткан Әдип Маликов һ. б. лар газетаның яңадан ныклап аякка басуы өчен фронттагы кебек көрәшәләр. Шәрәф Мөдәррис. Гамир Насрый, Газиз Мөхәммәтшин, Рәшит Гәрәй, Шамил Рә- кыйпов, Барлас Камалов кебек язучылар һәм шагыйрьләрнең яшьләр газетасында эшләүләре, аның иҗади һәм рухи көчен арттыру өстендә күп көч куюлары нәтиҗәсендә сугыш елларында тукталып торган газета яңадан туды, үсте, сугышчанлыкка иреште. Газета белән бергә югарыда телгә алынган һәм язышып торган башка яшь каләм ияләренең үз иҗатлары да тамыр җәйде. Шагыйрь Әдип Маликов редакциядә эшләгән елларны искә алып болай дип язды: «...Комсомол газетасында эшләгән еллар Иҗатым өчен бай материал бирде. Үземне мин, армиядәге сыман, һаман разведкада, тормышның алгы сызыгында итеп сизә идем». Бу сүзләре белән Әдип Маликов шул чорда ныклап иҗат итә башлаган каләмдәшләренең уртак фикерен әйтә. Үз гомереңдә күпме бөркетләрне Өйрәткәнсең ерак очарга... Тугры юлдаш, сердәш, рухи азык Булгансыңдыр күпме дусларга! Иптәш итеп сине тыйнак Муса Ишегеңне шакып кергәндер. Яшен булып янган Муса җырын Газинурлар ятлап йөргәндер, — дип язган иде шагыйрь Рәшит Гәрәй «Татарстан яшьләре» газетасына багышланган шигырендә. «Әдәбият-сәнгать» сәхифәләре бүген дә газетада даими урын били. Элеккеге күркәм традицияләр яңа эчтәлек белән байый. Хәзер дә яшь язучыларның беренче әсәрләренә «Татарстан яшьләре» газетасы фатиха бирә, алар биредә беренче китапларына тәнкыйть һәм киңәш сүзе ишетәләр. Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимов, Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов, Мөдәррис Әгьләмов, Фәннур Сафин, Роберт Миңнуллин кебек инде укучыларга яхшь> таныш шагыйрьләр, тәнкыйтьче Мансур Вәлиев, прозаик Әхәт Гаффар һәм башкаларның иҗаты даими рәвештә яшьләр газетасы битләрендә күренә барып, әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп итте. Остазлар—яшьләргә терәк. Бу «Татарстан яшьләре» битләрендә бигрәк тә ачык чагыла. Танылган каләм осталарының яшьләр иҗаты турында кайгыртып язган мәкаләләре, киңәшләре әледән-әле газетада басылып тора. Нәкый Исәнбәт, Сиб- гат Хәким, Нури Арсланов, Гомәр Баширов һәм башка остазларның сүзен яшьләр өчен җәй башында яуган шифалы яңгыр белән чагыштырасы килә. «Хәзер әдәбиятка яшьләр бик кирәк. Чөнки һәр чорның уз язучылары, үз авторлары була. Мәсәлән, безнең буын язучысы гражданнар сугышы, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы чор турында язды. Ул инде бүгенге көн турында яза алмаска да мөмкин. Бүгенге тормышның матурлыгын яшьтән күреп, аңлап, тоеп үскән яшь кеше каләме кирәк монда. Мин мәйданга әнә шундый яшьләр чыгуын көтәм»,—дип ,язды Гомәр ага Бәширов яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Бик күп яшь авторлар моны тирәнтен аңлап иҗат иттеләр. Яшьләр үз казаннарында гына кайнамыйча, илебезнең күпмилләтле әдәбиятындагы иң яхшы әсәрләрне туган телебезгә тәрҗемә итүдә дә актив эшлиләр. Ул тәрҗемәләрнең иң уңышлылары «Нинди иркен минем туган илем» дигән рубрика белән газетабыз битләрендә басыла килә. «Татарстан яшьләре»нә 60 яшь. Моннан алтмыш ел элек чыга башлаган әдәбият сәхифәләренең лаеклы варисы булып, бүген редакция каршында «Яшьлек» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Берләшмә эшендә инде беренче китапларын бастырып чыгарган яшьләр белән бергә, кулларына яңа гына каләм алган яшь иҗатчылар—студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре катнаша. Аларның иң уңышлы иҗат җимешләре безнең әдәби сәхифәләрдә дөнья күрә. Газета Зиннур Мансуров, Рашат Низамиев, Харрас Әюпов, Мөдәррис Вәлиев. Ркаил Зәйдуллин һәм бүтән яшьләрнең иҗатлары тңрәнрәк, саллырак булуына ярдәм итә. «Яшьлек» әдәби берләшмәсе утырышларына күренекле каләм осталары килеп, үзләренең бай иҗат тәҗрибәләре белән уртаклашалар, яшьләргә киңәш бирәләр. Шагыйрьләр Нури ага Арсланов һәм Әхсән Баянов белән әнә шундый иҗади очрашулар аеруча хәтердә калды. Республикабыз районнарында эшләп килүче әдәби берләшмәләр белән иҗади элемтәдә тору шулай ук газетаның матур традициясенә әйләнде. Әдәби берләшмәләр эшчәнлеген газета битләрендә яктырту, алар белән иҗади дуслыкта яшәү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә, яшь иҗат көчләре безнең даими авторларыбызга әйләнәләр, әдәбият мәйданына юл алалар. «Яшьлек» әдәби берләшмәсе—утлы елларда туган әдәбият сәхифәләренең лаеклы дәвамчысы, 60 яшьлек «Татарстан яшьләремнең бүгенге яшьлеге ул.