МОҢ ЧИШМӘЛӘРЕН эзләгәндә
Мәхмүт Нигъмәтҗановка 50 яшь гомумиләштерүгә һәм әлегәчә билгеле булмаган халык моңнарын җыю-өйрәнүгә багышланган киң колачлы фәнни-иҗади эшчәнлеге белән ил күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә танылган галим. Аның «Советский композитор» нәшриятында басылып чыккан «Татар халык җырлары» китабы (1970 ел), мәсәлән, «халыкара этному- зыкологиягә гаять зур өлеш кертү» дип бәяләнде (ЮНЕСКОның «Studia Musicologica» журналы, № 14, 1972, 455 нче бит). Мәхмүт Нигьмәтҗановның тормыш һәм иҗат юлын күздән кичергәндә, теләсе нинди кыенлыкларга, очраклылыкларга да карамастан, олы максатына бару юлыннан чигенмәгән кеше язмышы белән очрашасың. Ул Саба районының Олы Арташ авылында туган. Ләкин тормышның беренче сынаулары аны Татарстаннан еракта — әтисе Нигъмәтҗан абзый 16 яшеннән шахтер булып эшли башлаган Донбасс якларында көтеп тора. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсы белән апасы фронтка китә, озакламый
Бөек Тукай «халкымыз күңеленең һич тэ тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер» дип атаган җыр-көй мирасы мәдәниятыбыз үсешендә аерым урын биләп тора. Милли музыка сәнгатебез тамырлары белән әнә шул нигезгә тоташа. Шуңа күрә халык музыкасы үрнәкләрен җыю, аның бай традицияләрен өйрәнү бүгенге профессиональ сәнгатьнең һәм профессиональ башкару осталыгының да яңа баскычка күтәрелүенә ярдәм итә. Без татар музыка фольклористикасына зур өлеш керткән М. Мозаффаров һәм Җ. Фәйзине аерым бер хөрмәт белән искә алабыз. Бу өлкәдә яңадан-яңа кызыклы сәхифәләр ачылуы талантлы музыка белгече Мәхмүт Нигь- мәтҗанов исеме белән дә бәйләнгән. М. Нигьмәтҗанов—милли музыка фольклористикасындагы аерым нәтиҗәләрне әниләре дә вафат була. Ялгызы гына калган 12 яшьлек Мәхмүт, фронт сызыгын кичеп, фашистлар вакытлыча басып алган җирләрдән Мәскәүгә кайта. Җиңүне якынайту өчен кулыннан килгәнне башкара: хәрби заводта балта остасы булып эшли, бомба-снарядлар өчен әрҗәләр ясый. Аннан соң яшүсмер егетнең уку, һөнәргә өйрәнү еллары башлана: Донбасста һөнәр училищесын тәмамлый, Юдинодагы тимер юлчылар училищесында машинист ярдәмчесе белгечлеге ала. Сәләтен-зирәклегеи күреп; һәм киләчәгенә зур өметләр баглап, Мәхмүтне тимер юлчылар техникумына укырга җибәрәләр. Техникумны тәмамлагач, ул Юдинода үзе укыган училищеда яшьләрне паровозчы һөнәренә өйрәтә. Бер үк вакытта белемен-өзерлеген тагын да камилләштерү нияте белән Казан дәүләт университетының математика факультетына читтән то рыл укырга кере. Намуслы хезмәте белән мастер Нигъмәтҗанов тиз арада хөрмәт казана, шул елларда үзәк журналларның берсендә аның фоторәсеме дә басылып ыыга. Егет кешенең күңелендә йөгәне-ияре белән ат ятар диләр. Скрипка кылларыдай тартылган рельсларга карап уйланганда, поезд тәгәрмәчләренең тынгысыз җырына колак салганда да булачак музыка белгече үзенең алдагы тормыш борылмаларын һәм иҗат үрләрен күз алдына китергәндер төсле. Биш-алты яшендә үк әтисенең гармунында күзләрдән яшь килерлек итеп моң чыгара алган малай бер генә мизгелгә дә үзен музыкасыз-җырсыз күз алдына китерә алмый. Хәрби госпитальләрдә аккордеоны белән концерт куеп йөргәндә. Казанда һәм Мәскәүдә үзешчән коллективлар белән җитәкчелек итәргә туры килгәндә ул төрле уен коралларында уйнарга өйрәнә, башкару осталыгын арттыра бара, үзе дә вальс, марш, җырлар иҗат итә. Ниһаять, 1953 елда хәлиткеч адым ясала — М. Нигъ- мәтҗанов Казан дәүләт консерваториясенә укырга кабул ителә. Ул инде студент чагында ук музыка училищесында дәресләр бирә, ә консерваториядә укуын тәмамлагач, профессор Г. И. Литинскийның полифония буенча ассистенты булып кала. Берничә ел Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә художество җитәкчесе булып эшләгәндә дә М. Нигъмәтҗановның фәнни иҗат ялкыны сүрелмәде. Бүгенге көндә ул Г. Ибраһимов исемендәге тел; әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре булып эшли. М. Нигъмәтҗанов 1968 елда ук инде РСФСР Композитор-* лар союзының идарә әгъзасы, музыка белеме һәм фольклор комиссиясе председателе урынбасары итеп сайланган иде. Мәхмүт Нигъмәтҗанов — төрле нәшриятларда басылган биш китап һәм күп санлы мәкаләләр авторы. Татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдән үзе язып алган материаллар (дүрт меңгә якын җыр-көй үрнәкләре) нигезендә ул халык җыр сәнгатенең жанр һәм стиль үзенчәлекләрен ачты. М. Нигъмәтҗановның эшчәнлегенә күренекле музыка белгечләре Г. И. Литинский, Ю. В. Виноградов һәм Е. В. Гиппиус һәрвакыт игътибарлы булдылар һәм бик югары бәя бирделәр. Тулаем алганда, М. Нигъмәтҗанов хезмәтләрен халык моңнары энциклопедиясе дип атарга мемкин булыр иде. Аларда музыкаль мираска киң һәм тирән мәгълүматлы караш белән очрашасың. Ул еш кына иҗатның актуаль проблемаларын беренче булып күтәрә һәм аларны чишү юлларын күрсәтә. Галим халкыбыз тарихын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тирәнтен белә, фәннең башка өлкәләре һәм башка халыклар сәнгате белән багланыш традицияләренә, бүгенге музыка белеме казанышларына таянып эшли. М. Нигъмәтҗановның матбугатта чыккан хезмәтләре, халыкара киңәшмәләрдә. РСФСР Композиторлар союзы съездларында һәм пленумнарында ясаган чыгышлары музыкаль җәмәгатьчелектә һәрвакыт җитди кызыксыну уята, милли музыка сәнгатебезнең үсешенә тәэсир ясый. Иҗат эшенә бөтен ихласы белән бирелгән, халкыбызның моң чишмәләрен эзләүдә ару-талуны белмәүче галимнең юлы уң булсын!