Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Күңел күзем Маңгай күзем күрмәгәнне Күрә күңел күзем. Шуңар кылган эшем өчен һич кызармый йөзем. Бар минем илем каршында Шагыйрь дигән атым. Шул атыңа тугры бул ди, Күңел күзем, халкым. Туа, үлә Гел җай гына — Яфрак гомре Бер җәй генә. Юкка түгел Яшәүләре, Шулай бик тиз Үлсәләр дә: Гомерләрен Бирә алар Күк терәге — Кәүсәләргә. Кайгылыны бик тиз таный Үз кайгысы бар кеше: Кайгылар төрле булса да Бер төсле бит күз яше. Тупаслыклар үтеп китми Күңелләргә салмыйча эз. Кыш өшегән агачны да Яз җиткәч кенә беләбез. Ярам Бәрмим, сукмыйм, читен юлда Гел саклап кына барам. Ялгыш бәрелсә дә каный, Син — иң авырткан ярам. Кемгә булса да Охшарга теләп, Кеше үз-үзен Җуя әкренләп. Аны һичкем ега алмас, Анда гайрәт-көч, димә. Пуля куып җитмәс кош юк, Гайбәт үтмәс стена. Басу өстендә очына Җанлы нокта — күр әле. Әллә тургай, әллә инде Игенченең йөрәге. Җәйге көн Баш очымда кояш яна, Сулап та булмый, эссе. Яфракка яфрак бәрелсә, Кабынып китәр төсле. Сорау Сугыш беткән еллар иде бугай, Сорау бирде сеңлем бер чакны: — Әти кешеләр Галим абзый төсле Буламыни агач аяклы? Узган көннәр өзгән гөлләр икән, Терелтмәкче булып шул гөлләрне, Очрашулар, күрешүләр көтеп Ярсыттык без тыныч күңелләрне. Очраштык та чиксез гаҗәпләндек, Чынбарлыкның карап күзләренә. Хыялларның хәрабәсе бары Өелеп калган яшьлек эзләрендә. Бик озаклап нидер эзләдек без Шушы хәрабәләр арасыннан — Тарихчылар шаһит эзләгәндәй Үткәннәрнең җимерек каласыннан. Бу очрашу юкка булды ахры, Элеккечә калсын иде бар да. Мин Таһирың,- ә син Зөһрәм булып Яшәр идек һаман хыялларда. Биектә, бик биектә. Болытсыз зәңгәр күктә Күрсәм дә торна барын, Сузмыйм инде кулларым. Карыйм да тик сокланып, Уфтанып куям юкка, һәм өрәмен сулышны Кулымдагы чыпчыкка. Син килдең дә китеп бардың, Хушлашып горур гына. Калды өйнең һәр җирендә Күзләрең нуры гына. Син килдең дә китеп‘бардың, Әйт, килүләрең нигә? Калды чыңлап кыңгыраудай Шат көлүләрең генә. Син килдең дә китеп бардың, Күрдем дә, күрмәдем дә. Моңарчы таныш булмаган Җыр калды йөрәгемдә. Син килдең дә китеп бардың... Бар ул син эзләгән кеше, Бар ул, тик ышан гына. Табарсың хыялларыңа Гел тугры булсаң гына. Табарсың, ышан гына. Бар ул син эзләгән кеше, Бәлки яныңда гына. Тик табылмый эзләгәннәр Яшьлек таңында гына, Көткән чагында гына. Бар ул син эзләгән кеше, Бәлки еракта гына. Өметең өзеп, сереңне Чишмә тик ятка гына. Бик кыен чакта гына. Бар ул син эзләгән кеше, Эзлә тик армый гына. Ул үзе дә сине эзли, Очрата алмый гына. Бар ул син эзләгән кеше.