Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНДӘЛЕКТӘН БЕР БИТ

1943 февраль ахырында самолет белән Ростовка килеп төштем. Кар бетеп бара. Шәһәр өсте күгелҗем томанмы-төтенме белән капланган. Менә самолетның тәгәрмәчләре җиргә тиделәр. Моторлар, гөрелдәп, самолетны аэродром янына тарталар. Шәһәрнең тетелгән булуы өстән ук күренгән иде. Хәзер бөтен детальләре белән күз алдында: менә аэродром янында ук боеприпас төягән берничә немец вагоны өстенә бомба килеп төшкән. Вагоннарның кайсы кырын яткан, кайсы чәрдәкләнгән, авиабомбалар атылышып җиргә сибелгән, ләкин ни өчендер ярылмаганнар. Кырыкка бөгелеп, бөтерелеп беткән тимер-томыр тавы өелеп калган. Шартлау дулкыны якындагы өйләрне ишеп ташлаган. Без тыкрык белән шәһәргә чыгабыз. Аяк астында телефон чыбыклары чуала, патроннар, снарядлар, гранаталар аунап ята. Янган, кырыкка бөгелеп куркыныч төскә кергән танклар, автомашиналар кайбере үләксә шикелле сузылып ята, кайберләре үлем алдыннан, үлем газабы белән газапланган кебек, арт «аяклары»на басып, бөтен гәүдәсе белән алга ыргылып торалар. Без. тимерчыбыкларга абына-сөртенә. шәһәрнең җимереклегенә таң калып барабыз. Без барасы җир биредән 12 километр чамасы ераклыкта. Биредә гомумән кызык: берәүләр әйтә, 8 километр, ди. берәүләр— 12; кайвакытны барасың, барасың—һаман 8 километр кала, барасың, барасың — һаман 8... Боз өсләп Дон аркылы чыкканда, патруль туктатып, безгә шикләнеп карады: сез, ди, чолганыштан кайтып килмисезме ди. бик өсбашларыгыз тетелгән, ди. Ә без. чынлап та, окружениедә яткан кешеләрдән бер дә ким түгел, аякта киез итек, ботинкасы барның ботинкасы котың чыгарлык. Үткәрде. Киттек. Бик озак эзләп йөри- йөри. ниһаять, таптык. Ике-әч көннән соң Батайскидан без яңадан Ростовка күчтек. Без узган юлы Рос- товның үзәген күрмәгәнбез икән әле. Ләкин үзәкнең исеме генә калган—үзе юк инде. Бер генә исән йорт калмаган: кара тәрәзәләр (дөресрәге, тәрәзә урыннары), саламдай тимер балкалар, ишелеп төшкән түшәмнәр, челпәрәмә килгән пыяла... таутау кирпеч—менә шул бетен калган әйбер. Халык гадәтләнгән. Янган йортларга берәү дә күтәрелеп карамый. Тик без генә аһ-уһ дип барабыз. Памятниклар ватылган, бакчалар киселгән, тапталган, магазиннар яндырылган, бөтен җирдә: тимер дә кирпеч. тимер дә кирпеч. Әнә кызлар көле- шә-келешә таган атыналар... Берәүләр мәктәптән кайтып килә. Ростовта әлегә водопровод эшләми, электр, мунча юк, трамвай юк. Кичә политотделның кадрлар бүлегенә— Ростовтан 35—40 километр җиргә (һәм аннан ары—хуҗалык бүлегенә) бардык.., Баштанаяк пычракка манчылдым. Машинада утыра-утыра тәмам каттым. Бүген ике сәгатьләр чистартынгач, ниһаять, пальтоларым, чалбарлар бүрек, ботинкаларым бераз адәм рәтенә керде, 4/111—43. Ростовта тора башлаганга да байтак вакыт үтте. Өч номер газета, берике листовка чыгардык. Ләкин соңгы көннәрдә күңелне ниндидер бер корт өзлексез кимереп тора, һичбер күренеп торган сәбәбе юк, ә эч поша да поша. Кичәле- бүгенле бу «кортның» сәбәбен таптым. Туган-үскән җирне сагынам икән! Шул пычрак, ач Казанның кай төшендер сагынам бит шуның. Бүген сугышлар бетеп шунда кайтсам, мостовой ташларына хәтле үбәр идем мин аның. Биредә дә безнең җир. үз шәһәребез, үз кешеләребез, үз табигатебеэ. ләкин Гурий Николаевич' бакчасындагы топольләр, Мирәтәк урамындагы' сазлык, пычрак, ындыр артындагы грива. Казан белән Мирәтәк арасындагы озын юл миңа чиксез якын. Ченки мин шунда яшәгән, шунда миФ нем хатыным, балам, бөтен тормышым мине.-. шунда калган. Мин хәзер ничектер ике тормыш белән яшим: үзем биредә, күңелем анда. Алар бүген анда нишлиләр. Валерик нәрсәләр сөйли, ниләр эшли — гел шул турыда уйлыйм, «йорт» һаман кимереп тора, эшләргә, яшәргә ирек бирми. Юкка гына: «иле ямьсез, суы тәмсез, илемә кайтасым килә», дип җырламаганнар. Халык җырларының мәгънәсен менә шушындый вакытларда тирәнрәк аңлый башлыйсың, дөресрәге — алардагы тирәнлекне, адәм баласының аларга чумырылган хисен, моңынзарын яхшырак аңлый башлыйсың. Хәзер үз илеңдә, үзең теләгән эш белән мәшгуль булсаң икән! Биредә инде яз! Ләкин бу яз да түгел, кыш та түгел—недоразумение! Бездәге аяк астында шыгыр-шыгыр килә торган кар биредә юк. Яз көне бездә кар йомшак, боламыкка әйләнеп китә дә, суга әйләнеп, җәелеп ята, яисә гөрләп ага башлый, ә биредә әллә нәрсә шунда—үз илең түгел диген дә бетер инде. Өйдән хат сирәк килә. 20/111—43. Кичә—якшәмбе көнне—көн бик матур иде. Без. йөреп керергә дип, урамга чыктык. Ростовның иң тетелгән, ләкин кайчандыр иң матур урамнарыннан йөреп арыгач, кайтып ашадык та, мин газета алып ятып кына торган идем, тагын башланды. Башта карарга гына дип йөгереп чыктык: шундый матур булып тезелеп киләләр, ә зенитканың төтене, ак чәчәк шикелле, таралмыйча бик озак тора. Гөрс-гөрс шартлый. сызгыра,—безне төрткәләп подвалга төшерделәр. Бомбежканың нәрсә икәнен бераз аңлый башладым. Безнекелөрдән берәү юк инде. Әле бүген дә урамда ятучылар бар—җыеп бетермәгәннәр. ...Бүген тагын килделәр. Әле миңа—бомба астында булмаган кешегә—кызык. Ләкин шулай да подвалда яхшырак. Бер партия үткәндә мин подвалда идем, икенче, өченче волналарны өйдә кичердем. Сипте— борчак урынына. Гел тирәкүрше урамнарга эләкте, бу юлы безгә эләкмәде. Барып карадым—атларның эчләрен актарып ташлаган. Кешеләр ята. Өйләрнең тәрәзәләрен, ишекләрен, түбәләрен туздырып ташлаган. Бөтен урам чүп-чар белән тулган. Кызык күренеш. Ике бомбежка арасында урамда шаулашып балалар уйный, таган атыналар; бомба тавышын ишетүгә—җил очыртып ташлаган кебек, юкка чыгалар. Бераз тынгач— тагын: көлгән, уйнаган тавышлар. Кичә, бүген сыерчык сайраганны тыңладым. Аларның да, бичараларның, ояларын өфертеп төшергән. —25/111—43. ИСКӘРМӘЛӘР; ' Гурнй Николаевич — Сердинский Г. Н. — И. Гази хатынының атасы. ’ Мирэтак — Ласш районындагы авыл. И. Газиның хатыны А. Г. Сердннская сугыш вакытында Мирэтәктэ укытучы булып эшли.