В. И. ЛЕНИН ТАТАР МАТБУГАТЫНДА
«Без—яшь ленинчылар. Ленин байракларын Безгә киләчәккә илтергә. Һәм укырга, Ленин кебек! Көрәшергә. Ленин кебек! Ленин кебек. Беек эшкә хезмәт итәргә! Ленин партиясенә — Дан! Беек Ленинга — Дан!» 1 Бу — КПССның XXIII съезды трибунасыннан даһи Ленинга пионерларның олы Хермәт белән әйткән ялкынлы тәбрик сүзләре. Киләчәк буын яшьләренең Ильичка биргән анты. Без, партия съезды делегатлары, коммунистлар һәм эшчеләр партияләре вәкилләре, пионерларны тыңлап һәм алкышлап, Владимир Ильичка тугрылык хакында уйландык. В И. Ленинның тууына 110 ел тулу юбилеен каршылаган һәм үткәргән кеннәрдә шушы ук фикер тагын рухландырды. Юлбашчыбызның мәңге сүнмәс идеяләре, үлемсез образы аңа багышланган әсәрләр, күңелгә тиз һәм тирән үтеп керә, чиксез дулкынландыра, съездда балалар тәбрикләве онытылмаган кебек, мәңге истә кала. Аның гаять зур эшчәнлегенә багышланган китаплар, җыентык, шигырь, поэма, нәсер, истәлек һәм публицистик мәкаләләр, башка халыклар иҗатындагы кебек үк, татар матбугатында да иң хЪрмәтле урынны били. Нигә шул рухи байлыкны, культурабызның нигез ташларын тәшкил иткән хәзинәне барлап чыкмаска. Россиядәге беренче революция елларында ук Ленин мәкаләләре, аның «Искра», «Пролетарий», «Вперед». «Новая жизнь». Казан большевикларының «Рабочий» кебек ленинчыл газеталардан алып басылган әсәрләре, ана телебезгә тәрҗемә ителеп, листовка һәм газеталар аша татар пролетариатына, хезмәт ияләренә, интеллигенция вәкилләренә җиткерелә. Бу җаваплы, җитди эшкә большевикларның Казан комитеты члены Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә революционер Галимҗан Сәйфетдинов, әдипләрдән Гафур Коләхметов Галиәсгар Камал, прогрессив интеллигенция вәкиле Мәхетдин Корбангалиев, журналист Гариф Латыйпов һ. б. катнаша. Инде егерменче елларда Галимҗан Ибраһимов Галимҗан НиГьмәти, Фатих Әмирхан, Һади Такташ, Сәгыйть Сүнчәләи, Вәли Шәфигуллин, Муса Җәлил, Мәхмүт Максуд, Гомәр Гали. Гомәр Толымбай, Шамил Усманов һәм башка әдипләребез аның мәңге сүнмәс йол 1 XXIII съем КПСС. Стенографический отчет, т I. Политиздат. М. 1966. 437 бит дыз булып балкыган һәм балкыячак эшчәнлеген яктырткан әсәрләр, публицистик мәкаләләр язалар. В. И. Ленин үлгәннән соң, 1924 елның февраль башында ук Һади Такташ, юлбашчыбыз истәлегенә багышлап, тирән фикер, ялкынлы хис белән, сугарылган «Гасырлар һәм минутлар» дигән лирик-публицистик поэмасын язып өлгерә. —Ул үлмәде, Ленин мәңге бар! Ленин—без ул! —дип белдерә шагыйрь ул авыр хәсрәтле көннәрдә. Алардан соң килгән буын әдипләренең бөек юлбашчыбызга атап язган әдәби хезмәтләрен, Ленин хакындагы әсәрләрнең геройларын халкыбыз яратып кабул итте һәм шулар белән рухланып яши. 60 нчы еллар ахырында — 70 нче еллар башында Татарстан китап нәшрияты татар әдипләренең, журналистларының, җәмәгать эшлеклеләренең Ленин турында төрле елларда газета-журналларда, китапларда басылган әсәрләрен, Ильич булган урыннарга барып язган очерк һәм репортажларны җыеп, лениниана сериясен чыгарды. Аларны чыгару Бөек Октябрьның 50 еллыгы, В. И. Ленинның тууына 100 ел һәм Татарстан АССР төзелүгә 50 ел тулу бәйрәмнәренә туры китерелде. Әдәби лениниананы төзүдә Мөхәммәт Гайнуллин, Мөхәммәт Садри, Илбарис Надиров (һәркайсы берәр томнан) һәм Зәки Нури (3 томын) зур көч куеп эшләделәр. Хәзер инде ул җыентыклар әдәбият һәм китап сөючеләрнең якын юлдашы, илһам чыганагы булып әверелде, Ленин васыятьләрен, аның җиңелмәс идеяләрен тормышка ашыруда партиябезгә ярдәм итә, Советлар Союзы һәм бөтен дөнья хезмәт иясе халыкларының интернациональ дуслыгына дан җырлый. 1920—1978 елларда татар телендә В. И. Ленинның аерым әсәрләре һәм җыентыклары ике ярым миллион тираж белән 350 тапкыр басылды, шул исәптән В. И. Ленин әсәрләренең 45 томлы басмасы дөнья күрде. 1970 елда «В. И. Ленин һәм Татарстан»! дигән документлар, материаллар һәм истәлекләр җыентыгының икенче басмасы чыгарылуы (беренче басмасы 1964 елда эшләнде) ленинианага кыйммәтле өлеш булып кушылды. Ул — барлык идеология работниклары, шул исәптән журналистлар һәм язучылар өчен бик зур файдалы кулланма. Ана телебездә Татарстан китап нәшрияты чыгарган «К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин әдәбият һәм сәнгать турында» 2 дигән китап рухи тормышыбызда, һичшиксез, зур вакыйга булды. Җыентыкка марксизм-ленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгатькә караган хезмәтләре, әдәбият һәм сәнгатьнең җәмгыять үсешендә тоткан урыны турындагы фикер-карашлары тупланган. В. И. Ленин хезмәтләренең тәрҗемәсе нигездә 45 томлык «Әсәрләр»нең татарча басмасыннан алынган, ә К. Маркс һәм Ф. Энгельс хезмәтләре бу җыентыкка беренче мәртәбә тәрҗемә итеп кертелгән. Марксизмленинизм классикларының әдәбият һәм сәнгатькә караган хезмәтләрен аерым бер җыентык итеп татар' телендә бастырып чыгару, сүз дә юк, лениниана үсешендә яңа бер үр ул. Лениниананы үстерүдә, әдәбиятта, матбугатта халыклар дуслыгы көчен күрсә- тәүдә «В. И. Ленин, КПСС пролетар интернационализм турында» 3 дигән җыентык та зур роль уйный. Аңа кергән документлар В. И. Ленинның бу өлкәдәге гаять зур иҗади эшчәнлеге, илебездә социализм һәм коммунизм төзү чорында партиябезнең Ленин идеяләрен ничек үстерүе турында сөйли. Мәгълүм ки, лениниана — революция даһиеның тормышын һәм эшчәнлеген, көрәштәшләре һәм варисларының Ильич идеяләре белән рухланып яшәүләрен һәм көрәшүләрен әдәбиятта, матбугатта төрле жанрларда чагылдырган әсәрләр җыел2 3 1 В. И. Ленин һәм Татарстан. Документлар, материаллар һәм истәлекләр җыентыгы Төзәтелгән Һәм естәлгән икенче басма. Татарстан китап нәшрияты. Казан. 1970. Редакцион коллегия: Г. С. Жук (баш редактор). А. И. Лебедева. М. К. Мөхәррәмов. Ш. X. Хамматов. 3 К. Маркс, Ф .Энгельс. В II. Ленин әдәбият һәм сәнгать турыида. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1976 ел. күләме 560 бит. Төзүчеләре һәм редколлегия членнары философия фә,( ,Әре кандидаты М. М. Мусин, филология фәннәре докторы М. 3. Зәкнев, филология фәннәре кандидаты А Г Әхмәдуллнн. Н. К. Габитов. В II. Ленин КПСС пролетар интернационализм турында. Документлар һәм мат-р,. җыентыгы. 1694—1976 еллар. Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1976 ел Төзүчеләре һәм р>д.’ легия членнары, философия фәннәре докторы К. Ф Фасеев, тарих фәннәре кандидаты М р, латов. философия фәннәре кандидаты К. Т. Гизатов, И. А. Беляев. «Искра» агентлары Ленин газетасы саннарын Россиядәге бөтен шәһәрләргә тараттылар. Казан социал-демократларының эшен искә алып, Ленин көрәштәше, революционер Н. А. Семашко болай дип яза: «...Безнең өчен «Искра»ның беренче номеры зур яңалык булды. Без аны үз оешмабызда ныклап тикшердек. «Искра»ның эшчеләр сыйныфының политик һәм экономик көрәшен бергә кушу турындагы тәгълиматы безнең үз эшебездә мөстәкыйль рәвештә, бик үк ачык төстә булмаса да, үткәреп килгән карашыбызга бик туры килә иде. Эшчеләр арасында «Искра» идеяләрен пропагандалау безнең өчен төп бурыч булып әверелде» *. «Искра» битләрендә Казан партия оешмасы һәм пролетариаты тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар да яктыртыла бара. Анда басылган хәбәрләр 1903 ел башында Казанда стачка хәрәкәтенең нык үсүен күрсәтә. Аларда шулай ук социализмны эшчеләр хәрәкәте белән кушу практикасы турында, Казан социал-демократик оешмасының пролетариат хәрәкәтенә җитәкчелек итүе, нәтиҗәдә эшчеләрнең экономик стачкаларының политик стачкаларга әверелүе турында һәм политик әһәмиятле башка бик күп мәсьәләләр турында языла. «Искра» газетасы җәмгыятьнең башка катлаулары арасындагы политик чыгышларны да яктырта һәм аларга дөрес юнәлеш күрсәтә. Газета 1903 ел башында РСДРПның Казан комитеты төзелде, ул күп кенә прокламацияләр чыгара башлады, дип хәбәр итә. «Казан эшчеләренә карата язылган прокламация рус һәм татар телләрендә басылган. Бу прокламация эшчеләр тарафыннан бик теләктәшлек белән каршы алына, көтмәгәндә килеп чыккан «коткыпны юк итәргә маташкан завод администрациясенең һәм полициянең зур көч куюларына да карамастан, эшчеләр аны укыйлар һәм җентекләп тикшерәләр. Татар эшчеләре үз телләрендә чыккан беренче прокламацияне, башкаларга караганда, полициядән ныграк саклыйлар. Татар телендә прокламацияләр чыгару кирәклеге турындагы фикерне Казан эшчеләре биргән. Алар предпринимательләрнең милли дошманлыкны бик нык үстерергә теләгәнлекләрен күрсәткәннәр. Татарларның үз телләрендә чыккан прокламацияләрне бик яратып каршы алулары комитетка шундый өмет бирә ки. ул листовкаларны бер үк вакытта ике телдә чыгару белән татар эшчеләре арасына аң-белем кертеп кенә калмас, бәлки хәзергә кадәр Казан капиталистлары өчен файдалы булган милли дошманлыкны да тамырыннан какшатыр» 2 . Татар телендә прокламацияләр язуда, тәрҗемә итүдә, таратуда, шулай ук «Искра» газетасының идеяләрен татар эшчеләренә җиткерүдә Хөсәен Ямашев һәм Гафур Кол- әхметов Казан комитеты җитәкчелегендә актив эшлиләр. В. И. Ленин тарафыннан оештырылган һәм партиянең III съездын әзерләшкән «Вперед» газетасы ленинчыл «Искрааның юнәлешен алга сөрә, барлык милләт пролетар массаларын алда торган революцион бәрелешләргә туплый. Ул да, «Искра» кебек үк, Россиянең төрле районнарындагы эшчеләр һәм гомум демократик хәрәкәтне киң яктырта. Бары 18 номер гына чыкса да, ул безнең төбәк турында дистәгә якын материал урнаштыра. Бу хәбәрләрдән РСДРПның Казан комитетының эшчәнлеген, пролетариатның активлыгы үсә баруын күзалларга мөмкин. «Вперед» газетасы 15 нче санында Казан партия оешмасы эшенә кыскача күзәтү урнаштыра. Ул, эшчеләрне революцион көрәшкә туплауда партия оешмасының күпьяклы эш алып баруын әйтеп, аның хезмәт ияләрен интернациональ рухта тәрбияләүгә игътибарны көчәйтүен дә күрсәтеп үтә. «Татарлар арасында эш шактый киң колач ала,— дип яза газета.— барлык листоклар да диярлек татар теленә тәрҗемә ителә. Комитет эшчеләрнең җыелышларын үткәрде»3 . РСДРПның III съездыннан соң чыга башлаган һәм В. И. Ленин редакцияләгән «Пролетарий» газетасы да барлык милләт эшчеләрен һәм хезмәт ияләрен революцион көрәшкә берләштерүгә, милли мәсьәләгә зур урын бирә. Газета материалларыннан РСДРПның Казан оешмасының беренче революциягә әзерлек чорындагы эшчәнлеге шактый тулы булып күз алдына килеп баса. «Пролетарий» битләрендә без Казан губернасындагы хәрәкәтләр турында 20 ләп хәбәр укый алабыз. ■^Пролетарий» газетасы җирле комитетның йогынтысы үсә баруын шатланып яза, татар эшчеләре арасында революцион эшнең көчәюен билгеләп үтә. «Хөкүмәт татар интеллигенциясен котыртырга бик теләр иде. Ләкин социал-демократик комитетның көчле йогынтысы нәтиҗәсендә ул моңа ирешә алмый. Әйтергә кирәк, комитетның бар1 «Пути революции», Казан. 1922 ел. № 2. 18 бит. 1 «Искра». М 35. I март. 1903 ел. 1 «Вперед» газетасы. 1905. Nr 15. лык прокламацияләре диярлек тәрҗемә ителеп, татарлар арасында таратыла. Алар бу прокламацияләрне зур кызыксыну белән укыйлар. Күп кенә эшче татарлар түгәрәкләргә һәм массовый җыелышларга йәри» '. 1905 елның азагында чыга башлаган легаль большевистик газета «Новая жизнь»да ленинчыл матбугатның революцион традицияләрен дәвам иттерә. Ул үз битләрендә Россиянең төрле өлкәләрендә, шул исәптән Казай губернасында, киң җәелгән революцион хәрәкәтнең данлы елъязмасын бирә. Бу газетада Казан шәһәре эшчеләренең 3 массовый чыгышлары, крестьяннарның көрәшкә кузгалулары турында вакыйгаларның 3 кайнар эзеннән язылган байтак материаллар укырга була.2 Ленин идеяләрен пропагандалауда, пролетариатның бурычларын аңлатуда, прогрессив интеллигенция вәкилләрен тәрбияләүдә халык массаларының революцион ак- ~ тивлыгын үстерүдә 1905 елның җәендә Я- М. Свердлов җитәкчелегендә РСДРПның ? Казан комитеты чыгарган «Рабочий» газетасының роле гаять зур була. 1903 елның мартында Ленин «Авыл ярлыларына» дигән поруляр брошюра яза. •§ ** Казан комитеты ул әсәрне кыскача бәян итеп листовка формасында рус һәм татар тел- — ләрендә бастырып чыгара. В И. Ленин китабы эшчеләр партиясенең крестьян ярлыла- Е рына пролетариат белән бергә барырга кирәклеге гади дә. мәгънәле дә сүзләр белән х аңлатыла. Бу хезмәт — популяр марксистик әдәбиятның гүзәл үрнәге —татар матбуга- _ тында басылган лениниананың беренче карлыгачы иде. «Социализм өчен көрәш.— “ дип яза Ленин,— бөек эщ, һәм мондый эш өчен бөтен гомереңне бирү дә кызганыч түгел»3 . ♦ Казанга «Пролетарий» газетасы белән бергә В. И. Ленинның, 1905 елның июнь- ® июлендә язылган «Өч конституция яки дәүләт төзелешенең өч тәртибе» дигән мәка- - ләсе листовка рәвешендә алына. Ул X. Ямашен катнашында татарчага «Өч конституция» исеме белән тәрҗемә ителә Тәрҗемә халыкның үз сөйләм теленә бик якын, аңлаешлы - Листовка: «С «Рассиски социал демократически партия Кушылыгыз бетен дөньяның пролетариесе», 7 дигән сүзләр белән башлана. Ул гарәп алфавиты белән язылган, шулай укыла: о Өч конституция яки мәмләкәт төзүдәге өч төрле юл: эшне аңлаган, белгән иң либераль булган (ягъни хә- палиция берлә чинов- рабочийлар. социал-дезерге тормышны үзгәртергә ты- никлар нәрсә телиләр7 мократлар ни телиләр? рышкан буржуалар нәрсә тели? Нәселдән килгән пат- демократически рес- хөкеме, куәте чикләнгән нәсел- шалыкны, публика; дән килгән патшалыкны; «Өч конституция» турындагы листовка митингларда таратылган ‘. В. И. Ленин хезмәтенең 1905 елда тәрҗемә ителгән варианты белән, хәзергесен чагыштыру өчен, 1956 елда Казанда басылган дүртенче басмага мөрәҗәгать итик. «Өч конституция яки дәүләт тезелешенең өч тәртибе; Полиция һәм чинов- иң либераль буржуалар (осво- аңлы эшчеләр (социал- никлар нәрсә телиләр? бождениечеләр яки конституцион- демократлар) нәрсә те — Самодержавиеле демократик партия) нәрсә тели- лиләр? монархия. ләр? Демократик республи- — Конституцион монархия; ка» ’ Листовканың ахырына эре хәрефләр белән мондый сүзләр язылган «Рассиски социал демократически рабочий партиянең «Пролетарий» газетасының изданясе (нәшире) * РСДРП Казан комитеты тәрҗимә кылып чыгарды» Күрәсез, В. И. Ленинның «Өч конституция яки дәүләт тезелешенең өч тәртибе» дигән листовкасы татар телендә беренче талкыр басылып, пролетариатка, интеллигенциягә самодержавие мәнфагәтенең халыкка каршы юнәлгәнлеген аңлата. • «Пролетарий» газетасы. 1905. XV 15 ■ «Новая жизнь» газетасы. 1905. № 10. 20. 23. 3 • В И. Ленин. Әсәрләр 4 басмадан тәрҗемә. 6 том. 414 бит •Кара X. Хасанов Революционер большевик Хесәен Ямаше» Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1959. 70—71 битләр ** В И Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 8 том. 561 биг Ул вакытта демократик матбугат, прогрессив интеллигенция эшчәнлегенэ большевиклар, Ленин тарафыннан «Пролетарий», «Волна», «Вперед», «Эхо» исемнәре белән чыгарылган газеталарның йогынтысы бик зур була. Большевиклар, бигрәк тә Хесәен Ямашев тәэсире белән, Гафур Коләхметов, Мөхетдин Корбангалиев кебек демократ әдип-публицистларның катнашында Галиәсгар Камал 1906 елның 1 февралендә «Азат» дигән демократик рухлы газета чыгара башлый. Газета битләрендә марксизм идеясе белән сугарылган публицистик мәкаләләр, партия документлары һәм листовкаларның тәрҗемәләре басыла. Кара реакциянең каты һөҗүменә карамастан, «Азат» газетасында большевиклар партиясенең ленинчыл программасының тәрҗемәсе чыга. «Россия социалдемократларының максатлары» дигән мәкаләдә беренче мәртәбә татар телендә халыкка аңлаешлы итеп большевиклар партиясенең программасы турында сөйләнә. «Азат» газетасында беренче тапкыр Владимир Ильич Ленин исеме атала, аның Петербургта Панинаның Халык йортында өч мең кеше катнашкан (ә анда катнашучыларның шактый өлеше эшчеләр була) митингта чыгыш ясавы турында хәбәр басыла. В. И. Ленинның чыгышыннан кыскача өзек китерелә, хәбәр газетаның 1906 ел, 19 май санында урнаштырыла. Ә аңа кадәр әлеге митинг турында меньшевикларның «Невская правда» (11 май, 1906 ел), большевикларның «Волна» (11 май, 1906 ел) газеталарында хәбәр ителә, В. И. Ленин реченең кыскача эчтәлеге бирелә. Ленинга чаклы митингта кадетлардан Водовозов, Огородников һәм башка партияләрнең вәкилләре чыгып сөйлиләр. Иң соңгы булып трибунага билгесез Карпов күтәрелә. Бу—Ленин була. Владимир Ильич кадетларның халык исәбенә самодержавие белән килешү политикасын аяусыз фаш итә. «Безнең бурыч, — ди Ленин, — оешкан пролетариатның яңа күтәрелеш вакытында да, котылгысыз булачак кискен көрәштә дә җиңүле революцион армия юлбашчысы ролен үтәвенә ирешү өчен бөтен тырышлыкны кую»1 . «Азат» газетасы Панинаның Халык йортында булган митинг турында болай дип яза: «Петербургта графиня Панинаның народный домында митинга: Инде хөрриятләр бер мәртәбә кулга кереп җитсә эшкә бик иҗтиһат белән керешеп, түгелки сәяси хокукларны гына алырга тырышу, хәтта социальный хокукларны да алырга тырышырга кирәк, бу фикерләрне думага кертер өчен һәм думада эшкә салу өчен кешеләо табылыр! дип хадип хәтбәсен тәмам итте. Мондин соң мөнбәргә Ленин чыгып кыскача гына булса да үткен сүз сөйләп ала, Ленин сүзе буенча «кадетлар» думаны халыкның хокукларын ала торган машиналыгыннан чыгарып теләнчелек машинасына әйләндергән булып чыгалар... Ленин әйтә: «Дума бу рәвештә саилчелек кылса һичбер эш эшли алмас» дип, моннан соң берничә дәкыйклар вакыт тын гына үткәннән соң дума вәкилләреннән трудовой группа партиясеннән чыгып сөйли» 2 . Әнә шулай революцион-демократик газета «Азат» аша пролетариат юлбашчысы В. И. Ленин исеме хәбәр ителә, аның идеяләре пропагандалана. Г. Тукайның иҗат эше рус һәм татар революцион-демократик матбугатында басылган социализм, марксистик-ленинчыл идеяләр белән танышудан башланган дисәк, ялгышмабыз. Ул Уральскида чакта ук революцион социал-демократлар, эшчеләр белән аралашып яши, илдә барган вакыйгаларны белеп тора, революцион прокламацияләрне, демократик-журналларны укып бара, үзе дә демократик юнәлештәге «Фикер» газетасында эшли, иҗаты белән дә бу басмада актив катнаша. Революционер А. И. Бахның «Царь-Голод, экономические очерки» исемле революцион рухта язылган гаять политик әһәмиятле китабының Габдулла Тукай тарафыннан тәрҗемә ителүе — аның әдәби эшчәнлегенэ югары бәя бирердәй зур факт. Ул Г. Тукай тәрҗемәсендә «Царь-Голод, Яхуд ачлык-падишаһ» дип атала. 1906—1907 елларда «Әлгасрелҗәдит» әдәби-политик журналында «Г. Тукаев» имзасы белән басылган. В. И. Ленин А. И. Бах хезмәтенә югары бәя биргән, аннан үзе дә файдаланган, эшчеләр арасында киң пропагандаларга кирәк дип тапкан 3. 1 В И. Ленин. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 10 том. 400 бит. 5 «Азат». 19 май. 1906 ел. № 51. еченче бит ’ Карагыз Габдулла Тукай Әсәрләр дүрт томда 3, Казан. Татарстан китап нәшрияты 1976, Искәрмә һәм анлатмалар, 394 бит Казанда «Владимир Ильич якташ студентлар түгәрәгендә А. И. Бахның «Ачлык падишаһ» брошюрасы буенча беренче рефераты белән иптәшләре алдында чыгыш ясый. Бу брошюраның авторы, марксист булмаса да, К. Маркс «Капиталчының аерым положениеләрен популяр рәвештә аңлатып бирә, царизмны гына түгел, бәлки капитализмны да бик нык фаш итә, эшчеләр сыйныфының авыр хәлен чагылдыра. Бро- ф шюра тормышны үзгәртеп коруга, социалистик хуҗалык итү нигезләрендә сециаль стройны үзгәртүгә чакырды» I. ч «Царь-Голод» хезмәтен татарчалаштыручы Г. Тукай Карл Марксның экономик 3 тәгълиматының нигезләре белән таныш булгандыр, матбугатта пропагаидаланган < Ленин идеяләрен белгәндер дип әйтәсе килә. Чөнки шунсыз «Ачлык падишаһяны та- j тар хезмәт ияләренә үз ана телендә гади, аңлаешлы итеп, халыкчан тәгъбирләрне, 5 экономик билгеләмәләрне дөрес файдаланып тәрҗемә итеп булмас иде кебек. Бу зур хезмәтне бастырыл чыгару Г. Тукайның оста тәрҗемәче, ялкынлы пуб- < лицист, журналист булуын исбатлый. Әнә шундый революцион, марксист рухтагы < әсәрләрне халыкка җиткерү белән шөгыльләнү Г. Тукайның үзенең дә капиталистик = стройга, самодержавиегә нәфрәтен көчәйтә. «Ачлык падишаһята Г. Тукай тәрҗе- = мәсендә «капиталист белән эшче арасында бер дә өзелмәслек даими көрәш вә — тартыш булырга тиеш»2 диелә. Ул үзенең оригиналь әсәрләрендә дә халык инте- _■ реслары өчен капитализмга каршы көрәшкә өнди бит. «Әйтергә мөмкин ки, 1905 ел . революциясеннән соң татар матбугатында Тукай шикелле иң кыю һәм көчле публицист, татар җәмәгатьчелегенә аерата йогынты ясаган һәм халыкның тирән мәхәб- “ бәтен яулап алган икенче бер популяр шагыйрь һәм язучы булмады» 3 Шул рәвешле, татар матбугатында марксистик-ленинчыл идеяләрне пропагаи- н далап, Г. Тукай әдәбиятка революцион рух бирә, лениниана фундаментын коруга †† ‡‡ җирлек әзерләшә. s Ленинчыл газеталар йогынтысында, Россиядәге беренче революция хәрәкәтен- < дә актив катнашкан Гафур Коләхметов пролетариат язучысы булып үсә. Ул, Ленин * тарафыннан чыгарылган «Искра», «Пролетарий» һәм большевиклар партиясенең - башка органнарын актив укып, Казан эшчеләре арасында пропаганда эше алып у бара. Партиянең Казан комитеты, Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә марксистик әсәр- п> ләрне, ленинчыл рухтагы листовкаларны татарчага тәрҗемә итә. Г. Коләхметов 1906 Э елны чыккан ревцлюцион-демократик матбугатта большевикларның. Ленинның шул еллардагы тактикасын аңлаткан бик күп публицистик мәкаләләр бастыра. Кара реакция елларында Гафур Коләхметов Ленин тәгълиматы. Максим Горький әсәрләре тәэсирендә «Ике фикер», «Яшь гомер» драмаларын иҗат итә. Аның иҗатында Ленин идеяләренең көче чагыла, пролетариатның җиңелмәс куәте тасвирлана. Г. Коләхметов әсәрләренең, шулай итеп, татар матбугатында, әдәбиятында ленинианага турыдан-туры катнашы бар. «Революцион вакыйгалар тәэсирендә, бу елларда татар демократик матбугаты туды. 1905 елның 27 ноябрендә Уральскида шушы юнәлештәге беренче газета «Фикер» дөньяга килде. 1906 елның июлендә «Азат халык» газетасы чыга башлады. Шул ук елның җәендә һәм көзендә «Карчыга» һәм «Уклар» журналлары барлыкка килде. Демократик юнәлештә барлыгы 6 газета һәм журнал чыга иде. Демократик матбугат башында социал-демократлар йогынтысында торган милли интеллигенциянең алдынгы вәкилләре (Г. Тукай, Г. Камал. Ш. Мөхәммәдов һ. б.) торды!» 4 . Бу гаэета-журнал- лар царизмның, буржуаз җәмгыятьнең чын, кабахәт йөзен фаш итә. татар халкының рус һөм башка халкылар белән дуслыгын ныгыту өчен көрәшкә өнди. Казан большевиклары ленинчыл «Пролетарий» газетасыннан бай материал өйрәнә. Аерым алганда, «Пролетарий»ның 1906 ел, 23 ноябрьда чыккан санында В. И. Ленинның «Дәүләт Думасына кемнәрне сайларга?» дигән листовкасы кушымта итеп бирелә. Казанда таратылган бу листовка, Ленин үзе әйткәнчә, өч төп партия— карагруһлар, кадетлар һәм социал-демократлар турында плакат була. Владимир 1 Казанский университет 1804—1979, очерки истории, издательство Каинского университета. 1979, 88 бит 1 Габдулла Тукай Әсәрләр дүрт томда. 3 Катай. Татарстан китап нәшрияты. 1976. 136 бит. • Г. Халит. X Ххсмэтулллн. Б Гыйззәт XX йвз башында татар әдәбияты. Очерклар Казан. Таткннгоиздат. 1954 ел. 138 бит ‡‡ Татарстан АССР тарихы. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1970. 282 бит Ильич анда революцион социал-демократиянең максатларын һәм бурычларын, алпавытлар һәм буржуазия партияләренең сыйнфый асылын ачып сала. Ул халыкны сайлауларда РСДРП кандидатларын яклап тавыш бирергә чакыра. 1907 елның 4 январенда Оренбургта большевистик «Урал» газетасы чыга башлый. Ул ленинчыл «Искра», «Вперед». «Пролетарий», «Новая жизнь» газеталарының революцион традицияләрен дәвам итә. «Урал» газетасы битләрендә X. Ямашев публицистикасының төп темалары большевикларның Думадагы тактикасы бурычларын аңлатудан һәм патша хөкүмәте политикасының халыкка каршы характерын фаш итүдән, карагруһчылар һәм эре буржуазия партияләрен тәнкыйтьләүдән гыйбарәт була. «Уң партияләр» дигән мәкаләсендә «Урал» газетасы «Рус халкы союзы»н эшчеләрнең һәм крестьяннарның дошманы дип атый. X. Ямашев мәкаләләрендә октябристлар, кадетлар партияләре тәнкыйть ителә. Революцион социал-демократик партиянең максатлары һәм бурычлары белән таныштыру йөзеннән «Урал» газетасы 1907 ел, 10 январь санында В. И. Ленинның «Дәүләт Думасына кемнәрне сайларга?» дигән мәкаләсен тулысынча игълан итә. Мәкаләдә: социал-демократ эшчеләр партиясе—Россиядәге барлык халыкларның аңлы эшчеләре партиясе, ул барлык хезмәт ияләренең интересларын яклый, диелә. Тәрҗемә стилен һәм телен, Ленин фикерен аңлатып бирү осталыгын күрсәтү өчен берничә мисал китерик. В. И. Ленин хезмәтенең III бүлеге «Төп өч партия нәрсәгә ирешергә тырыша?» дип атала. «Урал»да ул «Бу олугъ өч партиянең һәр- кайсы нәрсә булдырырга тырышалар?» дип атала. Бу сорауга В. И. Ленинның җавабы түбәндәгечә тәрҗемә ителгән: «Кара груһлар иске тәртипне һәм халыкны хокуксыз (правасыз) итеп, помещик - ларның, чиновникларның, полициянең халыкка бөтенләй баш булуын калдырырга тырышалар. Кадетлар мәмләкәттә башлыкның либераль буржуалар кулына күчүе өчен тырышалар. Монархия, полиция һәм гаскәргә баш булып калып, капиталистларның эшчеләрне һәм авыл халкын таларга хокукларын (праваларын) яклау тиешле. Социал-демократлар мәмләкәттә бар башлыкның халык кулына күчүе өчен тырышалар. Иреклек социал-демократларга социализм өчен, хезмәтне капитал золымыннан коткарыр өчен кирәк». Шуны күрсәтеп үтү кызыклы, В. И. Ленинның бу мәкаләсе аның татар теленә тәрҗемә ителгән һәм большевистик «Урал» газетасында урнаштырылган беренче әсәре була. Шулай итеп, Урал, Идел буе, Баку, Себер, Казагыстан төбәкләрендә, шәһәрләрендә, авылларында таралган «Урал» газетасы Ленин идеяләрен пропагандалауга. татар матбугатында, публицистикасында лениниананың фундаментын салуга зур өлеш кертә. КПСС тарихы дәреслегендә бу хакта болай диелә: «Большевиклар татар телендә «Урал» газетасын азербәйҗан телендә «Коч-девет» һәм «Текамюль» газеталарын чыгардылар, алар аша Идел буе, Закавказье һәм Урта Азиянең җәберләнгән халык массалары арасында Ленин идеяләрен тараттылар» I. 1917 ел. Гасырлар буе халыкны изеп килгән патша власте себереп ташланды. Февраль революциясе җиңде. Илдә большевистик, демократик матбугат үсеп китү өчен уңай шартлар туды. Казанда Ленин шәкерте, правдачы М. Тихомирнов җитәкчелегендә 1917 елның мартында большевиклар «Рабочий» газетасы чыгара башладылар. Аның икенче санында ук В. И. Ленинның «Ерактан хатлар»ыннан берсе басыла. Анда Россиядәге революцион вакыйгаларга тулы анализ ясала, большевистик тактика аңлатыла. «Рабочий» газетасы, В. И. Ленинның чит илдән Россиягә кайтуын котлап, болай дип яза: «Без үзебезнең идея юлбашчыбызны кайнар тәбриклибез... Иптәш Ленин «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» дигән элекке, данлы лозунгыбызны нык яклады»§§ *** . §§ История КПСС, издание второе, дополненное. М . 1962, 96 бит. 1 «Рабочий». 1917. № 3. • р Нуруллина «Кызыл байрак» газетасы. Казав. Татарстан китап нәшрияты. 197«. 11-13 битләр «Рабочий». Ni 12. 1917. 5 май ‘ В И Ленин ПСС. 34 том. <1 бит «Рабочий» газетасы, татарча большевистик матбугат булмаганлыкны исәпкә алып, ленинчыл идеяләр белән сугарылган аерым материалларны татарча бастыра. Бу—пролетар интернационализм, халыклар дуслыгын ныгытуның конкрет һәм матур күренеше. Ленинчыл матбугатның йогынтысы белән 1917 елның апрель башында күренекле революционер, публицист Шәһит Әхмәдиев җитәкчелегендә «Аваз» газетасы чыга башлый. Аның беренче битенә «Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре! Берләшүдә, көрәшүдә табарсыз үз теләкләрегезне!» дип язылган. Газетага бәя биреп. «Рабочий» газетасы болай ди: «Күп кенә мәкаләләрендә газета татар пролетариатының сыйнфый аңын үстерә һәм, эшче сыйныф карашыннан чыгып. Вакытлы хөкүмәткә сугышка мөнәсәбәтне ачыклый. Газета хәзерге татар пролетариатының интересларын яклаучы бердәнбер орган булып тора» I. «Аваз» газетасы үзенең битләрендә В. И. Ленин әсәрләрен бастыра. Атаклы яла ягучы, провокатор Алексинский 1917 елның 4 июлендә Ленин Германия файдасына шпионлык итә дигән мәкерле хәбәр тарата. Бу ялган хәбәр бульвар тибындагы «Живое слово» дигән газетада басылып чыга. «Правда» газетасы Вакытлы хөкүмәт тарафыннан тар-мар ителгән авыр көннәрдә, политик шантажчыларга, яла ягучыларга җавап итеп В. И. Ленин «Новая жизнь» редакциясенә хат белән мөрәҗәгать итә. Ул хатта мондый юллар бар «Безнең партия газетасының чыгудан тукталып торырга мәҗбүр булуы сәбәпле сезнең кунакчыллыкка мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез, иптәшләр. Мәгълүм төрдәге газеталар, шпионлыкта һәм дошман хөкүмәт белән мөнәсәбәтләрдә гаепләп, безгә каршы ярсулы яла ягу алып бардылар Бу яла ягуның ни дәрәҗәдә моңарчы күрелмәгән... җиңел уйлау (бу—кулай сүз түгел, бик тә йомшак сүз) белән алып барылуын түбәндәге гади фактлар күрсәтә «Живое слово» башта, Ленин — шпион, дип басыл чыгарды, ә аннары хәлне үзгәртми торган «төзәтмә» сылтавы белән, ул шпионлыкта гаепләнми, дип белдерде! ■ В. И. Ленин үзенә, большевикларга усал ният белән ягылган яланы фаш итә. Бу хат «Новая жизнь» газетасының 11 июль. 1917 ел санында басыла. Буржуаз властьларның Ленин исеменә пычрак аткан, юлбашчы артыннан кабахәтлеге ягыннан тиңе булмаган эзәрлекләү җәелгән бер чорда урындагы большевистик органнар, «Азат» газетасы үзләренең нәфрәт сүзләрен әйтәләр «Авазиның 20 июль санында «Ленинның вә иптәшләренең мәхтүбе» (хаты) турында белдерү ясала. Кара реакциянең һөҗүм иткән көннәрендә «Аваз» газетасы Ленин тарафыннан язылган хатның эчтәлеген халыкка җиткерә, ул буржуаз матбугатта басылган материалларның ялган икәнлеген фаш итә. Күргәнебезчә, газета үз ана телендә Ленин идеяләрен яклап, хезмәт ияләрен, прогрессив интеллигенцияне политик яктан тәрбияләүгә бик әһәмиятле өлеш кертә. Шулай итеп. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге чорда ук ре- волюциондемократик татар матбугатында Ленин исеме атала, аның әсәрләре басыла, аның идеяләренә һәм эшчәнлегенә теләктәшлек күрсәтелә. Бу хәл революцион- демократ язучылар, публицистлар, журналистлар иҗатына уңай йогынты ясый Аларның әсәрләре самодержавиенең череп таралуын чагылдыра, халыкны якты, бәхетле тормыш өчен көрәшкә өнди Ленин идеяләре белән сугарылган беренче тәрҗемә листовкалар, революцион-демократик матбугат һәм большевистик «Урал газетасы татар телендә леииниаңа булдыру өчен ныклы нигез әзерлиләр