Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

КОМПОЗИТОРЛАР СОЮЗЫ ПЛЕНУМЫ Февраль аенда Татарстан композиторларының В II Ленинның тууына 110 ел. Татарстан АССРның төзелүенә 60 ел тулуга багышланган XVII пленумы булды. Дүрт көн дәвам иткән бу пленумда бөек юлбашчыбыз образын гәүдәләндерүче музыкаль лениниана үрнәкләренә, шулай ук күп милләтле Ватаныбыз белән бергә үсүче Совет Татарстаны турындагы әсәрләргә зур урын бирелде. Симфоник әсәрләргә багышланган концертларда А. Ключарев. Ф. Әхмәтов. Б Трубин. Л. Любовский. Б Мулюков. Ш Тимербулатов әсәрләре, шулай ук Н Жиһановның 10 нчы симфониясе. А Монасыйповның 4 нче симфониясе башкарылды. Татарстан композиторларының соңгы елларда иҗат иткән әсәрләреннән торган камера һәм җырлар кичәсендә Р. Еникнев, Р Яхин, Л. Блинов. И Якубов. А. Мона- сыйпов. А Луппов. Р. Абдуллин. С Садый- кова. 3 Хәбибуллин, Л Хәйретдинова. Ә. Бакиров. И. Шәмсетдинов. X. Вәлиул- лнн, Ә Шәрәфиев. М. Шәмсетдинова һ. б. әсәрләре яңгырады. Казан дәүләт консерваториясендә укучы яшь композиторларның әсәрләреннән төзелгән концерт та тамашачыларда, музыка җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты, беренче әсәрләре белән музыка дөньясына яңа гына аяк баскан яшь талантлар үзләренә карата ныклы ышаныч уяттылар. Пленум ахырында доклад белән Композиторлар союзы идарәсе председателе Мирсәет Яруллин чыкты. Фикер алышуларда Татарстан композиторлары, Мәскәүдән. Башкортстаннан, Бурятиядән һәм Чуваш- станнан килгән кунаклар катнашты. ЖУРНАЛИСТЛАР СОЮЗЫНЫҢ VIII СЪЕЗДЫ Казанның Пресса йортында Татарстан Журналистлар союзының VIII съезды булды Отчет чорында союз идарәсенең эше һәм КПССның XXV съезды. КПСС Үзәк Комитетының «Идеология, политик тәрбия эшен тагын да яхшырту турында»гы карарлары яктылыгында журналистлар оешмаларының бурычлары турындагы докла- ны идарә председателе. «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы Ш. X. Хам- матов сөйләде. Ревизия комиссиясе эше турындагы докладны аның председателе Г. К- Камалиев ясады. Докладлар буенча фикер алышуларда «Советская Татария» газетасы редакторы Ю Б Щелы ванов, Октябрь районының «Дружба» колхозы председателе. Социалистик Хезмәт Герое Ш С Хафизов. ТАССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты председателе Ф Г. Надыйров. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г. А Ахунов, күп тиражлы «Рабочий КамАЗа» газетасы редакторы А. Н. Пронин, Татарстан китап нәшрияты баш редакторы В Н Нуруллин, Леннно- горск шәһәренең «Заветы Ильича» газетасы редакторы В Т Жаков. «Азат хатын» журналы баш редакторы В Ф Ихсанова, Әлмәт шәһәренең «Знамя труда» газетасының журналистлар башлангыч оешмасыннан И. Г. Винокуров. «Советская Татария» газетасының өлкән корреспонденты Э. И. Ларичева иптәшләр катнашты. Съезд эшендә КПСС өлкә комитеты секретаре М Ф Вәлиев катнашты һәм чыгыш ясады. Съезд идарә һәм ревизия комиссиясе сайлады. ЕЛЛЫК ХӘЗИНӘГӘ БӘЯ 12—13 февральдә язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында «Казан утлары» журналының 1979 елгы саннарында басылган әсәрләрне тикшерүгә багышланган зур җыелыш булды. Журналда басылган әсәрләрнең идея-эстетик сыйфаты турында докладлар тыңланды. Аларны проза буенча — Ибраһим Нуруллин, шигъри әсәрләр буенча— Рөстәм Миигалимов. тәнкыйть материаллары буенча — Миркасыйм Госманов, очерк һәм публицистика буенча — Рахмай Хисмәтуллин сөйләде. Әсәрләрнең теленә филология фәннәре кандидаты Флера Сафиуллина һәм язучы Габделхәй Сабитов анализ ясады. Фикер алышуларда журналның баш редакторы Зәки Нури. Гариф Ахунов. Әхмәт Рәшнтов. Атилла Расих, Флера Ганиева. Энгель Нигъмәтуллнн. Фоат Галимуллин иптәшләр катнашты Журналда басылып чыккан әсәрләргә, нигездә, уңай бәя бирелде. ЯШЬЛӘР ГАЗЕТАСЫНЫҢ ЮБИЛЕЕ Казанның Пресса йортында «Татарстан яшьләре» газетасының 60 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Ж.ыелышны ВЛКСМ өлкә комитетының икенче секретаре В. А. Герасимов ачты. КПСС өлкә комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире урынбасары Д. Б. Свирская «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе коллективына КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советының Почет грамотасын тапшырды Газета редакторы И. Г. Әхмәтҗанов 60 ел эчендә газета үткән юл турында сөйләде. ӘДИПНЕ ХӨРМӘТЛӘҮ Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында күренекле татар совет язучысы Нәкый Исәнбәткә 80 яшь тулуга багышланган ижат кичәсе булды Кичәне Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Г А. Ахунов ачты КПССнын Татарстан өлкә комитеты, ТАССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән әдипне партиянен Татарстан өлкә комитеты секретаре М. В Вә- лиев котлады һәм Ватаныбызның югары бүләген — Халыклар Дуслыгы орденын тапшырды Н. Исәнбәтнең ижаты һәм тормыш юлы турында СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты директоры урынбасары А. Г. Әхмәдуллин сөйләде ОЧРАШУЛАР Казанның «Тасма» производство берләшмәсе клубында язучылар еш кунак була Соңгы бер ел эчендә генә дә биредә өч мәртәбә зур әдәбнмузыкаль кичә уздырылды Ул кичәләрдә язучылардан Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин. Вакыйф Нуруллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Рәдиф Гатауллин, Разил Вәлнев, Роберт Миңнуллин һ б катнашты Мондый кичәләрнең соңгысы В И Ленинның тууына 110 ел, Татарстанның төзелүенә 60 ел тулуга багышланган иде Кичәдә әдипләр Галнмжан Латыйп, Фәннур Сафин. Марсель Галиев, Рәфкать Карами, Татарстанның танылган сәнгать осталары Айрат Арсланов, Рафаэль Ильясов, Клара Хәйретдинова. Искәндәр Биктимеровлар чыгыш ясады. Язучы Вакыйф Нуруллин белән шагыйрь Разил Вәлнев Түбән Кама шәһәренең 44 иче профессиональ-техннк училищесында укучылар белән очраштылар. «Түбән Кама» совхозының терлекчелек комплексында булып. авыл хуҗалыгындагы соңгы яңалыклар белән таныштылар. «Кызыл Зәй» совхозы эшчеләре алдында чыгыш ясадылар Шәһәрнең Техника йортында Вакыйф Нуруллннныц «Аккан су юлын табар» повесте буенча китап укучылар конференциясе аеруча жанлы һәм кызыклы узды. дәфтәрләре» (1942—1944) бүлекләреннән тора. Җыентыкка кереш сүзне шагыйрь Снбгат Хәким язган. Шагыйрь Зәки Нуриның «Тупыллы ярлар» исемле шигырьләр кятабы Бакуда «Кызыл шәрыкъ» нәшриятында әзербәй- жаи телендә басылып чыкты. Аны Сәявуш Сәрханлы тәржемә иткән Китапта шигырьләр дүрт бүлек итеп бирелгән Аларда шагыйрьнең гражданлык лирикасы, туган якка, аның кешеләренә багышлап язган шигырьләре һәм юмористик әсәрләре урын алган. Быел Мәскәү нәшриятларында татар азучыларының түбәндәге китаплары дөнья күрәчәк: «Художественная литература» нәшриятында Мәҗит Гафуриның сайланма әсәрләре, Зәки Нуриның «Озаренность» исемле шигырьләр китабы, «Советский писатель» нәшриятында Галимҗан Нбраһнмовның «Безнең көннәр» романы, Илдар Юзеевның «Тихое утро» исемле шигырьләр җыентыгы, «Советская Россия» нәшриятында Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Чоңгыллар» романы; «Детская литература» нәшриятында Го- мәр Бәшировның «Туган ягым —яшел бишек» романы. «Современник» нәшриятында Рөстәм Кутуйның «Лист земли» дигән шигырьләр китабы, Җәмнт Рәхнмовның «Испытание» исемле повестьлар жыентыгы. Мәхмүт Хәсәновның «Саумы, кояш'» романы. Хәким Хәйруллиннык «Ургыл» романы. Равил Бохараевның «Редкий дождь» исемле шигырьләр жыентыгы. Быел Украинаның «Веселка» нәшрияты Каюм Насыйрнныц «Әбугалисина» китабын украин телендә бастырып чыгарачак Шул ук нәшрият Җәвад Тәрҗемановнын «Кү- бәләк-жнлбәзәк» исемле әкнят-повестен бастырып чыгарырга җыена. Язучылар Фәрваз Миңнуллин. Мөхәммәт Мәһдиев, Роберт Миңнуллин һәм Хәкимҗан Халиков Лаеш районының Имән Кискә авылында булып кайттылар Алар мәктәп укучылары белән очраштылар, авыл Культура йортында әдәби кичә уздырдылар. ЯҢА КИТАПЛАР Минск шәһәренең «Вышэйшая школа» нәшриятында герой шагыйрь Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләре» басылып чыкты Ул «Яшьлек» (1919—19401, «Фронт шигырьләре» (1941—1942) һәм «Моабит 1980 елда Молдавиянең «Литература ар- тисткэ» нәшрияты Җәвад Тәржемановнын «Шуктуган» исемле әкиятен молдаван телендә бастырып чыгарырга әзерли. ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА Оешманың чираттагы утырышында яшь язучы Фәрит Гыйлметдиновиың «Су өстендә чәчәкләр» исемле яңа повесте тикшерелде Әсәр бүгенге колхоз тормышын чагылдыра Гамил Афзал. Рафаил Төхфәтхллнн, Шамил Бнкчурнн, Әдип Маликов, Юныс Әмннов, яшь язучылар Альберт Хәсәнов, Хава Сафина һ б повестька жентекле анализ ясадылар, образларның тулы канлы булып өлгермәгәнлеген, тел кимчелекләрен әйттеләр, авторга әсәрне яхшырту юнәлешендә файдалы киңәшләр бирделәр Шул ук җыелышта язучы Азат Ганиев- нең иҗат отчеты тыңланды. Фикер алышуда катнашучылар язучының иҗатта сүлпәнрәк булуын искәрттеләр, активрак булырга чакырдылар. , Әлмәт район китапханәсендә Саҗидә Сөләйманованың «Гөлбадран» исемле повесте буенча китап укучылар конференциясе үткәрелде Конференцияне китапханә мөдире Венера Шәймәрданова алып барды. Коференциядә катнашучы нефтьчеләр, төзүчеләр, культура хезмәткәрләре, өлкән класс укучылары һәм укытучылар повесть- нең медицина һәм сәнгать кешеләренә багышланган иң яхшы әсәрләрнең берсе булуын әйттеләр. Язучылар Р. Төхфәтуллнн һәм Ф Гыйлметдинов, әлеге конференциядә катнашып, әдәбият-сәнгать турында сөйләделәр, укучыларның бик күп сорауларына җаваплар бирделәр. районның Зәй-Каратай, Иске Иштирәк, Чыршылы авылларында, шәһәр клубларында әдәби-музыкаль кичәләр уздырдылар. Кичәләрдә язучы Ш. Бикчурин, яшь шагыйрьләр Р Вәлиуллнн, Т. Шәмсуаров, Ш. Таһирова һ б. чыгыш ясады. «Әлмәт» әдәбият берләшмәсе утырышында Кәләй Культура йорты хезмәткәре Нурсибә Габдрахманованың шигырьләре тикшерелде, яшь автор иҗатына унай бәя бирелде. Тикшерүдә Фәрит Гыйлметдинов. Роберт Рәкыйпов, Әхтәм Фәтхетдинов, Шәриф Хисамиев иптәшләр катнашты. КОТЛЫЙБЫЗ! Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 70 яшь тулу уңае белән Хәсән Хәйри (Хәсән Фәхретдинович Хайруллин) КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Лениногорск шәһәрендәге «Чишмә» әдәби- ятижат берләшмәсе каршында әдәбият белән кызыксынучы мәктәп балалары өчен даими семинарлар уздырыла. Семинар заиятиеләрендә Шамил Бикчурин — «Әдәби әсәрләрдә образ һәм образлылык», Җәмит Рәхимов —«Очерклар язу», Альберт Хәсәнов—«Хикәя ничек туа?», Разим Вәлиул- лин «Шигырь Аның формалары һәм техникасы» дигән темаларга чыгышлар ясадылар «Чишмә» әдәбият-иҗат берләшмәсе членнары В И. Ленинның тууына 110 ел, Татарстан төзелүгә 60 ел тулуга багышл Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 60 яшь тулу уңаеннан язучы Газиз Нәбиуллин КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан китап нәшриятының өлкән редакторлары Валентин Иванович Белокопытовка һәм Кыям Сәлах улы Миңнеба- евка, РСФСР Верховный Советы Президиумының 1980 ел, 19 февраль Указы белән. РСФСРнын атказанган культура работнигы I дигән мактаулы исем бирелде