БЕР СӘЯХӘТ ТУРЫНДА
ЮЛ ЯЗМАЛАРЫ
Узган елның җәендә Татарстанда уздырылган совет әдәбияты атналыгында миңа да катнашырга туры килде. Элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районының Иске Куак авылын яңадан күрергә мемкинлек бирүе белән атналык минем өчен аеруча истәлекле булып калды. Куен дәфтәремә теркәлгән бу язмаларымда әлеге авылга ни өчен баруым, анда кемнәрне очратуым һәм нәрсәләр күрүем турында сөйләргә телим... Шулай итеп, мин Иске Куакка юл тотам... Бала ңдк тәэсирләре күңелдән беркайчан да җуелмый. Алар рухи өлгергәнлекнең нигезендә яталар. Лев Толстойның һәм Максим Горькийның автобиографик трилогияләре, С. Аксаков, Н. ГаринМихайловский повестьлары һәм башка бик күп язучыларның бала чак истәлекләренә нигезләнеп иҗат ителгән әсәрләр әнә шуны раслый. Бу әсәрләр арасында Гомер Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повесте да лаеклы урын алып тора. Моннан берничә ел элек бу повесть турында языл та чыккан идем. Яшермим, ул вакытта мин язучыга ияреп, аның бала чактагы бихисап күп сукмаклары буйлап атлаганда, Гомәр Бәшировның туган авылын гына түгел, үзебезнең Иске Куакны да, хәтеремә ничек кереп калган булса, шулай итеп күз алдыма китердем. Менә монда инде халыкның рухи хәзинәсендә гасырлар буена тупланып һәм сакланып килгән, беркайчан да искерми торган матур традицияләр. гореф-гадәт һәм йолалар турында авторның уйлануларын тагын бер тапкыр исеңә төшерми булдыра алмыйсың. Әлеге бай хәзинә акыллы, үткен һәм зирәк сүз, йомшак аһәңле җыр һәм дәртле бию көйләре, халыкның беркайчан да искермәс олы йолалары, гореф-гадәтләре аша буыннан-буыига тапшырыламы, үзенең билгеле бер эзен калдырамы — бу сорауга иң дөрес, кире кагылмаслык җавапны Бөек Ватан сугышы бирде Барлык кешеләр өчен дә бер үк, шуның белән беррәттән һәркемнең үз сугышы иде ул. Минем ечен бу сугыш — камалышта калган Ленинградның 1941—1942 нче елгы тын алгысыз салкын кышы, Ладога аша сузылган атаклы тормыш юлы. Вологда. Пермь. Свердловск, Чиләбе, Уфа аша әйләнгеч юллар белән Иске Куакка килеп җиткәнгә кадәр шыксыз, караңгы, ягылмаган товар вагоннарында атна-айлар буена иза чигүләр... Татарстанда булып узган совет әдәбияты атналыгында йөреп кайтканнан соң мин Николай Тихоновның «Бәхет кошы» исемле автобиографик повестен укыл чыктым. Оятыма каршы, дип әйтимме, аңарчы әле минем еракта калган бала чак истәлекләренә нигезләнеп язылган бу әсәрне укыганым юк иде. Ул китапны миңа Иске Куакта бүлек иттеләр. «Безнең Иске Куак авылы, — дип яза автор. — Оренбург тракты буйлап, олы юлдан читтә урнашкан... Куаклыларның җир-сулары җитәрлек булган. Риеаятьләрге У ■араганда. алар бирегә илнең көнбатыш якларыннан күчеп килсеннәр. Монда әле хәзер дә Малько^ский, Лесомский, Войцеховский, Полянский, Любецкий кебек фамилияләрнең еш очравы да шуны раслый. Элеккерәк заманнарда алар изүе нечкә бау белән бәйләнеп куела торган киндер күлмәк киеп йөргәннәр, җирле сөйләшләре мәскәүлеләр телен хәтерләткән... Якын-тирәдәге авылларда күп санлы татарлар, чувашлар, марилар яшәгән... Иске Куак авылының иген басулары, урман-болыннары егермешәр чакрымга сузылган. Ул үзе Куак һәм Чишмә елгалары бергә килеп кушылган урынга салынган. Чишмә елгасына бер-берләреннән әллә ни ерак булмаган мул сулы инешләр койган. Авылдан өч чакрым ераклыктагы зур урман куеныннан агып чыккан ул инешләрне. гади генә итеп, Беренче. Икенче, Өченче һәм Дүртенче инеш дип атаганнар. Чишмә ярлары буйлап авыл тирәли тезелеп киткән таулар берберсен сәламләп утырганнар. Ул таулар бу якларда булган Пугачев һәм аның иптәшләре хөрмәтенә Пугачи- ха, Щепачиха, Бияниха... дигән исемнәр белән аталып йөртелгәннәр...» Егерменче гасыр башларында Иске Куак авылы әнә шундый булган. Бөек Октябрь революциясе давылын, гражданнар сугышы һәм күмәкләшү чорларын башыннан кичергән авылның йөзе Бөек Ватан сугышы елларында бик нык үзгәрә. Йортлар саны дүрт йөзгә җиткән Иске Куакта инде бөтенләй башка фамилиядәге кешеләр — Денисовлар, Жаковлар, Мироновлар, Абражеевлар яши. Тирә-юньдәге тауларның исемнәре акрынлап онытыла, аларның элекке атамалары картлар телендә генә сакланып кала. Чишмә елгасына коя торган инешләр саекканнан-саега, алар язгы ташу вакытларында гына бер дулапҗәелеп алалар да яңадан үз ярларына чигенәләр. Якын-тирәдәге авыллардан Иске Куакка караганда җитенкерәк тормышлы Сарабиккол дигән татар авылы күңелемә кереп калган. Аның зур-зур йортлары, чиста итеп себерелгән урам-тыкрыклары һәм ишегаллары әле дә булса күз алдымнан китми. Биеккә, тау башына менеп карасаң, туган авылым Иске Куак үзенең канатларын чиксез киңлеккә җәеп салган һәм томшыгын елганың текә борылышына юнәлдергән ниндидер бер кошны хәтерләтә. Ул борылышта кайчандыр күпер һәм су тегермәне бвр иде. Хәзер инде тегермән юк, ә элекке күперне җәяүлеләр чыгып йөрер өчен салынган яңа, асылмалы күпер алыштырган. Авылның урта бер җирендә олы гөмбәзле чиркәү, аның янәшәсендә һәр якшәмбедә халык мыжлап торган базар мәйданы, шунда ук кызыл кирпечтән җиткерелгән һәм авылда бердәнбер таш йорт исәпләнгән сәүдәгәр йорты булганлыгын ачык хәтерлим. Алардан арырак тоташтан салам түбәле өйләр, үрмә һәм утыртма читән белән әйләндереп алынган каралтылар һәм бәрәңге бакчалары тезелеп китә. Корылмалар арасында сирәк-мирәк кенә алты почмаклы йортлар да очраштыргалый. Без шуларның берсенә килеп урнаштык. Тормышның астын-өскә китергән сугыш еллары турында уйланганда, әгәр мин, ул вакытта һәр тормышта тынычлык һәм татулык хөкем сөрде, дисәм, дөреслеккә хилафлык кылган булыр идем. Көндәлек эшләр һәм мәшәкатьләр арасында һәртөрле ыгы- зыгы, әрләш-тиргәш, үзара тынышмаучанлыклар әледән-әле булгалап торды. Ләкин юк-бар сәбәп аркасында килеп чыккан андый вак-төяк нәрсәләрне халыкның әйтеп бетергесез олы кайгысы һәм уртак язмышы бөтенләй оныттырды. Мөгаен, шуңа күрәдер, өлкән яшьтәгеләр, бигрәк тә эвакуацияләнеп килүчеләр бер-берләренә көн- нен-көн ныграк тартылдылар. Кичләрен укытучылар бүлмәсендә җемелдәгән утка карап мәктәпкә, я булмаса җыйналып клубка килү аларның гадәтенә керде. Ара-тирә үзләре дә авылда калган ике-өч бөртек егет катнашында концерт һәм спектакльләр куйгаладылар. Бервакыт авылга «Алар Ватан өчен сугыштылар» дигән кинофильм влып килделәр, ә икенче тапкыр Казан һәвәскәрләре концерт куеп киттеләр. Татарстанда беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исемен алган авылдашыбыз, очучы Василий Иванович Яницкий белән очрашуга багышланган кичәгә халык аеруча күп җыелды. Күптән түгел аның рәсемен мин Иске Куакта туып-үскән икенче бер Советлар Союзы Герое, шулай ук очучы Иван Александрович Заварикин рәсеме белән бергә Ленинград паркында Дан аллеясында күрдем. Аларның соңгысы сугыштан әйләнеп кайтмады. 1945 елда һәлак булды. Авыл кешеләре фронттагы туганнарыннан һәм якыннарыннан хатлар көтеп яшәде. Инде көтепкөтеп тә бер төрле дә хәбәр булмагач, түземлекләрен җуеп, билгеле бер сәгатьтә үзләре почтага юл тоттылар. Район үзәгеннән килгән һәм шыплап тутырылган капчыкларны бушатканда аларның барьер кырында тын алырга да куркып басып торулары әле дә булса күз алдымда. Берничәшәр тапкыр кычкырып укып чыкканнан соң хатларны кадерле истәлек итеп саклар өчен ипләп кенә почмактагы иконалар артына җыеп куялар иде. Ул хатларга җавапларны да бергәләшеп яздылар. Хат алган кеше әйтеп торган сүзләрне кәгазь битенә арадан кем дә булса берсе түкми-чәчми терки барды: ул вакытта өлкән яшь- ♦ тәтеләр арасында ныклап укый-яза белүчеләр бик аз иде. Фронтовиклардан сирәк- мирәк кенә кыска гына вакытка кайтып китүчеләр булгалады. Бу исә һәркем өчен зур бәйрәмгә әверелде. Андый чакларда бөтен авыл халкы кунакка кайткан сугышчы йортына ябырылды. Ул үзе авылдагы һәр өйгә диярлек сугылып чыкты. Кышкы озын, караңгы төннәрдә тәрәзәләр аша йортларда сүнәр-сүнмәс янган •тычкан утларыиның тонык шәүләсен генә чамаларга мөмкин иде. Керосин лампалары бик сирәк кабызылды: кешеләр үзләре ясаган сукыр лампаларын яки чыра яндырып, бергәләп кич утыру һәм башка бәйрәмнәр өчен кирәк булачак керосинны янга калдырырга тырыштылар. Шырпы шулай ук кадерле нәрсәгә әйләнде, аны бик сак тоттылар. Көлгә күмеп учакта ут асралмаган көннәрдә, өсте ябулы савытка салып, көйрәгән кисәү алып чыгу өчен күршедән-күршегә йөрү гадәткә керде. Авыл Советы стенасына бердәнбер репродуктор тәлинкәсе эленеп куелган иде. Ул карлыккан тавыш белән Совет Информбюросы сводкаларын хәбәр итеп торды. Немецлар Сталинград янына килеп җиткәч, авылда: «Имеш, Шөгер өстендә дә дошманның разведка самолетлары күренгән икән», — дигән сүзләр таралды. Эвакуацияләнеп килгән кайбер гаиләләр, төргәкләрен төйнәп, яңадан юлга — Уралга һәм аннан да арырак китәргә җыена башладылар. Винница яки Бароновичидан килгән күп балалы аналарны шелтәләргә безнең һичбер хакыбыз юк. «Оккупация» дигән коточкыч сүз аларның йөрәген бүтәннәрнекенә караганда алданрак яралады. Ленинградлылар үзләрен тынычрак тоттылар — блокада аларны түземлеккә, сабырлыкка өйрәткән иде Ә бит алар кичергән авырлыкларны хәтта күз алдына китерергә дә куркыныч... Эвакуацияләнүчеләр килү белән укытучылар һәм укучыларның саны бермә-бер артты. Укыту икешәр, хәтта өчәр сменада алып барылды. Дәрестә балалар пальто һәм баш киемнәрен киеп утырдылар. Дәфтәр урынына газета һәм иске китап битләренә корымнан ясалган кара белән яздылар. Без, унике-унеч яшьлек малайлар, үз өлешебезгә тигән авыр йөкне әле ныгып та җитмәгән иңнәребезгә сыкранмыйча күтәрдек. Шуның белән бергә һаман тиктормас, йөремсәк, ә кайвакытларда тыңлаусыз һәм кеше сүзен бар дип тә белмәгән яшүсмерләр булып калуыбызда дәвам иттек. Җәнҗал чыгарган, тәпәләшеп алган чакларыбыз да булмады түгел. Шау-шулы уеннарны ярата идек. Әмма «сугышлы» уйнаган чагыбызны хәтерләмим. Андый уеннарны уйнау оят тоела, чөнки кыр почтасы штемпеле сугылган өчпочмаклы хатлары һәм кара пичәтле кайгы кәгазьләре белән һәр адымда үзен искә төшереп, җирдә чын сугыш бара иде... Алдан ук бернәрсәне искәртеп куюны кирәк саныйм: мин үзем бүгенге яшьләр турында, алар кебек чагында без мондый түгел идек, хәзергеләр кайгы-хәсретнең. ачлык-ялангачлыкның ни икәнен дә белмичә, кәеф-сафа кылып җиңел тормышта яшәргә яраталар дип мыгырданучы кешеләр белән килешмим, һәр чорның үз җыры бар, яңа җырларны искеләре астында күмеп, томалап калдырырга тырышу мәгънәсез бер эш булыр иде Ләкин шул ук вакытта миңа үземнең тормыш тәҗрибәм дә бик кадерле. Кайчакта мине ата-аналары тапканны эгоистларча әрәм-шәрәм итеп яшәүче тәти егетләр һәм кызлар тайчандыра. Әгәр алар арасында безнең өчен иң изге нәрсәне сугыш еллары истәлекләрен санга сукмаучыларны. алай гына да түгел, аяк астына салып таптаучыларны күрсәм, йөрәгем җәрәхәтләнә, җаным әрни, һәм Даниил Гранинның «Блокада китабы-нда документлар нигезендә расланган фактларның берсе мине менә ни өчен аеруча көчле тетрәтә: «Кененө кеше паекка бирелгән 125 грамм блокада икмәге белән тукланып торган икән, моның ул кадәр шаккатырлык нәрсәсе бар _ дип фикер йөртә анда Ленинград техникумнарының берсендә укучы, үз-үзенә чамадан тыш ышанган кыбырсык кыз. — Телим икән, мин атна буе ипи ашамыйча тора алам һәм үземне барыбер бик әйбәт хис итәчәкмен» Күңелне рәнҗетә торган мондый сүзләрне тыңлавы ук авыр һәм оят Менә шуңа күрә до, әсәрнең авторлары белән бергә, алар «мораль дистрофия» дип атаган авы ВАЛЕНТИН ОСКОЦКИП ф БЕР СӘЯХӘТ ТУРЫНДА руның симптомнары нинди зарарлы икәнлеге турында борчылып, кат-кат уйланмыйча булдыра алмыйсың. Әйе, кешеләрнең бүгенге буынына, бигрәк тә яшьләргә, сугыш истәлекләрен күңелләрендә саклау бик кирәк. Сугыш еллары хатирәләрен, ул чорда баштан кичкәннәрне хәтеремдә кабат яңарту — мине нәкъ әнә шул теләк юлга чакырды да инде. Иске Куак авылы... Кулларымнан җитәкләп, алда күп нәрсәләр вәгъдә иткән тормыш юлыннан атлатып алып киткәне өчен мин аңа гомергә бурычлы. Менә шуңа күрә дә бала чак эзләрем калган җылы, йомшак туфрагына тезләнеп, бүген аның олы җанлы кешеләре алдында зур хөрмәт белән баш иясем килә. Игенче хезмәтенә, җирне маңгай тире белән сугарып ул үстергән ипекәйгә бәләкәй чагымнан ук ихтирамым чиксез зур минем. Улларын һәм ирләрен, абыйларын һәм вәгъдәләшкән егетләрен яу кырына озаткач, тыныч чорда алар гына башкарып чыга алырдай авыр эшләрне, замана йөген үз иңнәрендә күтәргән аналарның һәм тол хатыннарның, малайларның һәм яшь кызларның җил ашаган кырыс йөзләре әле дә булса күз алдымнан китми. Еллар узганнан соң мин хәзер бернәрсәне ачык аңладым: кешеләр өчен тормыш һәм сулыш алу кебек үк кирәк булган интернациональлек хисе безнең йөрәкләребезгә әнә шул чакта ук бернинди патетик сүзләрсез генә килеп кергән. Сугыш елларындагы Иске Куак тирә-яктагы авыллардан халкының күп булуы белән генә түгел, күп милләтле булуы, төрле телләрдә сөйләшүе белән дә аерылып тора иде. Анда руслар, татарлар, мордвалар, чувашлар яшәде, аннары украиннар һәм белоруслар күчеп килде. Илебезнең барлык халыклары телләрендә җыр булып кабатланган «тату гаилә тойгысы» күңелләрдә үзеннән-үзе бөреләнде һәм халыктан безгә күчкән иң матур сыйфатларның берсе булып каныбызга сеңде. Бөгелмәдән Иске Куакка алып бара торган юлның озынлыгы 100 чакрым чамасы. Моннан 35 ел элек шул араны җигүле атта узу өчен безгә ике көн вакыт кирәк булган иде. Ә бу юлы без аны машина белән ике сәгать эчендә үттек. Мин, дулкынлануымны юлдашыма сиздермәскә тырышып, үткәннәрне бер-бер артлы искә төшереп, эчтән генә уйланып барам... Янәшәмдә «Советская Татария» газетасының үз хәбәрчесе Николай Андреевич Егоров утыра. Иске Куакта аның туганнары һәм якыннан күреп белгән кешеләре бар икән. Аларның кайберләре минем дә күптәнге танышларым булып чыкты. Элек район үзәге булган Шөгерне дә узып киттек. Иске Куакка егерме чакрымлап кына калды. Күп тә үтмәде: «Менә болар Иске Куак басулары була инде», — дип куйды юлдашым. Әйе, бу җирләр миңа да бик таныш. Элек монда бәрәңге утырталар иде. Хәзер, әнә. ул урыннарда куе һәм тигез булып тишелгән уҗымнар күтәрелеп килә. Кырлар шул ук та, шул ук та түгел кебек. Кайчандыр кара капкач булып алабута. билчән, сарут каплап киткән басуларда бүген чүп үләненең әсәрен дә күрмәссең. Болын һәм көтүлекләр, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары ясалма яңгыр ярдәмендә сугарыла. Торбалардан сиптерелгән су, билгеле бер биеклектә тоташ агынтыга әверелә һәм кояш нурлары белән эретелеп салават күпере хасил итә, Ерактан караганда бу күренеш кырлар өстеннән йөзеп баручы төрле-төрле төстәге үтә күренмәле җилкәнне хәтерләтә. Дөньямны онытып, шул матур күренешкә сокланып барганда, Николай Андреевичның сынаулы карашы миңа текәлгәнлеген тоям һәм үз-үзёмне кулга алырга, сабырлыгымны җуймаска тырышам. Әмма авыл кырындагы борылышта үземә күптәннән таныш агачларны, шул агачлар арасыннан күзгә чалынып киткән больницаны күрүгә, кычкырып җибәрмичә булдыра алмадым: — Нишләп соң МТС биналары күренми? — дидем мин, элекке машина-трактор станциясенең больница артында тезелеп киткән корылмаларын күз алдыма китереп. — Хәзер монда җитен заводы.— дип җавап кайтарды юлдашым. — Бөтен нәрсә өр-яңадан үзгәртеп корылды. — Ә ерганаклы чокыр кая? — Чокыр үз урынында. Инеше дә әүвәлгечә агып ята. Ләкин ул бездән уңдарак иске юл буенда калды. Без яңа юлдан кайтабыз. Ике көннән соң, Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» берләшмәсе җитәкчеләре белән очрашу вакытында, мин бер сан ишеттем: бу берләшмә төзелгән 1950 елдан башлап республикада 40 мең чакрым яңа юл салынган. Ишеттем... һәм Иске Куакка әллә кай чангы, тузып, җимерелеп беткән юлдан кайтмавыбызны башыма да китерә алмаслык беркатлы булуымны уйлап, юлдашыма сиздермичә генә елмаеп куйдым. Иске Куакны тануым да, танымавым да әнә шундый «эчке монологитан башланды. Чиркәүнең гембәзе юкка чыкса да, каркасы әле хәзерге көнгәчә сакланып калган һәм ул, бер-ике елдан Культура йорты булып әверелер өчен, төрле яктан янкор- . малар белән әйләндерел алынган. Аның янәшәсендәге зур кирпеч йортка да капиталь ремонт уздырыла. Анда колхоз идарәсе күчәчәк. Мәктәп яңа. ә искесенә интер- < нат урнашкан. Авыл бәләкәйләнеп калгандай күренә, чөнки аның ике якка сузылган 3 оч-каиатлары кыскара төшкән, урамнары һәм тыкрыклары һаман да шул ук. Ләкин ике яклап бөтенләй бүтән йортлар тезелеп киткән. Болары элеккеләренә караганда күп тапкыр зуррак, иркенрәк һәм матуррак. Салам түбәле өйләр монда әйтерсең лә ™ беркайчан да булмаган. Ә шулай да авылны карап йөргәндә миңа салам түбәле ике өйне күрергә туры килде. Соңыннан белдем: аларны хәзерге яшьләр кешеләрнең ° әле моннан берничә дистә ел элек кенә нинди шартларда яшәгәнлекләрен белеп тор- ш сыннар өчен махсус калдырганнар икән. Унбиш ел бер дә алышынмыйча «Ленинский путь» колхозын җитәкләгән Вениамин Георгиевич Арютин белән танышам. Хезмәттәге тырышлыгы һәм фидакарьлеге өчен Е ул Ленин, Октябрь Революциясе һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләклән- * гән. Аның белән сөйләшкәндә фикерләремне бер тирәгә тупларга телим. Ләкин юкка X гына. Хәтер йомгагым сүтелеп, уйларым үткән вакыйгаларга бәйләнешле рәвештә кү- ° ңелгә онытылмаслык булып кереп калган авылның мөхтәрәм кешеләренә барып то- и таша. Йортында кайчандыр безнең гаиләбез яшәгән Василий Денисов күптән инде ° дөнья куйган. Хуҗалык итә белүче, киң күңелле, төпле һәм акыллы карт иде. Ә аның = улы, әтиемнең полкташы Илья Васильевич Денисов кайда икән хәзер? Ярдәмгә авыл- “ ның өлкән яшьтәге агайларын чакырам. Аларның җаваплары әзер: X — Әйе. бар иде Илья Денисов. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты. Ләкин авыл- ц да торып калмады, Лениногорскига күчеп китте. Әтисе исән чагында бик еш кайтып < иөри иде, соңгы араларда күренгәне юк. Бүгенге көндә нинди эш белән шөгыльләнә дисезме?.. Пенсиядә булса кирәк. Өлкән улы Василий — танылган кеше. Ул Лениногорскида яши, нефть промышленностенда эшли. — Ә Василий Иванович Яницкий? — Хәтерегездәдер, ул бит бер кулын өздереп кайткан иде. Аны Борисоглебски- дагы очучылар әзерли торган училищега җибәрделәр һәм ул шунда төпләнеп калды. Мин Василий Ивановичның туганнан туган энесе, сабакташ дустым Шурка Абра- жеев турында сорашам һәм: «Ул да абыйсы юлыннан китте, очучы булды», — дигән җавапны алам, Хәзер ул РостовДонда яши икән... Аннан соң тагын бер Денисовлар гаиләсен хәтерлим. Алар без яшәгән Денисовларның кардәшләре иде, күп балалы гаилә иде ул. Әтиләре Егор Денисов сугышка кадәр Иске Куакта авыл Советы председателе булып эшләгән. Фронтта һәлак булган. Олы уллары Иванны армиягә без монда чакта алдылар. Ул китте, ә өйдә берсеннөн-берсе кечкенә сабыйлар утырып калды. Бик авырлык белән яшәде ул гаилә... _ Иван Егорович Денисов? — дип кабатлады колхоз председателе Вениамин Георгиевич Арютин һөм Николай Андреевич Егоров беравыздан. — Соң ул Денисов- пар турында район газетасының бүгенге санында да язганнар. Менә, рәхим итегез... Лениногорскида чыга торган «Заветы Ильича» газетасын кулга алам һөм анда ■басылган «Денисовлар династиясе» дигән очерк юлларына текөләм «Әтиләре һәлак булды. 1943 ел башында Иванны да сугышка алдылар... Ул, пулемет взводы командиры булып, Берлинга барып җитте. Аны штурмлауда катнашты һәм җирне гүя аягүрә торып басарга мәҗбүр иткән мәхшәр эченнән исән-сау чыкты». Шөкер, исән, димәк. Ваня. Очеркны укыйм һәм Иванның катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарга капиталь ремонт ясау, яшьтәшем Александрның бораулау эшләре идарәләре начальникларының урынбасарлары, Михаил һәм Владимирның баш инженерлар булып эшләүләрен белем. Очеркта әйтелгәнчә, барысы да нефтьче һөнәрен сайлаганнар, барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Бераз олыгая төшнән Анна Григорьевна ял көннәрендә гадәттәгечә бөтен гаиләләре белен бергәләп енилә- ре яши торган туганнары Николай йортына җыелган балаларына карап-сокланып туя алмый. Йорт эче оныкларының күңелле, җанга рәхәтлек бирә торган шау-шуы белән күмелә. Әйбәт итеп мунча ягыла, аннары традицион табын әзерләнә. Сүз агышында тагын бер исем — укытучы Валентина Афанасьевна исеме телгә алынды. Валентина Афанасьевна Болотова шушында, авылда яши. Ләкин хәзер инде ул укытмый, күптәннән пенсиядә. Без аның янына юнәләбез. Мин аңа үземнең исемемне, сугыш вакытында Иске Куакта яшәвемне әйтәм. Юк, хәтерләми. Танымавы ечен гафу үтенә. Әйе, күпме еллар үткән, бу вакыт эчендә ул күпме балаларны укытып чыгарган. Авылныкыларны истә калдыру җиңелрәк, ә эвакуацияләнгәннәрне ничек итеп хәтерләп бетермәк кирәк: килгәннәр дә киткәннәр... Колхоз идарәсендә утырганда ук Вениамин Георгиевичтан мин үзе җитәкләгән хуҗалык турында сөйләвен үтенгән идем. Басынкы, тыныч холыклы председатель сүзгә саран. Ул бары тик бер генә тапкыр, мин авыл халкының сугыштан соңгы елларда ничек яшәве турында сорау биргәч кенә, гадәттәге сабырлыгын югалтты. Авыр шартларда яши ул чордагы Иске Куак, ярлы һәм ачлы-туклы яши. Кешеләр, аеруча яшьләр, авылны ташлап китәләр. Ә барып төпләнер урын юк, дип зарланырлык түгел. Ул чактагы геолог-тикшеренүчеләрне кем генә хәтерләми икән?! Шөгер нефть ятмалары инде 1943 елда ук ачылган була, һәм халык нефть промыселларына агыла башлый. Ни әйтсәң дә анда хезмәт хакы да тотрыклы, яшәү урыны һәм культура да шәһәрнекенә охшыйрак төшә. Өстәвенә укырга, белемеңне күтәрергә, күңелеңә якын һөнәргә ия булырга да мөмкинчелек бар... Тора-бара нефть индустриясе авыл хуҗалыгын да үз артыннан ияртә. Илленче еллар азагыннан башлап Иске Куакның да хәле акрынлап яхшыра башлый. Авыл яңадан үсә һәм яшәрә. Халыкның стабильләшүе аркасында колхоз тагын 53 нче яңа йорт тезүгә ирешә. Колхозчыларның уртача айлык хезмәт хакы 145 сумнан арта. Соңгы өч ел эчендә хуҗалык бер миллион сум саф табыш алган. Тугызынчы бишьеллыкны ул сөт буенча өч ел ярымда үтәгән. Колхозның терлекчелек профиленә туры китереп, монда 1152 баш сыерга исәпләнгән һәм тулысынча механикалаштырылган яңа комплекс төзелгән. Әнә шулай яши бүгенге Иске Куак. Кыш көннәрендә суны Чишмә елгасыннан ташырга мәҗбүр булган авыл урамнарына су торбалары сузылган. Бүлмәләрне яктырткан электр утлары, гаэ баллоннары, мотоцикл һәм телевизор кебек әйберләр — монда да гадәти бер нәрсәләр. Йортларның гына түгел, кешеләрнең дә йөз-кыяфәтләре, характерлары бик нык үзгәргән. Чишмә елгасына төшәбез. Суга сикерер алдыннан дәртсенеп кайчандыр без басып торган шул ук текә яр. Ә менә елга үзе бик нык үзгәргән, аның теге чактагы саф, чиста суы соңгы елларда шактый пычранган, болганган. Умарта ояларын хәтерләтеп. яр буенча тезелеп киткән кечкенә мунчалар юкка чыккан. Язларын елганың аръягында шау чәчәккә күмелеп утырган шомырт агачлары да сагынып сөйләргә генә калган. Аларның киселеп бетү сәбәбен миңа кыска гына итеп болай аңлаттылар: — Агачларны кисеп, ул урыннарда культуралы көтүлекләр ясалмаган булса, җәмәгать терлекчелеге хәзерге дәрәҗәгә ирешер идемени?! — Аулак өйләр, җыелышып кич утырулар да беттеме? — Алдагысына бернинди дә бәйләнеше булмаган әнә шундый яңа сорау ычкынды телемнән. Хәер, бу сорауны мин аңлы рәвештә бирдем. Моның шулай булуын Вениамин Георгиевич та сизенде, ахры, көтмәгәндә бөтенләй икенче нәрсәгә күчүем аны һич тә гаҗәпләндермәде. — Аулак өйләр турында нинди сүз булуы мөмкин, — диде ул көлемсерәп, — хәзер бит кешеләр бер-берләре белән телевизор аша танышалар, телевизор аша күрешәләр... Монда мин әдәби тәнкыйть цехындагы кайбер коллегаларымның иске авыл тормышындагы башлангыч чорны сагынып көрсенүләре турындагы сүзләре белән бәхәскә кермичә булдыра алмыйм. Бер караганда, аларны аңлап та була: кеше буларак үзенең башлангыч чорына ваемсыз караучыларның җанын, мөгаен, прагматизм микроблары кимерәдер. Әмма узган заманга табыну, аңа соклану ничек кенә көчле булмасын, бары тик шул хис иркенә генә буйсынып, бүгенге сулышын тоймыйча яшәүне мин һич тә акыллылык димәс идем. Ул юл белән киткәндә, авызымнан җил алсын, чыра яки чабата заманнарына кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Иске Куакта һәм якын- тирәдәге башка авылларда чабатаны бик оста үрәләр иде. Ә хәзер аның хәтта исемен дә онытып баралар. Яшермим, малай чагымда чиксез сокландырган һәм тоташтан берничә чакрымга сузылып киткән шомыртлы әрәмәләрнең юкка чыгуын күреп мин дә бик әрнедем. Ләкин сугарулы болыннарның да үз матурлыклары бар. Үз куллары белән тудырылганлыктан, ул матурлыкны бүгенге яшь буын безгә караганда да тирәнрәк тоядыр. Әйе, матур бер истәлек булып күңелемә кереп калган кич утыруларның бетүе дә кызганыч. Әлбәттә, телевизор кешегә күбрәк рухи азык бирә. Тик монда, әгәр дөрес куллана, дөрес файдалана белсәң, дип өстәргә кирәк... Кич якынлашып килә. Бөгелмәдә мине иптәшләрем көтә. Иртәгә иртүк Әлмәткә китәргә тиешбез. Безнең язучылар бригадасының тынгысыз җитәкчесе — «командором Юрий Суровцев алдан ук кат-кат кисәтеп куйды: «Төнлә булса да билгеләнгән җиргә җыелып бетәргә!» Кабат Лениногорскига кайтабыз. — Нәрсә, Денисовларга сугылып чыгабызмы әллә? — ди кинәт Николай Андреевич. — Сез аларны беләсезмени? — Кем генә белми икән аларны?! Кышын яшьнәгән яшен кебек көтмәгәндә Иван Егоровичка килеп керәбез. Исләренә төшерәләр, таныйлар һәм шунда ук Александрга шалтыраталар. Менә ул да килеп җитте, ә вакытыбыз санаулы. Капка төбендә машина көтә. Бөгелмәдә «коман- дор»ыбыэ үз-үзен кая куярга белми булыр. Ашык-пошык кына фотоальбомнар караштыргандай итәбез. Андагы рәсемнәрнең берсендә мин элек үзем яшәгән өйне һәм күп санлы туган-тумачалары уратып алган Василий Денисовны күрәм. Әле «син»гә. әле «сез»гә күчәбез, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә сөйлибез. Менә хәзер, ул очрашуны искә төшергәндә, бер нәрсәгә үкенеп бетә алмыйм: тегесен сорашмаганмын, монысын белешмәгәнмен... Өстәл янына утырышабыз. Иван безне куна калырга кыстый. Мин аңа яңадан иркенләп килергә сүз бирәм. Ә хәзергә, истәлек итеп карар өчен, өлкән Денисовның фоторәсемен алам. Аның артына: «Бу рәсем сезгә авыр сугыш елларында Иске Куакта бергә-бергә яшәгән чагыбызны хәтерләтсен»,— дип язылган. —* Я, ничек барып кайттың? •— дип сорый миннән Бөгелмәдә «командор». — Беләсеңме, бәхетле кеше мин. — һәм үз-үземә сөйләнгәндәй итеп өстәп куям. — Ерактагы үткәнемне эзләп киткән идем, бүгенге көнемне табып кайтып килом. Үзем белән очрашкан, танышкан кешеләрдән күпме яңа, дулкынландыргыч хатирәләр алып кайттым Шөгер, Леииногорск якларыннан. Алар бит минем өчен сугыш чоры хатирәләре кебек үк кадерле һәм онытылмас хатирәләр. Кабат очрашканга кадәр, якташ дуслар!
Рәшит ГӘРӘЙ тәрҗемәсе.