ЛЕНИН ШОФЕРЫ
459 нчы таныклык 4А4П елның 29 июне, Петроград. Бу таныклык гражданин Борнашевның чын- V I и 10 нан да эшче һәм солдат депутатлары Советы Бетенроссия Үзәк Башкарма Комитеты каршындагы 2 нче гаражда шофер сыйфатында хезмәт иткәнен белдерә һәм бу таныклык шулай ук Петроград шәһәрендә тоткарлыксыз хәрәкәт итү хокукы бирә. Моның шулай икәнлеге имза һәм печать белән раслана. 2 нче гараж комитеты председателе 3. Жамойдо. Секретарь В. Каныш». Әлеге документ Мехәммәтвәли Сәйфуллович Борнашевның шәхси архивында саклана һәм аның яшь Советлар республикасы гаражында эшләве турында сейли. Яшь революционер Борнашевның пролетариат юлбашчысы В. И. Ленин һәм аның якын көрәштәшләре Я. М. Свердлов, М. И. Калинин, Ф. Э. Дзержинский, Н. К. Крупская М. И. Ульянова. Г. К. Орджоникидзе, С. М. Киров, В. Д. Бонч-Бруевич, А. М. Коллонтай, Е. Д. Стасова һәм башкалар белән ничәмә тапкыр очрашуларының һәм аларны машина белән озатып йөрүләренең исәбенә чыгарлык түгел. Ләкин Бөек Октябрь революциясе ветераны аларның берсен дә онытмаган... Мөхәммәтаәли Сәйфуллович Борнашев 1891 елның 8 мартында (иске стиль белән) Петербургта туа. Яшь чагында исеменең «Мөхәммәт» өлешен төшереп калдырып, үзен Вәли дип кенә атый, шуңа күрә сакланган күп документларда ул Вәли Борнашев дип языла. Аның әтисе Сәйфулла патша Россиясе башкаласына эш эзләп Тамбов губернасының Ялатмән өязендәге Аэиево авылыннан килә һәм шунда төпләнеп кала. Мөхәммәтвәлине унбер яшьтә чакта Нева проспектындагы француз Альберт фабрикасына «малайлыкка» бирәләр. Ул анда өч елдан артык эшли. Революцион «фетнәодә катнашкан өчен Мөхәммәтвәлине фабрикант бик каты кыйный һәм киемен йолкып ала да урамга куып чыгара. — Мин бу хәлдән соң ун ел буена теләсә кайда эшләп тамак туйдырдым. — дип искә ала Вәли Борнашев. Вәли кечкенәдән үк техника ярата һәм ул заманда сирәк очрый торган шофер һөнәрен үзләштерергә карар кыла. Революциягә кадәр Петербургта автомобильләр бармак белән генә санарлык санда була әле. Вәли Гатчинога күчә, «Сикорский һәм Илья Муромец» автоавиаучилищесына укырга керә. Анда бер ел да оч ай укыгач, Петербургка әйләнеп кайта, «Бенс» фирмасы гаражына (Лиговка, 42) ейрәнчек шофер булып урнаша. — 1912 елда,—ди ул,—мине, бер автомобильгә ияртеп, чыгышы белән кавказлы князь Белотуковка саттылар. Князь Борнашевка аена 35 сум эш хакы билгели. Банкир Белотуков бозык кызлар белән «шаярырга» ярата торган көше булып чыга. Озакламый Борнашев аны ташлап китә һәм Царское селодагы дәүләт гаражына эшкә барып керә. Чынбарлыкта бу гараж «Галиҗәнабпныкы була һәм патша генералы Осипов карамагында тора. Тиздән яшь шофер революцион рухтагы эшчеләр белән аралаша башлый. Борнашев аларның җыеннарында катнаша, күп кенә эшче-революционерлар белән таныша. Озакламый аны ышанычсыз булганы һәм «сүз» тыңламавы» өчен «Галиҗә- наб» гаражындагы эштән чыгаралар. Соңыннан мәгълүм булганча, генерал Осипов Бөек князь исеменә 8. Борнашевның ышанычсыз һәм фетнәчел революционерлар белән фикердәш булуы турында рапорт язган булып чыга. Рапортта: «Аеруча куркыныч шофер»,—дип яза Осипов аның хакында. Борнашевка автомобильне тап- ф шырырга кушыла, аннары аны өч солдат сагында Петроград вокзалына кадәр оза- _ тып куялар да, ышанычсызлар белән бер вагонга утыртып, штрафниклар белән бергә I хәрәкәттәге армиягә—Витебскига җибәрәләр. Юлда барганда ул патша солдагла- S рының поездда революцион караштагы студентлар һөм эшчеләрдән торган биш § вагон озата баруларын белә. Аннары Вәлиләрне Витебскидан Минскига җибәрәләр _ һәм батальоннарга бүлеп куялар. Икенче көнне штрафникларга кәйлә белән көрәк = тоттыралар да Молодечно янына окоп һәм блиндажлар казырга җибәрәләр. Бу = 1916 елда кез ахырында була. Борнашевның каты салкын тидерүдән үпкәсе кабарып чыга. Аны фронт тирәсендәге бер лазаретка салалар. * Хәрби җитәкчелек Борнашевның шофер икәнлеген белеп ала. 10 нчы армия а командующие генерал Эверт Вәлинең савыгып чыгуын көтеп тора да трофей автомобиль шоферы итеп билгеләп куя. Борнашев атна буе машина төзәтеп ята. Ан- S нары Эверт бу автомобильне шоферы-ние белән армиянең санитария бүлеге баш- л лыгы хатын-кыз полковник Коковцевага тапшырырга дигән боерык чыгара. Бу хатын шушыңа кадәр күптән түгел генә хөкемсез-нисез үз кучерын атып үтергән була. jt — Минем шоферым һәм денщигым булырсың,—ди ул Борнашевка. һәм, сү- х зеи тыңламыйнитә калса, Вәлине дә шул кучер язмышы көткәнен искәртеп куярга J онытмый. Вәли, оч көн үтүгә үк, бу җәллад хатын-кыз полковниктан качып китә, тик “ патрульләргә барып эләгә. Аны 10 нчы авиация дивизионы командиры полковник Горшков янына алып киләләр. «Дезертир» яшерминитми полковникка качып китүенең сәбәбе турында сөйләп бирә һәм аннан үзенең частенда калдыруын үтенә Шулай итеп, Вәли Борнашев полковник Горшковның шәхси шоферы итеп билгеләнә Борнашевка командиры белән бергә немецларга каршы күп кенә сугышларда катнашырга туры килә, ул 1 нче, 2 нче дәрәҗә «Иҗтиһатлык өчен» Георгий медальләре белән бүләкләнә. Ул Николай патшаның тәхеттән ваз кичүе турындагы хәбәрне дә фронтта 1ишетә. Хәрәкәттәге армиядә революцион комитетлар тезелә башлый. Вәли дә шуңа катнашып китә. Ул революцион карашлы солдатларның бер төркеме белән Питер эшчеләренә ярдәмгә Петроградка кайтып тешә. Власть башында—Вакытлы хөкүмәт. Вәли үз иптәшләре белән Питерда яшәүче әтисендә туктала Бераздан алар большевикларның графиня Кшесиһская сараенда урнашкан революцион комитеты клубына килеп кушылалар. Тиздән Вәлине большевиклар партиясенә алалар, һәм шул чакта ул сугышчан дуслары белән бергә Россия пролетариаты юлбашчысы В И. Ленинның Кшесинская сарае балконына чыгып сөйләгән тарихи речен тыңлый. «Ышанычыгызны аклармын!» Петроградта большевиклар В. И. Ленинның фин подпольесыннан кайтып җитүен түземсезлек белән көтеп торалар. Аны башкаланың Финляндия вокзалында каршылаучылар арасында Вәли Борнашев та була. Питер пролетариаты зур шатлык кичерә. Владимир Ильич Ленинның броневикка басып сөйләгән речен Вәли үз хәтерендә гомергә калдыра: Ленин эшчеләрне, солдат һәм матросларны социалистик революция ясарга өнди. — Миңа һәм барлык эшче, солдат һәм матросларга Ленин сүзләре гаҗәеп көчле тәэсир итте. Безне властьның большевиклар кулына күчәчәге, хыянәтчел Вакытлы хөкүмәтнең, эсерлар һәм меньшевиклар властеның котылгысыз һәлакәткә дучар ителгән булуы аеруча шатландырды, — дип искә ала Борнашев ул көннәрне. Петербургта һәр урында революцион комитетлар һәм отрядлар оеша башлый. Вәли Борнашев шофер булып эшләгән «Рено» заводында да революцион комитет тезелә. Бөек Октябрьга кадәр В. И. Ленинның турыдан-туры җитәкчелеге белән Октябрь революциясен әзерләүдә гаять зур эш җәелеп китә. Вәли Борнашев та «Рено» заводында үзенең иптәшләре белән яшерен агитация эше алып бара Ул зур дәрт белән эшче һәм солдатларның сугышчан дружиналарын оештыруга катнашып йөри. Бөек Октябрь социалистик революциясе тарихи җиңү белән тәмамлана — планета кешелеге өчен яңа чор башланып китә. Кышкы Сарайны яулап алучылар арасында Вәли Борнашев та була. Совет власте урнашуга, аны Халык Комиссарлары Советының автобүлек начальнигы Седовский янына чакырып алалар. Седовский Борнашевны Халык Комиссарлары Советының эшләр идарәсе управляющие В. Д. Бонч-Бруевич белән таныштыра. Ул Вәли белән бик озак сөйләшеп утыра. Аннары ул аны Владимир Ильич янына алып керә. Ленин Вәлинең кайда укуы һәм шоферлыкка ничек өйрәнгәнлеге, гаиләсе, большевиклар партиясенә кайчан керүе белән кызыксына, фронттагы хәлләрне сораша. — Сез, Мөхәммәтаәли Сәйфуллович, бездә шофер булып эшләргә телисез икән, — ди ахырдан Владимир Ильич. Бераз уйланып торгач: — Яхшы, бик яхшы, иптәш Борнашев. Шуны онытмагыз, Сезгә революцион хөкүмәтнең автобүлегендә эшләргә туры киләчәк. Әйе, әйе, бу зур бурычлар йөкли. — Зур рәхмәт, Владимир Ильич, ышанычыгызны аклармын. — Аннары, — дип искә төшерә бүген карт большевик, — Владимир Ильич елмаеп куйды, күзләрен җемелдәтеп алды һәм кулын минем җилкәмә дустанә салды да: «Кадерле Мөхәммәтаәли, бергә эшләячәкбез. Белеп торыгыз: күп, бик күп эшләргә туры киләчәк. Авыр заман. Көрәш әле озак барачак һәм без һичшиксез җиңәчәкбез. Әйе, әйе, җиңәрбез. Моны бер минутка да хәтерегездән чыгармаска кирәк. Сез шофер гына түгел, революционер да булырга тиеш. Сез Совет властен кулыгызга руль һәм корал тотып та сакларга һәрвакыт әзер булырга тиеш. Әйе, кулга корал тотып», диде. Ленин минем кулны кысып саубуллашты да, шул ук вакытта борылып, Бонч-Бруевичка: «Владимир Дмитриевич, иптәш Борнашеака мандат һәм револьвер бирергә боерыгыз», диде. Мин Ленин кабинетыннан шатлыгымнан нишләргә дә белмичә, гаҗәеп яхшы кәеф белән чыгып киттем. Шул ук көнне миңа Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 2 нче гаражы шоферы булып эшләвем һәм корал йөртүгә хокуклы булуым турында мандатлар һәм реквизит язуы бирелде. — Сезгә җаваплы бурыч — буржуйларның автомобильләрен тартып алу һәм ВЦИКның икенче гаражын оештыру бурычы йөкләнелә, — ди аңа В. Бонч-Бруевич. Борнашев әйтүенчә, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының беренче гаражы хәрби гараж булган. Аны оештыру эшенә Вәли Борнашев актив керешә. Беренче адымнарында ук гаять зур авырлыкларга тап була. Совет строеның 'кан дошманнары җимерү эше белән өзлексез шөгыльләнә, саботажлар оештырыла. Буржуазия революция законнарына буйсынырга теләми, үзендәге автомобильләрне сүт- тереп юкка чыгара башлый. Әйтик, «Нобель» компаниясе акционеры капиталист Монтащов үз лимузинын сүтеп һәм яшереп куярга тели. Бу хәбәрне Борнашевка җиткерәләр. Ул, ике кызыл гвардияче алып, буржуй гаражына ашыга, килеп кергәч, сүтелеп ташланган һәм детальләре теләсә кая таратылган «Ройлли-Ройс» автомобилен күреп ала. Акционер шоферы Никандров алдан ук ике айлык эш хакы биреп, большевикларга эләкмәсен өчен машинаны сүтәргә мәҗбүр итүләре турында сөйләп бирә. Аңа революция исеменнән автомобильне кабат җыярга, бензин салырга һәм гаражга китереп куярга боерык бирелә. Ул әйтелгәнчә эшли һәм соңыннан Мөхәмматвэли Борнашев. үзен революцион гаражда эшкә калдыруларын сорый, һәм бу үтенеч канәгатьлән- дерелә Большевиклар эшкә алганга ул сөенеп бетә алмый һәм эшенә һәрвакыт намус белән карый торган кеше булып таныла. Вәли Борнашев италияле банкир Кафтель гаражындагы «Вакс-Холл» автомобиленең дә шул хәлгә дучар булганын белә. Аны да машинаны җыярга һәм революцион властька тапшырырга мәҗбүр итәләр. * Борнашев һәм аның иптәшләре шактый авырлык белән 5 автомобильдән тор- 3 ган гараж туплауга ирешәләр Ул манеж бинасында җиһазландырыла. Шоферлар J штаты да билгеләнә. Вәли Борнашев өлкән шофер һәм гараж механигы була. Баш- О ка шоферлар итеп Никандров, Лабезов. Кнопка куела. Алар барысы да элеккеге 2 капиталистлардан алынган машиналарда эшли. Шушы беренче гаражның шофер- — лар штатына Кузьмич, Гилль, Космачев та керә. — Автомобильләр хөкүмәтнең аерым бер башлыгына беркетелмичә, чакыруга карап, дежур тәртибендә файдаланыла иде. Мин дә, башка шоферлар да күп тап- ♦ кыр Владимир Ильич Ленин, Я. М. Свердлов, М. И. Калинин. Ф. Э. Дзержинский, а А. В. Луначарский, В. Д. Бонч-Бруевич, Н. К. Крупская, М. С. Урицкий, А. М. Коллон- ° тай, партия һәм хөкүмәтебезнең башка җитәкчеләрен йөрттек, — дип сөйли Вәли - Борнашев.—Владимир Ильич һәрвакыт кичкә кадәр эшли һәм автомобильне еш кыа на соң чакырта иде. Миңа аны Путилов һәм Обухов заводларына, башка предприятиеләргә эшчеләрнең кичке сменасы алышынган вакытка алып барырга туры килде. Кагыйдә буларак, Ленин эшчеләр белән озаклап сөйләшеп, алар алдында < чыгышлар ясый торган иде. Алар Владимир Ильичны һәрвакыт машина янына кадәр J озата киләләр. Ул эшчеләр белән һәрчак кул биреп саубуллашыр иде. Әңгәмә ва- “ кытында кесәсеннән еш кына куен дәфтәрен чыгара да тиз-тиэ генә ниләрдер язып куя. Ничектер мин аннан: «Владимир Ильич, Сез бик күп язасыз, кулыгыз армыймы?»—дип сорадым. «Юк, кадерле Мөхәммәтвәли, армый, ялкауларның гына кулы ара», — диде ул һәм мөлаем күзләрен нурландырып: «Күрәм ич. Сезнең дә кулыгыз руль тотып армый бит, чөнки эшне яратасыз, дөрес түгелме?» — дип өстәде. Владимир Ильичтан аны акрынмы яисә кызу йөртергәме дип сораганда, ул: «Сезгә ничек уңайлырак, шулай йөртегез», — дия торган иде. Мин машинаны һәрвакыт акрынрак—димәк, саграк!—йөртергә тырыштым. Чөнки Ленин кайвакыт куен дәфтәренә машинада барганда да язгалый иде. — Бервакыт, — ди Вәли Борнашев, — Владимир Ильичны Смольныйга илткәч (ул шунда яши иде), ул машина ишеген ачты да. сау булыгыз, кадерле Мөхәммәтвәли дип, миңа кулын сузды. Мин бераз югалып калдым һәм: «Владимир Ильич, минем кул майлы. Сезнекен дә пычратуым ихтимал», — дидем. Ул миңа кырыс итеп карап куйды: «Ялгышасыз, кадерлем, эшчеләрнең кулы пычрак булмый. Буржуйларның куллары пычрак. Әйе. әйе. буржуйларныкы. Моны хәтерегездә калдырыгыз»1 , — диде дә кулымны тагын да ныграк кысып саубуллашты. «Ниндй киң күңелле һәм миһербанлы кеше» дип уйлый идем мин Ильич турында. Аның мәрхә- мөтлелеге, гади кешеләрне чын күңелдән яратуы, бөек һәм даһи образы һәрвакыт сокландыра. Бервакыт мин аны Питер фабрикаларының берсенә алып бара идем Коеп яңгыр ява. Нева проспекты белән Пушкин урамы чатында ике егетнең бер өлкән кешене култыклап баруын күреп алдым. Алар, кул күтәреп, минем машинаны туктатуны үтенделәр. Ләкин мин, тизлекне киметмичә, юлны дәвам иттердем, чөнки БончБруевичның «иминлек максатларында хөкүмәт машинасына чит кешеләрне утыртмаска» дигән боерыгы бар иде. Владимир Ильич (ул урамдагы хәлгә шундук игътибар иткән булса кирәк) борчулы тавыш белән машинаны туктатырга, егетләргә ярдәм итәргә кушты. Җәяүлеләрнең берсе — өлкән агай — авыру кеше булып чыкты, егетләр аны Знаменский мәйданындагы бер аптекага утыртып алып баруымны үтенделәр. Владимир Ильич алар белән иске танышларыдай сөйләшеп барды Ул яшьләрдән гади кешеләрнең Совет властена, большевикларга ничек караганнарын сорашты. Без эшчеләр хөкүмәтенә рәхмәт белдерәбез, тиздән тормыш рәтләнер дип өметләнәбез Диде егетләр. Авыру абзый: «Ул көннәргә кадәр яши алмам инде» дигәч, «һичшиксез яшәрсең».— диде аңа Ленин. Аптекага барыл җиткәч, авыру абзый аңа рәхмәт әйтте һәм, миңа борылып: «Хуҗаң яХшы кеше күренә, кадерен бел». — диде. Мин көлеп куйдым да машинаны үз юлыбызга бордым. «Менә бит, Мөхәммәтвәли, без берни дә югалтмадык, ә күпме рәхмәт ишеттек», — диде Ленин елмаеп... 1917 елның ахырында һәм 1918 елның башында хәл чиктән тыш авыр иде.— дип дәвам итте сүзен Вәли Борнашев.—Тәүлегенә 150 грамм икмәк бирелгән заман. Шундый көннәрнең берсендә РостовДоннан Петроградка, революцион штаб карамагына, ике вагон азык-төлек килеп җитте. Ленин аларны больницалар һәм балалар йортларына бүлеп бирергә кушты. Вагоннарны озата килгән карт крестьяннарның берсе Владимир Ильичка бүләк итеп Ростов икмәген алып килгән. Ленин аның кыерчыгын гына кисеп алды да: «Шофер белән безгә бу бик җитә, калганын балаларга бирегез»,— дип, икмәкне крестьянга кире кайтарды. Соңгы очрашу... Октябрь революциясеннән соң В Борнашев башта атасы һәм ир туганы белән Петроградта яши. Барысы да совет учреждениеләрендә эшли. Совет хөкүмәте Мәс- кәүгә күчәр алдыннан аларның аталары каты авырып китә. Владимир Ильич Вәли Борнашевка аны туган авылына — Тамбов губернасына җибәрергә киңәш бирә. Ә 1918 елның җәендә Мөхәммәтвәлине Мәскәүгә чакырып алалар һәм Тамбовка — контрреволюцион фетнәне бастыруга катнашырга тәкъдим итәләр. Ул Тамбов революцион комитеты карамагына килә. Аны Нагель җитәкчелегендәге революцион отрядка билгелиләр. • Вәли Борнашев фетнәчеләр бандасы белән бер бәрелештә авыр яраланып лазаретка эләгә. Сәламәтләнгәч, партия һәм совет эшен җайга салу өчен, аны туган авылы Азиевога жибәрәләр. 1919 елның язында Борнашевны (бу вакытта ул чекист була) яңадан Мәскәүгә чакыртып алалар. Аңа Казанга юл алырга һәм Татарстанда автотранспорт эшен җайга салырга дигән җаваплы партия бурычы йөкләнә. «Иптәш Борнашев Вәли Сәйфул- лович Тамбов шәһәреннән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Революцион комитет автобазасын оештыру өчен чакырыла», — диелә Татарстан Халык Комиссарлары Советы документларының берсендә. Казан вокзалында Вәли Борнашевны Революцион совет председателе С. Сәет- галиев каршы ала. Аңа бернинди ресурс булмаган җирдә Татарстан автохуҗалыгын төзү бурычы йөкләнә. Юктан бар ясарга туры килүен яхшы аңлаган хәлдә, Вәли үзенә хас дәрт белән шушы эшкә керешә. Мәскәүгә командировкага барып, ул гамәлдән чыгарылган автомобильләр арасыннан төзәтеп булырдайларын сайлап ала һәм Казанга кайтартырга уйлый. ТАССР Халык Комиссарлары Советының 1920 ел, 24 ноябренда бирелгән 6143 иче мандатында хөкүмәт автобазасын оештыручы һәм аның мөдире Вәли Борнашевның Мәскәүгә машиналар һәм автоматериаллар алу өчен җибәрелүе турында, барлык совет учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмаларыннан, шул исәптән хәрбиләрдән дә, әлеге бурычны үтәүдә Борнашевка һәрьяклап булышлык күрсәтү сорала. Бу мандат аңа поездларга чиратсыз утыру һәм чиратсыз телеграммалар сугу хокукы да бирә. — Мин Мәскәүдә иптәш Мехлис янында булдым, — дип сөйли Борнашев. —Ул чакта автохуҗалык аның кулында иде. Мехлис миңа ташландык машиналар арасыннан 18 автомобиль һәм «Илья Муромец» тибындагы 5 самолет сайлап алырга язма рөхсәт бирде. Мин Кремль биналарының берсенә урнашкан кунакханәдә яшәп тордым. Төзәтеп булырдай берничә автомобиль һәм самолет сайлап алгач, документлар җайлау өчен Халык Комиссарлары Советына кердем. Уйламаганнитмәгәндә коридорда Владимир Ильич белән йөзгә-йөз очраштым. Ул мине шундук танып алды. «Исәнмесез, Мөхәммәтвәли Сәйфуллович!» — дип исәнләште ул әти исемен дә атап. Аннары минем эшләр, үткән ике ярым ел вакыттагы тормышым белән кызыксынды. Соңыннан: «Машиналар алдыгызмы?» — дип сорады. Техника алырга килүемне сөйләп бирдем һәм ярдәм күрсәткәне өчен Совет хөкүмәтенә рәхмәтемне җиткердем. Ул миңа машиналарны Казанга озатуда ярдәм сорап, В. Д. Бонч-Бруевичка мөрәҗәгать итәргә кушты да: «Әйдә, хәзер ашап алыйк», — дип, мине Кремль ашханәсенә әйдәде. Әбәт вакытында ул миннән туган авылым, Тамбов, Казан турында, крестьяннар һәм Казан эшчеләре тормышы ха кында сорашты. Владимир Ильич авыл һәм шәһәрләрдәге революцион үзгәртеп коруларга чиксез шатланды. Соңыннан ул минем белән бик җылы итеп саубуллашты да уңышлар теләде. Бу минем кадерле юлбашчыбыз белән соңгы очрашуым булды. Аннан соң мин Бонч-Бруевич янына кереп чыктым. Шул ук кенне. аның боерыгы нигеземдә, автомашина һәм самолетлар төяүдә эшләячәк кешеләргә бирү өчен азык-төлек талоннары алдым. Аннары мин хезмәт биржасына барып яллаган кешеләр берничә сәгатьтә 12 иске автомобиль һәм 2 самолетны платформаларга төяп куйдылар. Казанга кайткач, ике ай чамасы автобаза шоферлары һәм слесарьлары белән бергә шуларны ремонтладык. 1921 елның башында Татарстан республикасында беренче автобаза һәм һава транспорты эшли башлады. Мәңгегә сафта Озак еллар буена — Бөек Ватан сугышына кадәр—Мөхәммәтаәли Борнашевның бөтен эшчәнлеге Татарстан АССР автомобиль транспортын җайга салу белән бәйле була. Ул гади шофер, автобаза башлыгы, инженер, механик булып эшли. Ләкин, кайда гына булмасын, ул В. И. Ленин киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен исеннән һич чыгармыйча, социалистик төзелешнең алгы сызыгында фидакарь хеэмәт итә. Мәсәлән, 1927 елның 10 сентябрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы председателе һәм эшләр идарәсе управляющие кул куйган 9985 нче документта Борнашев Вәли Сәйфулловичның 7 елдан артык республика хөкүмәте каршында эшләве. Совнарком автобазасын оештыруы, аның начальнигы булуы, гараж мөдире һәм бер үк вакытта өлкән шофер вазифаларын үтәве, үз эшенә чиксез бирелгән, инициативалы хезмәткәр икәнлеге турындагы сүзләрне укырга мөмкин. М. Борнашевның шәхси архивында моңа охшаш характеристикалар байтак. Ул Татарстанда яңа тормыш төзегән күренекле партия һәм дәүләт эшлеклеләре Галимҗан Ибраһимов, Сәетгалиев, Мөхтөров, Габидуллин, Мусин, Әхмәтшин, Байчурин, Абрамов. Вәлидов. Чанышев һ. б. күп иптәшләрне бүген дә җылы сүзләр белән искә ала. Бөек Ватан сугышы елларында Вәли Борнашев эчке эшләр органнарында җаваплы эш башкара. Ул Казан—Горький—Чебоксар—Мәскәү юлларында хәрби йөкләр һәм әһәмиятле документлар озатып йөри. Фронтта аның очучы улы һәлак була. Сугыш беткәч, Вәли Сәйфуллович Казанда үз белгечлегенә караган эшен дәвам иттерә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле һәм врачлар тәкъдиме белән ул 1947 елда Ташкентка күчә, гараж мөдире булып эшли, ә 1950 елдан персональ пенсионер. Алай да В. Борнашев җәмгыятькә файдары хезмәттән читләшми: өлкән яшьтә булуына карамастан, җир тетрәүдән җимерелгән Ташкентны торгызуда катнаша — ■Росташстрой» автобазасында эшли. Хәзер дә В. С. Борнашев мәктәп укучылары, студентлар, солдатлар, яшь эшчеләр Һәм хезмәт ияләре белән еш очраша. Кайчакны укучы балалар аның квартирасына ук килеп китәләр. Ул аларга бөек юлбашчы В. И. Ленин белән һич онытылмас очрашулары турында сөйли. Революция һәм хезмәт ветераны бүген дә сафта — ул инде тугыз дистәсен тутырып килә. Менә шундый шоферы да булган Ленинның. ИСХАК ЗӘБИРОВ. филология фәннәре кандидаты. Ташкент.