Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘҖРИБӘЛЕ ЖУРНАЛИСТ, ТАНЫЛГАН ШАГЫЙРЬ ИДЕ УЛ

Аннан бирле бик күп вакыт үтте, күп су акты. Әмма яшь чактагы хатирәләр онытылмаслык булып күңелгә сеңеп калалар бит. Бу кечкенә язмада мин шундый хатирәләрнең берсенә тукталмакчымын. Укытучылык хезмәте белән саубуллашып, Мамадыш район газеталары редакциясендә ярты ел чамасы гына эшләгәннән соң, туган районыма — Чаллыга әйләнеп кайттым. Ул замандагы Чаллы. Кама елгасы буенда утырганын исәпкә алмаганда, бер ягы белән дә хәзергесенә охшамаган иде. Җилле көннәрдә күз ачкысыз ком бураны эченнән чак-чак кына күренә торган авыл өйләре таралып урнашкан кечерәк кенә бер шәһәр, район үзәге иде. Ул чакта Чаллыда дан тоткан һәм күрше тирәдәге районнарга хезмәт күрсәтә торган бердәнбер зур корылма — пароход белән Кама буйлап югарыга күтәрелгәндә Алабугадан кузгалып китү белән диярлек күренә башлаган ашлык элеваторы иде. Калганнары вак-төяк предприятиеләр: тегермән, такта яру заводы... Комсомол члены булганлыктан, башта мим ВЛКСМның Чаллы райкомына кереп сөйләштем, киңәштем. Анда миңа берничә төрле эш тәкъдим иттеләр. Газетада эшләү стажым бик кечкенә булуга да карамастан, журналист профессиясе ошап өлгерде булса кирәк, мин район газеталары редакциясенә җибәрүләрен үтендем. Иртәгесен, кабат килгәч, партия райкомы белән сөйләшеп, редактор урынбасары- вазифаларын үтәү өчен редакциягә барырга әйттеләр, һәм мин шунда юл тоттым. Ул вакытта Чаллыда рус һәм татар телләрендә «Трактор.-* исемле газеталар чыгып килә иде. Редакция Үзәк урамдагы ике катлы агач йортның өске катындагы ике бүлмәдә урнашкан, ә типография элеккеге чиркәү бинасында иде. Мин килеп кергәндә эчкәрге бүлмәдә, тәрәзә буендагы зур өстәл артында чәчен артка җибәргән, мөлаем йөзле, бик матур күзлек кигән егерме биш — утыз яшьлек бер кеше эшләп утыра иде. Ул хезмәтенә шул чаклы нык, җаны-тәне белән бирелгән, хәтта минем кергәнемне дә абайламады. Шуңа күрә, исәнләшкәнемне ишеткәч, сискәнеп китте. Таныштык. Әлеге чибәр кешенең редактор Нур Баян икәнен белдем. Тәрҗемәи хәлемне сорашып, шул ук районның Түбән Суыксу авылында ярлы крестьян гаиләсендә туганымны, Алабуга педтехни- кумын тәмамлаганнан соң, ел ярым укытучы һәм аннары газета редакциясендә эшләвемне, журналистлык хезмәтен дәвам иттерү нияте белән килүемне белгәч, аның болай да мөлаем йөзе тагын да яктырып китте, хәтта елмаеп та куйды. Әле беренче мәртәбә генә очрашуыбызга да карамастан, шагыйрь Нур Баян мине күптәннән көтеп алган кунагы шикелле каршылады, үз итеп сөйләште. Редакция аппаратында кеше җитмәгәнлек- тән чамасыз күп эшләргә туры килүен, алай да өлгерә алмавын, иҗади эш белән шөгыльләнергә бер дә вакыты калмавын әйтеп, бераз зарланып та алды, һәм, бүген үк булмаса да, иртәгәдән дә калмыйча эшли башлавымны үтенде. Иртәгесен мин редакциягә килдем һәм аның белән бергә эшләргә керештек. Аппаратта тагын ике иптәш — рус газетасы секретаре А. Даричев һәм татар газетасы секретаре М. Садыков бар иде. Өч кеше алып барган вазифаны дүрткә бүлгәч, эш беркадәр җиңеләйде, җанланып китте. Шулай да шактый авыр һәм катлаулы вакыт—1932 елның җәе иде ул. Авыл хуҗалыгын күтәрү, колхоз һәм совхозларны оешу-хуҗалык ягыннан ныгыту өлкәсендә партия куйган зур бурычларны тормышка ашыруга советка каршы элементлар каты каршылык күрсәтәләр, корткычлык эшлиләр. техниканы бозалар, колхоз милкен урлыйлар, хезмәт дисциплинасын какшатырга, ашлык әзерләүне өзәргә тырышалар, партия эшенә чын күңелдән бирелгән активистларны, шул Җөмләдән авыл хәбәрчеләрен, сагалап торып эзәрлеклиләр, теш-тырнаклары белән колхозларны эчтән таркатырга маташалар иде. Мондый шартларда партия аппаратының дәвамы булган газета работникларыннан да зур уяулык, вакыт һәм сәламәтлек белән хисаплашып тормыйча, бетен көчне куеп, җиң сызганып эшләү таләп ителә иде. Без, кулыбыздан килгәнчә, шул таләпләр югарылыгында булырга тырыштык та. Урак өс9е, ашлык хәзерләү вакыты иде ул. Газеталарның ике-өч санын бергәләп чыгардык. Шуннан соң Нур Баян, сәламәтлеге какшау сәбәпле, врачлар кушуы белән, кыска вакытлы ялга чыкты һәм үз районыбызның Иштерәк авылына кымызга китеп барды. Әмма ул анда да ялын эш белән аралаштырды. Типографиядән үзе белән беркадәр хәреф, бәләкәй басу машинасы һәм кәгазь алып барып, Иштерәк тирәсендәге колхозларда урып-җыю һәм дәүләткә ашлык тапшыруның барышын яктырткан берничә сан кечкенә газета — нәни «Трактор» бастырды. Ә район газеталарын чыгаруны безгә ышанып тапшырды. Бу исә, бигрәк тә минем өчен, куанычлы яңалык, шундый җаваплы эштә чиркәнчек алу булды, чөнки газеталарның ул саннары, редактор урынбасары буларак, минем имза белән басылды. Сентябрь ахырларында Нур Баян Чаллыга кайтты һәм без айдан артык яңадан бергә эшләдек. Шул кыска гына арада мин аның көчен кызганмыйча, төпкә җи А гелеп эшләүче, тугры, аралашучан, шәфкатьле, үтә ярдәмчел һәм шул ук вакытта бик тыйнак иптәш, кыскасы, егет кеше икәнен күрдем. Журналистлык өлкәсенә әле аяк баскан гына чагымда ул минем якын кешем, тәүге остазым булды. Ten эштән бушаган чакларында Нур Баян иҗади хезмәткә чума, шигырьләр яза иде. Мин исә аның шул чакта иҗат иткән шигырь һәм поэмаларының беренче тыңлаучысы, укучысы идем. Аның авыл тормышын тирәнтен өйрәнеп, зур тырышлык, дәрт, күтәренке рух белән язылган һәм Сирай, Булат, Суфия һәм башкалар кебек җанлы образлар аша авылдагы сыйнфый көрәшне, колхозларны оешу- хуҗалык ягыннан ныгыту һәм икмәк өчен көрәшне оста чагылдырган «Яңгырлы төн. поэмасы нәкъ шул елларда иҗат ителде Киң планда язылган бу әсәрне укучы бик җылы каршы алды, җәмәгатьчелек аңа югары бәя бирде. Кичләрен, редакциядә эшне түгәрәкләгәч, Нур Галимович үзенең әлеге поэмасын укый, ә мин рәхәтләнеп тыңлый торган идем. Аның шул әсәрендәге элек тыңлаган мондый юллар әле дә булса хәтеремдә саклана: Без һәр иенне һаман Алга табан Зур адымнар белән барабыз, Җиңүчеләр булып Кемнәр чыкты. Сез тарихка борылып карагыз. Шундый кичләрнең берсендә мине чак кына «теге дөньяга» җибәрмәгән бер вакыйга булды. Икебез дә зур өстәл өстендә янәшә утырабыз. «Яңгырлы төн.нең дәвамын укьГдык. Шуннан соң Нур Баян браунингын кобурасыннан чыгарды да чистартырга кереште. (Ул чакта, заманына күрә, чыгарма рәвешендә, җаваплы работникларга корал йөртергә рөхсәт ителә иде.) Чистартып бетерүгә, обоймасын куйганчы, браунингының курогын тартып җибәрде. Бер дә көтмәгәндә көчле шартлау тавышы яңгырады. Баян аптырап китте, агарынды, күгәренде, ни әйтергә дә белмичә, тәмам каушап, югалып калды. Минем дә хәлем шундыйрак иде. Бераз һушыбызга килгәч, карасак, пуля миңа орынып кына диярлек узып, стена сәгате астына барып кергән булып чыкты. Обойманы алганда бер патронның браунинг көпшәсендә утырып калганлыгы ачыкланды. Бу инде корал белән эш итә белмәү яисә саксызлык бәласе иде. Моның өчен ул миннән шул чакта да, аннан соң очрашкан чакларыбызда да күп мәртәбәләр гафу үтенде. Нур Баян хакында тагын шуны әйтәсем, килә: ул үзенә карата да, башкаларга карата да бик таләпчән һәм эшне җиренә җиткереп, пөхтә итеп башкарырга ярата иде. Шундый була торып та инде кимчелек яки хата китә калса, ул аның өчен үкенеп бетә алмый, җаны әрни, күңелендә ярасы шактый озак вакытлар саклана иде. Шул елның июль ахырларында татар телендә чыга торган газетада Казаннан килгән бер мәкаләдә хата киткән була. Анда, ялгыз хуҗалыкчы ашлыкны гектардан күрше колхоз тапшырганнан ким тапшырмаска тиеш, диясе урынга, артык тапшырмаска тиеш, дип басылган, һәм нәтиҗәдә ялгыз хуҗалыкчыларга өстенлек бирелә кебек килеп чыккан. Бу хатасын ул бик авыр кичерде һәм газетада эшләүнең үзенчәлекләре хакында сөйләшеп утырган вакытларыбызда ул миңа, васыять итеп әйткәндәй: —- Менә сабак ал. Ялгыш җибәрмәү өчен, матбугат кешесенә минер шикелле үк игътибарлы, сак булырга кирәк.— диде 1932 елның ноябрь башында Нур Баян. Чаллы белән саубуллашып, гаиләсе белән Казанга китеп барды. Аның киңрәк мәйданга чыгу, иҗат эшен ныклап дәвам иттерү турындагы хыялы гамәлгә ашты. Мин редакциядә аның урынына калдым. Атна- ун көн уэуга Татроста хәбәрчесе итеп билгеләнүем хакында Казаннан карар һәм таныклык килеп төште. Моны Нур Галимс- вич оештырганлыгын белдем. Безнең ара моның белән генә өзелмәде. 1934—1941 елларда, мин Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәндә һәм аннан соң Казанда эшләгәндә Нур Баян белән без күп мәртәбәләр очраштык. Мин дә һаман матбугат тирәсендә кайнашканга күрә, безнең уртак темаларыбыз күп була, сүз арасында Чаллыда эшләгән чакны да искә алып куя торган идек. Мин аны тәҗрибәле журналист, күренекле шагыйрь һәм киң күңелле иптәш буларак якын күрә, ихтирам итә идем. Исән булса, Нур Галимович Баянга быел 75 яшь тулар иде. Әмма, кызганычка каршы, аңа бу көнне күрергә насыйп булмады. Бөек Ватан сугышы бетәргә ун- унбиш көннәр генә кала ул, сугышчан бурычны үтәгәндә каты яраланып. Австрия кырларында үлеп калды... Мин аның якты образын бүген дә эур ихтирам белән искә алам.