Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПОРТРЕТ

Көн уртасы. Кызу. Асфальт тәмам йомшарган. Калкулыкка урнашкан чал Кремльнең ак диварларын урап алган бульварда кеше-фәлән юк. Бульвар .гүя бөркү һавада асылынып калган да, әкрен генә каядыр йөзә; кояш нурлары да иң элек шул бульварга төшә сыман. Калкулык итәгендәге үзәнне тутырып саргылт сулы елга ага, анда-санда карамчык сыман көймәләр йөри, җәелгән суны икегә бүлеп торган дамбаларны чыккач шәһәр урамнары башлана. Рәшә сулышына өртелгән шәһәр елганың аргы ягында да Башта бульварда бер ир-ат күренде. Төз гәүдәле бу кеше көн кызуын сизмәгән дә кебек салмак кына атлап килә иде. Озын буйлы, ак күлмәк-чалбардан, күлмәгенең җиңнәре сызганылган, сул кулында каяндыр өзеп алган әрем сабагы. Шул әрем белән атлаган уңайга ботына суккалый. Бульвар кырыена җиткәч, ул шактый вакыт саргылт елгага карап торды, аннан акрын гына кире борылды. Күп тә китмичә, киң ябалдашлы тополь күләгәсендә торган эскәмиягә килеп утырды, аягын чалыштырып куйды, кулларын эскәмия аркасына җәеп күзләрен йомды. Аннан бульварда бер хатын күренде. Башын аскарак иеп сумкасы белән уйнап килә иде ул. Коенып чыкканга күрә, арыш саламы төсендәге юеш чәче кояшта ялтырап тора иде. Адымнары җиңел, хәрәкәтләре иркен, гәүдәсенә килешеп торган чәчәкле күлмәге дә аңа комачауламый кебек. Күләгәдә эскәмия күреп, ул башын күтәрде, кулында сумкасын әйләндергәләп торды да, ниндидер бер ният белән килеп утырды. Беравык эскәмиядәге бу ике кеше бер-берсенә игътибар итми утырдылар. Яннарыннан өч кыз йөгереп үтте. Аннан чемрдан тоткан кара киемле карчык узды. Хатын аның артыннан сәерсенеп карап торды дәвам итә. Моторлы көймәләр, машиналар тавышы бульварга җитәр-җитмәс зәгыйфьләнә, шәһәрнең башка авазлары да шушы эсселектә эри, йотыла бара һәм калкулыктагы кешегә ниндидер гүләү булып кына ишетелә. һәм шунда якты күзләре эскәмиянең теге башында утырган ирнең йөзенә тукталды. Ул торган саен гаҗәпләнә барып иргә карап торды, ир кеше исә үзенә текәлгән карашны сизеп, ниһаять, күзләрен ачты, аңа борылды һәм шунда бу ике кеше берсен-берсе күреп алдылар. Күктән самолет очып узды, гүләү тавышы Кремль диварларына сугылып җиргә сеңде. Тавышны шәһәр өстенә асылынган бөркүлек йотты. Бер мәлгә алар шулай бер-берсенә караган килеш утырдылар. Бу минутта әйләнә-тирәдәге бөтен нәрсә көннең кызулыгыннан әлсерәп, хәрәкәтсез һәм куе һавадан гаҗиз булып, шуннан котылу чарасын эзли иде сыман. Җилнең әсәре дә юк. Һәм бөтен нәрсә нидер көткәндәй тынып калган. Бу ике кеше дә бер-берсенә төбәлеп хәрәкәтсез утыра бирделәр. Ир кеше үзен зур кызыксыну, әйтергә кирәк, күзгә бәрелеп торган кызыксыну белән күзәткән хатынны күреп торды. Хатын үзенең кызыксынуын яшерми һәм яшерергә дә теләми иде булса кирәк. Аның куе керфекләр күләгәсеннән караган күзләрендә ниндидер эчтән сирпелә торган яктылык бар иде сыман. Бу яктылык хатынның сизелер-сизелмәс елмаеп алуында да күренеп калды. Шул ук вакытта аның бөтен халәтендә ниндидер хәвефләнү, борчылу, хәтта куркуга охшаган бер тойгы сизелә иде. Ир кеше хатынның чиста ак муенына, әле ияге, әле ирене тирәсендә йөренгән озын бармакларына игътибар итте. Ул гүя ялтыраган күзләрен каплап, аларның ялкынын сүндерергә тели, ләкин көче җитми, шуңа кулы хәлсезләнеп тезенә килеп төшә иде. Ир кеше боларның барысын да күреп торды. Хатын күзен текәгән ак чырайлы, тыныч йөзле ир кеше тураеп утырган да эсселекне сизми дә кебек. Сул кулында кечкенә генә өрем сабагы. Иң гаҗәбе дә шунда: әрем, бульвар, шәһәр, бу бөркү көн — болар барысы да гап-гади, көн дә күзгә чалына торган нәрсәләр һәм шулар белән янәшә — ул, боларга катнашы да юк шикелле утыра бирә. Хатын гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә барып аның йөзен күзәтте. Аннан түземе бетеп: — Сез бик тә охшагансыз,— диде. — Кемгә? — Үзегезгә. Әйе-әйе... Әйе! — хатын кинәт калтыранып көлеп куйды. Аңа каршы ир кеше сүрән генә елмайды. Хатынның кинәт көлүендә һәм шулай сүз башлавында ниндидер сәер логика бар иде сыман. Беренче мизгелдә ир кешенең күңелендә бу хатын акылга зәгыйфь микән әллә, дигән шик тә туды һәм ул тагын аның күзләренә карады. Юк, күзләре нурлы, алардан саф яктылык сирпелә. — Әйе, әйе, бу сез бит... Сез! Хатын кинәт чытаеп калтыранып куйды. — Мин сезне үзегезгә охшагансыз дидем,— дип кабатлады ул, үзгәргән тавыш белән.— Беләсезме... Мин сезгә ничек... Ничек аңлатырга да белмим, чөнки бу мөмкин түгел!.. Сез менә монда, бульварда, өстегездә ак күлмәк һәм шушы килеш нәкъ гадәти кешеләр шикелле үк. Ягъни минем әйтәсе килгәнем шул: иң гаҗәпләндергәне — без сезнең белән бер үк вакытта менә шушында, җир йөзендә яшибез. Һәм безнең сәгатьләр дә бер үк вакытны күрсәтә? Хәзер төш вакыты, мин пляжга су керергә бардым. Нинди очраклылык!.. Мин бит институтка астан гына кайтмакчы идем, соңгы минутта нәрсәдер менә монда, бульварга тартты,— дип тезеп китте ул нәрсә сөйләгәнен дә уйламыйча һәм ир кешедән күзен алмыйча.— Ә монда — сез? Сәер бу, бик тә сәер!.. Шундый сәер, миңа беренче минутта куркыныч та булып китте. Аның күзләре ялтырый иде. Гашыйк хатыннарның күзләре генә шулай ялтырый. Ир кеше моны яхшы белә иде. Аңа мондый ялтырау таныш. Ләкин ул шуны да яхшы белә: аның бу хатын белән бер генә тапкыр да күрешкәне юк иде. — Шулай да мин берни аңламыйм,— диде ул кырыс кына итеп.— Сез мине кем беләндер бутыйсыз, ахры. ♦ — Юк, юк! й — Сез мине электән үк белә идегезмени? £ — Әйе! Менә шул шул! Мин сезне бик күптәннән беләм! — Монда ниндидер хата булырга тиеш. Минем бу шәһәрдә бес ренче көнем. Мин — килгән кеше. ♦ — Аңлыйм! Минем сезне беркайчан да күргәнем юк... Ягъни ffl менә бу килеш, ак күлмәктән, әрем сабагы тоткан килеш!.. Сөйлә- ы шеп утырганыгызны! Ләкин мин сезне барыбер бик күптәннән бе- * ләм! Сәер бит, шулаймы? — дип сорады ул.— Бу мөмкин түгел, п әмма бу — шулай! ® Хатын тагын көлеп җибәрде, аның күңеле тәмам ачылып, шат- о лыгы көлү авазы булып тышка бәреп чыкты. Менә ул урыныннан я торып аның беләгеннән тотты, үз артыннан тартты һәм кинәт ир ке- ч шенең аптыраулы йөзеннән һәм үзенең бәхетле таркаулыгыннан тагын бер көлде дә (урындыкта сумкасы онытылган) сумкасын килеп алды. Аннан бәхетле кыяфәттә гади генә итеп иргә кулын сузды. — Мин сезгә хәзер барысын-барысын аңлатам,— дип пышылдады аның иреннәре. Көн тагын да кыза төште. Кремль диварлары буйлап барганда аларга берәү дә очрамады... II Бу хәл мең тугыз йөз кырык тугызынчы елның җәендә Казан шәһәрендә булды. Яшәгән мохитыңда гел салкын акыл һәм көнкүреш мөнәсәбәтләре генә хөкем сөргәч, мондый хәлләрнең булуына авырлык белән генә ышана башлыйсың. Андый хәл булган очракта да, үз тәҗрибәң киресен әйтеп торгач, ничек инде ышанмак кирәк. Әйе, дөньяда барысы да гади, бөтен нәрсә дә аңлашыла, аңлашылмый икән, аны аңлатып та була, дип йөрүчегә бу дөнья чыннан да кирәгеннән артык гадәти һәм күңелсез була башлый. Ләкин табигать менә кемгәдер шундый сыйфат бүләк итә һәм ул зат вакытның гадәти агышыннан тамыры-ние белән суырып алына; бу хәл кеше әчеп ничек кенә тәмамланмасын, аның үзенә дә һәм боларны читтән генә күзәтүчегә дә, бу — күктән иңгән бүләк булып кала. Инде бөтен нәрсә актарылып ташланган, барысы да үз урыныннан купкан һәм чынбарлык белән хыял арасындагы сызык та, сөртеп ташлагандай, юкка чыккан. Хәзер синең алда җиһанның кинәт киңәеп, башың әйләнер дәрәҗәдә киңәеп киткән кырлары җәелеп ята һәм син шул кырларга хәйран калып карыйсың. Әмма читтән күзәтүче генә буларак, син ул затны көнлисең, әйе, көнлисең, чөнки күкләр сине түгел, аны сайлаганнар... Шәһәрнең тарих музеенда ул картинаны беренче тапкыр күргәндә бу хатын япь-яшь кыз иде әле. Ул чактагы тетрәнүен ул гомер буе оныта алмады. Ул елларны аның күңеле нигәдер шаян һәм тапкыр яшьтәшләренең берсенә дә тартылмады. Дөньяда мондый акылсызлыкның булуы мөмкинме соң? Көн дә музейга килеп портрет каршында озаклап басып торган айлары ^а булгалады аның. Озак карап торсаң, аларны аерган стена үзеннән-үзе эри, юкка чыккан кебек була һәм портреттагы кеше иреннәрен кыймылдата сыман тоела иде. Андый чакта портреттагы күзләр дә икенче төрле нурлана башлый... Музей хезмәткәрләре кызны беләләр иде иңде. Сагышка батып музей залларында йөргәндә дә кызның күз алдында шул ук йөз, шул ук күзләр тора иде. Еллар үтә торды, бу сәер мәхәббәт, тормышка ашмаган хыял кебек, һаман яши бирде. Берзаман портрет юкка чыкты, аны нигәдер фондка күчерделәр һәм ул ел ярым экспозициядә күренмәде. Бу хәл кыз өчен чып-чын фаҗигагә әверелде, ул гүя якын кешесеннән аерылды. Соңрак портретны кабат элеп куйдылар һәм бу аның өчен озак күрешмәгәннән соң кавышу төсле булды. Ә бераз вакыт үткәч, билгесез мастер тарафыннан киндергә сурәтләнгән бу кеше һәр төн диярлек аның төшләренә керә башлады. Ул чорда кызның рухи тормышы төшләренә кергән шушы зат белән кушылу омтылышыннан тора иде. Төшләре дә бик сәер, андагы тормыш та әллә нинди ят, борынгы, кешеләре һәм гореф-гадәтләре дә үзгә. Кыз боларның нәрсә икәнен, портретның нилектән алай үзенә тартканын аңламаса да, күзгә күренмәгән җепләр аны мәңгегә шушы иске полотнода сурәтләнгән кешегә бәйләгәнен сизенә иде. Ничек тә картиналар галереясына эшкә урнашып, һәрвакыт портрет янында булу теләге аны, мәктәпне бетергәч, Ленинградның Художество академиясенә алып китте. Аннан ул сәнгать белгече булып әйләнеп кайтты, әмма музейга урнаша алмады — әти-әнисе аяк терәп каршы тордылар. Аның әтисе шәһәрнең медицина институтында профессор иде. Ул кызын бу өлкәдәге атаклы танышбелешләренә дә күрсәтеп карады. Кызның бернигә карамастан фәкать музейда гына эшләргә теләве рецидив, ягъни үткән дип саналган авыруның яңаруы турында сөйли иде. Моннан соң кызга үзенең теләкләрен, омтылышларын бик тирәнгә күмеп яшәргә туры килде. Вакытлар үтеп, ул кияүгә чыккач та, портретның аңа булган тәэсире һич кимемәде. Яңа туган кечкенәсен имезгәндә дә, баланың җыерылган йөзеннән әтисе чалымнарын эзләмәвен сизеп, ул калтыранып куя иде... Нәкъ менә шушы бөек һәм сәгадәтле мизгелдә полотнода сурәтләнгән кеше белән аның арасында булган роман — мәңгелек роман икәнен ул ахырынача төшенде кебек. Үз ирен түгел, ә ире кыяфәтендә аны ярата иде ул. Димәк, баласын да ул иреннән түгел, аннан тапкан булып чыга түгелме?.. Һәм менә аның янәшәсендә мәңгелек романның герое басып тора. Ялгыш кына кулына орынсаң, картина салкынын түгел, тән җылысын тоясың. Хәзер аңа хәтта сүз катып та була. Әйе, бу — ул иде. Сәер һәм аңлавы авыр булса да, бу — ул иде... Мөмкинме соң мондый охшашлык? Төрле ниятләр, уйлар, теләкләр белән өзгәләнеп яшәүче, күп көч сарыф итүдән кайвакыт тәмам бетешеп, үзенә хәтле башкарылганны узып китәргә ашкынуы аркасында яңадан аякка басучы һәм хәтсез омтылышларында аруталуны белмәгән бу кеше (без аны Иван Никольский дип атыйк) хәзерге минутта үзенә ике тамчы су кебек охшаш портрет каршында басып тора иде. Ул чакта, мең тугыз йөз кырык тугызынчы елны, ул инде тәмам җитлеккән кырык яшьлек ир иде. Аның язмышын абсолютка ирешү теләге билгеләде. Бу идея аны тулысынча буйсындырып, кеше күз алдында үткән тормышыңда гына чагылып калмыйча, бөтенләе белән күңеленә кереп оялады, канына сеңде, холык-фигыленә әверелде һәм төрле борчулар, газаплар аша үзенә хезмәт итүне таләп итә иде. Тормыш хәлләре, язмыш борылышлары һәм юлында очраган хатын- кызлар аңа тәэсир итә алмады, һәр яңалыктан, һәр яңа хистән тәм табып яши белсә дә, сайлау мәсьәләсенә килгәндә ул үз табигатенә, фикер юнәлешенә, тоткан мәсләгенә һәрвакыт тугры булып кала. Тормышының котылгысыз законнар буенча баруына караганда, үз көче, үз ихтыяры белән үзгәрә баруы аңа күбрәк ошый һәм шул гына ф канәгатьләндерә иде. Юк, хатын-кызлардан ул беркайчан да качма- ь ды. Аның тынгысыз күзләре бер генә гүзәл йөзне дә игътибарсыз кал- У дырмады. Күзе төшкән бер кешедән ул сеңлесе һәм әнисе, хатыны £ һәм ярдәмчесе, кызы һәм якын дусты булырдай зат табарга өмет- f ләнде, бу затта бөтен сәләтләр дә бер үк дәрәҗәдә чәчәк аткан бу- IV лырга тиеш иде. Шундый хатын-кыз табып аның белән язмышын бәйләү «— Никольскийның тормышка ашмаган хыялы иде. Бу омты- “ лыш та әлеге абсолютка ирешү теләгенең бер чагылышыдыр. Ләкин х һәр очрашуда каһәр суккан берьяклылык калкып чыга торды. Хатын-кызда ул әле бер якны, әле икенчесен тапты, әмма бөтенесен ш берьюлы — беркайчан да очрата алмады. Шуңа күрә, эзләгән ка- о миллекне, абсолютны таба алмыйча тиз суына иде. Һәм бу минутта < портреттагы төстәшенә карап торган Никольский аның күзләрендә ~ дә шул ук тойгы — эчке бөтенлеккә, тынычлыкка, гармониягә омтылыш сизде. Портретта — мәңгелек качкын, тынгы белмәс адәм сурәтләнгән иде. Янәшәсендә кинәт: — Сезгә хәзер минем гаҗәпкә калуым аңлашыладыр бит? — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде. Аннан тавыш: — Мин әле һаман да ышанып бетә алмыйм,— диде. Никольскийга кинәт әллә ничек булып китте. Тәненә суык йөгереп, калтыранып куйды. Мондый охшашлык чыннан да мөмкин микәнни? Раслауны өмет иткәндәй, ул як-ягына каранды һәм шунда теге хатынның кызарган йөзен күрде; аның самими, якты күзләрендә тәвәккәллек, чаялык һәм тану, әйе, тану тантанасы балкый иде — һәм ул кабат портретка төбәлде. Портретта ул үзен күрде, шул ук вакытта бу сурәт ничектер ят та кебек иде. Ул ят, чөнки ул аның үзе була алмый, анысы ачык, әмма шуңа да карамастан портретта ул үзе, фәкать үзе иде. Шушы мизгелне гүя ике «мин» бер-берсенә төбәлгәннәр дә, ике дөнья арасында үткән чикне ул аера алмый тора; бөтен нәрсә — әйберләр дә, хисләр дә — табигый бәйләнешләрен җуеп, вакыт һәм киңлек бердәмлегендә эри баралар... Кылыч сабына таянган уң кулы арыды, ул кулын күтәрмәкче булды, ләкин кул күтәрелми, аны нидер тота иде. Иңеннән асылынып төшкән алтын чылбыр күкрәген басты... Никольский айнып киткәндәй булды. Төстәшенең соры күзләрендә ниндидер мөһим сорау калгандай яшерен сагыш сизелә. Төс-битенә килгәндә ул шактый чибәр, барысы да үз урынында, ләкин анда, күләгә кебек, ниндидер катылык, ныклык бар иде. Портретны кечкенә генә авыз һәм кысыла төшкән дәртле иреннәр төгәлли... Ләкин бу аның төстәшеме? Алай дисәң, кылыч сабын үз кулы белән кысты лабаса! Ул картинада үз бармакларын таныды. Йөзе дә нәкъ аныкы иде! Үз йөзе! «Билгесез рәссам. XVI гасыр. Италия мәктәбе. Дон-Жуан портреты (?). Киндер, майлы буяу. Дәүләт тарих музееның картиналар галереясы». Калын рамга ябыштырылган бу язуны ул кат-кат укып чыкты. Әйе, бу ул иде- Шул ук чәчләр, хәтта карашы да аныкы — кырын караган күзләр. Дон-Жуан?.. Әйе, аны да кайчак шулай атыйлар. Аның да шундый даны чыккан. Ләкин моңа аны бөтенләй белмәгән кешеләр генә IV «к. У.» м 5. 129 ышана. Аңламаган кешеләр шулай ди! Ә Дон-Жуанның үзен аңлаганнармы соң?.. Әйе, Никольский ата буйдак, әйе, яшерен-батырын түгел, гомерендә хатын-кызларны шактый күрде һәм киләчәктә тагын күрер дип уйларга кирәк... Никольскийга бәйсез кешеләрдә була торган үз-үзенә ышану һәм гамьсезлАс хас иде; бәлки нәкъ шушы сыйфатлар тарткандыр да әле хатын-кызларны?.. Ләкин берәү дә аның бердәнбер хатын-кыз турында хыялланганын белми иде шул! Әлеге хатынны ул гомере буе ярата шикелле һәм аның алыштыргысыз зат булачагына да ышана; ул хатын — аның гомер буе эзләп тә һаман табылмаган, ирешелмәгән бәхете — идеал рухтан туган кулсыз-аяксыз шәүлә кебек күз алдында тора. Никольский борылып артка карады. Музейның түшәменә бизәк төшкән зур залы буш һәм салкынча иде. Тик ишек төбендә генә күзәтүче апа йокымсырап утыра. Мондагы бөтен әйбер, ыгы-зыгыдан ерак булса да, гадәти һәм реаль иде. — Сәер. Бик тә сәер,— диде ул ниһаять.— Дон-Жуан чыннан да тарихи шәхес түгелдер бит? Портрет авторының шушы көнгә хәтле билгесез булуы бик тә сәер. Менә дигән әсәр. — Әйе, бу бик яхшы портрет. Алар урамга чыктылар. Тышта баягы шикелле кызу. Көн аксыл рәшәгә төренгән. —Көтелмәгән мизг*ел өчең сезгә зур рәхмәт,—диде Никольский.—Ләкин миңа китәргә вакыт... — Сез китәсез? Сез ничек шулай китеп бара аласыз? Сез киткәч, болар тагын төш шикелле генә булып калса, мин бит акылдан язачакмын! Ир кеше кесәсеннән сигарет пачкасы чыгарды. — Сез нигә дәшмисез? Нигә бер сүз дә әйтмисез! Сез бит... минем каршымда? Зинһар, менә бу зажигалканы миңа бирегез,— дип сорады хатын көтмәгәндә.— Сезне күрүемнең шаһиты булыр. Җыйнак кына көмеш зажигалка әле Никольский кулыңда иде. Ул аны хатынга сузды. — Мәгез, рәхим итегез... Мин менә безгә инде хәзер нишләргә дип уйланып торам,— диде ул, үзе белән сөйләшкәндәй итеп. Кызган мәйдан аша тонык кына тавыш ишетелде. Кремль сәгате суга иде. Алар дәшмичә тагын бераз тордылар. Экскурсантлар төялгән автобус килеп туктады, һәм ул хатынның йөзенә карамыйча гына әйтте: — Бу очрашуның сезнең өчен нәрсә икәнен мин яхшы аңлыйм. Иске портрет, мәхәббәт, көтмәгәндә очрашу... Минем беләнме, аның беләнме, ул кадәресе миңа караңгы... Мондый очрашуны күз алдыгызга да китерә алмагансыздыр. Мин үзем дә сәер төстәшемнең мәгънәсен аңлап җиткермим! Әйе, без чыннан да бер-беребезгә абсолютно охшаганбыз. Ләкин бу әле мәсьәләнең бер ягы гына. Аның икенче ягы — алда нәрсә кЬтә? Әйе, сез мине очраттыгыз, мин иске картинада үземне очраттым, ә алда нәрсә? — Мин белмим,— диде хатын аптырап. — Мин дә белмим. Нәкъ сезнең кебек үк. — Сезнең исемегез ничек? Сез үзегезне читтән килгән кеше дигән идегез. Кем соң сез? — Кем соң мин?— ул сүлпән генә елмайды.— Әйдәгез, менә нәрсә турында килешеп куйыйк.— Ул инде елмаймый иде.— Сез хәзер туп-туры эшләгән җирегезгә кайтасыз. Сезнең моңа кадәрге тормышыгыз — уйлап чыгарылган тормыш ул. — Әйе-әйе!.. Әйе! — Юк, сез мине аңламадыгыз. Эшегез, өегез, хәтта бармагыгыздагы бу балдак та — сезнең реаль тормышыгыз. Ә мин — хыял! Бүген булган нәрсәләр — барысы да хыял гына. Берни дә булмады, булганы юк! Бу галлюцинация галәмәте генә... Бүген аның һа — Нигә? Нигә? Мин сезне аңламыйм... Нигә сез болай мәрхәмэт-Й сез?! q — Матурлык ул дөнья белән һәрвакыт каршылыкта була. Мин-с дә сез эзләгәнегезне барыбер таба алмаячаксыз, мин дә эзләгәнемнес сездә таба алмам. Максатлар уртак булса да, төрлене эзлибез. Сез* миндә бала чакта ук портретта күргән сыйфатлар эзлисез. Сезнең» идеалыгыз конкрет. Ә минеке? Минеке нинди соң?.. Әгәр мин сезне^ аңламасам иде. Ләкин безнең арада шактый уртаклык бар. Сез—- бердәнбер уйга, хискә бирелгән кеше, ләкин мин дә бит мономан!о Аңлыйсызмы, мин дә мономан! Без менә бер үк нәрсә эзләсәк иде!” — Мин сезне аңламыйм! Аңламыйм. — Без фәкать бер-беребезне генә эзләсәк иде! — дип кабатлады^ нидер сорадылар, ләкин ул инде сорауны аңлар хәлдә түгел иде, сүз катучының җирән битеннән тәгәрәгән тамчыга аптырап карап торды. Ләкин йөз аныкы түгел, түгел иде!—һәм ул куркынып музей каршында җыелган төркемне этә-этә читкә омтылды. Аны хәзер бердәнбер теләк — тизрәк бу боҗрадан чыгу һәм әле генә ул кереп югалган, күзенә соңгы тапкыр ак күлмәге чалынып калган почмакка барып җитү теләге биләп алды. Артыннан ишетелгән ризасыз тавышларны, тиргәү сүзләрен ул ишетмәде. Ир кеше юкка чыкты. Ул инде урамда юк иде. Бәлки әнә теге төркемдәдер? Бәлки текә борылыштан үтеп баручы таксига утыргандыр? Гомумән бар идеме соң ул? Бәлки бу өндәге төш кенәдер? Берничә секунд кына үтте бит? Кеше ул арада юкка .чыга аламы? Бәлки бу гүзәл һәм куркыныч төш кенәдер? Шунда аның кулыннан асфальтка җыйнак кына көмеш зажигал Ул шактый вакыт урамда йөрде. Шәһәрне аркылы диярлек чыгып бер чатка туктады, һәм үзенең кайда икәнен аңларга тырышып басып торды. Шунда гына әкренләп үз йортына килеп чыгып, үз тәрәзәсенә карап торуын искәрде. Йорт үзе дә, тәрәзәләре дә аңа ничектер ят булып тоелды. Аны монда нидер алып кайткан, менә ул подъездга кереп, баскычтан югары күтәрелде, ишекне ачты. Беренче васы да әллә нинди, бөркү... Берни дә булмады. Тормышыгызда беркайчан да боларның булганы юк. ул.— Бу чыннан да бәхетле итәр иде. Менә сез минем исемемне со-* радыгыз? — Ул моңсу гына елмаеп куйды.— Дон-Жуандыр, мөгаен. Оныттыгыз дамыни? Әйе, мине чыннан да шулай атаганда дөресрәк булыр иде. Ләкин мин сезне берничек тә өметләндерә алмыйм, һәм үзем кебек... дучар булуыгызны да теләмим. — Мин сезне аңламыйм,— дип хатын тагын аны бүлде. — Нәрсә генә булмас бу дөньяда... (Кемгә сөйли ул? Үз-үзенәме? Аңамы?) — Әмма тормыш-көнкүреш, реаль тормыш бар бит әле.— Ул хатынның күзләренә карады.— Шуңа кайтыгыз. Тырышып карагыз! Үзегезгә катгый рәвештә: берни дә булмады, диегез. Булмады. Булмады,— дип сеңдерергә тырышып кабатлады ул. Аннан ул йорт почмагыннан борылды да кинәт күздән югалды. Хатын тәмам тетрәнеп басып калды, бу минутта ул еш-еш кага башлаган йөрәген генә тойды. Автобустан төшкән экскурсантлардан берәү аннан нидер сорады, ул машиналь рәвештә җавап бирде. Тагын ка төште... күргән кешесе улы булды. Малай әнисенең җиңел аяк тавышын, күлмәге кыштырдавын ишетеп каршы чыкты. — Әнием! Син бүтән беркая да бармыйсың бит?— диде зарыккан малай. — Минме? Юк, юк, улым,— диде ул кинәт уянып киткәндәй,— беркая да бармыйм. Менә чыгып кына керәм дә... Чыгып керергә кирәк әле, улым. — Әйдә, алайса, бергәләп уйныйк! — малайның күзләре шатлыктан балкыды. Әнисе килеп аны кочагына алды, күкрәгенә кысты, йомшак чәчләрен сыйпады. Һәм шул мизгелне аңа бүгенге хәлләрнең барысын, барысын да улы беләдер сыман тоелды. Ул барысын да күргән һәм ишетеп торган. Гафу итәрме соң аны бала? Кайчан да булса аңлармы? Ул кинәт баланың күзләренә элеккечә тутырып карый алмавын сизде. Моңа хәтле портретын гына белеп, бүген инде юлында очраган бу кешегә булган мәхәббәте бала белән ике арага килеп керде... Утрауны су баса башлады?.. — Әйдә уйныйбыз! Нишләп болай үлгән шикелле торасың? Малайның тавышын ишетсә дә, ул берни аңламады. — Шакмак уйныйк! Өй төзик, әйдә? — Әйе, кадерлем... Шакмак... Бу минутта ул төсле шакмаклардан икәүләшеп төзегән өй белән соңгы тапкыр саубуллашырга кайтканын төшенде. Бу мизгелдә ул малае белән саубуллашуын аңлады. Моңа хәтле күңеле ятмый гына яшәлгән булса да, гомере шушында "үткән йорты белән саубуллаша иде ул бу минутта. Утрауны баскан су инде күкрәккә җитеп, йөрәк белән тигезләшкән һәм торган саен югарырак күтәрелә бара иде. һәм бу суның элекке тормышны бөтенләй күмеп китәсен ул белә иде... Ул җиңел адымнар белән бала бүлмәценең кояшлы идәнендә йөренде, аннан, үз ягына чыгып, көзге каршына утырды, куллары аңсыз рәвештә инде кирәге беткән косметика әйберләренә кагылга- лап алды. Әйе, боларның инде кирәге юк иде. Ләкин нишләргә? Ул унбиш яшьлек кыз чагында ук портретын күреп гашыйк булган кешесен очратты. Хәтта сөйләшеп тә торды... Димәк, үзен портрет 0Влән ниндидер тыгыз бәйләнештә сизү һәм кайчан да булса бу кешене очратуына ышанып яшәү юкка гына булмаган икән. Бу чыннан да тормышка ашты. Аның уйлары, әллә кайлардан урап кайтсалар да, котылу юлын таба алмады. Котылу «юлы, әлбәттә, бар, әмма ул упкынга тарта... Ак майка белән трусик кигән улы ачык тәрәзә төбенә күкрәге Эелән ятып урамга кәгазь самолет очырды. Аннан канәгатьләнеп әнисенә таба борылды да шаркылдап көлеп җибәрде, ләкин көлү тавышы шундук киселеп калды. — Син шуә елыйсың? — дип сорады малай. Әнисе күзләрен сөртте, ә күз яше һаман туктамады. — Чүп кергәндер, улым,— диде әнисе. — Ә син күзеңне ю! Кулъяулык белән сөрт! — дип бала кулъяулык китермәкче булды. — Кечкенәм минем!.. Сабыем!.. Ул тез чүгеп малайны кочаклады, шашынып үпте, нигәдер гафу үтенде. Ә малай берни аңламыйча шырык-шырык көлде генә, чөнки аны әнисенең иреннәре, чәчләре кытыклый иде. — Мин бит мондый булганга гаепле түгел, шулаймы, улым? Әллә барыбер гаеплеме? — дип сорады ул малайдан яшь аралаш. Әйе, котылу юлы бар, ләкин ул упкынга, кеше ышанмаслык, кире кайтып булмаслык тирәнлеккә тарта. Моны яхшы аңласа да, ул инде күңелендә көндез аяк баскан боҗрадан ычкынырлык көч тапмады, һәм бу боҗрадан ул котылырга да теләмәде. Портретның күп еллар элек аны буйсындырган көче артып, җиңеп булмаслык дәрәҗәгә җитте. Бу көч хәзер аның алдына тере кеше сыйфатында килеп баскан иде. Ул аны ни дә булса кылырга мәҗбүр итә иде. ♦ «Бәлки минем акылдан яздырырдай көчле хисләрем аны портрет g әсирлегеннән азат иткәндер»,— дип уйлады ул. Язмышы күптән хәл ителгән булса да, ахырынача менә бүген | ачыкланды. Ничек кенә карышмасын, ул инде еллар буе саклаган с илаһи мәхәббәтен җиңә алмаячак!.. Җиңә алмаячак... ♦ Ул үксеп елый башлады, чөнки бу минутта якыннарына кайгы ш китерәсен дә, өйдән чыгып китәсен дә яхшы аңлый иде. Һәм шуның “ өстенә ирен, улын ташлап күп газаплар күрәсен, тормыштагы бер- дәнбер ышанычын, таяныр кешесен югалтасын һәм үзенә урын та- о балмый интегәсен дә белә иде. Ләкин аның гомергомергә хыялланып я яшәгән кешесе бар лабаса. Бу дөньяда ул да яши икән бит!.. Шулай булгач, ул инде һичшиксез аның белән булырга тиеш... Хәзер ул = бары тик бер нәрсәне — аның белән бергә булырга тиешлеген генә =* белә иде... Өстәлне зур бүлмәдә әзерләделәр. Ир тиешле кеше хатынының борчылганын күреп торды. Аның читкә төбәлгән күзләрендә ниндидер хәвефле уй тыпырчына, кул хәрәкәтләре дә сәер иде. Әле тоз савытын ала. кулында әйләндергә- ли дә урынына куя, аннан салфеткага үрелә һәм анысын да онытып читкә этәрә иде. Аның куллары уйланмаган хәрәкәтләр ясый, күзләре берни күрмәгәндәй каядыр эчкә, күңел түренә төбәлгән иде. — Сине урамда күргәннәр. Бер танышым машинадан күреп калган... Кем артыннан йөгерә идең? — Танышың? Нинди танышың? Белмим, нәрсә турында сөйли торгансыңдыр. Ул теленә ни килсә, шуны әйтеп салды һәм ялганның болай шома чыгуына үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Дөресен дә әйтеп булыр иде, чөнки курку хисе тоймады, ләкин болай итеп соңгы сызыкны чыгуны беразга кичектерергә теләде. — Нәрсә дивана шикелле утырасың, ачуым килмәгәе? — диде ир кеше. — Карале, сәгать дүртенче киткән бит? Син бүген эшкә бармыйсың мәллә? — Нинди эш тагын? Кайттым дип әйтеп торам бит! — диде ире хатынының ниндидер сер яшеренгән куркыныч күзләренә карап. Стена. Араларында стена үсеп чыкты. Ул ничектер бөгәрләнеп һәркайсын үз эченә алды. Бу ике дөньяны хәзер берни дә тоташтырмый иде. Стеналар, кая карама стеналар, ә чыгу юлы бер генә... — Син миңа кияүгә яратмыйча чыктың! Мин һәрвакыт моны сизеп яшәдем! Минем белән бергә булганда да, кемгәдер хыянәт итәм дип, син мине күрәлмадың! Тавыш каяндыр ерактан килгән шикелле тоелды. — Күрәлмадым? Нигә алай дисең? Мин сиңа турылыклы хатын булдым. Мин бәлки шулай булып калыр да идем... Син мине аңларга тиеш! Мин бүген аны очраттым. Әйе, үзен! Теге портреттагы кешене... Дон-Жуанны... — Тилердеңме әллә! Хыял белән күпме яшәргә мөмкин, моның чиге булырга тиештер бит инде! Сиңа дәваланырга кирәк! — Нигә сез барыгыз да мине авыруга саныйсыз? Син мине яки башка берәүне яратсаң, аңлар идең. Без дошманнар түгел бит? Син минем ирем идең. Юк, минеке түгел, син миндә күрергә теләгән хатынның ире... Син тотма мине. Җибәр. Мин хәзер бөтенләй башка кеше. — Бу ни дигән сүз тагын? Күпме гомер яшәп?! Сиңа... дөресен генә әйткәндә, больницага ятарга кирәк. Ятарга да тынычланырга. Әйткәннәрең адәм көлкесе бит. Барысы да җайланыр. Ну, тынычлан, тынычлан! Синең башта нәрсәдер бар. ахры. — Әллә мине акылдан шашкан дип уйлыйсыңмы? Тилергән дип ышандырмакчымы? Ләкин мин бит күптәннән шулай. Син өйләнгәндә үк мин шундый идем, һәм шул килеш калдым да. Тормышның китеклеге бөтен кискенлеге белән калкып чыкты. Кая карама стена. Менә стенада ишек пәйда булды. Ишек — упкынга алып чыга. Анда һәлакәт һәм бер үк вакытта котылу. Әйе, котылу... һәм шулай дөрес булачак. Ләкин бик кыйммәткә төшә түгелме?! Баласы һәм аңа булган мәхәббәте аркылы атлапмы? Бу мәхәббәтнең балага ни дәрәҗәдә кирәклеген белгән килешме? Ул инде үз ихтыяры белән яшәми иде. Ниндидер гали, үзеннән өстен торган ихтыяр көче аны буйсындыра, барысын да өзәргә, ташларга мәҗбүр итә. ...Хатын үз күңеленә ут салган бу кешене шәһәр кунакханәләреннән эзләгәндә Никольский ерак иде инде. Теге көнне университетның фәнни конференциясендә докладын укып, ул кабат музейга килде. Конференциядә куелган проблемалар аны инде кызыксындырмый иде. Галерея тын һәм буш. Берәм- сәрәм генә кешеләр күренгәли, аның артында тукталып, зур тәрәзә каршындагы стенага эленгән иске портретка күз ташлыйлар һәм алга узалар, ә ул төстәшенә төбәлгән килеш һаман басып тора да тора. Казанга килү аның тормышында гадәти бер эпизод кына булганга, биредә ул мондый хәлләр ачылыр дип башына да китермәгән иде. Үзе сурәтләнгән портретны күрермен дип тә, үзенә гашыйк булган хатынны очрату ихтималын да уйламады. Чынбарлык көтмәгәндә сәер һәм серле төс алды, анда аңлап булмаслык мәгънәләр яшеренгән сыман тоелды. Акылга сыймаслык бу охшашлык та, серле мәхәббәт тә бер табышмак иде. Ул гомере буе икегә бүленеп яшәде. Бер яктан һәр яңа хискә тулысынча бирелеп, аннан ләззәт табып яшәсә, икенче яктан — күңелендә ниндидер кыймшанмас бер нокта булып, үзенә дә, дөньяга да нәкъ шул ноктадан карый иде. Соңгы очрашуда беренче кеше тәмам тетрәнде, ул инде биредә калырга да риза иде. Аны чын тормыш ымсындырды, үзенә тартты. Әмма икенчесенә исә киләчәк кенә иксез-чиксез булып күренә, ул гына һәрвакыт каядыр дәшә, каядыр чакыра, ул гына яңарта иде. Киләчәктә бөек момент бар иде шул, анда даими эзләнергә кирәк иде һәм чын яшәүне ул әлеге эзләнү белән генә бәйли иде. Икенче кеше тагын җиңеп чыкты. Никольский шул ук көнне Казаннан китеп барды. Ә хатын аны һаман эзләде. Ул хәзер өенә дә кайтмый иде. Сәгатьләр буе урамнарда йөри, кунакханә яннарында басып тора, аннан дежурга барган шикелле музейга килә... Бераз вакыт үткәч хатын да күздән югалды. IV Бу ике кешенең моннан соң ниләр кичергәнен сөйләп тормыйм, һәр язмыш үзенә күрә бер сер ул һәм күп очракта сер булып калыр- га да тиеш. Чит кул кагылып аның гармониясен бозуы, табигый агышын үзгәртүе мөмкин. Әгәр бу хәлләр уйлап чыгарылган булса, ул чакта әле бер хәер, геройларым мин дигәнчә генә йөреп, бернинди кыенсыну кебек хис кичермәс тә идем; ул чакта, автор буларак, вакыйгаларга ябышып ятмыйча, аларга өстән карап үземне иркен һәм ирекле хис итәр идем. Ләкин мин — булган хәлләрне теркәп ба- ♦ ручы хронограф кына, очраклы гына килеп чыгып гаҗәпкә калган « шаһит. Барысын да сөйләп бирә алмыйм һәм ул кадәресе миңа бил- £ геле дә түгел. g Дөресен генә әйткәндә, мин бу фаҗигале тарихның азагын гына ° күрдем. Сөйләгәннәрем исә бары тик вак кыйпылчыклардан бөтен ♦ бер картина төзергә тырышу. Аяк терәп вакыйгалар нәкъ менә мин ■ сөйләгәнчә булды дип тә әйтә алмыйм. Әйе, сөйләгәннәремдә дөрес- “ лек зур, әмма аерым детальләр, штрихлар нәкъ шулай булды дип ч әйтә аламмы? Юк, алай дияргә кыюлыгым җитми. ....Тетрәндергеч очрашу сәгатьләре үтеп китте һәм аерылышу миз- “ геле килде; күпме генә зарыктыргыч елларны, хисапсыз көннәрне ® һәм төннәрне сыйдырмады ул мизгел? Хәзер аның тормышы шушы я мизгелдән гыйбарәт иде; яңадан очрашу турында хыяллану, өмет- < сезлеккә төшү, бертуктамый эзләү, белешү һәм ялгызлык — болар барысы да шул мизгелгә сыйды. Никольский үзе дә аның шикелле яшәде: шул ук өмет һәм өметсезлек, эзләнү һәм ялгызлык гомер буе юлдаш булды. Ул көнне алар нәрсәнедер аңламый калдылар. Нидер аңланылмый калды. Әйе, йөзгә-йөз торып бер-береңне күреп булмый икән, тик соңгы чиктә генә кушылыр өчен дөньяга килгән бу ике кешенең фаҗигасе ачыкланды. Җитмеш дүртенче-җитмеш бишенче елларда мин Мәскәүдә укыдым. Язучыларның Кузнецкий мосттагы китап кибетендә булсын, Арбатның букинистлар магазинында яисә башка шуның ише китап сата торган җирләрдә булсын, күземә һаман саен бер кеше чалына иде. Җәй җитте, көз дә үтте, тагын кыш килде. Шундый очрак туры килеп без аның белән танышып киттек, аннан дуслашып та алдык. Профессор Никольский ялгызы гына яши иде. Атнага бер тапкыр янына олы яшьтәге ниндидер хатын килә, квартирын рәткә сала, керен юа, атналык азык-төлек хәстәрләп куя. Ул аны искечә: «Минем экономкам» дип атый. Бу аскет һәм фанатикның гаять зур квартирасында кая карама китап иде. Шәхси китапханәләр арасында моннан да баерагын минем әле беркайчан да күргәнем юк. Шул кадәр бай китапханә иде ул. Никольский таңга калырлык, хәтта ниндидер фантастик шәхес иде. Еш кына аның өендә мин хатын-кызларны да күргәләдем. Шулай да мине шаккатырганы хатын-кызлар түгел иде. Хатын-кыз логикасы беренче карашка сәер тоелса да, аның да, мөгаен, үз дәлилләре бардыр. Мине бөтенләй икенче мәсьәлә кызыксындыра, хәтта таң калдыра иде. Китаплар белән тулган зур гына кухняда кайчак- ны без чәйләп яки кофе эчә-эчә сәнгать, фәлсәфә, фән турында гәпләшеп төн үткәрә идек; һәм шул чакны гүя каршыңда ниндидер чиксез зур әйберләргә каршы баручы фикри образ калка. Бу фикер бөтен галәмне кочагына алган проблемалар белән изалана, галәм тарихын, аның мәгънәсен, гармония белән дисгармониянең асылын аңларга тели иде. Гап-гади мохит — тәрәзәсе ниндидер стенага караган иркен кухня, тәмәке төпчеге өелгән көл савыты, сөрем сарган чәйнек һәм стеналарның теге ягында йокыга талган зур шәһәр — барысы да кинәт үтә күренмәлегә әверелә һәм аның аша космик коллизияләрне күрә башлыйсың. Нигә болай бөтенесен белергә, ачыкларга, хәл итәргә ашкынгандыр ул? Анда ниндидер гармониягә ирешү фаҗигасе яши иде. Галәмдә һәм кешенең үзендә. Бөтен нәрсәдә. Бу борынгыдан килә торган фикер газабы, уянып китеп тышкы дөньяны да үзенә буйсындырырга теләгән фикернең өзгәләнүе иде... Соңрак мин Никольскийның галимнәр арасында да шактый үзенчәлекле даны таралуын белдем. Ул анда да үз кеше булып китә алмаган. Бәйсез холык-фигыле һәм гадәттән тыш бай интеллекты белән галим-голәмә арасына сыймаган булып чыкты. Бераз югалып торып, Никольский янына соңгы тапкыр килүемдә ул менә нинди иде һәм мин үзем дә аның турында нәкъ шундый фикердә идем. Бик тә аптыраган кыяфәттә язу өстәле янында утыра иде ул. Кар- шысында ниндидер сәер киемле, кулына кылыч тоттырып ясалган портрет репродукциясе — җентекләбрәк карасам үз портреты булып чыкты... Портрет классик манерада язылган. Өстәлдә конверт, кечкенә генә көмеш зажигалка һәм ниндидер вак-төяк ята... — Үлде минем... экономкам. Мин аны танымаганмын,— диде ул ишетелеришетелмәс кенә.— Моннан егерме алты ел элек беренче күрүемдә дә танымаган идем... Бу хәл сезнең шәһәрдә булды... Таныган булсам, ул минем сеңлем, дустым, хатыным, сөяркәм дә була алыр иде бит... Каршымда басып торды, ләкин мин аны танымадым... Берничә ел элек ул тагын килде, анда да танымадым. Бу өйдә ул минем ярдәмчем иде, анам, тәрбиячем шикелле кадерләп тотты, ләкин мин аны танымадым! Мин аны гомер буе таный алмадым. Гомерем буе эзләдем, көттем, тагын эзләдем... Кайчандыр мин аңа: «Бер үк нәрсәне эзләсәк тә, без төрлене эзлибез бит...» дигән идем. Ялгышканмын! Нинди сукырлык! Фаҗигале сукырлык! Мәңгелек сукырлык! Ул төнне без таң аткач кына аерылыштык. Русчадан Солтан ШӘМСИ тәрҗемәсе.