Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОҢГЫ ЕЛЛАР

Җәмгыять үсешенең югарырак баскычына күтәрелә барган саен, киләчәк турында уйлану белән бергә, кеше атабабаларының үткәне белән дә тирәнрәк кызыксына башлый. Археологлар җиде кат җир астында калган чүлмәк китекләрен, корал кыйпылчыкларын эзли, тарихчылар архивларында казына. Шуңа да карамастан, үткәнне тергезеп күз алдына бастыру ифрат авыр. Чөнки фән күп тармакларда, күп өлкәләрдә мәгълүматлар кытлыгы кичерә. Халкыбыз тарихының әнә шундый тиешенчә яктыртылмаган, әле дә булса томанлы күзалланган бер сәхифәсе — революциягә кадәрге мәктәп- мәдрәсәләр яшәеше. Урта һәм югары уку йорты саналган мәдрәсәләрне өч төркемгә аерырга мөмкин: 1) заманнар узуга да карамастан, баштагы үзенчәлеген саклап калган кадим мәдрәсәләр; 2) заман таләпләренә яраклашып беркадәр яки байтак үзгәреш кичергән мәдрәсәләр. 3) рус һәм Европа уку йортларыннан үрнәк алып, нык һәм эзлекле яңару юлына баскан җәдит мәдрәсәләр. Кыйбланы билгели торган бердәм мәҗбүри программалар булмау татар мәктәпмәдрәсәләренең әнә шундый чуар төркемнәргә бүленүенә төп сәбәп иде. Мин — беренче төркемгә кергән, заманында мантыйк (схоластик логика) укытучы, моназарачы шәкертләре белән дан тоткан Кышкар мәдрәсәсендә революция алдыннан биш еллап гомеремне кичердем. Яшьлегемдә онытылмас эз калдырган Кышкар хәяте белән танышу укучыларга кызыклы, ә истәлегем тарихчыларга да бер мәгълүмат булыр дип өметләнәм. Революциягә кадәр күп санлы муллалар әзерләп чыгаруы белән танылган мәдрәсә хәзерге Татарстанның Арча районы Кышкар авылында урнашкан иде. Уртача гына зурлыктагы бу авыл ике өлешкә бүленгән: төньягы — ясаклы, көньягы — казаклы. Чик буе урамының бер ягы казаклыга, икенче ягы ясаклыга карый. Урамның көнчыгыш ягына урнашкан мәдрәсә биналары ясаклы җирендә, каршы яктагы таш мәчет казак- лыда! Таш мәчет мулласы белән мәзине бер-берсенә каршы йортларда гына яшәсәләр дә, беренчесе — казаклы кешесе, икенчесе ясаклыныкы исәпләнә иде. Авыл чокыр-чакырлы урынга, ерымнар арасына урнашкан. Шәбәрде куаклыгын исәпкә алмаганда, аңа якын җирдә урманнар юк иде. Төньяктан көньякка сузылып, авылны өч өлешкә аерып торган ерымнар язгы ташу вакытында кар суыннан тулсалар да, җәен челтерәп кенә агып торган ермакка әверелә яки бөтенләй корый. Симетбаш авылы тирәсендә башланып, Завод буе дип аталган калкулык итәгеннән көнбатышка таба ага һәм Күшәр авылы болынында Ашыт елгасына кушыла торган Симет суы да зур түгел — чыпчык коенырлык кына. Завод буе дип аталган болын һәм калкулык, тау итәгеннән бәреп чыккан чишмә кайчандыр бу урында кытат җитештерә, тире-күн эшкәртә торган мануфактура булуын хәбәр итә. Ш. Мәрҗанинең «Мөстафад өл-әхбар» китабында Кышкар байларыннан Мусаның Бохара ягында зур сәүдә алып баруы турында языла. Муса байның остазы Күшәр авылы мулласы Габбас аңа әледән-әле бер табак ак кәгазьнең дүрт почмагына: «Муса бай — яшел чәй — Габбас мулла — Күшәри» дип сырлап хат җибәрә торган була. Шуны алу белән бай үзенең остазына берике кадак яшел чәй җибәреп торган. «Кышкар авылы борынгыдан дәүләтле байлары булганлыктан, муллалары мәдрәсә тотыл, күп шәкерт җыеп, дәрес әйтеп, дан һәм шөһрәт казанганнар.— дип яза Мәр- җани.— Хәзерге таш мәчетне шул авылңың атаклы кешесе Баязид бай бине Госман бине Габделкадыйр Кышкари һиҗри ел исәбе белән мең бер йөз туксанынчы елда салдырган*. Ш. Мәрҗани әнә шул 1775 елда салынган таш мәчетнең имамнары Кадер, Сәгыйд. Дәүләтша. Фәиз, Ягъкуб, Исмәгыйль, Габ- драхман — барлыгы 7 дамелланы санап китә дә аларның һәммәсе күп шәкерт җы- «п. дәрес әйтүен искәртә. Бу безгә, таш мәчет салынганчы ук монда мәдрәсә яшәгәндер, дип уйларга нигез бирә. «Мөстафад әл-әхбар*ның икенче китабында алтмыш икенче биттә Мортаза бине Габделгазиз бине Бикмөхәммәтнең Кышкар мәдрәсәсендә мелла Кадердән са II «К 161 бак алуы, һиҗринең 1167 елында (миладиның 1753 елы) «Нигъмәтулла» исемле китап язып тәмам итүе әйтелә. Мортаза бине Габделгазиз китап язудан шактый элегрәк шәкерт булгандыр, дип фараз итсәк, Кышкар мәдрәсәсенең инде 1740 елларда ук эшләве язма чыганак нигезендә исбатла- на. Аның соңгы имамы Шаһимәрдан Үтәгәнев 1918 елның язына кадәр үзенең эшен дәвам иттерде. Кышкар дамеллаларыннан Исмәгыйль Үтәмешев Мәрҗани белән бер чорда Бо- харада укып кайткан була. Автор «Мөстафад әл-әхбар*да аның галим кеше икәнлеген таный, Исмәгыйльнең Мәчкәрә авылыннан чыккан бабалары арларга барып тоташуын белдерә. Кышкар мәдрәсәсе үзенең яшәү чорында укыту программасы, шәкертләренең тормыш шартлары ягыннан үзгәрешләргә бик аз очрагандыр. Чөнки анда әтиләр заманында ничек булса, без укыганда да нигездә шул ук тәртипләр саклана иде. Мәдрәсә озак яшәсә дә. Кышкариың үз балалары анда бик аз укыгандыр. Юнәлеше муллалар әзерләү генә булганлыктан, крестьяннарның улларын мәдрәсәгә бирергә артык һәвәсләнмәве табигый, чөнки бу «кәсеп» өчен мулла балалары да кирәгеннән күп артык була. Авыл балалары мәхәллә мәктәпләренә йөри. Революция алдыннан ун ел чамасы элек җәдит һәм русча башлангыч белем бирә торган земство мәктәбе ачылган иде. Мәдрәсә тирәсендәге ун-уибиш йортны шәкертләр кунак өе итеп файдалануны исәпкә алмасак, укучылар белән авыл халкы арасында әллә ни тыгыз бәйләнеш юк иде. Кунак өе — шәкертләрнең запас азыклары саклана торган өй. Аталары, якыннары килгәндә ат куеп тора, чәй эчеп чыга торган җир. Ерактан килгән шәкертләр кунак өендә икмәк салдыра, токмач кистерә. Әниләрен сагына торган иркә мәхдүмнәр шунда килеп тулган күңелләрен бушата, хуҗа карчыкның юату, иркәләүләрен татып тынычлана. Кунак өе үсмер һәм егет исәбенә кергән мутрак шәкертләргә кызлар белән хат алышып, күэгә-күз карап бер-ике кәлимә сүз әйтешә торган урын да. Шәкертләр кунак өе өчен бер тиен акча да түләми. Килгәндә — чирек, ярты кадак бөртек чәй бүләк итәргә онытмаса, бәйрәмдә әбине кунакка алып китсә, шул да бик җитә. Кышкар халкы мәдрәсә белән горурлана да шикелле иде. Авыл кешеләренең байтак өлешендә шәкертләргә охшарга тырышу да сизелә. Аларның китапча сөйләшергә һәвәслеге, шиксез, мәдрәсә йогынтысы иде. Кышкар крестьяны базарда таныш муллалар белән сөйләшергә, шул чак гарәпчә сүзләр кыстырырга ярата иде. Читтән тыңлап торучыларда алар хакында берәр авылның имамыдыр бу дигән фикер туа иде. Авыл кешеләре арасында Кышкар мәдрәсәсенең мактанычы булган мантыйкны Карбыз Шәрәфи кебек кискен яклаучы, аны популярлаштыручылар да була. Мәсәлән, кайда гына бәхәс кузгалмасын. Шәрәфи агай сүзгә кушылып: «Мәнтикъмы? Мәң- тикъ ул тугыз кырлы пычак. Кайсы гына кыры белән сызсаң да, кисә дә чыгара», дип, мантыйк укытуга каршы кешеләрнең тетмәсен тетеп ташларга әзер иде! Кышкар кешеләре шәкертләрнең төрле гозерләренә колак салырга да күнеккән. Шәкерт Кышкар кешесенең кайсына гына йомыш белән мөрәҗәгать итсә дә, «юк, булмас» дигән җавап ишетми. Ашыт яки Әтнә базарында Кышкарның кайсы гына крестьянын очратып, хат, азык, акчафәлән биреп җибәрәләр икән, әманәт шул көнне үк тиешле кешесенә тапшырыла. Шәфикъ агай исә Казандагы Үтәмешевләр адресына шәкертләргә дип салынган акча, хатларны ташып торучы игелекле бер затка әйләнә. Мәдрәсә төньяктан көньякка сузылган урамның көнчыгыш тарафына урнашып, сары буяулы койма белән ихаталанган иде. Алты почмаклы шактый зур, биек һәм якты йорт — «кантур өе» капкадан керүгә сул якта калкып тора. Уң кулда аңа караганда бераз кайтышрак итеп салынган «караңгы өй». Бу бинага салкын өйалды белән то- . таштырып, урталай ярган бүрәнәдән тәбәнәгрәк. кечкенәрәк дәрес өе салынган. Болын ягындагы тәбәнәгрәк булса да, мәйданы кантур өеннән ким булмаган алты почмаклы бина «кәҗә өе» дип атала иде. Дөресме-юкмы, кайчандыр шәкертләр кәҗә урлап, шул өйнең чормасында суйганнар, исеме шуннан калган, имеш! Түрдә кирпечтән салынган зур ашханә, аңа тоташтырып калын тактадан ясалган, түбәсе калай белән ябылган утын лапасы. ■ Лапастан уңдарак инеш буена корылган салкын тәһарәтханә... Биналарның эчке төзелешенә килсәк, ишектән керүгә бер квадрат метр чамасы идән калын планкалар белән киртәләп алынган «әчелек». Кәвеш, киез ката, киез итек кебек тышкы аяк киемнәрен шунда салып калдыру шарт. Ике якта башлары түшәмгә орынган зур мичләр. Мич артында берәр тәрәзә кертеп, такта белән бүлеп алынган бүлмәләр Аларда хәлфәләр, пишкадәмнәр. олырак шәкертләр яши. Уртадагы залның ян-ягында өчәр, түрендә дүрт тәрәзәсе булып, бу бүлмә дә чаршаулар белән аерым хөҗрәләргә бүленгән. Почмак хөҗрәләрдә өчәр, башкаларында икешәр кеше яши. һәр хөҗрәгә, анда торучы шәкертләрнең хәленә карап, йоннан сугылган киез, чүпрәк палас кебек әйберләр җәелгән. Ял вакытында, уртага тәбәнәк өстәл куеп, шуның ике ягына идәнгә үзләренең урын-җирләрен җәеп, бишле лампа яктысында шәкертләр сабак өйрәнә, йоклыйлар. Башка вакытта чаршаулар күтәреп куела иде. Идәннең чаршаулар эченә керми калган өлеше җәмәгать сәкесе дип атала. Коридор ролен үтәгән бу «сәке»гә иртә белән һәр хөҗрәдән себереп чыгарылган чүл җыела, аны кизү шәкерт чистартып тора. Стеналар буйлап тәрәзә өсте биеклегендә бер такта киңлегендә шүрлекләр сузылган, аларда шәкертләрнең китаплары, төрле төстәге ашъяулыкларга төрелгән икмәкләре әчелектә салгач китереп куйган кәвеш киез каталары, тәһарәт алыр өчен җылынып торсын дип, су тутырып куйган комганнары тезелгән. Шушы тар шүрлекләргә каршы, стенадан ике метр чамасы җәмәгать сәкесенә таба чыгарып, түшәмгә тимер таяклар белән беркетелгән асма шүрлек урын-җир куяр өчен хезмәт итә. Шәкертләрнең вак-төяк әйберләре саклана торган кечерәк сандыклары да шунда урын ала. Ялкаулар өчен бу шүрлекләр дәрестән качып йокларга да җайлы, һәр урынны җәмәгать сәкесеннән аерып торучы чаршаулар шушы шүрлек астына беркетеп корылалар... Шактый биектәге шүрлекләргә менәр өчен дүрт аяклы биек баскыч ясалган. Тупас кына эшләнгән бу нәрсәне шәкертләр пишлек дип атый. Пишлекнең тагын бер хезмәте бар: төнлә тышка йөрүчеләр адашып йөрмәсен өчен, аның өстенә утны кыса төшеп лампа утырталар. Кантур һәм кәҗә өйләренең алгы бүлмәләрендә генә андый җиһазлар юк. Аларда аяк киемнәре, комганнар өчен һәркемгә аерым-аерым бикле шүрлекләр ясалган булса да, мичләре ягылмаганлыктан, ул шүрлекләр файдаланылмады. Бу биналарны салганда шәкертләр саны бик артып китүгә исәп тотылса да, өмет акланмаганлыктан, алар шулай искерергә мәҗбүр булгандыр! Кышкар мәдрәсәсендә аерым класс бүлмәләре, ятаклар һәм башкалар юк иде. Булганы әнә шул дүрт өй. Шәкертләр шунда тора, дәрес ала, ашый-эчә, күңел ача, дәрес әзерли. Укучылар саны сиксән-тук- санга җитсә, дүрт өй дә ачыла, алтмыш- җитмеш белән чикләнсә, ике. өчесен ачу да җитә. Дамелла дәресләре шунда узганга гына бер бина «дәрес өе» дип атала, әмма аның бүтәннәрдән һичбер аермасы юк. Соңгырак чорда кирпечтән салынган ашханә Кышкар мәдрәсәсенең горурлыгы иде. Аның егерме чиләк сыйдырышлы бакыр кубында көне буе су кайнап тора. Буе ике метрга сузылган плитәгә берьюлы егермеләп кәстрүл тезергә була. Почмактагы зур- зур ике казан шәкертләргә бергәләшеп пылау һәм куллама пешерергә бик уңай. Стена буйлап өстәл биеклегендә сузылган такталарда ит турарга, бәрәңге, суган әрчергә мөмкин. Кухняның идәне шома таштан, бер кырыйда юынтык сулар салыр өчен уемы бар, шәкертләр аны да әчелек дип атый иде. Сыеклык тышка агып чыга. Иртән бит-кул юу, тәһарәтләнү дә шул әчелек буенда. . Кыш көне бозланган, беркайчан да рәтләп ябылмый торган кухня ишеген ачып, куе парны ерып уңга борылсаң, такта белән бүлеп алынган чолан кебек җиргә килеп керәсең. Бу — госелханә. Аның ишеге төбендә таң белән һәр көнне иңенә тунын салып, муенына сөлгесен аскан, ялан аякка киез катасын гына элеп йөгереп килгән берничә шәкертне күрәсең. Каравылчыга бер чиләк су өчен ике тиен түләп, коенып пакьләнер өчен чират көтә алар. Арага хәлфә, пишкадәмнәр кермәсә, ярты сәгать эчендә барысы да боз идәнгә басып тиз- тиз коена да. мәдрәсәнең үзендә генә үтәлә торган иртәнге намазга ашыга... Элегрәк мондый «уңайлык» булмаган. Ике метр биеклектәге баганалар өстенә корылган бәдрәфнең сигез бүлмәсеннән берсен генә госелханә итеп файдаланганнар. Анда инде якяктан да. астан да әче салкын җил исеп, сөякләргә кадәр үтә торган булган. Әмма аңа карап кына, бик юлдан язган бәндә булмаса, шәкерт госелсез йөри алмаган... Буяулары кубып беткән, гер янына тутыккан кайчы, ярты дага тагылган сәгатьнең теле җидегә якынлашу белән, Кәтүк Мортазаның: — Тәкерттәр, тәйгә-тәйгәү... — дип кычкыруы яки Губернатор Гатаулланың колак пәрдәләрен ертырлык итеп сыбызгы сызгыртуы иң каты йокылы шәкертләрне дә урыннан сикертеп торгыза. Чаршаулар күтәрелә, урыннар җыела, идәннәр себерелә, комган тоткан шәкертләр тәһарәт алырга йөгерә. Бергә ашап-эчәргә укмашкан таифәнең кизүе бер кулына зур, икенчесенә кечкенә чәйнек тотып, чәй әзерләргә кухняга чаба Бу вакытта кухняда мәхшәр куба Шәкертләрнең кайсылары әчелек кырыенда «Гөлҗиһан» сабыны белән битен юа, бер башы чүкеп чәрдәкләнгән мисвәк — Гарәбстаннан хаҗилар алып кайткан «изге» агач ботагы белән тешен чистарта. Икенчеләре, урын сорап, аларны ашыктыра, әйт- кәләшүтөрткәләшүләр кабынып китә. Шаулашырга теләмәүчеләр исә, үтә салкын булуга карамастан, бәкегә төшеп кенә тәһарәтләнеп менә... Ашханә тына. Өйләрдә ашыга-ашыга намаз укыйлар. Берничә урында идәндә табын әзерләнә, һәркайсы үзенең чынаягын, ашъяулыкка төрелгән ризыгын, тәрәзә арасында шешәдә торып бозланган сөтен алып килә дә чәй эчә. Шуларның бөтенесенә бер сәгать чамасы вакыт үтә. Ниһаять, чын »эш көне» башлана: шәкертләр, китапларын тотып, бер өйдән икенчесенә сабакташлары белән бергә дәрес әзерләргә, хәлфәгә элекке дәресләрен тыңлатып, яңа дәрес алырга йөгерешәләр. Дәресләр, гадәттә, хәлфә кайсы өйдә торса, шунда, еш кына хәлфә бүлмәсендә бирелә Сәгать уникедә иртәнге уку бетә, көндезге ашка әзерлек башлана: кулларына эмальле калай тәлинкәләрен тотып, әле берсе, әле икенчесе такыраеп беткән сукмак буенча савытын шудырып уйный-уй- ный кунак өйләренә «матдә»гә йөгерәләр. Матдә — аш кирәкяраклары: яртышар кадак ит, (күпчелектә — ат ите), ике, өч бәрәңге, ике чынаяк токмачтан гыйбарәт. Токмачны бер атнага исәпләп нәни капчыкларга салып җибәреп торалар. Таифәдәш- ләр үзләренең ашамлыкларын бергә кушып уртак кәстрүлдә пешерә Аш кайнаган арада кухняда «Ай, былбылым». «Карурман». «Уел», тагын әллә нинди көйләр яңгырый — шәкерт халкы җыр ярата. «Кавказ Миркур» парахуты «Самолетпка юл бирә. Гаҗәп Кышкар шәкертенә Ходай үзе җүн бирә... Зуррак шәкертләр ачыктан-ачык, малай- шалай качып-посып «Дюшесть», «Тризвон». «Тарибари» папиросы көйрәтә. Ул арада кухняны күзләрне әчеттерә торган пар тутыра, чөнки инде күп кәстрүлләр кайнап чь.га һәм ташырга да өлгерә. Шәкерт ашының иң яхшысы — тәлинкәгә салгач, кашык утырып торганы санала. Моңа ирешү өчен шулпаны тигез генә итеп озак кайнатырга кирәк. Кизү, тоз күбрәк ычкынса, аны бераз киметер өчен ашка утлы күмер салып Ипиләп-борычлап икешәр тәлинкә ашаганнан соң кәстрүл төбендә бер ике чүмеч ризык кала. Анысы — каравылчылар өлеше. Шуның хакына алар кәстрүлләрне юып, икенче көнгә әзерләп куя. Аш калдырма- саң — сине берәү дә кайгыртмый. Хәер, тәлинкә-кашыкны пөхтәләп ялап куйсаң, көн саен юып торасы юк югын... Аштан соң — көндезге йокы. Телисеңме, юкмы, урын-җиреңне җәеп, чаршауларыңны төшереп ятуыңны бел. Теләмисең икән чыгып кит, кунак өенә барып утыр, бүтәннәргә комачаулама. Кыштыр-мыштыр тавыш чыгарып йөрсәң, Байми пишкадәм озын, киң эчке күлмәкыштанын җилфердәтеп бүлмәсеннән чыгар да. сизелерлек итеп артыңа тибеп, ишектән очырыр. Сәгать дүрт тулганда барысы да тора. Әмма бер сәгатьләп буш вакытың бар әле — урамга чык, кибеткә бар. теләгән эшеңне эшлә. Аннары сәгать сигезгә кадәр кичке уку Кунак өеннән алып кайткан бозлы вак бәлешләрне эш арасында кайнар мичкә куйган тәмле тамаклар чәйгә чакыруны көтә, «шук куллар», хәйлә табып, кеше бәлешен чәлдереп калырга атлыга. Губернатор яки Кәтүкнең шәүләсе күренү белән, китаплар шап итеп ябыла, мәдрәсә тагын умарта иледәй тузгый — кичке аш мәшәкатьләре башлана. Берәүләо кухняга икенчеләр хәлвә алырга дип кибеткә, акчасы мулраклар каравылчы Гәрәй пешереп сата торган кайнар сумсадан авыз итәргә йөгерә. Тагын җыр. ыгы-зыгы... «Исагуҗи», «Шәмсия» дәресләре билгеләнгән булмаса. хәзер инде һәркем вакытны үзе теләгәнчә файдалана Мәдрәсәнең «йолдызлары», әлбәттә, китап карарга — моталәгага утыралар Өер-өер булып кичке сәйран чигүгә урамга, яз көннәрендә завод буена чыгу да хилаф саналмый Төнге сәгать унбердә мәдрәсә тына Чаршаулар төшерелә, урыннар җәелә Әмма теләгән кеше инә белән кое казып, гыйлем җыюын дәвам иттерә ала._ Мәдрәсәнең һәр көне, һәр төне менә шулай үтә. Тик кече атна кичләрдә генә укулар булмый. Алмага ат җибәрелгән иркә мәхдүмнәр мунча чабынып коймак ашап килергә өйләренә ычкына. Ерактан килеп укучы мишәр, башкорт шәкертләре исә берәр сабакташына ияреп кунакка китә яки Суфи Шәфигына барып мунча керә. Мәдрәсәдә калучылар кәнфит перәннек, чик ләвекнең терпесен бергә үлчәтеп алалар да, атна саен чиратлашып дусын, якташын, сабакташын әлеге «фрукты» белән сыйлыйсыйлый гәпләшә, чәй эчәләр. Кайсы атналарда алар үзара егерме икешәр тиен акча җыеп, тулы пылау, яисә унҗидешәр тиен җыеп, ярты пылау пешерәләр. Бу көннәр чын бәйрәм төсен ала. Тәмле пылауга күбрәк урын калсын өчен, көндез аш пешермиләр, керт-керт шикәр тешләп, берике чынаяк буш чәй генә эчәләр. Ул «кәеф чәе» дип атала. Мәдрәсәдә эчпошыргыч иң авыр көн — җомга. Дәресләр булмаганлыктан, эшсезлектән арыйсың. Берәр диндар шәкерт җомга намазына мәчеткә дә әйди башласа, тагы да харап. Дөресен әйтергә кирәк, дини җитәкче булырга әзерләнсәләр дә. шәкертләрнең күбесе намаз укырга бик ялкау була иде. Уку елы. гадәттә, искечә сентябрь урталарында башлана, апрель урталарында тәмамлана иде. Алданрак килүчеләр булса, әле вакыт җитмәгән дип, борып җибәрмиләр. Майга кадәр каласың икән, шулай ук куучы юк. Кыш буе килә-китә торалар, моңа берәүнең дә исе китми. Кышкар мәдрәсәсенең көннәре генә түгел, еллары да су тамчылары төсле әнә шулай берберс^нә охшаган була иде. Мәдрәсә урта дәрәҗәдәге уку йорты булганлыктан, аңа башлангыч белем алган үсмерләр килә иде. Кышкар мәдрәсәсенең кәгазьгә язылган, расланган программасы булуын хәтерләмим. Монда уку гарәп теленең грамматикасын өйрәнүдән башлана һәм ул ике ел дәвам итә иде. Шәкертләрнең төрле баскычта укуы класслап түгел, укый торган китабына «хан» сүзе кушып билгеләнә иде. Грамматикадан соң мантыйк курсы башлана, аңа «Исагуҗи»ны өйрәнүдән керешә* ләр, шәкерт исагуҗихан санала иде. Иса- гуҗихан грамматика укучыларны кимсетеп, «касмак» дип атарга хаклы була. Шуңа күрә мантыйктан беренче дәрес алган шәкерт, өстенә берәр чиләк су койсалар да, үпкәләми: йоласы шундый! Исагуҗихан булдыңмы, алда сине бүтән «ханвнар көтеп тора: шәмсия, гаканд, сөл- ләм, таузыйх. тәһзиб. меллаҗәләл. Мелла- җәләлхан булгач, шәкертне пишкадәм дип йөри башлыйлар — бу инде мәдрәсәнең тулы курсын узуны белдерә Пишкадәм теләсә кайсы китапны укып аңлый ала торган кеше санала. Ул төп дәреслекләрдән тыш бик күп аңлатма, искәрмә китаплар белән танышкан һәм ятлаган, шәригать законнарын яхшы үзләштергән, корьәнне төрле мәкамнәргә (көйләргә) салып укый белә торган затка әверелгән. Кышкар мәдрәсәсендә элек космогония дә үтелгән, соңгы вакытта гына аны укытыр кеше калмаган иде. Тулы курс узып, сакалына чал кергән байтак пишкадәмнәр мәхәллә табылмау аркасында мәдрәсәдә ятырга мәҗбүрләр иде. Мисалга Шура Мәгъсүм мулланың җиде улыннан дүртенчесе Габделбари укуны уңышлы тәмамлый, әмма урын чыкмаган- лыктан, очраклы садакалар бәрабәренә кышларын шәкертләр укыта, җәйләрен Мәкәрҗә ярминкәсенә барып, татар сәүдәгәрләрендә пылау пешерүче булып эшләп, кием-салымлык, кышны үткәрерлек акча юнәтеп кайта иде. Мулла кирәк булганда, мәхәллә халкы беренче чиратта мәдрәсәләргә мөрәҗәгать иткәнгә, пишкадәмнәр үз авылларына кайтып крестьян хезмәтен үти торырга базмый иде: алай форсатны кулдан ычкындыруың да мөмкин ич! Кышкар шәкертләре телендә күңел ачуны аңлата торган «шашу» сүзе бар иде. Шәкерт авыл яшьләре белән бергә аулак өйләргә, өмәләргә йөри алмый. Әмма аңа карап, мәдрәсәдә укучыларны шаярудан мәхрүм, гел гыйбадәт белән генә мәшгуль дәрвиш дип күзаллау дөрес булмас иде. Чөнки яшьлекне читлеккә бикләп кую мөмкин түгел. Кышкар шәкертләре арасында мандолина чиртүчеләр дә очрый иде. Мәдрәсә эчендә җырлау сирәк булса да, кухнядагы күңел бушатуларга берәү дә сүз әйтми. Бию исә тагын да киңрәк таралган булып, «шашу» сүзе авыздан ычкынуга, шәкертләр кәҗә өенә йөгерә, «барабанчы»лар идән уртасында тезелеп утырып сандык капкачларын дөпелдәтә башлый, «Әтнә», «Әпипә», «Краковяк», «Камаринский» көйләренә касмаклар гына түгел, пишкадәмнәр һәм хәлфәләр дә әйттерә башлый иде. Тәхтәһү Мансур, Габделбари хәлфәләрнең биюе үзе бер тамаша була. Таип «шаша» башласа инде шәкертләр бар дөньяларын оныта, аны күрм>) калу зур югалту санала. Чөнки ул җәнлек, кош-корт булып кылануыннан аерым кешеләрне гәүдәләндерүгә күчә: мәшһүр татар байларыннан берсенең русчаны вата-җимерә телефоннан сөйләшүен, икенчесенең приказчикларын ачулануын, өченчесенең асрауга кул сузуын, кайсы да булса мулланың мәхәллә баена ялагайлануын, мәҗлесләрдәге дини моназараларны уйнап күрсәтә. «Шашу»га урамда сәйран чигү, кибетче Сибгать йортына барып, аның калку күкрәкле балдызының сату итүенә, чытлыклануына сокланып тору, кар тыгызлангач калкулыкка менү, чирӘм чыккач болында йөрү, бура уйнаулар да өстәлә әле Берәр мулла яки байга кунакка барулар, үзара кушылып мәҗлес корулар, уен-көлке ясаулар да өзелеп тормый. Шәкертләрнең сабан туйларына йөреп бәйге тотучылары да аз булмавын әйтергә кирәктер. Кышкар мәдрәсәсендә яктылыкны бар дип тә белмәүче мәгънәви дөм сукырлар, бик ихтимал, шактый зур күпчелек булгандыр. Алар уз мәдрәсәләреннән башка җирдә рәтле гыйлем дә. матур киләчәк тә юк. дип уйлыйлар, тешләре-тырнаклары белән аңа ябышып яталар, ул нәрсә бирсә, барын да изге саныйлар, үзләренең табигый талантлары юкка әрәм булганны сизмиләр дә. Әмма атаклы шагыйребез Тукайның атасы Мөхәммәтгариф хәзрәт, татарның беренче профессиональ җырчысы Камил Мотыйгый белән күренекле артисткабыз Галия Кайбицкаяның атасы Мотыйгулла хәзрәт, әдәбият тарихыбызда билгеле урын алган Таип Яхин кебек кешеләр дә Кышкар мәдрәсәсендә укыган ич әле. Алар караңгылык пәрдәсе артында яктылык барлыгын сизеп, адымнарын шул юнәлешкә таба борган, үз балаларына, оныкларына гына түгел, башкаларга да тиешле юнәлеш бирергә батырчылык иткәннәр. Ниһаять, беренче драматургыбыз Фатыйх Халидинең дә Кышкар шәкерте икәнен онытмыйк! Чүп үләннәр, тигәнәкләр белән тулы ташландык бакчада бу күркәм чәчәкләр ничек өлгергәннәр икән соң? Кышкар мәдрәсәсендә, башка бик күп кадимчел мәдрәсәләрдәге кебек, яшь миләр схоластика белән агулана, тиешле шартлар булмаганга күрә, үсештә кирәкле юнәлеш ала алмаган талантлар томалана, кешелек җәмгыяте өчен файдалы нәрсә бирми һәм бирә дә алмый торган «соры кортлар» сафы ишәя. Шуның белән бергә, иске мәктәп-мәдрәсәләр барыбер уку йортлары. Аларда нәрсәгәдер өйрәтәләр нәрсәләрдер белдерәләр. Кышкар мәдрәсәсендә еш булып торган схоластик бәхәсләшүләрнең дә аерым шәхесләрне уйланырга, дөреслекне эзләргә этәрүе һич тә гаҗәп түгел. Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап чыккан Вәли мулла Оренбург шәһәрендә урнашып, озак еллар буе миләрне агулап килгән «Дин вә мәгыйшәт» журналын чыгара, үзе белем алган уку йортыннан да искерәк тәртипле мәдрәсә ача. Ә башта шуЛ мәдрәсәдә укыган Галимҗан Ибраһимоа тора-бара бөтен искелеккә каршы көрәш юлына баса, татар халкының бөек әдибе галиме һәм революционер дәрәҗәсенә күтәрелә. Кышкар мәдрәсәсенең иң тырыш шәкертләреннән булган, кадимчелек юлында аз гына какшаулар белән дә килешә алмаган Госаметдин хәзрәт үзенең балаларын да шул рухта тәрбияләү өчен бетен көчен куя. Ләкин бер генә баласын да үз юлы белән җибәрә алмый. Иң башлап, икенче улы Гаяз Максуд эшне боза—ундүрт яшендә атасының тимер ихтыяры белән исәпләшмичә, Кышкар мәдрәсәсен ташлап китә, чит илләргә барып укып, Октябрь революциясеннән соң туган илгә кайта. Коммунистлар партиясе сафына кереп, күп кенә җаваплы эшләр башкара. Аның энесе Махмуд, шулай ук мәдрәсәне ташлап, русча укырга китә. Революциядән соң комсомол, коммунист һәм татар совет әдәбиятының танылган бер вәкиленә әйләнә. Замандашларым Каратай Йосыф һәм Әтнә Габдул, берничә ел сабак алганнан соң, Кышкарны ташлап киттеләр, совет чорында алдынгы укытучылар булдылар. Кышкарда Җиһангир Абезгилдин дигән бер хәлфә укыткан. Шушы кеше. Уфага килеп, җәдит мәдрәсәсе «Госманияпгә җитәкчелек иткән. Драматург Риза Ишморат 1917—1918 елларда шунда белем алган. «Госмания» шәкертләренең берсе — Фәтхелбаян соңгы уку елында Кышкарда дөньяви фәннәр мөгаллиме булды. Тикшерә китсәң, кадимчел Кышкар мәдрәсәсенә бәйләнгән әнә шундый гыйбрәтле һәм хәтта якты сәхифәләргә дә юлыгырга мөмкин. 1916—17 уку елын мин шәмсияхан булып башладым. Сабакташларым егермеләп кеше иде. Мәдрәсәдән риэасызлыгыбыз зур булса да, аннан китеп бүтән җирдә уку мөмкинлеген уйламый идек әле. Шәһәр тирәсенә барып белем алыр өчен акча кирәк ич! Сабакташымның авылдашлары Баскунчак күлендә тоз чыгарып яхшы гына акча төшерүен ишеткәч, без дә киләсе язда шунда китәргә дип сүз беркеттек, юлга акча җыя башладык. Ләкин бу планнар тормышка ашмады. Бөек Октябрь революциясе безнең алда яңа һәм чиксез зур мөмкинлекләр тудырды. 1916 елның апрель урталары булса кирәк. Кышкар мәдрәсәсен/ тәмамлагач, шунда берничә ел хәлфә булып торган, аннары Казанның Печән базары мәхәлләсенә имам булып урнашкан Таип мулла килде һәм шәкертләрне пылау белән сыйларга теләде. Мәҗлескә үзенең якын-тирә авыллардагы замандашларын да чакырды. Мондый күңелле җыйналышта моназаралар, кайнар бәхәсләр дә чыгачагы көн кебек ачык иде. — Кышкар хәзер элекке Кышкар түгел, дамелла Шаһимәрдан аны җәдитләштерде, «Хөсәения» исе килә аннан.—дип башлады кадимчел муллаларның берсе. Шуннан китте, китте... Дамелланы буын- нанбуынга укытылып килгән элекке дәреслекләрне кулланудан чыгарып, Габ- драхман Хаҗтархани, Хәйрулла ахун Гос- манов, Риза казый Фәхретдинов кебек яңа авторларга өстенлек бирүдә гаепләделәр. — Их!.. Без укыган шанлы заманнар кайда инде алар? Хәзерге кебек кирпечтән салынган ашханә дә юк иде, чәйне кубта түгел, һәркем үз самаварында кайната, ашны плнтә өстендә түгел, казаннарда пешерә идек, шулай да күңелле иде. Хәзер барысы да җәдитләрчә, бары да киресенчә... Икенче яктан, шул ук дамелланы консерватизмда гаепләделәр. Башкорт егетләре Шаһкамал белән Сабир: — Ни өчен мәдрәсә заман таләпләреннән һаман артка кала? — дип кычкырды.— «Хөсәения», «Галия», «Бубый» мәдрәсәләре яшәгән зәңгәр күк астында «Кышкария» дә яши алыр иде! Дамеллабыз менә шушы ике ут арасында чәбәләнде, аның кайсы якка нинди җавап бирүен аңлау да кыен иде. Беренче бөтендөнья сугышы башлану да мәдрәсә тормышына йогынты ясамый калмады. Чалма чалырга, фәс кияргә кү неккән башларга картуз чәпәп, кайберәү- ләрне патша гаскәренә алдылар. Кайберәүләр, күрәләтә ут эченә кереп, чит җирләрдә үлеп калуга караганда, хезмәте авыр булса да, берәр хәрби заводка урнашып, исән калу хәерле, дип Казандагы дары, Иждәге корал заводына китеп. мәдрәсә белән алыш-бирешне өзделәр. Шуның аркасында элек дүрт өйне тутырган шәкертләр 1915 елның башында бер бинага сыярлык кына калды. 1916—1917 уку елында мәдрәсә тагын бераз җанлана төште: сугышта яраланган, заводта имгәнгән егетләрнең кайберсе кире үз ояларына әйләнеп кайтты. Шулар янына берничә крестьян малае өстәлде. Казанчы Шәфикъ исә безгә яңадан-яңа хәбәрләрне ташып кына тора: «Башкалада студентлар патшага каршы күтәрелгәннәр, ди. Эшчеләр дә йоклап ятмыйлар, ди. Алар: «Бетсен сугыш!» дип, урамнарда кычкырып йөриләр икән...» Шәфикь агай бу хәбәрләрне үз күргән, сер сыярлык шәкертләргә генә сөйли. Әмма иртәгесен бу яңалыклар инде бөтен мәдрәсәгә билгеле була, аннары Ашыт. Әтнә базарлары аша тагын бик күп колакларга барып ирешә. Көннәрнең берендә мәдрәсәбезгә уртача буйлы, базык гәүдәле, кара-туткыл йөзле, җитү бөдрә чәчле бер егет килеп керде һәм туп-туры Габделхәй хәлфә бүлмәсенә үтте. Без шәмсия дәресен кабатлап утыра идек, кунак чәй эчеп җылынгач, яныбызга чыгып үзен: — Сабирҗан Аягузи! — дип танытты.— Мантыйк укыйсызмы? Ташлагыз шул схоластиканы, хәлфәләрегездән таләп итегез, дөньяви фәннәр укытсыннар! Сабирҗан Казагыстанның Аягүз шәһәрендәге Сөләйман мулланың улы икән, Сөләйман мулла төп безнең як кешесе булган. Сабирҗан, ни сәбәп беләндер, узган көздән бирле Бәрәңге ягындагы Куян авылында мөгаллимлек итә икән, хәзер бирегә туганнарын күрер өчен килгән. Күпмедер вакыт үткәч, «Кояшхтамы, әллә башка гәзиттәме, Аягузинең зур гына мәкаләсе басылды. Монда ул ишан абэа- сын да, аның кызы Мәрьям ханымны, кияве Габделхәй хәлфәне, шул исәптән ничә гасыр тирә-якка «нур» сибеп килгән мәдрәсәбезне дә туздырган иде, мантыйк ятлаучы шәкертләргә дә таяк төшкән! Бу гәзитне безгә күрсәтмәскә тырышсалар да, мәкалә барыбызга да мәгълүм булды. Сабирҗан сибеп киткән орлыклар әкренләп борный, шытып чыга башлады. Моңа кадәр мантыйкның нигә кирәклеген белмәгән, ләкин төннәр буе аны аңларга тырышкан шәкертләр хәзер бу фәнне өйрәнү ни өчен кирәкмәгәнлеген аңлап бетермәсә дә, мантыйк дәресләренә саботаж ясый башладылар. 1917 елның июнь башларында Габделхәй хәлфә, хат җибәреп, алдагы чәршәмбедә Кышкарда «голама җыелышы» үткәреләчәген, вак-төяк йомышлар башкару өчен минем дә килүем кирәклеген белдергән иде. Хәлфәмнең үтенечен кире какмадым, әйтелгән көнне мәдрәсәгә килеп җиттем. Җыелышка тирә-юньдәге барлык авылларның муллалары чакырылган иде. Казаннан Габдулла мулла Апанаев, үз авылыннан Хәсәнгата казый Габәши, тагын бүтәннәр дә килде. Байтак вакыт югалып торган Аягузи дә күзгә чалынды. Көн тәртибендә беренче мәсьәлә итеп барлык мәктәп-мәдрәсәләрне урта уку йортлары программасына күчерү куелган иде. Бәхәсләр бик озак барды, күпчелек мәсьәләне уңай хәл итү өчен тавыш бирде. Шуның нәтиҗәсендә, киләсе уку елында Кышкар мәдрәсәсендә дә мантыйкка тиешле урын бирелү белән бергә, математика, физика, табигать белеме, география, педагогика фәннәре, ана теле, гарәп әдәбияты да укытылырга тиеш иде. Мәҗлестә шулай ук алпавыт җирләре язмышы, Вакытлы хөкүмәт файдасына икмәк монополиясе мәсьәләләре дә каралды, Аягүзи өндәве белән җыелышка бәреп кергән крестьяннар шау-шу күтәргәч, ярым-йорты карарлар кабул ителде. Яңа программа буенча эшләячәк мәдрәсә чыгымнарына байтак акча җыйналуын, бу уку елында хәлфәләрнең дә эш хакы алачагын, яңа фәннәр укытыр өчен аерым мөгаллим китертеләчәген белгәнгә, 1917 елның сентябрь башында ук инде байтак шәкерт килгән иде. Ай дәвамында алар барысы да җыелып бетте, яңа укучылар да өстәлде. Кантур өенең алгы бүлмәсе яңа фәннәр укытыр өчен җиһазландырылды: стенага күмер белән яза торган зур класс тактасы беркетелде, идәнгә көрсиләр — артына тезләнеп утыра торган парталар тезелде. География дәресләрендә глобус һәм карталар кулланылу да безнең өчен яңалык иде. География Мөхетдин Корбангалиев дәреслеге буенча укытылды. Математикадан Гомдәтел, Ислам Хәбиревләр, физикадан Габдулла Шөнаси, табигать белеменнән Харис Фәйзинең «Гыйльме әшия»ләре. анатомиядән Нижный мулласы Габдулла Сөләймановның «Гыйльме тәшфих, гыйльме вәзаифе әгъза»сы кулланылды. Элек касмак дип аталып йөргәннәрне хәзер «рәшди сыйныф» укучысы саныйлар. Безне дә искечә гакандхан дип түгел, игъ- дади икенче сыйныф укучылары дип атадылар. Барлык сыйныфларда да математика, физика, табигать белеме, география дәресләрен укытырга Уфадан Фәтхелбаян исемле аз сүзле, шәһәрчә киенгән мөгаллим килде. Габделхәй хәлфә гакаид, фикъһе дәресләрен алып бару өстенә, татар теленнән сабак бирүне дә үзенә алды. Дамелла рөшдиләрдә гарәп теле грамматикасы, бездә риторика дәресләре укытты. Ул да үзе укыткан предметларны Кышкар традициясе буенча түгел, яңа дәреслек нигезендә алып барырга омтьтла иде. Уку елының чиреге узуга илдә зур вакыйга— Беек Октябрь социалистик рево- волюциясе булды. Бу тарихи борылышны, аның эчтәлеген һәм максатын дөрес аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгән булмасак та, күзләребез шактый ачылган иде инде. Укучылар оешмасы кебегрәк бер нәрсәбез дә барлыкка килде. Шунда без көндәлек мәсьәләләрне тикшерә башладык. Аерым кешеләргә алдан кушып яздырткан рефератларны укып фикер алышабыз, алар башлыча табигать белеме һәм әдәбиятка багышланган була. Ара-тирә газета-журнал материалларыннан да файдаланабыз. Бер заман үтә яңарып китеп, нотык сөйләр өчен трибуна да ясатып алдык. Бу уку елында безнең мәдрәсәгә борчадай хәрәкәтчән, кызгылт чәчле бер малай килде. Илдар исемле бу егет Оренбург шәһәреннән булып, Каргалы мәдрәсәсендә укыган шәкерт иде. Ул бер кәрзин татар әдәбияты әсәрләре төяп алып килгән. Без аның китапларын кулданкулга йөртеп укырга керештек. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал һәм башкаларның әсәрләре белән танышу шуннан башланды. Безнең әдәбият белән кызыксынуыбыз шәмсияханнан үтә алмаган, әмма очраклы рәвештә хәлфәгә әйләнгән Мазһарга бер дә ошамый иде. Ул безне «сафсата» белән гомеребезне «исраф итү»дән саклау юлында бөтен көчен куеп тырыша иде: кичке моталәга вакытында чаршауларны төшереп, 'берәр дини китап эченә куеп кына хикәя укырга тотынсаң, шыпь^рт кына килә дә, тычканга ташланган мәче кебек, китапны эләктереп ала һәм ерткалап аяк астына салып таптый! Ләкин бу осталыгыннан мөгаллимебез күп файдалана алмады: ул иснәнеп йөри башлау белән берәрсе «пересе!» дип кычкырып сигнал бирә. Китап шунда ук чаршаулар астыннан кулдан-кулга күчеп, икенче почмактагы шүрлеккә үк менеп ята. Мазһар никадәр генә тырышып эзләсә дә. таба алмый аны. Аннары, яхшылык итәргә теләгән кеше кебек кыланып, ике кулын бутый-бутый аңлатырга тотына: — Мин сезнең төрле юк-барны укып әрәм узган гомерегезне кызганам, — ди. Апрель урталары җиткәндә, бик кызу рәвештә спектакль куярга әзерлек башланды. «Кызлар шулай кызык итә» дигән пьеса сайланды. Кәҗә өенең бер бүлмәсендә бик яшерен рәвештә репетицияләр ясалды. Кызлар ролен дә егетләр баш- рачак иде. Режиссерыбыз — Илдар. Ул — шәһәр малае, бу эшнең ибен-җаен яхшы белә, режиссерлык вазифасын бик җиренә җиткереп үти иде. Ул соңыннан Илдар Мәҗит исеме белән татар сәхнәсенең күренекле артистына әверелде. Менә спектакль көне килеп җитте. Моның өчен пәнҗешәмбе көн сайланган иде. Кунак өе кызларына ялынып, күлмәк, алъяпкыч, муенсабеләзек, кашына исем язылган көмеш йөзек, кәшмир яулык һәм оек- чабаталар юнәтелде. Тәбәнәк өстәлләребезне тезеп, сәхнә идәне ясадык, ә чаршауларыбыз стена ролен үтәде. Спектакль менә башлана гына дип торганда кемдер: — Габделхәй абзый килә! — дип хәбәр итте. Инде нишләргә? Килеп керсә, туздырырга мөмкин! Каравылчы Гәрәй тапкырлык күрсәтте. Кыз кеше булып киенгән хәлендә: — Үзем җайлармын мин аны, — дип хәлфәне каршыларга чыгып китте. Габделхәй хәлфә караңгы өйалдына килеп керү белән Гәрәй аны кочаклап ала да битләреннән үбәргә тотына. Хәлфә — Кайсыгыз бу. җен кавеме? Җибәр!!— дип чәбәләнә башлый. Гәрәй аны тагын да кысыбрак кочаклый да, нечкә тавыш белән: — Бу мин ич. Гарифә! Үзең бер күрешик дип колак итемне ашый идең, җае чыккач, нигә качасың? Монда караңгы, беркем дә күрми,—ди. Хәлфәбез көч-хәл белән ычкынып таю ягын карый. Дамеллага йөгергәндер... Кышкар мәдрәсәсендә куелган беренче спектакль "тыныч, шома гына узды. Чынлыкта бу көнне ике комедия уйналды: икенчесе Габделхәй хәлфәне көлкегә калдыру иде! Соңыннан белдек: хәлфә чыннан да дамеллага барган, әмма хәзрәт — Бүлмәгезгә кереп спектакль куймасалар, тыныч кына китап моталәга кылып утыра бирегез, Габделхәй әфәнде!—дип җавап биргән икән. Яңа программа буенча безгә рус теле дә укытылырга тиеш иде. Ниндидер сәбәпләр аркасында кыш көне моңа җай табылмады. Уку елы тәмамлангач, теләгән кешеләр җәйге каникул вакытында ике ай русча укый алалар, дип белдерделәр Теләүчеләрдән егермеләп кеше май ахырларында рус теле курсына җыелдык. Габдрахман Вәлидев дигән укытучы чакырылган иде. Кышкардан унбиш чакрым ераклыктагы Мамыш авылыннан парталар, класс тактасы һәм чут алып кайттык. Иске мәдрәсә бинасында парталар артына утырып рус теле өйрәнә башладык. Мин үзебезнең тегермәнче малае — Уфа укытучысыннан бер җәйне ике ай русча укыган идем, шуңа күрә икенче класска утырттылар. Укытучыбыз оста педагог булып чыкты. Ике ай эчендә ул безне рус телендә укырга- язарга гына түгел, ватып-җимереп булса да. үзара бераз сөйләшергә дә өйрәтте. Укудан буш вакытларда без, бик үк якын булмаса да, Ашыт елгасына балыкка йөри һәм шунда бары тик русча гына сөйләшергә тырыша идек. Ике айлык курс тәмамлангач. Мамыштан алып кайткан әйберләрне илтеп тапшырып, мәдрәсәнең ишек-тәрәзәләрен кадаклап һәм мәшһүр уку йорты белән мәңгегә саубуллашып, өйләргә таралыштык. Атаклы Кышкар мәдрәсәсенең соңгы еллары менә шулай үтте Әйтергә кирәк, актык уку елын тәмамлаганда безгә, кулдан гына язып булса да таныклык та бирделәр. Укытучылыкка гариза язып, шаһа- дәтнамәне дә теркәп Кызылкакшай өязе мәгариф бүлегенә җибәргән идем, ул шунда төпләнеп калды. Кышкарның иң соңгы дамелласы Шаһимәрдан Үтәгәнев заманында бик азга да канәгатьләнеп, чиксез тырышып укучы, төннәр буе китап актарып чыгучы шәкерт булган, дип сөйлиләр иде. Кием-салым, ат-дирбия, җиһаз мәсьәләләрендә гаять талымсыз булса да, аның китапка үтә һәвәслеген мин үзем дә күрә алдым. Дамелланың өендә рус классикларының төрекчәгә тәрҗемәләре, төрек, гарәп әдәбияты һ. б. китаплар шкаф тулы иде. Алар бар да укылган, кырларына җыйнак кына кул белән искәрмәләр дә салган иде. Дамелланың әдәби китаплар белән кызыксынуы, бәлки, кыска гына вакыт булса да «Хөсәения» мәдрәсәсендә мантыйк укытуга бәйләнгәндер. Чөнки «Хәсәения» мөгаллиме Җамалетдин Вәлиди минем Кышкарда белем алуымны белгәч: — Шаһимәрдан дамелла шәкерте икәнсез. Ул «Хөсәенияидә шактый консерватив мөгаллим иде. Кышкарда үтә яңа фикерле мөдәррис даны таралуын ишеттек,— дигән иде. Икенче бер казанда кайнап алуның йогынтысы чыннан да зур булгандыр, мәдрәсәгә әллә ни яңалык кертә алмаса да, Шаһимәрдан хәзрәт шәкертләренең аз- маз яңалыкка омтылышын эзәрлекләмәде. Ниндидер сәбәпләр белән бүтән мәдрәсәләрдән куылып килгән шәкертләрнең Кышкарда сыену урыны табуы да игътибарга лаек. Каргалыдан килгән Илдар, «Мөхәммәдия»дән сөрелгән Дибердиев әнә шундыйлардан иде. Сирәк кенә булса да дамелла җор сүзләр дә ычкындыргалый иде. Мәҗлескә килгән кунакларга садака өләшеп йөргәндә кулыннан егерме тиенлек тәңкәне төшереп җибәргәч, сәер уфтанып: — һай, гел алырга гына өйрәнгән куп белән садака өләшү кыен икән! Крестьян халкы ничек түзә моңа — гел бирә дә бирә генә бит ул, бичаралар! — дип, мәҗлесне җанландырып җибәргән чаклары да булды. Егерменче елларда Мәхмүд Максуд белән без тагын бер мәртәбә дамелланың өендә булдык. Мәхмүд аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иткәч, хуҗа: — Мәҗлес мөгафмы? Сүз читкә чыкмасмы? — дип сорады. Вәгъдә биргәч, ул безнең белән байтак сөйләшеп утырды. Озакламый газетада Мәхмүднең «Соңгы дамелла» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Әйтүләренә караганда, шуннан соң Шаһимәрдан абзый беркем белән дә бернинди темага да сөйләшмәс булган. Авылда колхозлашу хәрәкәте башлангач, 1930 елда йорт-җирен калдырып, ул Казандагы кызына күчеп килгән һәм 72 яшендә дөнья куйган. Аның тарала башлаган китапханәсен укымышлы Сәет Вахитов җыеп алып киткән дип ишеттем. Йомгак итеп, кыскача әйткәндә, Кышкар мәдрәсәсе тарихы халкыбызның мәгариф өлкәсендәге катлаулы үсешен күзалларга азмыкүпме ярдәм итә торган бер чыганак булып тора. Октябрь революциясеннән соң аның урынында яңа типтагы татар совет мәктәбе барлыкка килде