Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОМБАТ ИСТӘЛЕГЕ

 

 Чып- чыклар чыркылдаша, тагын мин белмәгән ниндидер кошлар тыныч иртәне мактый; кайсыдыр, кыз чакыргандай сызгыра, сак кына тукылдый, нәрсәдер кыштыр-кыштыр килә. Кыштырдаганы кош тавышы түгел икән. Бу — бакча каравылчысы, аз сүзле кырыс карт Михаил Максимович сукмак себерә. Безнең төбәкләрдә себеркене яшь каен ботагыннан бәйләгәнгә, ул коры көннәрдә дә ямьсез тавышлар чыгармый. Биредә исә каен юк, себеркене чәнечкеле карсак куак ботакларыннан, кырыкмыш койрыгына охшатып тумалдырып бәйлиләр. Кырыкмыш тай койрыгы көдрә һәм йомшак була, ә бакчачы кулындагы себерке һич андый түгел. Хуҗасы кебек төксе, тырпаеп тора. Максимыч диңгезгә килүче кайбер яшь-җилбәзәкләрне өнәп бетерми. Шуңа күрәдер, ахры, яныннан яшь-җилкенчәк узганда себерке аеруча каты кыштырдый. Картның байтактан кырынмаган яңагында чәч бөртекләре тырпая, куе кашлары җәяне хәтерләтеп дугалана, кабара. Миңа аның хакында: элек ул ниндидер генералның денщигы булган, Жуков, Василевский, Конев кебек мәшһүр полководецларны күргән, фронт тормышыннан гаять кызыклы вак-төякне белә, тик теләсә кемгә сөйләми генә дигәч, карт белән чын-чынлап кызыксына башладым. Бирегә ул, сугыш бетәр-бетмәс үк, Украинадан күчеп килгән, Ярым гарип, колаклары начар ишетә, әллә Германиягә озатылып, ыел җәй мин Кара диңгез буенда ял иттем. Ниһаять, тәүлекнең егерме дүрт сәгате дә минеке дип, үзем белән шактый гына эш алып килгән идем. Ләкин кая ул — өстәл янына барасы да килми, каһәр. Кояшы шәп, анннан да бигрәк диңгез шәп. Янәшәдә генә, назлы тирбәлеп, җәйрәп ята ул. Иртәнге җидедә сикереп торам да, сөлгене култык астына кыстырып, ялан аякка кигән чүәкләремне яссы ташларда чәпелдәтә-чә- пелдәтә, бакча аркылы диңгезгә юнәләм. Вакыт иртә булганлыктан, кырыйлары тимер челтәрле таш сукмакта кешеләр күренми диярлек. Чып анда үлеп калган хатынын оныта алмаганмы, яңа гаилә корып җибәрмәгән. Кечкенә генә өй салып кергән, бакча утырткан. Тик бары- бер үз җирендә казынып кына йөрәгенә тынычлык тапмаган. Ял йортына эшкә урнашып, еллар дәвамында сукмак себергән, агач-куак- ларны тәрбияләгән, яңаларын утырткан. Яраткан шөгыле — гөлчәчәкләр үстерү. Сәер гадәте дә бар: ял йорты тирәсендә үзе утырткан гөлчәчәкләр ныгып, шаулап чәчәк ата башлады исә, күчеп китә икән. Яңа җирдә эшен яңадан башлый һәм берничә елдан соң кабат ♦ күченә. Аны һәркайда ике куллап каршы алалар. Чөнки биредә төрле дәва йортлары, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләрдәй, арта гына торалар. Аннары бакча бит ул мәңгелек түгел. Агачлар сына, картая, аларны яшь үсентеләр белән алмаштырмый чараң юк. Ә Михаил Максимыч, әйткәнебезчә, сипләү-төпләү белән генә шөгыльләнми. Бу ял йорты икенче сезонын гына эшли әле. Гөлчәчәк куаклары да буй җибәреп кенә киләләр. Аларның һәммәсен Михаил Максимыч утырткан, һәр куак тиешенчә киселгән-кыркылган. төпләре йомшартылган. Болар өстенә, карт биредә дворник хезмәтен дә башкара. Монысының тарихы мәхәббәткә барып тоташа дип сөйлиләр. Имеш, фронтта очраткан бер кызны ул еллар буе хат язып эзләгән. Тапкан, ял йортына чакырган. Аңа баш врачтан путевка даулаган. Путевка сатып алырга акчасы җитмәгәч, денщикларга гына хас тапкырлык күрсәтеп, тоткан да ярты хакка ишек алды себерүче булып урнашкан. Хәзер сөеклесе ел саен килә ди һәм Максимыч ел саен җәй айларында ике эшне үтәп акча җүнәтә ди. Гадәттә ике көймәнең койрыгын тотып булмый диләр. Ә Максимыч менә булдыра. Ул биредә хуҗаларча каты-каты басып йөри. Пөхтәлек, тәртип ярата. Әгәр бу ял йортына килеп, иртән иртүк берәүне таш сукмак беткән җирдә очратсагыз, аның мыгыр-мыгыр кемнедер тиргәвен ишетеп гаҗәпләнмәгез, Максимыч булыр ул. Монда диңгез ярына күтәрелер өчен цементтан баскыч койганнар. Тик ул, гөнаһ шомлыгына каршы, чак кына читкәрәк карап тора. Моны Максимыч көн саен күрә һәм бакча читендә көн саен тиргәү тавышлары ишетелә. — Пыяла күзле өчаягына төртелеп өч көн үлчәде, бәбәге чык- кыры нәрсә. Чалыш икәнлеге пыяласыз да күренеп тора бит!..— Себерке, картны куәтләгәндәй, катырак кыштырдый, ботакларда бер- сеннән-берсе уздырып сайраган кошлар сагаеп калгандай була. Сукмакның ике ягына ике рәт тезелгән купшы гөлчәчәкләр исә, үз бәяләрен бик белеп, назлы елмаялар сыман. Мин бакчачы картка хәерле иртә теләп, аның теләсә кем кулыннан алмавын белгәнгә, бәхетне сынап, затлы сигарет еузам. Әмма Максимыч читтән килгән елтыр капларны яратмый, борынын гына җыера. Әйткәнемчә, язу-сызу эшем чыгымлап торганга, коенам да кызынам, кызынам да коенам. Әмма бер үк шөгыль тиз туйдыра бит ул. Укырга тотындым. Китапханәдәге хәрби мемуарларны су урынына эчәм. Маршал Жуковның «Уйланулары һәм истәлекләре*нә чират җитте. Аерыла алмыйча укыйм. Вакыт әрәм үтмәсен өчен, китапны пляжга төшкәндә дә үземнән калдырмыйм. Бакчачы карт нәрсә укуымны күреп өлгергән бит. Имән бармагын кыймылдатып кына үз янына чакыра бу. Йөзе тыныч, мөлаем. — Китапның кәттәсен укыйсың икән,— ди.— Сеңдереп укы, хөр- мәтлем. Юкса хәзерге яшьләр: сугышның беренче айларында сез, пешекләгән тараканнардай, чигенгәнсез дә чигенгәнсез дип ^>ән- җетәләр. Ә без. хөрмәтлем, саранча өере кебек ишелеп килгән немецның арт сабагын укыттык. Беренче атналарда ук. Әйе. Ике каланы. өч авылны кайтарып алдык. Жуков китабында да язылган иде шикелле бу хакта. Китаптан шул җирен тапкач миңа әйтерсең. Ш AMUД РӘКЫПИОВ ф КОАХБАТ ЦСТӘДЕГЕ Аннары әңгәмәне дәвам итәрбез. Казан кешесе дә булгач, сиңа әйтәсе сүзем бар әле минем! Әйе, әйе, сүзем бар! Бакчачы карт сөйләгәннәрне китаптан чыннан да таптым мин. Бу аның абруен күтәреп җибәрде. Димәк, дидем, карт буш шалтыравык түгел. Ышанырга була. Миңа нинди сүзе бар икән соң аның? Икенче көнне маршал Жуков истәлекләреннән мин билгеләп куйган урыннарны бергәләп укыдык. Максимыч офыкта өрфия пәрдәгә төренеп күкселләнеп торган тауларга карап беразга тынып калды, аннары тамак кыргалап: , ___ — Ә беләсезме, китапта язылган ике каланы, алар тирәсендәге авылларны алуда катнашучыларның иң батыры, әйе-әйе, иң батыры, Казан егете бит,— диде. — Кем ул, Максимыч? — Комбат Баталов. Минем командир. Гайрәтле егет. Менә дигән кеше. Абзаң шул азамат ирнең алмашсыз ординарецы иде. — Михаил Максимович чаларган куе мыегын бөтереп куйды. Аны үзенә тынгы бирмәгән хәлләрне сөйләү теләге тәкатьсез итте ахры: коңгырт күзләре очкынланып китте, себеркесенең тимер боҗра утырткан очлы башлы сабын кыса төште. — Бу гыйбрәтле тарихны, хөрмәтлем, сиңа сөйләми ярамый. Комбатны Казанда да белергә тиешләр. Әйе. Карты-яше белергә тиеш. Ул моңа лаек. Анда хәзер аның бер кеме дә юк. димәк, искә төшерүчесе дә юк. Монысы — миңа билгеле. Менә утыз сигез ел буена Баталов турында белмисез бит. Советлар Союзы Герое турында белмисез. Болай онытылып ятучылар бер Баталов кына да түгелдер әле. Бардыр андыйлар. Тагын бардыр. Башкаларның язмышын белмим. Ә менә Казанда туып үскән Баталовның онытылуы күңелне әрнетә. Болай ярамый. Ул чын кеше иде. Әйе. Менә тыңла әле... Без хөрмә агачы күләгәсендәге рәшәткә эскәмиягә утырдык. Әйләнәтирәбездә уңда да, сулда да ап-ак, кып-кызыл, җете шәмәхә, алсу һәм тагын әллә ничә төсмердәге гөлчәчәкләр. Безнең яннан, гөлчәчәкләргә ымсынып карый-карый, үзләре дә кырым розаларыннан ким булмаган яшь кызлар көлешеп узды. Чәчләреннән, киемнәреннән хушбуй исе бөркелде. Бакчачы карт сүзен дәвам итте: — Сугышның егерме икенче көне иде. Күп түгел дә кебек. Ай да үтмәде. Ә шул егерме ике көн эчендә дошман Днепрга чаклы килеп җитте. Туктатып булмый гына. Сәбәпләре бар. Шуның берсе — техникасы күп. Көн-төн тукталмыйча, урыны-урыны белән бик нык каршылык күрсәткән безнең гаскәрләрне урап үтеп һәм тәэмин итү юлларын кисеп, мәкерле планын гамәлгә ашыра-ашыра килә бәдбәхет! Ә планы аның чыннан да «яшен тизлегендә» җиңүне күздә тота иде. Фашистларның ничаклы мәмләкәтләрне тиз арада теж чүктерүен искә алсаң, нәкъ шулай булырга тиеш иде ул. Гитлерчылар сугышның беренче айларында сан ягыннан ике-өч мәртәбә артык булса, аның артиллериясе, авиациясе, танклары безнекеннән өч-дүрт тапкыр күбрәк иде. Шуны җилкәсендә татыган сыеграк буынлы бер ише кешеләр тәмам боегып, мескенәеп калды. Күзләрендә аптырау. Көн саен, сәгать саен без көчле, бездә беренче класслы техника бар дип ышандырдыгыз, кайда соң алар дияләр иде сыман ул күзләр. Ашау турында әйтмим дә. Мәгәр дошман солдатларының шоколадка чаклы тыгынулары сер түгел иде. Тамак тәмугка кертә дигәндәй, миңа үз командирыма аш-су хәзерләү җиңел булмады ул чакта. Ә комбат, Федор Алексеевичны әй- тәм, үзе турында кайгырта белми иде. Хәзерләп алдына куймЯсаң, яки окопта ятканда флягаңнан агызып кайнар чәй бирмәсәң, тәки йөри онытылып. Менә күз алдыңа китер. Кояш кыздыра. Чыдар әмәл юк. Бала-чага, карт-коры, яралылар су сорый. Ул да булмый, дошман самолетлары килеп җитә. Тапыйлар гына халыкны. Комбатның күзләре — утлы күмер. Кодрәтеннән килсә, һәр са- ф молетны яндырып кисәү ясар иде. Мылтыклардан, пулеметлардан ату белән генә чикләнәбез. Тилгәнне «Көш! Көш!» дип куган кебек - була инде бу. Җитмәсә коралларны экономия белән тотарга кирәк. 5 Кич җитә. Ашык-пошык окоплар казып урнашабыз. Комбат төрле £ якка разведка җибәрә. Дошман турында мәгълүмат җыя. Штабка = шалтырата, киңәшә, үтенә, даулый. Тамагы карлыгып бетә бичара- < ның. Ул да булмый, чыгып китә. Уяулыкны тикшерә, кызылармеец- z ларнын күңелен күтәрв, взвод яки рота алдындагы бурычларны аң- ° лата Әйтсәм әйтим, мең тугыз йөз унсигезенче елдан Кызыл Армия ш сафында булган кадровик Баталов батальондагы сугышчыларга о үзенә ышанган кебек ышана иде. Әмма хәзер бу төбәктә алар гына “ түгел бит. Бөтен бер корпус. Шушы алтмыш өченче корпус фашистларның «Үзәк» исемле армия төркеменә каршы тора. Бугазга-бугаз * килеп каршы тора. Капитан Баталов фикеренчә, хәзер контрһөҗүмгә п дә күчәргә мөмкин, һәм бу мөмкинлекне һич кулдан ычкындырырга ярамый. Барып чыкса, бу — Европаны авыз гармуны уйнап узган 5 гансларның кикриген шиңдерү белән бергә, өметсезлеккә бирелә g башлаган кайбер сугышчыларыбызның күңелен күтәреп җибәрәчәк. < Үз колакларым белән ишеттем: Федор Алексеевич алгы сызыка ка килгән начальствога нәкъ шул хакта сөйләде. Кызып-кызып сөйләде. Ышандырды. Корпус командиры генерал Петровскийның талчыккан чыраенда канәгать елмаю чагылды. — Әйбәт инициатива. Армия штабы каршы килмәсә, тәвәккәлләрбез.— диде генерал. Шунда бакчачы карт сөйләвеннән туктады һәм бераз вакыт еркта еракта күкселләнеп торган тауларга карап торды. Кояшта янган киң маңгаендагы җыерчыклар тирәнәя төштеләр, сирәк керфекле тонык зәңгәр күзләрендә сагыш чагылды. Белом: әнә теге тау итәгендә ак һәйкәлле туганнар кабере бар. Аның тирәсендә нәкъ менә шушы бакчадагы сыман шаулап гөлчәчәкләр үсә. Мөгаен, аларны да Максимыч утырткандыр. Шулай булмаса, бакчачы карт хәзер тауларга карап тирән кичерешләргә бирелеп торыр идеме? Әнә ул бирчәйгән каты тиреле бармаклары белән ияген сыйпаштыра. Үзенең берничә көн кырынмаган булуын килештермидер, күрәсең. Чын командирлар һәрвакыт чисталык, тәртип яраталар. Үз кул астындагылардан шуны таләп итәләр.. Максимыч — шул мәктәптә чыныгучыларның берсе. Мондыйлар армия тәртипләренә гомергә турылыклы булып калалар. Максимыч күлмәк якасын төзәтте, гадәт буенча бил каешы булырга тиешле урынны сыпыргалады һәм уйларыннан бүгенгегә кайтты, нәүмиз генә елмайды. Әллә ничек канатсыз, ятим иде бу елмаю. Ахыр чиктә карт болай нечкәреп китүен килештермәде, ахры. Чөнки тиз-тиз сүзгә кереште: — Беләсезме, хөрмәтлем, алгы сызыкка килгән генералның кем улы икәнлеген? Белмисездер. Кая инде!.. Җае чыкканда белеп калыгыз: әлеге генерал Бөтенукраин старостасы Г. И. Петровскийның улы иде. Ә Петровский, үзегезгә мәгълүм, бөек Ленинның якын көрәштәше булган. Менә ничек!.. Зерә дә зирәк акыллы, тирән белемле бу командирны Баталов бик хөрмәт итә иде. Үзең уйлап кара: ашык-пошык комплектлажКУ.Ж1 из тырылган барлы-юклы бер корпус фашистларның карталарын тәмам буташтыра, тоткарлый. Дөрестерме, юктырмы, анысын белмим, безнең юнәлештә һөҗүмнәре тукталгач, Гитлер көн саен 63 нче корпусны сытып узарга боерык биреп торган ди. Юк, булмады! Тешләре үтмәде! Янә генералга борылып кайтыйк әле. Авыр туфрагы җиңел булсын, моңа лаек ул. Искә алырга дим. Әйе. Менә, хөрмәтлем, үзең уйлап бак: бөтен фронт тоташтан чигенгәндә, ниндидер бер йокысы качкан капитан кисәге таккан контрһөҗүм планына колак салуы аның үз кул астындагыларга ихтирамы турында сөйләмимени? Минемчә, генерал Петровскийның 21 нче армия штабында абруе зур иде. Шулай булмаса, иң соңгы резерв саналган «бәләкәчләр» батальоны калдыгын аңа бирерләр идеме? Т—60 дип йөртелгән җиңел танклар турында сүз. Аның юка бронясын немец снаряды тишә дә керә. Ә пехотага каршы сугышканда «бәләкәч» алтын бәясе тора. Комкорның алгы сызыктан китүенә өч-дүрт сәгать үтмәде, әлеге җиңел танкларның икесе Баталов карамагына келтерәп килеп тә җитте. Өстәмә көч сыйфатында. Шәп. Һөҗүмгә боерык юк, ә танклар килде. Өр-яңалар. Пулемет борыннары гына төтәсләнгән. Моннан нинди нәтиҗә чыга? Нәтиҗә шул: димәк, Петровский 21 нче армия штабыннан боерык буласына ышанып эш итә. Хәер, армия штабы начальнигы генерал Гордов. Федор Алексеевич әйтмешли, карт чыпчык: кибәктән бөртекне тиз аера... Алгарак китеп булса да әйтим, һөҗүмгә күтәрелергә боерык килде безгә. Килде, туган. Комкор эшне сөйләп бирүгә, штаб начальнигы : — Яхшы. Баталов инициативасын хуплыйм. Мин аны күптәннән беләм, аңа ышанам!— дигән. Белмичә! Штаб начальнигы генерал Гордов үзе дә Татарстан егете бит. Минзәлә районыныкы ул. Алар күптәнге танышлар. Идел буе хәрби округы командующие булган чакта Баталовка ул үзе укырга китәргә тәкъдим итә. Әтисен дә белгән. Разведка мәгълүматларын искә алып, комбат үзенчә нәтиҗә ясады: дошманның төп көчләре артта калган, алар килеп җиткәч тә Днепрны кичә башлаячаклар. Кызыл Армия бөтен фронтта чигенгәндә биредә контрһөҗүмгә күчәрләр дип кем уйлар. — Ярый,— диде Баталов.— Дүртенче рота командирын чакырыгыз! Тиз булыгыз! Элемтәче китте. Мин, тарлавыкка төшеп, төтен чыкмасын өчен коры чыбыкчабыклардан учак терелтеп җибәрдем. Көн эссе булачак: кояш кызарып зур шарга охшап күтәрелә. Күк чалт аяз. Кояш нурлары чык бөртекләрен бистә кызлары калфагындагы энҗеләр кебек җемелдәтәләр... Нәрсәг туган, бу сүзләрем гаҗәпләндерәме? Аларны мин Федор Алексеевичтан хәрби өйрәнүләр вакытында ишеткән идем. Мари урманында. Әйе. Баталов матурлыкка гашыйк җан иде, Матурлыкны күрә, бәяли белә иде. һә-әй без аның белән серләшеп тә карый идек инде! Ашка урман хәзинәсеннән нинди тәмләткеч салудан алып, мичне нәрсә утыны белән ягуга чаклы белә иде бит ул! Боларны кайдан өйрәнгәнме? Тормыш өйрәткән! Федор Алексеевич унбер яшеннән күмәчче ярдәмчесе булган. Камыр изгән, камыр баскан. Өстенә мәк сибеп клиндер, булки пешергән. Казан малае булган, ул сезнең чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак кебек затлы ризыкларыгызны пешерү серләрен дә белә иде. Ягулык мәсьәләсен 'пароходта кочегарлык иткәндә өйрәнгән. Ул елларда, үзегезгә билгеле инде, ташкүмер дигәнең җитенкерәми. Сызылып аткан таңнарны, Идел-суның матурлыгын җәһән нәм эссесеннән палубага чыккан санаулы минутларда гына күргән. Әйе, кадерле була андый минутлар! Федор Алексеевичлар Казанның Яңа бистәсендә яшәгәннәр. Яңа бистәнең нинди булуы сезгә билгеле инде. Яңгыр яуса тездән пычрак, коры айларда күз ачкысыз тузан. Шуның өстенә Крестов- никовларның сабын заводы ел әйләнәсе төтен һәм сасы ис тарата. Шушы авыр ис җәйләрен тәмам теңкәгә тигәнгә Федор Алексеевичның әнисе бәләкәй агач өйнең тәрәзә төбенә чәчәкләр утырта торган булган. Комбатның чәчәк яратуы да шуннан. Нәкъ минем кебек. Бакчачы булырга мине дә әнием өйрәткән иде. Әйе... Әмма сүз читкә китте. Дошман төп көчләрен көтеп Днепр янында ята дигән идем, һәр якның үз матурлыгы бар. Ул иртә бик матур иде. Елга, ефәк чаршаулы ятагындагы сылу кыз кебек, зәңгәр томан эчендә. Талгын җил уң яктагы бодай басуында «куян куа». Тургайлар сайрый, һавада бал исе, ипи исе. Ашлык өлгереп килә, ләкин аны кем урыр? Бакчаларда мул уңыштан ботаклары салы — Сугыш... һәм розалар. Гаҗәп... Комбат, менә бит синең нечкә күңеллелегең нинди җайсыз хәлгә куя дигәндәй, миңа кырын карап алды. Мин үз нәүбәтемдә: — Сугыш мәңге бармас. Кыргыйланырга димәгән,— дидем. Кыз сизгер икән: — Алар әнә кыргый! Пычракка китаплардан юл түшәделәр, парталармы ватып яктылар. Баталов тамак кырды: — Шулармы хәбәр итәр өчен генә бире килмәгәнсездер бит? — Юк-юк, командир абый,— диде кыз.— Күпме икәнлекләрен әйтергә килдем. Авылның бу читендә ике пулеметлары бар. Макар тавында пушкалары... Кәгазь-каләм бирсәгез, сызып күрсәтәм. Тавыкларны тоталар да, пешертеп аракы чөмерәләр... нып төшкән алмагачлар, тып та тып итеп, җиргә алма коя. Шушы гүзәл иртәне җирне җәрәхәтләп, кешеләрне кырып сугыш белән килү түгел, бу хакта уйлау гына да зур җинаять тоела. Әмма теге якта дошман. Без авылга һөҗүм итәргә ниятләнәбез. Бу — кузна уены түгел. Гадел хезмәт җимеше булган матур өйләр җимереләчәк, бакчалар көлгә әйләнәчәк, һөҗүм итмәс идең, анда — немец, чакырылмыйча килеп түр башына менеп утырган кунак. Юк, кунак түгел, инквизитор, илбасар, палач — менә аның чын йөзе! Шулай уйланып комбатны чәй эчергәндә, көтмәгәндә секретта утырган сугышчылар ялгыз көймәдә елганы кичеп чыккан бер кызны тотып китерделәр. Кыз өстенә иске-москы кигән. Төсе уңган кофтасы ярыйсы ук мул, бәлки анасыныкы булгандыр. Итәге чәчәкләнеп сизерәгән юбкасы исә бераз кыскарак. Ләкин ни әйтсәң дә бүген табып алынган бу иске киемнәр кызның чибәрлеген барыбер яшерә алмыйлар иде. Чибәр иде, шайтан алгыры! Чын мәгънәсендә чибәр иде бу кыз. Кыскасы, бер күрүдә ошады бу миңа. Су кызы. Әйе... ШАМИЛ РӘКЫЙПОВ Кыз, мылтыгын әзер тоткан кызылармеец алдыннан атлауны өнәмичә, әледән-әле туктала, ачуы килә, үзен тизрәк командир янына илтүне даулый иде. Комбат бил каешын, гимнастерка якасын төзәткәләде дә: — Чакыр бирегә,— диде. Кыз шыр ачык землянкага керде. Дулкынланудан булса кирәк, ещ-еш сулап: «Исәнмесез»,— диде. — Исәнмесез. Ни йомыш, чибәркәй?— диде комбат. Кыз башын күтәрде, өстәл сыман нәрсә өстендәге сулы банкага күзе төште, кечкенә авызы ярым ачык калды: Баталов планшетын ачты. Кыз туган авылын карбызга охшатып кәгазьгә төшерде дә, чит-читләренә хач галәмәтләре куя-куя, борчак шикелле түгәрәк саннар тезде. — Бу тыкрык башында өч пулемет, бер сакчы. Монысында бурзайга охшаган калын көпшәле нәмәрсәкәйләр. Тугыз...— Ул сызып бетергәч, комбат: Фашистлар шулай тыгыз урнашкан булгач, авылдан сез ничек чыгып китә алдыгыз соң?—диде. — Елан тарлавыгыннан шуышып... — Шәп разведчик чыгар сездән, сеңлем!— дип Баталов кызның кулын кысты. Сизеп торам: комбат хәзер кыз үткән тарлавыктан дошманга сиздерми генә отделение дә уза ала бит дип уйлый. Безнекеләр эчтән гранаталар белән дөмбәсли башлауга ике взвод белән ике яктан бәрергә кирәк... Комбат телефонга ябышты. Ләкин полк штабы начальнигы майор Вайнтрауба һөҗүмгә күтәрелү турында дивизиядән дә, корпустан да өлегә бернинди боерык алынмавын әйтте. Ахырда ул Баталовның кичә комкор белән бу хакта сөйләшкәнен белгәч: — һөҗүм итәргә рөхсәт бирәм, әмма ләкин бу тиктормавың барып чыкма'са, башың белән җавап бирәчәгеңне онытма! — дип кисәтте.— һәрьяктан немец көн-төн килә. Әнә Смоленскидан чигенәләр. Ә сез... Сездә тынлык. Ну, тәвәккәллә, комбат!.. Смоленскидан чигенәләр... Димәк, дошман Мәскәүгә илтә торган олы юлга чыккан. Әнә кайда аның төп удары! Хәзер Днепрны кичеп, Жлобинга таба кузгалырга кирәк. Паника тудырырга! Маневр ясый-ясый гел алга барырга! Бу хәл «Үзәк» армия төркемнәре командующие фельдмаршал фон Бокны борчуга салачак һәм төп көчләрнең бер өлеше безгә таба борылачак. Шул арада күршеләр азрак сулу алып, талкынган гаскәрләрен тәртипкә китерергә өлгерерләр. Шулай фикер йөртте комбат. Тәки дөрес булып чыкты бит. Жуковтан укыдым. АхырданIII . Маңгае тирләп чыккан Баталов, рота командирларын чакырып, заданиене аңлатты, аннары урман аланлыгында стройга тезелгән сугышчыларга: — Бу безнең беренче һөҗүм. Дошман көчле, ул безнең Кызыл Армияне тар-мар иттем дип уйлый. Без моның болай түгеллеген исбатларбыз. Без җиңәргә тиеш. Фашист моннан Мәскәүгә йөз тота. Моңа юл куймагыз! Кирәксә, үләрбез, ләкин барыбер җиңеп үләрбез! Тарих безне онытмас!— диде. Беренче булып разведчиклар кузгалды. Аннары беренче, икенче роталар китте. Кичү уңышлы чыкты. Куе камыш арасыннан чыгып өч юнәлештә ярга мендек. Граната шартлаулары, мина чинаулары, көчле «ур-ра!» тавышлары иртәнге тынлыкны бозды. Немецлар, Геббельс радиосы хәбәр иткәнчә, «пыр туздырылган» совет гаскәрләренең Днепрны кичеп, контрһөҗүм ясауларын бөтенләй көтмиләр иде. Саперларга ике бәләкәй танкны да кичүгә хәзерләргә боерык биреп калдырган комбат үз сугышчыларын атакага күтәрде. Авыл халкыннан казытылган траншеяларда аяусыз кул сугышы башланды. Батальон Придорожье, Заградье һәм Заводная авылларын бер үк вакытта камадщ. Көчләрнең яртысыннан ңүбрәге әле елгада, тик аларны көтеп вакыт әрәм итмәдек. III 2! нче армия бу контрһөҗүме белән 8 немец дивизиясен тоткарлады. Бу хәл ул чакта зур әһәмияткә ия булды 13 нче армиянең Могилев районында ныклы оборонасы, 21 нче армиямен Бобруйск янындагы һөҗүм операцияләре Рославль юнәлешендә дошманның алга баруын шактый тоткарлады Немец «Үзәк» армияләре төркеме командованиесе 21 иче армия хәрәкәт иткән районга башка участоклардан берничә дивизия китерергә мәҗбүр булды. Г. к. Жуков. Истәлекләр һәм уйланулар. 307 бит. — Беренче рота, уңнан кама! Икенче рота, сулдан!—дип команда бирде Баталов. Әйткәнемчә, контрһөҗүмне һич көтмәгән фашистлар, «ике ротага» кичүдән дә шактый ярдәм агылуын күреп, ашыгыч төстә чигенү ягын карадылар... Ямь-яшел агачларның киң яфракларын лепердәтеп, диңгез җи- ♦ ле исеп куйды. Чәчәкләр дәррәү җиргә таба иелеп алдылар. Янә- м шәдәге эскәмиядән газета очып төште. Газета астыннан буяулы рәшәткә тактасына пәке белән: Люба-Һ Гоша=мәхәббәт дип уелган 2 сүзләр күренде. . s — Менә безгә разведка мәгълүматлары китергән кыз куйган ке- н бек, биредә дә хач галәмәте бар, — диде кинаяле итеп әңгәмәдә- j шем.— Кеше артын куясы җиргә язып киткән бит... Шул да бул- | дымы мәхәббәт?! Тьфү! t Бозганнар эскәмияне. Бер төрле дә җәза бирмәгәнгә шулай майлары котыра. Бөтен Кавказда, Кырымда юл- ♦ лардагы тукталышларга соңгы өч-дүрт ел эчендә төрле диңгез <а җанварларына охшаган нәмәрсәкәйләр ясалды. Әкәм-төкәм, сигез- ° аяк, кысла, диңгез йолдызы — ни генә юк! һәммәсе бетоннан, төр- с ле төстәге пыяладан, чынаяк кисәкләреннән. Күз явын алырлык. ? Менә шулар хәзер кубарып алынган, купмаганы сугып чәрдәклән- * гән. Корчаңгы ат тәненә охшап калган ялангач стенада мең төрле - исемнәр. Нәкъ эскәмиядәге кебек. Җитмәсә кызлар үз исемнәрен ч яза: Аня, Люба, Маня... Тыйнаклык, пакьлек үрнәге булган кыз ба- х ланың шундый эшкә кулы күтәрелсен әле!.. Бу инде уйланырлык * хәл. Дөньяның оҗмахы булган урыннарга килеп болай шөкәтсез- g ләнү акылыма сыймый минем. Кеше бәлки гомерендә беренче кат аяк баскандыр бу кадерле җиргә? Мең төрле мәңге яшел агачлар, җетедән-җете, көләч чәчәкләр, көләч диңгез, зәп-зәңгәр күк, киң тигез юллар... һәм көтмәгәндә шушы язулар. Кешенең кәефе китә, билгеле. Китмини! Матурлык, бөтенлек бозылган. Мондый кыргыйлык табигатьтә юк ул! Кеше тәртипсезлектән, усаллыктан тәм таба башласа — яман! Ник ваталар тукталыш урыннарындагы бизәкләрне, нңк тырныйлар затлы стеналарны, эскәмияләрне? Нинди афәт бу? Кемгә ачу тоталар? Үзләрен ашаткан-эчерткән, киендергән, белем биргән атаанасына, кырда, фермада, завод-фабрикада эшләүче- ләргәме? Миндә хаклы сорау туа: ни кылган әле бу яшьләр шушы матурлыкны булдыруда, үстерүдә, сыңар кадак кактылармы, бер төп куак утырттылармы? Юк бит, юк. Узындырдык без аларны! Нигә узынмасыннар, соры корт күк әзергә-бәзер ашап яткач!! Өстәвенә, андыйларны тәртипкә чакыру буенча рәтләп пычагым да эшләнми. Тезгенләү җитми. Әйе. Үзебез, ата-аналар да инде, әйтер идем. Менә бу имзаларның хуҗасын табу белән кем кызыксына? Бер мин. Инвалид карт. Ә башкалар? Борын гына җыералар. Янәсе, шул да булдымы эш... Любалар, Гошалар биредә меңәрләп түгел бит. Иң әүвәл бу исемнәрне укып ата-ана борчылырга тиеш иде. Диңгезгә шуннан узып йөриләр бит. Күреп узалар. Ник берсе кыл кыймылдатсын! Милиция дә узды — күрмәмешкә салынды. Вәт ничек бит эшләр. Хәерлегә илтми мондый ваемсызлык. Илтми!.. Мин зур укыган кеше түгел. Барлы-юклы биш класс. Уйлапуйлап карыйм да мондый нәтиҗәгә киләм: җәзасыз калу — җинаятькә капка ачу бит ул! Йөрәк әрни, туган. Кан коюларыбызның бәясен арзанайтуга йөрәк әрни. Ярар, сүз сугыш турында иде. Дәвам итик... Заградьеда хәл авыррак булды. Немецлар инде үз күршеләренә ике рота түгел, барлы-юклы ике взвод авылдан бәреп чыгаруын хәбәр итеп өлгергән иде. Шуңа күрә баталовчыларның кисәк бәреп керергә омтылулары барып чыкмады. Җиргә яттылар. Моның шулай буласын алдан ук күпмедер сизенгән комбат та килеп җитте. Билгеле, мин аңардан бер адым калмыйм. Мин аны сакларга тиеш... Баталов шунда ук хәлне чамалап алды. Кичекмәстән икегә бүленеп, як-яктан һөҗүм итәргә кирәк иде. Бәләкәй куаклар артына яткан комбат, ярым күтәрелеп: — Лейтенант Гарнага! Шуышып беренче взвод белән уңга! Һөҗүмгә күтәрелү сигналы — яшел ракета. Башкалар — минем арттан!— диде. Пулялар куаклыкны кыеп-кыеп төшерәләр. Миналар ухылдый. Бернигә карамыйча калкулыкка чаклы шуышып баргач, комбат яшел ракета атарга боерды. Кабат бик каты «ур-ра!» кычкырып, комлы һәм эссе һава сулап, алга йөгердек. Егылып калучылар да булды. Сөякне нык чәрдәклә- мәсә, җәрәхәтләрне сизмисең аны. Кан, тир исе бергә кушылды. Пулеметын бу якка борырга маташкан фашистка комбат атып өлгерде. Икенче номерның күкрәген ординарецның штыгы үтәли чәнчеп чыкты. — Алга! Алга, егетләр! Тагын ун-унбиш минуттан дошманның эшен бетердек. Флягалардан ирен чылатып, яралыларны җыеп алгач, кәтүкләрен тартып, элемтәчеләр үтте. Батальонның бу якка күчеп өлгергән радиостанциясе комбатны полк белән сөйләшергә чакырды. — Корпустан боерык килде,— диде штаб начальнигы Гордов.— Комкор Петровский авылларны алырга һәм Бобруйскига чаклы һөҗүм итәргә рөхсәт бирә... — Батальон авылларны алды,— диде Баталов. — Котлыйм, комбат. — Алу әле эшнең яртысы гына...— Баталов фикерен төгәлли алмады, лейтенант Гарнага дошманның һөҗүмгә күтәрелүен әйтте. Ике ара якын иде инде. Әллә тагын штык сугышына күтәрелергәме? Билгеле, егетләр сынатмаячак. Тик мондый алышу корбансыз булмый. Сугышчыларны сакларга кирәк. Көн башлана гына. Гомумән, солдат гомеренең кадерен белү — Баталовның канына сеңгән иде. Гранаталар аз-азын, ләкин иң кулае хәзергә шул.. Комбатның кысыла төшкән күзләреннән шуны укыйм. — Гранаталарны әзерләргә! Якын ук җибәрергә!.. Минем боерыкны көтәргә... Бераздан аның «Пли» дигән командасы ишетелде. Шартлаулар тынар-тынмас, кечкенә танкларның кичүдән исәнаман чыгуларын белеп өлгергән комбат, операциянең үзе уйлаганча баруына куанып, сикереп торды: — Рота, минем арттан, алга! Хәрби фортунаны үзләренең гомерлек юлдашы дип санаган вермахт гаскәрләрен бүгенге җиңелү тәмам шашындыра иде, әлбәттә. Эфир элеккеге позицияләрен һаман әле кайтарып ала алмаган группенфюрерларны сүгү белән тулды. Фашистлар бу төбәккә яңа- дан-яңа көчләр тарттырдылар. Ләкин туган җир туфрагына тирән окоплар казып урнашкан батальон чигенмәде. Ярсып алты тапкыр өскә ташландылар. Окопларыбызны ике мәртәбә самолетлар «сөреп» китте. Югалтулар булмады түгел, булды. Шулай да батальон сугышырга сәләтле иде әле. Дивизия тарафыннан кирәк-ярак белән азмы-күпме тәэмин ителгәч, үлгәннәр урынына штабчыларны һәм хуҗалык ротасындагыларны да сафка бастыргач, Жлобинны алырга кузгалып киттек. Каш астындагы күз кебек саклаган танклары быз ярап куйды — утырып киттек. Билгеле инде: һәммәбез түгел. Күз алдыма китерәм дә әле дә йөрәгем әрни: иңдә скат, биштәр, билдә фляга, гранаталар, кулда мылтык яки карабин... Июль ае бит, кояш рәхимсез кыздыра. Биттән тир елга булып ага, аркалар тозланып брезентка әйләнде. Әмма солдат түзә, кушканны үти. Йөгерә. Фриц кереп оялаганчы барып җитәргә кирәк. Вакыт кадерле, вакыт. * Берзаман барып җиттек без. Фриц өстенә күктән төшкән кебек - булдык. Жлобинның кырыендарак торган тимер юл корылмалары | тирәсенә килеп чыкканбыз. Күңеле сизенепме, Федор Алексеевич, 5 ягъни комбат, ул чакта әле капитан, бу юлы бөтен бер полк белән 3 җитәкчелек иткәндәй: < — Полк, танклар артыннан алга! Дошманны юк ит! — дип кыч- Й кырды. Рациядән дә шул ук боерыкны кабатлады. Чак кына алга- 2 рак китеп булса да әйтим: бу сугышта немецлар полк командирын ф үтерделәр. Полк Баталовка тапшырылды. Мин әүвәлгечә һаман аның янында, һәммәсен күреп-ишетеп торам, тән сакчысы да булам, кирәксә, элемтәчесе сыйфатында боерык тапшырырга китәм. Ярый әле радиостанциябез төгәл эшли — донесение-фәлән ташыйсы түгел. Батальон тулысынча килеп җитмәгән әле. Мондый чакта алдан баручылар аларны көтеп тора аламыни? Скатларны, биштәрләрне җиргә ташладылар да, изүне ачып, әйдә җан-фәрманга дошман өстенә! Кайберәүләр ялан баш, кайберәүләр гимнастеркасыз. Чәч тузгыган, тирләгән, бит ком гарәбенеке төсле кап-кара. Бик яман «ур- ра!» тавышы яңгырый. Түзмәдем, комбаттан рөхсәт сорап, мин дә йөгердем. Чөеп аттык фрицны деподан. Йөзләп мәет аунап калды. Исәннәре корал ташлап качтылар. Шушы сугыштан соң, ахры, 21 нче армиянең Идел буенда төзелүен белеп, дошман безне кыргыйлар берләшмәсе дип атады. Эшне бетергәч, сорыйм бер мәл егетләрдән: бу юлы иң авыры ни булды?— дим.— Пулеметка каршы барумы, әллә штык сугышына керүме? Ничек дип җавап бирделәр диген!? Гвардеецларча! — Иң авыры полк чаклы иттереп «ур-ра!» кычкыру булды,— диделәр. Куа киттек фрицны. Күршедәге 61 нче дивизияләр дә булышты — алдык Жлобинны. Югалтуларыбыз күп түгел, әмма берәгәйле иде — полк коман- . диры һәлак булды. Шәһәр халкы подваллардан чыкты. Без кайтканга ышанмыйча торалар. Зур хәсрәтебез аларга мәгълүм түгел — үбәләр, кочалар, тамак ялгарга чакыралар. Берсе миннән: — Командирыгыз нәрсә ярата?— дип сорый. Шул чакны арадан бер кычыткан чыпчыгы: — Мин беләм: бу командир абый бик тә чәчәк ярата. Розалар!— диде. , Текәлебрәк карасам — елга аркылы көймәдә чыккан кыз. Разведчик. Танымаган да булыр идем — сул күз кабагы өстендәге мәхәббәт миңе кылт итеп искә төште. Башына ураган беләк юанлыгы толымы өстенә пилотка чәпәгән, гимнастерка белән чалбар киеп алган. Билен ике кат буган каешы да бар. Итекләре генә зуррак — һәр кунычына өстәп берәр шешә салып куярга була. Аңлашылды: комсомолка Маша Большакова үз теләге белән Кызыл Армиягә язылган. Безнең полкның икенче батальонына беркеткәннәр. Андагы егетләр киендергән аны шулай Җ1щел кулдан. Язылган-язылган, нигә инде беренче батальонга җибәрегез дип әйтмәскә иде? Без инде ШАМИЛ РӘК.ЫППОВ аңа итекнең кирзасын түгел, хромнан теккәнен тапкан булыр идек. Хәер, бу зур итекләрен тиз алыштырды ул. Теге чакта комбат әйткәнчә, менә дигән разведчица чыкты үзеннән. Иске-москысын киенеп ала да, капчыгын асып, авылларга чыгып китә. Толымнарын кистермичә саклап калуы иллә дә ярады кызга! Шик тудырмый. Шулай итеп дошман гаскәрләренең кайда урнашуын белеп кайта. Нәтиҗәдә, тәки «Наша Маша» булышлыгы белән камалыштан чыктык бит, әй. Монысы инде — а?сырданрак. Ә хәзергә кыз Жлобин урамнарының берсендә үзе ише җилкенчәкләр китергән гөлчәчәк бәйләменә карап елмая иде. Алды чәчәкләрне комбат, бераздан аларны үзәк мәйданда калкып чыккан кабер өстенә салдык... Сугыш. Рәхимсез ул! Әх, бөтен дөнья малына алыштыргысыз күпме ирләрне вакытсыз күмдек бит ул көннәрдә! Ашык-пошык күмелгәннәре дә булмады түгел. Еш кына окоп төбенә ләхет уеп казып керәсең дә битенә пилоткасын каплыйсың: бәхил бул, рәнҗемә, туган... Яталардыр ул бәгырькәйләрнең сөякләре билгесез окоп төпләрендә. Немец андый окопларның күбесен, тере солдат бардыр дип, танк белән тигезли иде. Вакытвакыт безнең «мәетләр», көтмәгәндә терелеп, тегенең иманын укыталар иде бит... Калды алар аста. Шома ташлы һәйкәл дә юк өсләрендә, кызыл йолдызлы калай пирамида да... Ә синең, хөрмәтлем, калаларыбыздагы каберлекләргә барып зиярәт кылганың бармы? Туганнар кабере булганнарын әйтмим, андыйлары чәчәкле, мәрмәр ташлы — шәп. Гражданский каберләр турында сүз. Анда рәтле тәртип юк безнең. Тигезлек сакланмый. Кем ничек булдыра ала, шулай күмә. Аннары: ни пычагыма анда чуеннан, корычтан эшләнгән рәшәткәләр?! Мәетләр чыгып китмәсен өченме?! Кайда бар тагын шундый хәл?.. Инде килеп каберлекнең түренәрәк күмелүчеләргә игътибар итик. Советлар Союзы Герое, дәүләт эшлеклесе, генерал, атказанган табип, профессор, әдип, артист, композитор һәм башкалар — боларына һич сүзем юк. Дөньялыкта ил, халык өчен күп көч сарыф итүчеләр — инде тыныч кына йоклый бирсеннәр. Кабер өстендәге мәрмәр һәйкәлләре дә — ихтирам-хөрмәт билгесе. Андыйларга безнең хөкүмәт үзе һәйкәл куя һәм, әйтергә кирәк, бик дөрес эшли. Тиешенчә хезмәт итсәң, үлгәч тә онытылмыйсың!.. Моннан нинди нәтиҗә килеп чыга? Нәтиҗә шул: каберлек ул мәет күмү урыны гына түгел, тәрбия кылу урыны да. һәм бик үтемле тәрбия кылу урыны! Шулай икән, нигә соң әле кайчакларда затлы һәйкәлләр, еллар узу белән онытылып, кызганыч хәлгә килә: буявы уңа, цементы ярыла? Аларны карарга совет хөкүмәтенең акчасы юкмы? Бар! Бик бар! Тик кул җитми. Теләк җитми. Шундый мескен хәлгә калган һәйкәл янына тукталып, теләсәң-теләмәсәң дә: «Бу гүр иясенә бүгенге башлыкларның сукыр бер тиенлек ихтирамы юк икән»,— дип уйлый башлыйсың. Моның тагын бер ягы бар: каберлектә акчаның һәрнәрсәдән өстен икәнлеге күренә. Ничек күренәме? Менә, күз алдыңа китер: болары ил, халык эше өчен җан атып яшәгән мәхтәрәм кешеләрнең каберләре. Инде стоп! Янәшәдә генә, рус миче чаклы шома мәрмәргә алтын хәрефләр белән туу һәм вафат булу еллары язылган гүр иясе кем? Мәһабәт таш астында кем сөякләре? Болар бев санап үткән герой да, дәүләт эшлеклесе дә, атказанган җырчы да түгел. Ә кабер өстендәге һәйкәлләре җырлап тора! Тик безгә кирәкле җыр түгел ул! Түгел... Берәүнең сөекле ире, хатыны яки бердәнбер газиз баласы булган өчен генә болай алтынлап зур мәрмәр ташлар бастыру тыйнаксызлык түгелме икән? Әткәңнән яисә әнкәңнән дип ташка имзасын салган бәндәләрнең кереме дәүләт белән ярышырлыкмы, хәләл көчкә салынганмы? Заманында байгураның урыны һәрвакыт түрдә булган. Кешене «зү юлы белән табылган мал-мөлкәтне без бүген өнәмибез, һәм дөрес эшлибез. Әйе. Ул чакта яраган. Патша үзе дә меңәрләгән дисәтинә җирнең хуҗасы саналган. Байны патша законы яклаган. Ә хәзер байлык җыю чире баш калкытып, чын-чынлап лаек булмый торып үзеңә почет даулауны безнең закон каты тыя. Шуларны ис- * тә тоткан хәлдә янә каберлеккә әйләнеп кайтыйк. Мирас булып g күчкән байлыгы да, ил, халык ихтирамын казанып яуланган хокукы да булмаган бу бәндәләр ничек болай түргә үк узганнар соң? 2 Авыр туфраклары җиңел булсын, мин аларны кыерсытырга җыен- s мыйм. Аларга — барыбер. Аларга хәзер берни кирәкми. Тереләргә н менә барыбер түгел. Чөнки боларны күреп тормыш итә башлаган яшь кеше мондый 2 нәтиҗә ясарга мөмкин: дөньяның да, ахирәтнең дә иманы — акча икән! Акчаң булса, монда да урын түрдән икән! Давай, нәзберекләнеп торма, түл җый! Акча ашарга сорамый. Кайдан алдың дип со- ® раучы да күренми. Дуй, әйдә! с Вәт кайларга китереп чыгарды билгесез окоп төпләрендә күмелеп калган солдатларның газиз сөякләре! Күмдек шул, бик күпләрне шулай окоп төпләренә күмеп калдыр- £ дык ул көннәрдә. Безне фашист тәмам кырып бетерергә теләде. Дөнья җимереп Мәскәүгә таба ыргылганда шәһәр, авылларны кире би- _. pen чигенү немецның кәтигенә кадалмагандыр дисеңме? Алгарак ки- s теп булса да әйтим: Жлобинда тукталып калмыйча, Рогачев дигән * каланы да алдык әле без. Бобруйскига җитә яздык. Әгәр техника 3 булган булсамы? Тылдан бернинди ярдәм килмәде бит безгә. Ник дигәндә, безнең 21 нче армияне урап узып, немец әллә кая чаклы киткән иде инде. Боларны без ахырдан гына белдек, әлбәттә. Онытканчы тагын шуны әйтим әле: Баталов ифрат та тапкыр командир иде. Бер мисал гына китерәм, Рогачевны алдык дигән идем бит әле. Кала алу тел белән тегермән тарттыру гына түгел ул. Гарьлегеннән шартларга җитешкән генералларның безнең окопларны артиллериядән һәм минометлардан ничә рәт утка тотуын сөйләп тә тормыйм. Ә Федор Алексеевичка янә бер кат рәхмәт әйтүне кирәк табам: безне җиргә тирәнрәк казып керергә мәҗбүр итте ул. Дошман минасы лепкәңә төшеп шартламаса, селкенеп өстеңнән туфракны кагасың да — бетте-китте. Ул самолетларның кайчан бомба таш- лаячакларына кадәр белә иде. Баштарак, үзең беләсең, солдатның тәҗрибәсе ташка үлчим. Үкереп-гүләп өскә килә башласалар, котың ботыңа төшә. Көпчәкләрен эчкә алмаганга шыксыз булып тыр- паөп торган «Юнкерс»ларны бик мыскылласак та, алар, ай-һай, җанны кыйнады безнең. Ир мактана, корал эшли дигән борынгылар. Җир куенына сеңәрдәй булган мескен солдатны әнә шул «чабатачы» ничә рәт килеп дөмбәсләп китә. «Юнкерс»лар турында иде гәп. Федор Алексеевич шуны чамалый иде. Серен безгә дә өйрәтте. Менә килә тегеләр җәелеп, масаеп. Киң җилкәле, баһадирдай таза гәүдәле комбат, коңгырт күзләрен кыса төшеп, кара тәреле самолетларны күзәтә. Аннары чырайлары агарынган яшьрәк солдатларга карап: — Баш ияргә ашыкмагыз, егетләр. Дошманны танырга өйрәнегез. Киң фронт белән килгәндә — үтә ул,— ди. Ә кайвакыт тиз-тиз каскасын батырып кия, җиргә тирәнрәк яшеренергә куша: — Шуны исегездә тотыгыз: чылбырдай тезелә башласалар — цельгә керү өчен ул, егетләр. Чинап, үкереп, кояшны каплап баш очыннан газраил уза. Җир селкенә. Колак тона. Самолетлар бер-бер артлы үтеп беткәч, икенче әйләнешкә керәләр. Алар киткәч, артиллерия атарга тотына. Аннары пехота кузгала. Исән калучылар бик аздыр инде дип уйлыйсың. Менә оясыннан чыккан йомрандай берәү баш калкыта,, икәү, өчәү... Карыйсың, беркадәр халык исән. Болар белән эш майтарып була әле!.. Комбат акыллы иде шул безнең: әле алдавыч окоплар казыта, әле фанердан пушкасын, танкын әмәлләтә. Тегеләр еш кына шуларны дөмбәсли. Ә төп көчләр киң кырга сибелеп яшеренгән була. Шуңа күрә бомбежка ларның, туптан атышларның безгә күп зыяны тими иде. Немец очучылары, тупчылар үз башлыкларына кыргыйлар корпусын, ягъни безне, тулысынча юк иттек дип кат-кат мактанганнардыр, мөгаен. Кулдан ычкынган позицияләрен хәзер ансат кына кайтарып алабыз дип килә берзаман җиңнәрен сызганып фрицлар. Ә без аларга янә күрсәтәбез күрмәгәннәрен. Фашистларның ачудан янә үт куыгы шартларга җитешә. Янә төп юнәлештән алып, өстәмә көчләрне бире ташлыйлар. Бервакыт Бобруйск янында хәл тәмам мөшкелгә әйләнде: тегеләр кара болыт кебек өскә ябырылды. Комбат каш астындагы күз кебек саклаган теге ике «бәләкәч»не засададан чыгарырга боерык бирде. Бер тапкыр гына йолып алмады алар безне бәладән. Бу юлы да шулай булды. Су сиптерүче машинадай, коендыралар фашистны кургаш яңгыры белән. Кайберәүләр дошманны тәмам ахмак итеп күрсәтә. Булыр немец ахмак, тот капчыгыңны! Безнең ике танкны шундук күреп алдылар. Күрмичә, йөздән артык гитлерчыны тиз арада кырып салдылар ич. «Бәләкәчләрне» трофей итеп алырга чамаладылар, ахры, арттан килеп өскә үрмәләделәр. Йөртүче карый торган ярыкларны томалагач, «бәләкәчләр» тукталды. Сукыр килеш кая барасың? Калды безнекеләр чебен сарган баллы телемнәр сыман урдада. Без читтә. Безгә каршы, төз басып, бер рота психик атакага килә. Мондый атаканың ни икәнен сөйләп тормыйм. Әмма дә ләкин күңелле нәрсә түгел ул, шайтан алгыры!.. Кызылармеецларның күзе майорда. Баталовка яңа звание биргәннәр иде инде. Нишләр, нинди карарга килер полк командиры мондый кыен хәлдә? Тозакка эләккән танкларны йолып алырга җибәрергәме, әллә «психлар»ны ут ачып каршыларга боерыргамы? Тегеләй дә вай, болай да... Шул арада әрсез немецлар, люк түбәсен шакып: — Рус, сдавайсь!—дип кычкыра башладылар. «Психлар» да якын килде. — Федор Алексеевич, башта танкларны коткарыйк,— дим.— Юкка әрәм булалар бит! Давай кул пулеметлары белән бәрик! — Ә монда ни кала? Танклар бу психларның артына төшәргә тиеш. Шуны көтәм мин. — Ничек артка төшсеннәр? Күрмиләр бит алар. — Күрерләр... Әрсез десантны да юк итәрләр. — Ничек?.. Федор Алексеевич бинокльдән бу якны күзәтә иде. Ул салкын кан белән генә: «Танкистлар үзләре искәрмәсә, син барып әйткәч, Миша,— диде.— Бар, сержант, радистка минем боерыкны тапшыр: танклар кичекмәстән бер-берсенә атып, чакырылмаган кунаклардан чистарынсыннар да һөҗүм итүче ротаның артына төшсеннәр...» Ну баш үзендә! Үзе бер Верховный Совет! Гади генә чишелеш, югыйсә. Безнең «бәләкәчләр», моторларын көчлерәк эшләтеп, шул тавышка бер-берсенә ата башладылар. Пулемет утыннан үзләренә пычак та булмады, ә фриц күкрәге бронялы түгел... Кыскасы, янә измәсен издек дошманның. Немец тәненә каен шырпысы булып кадалган безнең гаскәрләрне үз тылында калдыра алмый иде инде. Мәскәүне тез чүктерергә билгеләгән берләшмәләрне безгә каршы ташладылар. Безгә ярдәм булмады. Болай да аз калган идек инде. Каты сугышларның берсендә яраландым. Мине, Маша булышлыгы белән, урман каравылчысы өендә сәндерәгә салып * киттеләр. Машага: «Барыбер эзләп табармын мин сине!»—дйп кыч- “ кырып калдым. Мылтык тотып сугышырга ярамадым. Ләкин барыбер тылда ка- £ ла алмадым. Хуҗалык ротасында хезмәт иттем, һаман элеккеге s иптәшләрне эзләдем. Фронт юллары очраштырыр сыман тоелды. Кая < ул! Берәү дә очрамады. Күбесе һәлак булган, бүтән частьларга күч- £ кән. Баталов турында да төгәл мәгълүмат бирүче булмады. Кайсы- 2 лары аны минага шартлады дип язды, кайсылары хәбәрсез югалды ф диде. Андый кешеләр хәбәрсез югала димени?! 1941 елның 9 ав- в густында Федор Алексеевич Баталовка Советлар Союзы Герое исеме о бирелгән булып чыкты. Игътибар итегез: 9 августта. Сугышның с кырык сигезенче көне иде бу. Менә шулай чигендек без... Эзләгән — таба, ташка кадак кага дигәндәй, язмыш, беләсезме * мине кем белән очраштырды? Әйе, кече лейтенант Маша Больша- 2 кованы эзләп таптым мин. Хат язышып, билгеле. Камалыштан чык- ч кач, кыз бүтән частька эләккән. Дөресрәге, Маша бер фырт кына я диңгезчегә гашыйк булган. Диңгезчеләр, туган, кызкыркынның г башын әйләндерә белә ул. Нишлисең, җаны теләгән — елан ите аша- * ган„. Диңгезче белән хезмәт итәргә туры килмәгән килүен. Фронт ® юлларында аерылышканнар. Табышулары кызык. Большакова 21 нче армия составындагы баталовчылар әллә рейхстагка килеп җитә, әллә юк дип, комбатның кырык бердә әйткән сүзләрен исенә төшергән дә: «Без рейхстагка килеп җиттек!»—дип язып үз фамилиясен сырлаган. Диңгез пехотасында сугышкан фырт егеткә дә Берлинга керү насыйп икән. Рейхстагка килсә, стенада сөйгән кызының сәламе көтә. Элемтәләре өзелгәч, һәлак булгандыр дип уйлаган егетнең өмете яңарып китә. Эзли кызны. Таба. Өйләнешәләр. Өлгер егет икән шул. Алгарак китеп булса да әйтим: диңгез пехотасында вакытта, «Кече җир»дә иптәш Брежнев кызыл кенәгәне аңа үзе тапшырган... Боларны мин ахырдан гына белдем. Машаның кияүгә чыгуын белмичә, аңа хат арты хат язып тордым. Сәламәтлеге чамалы икәнен белгәч, бераз гына өметләнеп тә йөрдем. Санаторийда баш врач белән нбтгытып сөйләшкәч, «непременно кил!» — дип телеграмма суктым. Килеп төштеләр икәүләп... Сер бирмәдем, әлбәттә. Башта Машаны танымадым. Ул чакта кычыткан чыпчыгы иде бит. Ә монда —- юанаеп баручы ханым. Калын толымнарын да кистергән. Сул күзенең кабагы өстендәге тары ярмасы хәтле генә мәхәббәт миңенә күзем төшкәч кенә таныдым. Бу миңне аның белән урман каравылчысы өендә саубуллашып үбешкәндә күргән идем. Әйе... Теләсәгез, хөрмәтлем. Машаны үзегез дә күрә аласыз. Монда ул. Ире белән. Озакламый коенырга төшәрләр. Көн җылыткач төшәләр алар. Нәкъ сигездә. Әнә... үзе дә. Бүген нигәдер үзе генә. Әллә карты чирләп китте микән. Бакчачы картның уйчан йөзендә эчке мөлаемлелек балкып китте. Кабаланып урыныннан торды, көмеш чәчле ханым утырырга тиеш эскәмиянең тузанын сөрткәндәй итте. Мин, үземне артык санап, диңгезгә төшеп киттем. Диңгез, хәләлен көткәндәй, назлы елмая иде бүген. Талгын су шатлыклы күз яшьләре кебек үтә күренмәле. Төбендә мәрҗәннәр сыман ташлар сибелгән. Бакчачы картның кунаклары белән якыннан танышып, тора-бара алардан күп истәлекләр сөйләттем. Иң куандырганы — Жлобин шәһәрендәге бер урамга Советлар Союзы Герое Федор Алексеевич Ба талов исемен кушу булды. Без күбесенчә диңгезгә төшә торган сукмак читендәге эскәмиядә — якягыбызда үскән гөлчәчәкләр хозурлыгында очраша идек. Михаил Максимыч монда яшәреп киткәндәй була, мәзәк сөйли, күзләрендә шаян очкыннар чагылып-чагылып уза. Чәнечке кермәслек булып каешланган калын имән бармагы белән тамыр тирәсендәге туфракны йомшата, яшь сабакларны төзәткәли. Телендә һәрвакыт комбат Баталов була. Дәһшәтле сугыш күренешләрен хәтерендә' яңарта, мәңгегә ятып калган полкташларын искә ташерә. Цементтан коелган кәкре баскыч янындагы эскәмиягә килеп утырган теге кызлар март чыпчыкларыдай чыркылдашалар. Бу як ка әледән-әле күз сирпүләренә караганда, безгә гаҗәпләнәләр шикелле: нигә инде шул дәһшәтле елларны искә алып утырырга? Үткән — беткән. Фирәзә шикелле диңгез буйларын, төпсез күкне, шушы матур чәчәкләрне ташлап ничек инде утка кермәк кирәк?! Ә бакчачы карт кырык бернең июле турында сөйли дә сөйли. Утыз сигез ел гомер үткән. Кеше хәтере — төпсез хәзинә икән. Ни генә юк анда... Фронтовиклар бүген өчесе дә шат. Аларга бернәрсә кирәкми. Хәрәкәтләреннән бер-берсенә ихтирам бөркелә. Беркөнне Михаил Максимович кунаклары белән теге матур чә чәкләр үсеп утырган куентыкта басып тора иде. Аяк өсте булуларын күргәч күңелгә шом йөгерде. Бакчачы картның кыяфәте йорт- җире янган кешенекедәй иде. Күзләрендә аптырау, әрнү. Иреннәре дерелди, куллары хәлсез салынып төшкән. — Кирәк бит, — диде ул, үкенечле тавыш белән, — нәкъ көнендә. Юри эшләгән кебек... Ничә ел тырышып... Шушы өч чәчкәне калдырып, бөтен бакчаны өзсәләр дә болай әрнемәс идем. Читләре кара каймалы, бик тә нәфис алсу иделәр бит ул розалар. Бу сортны «Комбат истәлеге» дип атаган идем... Аһ, кулыгыз каймыккырылар!.. Җәзасыз үтмәс бу эшегез! Төшәр чәчәк каргышы, төшәр!.. Ярый әле башка түтәлдә шушы сортның үсентеләрен калдырган идем... Максимыч мәет озаткандагыдай моңлы тавыш белән сөйләнүендә булды. Аны юату мөмкин түгел иде. Моны беребез дә кирәксенмәдек. Әйдә, бушатсын хәсрәтен. — Тукта,— дидем мин шунда,— бүген кайсы число соң әле? 18 июль бит. Утыз сигез ел элек бу көнне комбат Баталов һәлак булган. Сул күз кабагында мәхәббәт миңе булган Мария Васильевна да, ире Николай Владимирович та, иреннәрен тешләп, тынып калдылар. Җил исеп куйды. Эскәмия тирәсендәге чәчкәләр, кайгы белдергәндәй, башларын түбән иделәр. Иртән явып узган җылы яңгыр тамчылары чәчәкләрдән карт йомшарткан җиргә коелды. Мин диңгезгә юнәлдем. Әле кичә генә фирәзәдәй саф диңгезнең чырае караңгы иде. Зур-зур дулкыннар, бер-бер артлы килеп, ярга ыргыла һәм, авыр көрсенеп, аннары кире чигенә. Һәм тагын шулай кабатлана...

Июль — август. 1979 ел.