Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Роберт Миңнуплин

Йолдызлар Бардык та кичә балыкка, Елгада таң аттырдык. Тик без балык каптырмадык, Без йолдызлар каптырдык. Йолдызлары шундый эре! Кимендә менә мондый. Күрсәгез, күрер идегез — Чуртан да андый булмый. Без тоткан йолдызлар белән Зу-ур чиләк тулган иде, Чиләгебез йолдыз бел&н Чүмәкәй булган иде. Тик йолдызлар иртә белән Качканнар да беткәннәр. Хәйләкәрләр — качар өчен Таңны гына көткәннәр. Алар бер дә юкка гына Качкан ла күгебезгә. Без җибәргән була идек Аларны үзебез дә! Саныйлар Җыелганнар утыргычка Гөлнарлар, Саниялар. Мактаныша-мактаныша Нәрсәдер саный алар. — Синең ничәү? — Минем бишәү! — Дүртәү генә минеке. — Ә минем авызда — ике, Ә кесәмдә — унике. — Ә мин кичә энем белән Егермене ашадым. — Ә мин бүген берүземә Унынчыны башладым... Баксаң, кызлар,көн дә шулай Бәйрәм ясыйлар икән: Алар шулай саный-саный Кәнфит ашыйлар икән. Боек үгез Утарда яши үгез, Беркемгә дәшми үгез. Ул дөньяга ачулы, Көтә капка ачуны, Тизрәк чыгып качуны. Басып тора ул оеп, Ул — күңелсез, ул — боек. Мөгезләргә эш тә юк, Эш булмагач, көч тә юк. Үгезгә мәзәк түгел — Мондый тормыш үгезгә Бөтенләй хаҗәт түгел. Болай ул беркемгә дә Күрсәтә алмый көчен — Боек ул Шуның өчен! Алмаш-тилмәш Күрегез Алмазны! — Мактанып, шатланып Ве-ло-си-пе-ды-на Бара ул атланып. Тормый ул вакланып, Утырмый сакланып... Ай... руле шул мәлнр Аз гына борылды, Алдагы коймага Барып та орылды. Чәчрәде очкыннар Алмазның күзеннән, Ә велосипедның Чылбыры өзелгән. Ә тәгәрмәчләре Кыйшайган, тишелгән. Алмазның аягы Калайга киселгән... Әй, юлчы иптәшләр! Йөрегез сакланып, Тормагыз таптанып, Тормагыз! Югыйсә, Калырсыз тапталып — Ве-ло-си-пед килә Алмазга атланып. Бер ел үгкән. Утыргычта — Гөлнарлар, Саниялар. Әле булса, мактанышып Нәрсәдер саный алар. — Минем әле унөч калды, Кызыкмыйм артыгына. — Ә минеке унбер әле, Тик берсе ярты гына. , — Ә минеке берәү дә юк, Нишлим инде, жәл дә соң, Жәл булса да, жәлли-жәлли Суырдылар һәммәсен... Баксаң, мактана-мактана, Калдырып бар эшләрен, Кызлар шулай саный икән Исән калган тешләрен. Белә икән Олымы ул, кечеме ул, Сөйләшсә дә кем белән, Бөтен белгәне Айратның: «Мин беләм дә мин беләм». Малайлар бергә җыелып Сөйләшсәләр берәрни, Тыңламый да, әйтә Айрат: — Беләм инде, беләм, — ди. — Миңа акыл өйрәтмәгез, Тыңларга да теләмим, Сез күргәнне, сез белгәнне Әллә кайчан беләм мин1 — Ни беләсең, Айрат? — дибез. — Барысын да беләм, — ди. — Берни белмисең бит, — дибез, — Анысын да беләм, — ди. Арыган Хәлим бүген өйләренә Кайтып керде кичкә генә. Кайтып керде аякларын Сөйри-сөйри көчкә генә. Керегезче, күрегезче: Ул бөтенләй хәлдән тайган. Арыганын, алҗыганын Белеп була әллә кайдан. Әйтерсең лә, көне буе Күмер чапкан ул шахтада. Әйтерсең лә, көне буе Басып торган ул вахтада. Әйтерсең лә, көне буе Су ташыган чишмәдән ул. Әйтерсең лә, утын ярган, Әллә ниләр эшләгән ул... Эшләмәсә, егет кеше Шушы кадәр арыймы соң? Кечкенә килеш шул кадәр Эш эшләргә ярыймы соң? Арымас иде дә Хәлим, Яман эшкә тарыган ул: Эшләгәнгә арымаган, Эшсезлектән арыган ул!