Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРМӘРГӘ УЕЛГАН ИСЕМ

Украинаның Волынский өлкәсе, Горохове район үзәгендә зур каберлек— Дан биеклеге бар. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар— совет солдаты һәм офицеры күмелгән. Ул изге урынга сукмак өзелми. Бөек Ватан сугышы ветераннары, яшьләр, мәктәп балалары килә. Аналар йөрәге кебек талпынучы Мәңгелек ут кайгылы көннәрне искә төшерә. Дәһшәтле сугышларны, изге Ватаныбыз бәйсеэлеге өчен соңгы тамчы канга кадәр көрәшеп һәлак булган фидаиләрне... Мәрмәргә уелган исемнәр арасында татар халкының батыр улы. язучы, гвардия лейтенанты Хәмит Кавиев та бар. Бу исем безгә яхшы таныш, без аны хөрмәт белән искә алабыз. И. Кавиевның исеме алтын хәрефләр белән язылган шушындый ук мәрмәр такта Казанда — Матбугат йортында да тора. Хәмит Кави татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора. Ул фәнни-популяр, фәнни-фантастик жанрда иҗат итте. Кече яшеннән Тукай шигырьләрен ярата, аларны күңелдән өйрәнә. Бала чагыннан ук әдәбиятка, китапка гашыйк булган Хәмит үзе дә әкиятләр, шигырьләр, җырлар яза башлый. Мәктәптә укыган елларда аның иншалары кызыклы эчтәлеге һәм матур теле белән аерылып торган. Хәмит 1906 елның 22 декабренда Чувашстанның Козловка районы, Әлмән авылында укытучы гаиләсендә туган. Сәлим абзый улын үзе шикелле авыл укытучысы итәргә тырыша. Үсә төшкәч, Хәмит әтисе киңәше белән, күбрәк педагогик китаплар укыса да, бөтен күңелен матур әдәбиятка багышлый. Рус һәм чуваш авылларына якын булганга, Әлмән кешеләре руслар һәм чувашлар белән аралашып яшиләр. Шуңа күрә Хәмит бала чагыннан ук рус һәм чуваш телләрен белә башлый, соңга таба рус телендәге китапларны судай эчә. Күренекле чуваш шагыйре Константин Ивановның «Нар- спи» әсәрен яратып укый, рус телендәге фәнни-фантастик һәм маҗаралы китапларны кулыннан төшерми. Туганнарының сөйләвенә караганда, ул авылның топографик картасын төзегән, балалар белән уйнаганда сәяхәтче булып, Американы ачкан Христофор Колумб булып уйнаган. Ул үзенең сабакташларына һәм туганнарына «Үсеп кенә җитим, Магеллан кебек дөнья әйләнә сәяхәткә чыгам, яңа утраулар ачам», — ди торган булган. Хәмитнең дөньяга карашы, таланты бик тиз ачыла. Ул мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый. 14 яшендә Хәмит Казанга килә һәм педагогия техникумына укырга керә. Әнә шул елларда ул очерклар, мәкаләләр язып газета-журиалларда актив катнаша башлый. Беренче китабын бастырып чыгарганда Хәмит Кавига әле егерме яшь тә тулмаган була. Техникумда укыган елларында яшь егет язучылар белән аралаша, әдәби түгәрәккә йөри, очрашуларда катнаша. Әмма аны күбрәк фәнни-фантастик темалар, географик ачышлар кызыксындыра. 1926 елда педагогия техникумын бик уңышлы тәмамлап Хәмит укытучы булып эшли башлый. Көнчыгыш педагогия институтында читтән торып укый, яңа әсәрләр яза, редакцияләр белән тыгыз элемтәдә тора. Соңга таба Хәмит Кави техникумда биология һәм география укытучысы булып эшли башлый, ел саен У илебезнең төрле якларына сәяхәтләр ясый, анда күргәннәрен көндәлекләренә язып бара. Соңыннан әлеге материаллар нигезендә очерклар һәм повесть иҗат итә. Хәмит бик яшьтән тарихи урыннар белән кызыксына, Советлар Союзының казылма байлыклар чыга торган төбәкләрендә була, Татарстанда Пугачев гаскәре үткән авылларга һәм шәһәрләргә бара, күп кенә кыйммәтле материаллар җыйный. Ул 1937 елда ерак Арктикага да сәяхәт ясый. Бу җаваплы, куркыныч сәфәр вакытында Хәмит Кави махсус хәбәрче буларак хәбәрләр һәм очерклар язып тора. Менә шул хәбәрләрнең берсе: «Быел, Арктика тарихында беренче тапкыр буларак, махсус пароходта Арктикага туристларның сәяхәте оештырылды. Сәяхәттә катнашучы 100 дән артык турист 18 августта Мәскәүдән Ленинградка чыгып киттеләр. Туристлар Ленинградтан поезд белән Мурманскига барып, аннан диңгез пароходы белән Яңа Җиргә китәчәкләр. Аннан соң Баренц диңгезе, Рус гаване. Надежда борыны, Маточкин Шар, Кармакул, Амзерма, Карский диңгезе һәм Ак Диңгез аркылы Архангельскига кайтачаклар. Туристларның бу кызыклы сәяхәтенә күренекле белгечләр җитәкчелек итәчәк». Хәмит Кавиның китаплары һәр елны диярлек басылып тора. Ул барлыгы 15 ләп китап чыгара. Аларның барысында да шул заман сулышы, бишьеллык планны үтәү буенча көрәш, эшчеләрнең һәм крестьяннарның тырыш хезмәтләре ачык чагыла. 1930 елда X. Кавиның «Кавказ таулары аркылы җәяү» дигән китабы басылып чыга. Язучы безне Кавказ табигате, упкыннар, кар белән капланган биек таулар, сөнге кебек кыялар, текә таулардан агып төшкән шарламалар, серле елгалар, кайнар чишмәләр белән таныштыра. 1932 елда басылган «Боз диңгезенә таба» дигән китабында исә Мурманск тимер юлы һәм шәһәре, ак төлкегә бай булган Кильдин утравы, балык тотучылар, болан асраучылар, җәнлек аулаучылар турында кызыклы итеп яза. Бик салкын һәм томанлы көннәрдә дә совет кешеләре кырыс табигатькә каршы торалар, хезмәттә зур уңышларга ирешәләр, яңа рекордлар яулыйлар. Бу батырлыкны язучы дәлилле һәм оста итеп, укучы яратып укырлык итеп тасвирлый. Китап маҗаралы хикәя укыган кебек җиңел укыла. Язучының «Идел буенда йөрү» (1931 ел), «Балалар күмер өчен көрәшәләр» (1932 ел), «Кузбасска сәяхәт» (1934 ел) һәм башка китаплары хезмәткә дан җырлыйлар. Хәмит Кави бик эшчән, тынгысыз язучы-педагог- ларның берсе була. Хатыны Мәрьям апаның әйтүенә караганда, ул Татарстан, Баш- кортстан, Чувашия һәм Мари республикаларында йөреп, андагы табигать, халыкның көнкүреше, этнографиясе турында дистәләрчә мәкаләләр язган, халык авыз иҗаты үрнәкләре җыйган. Бу елларда төрле газета-журналларда X. Кавиның мәкаләләрен һәм очеркларын да еш очратабыз. Ул материалны тормышның үзеннән ала, шул чор вакыйгаларының эчендә кайный. Хәтта чаңгы походлары оештыра, үзе шунда катнаша һәм бу турыда язып та чыга. «Казаннан Мәскәүгә кадәр чаңгы белән», «Чаңгыда йөрүнең файдасы» кебек мәкаләләре шуңа мисал булып торалар. Мех техникумы укучыларының чаңгы белән Мәскәүгә кадәр походта катнашуларын берничә тапкыр Хәмит Кави оештыра. Шушы походта катнашуы һәм уңышларга ирешкәне өчен ул Почет грамотасы белән бүләкләнә. Бу поход турында 1936 елда «Кызыл Татарстан» газетасында «Мех техникумы чаңгычылары Мәскәүдә» дигән хәбәр басылган. Походта катнашучыларны Мәскәу халкы зур алкышлар белән каршылаган. Мәскәу газеталарының берсендә Хәмит Кавиның рәсеме дә басылган. Хәмит Кави балаларны илебездәге бөек төзелешләр белән таныштырып бара. Аның «Ак диңгез — Балтик каналы», «Зур Фәргаиә каналы», «Икенче Баку»га экскурсия» һ. б. очерклары зур әһәмияткә ия. Язучы-педагог Хәмит Кави республикабыз һәм Казан шәһәренең тарихи урыннары турында кызыклы язмалар әзерли. Шундый фәнни-популяр хезмәтләреннән «Кабан куле», «Казанка елгасы буйлап», «Татарстанда карст», «Казан дәүләт университеты» аеруча киң колачлы. X. Кави тәрҗемә өлкәсендә дә тырышып эшли. Ул үзе турында 1935 елда болай дип яза: «Мин 1925 елдан бирле төрле газета-журнал ларда мәкаләләр, очерклар язып киләм. Унлап китабым чыкты. Быел яза башлавыма ун ел тулды. Минем бөтен язган әйберләрем басылмаган. Басылмаганнары басылганнарына караганда күбрәк... Хәзер зур китап язу өстендә эшлим.» X. Кави шагыйрь Фатих Кәрим, тәнкыйтьче Гомәр Гали белән аерата дус була, үзенең әсәрләрен алар белән киңәшеп яза. Фатих Кәрим һәм Гомәр Гали аның китапларын редакцияләп чыгарганнар. Бөек Ватан сугышына кадәр язучыны, аркасына юл капчыгы аскан хәлдә. Татарстанның һәм Советлар Союзының әле бер, әле икенче ягында еш күрергә мөмкин була. Шул сәяхәтләреннән соң X. Кави «Унбер республика буйлап» дигән китап яза. Аиың өзекләре «Пионер каләме» журналында басылалар. Ләкин китап дөньяга чыкмый кала, немец-фашист илбасарларына каршы сугыш башлана. Язучы һәм педагог буларак, Хәмит Кавины хөрмәт иткәннәр, аның тырышлыкларына зур бәя биргәннәр. Җәмәгать эшләрендә актив катнашканы, Казан мех техникумында яхшы эшләгәне, яшь буынга коммунистик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен 1936 елда аңа Мәскәүдә Тышкы сәүдә халык комиссары имзасы белән исеме язылган сәгать бирелгән. Шулай ук ул «Бишьеллык ударнигы» дигән исемгә лаек булган. Мех техникумында Хәмит Кави язучы Г. Кашшаф һәм балалар язучысы А. Әхмәт белән бергә эшләгән. А. Әхмәт аның эшчәнлегенә сокланып болай дип яза: «X. Кави бик тырыш язучы иде. Аның өлгерлегенә без соклана идек. Ул укытучы-педагог та, фәнни-популяр темага китаплар язучы да. Аның өстенә техникумда һәрторле җәмәгать эшләре дә алып бара, һәр көнне диярлек вакытлы матбугатта мәкаләләре, очерклары чыга, барысына да өлгерә, бик актив эшли иде». 1941 елның сентябрендә Хәмит Кави Кызыл Армия сафына китә. Ул Мәскәү янындагы каты бәрелешләрдә катнаша. Беренче җиңүләребез турында X. Кави үзенең гаиләсенә шатланып хатлар яза. Ул хатлар батырлыкка омтылу, җиңүгә ышаныч кисе белән сугарылган: «Фашист басып алучыларның көннәре санаулы Без аларны эссе табада биетәбез. Газиз аналар, мөгътәбәр картлар һәм карчыклар, тол хатыннар һәм ятим балалар үчен алу өчен без дошманны кыйныйбыз, ул ерткычлардан үч алабыз! Без изге Ватаныбызны немец-фашист этләреннән чистартабыз, халыкларга ирек һәм бәхет китерәбез!» — дип яза ул. Гвардия дивизиясе составында X. Кави, дошманны куа-куа, Украинага килеп керә. Идел ярларыннан килгән егет Днепрга ашкына, бөек шагыйрь Тарас Шевченконың туган җирен азат итү өчен канлы бәрелешләрдә катнаша. Сугыш кырларында чыныккан гвардияче командирны танк училищесына җибәрәләр. Ул анда кыска сроклы курста укып, танкист була, каты бәрелешләрдә катнаша. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Хәмит Кави медальләр белән бүләкләнә. Аның турында фронт газетасында язып чыгалар. Фронт штабыннан Мәрьям ханымга язылган хатларында да X. Кавиның туган илебез өчен үэүзен аямыйча сугышуы, иң куркыныч минутларда да танкистларны рухландырып дошманга каршы баруы һәм җиңеп чыгуы әйтелә. Укытучы һәм язучы алгы сызыкта батыр солдатка әйләнә, танк белән җиңүгә юл яра. X. Кави сугыш кырында да үзенең иҗат зшен дәвам итә. очерклар, хикәяләр яза, «Туп һәм китап» дигән повесть өчен материаллар туплый, «Хаккый батыр »у- рында» дигән зур күләмле китап яза. Әмма ул үзенең хыялларын тормышка ашыра алмый кала. 1944 елның 15 июлендә һәлак була. Аны полкташ дуслары зур хермәт белән җирлиләр. Сугыштан соң Хәмит Кавиның әсәрләре «Алар сафта» дигән китапта басылып чыкты. Ләкин әлегә әсәрләренең азмы-күпме тулырак басмасы юк. Язучының басылган һәм басылмаган әсәрләре шактый күл. аларны дөньяга матур китап итеп чыгару безнең изге бурычыбыз булып кала.