Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТИРӘН КАТЛАМНАРНЫ АЧКАНДА

Шамил Бикчуринның иҗат портретына эскизлар җатының буеннан-буена бер темага турылыклы калган язучылар була. Шамил Бикчурин — әнә шундыйларның берсе. Хезмәт кешесенең, аерым алганда, нефтьчеләрнең күңел матурлыгын, бай рухи дөньясын ачу- тасвирлау вазифасын иҗатының төп кыйбласы итеп алды да, шушы авыр, шактый четерекле йөкне һич авырсынмыйча тарта ул. Производство темасы теләсә кемнең теше үтмәслек тормыш материалы белән күпләрне урап үтәргә мәҗбүр итүче каты чикләвек булып килде. Ул үзенә очраклы гына кагылганнарга тәмле төшен авыз иттерергә ашыкмады. Уңышлы әсәр язу өчен производствоның үз эчендә бөреләнеп җитлегергә, аның аһәңен-көен тоя белергә, шундагы кешеләргә гашыйк булырга кирәк. Мәрхүм Ибраһим Гази болай дигән иде: «Нефтьчеләребез хакында да яңа романнар көтәргә хакыбыз бар. чөнки Әлмәт, Лениногорск шәһәрләрендә зур гына төркем тәҗрибәле язучыларыбыэ яши. Алар көн саен нефть осталары белән аралашалар, нефтьчеләрне хезмәттә генә түгел, өй, семья шартларында да, клубларда да, урамда да, автобуста да. концерт залларында да күрәләр. Нефтьче геройларыбыз хакындагы романнарны без, беренче чиратта нәкъ менә шул иптәшләр язар, дип өмет итәбез»XX Ш. Бикчурин, язучы буларак, нефть чыккан төбәкләрдә үсте, булачак геройларның хискичерешләрен, хыял-омтылышларын үзе дә кичерде. Әлмәттә төзүче, Ле- ниногорскида нефтьче булып эшләү аңа хезмәт кешесенең шигърияткә бай күңелен аңларга өйрәткән беренче тормыш мәктәбе булды. «Каты токым» романын «... иҗат иту өчен Бикчуринның Миңлебай авылында тууы да, шушы төбәктә үсүе дә. шушында баш-күз алып, игенчеләр дөньясына яңа бер дөньяның, җир маен эзләүчеләрнең килеп керүен дә үз күзләре белән күрүе кирәк булды. Ул байтак вакытлар тормыштагы үз юлын эзләп йөрде, ул артист булырга теләде, ул төзүче һөнәренә өйрәнде, ул яңа салынган йортларның түшәмнәренә бизәкләр ябыштырды. Шул дәвердә үк Шамил Бикчурин күңелендә иҗат итү уе бар иде, ул Әлмәттә оештырылган әдәби түгәрәккә йөрде, шигырь язды, хикәя язды. Ниһаять, аның беренче хикәяләре, беренче очерклары кулга тотарлык булды, каләмдәш иптәшләре бик ныгытып булышкач, матбугатта бастырып чыгарырлык булды. Аны Язучылар союзы идарәсе М. Горький исемендәге әдәбият институтының югары курсларына укырга җибәрде».2 XX Гази И. Юл барганда — «Социалистик Татарстан». 1968. 19 сентябрь ’ Ахунов Г Иҗатыбызда эшчеләр темасы — «Социалистик Татарстан». 1978. 28 декабрь. И Ш. Бикчурин үзен үстергән якларга игелекле булып калды, җир хәзинәсен чыгаручылардан иҗатына илһам алды. Мәгълүм булганча, аның һәр әсәре диярлек нефтьчеләр турында. Егерме елдан артык иҗат дәверендә ул «Ташлы тауда». «Истәлекле таш». «Тальян моңы», «Кайнар чишмә» кебек китаплары белән татар совет әдәбиятында нефтьчеләр тормышын яктыртуга шактый зур өлеш кертте, Әсәрдән- әсәргә каләмен чарлый торды, тормышны өйрәнде, язучының уз сүзләре белән әйткәндә, язарга тотынганчы күпмедер вакытлар әсәргә керәчәк персонажлары белән 2 яшәде, алар турында уйланып, борчылып, шатланып йөрде. Бу уңайдан бер фикер 5 әйтәсе килә: әсәрнең уңышында үзең тасвирлаган тормышны яхшы белү хәлиткеч - таләпләрнең берсе булса да, аны абсолютлаштырырга да ярамыйдыр. Салкын кан белән, «белеп» кенә язылган әсәр, әгәр ул йөрәктән чыккан тойгылардан мәхрүм 3 икән, акылга барып җитсә дә, хисләрне уята алмый. Ш. Бикчурин эшче темасына очерк аша килде. Г. Ахуновның да «Хәзинә»гә килү — юлында күп кенә очерклар иҗат итүен искә төшерик. (Сүз уңаенда әйтергә кирәк, < ул очеркларны бергә туплап бастыру Г. Ахуновның язучы буларак үсеш юлын һәм н Татарстан нефте тарихының мәгълүм бер этабын күз алдына китереп бастырырга х хезмәт итәр иде.) Ш. Бикчуринның әнә шундый очеркхикәяләрен туплап, 1977 елда s «Алтын җирдә ятмый» дигән җыентык чыгаруы, бу күзлектән караганда, игътибарга 2 лаеклы эш булды. Р Җыентыкның исеме ук тирән мәгънәле. Автор төп игътибарын, табигый рәвеш- ф тә, алтын куллы, саф йөрәкле, таза әхлаклы хезмәт кешеләренә юнәлтә. Өздереп гармун уйнавы белән йөрәкләрне җилкендергән нефтьче егет тә, алдынгы мастер “ Сәләхетдин абзый да, үзара ярышып эшләүче бертуган инженерлар Айрат белән Азат та, машиналар телен белүче тимер-томыр «докторы» Һашим карт та хәтердә кала Аларның һәрберсе — үзенчәлекле холык-фигыльгә ия. кабатланмас эчке 5 дөньясы булган характерлар. Язучы тормыш фактларын оста сайлый, беренче караш- = ка гади генә булып тоелган кешеләрнең дә үзләренә хас якларын тотып ала. алар < арасындагы мөнәсәбәтләрне җентекләп өйрәнә. и Әйе. «алтын җирдә ятмый» дигәндә автор алтын бәһасенә торырлык кешеләрне ң. күздә тота. Әнә шундыйларның берсе — нефтьче мастер Вәли Гыйматдинов. Ул үз * эшенең остасы, махсус белеме булмаса да. көчле практик, һәр яңалыкны кабул а итәргә һәм производствога кертергә әзер торучы мастер. Тәпи йөрергә өйрәнүче бала, күп тапкырлар егылып, җирнең тарту көчен маңгае белән тойган кебек, Вәли дә. әле ныклы сынау үтмәгән яңалыкларны гамәлгә кертеп, сөртенгәләп ала. Автомат чөйләр белән эшләү, измә урынына су кулланып бораулау кебек четерекле эшләргә беренче булып алына ул, бер-бер артлы рекордлар да бирә. Ләкин шул ук вакытта аңарда кызу канлылык, бунтарьлык та бар. Вәли — язучының хыялы тудырган персонаж гына түгел. Ул— реаль шәхес, очерк герое. Әмма без аның катлаулы характерга ия икәнлеген ачык күрәбез. Автор аны әнә шулай төрле яклап һәм ышандырырлык итеп сурәтләүгә ирешкән һавадан очып баручы торналарны күрү Вәлинең күңелендә хисләр өермәсе тудырырга мөмкин. Балаларын өзелеп яратучы яхшы ата һәм сөйкемле ир дә ул. Тормышта нинди генә авырлыкларга очраса да, ул бәхетне читтән түгел, яраткан хезмәтеннән эзли. «Җылыдан җылыны гына эзләп йөрергә без күчмә кошлар түгел».—ди Вәли Язучы аның гаять кыен эшләрне дә башкарып чыгарга сәләтле оста икәнлеген исбат итә. • Кайту» хикәясенең герое Мөнәвир исә Вәлинең капма-каршысы. Дөрес, аны үз эшен белми дип әйтеп булмый, ләкин. Г. Ахуновның «Хәзинә» романындагы Кәрим Тимбиков кебек, әллә ни киң карашлы булмаган бу кешенең уңышлардан башы әйләнә) аңа гел җай гына килеп торсын, акча да мул төшсен. Әмма скважина скважинага охшамый, бригада төшемсез урынга юлыга Вакытлы кыенлыкларга түзә алмыйча, Мөнәвир бригаданы ташлап китә. Хикәядәге икенче бер персонаж Сәләхетдин абзый әйтмешли, «характер трактор түгел, тиз генә төзәтеп булмый» Мө- нәвирнең кирелеге, акча яратуы, кара сакалы кебек, кая барса, шунда ияреп йөри. Ул, кире әйләнеп кайтып, Сәләхетдин абзыйга һәм иптәшләренә ялынырга мәҗбүр була. LU. Бикчурин бу хикәясендә ук инде әйбәт кенә психолог булуын күрсәтте Ме- нәвирнең уйкичерешләре табигый ага, алар укучыларга яхшы аңлашыла. Аерым кешенең кече коллективка, коллективның кече аерым шәхесләрнең сыйфатына бәйле дигән фикер «Кайнар чишмә» документаль повестенда тагын да дәлиллерәк раслана. Ул 1962 елда, вакыйгаларның кайнар эзеннән язылган, ләкин бу хәл әсәрнең аналитик тирәнлегенә зыян китермәгән. Киресенчә, авторның реаль тормыш күренешләрен сәнгатьчә тасвирлау осталыгына сокланасың. Повестьның баш герое Борис Лобанов, тукучы Валентина Гаганова үрнәгенә кушылып, үзенең сәгать механизмы кебек төгәл эшләүгә кәйләнгән бригадасыннан арттагы участокка күчәргә теләк белдерә. Әсәрдә Борис Лобановның яңа коллективка керүе һәм бу эшнең шактый катлаулы булуы сурәтләнә. Лобановның эш стиле, холкы шикелле үк, сабыр һәм пехтә. Ул каударланмас, кабаланмас, һәр эшне җиренә җиткерү гадәтенә сеңгән, башкалардан да шуны таләп итә. Техника никадәр яңа, көчле булмасын, кешеләр ышанычлы, белемле бул- маса, әллә ни эшләп булмый. Менә шуңа күрә Борис эшне коллектив белән танышудан башлый. Бер максатка туплап, үз хезмәтләренең нәтиҗәләре белән кызыксындырып, Б. Лобанов бригаданы алдынгылар рәтенә чыгара. Башта аны мастер итеп кабул итәргә теләмәгән эшчеләр: «Бөтенләйгә китсә нишләрсең!» — дип куркып та калалар. Димәк, ул, М. Әмирнең «Безнең авыл кешесе» әсәрендәге Бикташев шикелле, бригаданың үз кешесенә әверелә. «Кайнар чишмә» әсәрен язгандагы бу тәҗрибә, һичшиксез, «Каты токым» романын иҗат иткәндә авторга файдалы булгандыр. Фазыл Зөбәеров алдына да коллектив туплау бурычы килеп баса, ул да шушы катлаулы бурычны егетләрчә башкарып чыга. Ул гына да түгел, Борис Лобанов тормышындагы кайбер детальләр Фазыл образына да штрих булып өстәлгәннәр. Мәсәлән, Борисның Гөлсинә яшәгән тулай торакка килеп йөрүе, яшьлек шаянлыклары Фазылның шундый ук эш-хәрәкәт- ләренә аваздаш. Эш өчен янып, ашавын, ялын онытып йөрүләре, нәтиҗәдә коллективны зур көч итеп туплый алулары бу ике образны тагын да якынайта. Бу җәһәттән Ш. Бикчуринның тагын бер очеркына игътибарны юнәлтәсе килә. Ул 1968 елда язылган һәм «Каты токым»1 дип атала. Очеркның булачак роман исеме белән аталуы очраклы түгел. Аның төп герое Анатолий Павлов кайсыдыр яклары белән Фазыл Зөбәеровны хәтерләтә. Әлеге образның тормышта прототибы булуы төсмерләнә. (Прототип дигәндә, әлбәттә, без аны реаль шәхеснең әдәби әсәргә тулаем «кереп утыруы» мәгънәсендә аңламыйбыз. Ул әдәби образ иҗат итү өчен этәргеч кенә булырга мөмкин. Идея-эстетик максатлардан чыгып, автор образны прототип кичермәгән хәлләрдә дә сурәтләргә хаклы.) Анатолий Павлов та, Фазыл Зөбәеров та үзләрен тормышны төзүчеләр, җир өстен бизәүчеләр итеп күрәләр, хезмәтләренең романтик асылын төшенәләр. Моңа ышану өчен, бу ике геройның күңел монологын тыңлап карыйк. «Павловка калса, нефть чыккан бер җирне ул я бер завод, я бер фабрика салынган урын дип күз алдына китерә. Скважина тирәсендә берәр авыл-мазар да утырса, ул инде булачак шәһәр дип карый. Янында урман булса — парк» 2 . Фазыл да нәкъ шулай уйлый: «Кем белә, шушы скважинадан нефть чыкса, бәлки әнә ул Язтургай дигәннәре авыл булып кына калмас, шәһәр булып куяр, янындагы менә шушы куе урманы паркка әверелер...» э . Яки менә скважинада авария булган чакны тасвирлаган эпизод. Ул да тулысын- ча диярлек, ләкин конкретлыгы бераз йомшартылыбрак, романда урын алган. Ә очерктагы Николай Трошихин романдагы Кадермәтне хәтерләтә. Шулай итеп, Ш. Бикчурин хезмәт кешесенең якты образларын башта очерк жанрында тудырды. Әмма очерк язучыны күп кенә кыенлыклар да сагалап тора. Ул төрле сыйфатларны бер геройга туплау юлы белән образны типиклаштыра алмый. Ә кешенең үзенә генә хас холкынфигылен, эчке кичерешләрен, тормыш вакыйгаларын җанлы итеп сурәтләү мәҗбүри шарт. Ш. Бикчурин менә шул катлаулы бурычны уңышлы гына тормышка ашырды. «Каты токым» романы ашыкмыйча, җентекләп язылган. Ф. Хөсни, мәсәлән, болей дип искә ала: «Игътибар иттегезме икән, Ш. Бикчурин романының азагында «Лениногорск, 1968—1972» дигән тамгасы бар. Мин моның шаһиты була алам, ' Бикчурин Ш Каты токым Очерк — «Казан утлары», 1968, № 5. 93—106 бит. ’ Шунда ук. 99 бит • Бикчурин Ш Каты токым Роман Казан. 1974. 31 бит. чынлап та, 1968 елда, Малеевка иҗат йортында ул моның башлангыч бүлекләрен миңа укып күрсәткән иде. Аннары бер елны Ибраһим Гази мәрхүмнең. Әлмәткә барып кайткач, ул «салам чәчле» егетнең өметләндергеч әйбер өстендә эшләвен куанып хәбәр иткәне хәтеремдә» ’. Басылып чыгу белән, роман җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды. Аңа кадәр Ш. Бикчурин әдәби тәнкыйть игътибарыннан чИттәрәк калып килгән иде. Үзәк ♦ һәм республика матбугатында «Каты токым» турында дистәләрчә мәкалә дөнья күрде. Бүгенге эшчеләр сыйныфын чагылдыру буенча 1974—1976 еллардагы иң яхшы проза әсәрләренә Бөтенсоюз конкурсында Ш. Бикчурин романы икенче премиягә лаек булды. СССР яэучыларының VI съездында да «Каты токым» әсәренең уңыш, казануы билгеләп үтелде. «Современник» нәшрияты романны ике тапкыр зур тираж белән бастырып чыгарды, ул шулай ук «Эшче романы китапханәсе» сериясендә басылды, Чехословакия укучыларына да тәкъдим ителде. «Каты токым». Автор мондый метафорик исем белән нефть разведкасында эшләүче кешеләргә хас сыйфатларга ишарә итә. «Алар табигать белән көрәшеп яшиләр. көрәшеп эшлиләр. Алар ничә ел тоташтан каты токымны кимереп баралар һәм алар ирешкән уңышларның серенә шунда гына төшендем; үзләре каты токымнан булганда бернинди каты җир токымнары да каршы тора алмый икән кешеләргә» 2 . Автор менә шундый бәя бирә бу героик хезмәт кешеләренә «Каты токым» әсәрен хаклы рәвештә характерлар романы дип атый алабыз. Ф. Хө<;ни дә аны «...кешеләре төрле һәм кызыклы булган... нефтьчеләр тормышын сурәтләгән һәм күп кенә гыйбрәтле хәлләрне, үзенчәлекле характерларны эченә алган» роман дип атый. Ул болай дип дәвам итә: «Кешеләре дә җанлы кешеләр, г; төрле характердагы кешеләр, эшләренә дә ышанасың»3 . Әсәрдә персонажлар саны әллә ни күп түгел, аның каравы, язучы аларның характерларын тирәнрәк ачуга зур __ игътибар биргән, һәр герой укучы күз алдына реаль кеше булып килеп баса. Алар- — ның үткәне-бүгенгесе, характер формалашуының эволюциясе күрсәтелә. Ш. Бик- Ч чурин биредә оста художникларча эш иткән. Хәтта, әйтергә кирәк, бөтен игътибар- _ ны характерларга юнәлтү авторны икенче чиккә—производство даирәсен читләтебрәк үтүгә китергән, хезмәт процесслары чикле күләмдә генә, фон рәвешендәрәк < кенә бирелгән. Беренче карашка роман үзәгенә бөтен вакыйгаларны берләштереп торырлык конфликт куелмаган кебек. Әсәрдә һәр персонажның үз проблемасы бар. теп игътибар шуларны чишүгә юнәлә. Фазыл Зөбәеров үзенең остазы Ибраһим-Задә кебек «таудан биек, кыядан каты, диңгездән колачлы» мастер булырга тели. Тин Тиныч үзенең Валясын табу өчен нишләргә белми. Фәрхетдин таныш кызларының исемлеген арттыру белән генә мавыга, Сапарбайның бөтен омтылышы, калымга акча җыеп, ярәшелгән кызына өйләнү, Кадермәт, үзенең намуслы исемен торгызып, яраткан нефть эшенә бетен барлыгын биреп хезмәт итәргә тели... Ләкин моннан чыгып әсәрнең үзәгенә куелган гомуми проблема юк икән дигән нәтиҗә ясарга ярамый. Кайсы кая тартылган шушы кешеләрдән бер сулыш, бер омтылыш белән яшәгән нык коллектив туплау — авторны кулына каләм алырга этәргән төп проблема шушы. Катлаулы мәсьәләнең уңай чишелешенә персонажларның күбесе ышанмый. Мастер Зөбәеров үзе дә бу бурычның тормышка ашырылачагына шикләнә Әсәрдә төп вакыйгалар берничә ай эчендә генә бара. Ләкин автор, чигенешләр ясап, персонажларның үткәннәренә дә әйләнеп кайта. Роман үзәгендә, әлбәттә. Фазыл Зөбәеров образы тора. Үзенчәлекле һәм катлаулы характерга ия булганы өчен төп игътибар шушы геройга юнәлә. Ул укучы күз алдында үсә, үзгәрә. Вакыты белән кырыс җитәкче дә, шагыйранә нечкә күңелле дә, дуамал да. Яшь чагындагы кебек җилбәзәкләнеп алырга да каршы түгел. Ләкин мастер булуы аны кайбер артык адымнардан тыел кала. Шулай да фатир хуҗасы Сабирҗан ваклыгы һәм саранлыгы белән ирлек намусына кагылгач, характерындагы дуамаллыгы эчтә генә кала алмый. Бер агачын артыграк ягарга калтыранып торган Сабирҗан йортына машинасы белән утынын, мичкәсе белән кероси1 Хәсип Ф Без хнтыяскә килдек — «Катам утлары». 1973, N» 2. 173 бит * Бикчурин 111 Каты токым Казан. 1974. 188 бит • Ф Хәснн Без китмәскә килдек — «Казан утлары». 1973. М 2. 173—175 бит ТИРӘН КАТЛАМНАРНЫ АЧКАНДА ныи кертеп аудара. Бу деталь Фазылмы укумы күз алдында үстереп, калкытып җибәрә. Буровой астында җир убылып, вышка аву куркынычы тугач, әлеге ситуациянең иң хәлиткеч вакыйга икәнлеген аңлау аңа салкын канлылык, зирәклек күрсәтергә мөмкинлек бирә, үзен бригада кешеләре алдында мастер итеп танытуга китерә. Торба колоннасының җир астында калуына мөнәсәбәтле Фазылның тагын бер күркәм ягы—сабырлыгы күренә. «Эх, егетләр, харап иткәнсез бит скважинаны!»—дип шелтә ташлый ул бораулаучыларга, аннан, буровойдан башкаларны чыгарып бетереп, кысылып калган инструментны йолкытып карый. Эш барып чыкмаслыгын күреп, салкын кан белән авариянең сәбәпләрен тикшерүгә керешә. Шундый ук торба кысылу эпизоды Г. Ахуновның «Хәзинә» дилогиясендә дә бар. Бу хәл мастер Тимбиковны чыгырыннан чыгара. Иптәшләренә дорфа сүзләр кычкыра, ярсып, колоннаны йолкытырга тотына, аварияне тагын да катлауландырып, үзе дә һәлак була. Кәримдә миң-минлек өстенлек итсә, Фазыл үзенең һәм иптәшләренең акылына таяна. Дөрес, башта ул да кырыслык белән алдырырга тели. Ләкин иң мөһиме—кешеләр белән генә түгел, производство белән җитәкчелек итү 'икәнлеген төшенә ул. Бригада членнары белән үзе арасындагы киртәне алып ук таш- ламаса да, аның тәэсирен шактый киметүгә ирешә. Кеше шатлыгын үз шатлыгың, кеше кайгысын үз кайгың итеп кабул итү өчен олы йөрәкле булырга кирәк. Зөбәеровта бу сыйфат бар. Аның бригада белән җитәкчелек итә алуы шикләндерми. Ибраһим-Задә кебек таудан биек, кыядан каты, диңгездән колачлырак мастер булырга теләгән Фазыл үзенчә мастер булып җитлегә. Ул бригададан бүген китәм, иртәгә китәм дип йөргән кешеләрне бер үзәккә туплауга ирешә. «Мастер Зөбәеров Ибраһим-Задәдән ким булып чыкмады. Бригада кешеләре менә дигән». Саакян менә шундый нәтиҗә ясый. Романда үзенчәлекле характерга ия геройларның берсе—Кадермәт. Аның язмышы кемне генә битараф калдырыр икән? Кадермәт бригадада иң хәзерлекле кешеләрнең берсе, ул әле сугышка кадәр үк махсус белем алган, тау технигы, бораулау белгече булган. Ләкин язмыш аны үзенчә сыный—Ватан сугышында ул әсирлектә кала. Биографиясендәге шушы күләгә, кая бармасын, артыннан калмыйча, аны эзәрлекли. Хезмәт урынында да түбәнрәк баскычка күчерәләр, хатыны да ташлап китә. «Сугышта мине фашист үтерә алмады. Ә хәзер тыныч заманда маңгаема пуля җибәримме? Я. әйтегез әле, зинһар, нәрсә эшләргә миңа?» — дип өзгәләнә ул. Шулай каңгырып йөри торгач, Татарстанга килеп чыга, Зөбәеровка юлыга. Фазыл Ка- дермәтие үз бригадасына бораулаучы итеп алуга ирешә, аның яхшы белгеч булуын бәяли һәм ялгышмый. Кадермәт үзенең намуслы исемен торгызырга тели, әсирлек шәһитләрен — дошман кулында да илгә тугрылыгын күргән иптәшләрен — эзләвен дәвам иттерә, алардан дөреслекне сөйләттерергә тели. Ләкин кая гына, нинди адрес белән генә язмасын, күңелен тынычландырырлык җавап таба алмый. Хәтта бергә эшләгән иптәшләре дә аңа ышанып бетмиләр, Мотгәрәй кебекләр исә «кулың керле» дип ыч- кындыргалый. Болай да күңеле китек кешене чыгырыннан чыгару өчен мондый төртмәле сүзләр җитә кала. Төннәр буе йокламыйча йөреп чыгу, кешеләр б«(лән мөнәсәбәттә кызып китү аның холкына әверелә. Әмма эшенә кимчелек китерми, яраткан хезмәте кайгы-хәсрәтен оныттырып торучы рәхәт бер нәрсәгә әверелә. Нефть эше—аның үз стихиясе. Кайбер мәсьәләләрдә ул мастер өчен дә авторитет санала. Буровойда теләсә кайсы операцияне оста башкаруы белән таныла. Кыен язмышлы бу кеше образын язучы тирән психологик дөреслек белән биргән. Укучы герой белән бергә борчыла, аның кичереш-хисләрен йөрәгенә якын ала. Бу — язучының осталыгын күрсәтүче сыйфат Кадермәт, шушы бригадада эшләп, үзенең намуслы исемен кайтара, тормышында ямь таба. Ул инде бертуганнардай булып әверелгән иптәшләреннән аерыла алмый. Нефть чыгару берләшмәсе аңа яңа тезелгән бригадада мастерлык вазифасын үтәүне тәкъдим итә. Ләкин Кадермәтнең туган бригадасыннан китәргә теләге юк, биредәге мөнәсәбәтләр аның йөрәгенә дәва. Романда җанлы образлар, кызыклы характерлар куп. Арада Мотгәрәй образы аерым бер кызыксыну уята. Ул рухи дөньясының үзенчәлеге, яхшыга омтылышы, саф күңелле булуы белән игътибарны җәлеп итә. Мотгәрәй, иң беренче чиратта. хезмәт кешесе. Ләкин шулай да ул эшче түгел, бөтен барлыгы белән игенче. Бораулау бригадасына килеп эләгүе аның тормышының очраклы гына эпизоды. Иген эшен сагына Мотгәрәй. Аның комбайн штурвалы артына утырган чагын озак аерылып торган гашыйкларның кавышуы белән генә чагыштырырга мөмкин. Бу мизгелдә Мотгәрәй нинди матур! «Мотгәрәй бер көнне иртүк торды да кунакка барырга җыенган шикелле яхшылап кырынды һәм Сагындык аръягына, комбайн тавышы ишетелгән якка китте,.. Комбайнның сиртмәле йомшак утыргычына утырып, штурвалына тотыну белән әйтеп бетергесез иркенлек биләп алды Мотгәрәйне. Тизлекне тоташтырып, педальгә басуга, аякларны чымырдатып, тәненә бертөрле рәхәтлек йөгерде... Мотгәрәйнең мондый ләззәтне татымавына да инде, уйлап карасаң, өч ел тулып узды бит». Әсәрнең русча вариантында, Мотгәрәйне авылда калдырып, автор бик дөрес эшләгән. Ш. Бикчурии хезмәттә рухланган кешене күз алдына бастыра, хезмәтнең шигъриятен ачып бирә. Бөек М. Горький язучыларны нәкъ менә шуңа чакырды да. «Без хезмәтне... сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә торган кешене китапларыбызның төп герое итеп алырга тиешбез. Без хезмәтне иҗат дип аңларга өйрәнергә тиешбез» Бөек пролетар язучысының васыятенә турылыклы булу Ш. Бикчурин иҗатының буеннан- буена күзәтелә. «Каты токым» әсәре шулай ук үзенең башка яклары: әһәмиятле проблемалар куюы һәм хәл итүе, художество эшләнеше, идея-эстетик юнәлеше белән, әлбәттә, бүгенге әдәбиятыбыз үсешенә әһәмиятле өлеш кертте. Әсәргә бәя биргәндә тәнкыйтьчеләр, аның уңышларын билгеләү белән беррәт- тән, хаклы рәвештә, кимчелекләрен дә ачык күрсәтәләр. Ф. Миңнуллин «романның фонын азрак яңартырга, бүгенге көнгә якынайтырга кирәк булмадымы икән?»2 диюе белән бик хаклы. Әсәрдәге вакыйгалар илленче елларда бара. Илленче еллар татар авылы шактый артта калган итеп тасвирлана. Колхоз председателе Галләмнең нефть эзләүчеләргә мөнәсәбәте укучыга аңлашылмый, ул, гомумән, бу эшкә кара күзлек аша карый. Нефть эшенә омтылучы яшүсмерне колхоздан җибәрмәс өчен ниләр генә эшләми. Авыл Советы председателе Хафизовны да нефтьчеләрне колач җәеп каршылый дип әйтә алмыйбыз. Ә бит чынлыкта туган ягыбызның кара' алтын республикасына әверелүе урыннардагы партия-совет оешмалары булышлыгыннан башка еллар узгач та, үзебезнең тормышны яңабаштан күз алдына китерү чиксез кадерле. Андагы геройларның һәркайсы кайчандыр минем белән бер вахтада эшләгән иптәшләрне искә төшерә»а . Димәк, укучы да әсәрнең тормышчанлыгына шаһитлек итә. Ш. Бикчурин иҗатының тагын бер юнәлеше турында әйтергә кирәк. Алтмышынчы елларда ул музыкаль комедияләр язу өлкәсендә дә каләмен сынап карады. Нефтьчеләр һәм колхоз авылы кешеләре дуслыгына багышланган «Тальян моңы», татар һәм украин халыклары дуслыгын зурлаган «Бергә, гомергә...» исемле музыкаль комедияләре ул елларда тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Аерым алганда «Тальян моңы» әсәре М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында һәм Әлмәт драма театрында барды, уңыш казанды Мәскәүдә дәүләт театрлары конкурсында беренче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Үзешчән сәхнәләрдә дә еш кына куелды. Драматург Риза Ишморат әсәр турында җылы гына сүзләр әйткән иде XXI XXII. Тамашачы Ш. Бикчуриннан бу жанрда яңа әсәрләр көтәргә дә хаклы. 1 Горький М О литературе М . 1953. 7|Г» бит • Чициуллин Ф Якты ютлар Казан. 1974. SS бит • Дарэамаиоп Ж, Каты токымнар аша — «Социалистик Татарстан». 19’6. 6 май XXII Ишморат Р Әйбәт бүләк — «Социалистик Татарстан». 1961. 25 ноябрь булмады һәм була да алмас иде. Ләкин авторның нефтьчеләр характерын бөтен нечкәлеге белән белүе бәхәссез. Бу турыда китап укучыларның да фикерләре кызыклы. Ленин орденлы бораулаучы Мөнир Фәсхетдинов, мәсәлән, болай ди: «... чандыр буйлы, какча яңаклы, зәңгәр күзләрендә кызыксыну бөркелеп торган бер газета хәбәрчесен без. нефтьчеләр, үз кеше итеп белә идек. Бу —Шамил Бикчурин иде. Аның «Каты токым» романын аеруча дулкынланып укыдым. Миңа, бораулаучы-разведчик кешегә, инде Язучы газета-журналларда әдәбият мәсьәләләренә кагылышлы сөйләшүләрдә дә актив катнаша. Бу яктан аның «Социалистик Татарстан» газетасында «Бүгенге татар әдәбиятында заманчалык» дигән сөйләшү уңаеннан язган мәкаләсе аеруча игътибарга лаек. Автор анда әдәбиятыбызда эшчеләр темасын үстерү турында кайгыртучанлык күрсәтә, фикерләре һәм күзәтүләре белән уртаклаша, аерым тенденцияләрне билгели. Яшь язучыларны производство темасына тормышның үзеннән килергә һәм кыюрак иҗат итәргә чакыра. Яшь каләмнәр тәрбияләүгә Ш. Бикчурин сүз белән генә түгел, эше белән дә өлеш кертә. Күл еллар буена Лениногорск район газетасы каршында эшләүче «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсенең консультанты булып эшли. Бу вакыт эчендә әлеге берләшмәдән Җәмит Рәхимов, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаманов, Әсрар Галиев, Мәхмүт Газизов, Альберт Хәсәнов кебек язучылар, шагыйрьләр үсеп чыкты. Сәгадәт Ибраһимов һәм Әнвәр Шәрипов кебек теләдәбият галимнәре дә биредә беренче чыныгу алдылар. Мондый нәтиҗәле лек берләшмә җитәкчесенең эшне оештыруга бөтен сәләтен, көчен бирүе турында сөйли. Ш. Бикчурин — исеме зур әдәбият мәйданында яңгыраган талантлы язучы. Ул иҗатының иң өлгергән чорын кичерә. Җитлеккән проза остасыннан укучы җитлеккән әсәрләрне күбрәк көтә.