Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Әдип Маликов

ЮЛЫМ СИНДӘ ТУКТАР

Тормыш гизеп, Бер җилләнеп кайту — Үзе бер гомергә торырлык. Корт шикелле, Эчтән ашый җанны Мещаннарча гамьсез торгынлык. Дәшә мине погранзаставалар, Уяу тора һаман постларым. Танырмын да, танымам да сезне, Яшел фуражкалы дусларым. Җырларыбыз бара походларда, Запастагы чинда торсак та. Ленинчылар — җирдә бер армия, Безнең урын, димәк, бер сафта. «Иярченинәр — гүя күгәрченнәр, Сибелгәннәр космос түренә. Татарстан, Якты калаларың Космос аша миңа күренә. Юл тотсам да кайда, Озатып йөри Туган якның шифа-җилләре. Йомарланып күңел түрләрендә Чәчәк ата назлы гөлләре. Аерылганда синнән, туган ягь/м, Юксынуым җырда чагылыр. Урый торгач зәңгәр планетаны, Юлым синдә туктар барыбер. Роберт Әхмәтҗанов ИРЛӘР юк

Рәшит Гәрәй

ТУГАН АВЫЛЫМНЫҢ ТУКСАН БАТЫРЫ

Тугам авылымның туксан батыры Ятып калган сугыш кырында. Җирне иңләп, якты истәлекләр Йөри бүген алар турында. Офыкларга карап китте алар, җырлыйҗырлый менде үрләргә. Яшь киленнәр әйтте: «Бу дөньяның бөтен авырлыгы ирләргә!» Кырлар тулып арыш сыгылып тора. Җилләр коя тагын — ирләр юк... Айга карап көтә сөйгән яры, Атакадан исрн-имин чыккач, сөйләштеләр ирләр, — сабыр, нык: «Ялгыз башка килсә — берни түгел, хатыннарга — бөтен авырлык!..» Авыр хәбәр килде. Шундый авыр... (Үлчәр өчен андый герләр юк!) Кырлар кипте. Туфрак орлык көтә. Сөрелмәгән кырлар — ирләр юк. Бу яудан да чыктык. Киләсендә кемнәр бар да тагын, кемнәр — юк... гүзәл ярлар сула—тиңнәр юк. Сылуларга идиот кул салганда сугып егар өчен — ирләр юк! Бирмим дисәң әгәр ятка серне, өметләрне акка биләрлек. Сабыйлар да инде егет була, ата булыр кеше — ирләр юк. Ирләр булса — канат тигез була, хәлләр имин була, илләр — нык... Күпме еллар илләр имин. ӘмМа чыгып киткән җирдән ирләр юк... Күк йөзендә кояш янган чакта Исемнәре калмас онытылып: һәйкәл булып авыл уртасына Баскан алар иңгә-иң торып. Соры шинель киеп өсләренә Сафта бара алар һаман да. Гомерләре — якты маяк сыман, Нурын сибә килер заманга. Туган авылымның туксан батыры Исәннәрнең күңел түрендә. — Уяу булыгыз,— дип, ил улларын Кисәтәләр алар бүген дә. Дифгат Сирай 1418 КӨН

Рәшит Гатауллин

ГЕРМАНИЯ

Бик ерактан килгән уйларыммы, Нәрсә тартты мине бирегә? Юлларыннан үтеп Европаның Килеп җиттем менә Берлинга. Бер мең дүрт йөз унсигез көн, Бер мең дүрт йөз унсигез төн Тетрәп торды җирләр көн-төн, Күкрәп торды күкләр көн-төн. Коеп торды өстебезгә Бер өзлексез ут яңгыры: Янды шәһәр, Авыл белән Янды бергә иген кыры. Янды йөрәк! Күкрәкләрдә Үч ялкыны күтәрелде. Өермәдәй соңыннан Берлин Урамына бәреп керде, һәм ул ялкын байрак булып Балкып рейхстагка менде. ... Бер мең дүрт йөз унсигез көн. Бер мең дүрт йөз унсигез төн Көттек бары бер көнне без— Җиңү көнен! Килде ул Көн! Нур Әхмәдиев СОЛДАТ ХАТЛАРЫ Трептов-парк. Ак каеннар үсә. Каеннарның башы иелгән. Алар елый... Алсу гөлләр елый... Күпме солдат монда күмелгән. Ак ташларда алтын язулар бар, Таш җәелгән юллар тап-такыр. һәйкәл булып гүя җир астыннан Бала тотып чыккан яшь батыр Карап тора Берлин иртәсенә. Карашында ныклык, тынычлык. Бала йоклый солдат күкрәгендә, Ә бер кулда һаман кылычы. Германия! Дары мичкәсеме, Маркс җире, Гейне илеме? Яуда үлгән солдат улын сиңа, Мине — сиңа юллар китерде. Европаның уртасында торам, Ноктасында торам сугышның. Туфрагыңа каен яше тама, . Колагымда дөнья сулышы. Гаҗәпсенеп карыйм... Озак еллар Үзәкләрне микән өзгәнгә. Германия... Беләм, кешелек тә Яхшы якка таба үзгәрә. Саубуллаштылар... Исендә һаман: — Җиңеп кайтырбыз! — дигән антлары. Җиңү дә килде, тик үзе генә, Тик үзе генә кире кайтмады. Юксыналар да туган яклары, Таңнар барыбер алдан атмады. Ядкаре булып бер улы калды һәм калды тагын язган хатлары. Шушы хатларны укыды кат-кат, һәрбер сүзенә кадәр ятлады. Йокысыз күпме төннең шаһиты —• Күз яше сеңгән солдат хатлары. Ничә ел буе борчып йөрделәр Ишеккә килеп әрсез ятлары. Тугры калырга көч бирде аңа Мәхәббәт тулы солдат хатлары. Булды аның да бу тол язмыштан Боегып башын игән чаклары... — Горур бул, җаным!—дип дәшә һәрчак Саргаеп беткән солдат хатлары. Салих Баттал 1945 Ярдан очып менеп китәм Владивосток күгенә; офык тәрилкәсе тулы Тын океан күренә. Шул кадәр таныш күренеш... Калдырмый бар сырларын, күзне йомып сыза алам мин бу океан ярын. Турысын әйтим, туйдырдың Бөек Петр заливы! Тагын күпме өсләреңдә очар Баттал Салихы! Әнә, якын чик артында • дошман күтәргән кылыч. Ә мин синең калканыңмын, — калкан астында тыныч. Кизәнгән дошман ирекле: сугу минутын сайлый. Калкан ирексез, өзлексез сугудан сине саклый... ... Бу интектергеч бурычны тик алмашчыма биреп кайтканда очу — ял миңа, тәмам аламын ирек. Тагын җиргә иркәләнеп, сыйпанып очыйм әле; канат — колачларны җәеп офыкны кочыйм әле! Ни кадәрле куркынычлы булса борылышларым, шулкадәрле иркенәеп китәдер сулышларым! Мин киттем, хуш, Владивосток, онытылмаслык кала! Йолдызларың мине озатып рельсәгә егылып кала. Керсәм, — туңган тәрәзәле вагоным дөп-дөп атлап адаштырырга илтә күк мине, күземне каплап. Рельсәләрнең дөпелдәвен туктаусыз тыңлап барам; тыңлап йоклыйм, тыңлап торам, кушылып җырлап алам. Көн саен аның тавышы тагын моңлырак чыга; көн саен ярты сәгатькә кояш соңрак чыга... Владивосток! Синдә калды дүрт еллык уяу төнем, илгә тәэмин итәр өчен бер Бөек Җиңү көнен.