УТ ЧӘЧӘГЕ
XVII
Су буенда дымлы үлән, бакча киртәләре исе иде. Өч яктан өч чишмәнең тавышы ишетелә. Монысы, тыкрык астындагысы — гомер буе суын эчкән чишмә нәкъ элеккечә. — Чур-р-р... Әнә тегендә, түбән очтарак көчле чишмә: анысы ярның биек җиреннән улакка бәреп чыга да, шаулап, богырдап төшә, вак ташларны зыркыл- датып, болгатып тәгәрәтә. Менә бик кечкенәсе — Гали чишмәсе—анысы самавар борыныннан аккан кебек кенә, аның тавышын тегеләре баса. Әмма Бу тавыш, бу моң бары тик Симетбашта гына. Мондый тавышлы, мондый трельле бакалар Германиядә юк, Австриядә юк. Сайрагыз, авылдашлар, сайрагыз. Менә Һадилар бакчасы. Асафлар кечкенә вакытта тау киртләченә урнашкан бу бакчада багана умарталар, тагын әллә ниләр бар иде. Бакча башында зирекләр томылып утыра, бакчаның киртә баганалары урынына да үсеп утырган тал-зирек иде, бер төп кара чыршы бар, ул чыршының башына ел саен карга оялый, малайлар менеп аның йр- мыркаларын урлыйлар. Һади карт малайларны куа, «кош каргышы төшсә, башыгыз бетәр» дип өркетә иде. Асафның яшьтәшләреннән бу авылда җиде малай иде, шуларның алтысын бу сугышта «кош каргышы» алып китте... Карга йомыркасын ул да ала иде, югыйсә. Хәзер инде теге чыршы юк икән, күрәсең, сугыш вакытында утынга кискәннәр. Ә балан калган... Һадилар, гомумән, кызык кешеләр иде. Аларда гына, бары тик аларда гына, корт чаккач «бүре уы» була торган кешеләрне имләр 1 Ахыры. Башы дүртенче санда. су буендагы хорда аның да тавышы бар. Чишмәләр тавышына җылы сулы буадан бака сайраганы кушыла. Бакалар бүген нигәдер кычкырмыйлар, сайрыйлар гына. Ата бака шулай кыланамы? Әллә ана бака мутланамы? Тамак төбен генә дөрелдәтеп, берничә урыннан дүрт-биш бака трель чәчәләр: — Ра-а-а-а... Ра-а-а-а ечен бүре койрыгы бар иде. Бары тик аларның келәт астында гына сасы көзән яши, авылдан бары тик Һади абзый гына урманга комган белән кура җиләгенә бара һәм шуны тутырып алып кайта иде. Һади абзый хатынының сеңлесе Ташкичүдә кияүдә, һәм бу ике туган көн аралаш бер-берсенең хәлен белеп торалар иде. Кышмы, буранмы, яңгырмы, алар чана, арба тартып бер-берсенә ни дә булса алып киләләр иде. Бер карыйсың, Ташкичүдән кул чанасы белән ярты кочак печән тартып, сеңлесе килә; икенче карыйсың — Симетбаштан кул арбасына бер чиләк утырту бәрәңгесе, мунча миллеге салган апасы Ташкичүгә төшеп бара. Ни гаҗәп — Һади абзыйларның тау башындагы йортларында төннең теләсә кайсы вакытында ут сүнми һәм кышкы буранлы төннәрдә Симетбашка кайткан кешеләр авылдан беренче итеп әнә шул утны күрәләр һәм адашып йөргән кешеләр иртәгесен сөйлиләр иде: — Шуннан соң... Йөри торгач... Бервакыт эчкә җылы керде: Һади тәрәзәсен чослап алдым... Бу — гадәти хәл иде. Һади абзыйның җиткән кызы Гөлбикә бар иде, Гөлбикә мунчага кереп киткәч яшүсмерләр караңгы төндә су буендагы мунчаның тәрәзәсе янына җыелып, бер-берсенең башларын этешеп, кечкенә тәрәзә янында юеш җирдә яталар идел Гөлбикә җәйге кичләрен фермадан кайткач, тау астындагы чишмәгә төшеп битен, кулларын юа да. алсу эчке күлмәктән генә калып тау өстендәге койма буенда эскәмиядә гәүдәсен кочаклап ял итеп утыра иде. Аның яныннан узганда ул оялган сыман итеп тартыла, әмма матур ак беләкләрен, тырпаеп торган мул күкрәген, аксыл-алсу тиреле юан ботларын эчке күлмәк барыбер каплап бетерә алмый иде һәм эштән кайтышлый чишмә яныннан узучы егетләр, ирләр аңа карап сөртенәләр, әллә нинди ялгыш сүзләр әйтеп бетерәләр, тотлыгалар иде. Һади абзый сугыш вакытында үлгән, Гөлбикә язылып читкә китеп барган икән... Балан куагы үзенең чынаяк тәлинкәсе зурлыгындагы түгәрәк аа зонтларын кичке караңгылыкка җәйгән дә, чишмәләр, бакалар белән СӨЙЛӘШӘ иде. Караңгы төшкән булса да. түгәрәк куак өстенә таралып сирелгән бу чынаяклар яктылык биреп торалар иде. Нечкә хуш ис борынны кытыклады, бу ис үпкә юлларын ярып, канга тарала иде. Су буе чишмәләр, бакалар моңын тыңлый-тыңлый кичке дымга бүрткән, күперенгән, бөтен тәнгә ислемай сөрткән сыман иде. Бераздан тыкрыклардан кызлар чыркылдАганы ишетелде. Анда- санда аксыл киемле төркемнәр күренде, кайдадыр гармун тарттылар, су буена төштеләр. Асаф кешеләр янына килде. Яшьтәш кызлар, олыраклар кыю гына килеп күрештеләр, ул югында налкып чыкканнары бер читтә әдәп саклап тордылар. Ирләр затыннан берәү дә юк дип әйтерсең, сугыш барган арада егерме сигезенче, егерме тугызынчы ел- гылар калкып чыккан икән. Шәп кенә егетләр булып үсеп киләләр, кыю сөйләшәләр. — Нихәл, Асаф абый, әйбәт кенә йөреп кайттыңмы? — дип килеп, тәмәке кабызалар. Арадан берсе, кепкасын басыбрак кигәне, килеп җәһәт кенә кулын бирде: — Яшьтн, нихәл, ару гына кайттыңмы? МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ Асаф аларның су буендагы бакчаларына таба атлады. Якын килсә — балан чәчәк аткан икән. Юк. мондый гади матурлыкны Асаф бер экирдә дә күрмәде. Германиянең бомба төшмичә исәп калган купшы бакчаларында, Австриянең көяз паркларында, 'тыныңны буарлык хуш ис бәреп торган каштан аллеяларында йөрде, әмма Һадилар бакчасы башындагы таралып үскән балан оясындагы кадәр матурлыкны беркайчан да күрә алмады. Асаф кичке караңгылыкка елмайды. «Яшьтн»не танып алды. Бу — Бибиҗамал түтинең егерме тугызынчы елгы улы, көтүче Гафур иде. Әйдә, яшьти икән яшьти... Аннан түгәрәк ,ы башланды. Асаф игътибар итте: сугышка кадәр бу чирәмлектә тү!әрәк уен барганда илле-алтмыш егет-кыз була һәм түгәрәк зурга киткәч, ике катлыйлар һәм кызык .булсын өчен, ике якка әйләнәләр иде. Уенга барысы да керә, читтә бала-чага гына йөгерешеп йөри иде. Ә бүген! Ник бер генә егет булсын! Бөтенесе егерме сигезенче, егерме тугызынчы, утызынчы елгы малайшалай. Кызлар белән уйЪауның, кызларның кайнар кулын тотып, сөйләшмичә генә аңлашуның рәтен алар каян белсен! Хәер, Асафка да авылда әллә ни эләкмәде, шулай да Ташлытауда укыганда болынга төшеп, кызлар белән түгәрәк уены аз уйнамадылар. Бүген уенда кызлар — ябык, тузган-таушалган киемнән, сугыш авырлыгын кичкән, инде олаеп бара торган кызлар һәм Асаф исемнәрен белмәгән быел калыккан яшүсмерләр... Таныш тавыш жыр башлады. Вәсилә икән. Егерме өченче елгы. Әйе, Галимҗан — карга оясын туздырганда һәрчак атаман булган Галимҗан — сугышта ятып калды. Инде Вәсилә тонык, карлыккан тавыш белән җырлый. Су буйларына төшмәдем. Сулар сачерәтмәдем. Гомеремә китәр инде. Бәгърем, хәсерәтләрең. Бу ятим уенны карап тору авыр иде. Менә ике кыз килеп Асафны уенга чакырдылар. Керергәме, юкмы? Авылдагы бөтен яшьтәшләрең кырылып беткәннән соң чирәмле су буенда кызлар белән бергә җырлап йөрергәме? Кермәсәң, кызлар үпкәләмәсме? Синең бу түгәрәккә керүеңнән кемгә кызык? Син бу авылда бер кызны да озата кайтмадың, бер кызның да, капка төбендә кочагыңа алып, кайнар сулышың катыш сүзләр белән күңелен җилкендермәдең... Син үз гомереңдә нибары бер кызны белдең, ө ул монда юк инде... Уртага кергән бер кызга җырлап бирделәр: Озын-озын, озын итеп Үстергәнсең буеңны. Утызынчы елгыларга Салып йөрмә уеңны. —Эх, была — не была! — диде'Асаф һәм чакыра килгән кызларның кулларын тотып, түгәрәккә басты да, җайга атлап китте. Ул кайтканда әнисе ятмаган иде әле. Өстәл өстендә календарь битләре белән капланган ике стакан сөт тора, әнисе почмак якта нәрсәдер тугылый, иртәгесенгә коймак-фәлән изә булса кирәк. ©йалдында ут яндырылган, кечкенә урындык янында ләгән белән су һәм сөлге куелган иде. — Юк, әни, ишегалдына чыгып юам,— дип Асаф хром итекләрен салын ишегалдына чыгып китте. Чыкса—чикерткәле, чыклы, тавык үләне исле бер гаҗәеп төн иде. Асаф җылы суга аякларын тыкты. Я дөнья! Адәм баласы үз гомерендә нинди шартларда гына булмый! Дөньяда менә болай да яшәп була икән. Җылы су, аяк сөлгесе, чыклы тавык үләне... Минме бу? Өнме бу, төшме бу? Өйалдында чыбылдык белән томаланган бер карават тора иде, Асаф шул карават янына урындык куеп, гимнастеркасын, каешын элде. ӨЙалдын төнге үлән исе баскан иде. — Чү, улым, анысы кеше урыны, — диде ана. — Кем урыны тагын? — Кем дип, теге балакайныкы. — Нинди балакай тагын? — Нинди дип... Әйттем ич, ялга кайтып йөри дип. Аның поезы бик җайсыз. Төйнә генә уза разъезддан. Төнге икеләрдә генә килеп җитә инде ул. Аңа да җайсыз. Ял саен кайтып йөрүе, дим. Нәчәльник кызы, ф Әтиләре сугышка бармаган. Фивнекендә чулакланып кайткан. Загот- ы зерно мөдире. — Соң, мин кайда ятам әле болай булгач? 2 — Сиңа өйдә җәелгән. Әнә түрдә. - — Ә юк, әни. Мин алайса, корт өенә китим. Өйдә ничек йоклый сың? Мичең ягылган, мунча кебек. — Соң, ишекне ачып куярбыз. — Анысын япма инде син аның. Үзең өчен дә кислород кирәк булыр. * — Корт өендә каз утыра шул, улым. Быел сояга калды. Идәнен дә юмаган, кыштан чыккан көе. — Я, аңа баш ватмыйбыз, әни. Менә монда алып чыгабыз да җәябез. — Бик каты булыр бит? — И-их, әни... Дүрт ел буе мин йоклаган урыннарны күрсәң иде син. Иң йомшак урын, беләсеңме, нәрсә? Җир. Бозлымы, карлымы, чирәмлеме — үз җирең. Иң катысы нинди, беләсеңме? Миналы җир. Мина ул шундый шартлаткыч —утызар тонналы танкларны җимереп ташлый. Каты җир — әнә шул миналар яшерелгән җир. Урынны өйалдының түренә — калайлы зур яшел сандык өстенә җәйделәр дә, аяк очларына урындык куйдылар. — Мягкая плацкарта булды бу, әни, — диде Асаф, юрган астында рәхәтлек белән киерелеп. — Ярар, балам, әйбәт йокла. Әтәч кенә нртә уяна инде безнең... Асаф көлде: — И-и әни! Бомбежка вакытында да йоклап була бер ияләнгәч. Ә син әтәч, дисең. Сугыш узган кешене бернинди тавыш белән дә уята алмыйсың син. Өйалдына ник трактор белән килеп кермиләр шунда... Фатыйма апа лампаны өреп сүндерде, бисмиллясын әйтеп өйгә кереп китте. Кире чыгып сөйләп алды. — Крәчиң мае быел гына иркен кайта. Сугыш елларында җик күрдек. Гел сукыр лампа. Өф итсәң, сүнәргә тора. Бибиҗамал түтиеңнең Гафуры гел шаяра икән. Сукыр лампы янына килә дә: «Өфедәге мөфти абзый вафат булган> ди икән. Сүнми калмый ди. «Яшьти» дип хәтерләп елмаеп куйды Асаф. Биш минут үттеме — юкмы, өйалдында җинелчә ыңгырашкан, гырлаган тавыш ишетелде. Үз нигезенә кайтып башын төрткән солдат, тигез ритм белән сулап, уяткысыз йокыга талган иде. Әйе, ник тракторың белән килеп кермисең монда. Әмма егет бераз гына ялгышкан булып чыкты. Трактор мәсьәлә- ■ сендә. Аны җиңел генә шышдыртаган тавыш уятты. Күзләрен ачты, өйалдына марля чыбылдык артындагы чолан тәрәзәсеннән саран яктылык үтеп керә иде. Беравык аңышмый торды. Кай төш бу? Госпиталь! Алай дисәң, нигә карават пружинасы шыгырдамый? Анда аз гына кыймылдасаң да, карават бөтен системасы белән җавап авазы бирә иде. Кай төш бу? Вагонмы? Туктап торабызмы? Ә теге яктылык кайдан? Фу-у, шәйтан, нәрсә соң бу? Аны әтәч тавышы гына айнытты. Әтәч нык ышаныч белән, бу ишегалдындагы бөтен тавык халкы өстеннән хакимлек итүенең хаклы икәнлеген раслаган тавыш белән кычкырды. Аннан «у-ууэ килеп куйды. МӨХӘММӘТ МӘҺДИ рв — Несчастный монарх... Культ.— дип йокы аралаш мыгырданып алды Асаф, йокысы бүленгәнгә ачуы килеп. Әмма егет бу юлы да ялгыша иде. Аны әтәч уятмаган булып чыкты. Ул юрганыннан башын чыгарып чыбылдык ягына текәлебрәк карады. Тәрәзәдән төшкән яктылыкны чыбылдык артында бер күләгә каплый иде. Асаф тәмам айныды күләгә чишенә иде... Менә ул ялангач кулларын күтәреп чәч артына үрелде, менә ул авызына нәрсәләрдер капты да, кулларын баш артына куеп төйнәлеп җыелган чәч толымын сүтә башлады. Авыр толымнар тавышы ишетелде. Менә авыр толымнар ласылДап аның аркасына төшеп салындылар. Бу — әлеге төн кошы — квартирантка кыз бит! Әнисе бала итеп сөйләгән иде, монда буй җиткән кыз басып тора түгелме соң? Юктыр, баладыр, бала булмаса марля чыбылдыкның бик ышанычсыз икәнен белергә тиеш иде. Алай дисәң... Яшь сын тәрәзәгә яны белән басты. Юк, бала түгел. Гәүдәсенең җыеласы урыннары эчкә җыелган, алга яки артка таба калкасы урыннары матур йомры түгәрәкләр булып, озын, зифа буйны бизәгәннәр иде. Менә, менә, кызый таза тәненнән «шерт-шерт» итеп ниндидер моңарчы киерелеп-тартылып торган сәдәфләрне ычкындырды, култык асларыннан, җилкәләреннән нидер аралап алды да, карават башына элде. Моны карап яту күңел котырткыч караклык, исерткеч бер хыянәт сыман иде, әмма Асаф шундук үзенә аклану өчен нигез тапты: ул бит чыбылдык янына килеп ярыктан карамый. Ул йоклый иде, аны уяттылар. Аның ни гаебе бар? Әтәч уяттымы аны? Юк, аны, мөгаен ефәк эчке күлмәккә салмак салынып төшкән толымнар авазы уятты. Менә, менә... Юк, монысы инде гадәттән тыш иде. Менә... Зифа сын кулларын төшерде һәм акрын гына итәкләрен күтәреп биленә менгерде. Авыр ефәкнең таза, тыгыз гәүдәдән ышкыла ышкыла өскә таба шуганы ишетелде. Бер генә секундка сын яны белән басты. Саран яктылык фонында ярым ялангач гәүдәсенең бөтен сызыклары беленеп сихри бер шәүлә тудырган һәм шул шәүләдән каплап куйган чынаяк чокыры кебек алга таба ыргылган шома калкулыклар яшәргә, тышка чыгарга омтылып бөтен дөньяга чакыру ташлыйлар сыман иде. Матур сын шундук өстенә тоташ бер нәрсә киеп куйды да, юрган астына чумды. Яшь гәүдәнең татлы киерелеп әйләнеп ятканы аңлашылды: ефәккә чорналган,гәүдә юрган белән төренгәндә чыга торган тавыш ишетелде. Бу тавышны дүрт ел буе ут эчендә йөргән, үлемнең каршысына барган, борыны белән җир сөргән, кар астында йоклаган, айлар буе госпитальдә аңсыз яткан, дүрт ел буена бер генә тапкыр да хатын-кыз кулы тотып карамаган яшь ир генә ишетә, кабул итә ала иде. Әйе, ул тавышны бөтен кеше дә тотып ала алмый иде. Яктырганчы Асаф ләззәтле газап эчендә ятты. Чыбылдык артыннан җиткән кыз балаларда гына була торган әдәпле сулау —|«мес-мес> иткән ритмлы сулау тавышы ишетелеп торды. Йокы качты. Мактанчык әтәч колгасын селкетеп, канатларын шапылдатты да, тагын шәрран ярды. Ана кушылып башка әтәчләр аваз салды. Урамнан берәү таза, гырылдык тавыш белән җырлап узды. Әйдә киттек Чиләбегә, < Ничу монда чиләнергә; Чиләбедә кызлар беткәч, Кайтырбыз өйләнергә. Бу, әлбәттә, «яшьти» иде. Хәзер иң яхшысы торып чыгарга да, бакчада йөрергә, чишмә буена төшәргә дип уйлады Асаф. XVIII Зеренче төн узуга Асаф военкоматка «явиться» итәргә китте. Бу сүзнең гомергомергә татарчасы булмады, ахрысы, авыл халкы бу сүзгә һәрвакыт дәүләткүләм эчке мәгънә салып, курку катыш ихтирам белән, шулай да зур сүз итеп үзенчә «жәвится итү» дип сөйли иде. ♦ Соңгы көнне шулай ук учеттан төшеп кайтырга туры килде. « Шунысы кызык, үз өйләрендә торган квартирантка кыз белән Асаф ? ничә көннәр буе йөзгә-йөз очраша алмады. «Ж,әвится»дән ул соң кайт- £ ты, военкомат коридорында үзенең таныш егетен, теге елларда тулай н торакта бергә яшәгән, хәзер инде күкрәгенә өч Дан ордены таккан * старшина—Шәрәф Солтановны очратты. Кочаклаштылар, көлеште-♦ ләр, сөенештеләр. Аннан уз гомерләрендә беренче тапкыр Ташлытау ® ресторанына керделәр. Хәзер, озак еллар узгач, Асаф һаман әле баш “ вата: коньякның йөз граммы нәкъ ике йөз илле сигез тәңкә идеме, әл- ц лә литрымы? • £ Старшина бөтенләйгә кайткан икән. Яшь, таза, елдам егет. Кыза s калдылар, сабакташларны искә төшерделәр. » — Их, син, лейтенант,—дип башын аска иде старшина. (Бүген® алар бер-берсенә исем белән дәшмәделәр.) —Их, син. Беләсеңме, без- s нең ике класс малайларыннан без ничәү калдык? Юкмы? Синең белән « өчәү. Өчәү — понял? Унҗиде малайдан. Кеше күзенә, аларның ата-® аналары күзенә күренергә оят. я Асаф та кызган иде, авыр сулады. — Габделнур да исән, димәк — дүртәү. — Ә, кстати, сез бергә идегез бит аның белән. Дөресме? Значит, унҗидедән — дүрт. — Әйе, наступлениегә күчкәнче бергә булдык. Бер переплетка эләккән идек, шунда аерылдык. — Ул кайда хәзер? Чего-то неладный әйберләр сөйләделәр аның турында... Асаф сискәнеп китте. — Кем сөйли? Нигә? Габделнур минем взводта иде, миннән узып, аның турында беркем, берни сөйли алмый. Шәрәф трофей сигарасы кабызды. Көнбагыш мае, кыздырган тресканың зәңгәр төтене тулы залга затлы ис чыкты, әмма теге төтенне җиңә алмады. — Мин подробностларын белмим, — диде Шәрәф, стаканын кулында әйләндереп, — но инде миңа сөйләгәннәре дөрес булса — позор, честное слово, позор. Асаф тагын сискәнеп куйды. Габделнурның теге вакытта сугыш кырыннан качуын белүче кеше бу дөньяда ул гына, бары тик ул гына иде. — Нәрсә булган соң? — диде ул, тынычлык сакларга тырышып. — Апа сөйләде. Габделнур кыш көне госпитальдән өйләнеп кайткан. Ташлытауга туктап эш эзләгәннәр, икесенә дә. Шунда безнең апага очрап, сөйләшеп, кунарга калганнар. И ты, понимаешь? Кичен хатынын апа янында калдырып, киенеп чыгып киткән бу. Чемоданыннан лейтенантский погоннар алып таккан бу. понял? Лейтенантские! Барган клубка. Кызлар очрамасмы, дескать, сабакташлар. Шунда, кем беләндер сүзгә килгәннәр. Скандал чыккан. Шунда кемдер ычкындырган: офицер түгел бу, самозванец. Арадан берсе чәчрәп чыккан: менә минем документ, мин НКВДдан, күрсәт офицерская книжканны дип. Ике кеше белән безнең апаларга кайтканнар. Хәзер утыртабыз, или бер литрлык юнәтәсең дип үзәгенә үткәннәр. Хатыны кычкырып елаган. Погоннарын үз кулы белән йолкып алган, тегеләргә ялынган. Чемодан төбеннән ике йөз тәңкә акча алып, тегеләрне чак озаткан. Апа тегеләрнең берсен таныган: нинди НКВД булсын, сугыш вакытында тегеләй итеп, болай итеп хәйлә белән калды, спекуляция белән шбгыльләнде ди. Милициядә завхоз ди — мин аны беләм, жулик ул. Шәрәф явыз сүгенде. — Их-х, автомат очерете белән кырып йөрер идем шул гадларны,— диде. — Ну. инде Габделнур да... Хикмәт званиедә мени? Менә минем кайтканыма ике көн, урамда очраган офицерлар имәнеп китеп, үзләре миңа честь бирәләр. Өч орден, алты медаль бар. минем. Хикмәт погонда мени... Асаф үзен тыйды, әмма теге вакыйганы сөйләмәде. Шәрәф белән алар аерылышканда кич җиткән, ресторан каршындагы агач рәшәткәләргә бәйләнгән атның клеверы инде беткән, ат рәшәткә башын кимерә, ак күлмәк җиңнәрен сызганган Гафур кызу-кызу тәмәке суыра иде. — Әйдә, яшьти, утыр, — диде, ул арбадагы брезентны рәтләп,— Фатыйма апа әйткән иде: очратсаң утыртып алып кайт дип... Туган якның күгенә карап, брезентка ятып озак кайттылар. Кичке җылы җил йөгерә, ул авыллардан сыер исе. кырдан уҗым исен куалап йөртә иде. Бер урында туктап люцерна чабып алдылар да, арбага түшәделәр. Гафур гел егетләр-кызлар темасына гына сөйләде. Белмәссең, әллә яшен киметеп йөри, әллә, чыннан да, сугыш вакыты иркенлекләреннән файдалана белгән егет. Сугыш елларында кем ничек булган, аулак өйдә кем янында кем кунган, кайсы хатын кем белән гөнаһка кергән — барысын белә. Асаф әллә тыңлый аны, әллә тыңламый, яңа калкып чыга башлаган йолдызларга текәлеп арбада дырылдап кайта. Аулак өй... Алай икән. Ә мина кырындагы теге гарасат кайда? Фәлән хатын фәлән кеше белән гөнаһка кергән... Ә алты ай госпитальдә яту кайда? Шуның өч аен аңсыз-телсез- авызсыз яту кайда? Асаф командалык иткән взводның Сухиничи янында шартлаткан танкылары кайда? Эх, Гафур, Гафур, энекәш, миңа «яшьти» булырга, беләсеңме, күпме кирәк әле сиңа. Соң гына кайтып кергән улының хәлен ана тиз аңлады: өй алдында дагалы итек тавышлары кичәгедән катырак чыкты, гимнастеркадагы орден-медальләр кичәгедән ныграк чылдырады, уфылдаган, аһылдаган тавышлар чыкты. — Шәрәф дус белән очраштык, берни ашыйсым килми, әни. — дип Асаф тиз-тиз чишенә 'башлады. Өйгә кереп юынгыч янында озак маташты. авызын чайкады, әнисе әзерләп куйган ләгәндә аякларын юды. Аннан өйалдына чыгып кичәге урынына чумды, әнисе өйдәге утны сүндереп, өйалды белән ике арадагы ишекне ачып куйды, ишеккә эленгән марля пәрдәне тартты. Өйалдына тулган чыклы чирәм исенә солдат итеге, каеш, фуражка, одеколон исе таралды, бу — ирсез йорт өчен кадерле, кыйммәтле ис иде, бу — иминлек, бөтенлек, хуҗалыкның түгәрәклеге билгесе иде. Өйалдын тиздән буйдак егетләргә хас гырлау авазы алды. Госпитальдән савыгып чыккан Асафның мәңгелек бер чире калды: авызына аз гына эчемлек керсә дә. төн урталары узгач саташа башлый һәм кычкырып уяна иде. һәрвакыт бер төш, бер саташу: өскә танклар килә, һәрвакыт бер хәл: кулда ни граната, ни танкка каршы ата торган мылтык юк. һәрвакыт үзе генә, һәр саташуында ул кычкыра. Бүген дә шулай булды. Фатыйма апа иртүк торып, кояш чыкканчы ук мунча ягарга тиеш иде. Авылда янгынга каршы кагыйдәләр бик каты куелган, коры вакыт, шуңа күрә мунчаны көтү куганчы томалап куялар да, теләгәнчә, көннең теләсә кайсы вакытында керәләр иде. Кичтән үк Фатыйма апа иске будильникны икедә уяутуга көйләп куйды һәм шуның уйнаганың көтеп йокысы йокы булмады. Сәгатьнең кинәт ычкынып китүенә йөрәк селкенә торган гадәте бар. Менә, менә тиздән. Әмма Фатыйма апа йоклап китте. — Гранату! Гранату! Мондый көчле тавышның бу йортта беренче ишетелүе иде. карчык сискәнеп торды. Тавыш өйалдыңда икән. ♦ — Гады! Сволочи! У-ух... ы Карчык өйалдына йөгереп чыкты, улы яткан җиргә килде, улының 2 маңгаена кулын куйды: маңгае тирле иде. — Чү, чү, улым. Бисмиллаһирахман иррәхим. Чү, улым. Улы исә дер-дер килә һәм тешен шыгырдата иде. Күпмедер вакыттан уянды, әллә ничек кенә, сәер генә итеп әнисеннән вакытны сорады. Аннан су сорады. Әнисе өйалдындагы кисмәктән су алып килгәндә ейдә сәгать уйнап җибәрде. Ана шунда гына улы сөйләмәгән нәрсәләрне аңлады: өч ай хәбәрсез ятуының чын сәбәбен әйтеп бетермәгән икән бала. Алай икән. Балакай больницаларда әнә шулайрак яткан булырга тиеш... Әнисе мунча ягарга чыгып киткәндә яктылык беленә башлаган иде Асаф аңгы-миңге баш белән торды, кисмәктән су эчте. Кисмәк яныннан узып барганда кинәт исенә төште. Юк, исенә төшмәде, күзенә чалынды: марля чыбылдык эчендә адәм баласы — җиткән кыз йоклап ята иде. Я инде, язмыш нигә гел сыныйсың? Күпме кыз баланы җирләргә яки гомерен саклап калырга туры килде сугышта? Берәү бар иде — Ык буеннан килгән санитарка. Күпме солдат, күпме офицер ана үзенең сугыш вакытындагы хисләргә бай йөрәген тәкъдим итмәде. Асаф та җае килгәндә ана үзенең җылы хисләрен сиздермәде түгел. Сылуны хәтерләтә иде. Ялгыз очрашып татарча сөйләшкәндә Ык буе халыкларына гына хас көй белән бер-ике сүз әйтми калмый, шул як халкына гына хас бер елмаю чыгармый калмый иде йөзенә. Күпме кеше аңа ... килеп мәһабәт. £ салмак чайкала иде. Бөтенесе — өй почмагы тулы кышкы гөлләр дә. ф мичтә чыжылдап утырган хуш исле ризык та, адәмчә мыскыллы елмайган сфман башын тәгәрәтеп йоклап ятучы тук мәче дә, сәгать теле ® дә Асафка: s — Бу йортта бар да имин, тук, әйбәт, — дип миенә тукыган сыман 'иде. — Син тимә боларга. Бозма бу тормышны. Монда барысы да га жайга салынган... s Шәрәф озак торды. Лапас астында һаман ат янында мәшгуль. £ Өйдә өч кеше — ана, кыз, булачак кияү генә иде. s — Хат буенча без вәгъдәләшкән, апа, — диде Асаф, елмаеп. — 2 Кызыгыз риза икән, нигә аркылы төшәсез? — Үз сөягебез үзебездән артмас, — диде пәрәмәч битле «поселок ® •хатыны». — Андый еракка, гидайлыкка ничек кыз биреп жибәрәсең. Әле ике ел укыйсы да бар. Синең бит тормышың бүген монда — иртәгә тегендә. — Соң бит, үз Сөягем дип үз яныгызда гына тота алмассыз. — Асаф тагын әдәпле елмайды. — Тотмасак, әнә Межрайбаза директоры Мингазов малаена сорыйлар кызыбызны. Күкәй кабыгы эчендә булачак, күкәй кабыгы. Ул каралты-кура дисеңме, ак мунча, мотоцикл, хром пәлтә дисеңме. Синең бит каккан казыгың да юк. Кешегә яшәү өчен йорт-жир дә кирәк. Гомер буе алай жнлкәләреңне ялтыратып, жөндыз тагып кына йөри алмассың. Тормыш ул — куласа, бер әйләнә, бер баса. Әнә, ичмаса, Мингазов малаеның... — Ән-ни!—Зәйтүнә кухня ягыннан чыкты. Өстендә ачык муенлы яшькелт йон кофта иде.—Ән-ни! Иске заманча сөйләшәсең бит! Нәкъ Галиәсгар Камал пьесаларындагыча! Нәрсәгә кирәк мина аларның хром пальтолары! — Зәйтүнә наз белән Асафка карады. Бу караштан егет бер мәгънә тотып алды: чигенмә, егет, әни болай гына каршы килеп маташа, чигенмә. — Ул Мингазов малае дигәнегез ничә ел йөрде соң армиядә, сугышта? — Асаф кыюланып китте. Юан хатын сүзнең кая барасын аңлап бетермәде. — йөрмәде. ОРСта эшләде, бронь бирделәр аңа. Күпме кешегә ярдәме тиде, бик әйбәт егет. — Ә-ә, алай икән, апа. Йөрмәдемени? йөрмәдеме? Без, алайса, беткәнче юләрләр икәнбез, ә? Нәрсәгә дип сугышып йөргәнбез соң без? Кнлсение фашист монда, Мингазовларның малае аларга ак мунча ягып кертсение, ә? Вәт син, без юләрне... Хатын телсез калды. Аякларыннан кар кага-кага өйалды сайгакларын селкетеп, өнгә Шәрәф килеп керде — киеренке атмосфераны иркенәйтеп җибәрде. — Ннхәлләр, Гөлбәдәр апа? Кышлар ничек уза? Низаметдин абый бик сызланмадымы бураннарда? — Шәрәф, жавап көтеп тормады, Зәйтүнәгә борылды — Ннхәлләр. чибәр туташ? Яшь гомерләр ничек уза? Төенчегеңне төйни башла — без ике сөйләшмибез Зәйтүнәнең болай да алсу бит алмалары тагы да кызарып китте, каушады, озын ике толымының берсен алгы якка — күкрәгенә чыгарып салды. Шәрәф аның каршысына ук Килде дә, бер дә кыенсынмыйча, толымны аркасына чыгарды, күзләрен мут кысып әйтте: — йоласына китерик инде, мә, мич башына куеп тор, җылынсын,— дип бер шешә тоттырды. Юантык хатын шат чырайлы, каушаган кызына сөеп карады. Аннан булачак кияүгә. Булачак кияү алтын погоннарын ялтыратып өстәл башында гәзитжурналлар актарып утыра иде, Гөлбәдәр апа аның аягына күз төшерде: егетнең аякларында ялтыравыклы кара хром ботинкалар иде. , — Кызым, — диде ана, дымлы тавыш белән, — Зәйтүнә, мич башыннан жылы оекбашлар карап ал әле. Аннан Шәрәфкә рәнжүле карап әйтте: — Әтиләреннән башка эшләнә торган эшмени ул? Мин бер үзем нишлим? Ник бәйләндегез әле миңа? — Низаметдин абзый риза! — дип кычкырды Шәрәф. — Ихлас күңелдән әйтәм, риза! Без аның белән бу турыда сөйләштек. — Алайса, ник әтиеңнән сорап калмадың? — ана ачулы тавыш чыгарырга тырышып, кызына таба борылды. — Ник? — Ән-ни... Гомер буе сезне борчымадым. Инде миңа егерме бер яшь. Асаф белән без вәгъдәләшкән, хат буенча. Ана йомшады. Әмма бирешмәде. — Ә укуың нишләр? — дип каршы килеп маташты. — Теләгән җирендә укыр, — диде Асаф, без бит ком сахрасына китмибез. — Тели икән уку вакытларында кайтып йөрер. Елына ике мәртәбәме ул сезнең? Соңгысы ананың каршылыгын бөтенләйгә җимерде. Өстәлгә сама- вар, бәлеш килде. Мич башындагы шешәне Шәрәф үзе алып килде, егетләрчә җитезлек белән төбенә сукты, сургучлы кәгазь бөке ишек бусагасына очты. Гөлбәдәр апа йөзенә кайгылы, сагышлы кыяфәт чыккан хәлдә бәлеш капкачын кисә башлады, өйгә хуш ис тулды. — Мингазов малае да кеше үтереп йөрмәде, анысы, — диде ул,, бәлеш парына өрә-өрә, — менә әтиләреннән уңайсыз. Гел әйтә килде. Язга, май бәйрәменә туй итик, диде. Зыяны тимәсә ярый инде. Безнең Габидулла — башка чыккан улыбыз — шуның кул астында. — Аннан авыр сүз әйтте. Авыр сулап әйтте: — Шулай инде, — диде, — кызларны үскәндә күк читенә менгереп куярдай итеп үстерәсең дә... читенә кыстырып куясың. Бу — тупас, ямьсез, мәсхәрәле хөкем иде, әмма төп мәсьәлә хәл ителгән иде: ана ризалыгын бирде. Асафның шулай да йөрәге чәнчеп алды. Фатыйма апа гел әйтә килде: анасына карап кызын коч, атасына карап — улын .коч диде. Зәйтүнә дә шулай ямьсез, тозсыз телле булса, нишләрсең? Ямьсез уйларны Шәрәф бүлде: — Мингазовларыңның базасына ревизор килде әле өлкәдән, — диде Шәрәф. Анда хәлләр бар. Туй итәрлек булырмы әле, башка нәрсә итәрлекме, карарбыз. Я, ярар, Гөлбәдәр апа, безгә бу килешүгә кул кую уңае белән рөхсәт итегез! Бездән изге теләк! Что син, апа! Сугышта йөреп дошманны җиңеп кайткан шушындый чибәр егет барында Мингазов малае да; Мингазов малае. Я, әйдә, күтәрдек. Юлда Зәйтүнә Асафка елышып утырды. Шәрәф ат башында иде. — Кичә ник кермичә киттең? — диде Зәйтүнә наз белән елмаеп. — Ә кем әйтте әде сиңа мине кичә килгән дип? — Үзем белдем. — Зәйтүнә шаярып перчатка кигән кулы беләв Асафның яңагын сыпырып алды. Борынга затлы ислемай исе бәрелде. XXIV Туй борчусыз, үпкә-сапкысыэ булмый диләр. Асаф белән Зәйтүнәнең дә туе борчулы, мәшәкатьле булды. Бу ник алай икән? Күрәсен, тыныч тормышның кадерен белү өчен шулай кирәктер. Борчулар аша ирешкән тынычлык кына, күрәсең, ләззәтле буладыр. Иң беренчесе — Асаф кайтканны ишетү белән, ял алып, Гаделия - кайтып төшкән иде. Бер яктан капкага кәләш белән кияү килеп кер- 5 де — эчке яктан Гаделия килеп чыкты. Беренче адым... Гаделия белән Асафның күрешмәгәненә жиде ел тула икән. * — һай! — дип кычкырып куйды Гаделия капкада очрашу белән.— ф Үл-ләм!. Үл-ләм... — Аннан үкереп елап жибәрде дә, урам буйлап торып йөгерде. Асаф та, Зәйтүнә дә. каршы алырга чыккан Фатыйма апа да телсез калдылар. Ярый әле Шәрәф хәл кадәренчә ярдәм итте. — Менә мине күргәч шулай инде халык. — диде ул. — Әтисен подоходныйга облагать иттем өченче көн. — Менә мине күргәч шулай инде: «һай! һай!» Менә мин ничек өйләнермен, ә? Кичке якта Зәйтүнәнең бертуган абыйсы Габидулла килде. Гөлбәдәр апа паласка төреп бер түшкә сарык, бер тәпән сары май, ике каз, өч банка варенье, бер чүлмәк бал җибәргән иде, Габидулла «менә без кем» дигән эре кыяфәт белән боларны даң-доң китереп өйалдына куйды. Асаф Габидулла белән күреште дә, аны өстәл янына утыртты, үзе кителен иңенә генә салып, ишекле түрле йөренде. Габидулла бер стаканны тондыргач, иркенләп сөйләшә башлады. — Сыерыгыз да юкмыни инде сезнең, кодагый? Фатыйма апа гаепле кеше сыман почмак яктан чыкты, Габидулла алдына суган турап әзерләнгән селедка куйды. — Барые, кода, барые. Көзен суйдык. Әйбәт сыер иде. Кигәвенгә бер дә чыдый алмады, бичара. Эссе көнне гел урманнан качарые. Гел өйгә. Гел басуга — иркенгә. Шуның аркасында харап та булды. Көтүче — Гафур дигән малай бер көнне бик каты кыйнаган сыерымны. Агачка бәйләп. Янбашын төйгән — имансыз нәрсә, аңа барыбер. Чеп-чи надан, үзе дә шул сыердан ары түгел. Кыйнаган. Шуннан... Шуннан килеп-е... Сыер әкренләп-е... Корып-ы... Бичара, сөтсез ка- лып-ы... Шуннан-ы... Суйдык. Ташлытау сталавайына саттык-ы Акчасын збиркнижкәдә тотам-ы. — Син, кодагый, упшым яши белмисен, — дип кызды Габидулла, селедканы тәмләп йотып. Асаф һаман кителен иңендә тоткан килеш ишекле-түрле йөренә иде. — Сыерны, аны, сталауайга бирәсе түгел. Ит заданиесенә тапшырырга иде. Әнә Мингазов малае — безнең па- чулыкта — авылларга бара, акча жыя, итагедали, ял көнне Ташлытау базарына чыга да, бура тикле сыерны кул сугып ала, анда мәгәричтер, тегедер-будыр. ну, шуны ыздавайть итә дә — вәссәлам итагедали. Аннан авылларга кәпитәнсня өләшеп йөри: ит заданиең түләнде, рәхим итеп кызыл утызлыкларыңны төреп бир. Мин — сиңа, син — миңа. Вәт шулай, кодагый, бу селютканы кем шулай әзерләде? Минем сеңелдер. Ә-ә-ә... Безнең нәселнең күзе яшел. Я, син, кияү, әллә мине уважать итмисенме? «Плевать,— дип куйды Асаф, кайнагайуың кызыл йөзенә карап.— Плевать! Сеңлесе гүзәл. Дөньяның барлык кырыслыгын бер үзе эретерлек гүзәл. Бер үзе бөтен ямьсезлеккә каршы торырлык сылу. Сылу? Дөнья! Газаплама мине! Минем яшәргә хакым бармы? Тыныч яшәргә хакым бармы?» — ул кителен киде, төймәләде, өстәл янына килеп утырды. Габидулланың йөзендә Зәйтүнәгә генә хас чалымнар бар иде. шуңа күрә бу кеше күпме генә лыкылдап утырса да, Зәйтүнә абыйсы иде, аңа карап утыруы, әгәр сүзләрен ишетмәсәң, ахыр чутта, бер МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ рәхәт иде, «Плевать!» — дип уйлап та, пышылдап та әйтеп куйды Асаф. — Бу дөньяда яши белергә кирәк, — дип алып китте кайнагай, каршына Асаф килеп утыргач. — Яши белмәсән — үзеңә үпкәлә. Хәзер яши белгәннәр заманы килде. Алдыңны-артыңны карап йөрмәсәң- ме? Эшләгәнеңне эт ашый, аркаңны бет ашый, сылушай... Габидулла борынын тартып куйды, майлы ияген кызыл башлы сөлге белән сөртеп алды. Кулына стакан тотты. Исәбе — иркенләп • сөйләшү иде. — Сылуша-а-а-й... Менә мин узган жәй бер баш дуңгыз симерттем, трахмальный завуттан алган атхут белән. Өс — нур, тамак — гүр, ди иптәш Мингазов. Ул белеп сөйли. Асафның башы әйләнде. Аның күз алдыннам зур тизлек белән кинокадрлар узды: танклар килә, арадан берсе — бер як гусеницасы өзелгәне, бер урында бөтерелеп җирне утюглый, ә окопта ефрейтор Лукин. Ул арада танк астына бер дуңгыз торып чаба, артыңнан тагарак тоткан Габидулла йөгерә... Габидулла ашыкмыйча, иркенләп утырды. — Әти санаторийда, әни ялгыз йөрми, мин — барысы өчен дә, — диде ул кухня ягыннан каз боты тоткан килеш чыгып. — Мин шту ха- чу, то и делаю. Мин— и башкода, и абый, и әти, и әни. Ә шту? Менә мин үзем Чиләбедә фрунтыга трактор төягәндә... Дөрес, Зәйтүнә аңа тынгылык бирмәде. Караңгы төшәр алдыннан атын җиктереп лесхозга җибәрде: әнисе килә алмыйм дип өзеп әйтте, әмма җиңги килергә тиеш иде. Кичен суытты. Ялт итеп юылган өйалдының киң сайгаклары кеше баскан саен суыктан шарт-шорт итеп тордылар, ишекне ачкан саен өйалдына итле шулпа исе — пар бәреп торды. Габидулла китү белән чоланны кактылар — Асаф боларның берсенә дә катышмады, ул почмак якта Зәйтүнә янында закуска әзерләште. Әлегә эчемлек запасы юк иде, бу мәсьәләне хәл итүне Шәрәф үз өстенә алды. Асаф аңа санап тормыйча гына бер пачка акча тоттырды. Чоланны каккан кеше Гаделия икән. Кайткан өенә, әйләнеп-тулга- нып йөргән дә, монда килгән. Эшләшим, булышыйм, үзегезгә генә авыр булыр, дигән. Фатыйма апа аны бишкуллап кабул иткән. Кичен, кеше килер алдыннан Гаделия юкка чыгып торды, кайдадыр киемен алыштырып бизәнеп алган иде ул.. Гап-гади мәҗлес башланды. Шәрәф вәгъдәсендә торган, Ташлы- таудан лимон тәме килә торган «Померанцевая» дип язылган бер ящик эчемлек алып килде. Гаделия өч-дүрт лимон алып килгән. Габидулла хатыны — җиңгәчи — паштет пешереп килгән иде. Габидулла беренче стаканнан соң ук исерде. Әмма яшьләр бәхетле иде. Асаф бөтен булган орден-медальләрен такты, Зәйтүнә җиңсез ак күлмәк киде, өстәл янына утырганчы күз-керфекләрён олы якта — кеше юк почмакта буяп алды. Зәйтүнәнең бер як кырында өр-яңа йон гимнастеркасына өч данә Дан ордены таккан Шәрәф урнашты. Баштарак Шәрәфнең күкрәге мәҗлестәгеләрнең инициативасын бераз гына буып торды, шулай да Габидулла бирешмәде. — Менә бит, — диде ул, майлы ияген учы белән сөрткәләп. — Менә бит. Мингазов малае өен алты почмаклы итеп салам дип йөрде дә, авыз күтәреп калды. Мондый эштә шулай бит: иртә торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә. Итагедали. Габидулла тагы да шәпләп сөйлисе иде, сөяк кимергән җиреннән кинәт туктап хатынына карады: хатыны шуның алдыннан гына аңа «дыңк» итеп төртеп алган иде. Әмма берничә минуттан Габидулла яңадан үз жапкысына керде, җыр башлады. Татар әйтә стары ярма». Урыс әйтә слышана» Кызлар дигән кызыл авыз. Алам дисәң ышана Габидулла мондый шәп мәгънәле жыр җырлавына бик шат һәм бәхетле иде, кайберәүләр унадсызланса да, сенлесе Зәйтүнә уңайсыз- + ланмады: абыйсының гадәтләрен яхшы белә иде. Аш тәлинкәләрен “ чистартып тапшырыр алдыннан стаканнар тагын чынлап алды. Та- 2 гын Габидулла җырлады. Тагын бер тозсыз җыр яңгырады. Монысын ~ авыз ерып. Асафка карап җырлады. Алтын микән, кәмеш микән Кулындагы балдагын Борын чвеп йергән идең — Әллә кемне алмадың. — Ну-у! — диде Шәрәф урыныннан торып. — Ну-у! Что это такое? Әмма Зәйтүнә аның гимнастерка итәгеннән тартып утыртты. Колагына үрелеп пышылдады: — Жырласын, Шәрәф абый. тимә. Әлегә әйбәт ул. Аның холыксызлана башлар алдыннан җырлый торган бер җыры бар. Шул җырдан соң аны һавага алып чыгарга кирәк. Бу — сиңа йөкләнә. — дип Шәрәфкә матур итеп карады. — Менә, кияү, үзең тапкан карта, тарт та йолык инде. — диде Габидулла. — Без силом бирмәдек, үзең эзләп алдың, итагедали. Шул вакыт хатыны аңа тагын «дыңк» итеп төртте. Габидулла, беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпләнеп ана карап алды. Мәҗлес кыза төшкәй иде. Әлегә һәркем исәп җыя сыман иде. Габидулла хатынына бәйләнде. — Син алай төртмә, — диде ул каз ботына горчица сөртеп. — Дөрес, кайвакытта үзеңиекеләрне дә кыйнарга ярый, — Ул карашына тирән мәгънә бирергә тырышып, Асаф белән Шәрәф ягына күз ташлады. — Дөрес, кайвакытта, инагыда, и по своим надо бить. — Юк! Юк! По своим бить нельзя! — дип Асаф сикереп торды.— Ялгышма, кайнагай! По своим бить нельзя! — Үзеңнекеләргә атаргамы? Не поз-з-з-волю! Монысы Шәрәф икән. Шәрәфнең стакан тоткан кулы калтырый иде. — Үзеңнекеләргәме? Не-е-т! Нет! Мин, беләсезме, штрафнойга ни өчен эләгә яздым! — Ул урыныннан торды. Бәлешкә шулпа өстәп маташкан Бибиҗамал түти шикләнеп, аның терсәк астыннан китте. — Үзеңнекеләргә кул күтәрергә ярамый! Ярамый! Үзенекенә кул күтәргән семья, оешма, дәүләт яши алмый. Без Гродноны азат итәр алдыннан теге якка чыктык. Задание үтәдек — хәзер монда сөйләп тормыйм, минем өченче йолдызым шуның өчен. Камышлыктан шуышып кайтабыз, таң алды. И шунда нәрсә булды? Үзебезиекеләр ата башлады— немецлар дип белеп. Прәме безнең өскә. Безне обнаружить иттеләрме, әллә болай гынамы, бервакыт немец сала башлады өскә. Ике ут астында калдык. Немец атты да тынды, ә безнекеләр селкенгән бер камыш төбенә сибәләр генә. Бер иптәшебезнең ботын умырып ташлады— разрывной белән. Үзебезиекеләр Понятно? Лейтенант сикереп торды — нибары илле метр ара калган иде — кычкырды. «Что же вы делаете, сволочи! По своим бьете!» — дип. Тагын очередь. Тагын егылдык. Инде яралы иптәшне өстерибез. Ун метр калгач лейтенант тагын кычкырды: «Сволочи! Всех перестрелю!» — шуннан соң гына тынды лар. Укрытиега шуып төштек — төшсәк, каршыбызда япь-яшь кечС лейтенант. Кичә генә курс бетереп килгән икән. Сикереп тә төштем, бруствер өстеннән, яңагына китереп тә салдым. Малаең дер-дер килә!МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ Кара, мин әйтәм, кемне харап иттең син! Ике солдаты бочком, бочком шыкайдылар. Аннан мине особый отделга. Ике «Слава» булмаса мин беткәнием. По своим бить — иң көчсез, иң акылсыз кешенең эше, кода! Бу сүзне, знаешь, ничек? Халыкча әйтсәң, болан: авызыңнан җил алсын, әллә кай төшеңнән диләрме, буран уйнасын! По своим — не позволю. * Асаф сокланып аны тыңлады. Акыллы, тәҗрибәле кеше бу Шәрәф. Моңа укырга, тагы да үсәргә иде. Асаф шунда ук Зәйтүнәгә борылып карады. Зәйтүнә сөрмәле күзләрен зур ачып, йотылып Шәрәфне тыңлый иде. Була шундый табигый сафлык, гүзәллек. Ул гади матурлык була. Ул матурлык кыз баланың күзләренә, керфекләренә, бит уртасындагы чокырларга, чәч толымнарына таралган, чәчелгән була. Ул матурлык кычкырып тормый, әмма ул үзенә игътибар, наз, сөю сорый. Ул матурлык «минем кадеремне белегез, югыйсә, мин әрәм булам» дип кисәтеп тора. Игътибар күрсәтсәң, кадерләсәң, андый тыйнак матурлык күзгә күренеп, назга әйләнә. Зәйтүнә шундый тыйнак гүзәл иде. Асаф аның сөрмәле күзләренә, наз өмет иткән юеш иреннәренә, ап-ак беләкләренә карап сокланып утырды. «Җаныкаем! — дип дәште ул аңа эченнән генә. — Әгәр дә син ничә еллар инде мине газаплаган теге сихри төшне туктата алсаң... Әгәр дә син теге газаплы ләззәт биреп югалган Сылуны алыштыра алсаң, мин сиңа мәңгелек кол булыр идем. Сине ничек таптым соң әле мин... Дөньяда яшәү — нинди бәхет...» Шәрәфнең кулында гармун иде. Җырны келт иткән йомыш чыгуга почмак якка торып йөгерергә әзер икәнлеген белдереп утырган Га- делия башлады. Асаф белмәгән сугыш вакыты көе иде булса кирәк. Кичә генә бүләк алдым, Җибәргән гүзәлкәем. z Ул сагынып бүләк салган, Онытмаган гөлкәем. Җырның кушымтасын таза, калын күкрәкле җиңгәчи күтәреп алды. АҺ. җаным, гөлгенәм Җир йөзендә бергенәм. Күрәсең, фронтовиклар чыгарган җыр бу. Җыр ярты сәгатд>тләргә дәвам итте. Шәрәф арып, инде гармунын «уям гына дигәндә, бөтенләй икенче көйгә ачы тавыш белән Габидулла җыр башлады. Зәйтүнә куркынып Шәрәфкә пышылдады: — Шәр-рәф абый! Булды! Теге җырны башлады. Хәзер тавыш чыгарачак... ‘ ■ Габидулла авызын зур ачып, үзе генә белгән көйгә сөрән салды. Китәмен илегездән. Бик туйдым үзегездән. Яшел башлы үрдәк булсам, Су эчмәм күлегездән. Шәрәф шунда ук сикереп торды. Асафка күз кысты. Егет тә бу алдашны тиз аңлап алды. Дуслар, туганнар, № 5. 49 ■әсирләр дәваланган. Госпитальдә югары белемле күп санлы врачлар эшләгән, монда процедурный, лечебный кабинетларның авыру өчен кирәк булырдайлары барысы да оештырылган. Болардан тыш, әсирләр -өчен бай китапханә оештырылган, ул китапханәдә немец, инглиз, итальян, румын, венгр телләрендә әдәбият булган. Әсирләр атна саен мунча кергәннәр, һәр кичне аларга кинофильм күрсәтелгән. Савыга алмаган әсирләр — авыру тарихларыннан күренгәнчә, аларның барысы да бик авыр яралы яки бик нык өшегән булганнар — аларны ике ай дәвалагач шәһәргә озатканнар. Гид кунакларга карап тынып калды. Ак чәчле карчык нәзек бармакларына кыстырган озын сигаретыннан үрелеп көл какты да, «ы-ы» килеп сорау бирде. — Аларга нәрсә ашаттылар икән, рационнарын әйтегезче, — диде. Үзе блокнотын чыгарып язарга әзерләнде. Гид тәрҗемә итә башлады. Асаф аны бүлдерде. — Ich ferstehe, ferstehe ... Менә болай, фрау... — Frau Gertruda... — Менә болай, фрау Гертруда. Башта мин сезгә сугыш вакытында безнең тыл халкы нәрсә ашаганны сөйлим. Тылда болай: завод эшчеләренә карточка белән көненә биш йөз грамм ипи. Балаларына йөз грамм, ике йөз грамм. Колхозчыларга ул норма да бирелмәде. — Алар нәрсә ашаган соң? Бу — булырга мөмкин түгел. — Мөмкин. Безнең икмәкле районнарыбыз фашистлар кулында, ә икмәк үстерүчеләребез шул фашистлар белән сугыша иде. Колхозчыларның йорт янында бакчасы, бераз терлек-туары бар иде. Әмма колхозчы бөтен булганын фронтка — фашистларга каршы көрәшеп йөргән улларына, кызларына, аталарына жибәреп торды. Нәрсә ашаган дисезме? Он булмаганда кычыткан, алабута, бәрәңге яфрагы, чөгендер яфрагыннан аш. имән чикләвегеннән күмәч пешереп ашадылар. Тәрҗемәче бу сүзләрне зур газап белән әйләндерде. — Район җитәкчелеге — аристократия дә шулай яшәдеме? — Бу сорауны япьлекәле кул бирде. Асаф нәфрәтен эчкә яшерергә тырышты. — Беренчедән, безнең илдә аристократия дигән төшенчә юк. Унҗиденче елдан бирле. Икенчедән, район җитәкчелеге тагы да кыен хәлдә иде. чөнки аларның бәрәңге бакчалары юк иде. Өченчедән... Без сезнең белән очрашмадыкмы икән? Сез кайсы участокта булдыгыз? Сухини- чида булмадыгызмы? Мин дә беренче тапкыр шунда яраландым бит... Ира соңгыларын тәрҗемә итмәде, Асафка карап елмайды гына... Асаф үзен тыярга тырышты. Әмма япьлекә кулга ачуы килде: Сухи- • ничи янында Асаф өстенә ут яудырган немец түгелме ул? Безнең авыл ларны яндырып йөргән кеше түгелме ул? —• Сезнең туганнарыгызны ничек ашатканнарын район белән танышып кайткач сөйләрбез, — диде Асаф, сәгатенә карап. Программа буенча сәяхәт вакыты җиткән иде. Кунаклар тордылар. Чеч-беч килеп сөйләштеләр, бәхәсләштеләр. Кайшалып үскән арыш басуы арасындагы асфальт юлдан егерме чакрымлап җир әйләнеп кайтканда гид Ира микрофонын элде дә, Асаф янына килеп утырды. Колагына иелеп үз итеп кенә әйтеп куйды: — Теге кулсызы Сталинград янында яраланган, сездә дәваланган,— диде. Асаф аңа карап мәгънәле елмайды. Талангыр ягыннан килгән өермә машина тәрәзәләренә чытыр-чытыр китереп, шрапнель сипкәндәй, нәрсәләрдер китереп бәрде. Күк йөзен яшен камчысы сызып узды. Машина кузгалуга Ира тагын Асафның колагына иелде. — Теге кулсыз шишка булган—штурмбанфюрер. Яшереп тә тормады, килгәндә сөйләп килде,—диде Ира. Каракучкылланып калган басу өстендә күкне яра-яра яшен уйнады. Ул арада автобус тәрәзәсенә эре тамчылар да бәрелә башлады. Ресторан ишеген ачып кергәндә кунакларны район җитәкчеләреннән бер төркем кешеләр каршылады. Сәгать дүрттә төшке аш мәҗлесе башланды. Тышта һаман яшен уйный, менләгән тимер вагоннар бәрелгәндәй итеп күк күкри, әмма ян- ♦ гыр әлегә килеп җитә алмый иде. « Немецларның төгәллеген бик нык белгән Шәрәф Җиһангирович сә- 2 гатенә карады. Нәкъ дүрт иде. 2 Шәрәф соры көмеш сыман костюмнан, эре сызыклар белән шакмак Менә без сәяхәттән кайтканчы безнең иптәшләр бу очрашуга әсирләр госпиталендә шефповар булып эшләгән бер апаны чакырганнар. — Асаф нң артта, өстәл почмагында әдәп белән генә утырган бер апага мөрәҗәгать итте: — Ннна Ивановна! Рәхим итеп, шул турыда берничә сүз әйтсәгезче. Аннары мин үземә бирелгән сүзне очлап куяр идем. Иңенә үтә күренмәле аксыл шәл салган юантык, ак чәчле хатын — Нина Ивановна торып басты. Ул да тамагын кырды. — Нәрсә әйтим мин, иптәшләр? — дип ул тынып калды — Нәрсә әйтим? Калькуляция менә болай иде. Теләгән кешеләр архивтан карын алалар. Анда һәр көн мин кул куйган калькуляция, заявка кәгазьләре бар. Әсирләргә нәрсәләр ашатылды? һәркөнне итле аш. Творог, май. сөт өстен молзаводтан ала идек. Чәйне шикәрсез эчерткәнне мин хәтер ләмим. Шоколад, печенье, рулет, кофе бирелгәли иде. Ак оннан пон- чиклар, кызыл карлыган кесәлләре, йомырка тәбәсе, селедка. Әле дә хәтерлим: ап-ак чырайлы, озын буйлы, күзлекле бер немец бар иде. Штутгардтан. Ул һәрвакыт обедка тозлы кыяр, бәрәңге пюресы һәм бер порция селедка заказать итә иде. «Русча ашарга ияләнеп беттек» дип, эчләрен уа-уа көндезге йокыга чыгып китәләр иде. Авыр хәлдәге- ләренә сестралар палатага китерәләр иде. Минем белән эшләгән сестралардан ике хатын әле дә исән — Ташлытауда. Нина Ивановна кып-кызыл булып бүртенде, читкә караш ташлады да, салмак кына урынына сеңде. Асаф шунда ук торып басты. Хәзер аның рюмка тоткан кулы дерелдәми иде. Ул кыюланып китте. Кунаклар үзара сөйләшә-сөйләшә ризык турында бәхәсләшәләр, бер- берсенә тозлы гөмбә, кызыл балык кисәкләрен күрсәтеп фикер алышалар иде, Асафның көр тавышына әсәренеп тынып калдылар. — Мин үземнең Partejgenosse Шәрәф Солтановның сүзен кабатлый гына алам: әйдәгез, сезнең белән бергәләп безнең балаларыбыз авырган вакытта үз туфракларында дәвалансыннар өчен тост күтәрик. Без беләбез: авыру, дәва сүзен телгә алып тост әйтмиләр. Әмма без бүген шундый шартларда җыелганбыз: безнең җиребездә без чакырып китермәгән кешеләр дәваланган, алар сезнең милләттәшләрегез, безнең дошманнарыбыз булган; бүген без шулар — сезгә якын, безгә дошман булган кешеләр дәваланган җирдә бер өстәл янында утырабыз. Димәк, сугышмыйча, кан коймыйча менә шулай бер өстәл янында сөйләшеп утырып була. Әйдәгез, шуның өчен тост күтәрик. — Аннан арада иң яшь кызга таба борылып елмайды. — Минем немец телен ватып сөйләвемне гафу итегез... Без бөек Гейне, Шиллер, Гете, Маркс, Энгельс телен, сугыша-сугыша җиребезне азат итү процессында — дәрестә түгел— походта өйрәндек. Шулай да соңгы сүземне мин сезнең телдә әйтер идем.— Асаф турырак басып бөтен кунакларга таба борылды. — Liebe Gasten! Wir wunschen Ihnen, teure Gasten und dem gan- zen deutschen Volk auch wei terhin beste Erfolge *. Яшь кыз әсәренеп кызу-кызу сигарет суыра иде. — Ich erhebe mein Gias auf die feste und unverbrflchliche Freund-schaft zwischen unseren Volkern! 2 Кунаклар кул чаптылар, Асаф рюмкасын тоткан килеш яшь кыз янына килде, аның белән чәкештереп алды. Яшь немка күз ачып йомганчы рюмкасын әйләндереп куйды да, чуп итеп Асафның битеннән үбеп алды. Колагына: — 0, kapitan, kapitan,— дип нәрсәдер пышылдады. Мәҗлес гөрләде, өлкән яшьтәге — бездә булса инде бабай чутында йөрерлек бер ябык немец, калын пыялалы күзлеге астыннан елмаеп, кызмача кычкырып җыр башлады: Wol’ga, Wol’ga, mutter Wolgen Wol’ga, Wol’ga — Rusland Flu-u-u-s...3 Кунаклар инде берсен-берсе тыңламый башлаганда гына исләренә төшерделәр: мәҗлеснең башыннан ук япьлекә кул юкка чыккан икән. Иң беренче булып гид Ира чыгып йөгерде. Аннан кунаклар гөжләделәр. Чит ил кунагының юкка чыгуы Шәрәф белән Асаф өчен дә шәп нәрсә түгел иде. Асаф кичә генә телефоннан әйтелгән сүзләрне хәтеренә төшерде. 1 Кадерле кунаклар' Без сезгә, кадерле кунакларга һәм бетен немец халкына киләчәктә зур унышлар телибез 1 Мин безнең халыклар арасында дуслык какшамас һәм нык булсын ечен тост күтәрәм' 1 <Стенка Разин» дигән җырдан: <Волга. Волга, мать родная. Волга — русская река — Барысы өчен дә сез җавап бирәсез, — дигән иде генерал. Кузгалышып, мәҗлесне түгәрәкләделәр, җырлаган немец кунаклар исеменнән рәхмәт әйтте — әмма аны тәрҗемә итәргә Ира юк иде. Тышта бөтен район үзәген томалап, бурый-бурый дуамал җәйге яңгыр ява, яшен сызылып киткәндә бөтен поселокта электр линияләре ыңгырашып ала, урамнар, тополь мамыкларына бөялә-бөялә, күбекле ак гөрләвекләр ага иде. Яшен чытырдады да чытырдады... ■ XXXI Минҗан картның ишегалдына хәл белергә Асаф килеп кергән көн- « не Талангырга Габделнур белән Дуся кайтып төште. Яннарында өч- дүрт чемоданнары, сары чәчле ике кызлары бар иде. «Партком туган» эшне тиз тотты: ике көн ял иткәннән сон (аның ~ берсендә Габделнур партком туганның газигына төялеп, әтисе янына g кайтып килде) кунакны идарәгә чакырдылар: Талангыр бүлекчәсенең н бригадиры кинәт кенә авырып киткән һәм аны больницага салганнар 2 икән. Дусяга да шул ук көнне эш табылды: авыл Советы аппаратын- з? да хезмәт урыны ачылган икән. Дусяның, гомумән, эштән бәхете » булды. Габделнур, инде иллене узган запастагы старшина, хәрби учетка г авыл Советына гына басты. Районга йөрисе булмады. Колхоз салып куйган ике квартиралы йортның бер ягына урнаштылар. Эшнең беренче көнендә үк «партком туган» әйтә куйды: — Менә нәрсә, Габделнур абый. Бездә таләпләр каты, шаляй-валяй йөрү юк. Кунак өстәле янында без синең белән туганнар, эштә — мин партком секретаре, син — бригадир... Габделнур болай да аңлый иде инде. Ул көнне кукуруз басуын карап кайтырга дип, Габделнур кырга җәяү генә чыгып киткән иде. Югыйсә, мотоцикл биргәннәр иде Әллә нәрсәсенә иген басуыннан җәйге җилне ярып алга барасы, сагынган җир, үлән, иген исе тоясы килде. — Анда синең таш юл кырыендагы бер клинен бик начар, — диде аңа «партком туган».— Узучылардан оят. Ул клинне кара әле син— июнь башы, берәр нәрсәгә файдаланып булмасмы? Габделнур басуларны, чикләрне инде үзләштереп бетергән иде. Бүген ул, күлмәк якаларын ычкындырып, дымлы җилгә күкрәген терәп,-басу өстеннән атлады. Төштән соңгы рәхәт вакыт, табигатьнең җылынып бал, салат исенә эреп утырган вакыты иде. Кинәт кенә еракта — әллә кайда! — шомлы гөрелдәү тавышы ишетелде, Габделнур башындагы киндер кепкасын салды Алар яшәгән якларда мондый тавышны бер ишетү өчен әллә ниләр бирерсең! К\к күкрәү... Дымлы болыт исе, яңгыр җиле. Бу — бары тик безнең якның гына бәхете, безнең якның гына гүзәллеге. Дымлы җил тишелеп, кал кып килгән кукуруз бәбәкләрен уйнатып алды, биек булып үскән арыш басуыннан каракучкыл дулкын булып йөгерде. Янгыр шаулап, тоташ дивар булып килде. Ышыкланырга урын эзләп, Габделнур басу уртасындагы яшел куаклыкка йөгерде. Абайлап алды: бу урында әсирләрнең яшелчә бакчасы—«подсобное хозяйство» сы булган дип сөйлиләр һәм менә ничә еллар инде бу урынны «немец бакчасы» дип йөртәләр иде. Канау аръягындагы биек үлән дуамал җилгә шаштырдап чайкала, егыла, тора, бөтерелә иде. Габделнур ышык урын эзләп чирәмле вал өстеннән салынып төшкән кәкре каен ботаклары астына керде. Күк йөзендә яшен уйный башлады. Каеннар сы нардай булып бөгелделәр, эре тамчылы яңгыр, боз катыш шаулап, чирәмле валга, аның өстендәге ялгыз баганага бәрелде, бу тавыш пехота һөжүме вакытындагы пулемет, автомат тавышларына охшаш иде. Габделнур курка калды: бер ялгызы— кырда. Кинәт күк гөмбәзе чытырдады һәм югарыдан нечкә—ак сызык төшеп таш юл буендагы бер каенга тоташты. Җир ыңгырашып куйды. Шунда Габделнур чәчләренең үрә торып юешләнгән киндер кепкасын кузгатканын тойды. Яңгырлы тыгыз һавага көек исе таралып китте. Габделнур чын-чынлап курка калды: мондый халәт аңарда Сухиничи янында танклар белән очрашкан чакта булган иде. Әллә, югыйсә, бу вал артыннан чыгып таш юл буендагы кюветка гына ятаргамы? Яшен уты калкулыкны ярата диләр. Тукта, булмаса торып йөгерергә кирәк... Монда, фашистлар бәрәңге, чөгендер үстергән жирдә гомумән, аннан башка да куркыныч. Тукта... Яшен икенче тапкыр бәргәндә багана төбендәге бер тимер пластинканы апак сөңгегә әйләндерде, ярты тонна чамасы кәс кубарылып күккә очты. Вал өстендә һава «зың-ң-ң» итеп торды. Габделнурның колаклары ишетмәс булды, яшен һаман баш очында гына уйный иде. Ул урыныннан торырга курыкты, бары тик бу хәтәр җирдән ераклашырга гына исәпләп сулы үлән арасыннан шуышырга тотынды. Әмма беренче хәрәкәт ясауга аның колагы ачылып китте һәм нәкъ шул вакытта ул җан өшеткеч аваз ишетте. Чытырдап-зыңгылдап китереп салган яшен тавышына: — А-а-а! А-а-а!—дигән, ачыргаланып кычкырган адәм авазы кушылды. Габделнурның җаны өшеп китте, үзен-үзе белештермичә, ул сүгенеп куйды, сикереп торды. — Кабәхәтләр! Гады! Фашисты! — А-а-а!—Җан өшеткеч тавыш тагын кабатланды. Габделнур алга таба йөгерде һәм үлән арасындагы корыган кәскә абынып, гөрселдәп барып төште. Төште... һәм акылына контрольне югалтты. Аның каршына биек үлән арасыннан шуышып күк мундирлы фашист солдаты килә иде. Яшен бу юлы вал өстенә үк сызылып төшТе һәм баганадан ап-ак йомычкалар ясап, күз күреме җиргә очырды. Габделнур саташып кычкыра башлады. — Кабәхәт! Сиңа ни кирәк? Тагын башладыгызмы? Тагын кабатланамы? Үтерәм! Сытам! — Mein Gott! Mein Gott! Russisch! Kamarade! Helfe mir, Bitte!’ Габделнур үз каршысына шуышып килгән фашист солдатының жин эченнән чыккан япьлекәсен күреп алды. Солдатның күзлегеннән бер пыяласы төшкән иде һәм ул ялварып ыңгырашты: — Helfe mir, bitte! Das ist Bliz...2 — A-а, блицкриг, кабәхәт! Блицкриг! Габделнур. күк гөмбәзе яңадан чытырдауга сискәнеп, яткан җиреннән чокырлы җиргә тәгәрәп төште дә, күзләрен күккә терәп тынып калды. Аннан кычкырып көлә башлады. Аның бу дөньядан кабул иткән иң соңгы информациясе шул булды: яңгыр стенасын ярып, аның гәүдәсе аша иләмсез сикереп ямьсез ак битле, япьлекә куллы фашист солдаты йөгерде. Габделнур һаман көлә иде әле. Әмма бер тын белән тотынган көлүен ул ахырына җиткерә алмады: күкнең нәкъ түбәсендәге кара болыт икегә ярылды да, аннан җеп нечкәлеге генә ак сызык туптуры Габделнур өстенә сузылды һәм күк йөзе соң тапкыр зыңгылдап аның баш мие аркылы җир белән тоташты. Арыш уҗымы арасыннан иләмсез акырып йөгереп килүчене таш юл өстендә кешеләр көтеп тора иде. • Я алла! Рус! Иптәш! Мина, зинһар, ярдәм ат. * Мина, зинһар, ярдәм ит! Бу яшен... Ул ни өчендер ике кулын да югарыга күтәреп йөгерә иде. ...Немец кайчандыр көрәк, китмән белән үзе эшләгән жирне карый барган икән. «Икарус» кузгалыр алдыннан Асаф кунакларның барысы белән дә күрешеп чыкты. Иң ахырдан гид Ира янына килеп болай диде: — Әнә теге ‘сары букет тоткан, сары кызга тәржемә итегез әле. Миңем «ватык телем»нең андый ук көче юк. Безнең халыкта ут чәчә- £ ген өзеп алып кайтсаң, кыз баланың йөрәгендә давыл кузгала дип =; әйтәләр. Сак булсын... Ира рәхәтләнеп тәржемә итте. Тегесе ашыга-ашыга «разговорник» * актарды. Аннан елмаеп Асаф янына килде, аңа тагын бер тапкыр үзе- ф нең вак сөякле нәфис кулын бирде һәм театраль тавыш белЭн: ш — О kapitanl Ви отшен красивый мужчина! Пусть пламя, буря осы танутся in meinem Herzen! Sie Sind герой! 1 Аннан үрелеп, «чуп» итеп Асафны үбеп алды. Немец кызының ирен- £ нәреннән тоз тәме килә иде. s Асафның «Отечественная война» орденына кызның мохер кофта- н сыннан мамык кисәге эләгеп калды. 5 s XXXII Ф х Илдусның чыгарылыш кичәсендә әтисе катнаша алмады. Алар моннан бер ел элек кенә шәһәргә күчеп килгәннәр иде. От* ставкага чыккач Асафны «ветеран» исеме белән мәктәптән мәктәпкә, клубтан клубка йөрттеләр, күп җирдә чыгыш ясарга туры килде, ә менә Илдус укыган мәктәпкә аяк та басмады. Дөресрәге—бөтен чакыруларга Илдус аркылы төшеп килде. — Син, папа, мине кыен хәлгә куйма,— диде.—Безнең мәктәп рабочий микрорайонда. Малайлар бик гади. Выпендриваться иткәнне бер дә яратмыйлар. Мин алар белән дуслашып өлгердем, син үзеңнең алтын нашивкаларың, погоннарың белән мине башкалардан аерып куярсың... Егет логикалы, тыныч сөйли иде. Асаф мәктәпкә бер тапкыр да бармады. Класс житәкчесе белән дә таныша алмады. Югыйсә, сөйләшәсе сүзләр күп иде. Илдус билгеләр мәсьәләсендә бик тәкәббер булып чыкты. Әнисе шул мәктәпкә урнашты—Илдус моңа да риза булмады. Алган билгеләреннән канәгать булмый, «миңа синең малаең булганга күрә генә бишле куйдылар, минем җавабым бишлелек түгел иде», дип еш кына әнисенә үпкә белдерде. Зәйтүнә—чәчләренә ак йөгергән, инде юаная барган хатын—улы белән бәхәсләшми, тик үжәт, ябык, житди кыяфәтле бу егеткә сокланып, эчтән генә изге теләк тели иде. — И язмыш, миннән шушы баламны күпсенмә. Асаф улының андый сыйфатларына шат иде. Укырга кая керү мәсьәләсендә дә гаиләдә бәхәс булмады. — Әти, мин хәрби училищега кнтәм,—диде Илдус бер көнне мәктәптән кайткач. Асафның йөрәге дерт итеп алды. — Кайсы училищега? — Хәрби диңгез училищесына. О валатан! См бик матур кеше. Давыл, алкып аваеа Карамада аалсып. Сеа — героК. — Формасы, ленточкасы кызыктырамы? Илдус олыларча үпкәләде. — Папа! Мине белмисеңмени инде син? Асафның күңеле йомшады. Ата белән улы сөйләшеп торган бүлмәгә Зәйтүнә килеп керде. — Йә, личный состав. Ашарга әзер, пробасы алынган, — диде Зәйтүнә гадәттәгечә икесенә дә сөеп карап. — Менә, әнисе, малаең безне ташлап китәм ди бит әле... Зәйтүнә әсәренде. Матур күзләрен зур ачып, бер улына, бер әтисенә карады. — Хәрби училищега китәм ди. Әнисе җиңел сулады. Малае янына килде, җилкәсенә кулын куйды. — Үзең белгәнчә хәл ит, улым. Әтиең каршы түгелдер бит? — Юк, мин бик шат, — диде Асаф. — Тик менә хәрби училищеның нәрсә икәнен күз алдына китерәме ул? Ялган бравада гына кызыктырмыймы аны? Лейтенант погоннары такканга кадәр курсанттан җиде кат стружка каезланып алынганын беләме? Туалет чистартырга, бәрәңге арчырга, идән юарга, чүп-чар төяргә, үз кереңне үзең юарга син әзерме? — Ну, әти... Ул көнне семья өстәле янында шатлыклы, кечкенә генә бәйрәм ясадылар. Ә икенче көнне ишекнең звоногын чыпчык ташы төсле егет басты. ...Асаф өч-дүрт көн өйдә ятты. Зәйтүнә, аның характерын яхшы белгәнгә, артык сорашмады. Асаф актыгына кадәр ачылып бетәргә яратмый иде һәм шуңа күрәдер, ахрысы, Зәйтүнә өчен ул гомер буе яңалык булды, гомер буе Зәйтүнә аны «ачты», гомер буе яратты, гел яңача яратты. Бу хәлгә дә ул зур фаҗига дип карамады. — Нишләттеләр сине, героем минем? — дип аның битенә, иреннәренә примочкалар куйды, яратып сырпаланды. Постельдә тик ятуны Асаф әйбәт файдаланды. Хәрби темага биш ел эчендә төннәр буе утырып язган истәлекләрен таныш язучысы тәкъдиме белән нәшриятка җибәргән иде. «Чыпчык ташы» белән очрашканның икенче көнендә үк почтальон аның исеменә калын бандероль китерде. Бандероль эчендә ниләр буласын Асаф сизде: аның тормышында бөтен хәлләр ниндидер бер закончалыкка буйсыналар иде. Әһә, кичә сине изделәрме? Бүген өстәячәкләр. Син нык булсын өчен. Җебеп төшмәсен өчен. Аннан рәхәт булыр. Бер көнне күңелеңә хуш килерлек хәбәр әйтерләр. Әзер тор: кичкә тагың булыр. Иртәгесен тагын дә әйбәтрәк бер сюрприз булыр. Әмма чыда, кәпрәймә... Аннан тормыш сине икенче ягы белән сынар. Тормыш ул бер битен, бер артын күрсәтә. Бандерольдә кулъязма һәм рецензия иде. Кулъязманың эчтәлегенә, стиленә, композициясенә дәгъва бик зур иде. «Композиция...» дип кара янган иреннәр белән авыр елмайды Асаф. Композиция... Дрезден урамына безнең батальон кергәндә нинди композиция булды икән? Асаф взводы Дрезден галереясын миналардан чистартканда бу рецензент нинди «композиция»дә булды икән? Асаф яткан көе генә кулъязма кырындагы искәрмәләрне укып чыкты. Ачуы килмәде — көлде генә. Рецензент бер урында «ПТР» нәрсә ул? Аңлатырга иде» дип куйган. Икенче бер урында «сорокопятка» нәрсә соң ул? Саескан үкчәсе түгелдер бит?» дип язган. Тагын бер урында: «капитан-лейтенант» дигән звание буламыни? Капитаны ае- рым, лейтенанты аерым түгелмени аның?» дип язып куйган. «Бу көе дигән, боларны басарлык түгел, кабат эшләргә кирәк». Бу дөньяның кеме юк? Асафка жиңел булып китте. Көлә-көлә укыганда ул сызлануларын онытып торган икән... ■ Ман ае беткәнче ул кулъязмасын төзәтеп утырды. Бу — яшьлеккә, сугышчан яшьлеккә кире кайту’иде, үзенең һәлак булган иптәшләре, ♦ аларның батырлыклары турында язган урыннарны ул тагы да киңәйт- £ те: Оборона Министрлыгының архивыннан почта аша ул бик күп ? справкалар алдыртты — рецензентның кире кагуы гел файдага гына ? китте. Актык чутта «чыпчык ташы» да файда эшләде: өйдән чыгарлык ь булса, май аенда ул очрашулардан кайтып керә алмас иде. Май ахырында гына Зәйтүнә аңа санаторийга путевка алып кайтып * бирде.' = — Поездлар йөреп тора, атнасына бер кайтырсың, илле минутлык = юл,— диде.— Без бара алмыйбыз—Илдусның иң жаваллы көннәре.^ Аерылганда Асафның борын очыннан тотып шаяртып куйды: £ — Син анда минем хатын үлде, ялгыз яшим дип төтен җибәреп, ча- г маңны югалтма, — диде. — Синең — бабай, минем — әби булыр вакыт <- житә. Бу атнада Илдус көн саен ниндидер бер кыз белән телефоннан Z сөйләшә. Аделя исемле бугай... S һәм менә Асаф мәһабәт нарат урманы эчендәге яңа бинаның бер £ кешелекбүлмәсенә килеп урнашты. Аның үз гомерендә беренче мәртәбә ® ялгызы гына ял итүе иде. Беренче көнне үзен кая куярга белмәде, меs дицина формальностлары белән көн үтте. Икенче көнне ул иртән торып чыкканда бер дә жилсезгә карт агач башлары шаулый иде. Бакчага чыгуга аның кәефе начарланды. Әллә нигә аның йөрәген хәсрәт катыш моң, нәрсәнедер сагыну хисе сызып- сызып ала, авыр хисме ул, жиңел хисме? Карт агач башлары шаулый, алар арасыннан зәп-зәңгәр күк кисәкләре күренеп ала, аның саен йөрәкне әлегә исемсез бер рәхәтме, газаплымы тойгы телеп-телеп ала. Ә-ә... Бу шау, бу зәңгәр шау яшьлекне искә төшерә икән. — Хәерле иртә, исәнмесез! Зәңгәр юка трико, кеды кигән егерме биш яшьләр чамасындагы егет аллеядан аның каршысына килеп чыкты. Ашханәдә бер өстәл янында ашыйлар, кичә сөйләшеп танышканнар иде, егет — юридик факультетны тәмамлап, милиция органнарында эшлим дип әйткән иде. — Хәерле иртә, туган. Иртәнге зарядкамы? — Әйе, системага кергән бер гадәтне бозмыйм дидем. Иртән һәр көнне унбиш километр. Кышын да, җәен дә. Сөйләшеп киттеләр. Сөйләшсәләр — гаҗәпкә калдылар. Егет Асафлар белән бер урамда яши икән. Әмма иң гаҗәбе Асаф өчен булды. Егетнең исеме Илдар, фамилиясе... Рәнмов иде. Асаф барган җиреннән туктап калды. — Ничек Рәнмов? Без бер нәселдән түгелдер бит? Егет көләч елмайды: — Белмим тагын. Без — Кузнецк мишәрләре. Ә сез? — Безнең нәсел моннан. Алай... Бик кызык булды бит әле бу. һе... Фамилиядәш белән бер өстәл янында. Мин моңа шат, бик шат, туган. Төшке аш вакытында Асаф бу егет белән иркенләп сөйләште. Сөйләшә торгач, тагын бер ачыш ясалды Илдар район милиция бүлеге начальнигының яшүсмерләр арасында җинаятьчелек белән көрәш буенча ярдәмчесе икән. —- Газеталарпа да язгалыйсызмы? — дип сорады Асаф йөрәге ей тибә башлаганны тоеп. — Язгалыйм. Сирәк-мирәк кенә. Әле апрель башында гына яшьләр газетасында зур бер мәкаләм чыккан иде. Шау-шу куптарды. Яшүсмерләр арасында бик азынганнар бар бит... Газетасыз, радио, телевидениесез милиция үзе генә тыеп бетерә алмый аларны. Асаф тирән сулыш алды. — Алайса, бүген кичке аш алдыннан минем бүлмәгә кер әле, — диде ул, ниһаять, балаларча шатланып. — Минем мондагы киосктан алган бер шешә сухое вином бар... — Нигә «алайса» дисез, Асаф абый? Милиция органнарына берәр гозерегез юктыр бит? Рәхим итегез, нигә аңа «сухое вино?» — Юк, болай... Просто ял итәргә ияләнә алмыйм, эч поша. Ул көнне Илдар белән алар бүлмәдә озак сөйләшеп утырдылар, әмма күбрәк Асаф сөйләде. Ул үзенең яшьлек истәлекләрен сөйләде... Алар арасында шулай жылы мөнәсәбәтләр урнашты — ике-өч көн узуга Илдар иртәнге маршрутында Асафны да алып чыкты. Сәламәтлек мәсьәләсенә егет бик җитди карый икән. — Көн саен ун километр йөгергән кешегә врачның кирәге юк, — диде ул аерылганда. — Сезгә бүген ике километр җитә, көн саен биш йөз метрга арттыра барасыз. Берничә көннән без сезнең белән бер режимда булачакбыз. Илдар дөрес сөйләгән икән: Асафның утыз биш елларга сузылган, өч-дүрт төн саен кабатлана торган саташулы төше юкка чыкты. Бары тик срок бетәргә ике көн кала гына — егерме беренче июньгә каршы төнне генә ул начар йоклады. Егерме беренче июнь... Кырык беренче елның егерменче июнендә ул урта мәктәпне тәмамлаган иде. Ул кичне алар ФАШ кызларының кичәсенә барганнар иде. Шул төнне аңа мәңге онытылмаслык өнметөшме икәнлеген аерып булмаслык бәхет кояшы балкыган иде. Юк. кояш түгел, өстенә ай нуры яуган иде. Нинди кыска, ләззәтле бәхет иде ул. Әлеге бәхет бераздан сугыш гарасаты, кабат мәхәббәт һәм борчулар белән күмелде. Тик ара-тирә генә ул төннәрен яшькелт ай нурына — билгесезлеккә чума иде дә, аның каршына шул газәмәтле ай нуры арасыннан сагышлы күзле, калын толымнарын ефәк эчке күлмәгенә тараткан сихри кыз килеп чыга иде... Сирәк кенә ул кыз хәсрәт катыш елмая һәм сорап куя иде: — Асаф... Җаныкаем минем! Син үлгән идең бит! Син исәнмени? Мине хәтерлисеңме?.. Санаторийдагы бер төн шулай борчулы узды. Иртәгесен умыртка сөягендәге осколок кузгалды, ахрысы, аркасы сызлаганга уянып китте. Тышта егерме биш градус эсселек, жылы ылыс исе ургылып-ургы- лып тын юлына керә, дөньяны виктория җиләге исе баскан иде. Ул көнне төштән соң күчтәнәчләр күтәреп улы Илдус килде. Телефоннан чылтыратып әтисе аның имтихан нәтиҗәләрен белеп барган иде. Дөньяда улың булсын... Ата чандыр улының ныгып килә торган кулын кысты. Аннан чандыр аркасыннан сөйде. — Молодец, улым, синең уңышың — безнең өчен зур шатлык, — дип әллә нинди формаль җөмләләр әйтеп бетерде. — Бүген безнең чыгарылыш кичәсе, әти, — диде Илдус нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек. — Соң, бик әйбәт. Костюмың шәп чыкканмы? — Шәп анысы. — Ә нәрсә кирәк? Акчамы? Безнең арада бу мәсьәләдә бер дә аңлашылмаучылык чыкканы юк иде кебек... — Юк, әти. Акчам бар, әни бирде ун сум — Ә нәрсә соң? Я, әйт, ирләр бит без. — Әти... Малайлар әйтәләр... Өстәл саен берәр сухое вино куйыйк ф диләр. Ты не возражаешь? Рөхсәтме? Әни синнән рөхсәт сорарга куш- м ты. ® — Нәрсәгә рөхсәтме? го — Ну инде... Бер рюмка эчәргә. Үзең шулай Дип әйтә идең элек. к Унынчыны бетергәч дип. Эчмәсәм, миннән көләчәкләр, хатын-кыз за- * ты дип. ♦ Асаф улын кочаклап алды. “ — Рөхсәт, улым, рөхсәт. Менә шул: син бүгеннән башлап мөстә- s кыйль тормыш юлына басасың, һәр адымыңа үзең жавап бирәсең. Ка- «з рарны үзең кабул итәргә өйрән. „ Малай башын аска иеп бәхетле кызару белән кызарып тора иде. s — Аннан, әти. Тагын бер просьба. £ — Әйдә, әйдә, Илдус! Мин монда просьбаларны сагынып беттем s инде. S — Ни... Как бы это сказать. Классташ кыз белән килдек без монда, х Аделя. Аның әнисе ял йортында врач булып эшли. Аделя әнисе янында * калды, ярты сәгатьтән монда санаторийга киләм диде. Керсенме? Рөхсәтме? — Отлично, улым! Яле, карыйк әле, булачак килене нинди икән ветеранның? — Ну инде, әти... Ишекне шакыдылар. Илдус сикереп торды. — Да, да, пожалуйста, — диде Асаф, караватын тиз генә төзәтеп. Бүлмәгә июньнең үзе кергәндәй булды. Җиңсез сыек зәңгәр күлмәк кигән, карлыгач канатыдай кыйгач кашлы, тупырсык иркә иренле, озын чәч толымнарының берсен алга салындырган зифа буйлы бер гүзәл килеп керде. Я. алла! Унынчы классны тәмамлаганда кызлар шулай житкән булалармыни соң? — Исәнмесез, Асаф абый, — диде кыз, жанга ятышлы күкрәк тавышы белән. Бу тавыш секунд эчендә Асафны яшьлегенә кайтарды. Әйе, әйе, бар иде рлар яшь вакытта мондый тавышлы кызлар. Шуннан кызык булды: Илдус та, Аделя да үзләрен иркен тоттылар. Асаф кына каушады Нәрсә әйтергә белмәде. —• Сезнең берәр банкагыз бармы? — диде Аделя. Асаф аңламады. — Ә? Банка? Нинди банка? Флотта урындыкны «банка» диләр. Кызыкай көмеш табакка мәржән койгандай итеп көлде. — Сезгә чәчәк жыйдык, әни белән, — диде. Шул арада тумбочкадай бер стакан алды да, ялт итеп су салды, чәчәкләрен утыртып куйды — Ярый, без китик, — диде Илдус. — Значит, син, әти, берсекөнгә кайтасың... •— Ә... Әйе, берсекөнгә... Әйе, кайтам. — Безнең әни сезне белә икән, — диде Аделя чын күңелдән. — Әллә инде бер гарнизонда торгансыз. Минем әтием сынаучы-очучы иде. — «Иде» сүзен Аделя авырдан әйтте, күз керфекләрен түбән төшерде. Без әле быел гына монда күчеп килдек. Әтием һәлак булгач. Әнием дә монда вакытлыча эшли. Ул сезнең янга керәм диде. Асаф бүлдереп, сорап куйды: — Әтиегез нинди званиедә иде? Фамилиясе ничек? Аделя моңсу караш ташлап, акрын гына әйтте: — Әтием подполковник. Сынаучы-очучы. Фамилиясе — Керимов Азис. Ул — Судакта туган. Әбием — Алма-Атада яши. Яшьләр хушлашып киткәндә генә Асаф кызыйдан сорап куйды — Әниегезнең исем-фамилиясе ничек соң? — Исән-сау кайтыгыз, Асаф абый! Әниемне пациентлары Сылу Мөкаддировна дип йөртәләр. — Хуш, әти, исән-сау кайт. Асафның күз аллары караңгыланып китте. Караватына барып утырды. Тамагы кысылды, тын алуы кыенлашты. Өстәлдәге чәчәк бәйләме бүлмә эчендә йөзеп йөри башлады. Коридорда биек үкчәле туфли кигән таза хатыннар гына басып йөргәндә чыга торган шыкылдау тавышы ишетелде. Ишек кактылар. — Әй-йе. Кере-гез... Керегез. Чәчәк бәйләме һаман бушлыкта йөзә иде. XXXIII Кинәт дымлы жил исеп китте, күк йөзенең урман белән тоташкан ягыннан шомлы гөрелдәү ишетелде, яңгыр жиле уйнаклап күл кырыендагы сары иңкүлекне бөтерә башлады, ул арада кечерәк кенә зәнгәр- кара болыт кояшны каплады. Шомлы җилгә күл буендагы сары чәчәкләр борчулы бөтерелделәр, сазлык исе борынга бәрелде — давыл чыгар алдыннан гына исә торган уйнак жил күл өстенә төрле яклап килеп бәрелде. Күл буенда камышлар ыңгырашты. Чү* Ерак тугай артында ук сузылып яткан зәңгәрсу тау бите, үлән исе, тыгыз жил—сез кинәт кенә күңелне кузгаттыгыз. Тукта, исмә, жил. син. болын, җир исе алып киләсендә, тын юлларын кытыклыйсың, хәтерне тирәнәйтәсең, элеккеге кадерле минутларны, йөрәк җәрәхәтен яңартасың... Чү! Тукта, җил.. Яшьлек гомеренең газаплы, ләззәтле башланган сукмагында утырган ветеранның аксыл чәчләренә кагылма, ул чәчләрне таратма. Тукта, исмә, жил... 1978 ел. Казан.