Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ТАРИХЫ ТУРЫНДА КИТАП

Халкыбыз үткән юл озын һәм гыйбрәтле. Аның иҗтимагый-социаль тарихы зур һәм бу тарих Бөек Октябрь таңында яңадан туу тарихы белән нык бәйле. Илебез халыкларының бердәм гаиләсендә олы бәхеткә ирешкән һәм якты киләчәге булган милләт тарихы, әлбәттә, өйрәнелергә һәм гомумиләштерелергә тиеш. Бу очракта суз татар тарихы сәхифәләренә чит ил кешесенең мөрәҗәгать итүе турында барачак Ул — Америка Кушма Штатларындагы Сен-Луи университетының отставкадагы профессоры Борис Ишбул- дин—Әл Бакри. һөнәре буенча экономист кешенең ни өчен тарих белән кызыксынуы аңлашылсын өчен, аның Россиядә туганлыгын һәм нәсел-нәсәбе белән борынгы татар ыруына бәйле булуын истә тотарга кирәк: Ишбулдин үзенең шәҗәрәсе нугай морзаларыннан килә дип саный. Америка профессорының татар тарихы белән кызыксынуы бүген генә башланмаган. 1945— 1962 елларда ул шул темага берничә мәкалә бастыра. 1963 елда әлеге мәкаләләрне туплаган җыентыгы дөнья күрә. Ун елдан соң җыентыкның икенче басмасы һиндстанда чыктыУл беренче басмасыннан бик аз аерыла: Нугай Урдасының таркалуы турында гына бер бүлек өстәлгән. Б. Ишбулдин үзенең карашлары белән буржуаз тарихчыларның, янәсе, рус- Азия мәдәнияте Көнбатыш Европа культурасыннан өстенрәк, дип раслаучы «евразия мәктәбе-нә керә Шуңа күрә аның Н. Трубецкой, П. Савицкий, Т Вернадский кебек эмигрант тарихчыларны үз итүе очраклы хәл түгел. Автор революциягә кадәр һәм 1917 елдан соң чыккан берничә дистә китаптан файдаланган. Аның совет галимнәреннән Б. Д. Греков, А. А. Новосельский, М. П. Покровский. Н. Н. Фирсов хезмәтләре белән таныш булуы күренә. Китапта өйрәнелә торган чор нигездә XIII—XVI гасырлар белән чикләнә. Беренче бүлектә рус һәм совет тарихчыларының Россиядә татар-монголлар хакимлек иткән чорга төрле карашлары турында сүз бара. Автор халыкларга җәбер1 Boris Ischboldin. Essays on Tatar History. New Deli. New Book Society of India. 1973, p. 184 золым алып килгән әлеге хакимлекне ачыктаначык акларга тырыша. Безнең бабаларыбызны һәм монголларны «татар» атамасы белән берләштерергә омтыла. Совет тарих фәнендә «татар» исеменең килеп чыгышын ачыклаган мәгълүм концепция китапта бөтенләй читләтел үтелгән. Ишбулдин татар халкының бишеге булган Идел Болгарстанын телгә дә алмый. «Татар Алтын Урдасын (П) төзегән төрки халыклар арасында болгарлар бик мөһим урын алып торганнар». — дип кенә яза. Шушы нигездә бу китапны Алтын Урда һәм аның варислары тарихына багышланган хезмәт дип бәяләргә мөмкин. Ишбулдин монголларның хәрби оешмалары, тормыш- көнкүреш үзенчәлекләре турында мәгълүматлар китерә, империя белән идарә итүдә диннең әһәмиятенә басым ясый. Безне, әлбәттә, Казан ханлыгы турындагы бүлек кызыксындыра төшә. Хәлбуки китап бу хакта бик аз мәгълүмат бирә. Никадәр сәер тоелмасын, автор үзе экономист булса да, ханлыкның социаль-экономик тарихына бөтенләй тукталмый. Халыкның тормыш-көнкүреше турында шулай ук бер сүз дә әйтелмәгән. Ишбулдин ханнар турында сөйләү белән генә чикләнә. Нәтиҗәдә әлеге бүлек XV—XVI гасырларда Казан ханлыгы катнашкан күп санлы сугышлар, Казан идарәчеләрен үз иярченнәре итү максатында Мәскәү патшалары белән Кырым ханнары арасында барган көрәш турында хикәят кенә булып чыккан. Гомумән, автор һәрвакыт төп темадан читкә китеп, икенчел дәрәҗәдәге мәсьәләләр белән мавыга. Мәсәлән, ул Ибраһим ханның хатыны Нурсолтан кебек тарихи әһәмияте ягыннан игътибарга лаек булмастай шәхесләргә махсус бүлекләр багышлый. Кызганычка каршы, китапта өйрәнелгән материаллардан сөземтә чыгару — йомгаклау өлеше юк. Аның урынына Ишбул- диннар шәҗәрәсенең тарихы турындагы бүлек тәкъдим ителгән. Тулаем алганда, бу хезмәт башка авторларның әсәрләреннән генә чүпләп төзелгән. Ул фәнни яңалык һәм үзенчәлекле гомумиләштерүләр өмет иткән укучының бер соравын да канәгатьләндерә алмый