Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының күңел дәфтәренә

Белорус мәкальләре һәм әйтемнәре

Фэнсезнең эше ямьсез. Бөртек күп уңса җиреңдә, табын мул булыр түреңдә. Шундый чакны күрдембактым: ат артыннан җәяү чаптым. Һәр бүренең бугазына — кырлы-сырлы бер ярчык. Авырттырып кыйныйлар, ә еларга ярамый. Аркасын күрим дисәң — дошманның маңгаен яр. Бары шапшак һөдһөд кенә үз оясын пычрата. Берсе ут яга. берсе су ташый. Дәшмәү — үчне сүндерә. Чүлмәкченең кайнар ашы тишек чүлмәктә пешә. Бөгелә белгән агачны җилләр сындыра алмый. Кунар кошым ул булса, мин — куакта бер тармак. Ипине мин ташымыйм, ипи мине йөретә. Кытаклаган һәр тавык йомырка салсын иде. Дәү атка — олы камыт. Аксап атларга өйрәтмә, болай да аяк сызлый. Дуга тәртә була алмый. Кәкре көпчәк әйләнсә, үзенүзе пычрата. Кешенең сакаулысыннан үзеңнең ямаулың яхшы. Чәчкән һәр бөртек шытмый. Хәтта кычытканга да кырау тияр чак килә. Үз бөкресен кем күргән? Суын кичкәч ярында баткан. Усал очкын сүнсә сүнә бар нәрсәне яндырып. Сүзендәге дөреслек — иләктәге су хәтле. Бер төп дөрләп янганда, бер төп арка җылыткан. Үзен генә сөйгән затны бер кеше дә яратмый. Бурят мәкалләре һәм әйтемнәре Хак сүз — юлбарыстан көчле. Нинди озын өзәңге дә җиргә тимәскә тиеш. Сүздә — төлке, эштә — бүре. Үз күләгәсеннән башка бернинди иптәше юк. Бер арбага ике тәртә без: беребез сынса, арба туктап кала. Начар сарык кызу чабар, начар кеше шаман булыр. Саесканнар берләшсә — козгынны да җиңәрләр. Катлы-катлы бау белән ташны да кисеп була. Юллар — җирдә, көч — халыкта. Гыйлем өчен китап кирәк, яшәү өчен — татулык. Купшы кием кигәнче, белем белән бизән син