ОЛЫ ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА ҖИТДИ ХЕЗМӘТ
Китапның тышлыгында ике исем: Рафаэль Мостафин һем Сибгат Хәким. Әдәбиятта, гомумән рухи тормышыбыз елъязмасында яхшы мәгълүм исемнәр. Галим-язучы (журналист-язучы дисәк тә дөреслеккә туры килә) Рафаэль Мостафин шагыйрь Сибгат ага Хәким турында, аның тормышы һәм иҗат юлы турында китап язды һәм аны Мәскәүдә, «Советская Россия» нәшриятында «Совет Россиясе язучылары» сериясендә бастырып чыгарды. Сибгат Хәким — телде күп тибрәнгән, язуга күп төшкән исем. Сугыштан соңгы 30—35 ел эчендә аның иҗатын гел уңай яктан гына диярлек бәяләгән күп дистә мәкаләләр чыкты. Без бу хәлгә — уңай бәяләргә күнектек тә шикелле инде. 1971 елны шундый мәкалә-чыгышларны берләштергән, «Сибгат Хәким» дигән библиографик характердагы бер китап Казанда да басылып чыккан иде. Аның авторлар саны шактый ишле һәм төрле булып, китапның рухы үзгә һәм стиле дә төрлечәрәк иде. Ә бусының авторы бер, язылу вакыты да шактый ук конкрет. Тагын шунысы бар: үз Казанында татарча чыккан китапны үз өендәчәрәк, үзең теләгән таныш укучыларың белән бергәрәк торып һәм гомум уртак югарылыктан чыгыбрак укыйсың, хөкем итәсең. Ә инде бүтән телдә, бу очракта рус телендә чыккан хезмәт, аның таралу сферасын һәм укучылар контингентын истә тотыл булса кирәк, бераз бүтәнчәрәк язылган. Ирексездән чагыштырасың, башка әдәбиятлардагы хәлләр белән аналогия үткәрәсең һәм... әйтергә кирәк, үз әдәбиятыңдагы теге яки бу күренешне объективрак бәяли башлыйсың. «Йөзгә йөз торганда чын йөзне күрмәссең» дигәнрөк бер тәгъбир бар. Р. Моста- финның бу китабы белән танышкач, шул әйтем искә төште. Чыннан да, үземне Сибгат аганы, аның тормыш юлын, иҗатын шактый ук яхшы (заманында аның турында матбугатта мәкаләләр белән дә чыккан булды) белем дип йөри идем. Юк. алай түгел икән! Ул — катлаулырак, тирәнрәк, бүтәнрәк икән! Китап биргән беренче тойгы әнә шул булды. Бу өле бергә-бергә иҗат иткән, бер Казанда бергәбергә дөнья «эткән каләмдәше алган тойгы. Ә русның һәм бүтән халыкларның киң катлау укучыларының байтагы эчен, Сибгат Хәким дигән шагыйрь бөтенләй үзгә булып, хәтта өр-яңа булып ачылуы да мөмкин бит. Димәк, әлеге тойгының тагын да зуррак һем тәэсирлерәк булуы бар. Рафаэль Мостафин — журналист каләмле язучы. Укучының күңелен яхшы тоел эш итүгә, фикерне ачык һәм җиңел формаларда җиткерә алуга ирешкән язучы. Ул — төпле тәнкыйть мәкаләләре белән беррәттән, документаль нигездә язылган әсәрләр авторы да. Муса Җәлил турында чыккан популяр китаплары. «Экваторлар аша» дигән повесте һ. б. моңа ныклы дәлил. Р. Мостафин — ейрәнеп-белеп яза торган һәм алынган материалына чын мәгънәсендә мөкиббән китеп иҗат итә торган автор. Аның бу сыйфаты «Сибгат Хәким» дигән әлеге монографик китабында да ачык күренә. Автор, хәле җиткән кадәр (әлбәттә, кеше күңеленең бөтен нечкәлекләрен белеп бетерү мөмкин түгел!), шагыйрьне баштан-аяк, энәсеннән җебенә хәтле өйрәнергә тырышкан. Шагыйрь шәхесенә аның ихтирамы зур. шагыйрь язганның күбесе аның күңеленә хуш һәм якын. Бу хермәт хисе һәр абзацта, һәр биттә сизелеп тора. Китап кече күңеллелек белән, зур такт саклап язылган. Автор, шагыйрьнең кайбер әсәрләрен беркадәр тәнкыйть иткән очракта да. йомшак тон сайлап, теге яки бу негативрак күренешнең асылын ачканда, аны, шул заманның рухи атмосферасына бәйләп аңлатырга тырыша. Китап — кечерәк-кечерәк егерме бер бүлектән тора. Айың һәрберсе аерым уй- лану-зссе рәвешендә. Теләсә кайсы бүлекне аерым алып укыганда да билгеле бер төп мәгънә — фикер ачык аңлашыла, өзеклек сизелми, һәр бүлек — шагыйрь тормышының бер этабын яки иҗатының бер спектраль кырын ачуга багышланган. Автор шагыйрь турындагы төп фикерләрен әнә шулай «төйнәп-төйнәп» бер төзек хикәяләр мәрҗәне тезгән. һәр иҗатчының, һәр язучының хакыйки бәясе — аның халык рухына тәэсир итү дәрәҗәсе белән билгеләнә. Халыкта матурлык тойгысын арттыру. фикерлеү-үэ- аңын көчәйтү, кеч-дәрманын кешелек куйган идеалларга хезмәт иттерергә юнәлтү.„ Әлбәттә, мондый миссияне башкарыр эчен әдипкә, талантка ия булу белән бергә, халык-ил тормышының иң үзәгендә тору шарт. Үзеңә тигән дәвернең чын мәгънәсендәге замандашы, аваздашы, фикердәше К һәм көрәштәше булу шарт. Хатта, алай гына тугел, син үз заманыңнан ярты күкрәккә генә булса да, алда да барырга тиешсең әле Юкса, сиңа иярмәячәкләр. Ә әйдәүче булыр өчен ышанулары кирәк. Ә ышанычны ничек яулыйлар соң? Халык белән булып, аның тормышы белән яшәп, шатлык-кайгысын бергә бүлешеп. Сибгат Хәким исә үз халкының язмышында «эрегән» әдип. Р. Мостафин шагыйрь биографиясенең һәм иҗатының халык тормышыннан аерылгысыз икәнлеген һәм шушы аерылгысызлык, бердәмлек аның яшәү һәм илһам чыганагы икәнлеген бу китабында тагын бер кат раслап күрсәтә. Сибгат Хәким биографиясе — ул безнең халык вәкиленең, хезмәт иясе баласының соңгы 50—60 ел дәвамындагы биографиясе. Крестьян улы, балачагы һәм яшьлеге авыл табигатендә, киеренке хезмәт атмосферасында үткән, аннан — рабфак, педагогия институты. Ватан сугышы... «Заман белән сөйләшеп яшәргә омтылганмын, — дип язды Сибгат Хәким соңрак үз иҗаты турында, — сөйләшү өчен урын бар: сүз арасына үзенең фаҗигаләре белән сугыш килеп кергән, югалтулар ачысы, төзелеш мәйданнары, яңа буын кешеләре, туган илнең табигате, бәхәсләре, шатлык һәм әрнүләре... Минем өчен иң кирәге — халык рухы. Минем өчен иң авыр, ирешүе иң читен нәрсә — һаман шул тирәдә яткан уйлар... Шуңа кайчан да булса бер ирешергә омтылу хисе яздырта шагыйрьне...» Канчан да булса бер ирешү... Халык рухын аңларлык, аңларлык кына түгел, аның җырчысы булырлык шагыйрь дәрәҗәсенә кем, кайчан ирешә! Тукайлар, Такташлар, Җәлилләр бу югарылыкка үсмер чакта ук ирешсәләр, икенче берәүләр, әйтик, Нури Арсланов кебекләр, чәчләре тәмам чаларып беткәч кенә күтәрелә алалар. Бу процессны шәхси теләк яки тырышлык белән генә аңлатып булмый, хикмәт художество талантының үзенчәлегендә. Сибгат Хәкимне дә зур поэзиягә иртә килде дип әйтеп булмый. Беренче юка китапларын утыз яшенә кадәр чыгарса да, чын мәгънәсендәге җитлеккән камил шигырьләр шактый озак еллар үткәч кенә язылдылар. Шуңа күрә дә. шагыйрьнең 1976 елны Казанда чыккан сайланма шигырьләренең бер томлыгында башлангыч 10-—15 елдагы иҗаты бик аз күләм тәшкил итә. Кемнәрдер Сибгат Хәкимнең олы шагыйрь булуын «Пар атитан саный, кемнәрдер «Суд залыннан» исәпли... Р. Мостафин да Сибгат Хәкимнең иҗат эволюциясенә шактый киң туктала, чагыштырмача озак өлгерүнең сәбәбен ачыкларга тырыша. Китабының бер урынында телдә йөргән мәгълүм караш-тео- рияне дә искә төшереп үтә: «...иҗатчы өч стадия үтә. Башта ул чынбарлыкны танып- белә, күрә, кичерә; аннан ул аларны «оныта», соңыннан — күңеле аша яңадан искә төшерә». Иҗади өлгерүне — беренче күргән, тойган тәэсирләрне яңадан искә төшерү аралыгы белән билгели. Ихтимал, бу карашта да дөреслек бардыр, әмма бүтән төрле сәбәпләрнең булуы да мөмкин. Талантның ачылу хикмәтләрен, судагы балыкның, һавадагы кошның юлын белеп булмаган кебек, аңлатуы авыр нәрсә. Сибгат Хәким иҗатының башлангыч елларында сүлпәнрәк эшләсә, соңгы 20—25 ел эчендә ат кебек эшләде. Бу хакта сүз куерту, зур әдипнең үзеннән бигрәк, бүгенге әдәби хәрәкәттәге яшьрәк кешеләргә карый. Яшьтән ныгытыбрак эшләп калу хәерлерәк бугай. Иртә торсаң — ит пешә, соңлап торсаң — бит пешә, ди халык. Сер түгел бит: дөньяда һәрвакыт ярыш бара. Системалар арасында, илләр-халыклар арасында. Ә инде иҗатта, сәнгатьтә, әдәбиятта, эстетик казанышлар сферасындагы ярыш ул — иң гуман ярыш, кешелекле ярыш. Дөнья — алдан юл ярып баручыларны, «беренче эшелондагы»ларны таный иң әүвәл, аларга соклана, аларны күтәрә Сибгат Хәкимнең «дөньяда Пушкин бар, Пушкин бар!..» дигән юллары бар. Әйе, дөньяның тагын Лермонтовлары, Петефилары. Тукайлары бар... Шагыйрьнең тагын мондый юллары да бар бит әле: «беренчеләр мине сагындыра, беренчеләр минем истә гел». Кыскасы, әдәбиятка мөмкин кадәр иртәрәк килсәң, заманың өчен күбрәк кирәгең булуы мөмкин. Китап рус телендә язылып, шул телдә укучылар өчен адресланган булгач, табигый, шагыйрь иҗатының үрнәкләре дә, өзекләр һәм цитаталар рәвешендә, тәрҗемәдә бирелгәннәр. Авторның шагыйрь Иҗаты турында әйтергә теләгән күп фикерләре дә әлеге шул тәрҗемә мисаллар белән беркетелеп барыла. Шулай булгач, тәрҗемәнең нинди дәрәҗәдә булуы, бу очракта, ифрат зур роль уйный. Шуңа күрә, китапта Сибгат Хәкимнең тәрҗемә китаплары һәм тәрҗемәчеләре турында аерым бер бүлек булуы бик урынлы. Милли әдәбиятларның үсешен һәм язмышын хәзер тәрҗемә эшеннән башка күз алдына китерү кыен. Тәрҗемә эше — дәүләткүләм әһәмиятле эш. һәр эшнең асылы сыйфат белән билгеләнә. Тәрҗемәдә дә шулай. Бүтән милләт укучылары күңеленә бәйрәм китерә алырлык байтак поэтик ачышлар, тәрҗемә начар булу сәбәпле, югалып кала. Кагыйдә буларак, тәрҗемә оригиналдан кайтышрак чыга. Бу җәһәттән Сибгат Хәким мисалы шактый гыйбрәтле. Аның тәрҗемә китаплары мисалында бездәге поэзия тәрҗемәсе эшенең гомум торышын, уңай һәм кимчелекле якларын чамаларга була. Беренчедән, С. Хәкимнең бу уңайдан эше бик яхшы бара кебек. Ул, Хәсән Туфан яки Нури Арсланнар кебек, бу эшне үз агымына куйган кеше түгел, тәрҗемәгә нык игътибар биреп русча күп китаплар чыгарган шагыйрь. Русчада чыгару ягыннан аны безнең поэзиядә Тукай, Җәлил, Ерикәйләрнең китаплары саны белән генә чагыштырып була. Исән» татар шагыйрьләреннән рус телендә иң күп басылган бердәнбер кеше. 1947—1977 еллар эчендә аның русча егерме китабы чыккан. Шуның сигезе Казанда (Бу урында шуны да искәртеп узасы килә: безнеңчә, тәрҗемә китапларын үзәк нәшриятларда чыгару хәерлерәк. Беренчедән, җирле нәшрияттагы кәгазь мөмкинлекләрен ана телендә чыгары лырга тиеш китаплар өчен сарыф итү дәрес булса, икенчедән, үзәк нәшриятларда тираж һәм таралу сферасы ягыннан өстенлеге зуррак). Аларның гомуми тиражы— 308 мең чамасы. Шигъри әсәрләр өчен шактый гына саллы сан бу. Ихтимал, тиешле дәрт, жегәр һәм хуплау булганда, мондый «багаж» белән, ил поэзиясе орбитасына гына түгел, ә Рәсүлләр. Кайсын- нар, Эдуардаслар, Мостайлар кебек, Европа, дөнья әдәбияты аренасына да чыгу мөмкин булыр иде... Алда әйткәнебезчә, киңрәк даирәгә чыгуда тәрҗемәчеләрнең роле зур. Әлбәттә, авторның үз роле дә бәләкәй түгел: ул тәрҗемәләргә талымсыз карарга, поэзияне кыерсыту хисабына компромиссларга бармаска тиеш. Рафаэль Мостафин үз китабында бу мәсьәләгә тәфсилләп туктала. Шагыйрь иҗатын рус телендә яңгыраткан М. Львов, Н. Сидоренко, Р. Моран, Н. Беляев, Р. Кутуй һәм башка тәрҗемәчеләрнең иҗади концепцияләрен һәм эш стильләрен анализлап, бүгенге тәрҗемә эшенең торышы, спецификасы, үсү перспективалары турында кызыклы гына теоретик фикерләр әйтә һәм кайбер практик киңәшләр белән уртаклаша. Сибгат Хәким — җырчы шагыйрь. Аның сүзләренә язылган йөзләрчә җырлар халык күңелендә ныклы урын алган. Сибгат Хәким— Тукаймы шагыйрь. Бөек Тукай рухына һәм эшенә тугрылыгын раслап, аның турында поэмалар циклы иҗагт иткән шагыйрь. Сибгат Хәким — Ленин Татарстаны шагыйре. Ул — «Ленин фәрманы белән», «Языгыз, җир уллары*. «Дәверләр капкасы» кебек поэмалар, «Күңелем Ленин белән сөйләшә», «Бер горурлык хисе яна миндә» кебек шигырьләр авторы. Сибгат Хәким — фронтовик шагыйрь. «Дуга», «Үрләр аша» поэмалары. «Уналты йорт безнең тыкрыкта», «Белгәннәр тик тора», «Торыгыз, Мусалар!» кебек шигырьләр аның кулы белән язылган. Сибгат Хәким — публицист шагыйрь. Ул — йөзләгән чыгышлар, мәкаләләр, рецензияләр авторы (әле 1979 ел ахырында гына аның әдәби-публицистик мәкаләләрен берләштергән калын бер томлыгы дөнья күрде). Сибгат Хәким — яшь язучыларның (бер язучыларның гынамы әле!) якын дусты һәм киңәшчесе. Сугыштан соңгы еллардан башлап дистәләгән язучылар турыдан-туры аның ярдәме белән әдәбиятка аяк бастылар, иҗади үрләр яуладылар... һәм, ниһаять, Сибгат Хэки»* — мәшһүр Казан артының илгә игелек күрсәткән данлы бер улы... Кеше һәм иҗатчы буларак, әдипнең күпкырлы эш- чәнлеге Рафаэль Мостафин монографиясендә шактый тулы күрсәтелгән. Тәнкыйтьче Сибгат Хәким иҗатын татар әдәбиятының бер казанышы итеп кенә карамый, ә күпмилләтле совет әдәбиятының органик бер өлеше итеп күрсәтә. Дөресе дә шул: шагыйрь иҗаты —милли бизәкле, интернациональ эчтәлекле бай иҗат. Рафаэль Мостафин бу китабында шагыйрьнең иҗат лабораториясе серләрен дә беркадәр ачып күрсәтергә тырышкан. «Шигырьләр ничек туа?» дигән бүлектә шагыйрьнең укучыларга киң мәгълүм шигырьләреннән «Тәрәзә рамнары», «Фәрхинур», «Рамазан» шигырьләренең язылу тарихын бәян итә. һәр шигырь артында конкрет кешеләр, конкрет язмышлар тора икән бит! Кайберләренең исемнәре дә шул көе үзгәртелмичә шигырь тукымасына кереп киткән. Гомумән, Р. Мостафин шагыйрь иҗатының төп этапларын билгели торган байтак әсәрләргә җентекле анализ ясый. Шулай да, шагыйрь иҗатында әһәмиятле урын тоткан кайбер әсәрләр автор игътибарыннан беркадәр читтә калганнар. Әйтик. «Бакчачылар». «Дала җыры» кебек башлангыч чор әсәрләренә шактый урын бирелеп тә, атаклы «Кырыгынчы бүлмә» турында бер сүз дә диярлек әйтелмәве аңлашылып бетми. Ихтимал, кайбер әсәрләрне шагыйрь замандашларының (мәсәлән, Ф. Кәрим. М. Җәлил. X. Туфан, Ә. Давыдов. Ш. Мөдәррис һ. б) шул ук темага яки шуңа якынрак темага язылган әсәрләре белән чагыштыру нисбәтендә анализлап караганда да кызыксыз булмас иде. Гомум әдәби процесс фонында шагыйрьнең уңышлы һәм кимчелекле яклары ачыграк күренер иде. Шулай ук, кайбер шигырьләргә аңлатма биргәндә урыны- урыны белән нечкә поэтик тоемның да җитенкерәп бетмәве сизелгәли... Әлбәттә, үзең эшләүгә караганда, кеше хезмәтен бәяләү җиңелрәк. Хезмәт белән танышкач тагын бүтән фикерләр дә уянмады түгел. Алары китапны тагын да яхшырак күрү теләгеннән иде. Ә без хәзергә булганын тәкъдир итә белик. Мәскәүдә беренче тапкыр исән татар язучысы турында төплә монография чыкты. Бу— шатлыклы ва