Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШЛЫ ГӨРЛӘВЕКЛӘР

Аңа кешеләрнең сукмагы өзелми. Бигрәк тә яшьләр күп килә. Яшьләрнең чын дусты, фикердәше ул. Аның белән теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкин. Дөнья, ил, республика хәбәрләре кирәкме сиңа, фәнтехника, спорт, әдәбият-сәнгать яңалыкларымы — ул барысыннан да хәбәрдар, барысын да энәсеннән җебенә кадәр белә. Тормыш юлы — катлаулы сугыш елларының бөтен кыенлыгын үэ җилкәсендә татып, авылда үтә. Университет тәмамлагач, Казанда, аннары Казагыстанда яшьләр газеталарында эшли. Менә инде ун елга якын «Чаян» журналы редакциясендә җаваплы секретарь. Журналы шаян булса да, хезмәте җитди. Беренче хикәяләре илленче еллар ахырында «Идел» альманахында басыла. Дүрт-биш хикәя китабы авторы. Хикәя жанрының авырлыгын тоеп, тәмен белеп җат итә. Иҗатка җан ятмаган, кул бармаган көннәремдә аны еш кына шахмат клубында очратасың. Кыш уртасында җәһәннәм артындагы урман-кырларны гизеп йөрергә яисә Идел бозы өстендә балыкчы романтикасына бирелеп утырырга ярата ул табигать белән бер үзе күзгә-күэ калырга ярата. Әтисе Хәмит абый җирне яшелләндерүгә куп көч куйган хөрмәтле кеше — бөтен тирә-юньгә танылган бакчачы. Улының табигатьне авыл малайларыча эчтән генә сызып яратуы, бәлки, шуннан киләдер. Табигать турында уйланулары, сөенүләре, борчылулары аның хикәяләренә дә кояшлы гөрләвек булып агып керә. Мәгъсүм Хуҗин геройлары табигатькә, җиргә, игенче хезмәтенә, авыл момитенә җаны-тәне белән гашыйк кешеләр. Аның геройлары аз сүзле, ләкин алар җылы, ягымлы сүзләрен дөньядагы тереклек ияләренең һәркайсына җиткерергә, табигать иркәләренең һәрберсенә тигез итеп өләшергә тырышалар Алар үзләренә кыенлык килгән чакларда да шәхси ихтыяҗлардан, шәхси борчулардан өстен була беләләр. Мәгъсүм Хуҗин хикәяләрен укыганда без гадел, самими, эчкерсез кешеләр белән очрашабыз, аларның уй-фикерләрен, кылган эшләрен хуплыйбыз, үзебез дә сизмәстән, аларның тынгысыз матур тормышы белән *ши башлыйбыз. Ул — хикәя жанрына иң турылыклы язучыларыбызның берсе. Аның хикәяләре ел- дан-ел җыйнаклана, камилләшә, рухи-психо логик яктан тирәнәя бара. Бу сыйфатлар исә аның геройларын, әдәби образ буларак, тагын да җанландыралар, тагын да кал* курак итеп күрсәтәләр. Геройларын гына түгел, көмеш тояклары белән җир кла- вишларына басып матур көй чыгаручы ак колыннарны, йөнтәс маэмайларны, кешеләргә мәңгелек дуслык теләгәндәй, җитәкләшеп үскән талларны, моңсу иген кырларын, уйга чумган тауларны, җыр матурлыгына дан җырлап челтерәгән төнге суларны да җанлы, самими итеп якты төсләр белән сурәтли белә автор. Кайчагында таң алдыннан кешене авылның әллә кайсы очында гына ишетелеп киткән гармун моңы сискәндереп уята. Елыйсыңны да китерә ул моң, шатландыра да. Син аның якынайганын көтәсең. Ләкин ул якынаймый, таң җилләренә ияреп еракларга китә. Тик синең күңелеңдә гармун моңы кузгаткан дулкын югалмый, күтәрелә, үсә. Ул дулкын, гармун моңын еракларга алып киткән таң җиле кебек, сине татлы хатирәләргә, яшьлеккә алып китә. Мәгъсүм Хуҗин хикәяләрен укыганда да күңелдә нәкъ әнә шундый дулкын кузгала, таң җилләренең йомшак сулышын тоеп, яшьлек урамнарында йөргәндәй буласың.