Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

ГОМӘР ТОЛЫМБАЙНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ

Татар совет әдәбиятының беренче елларын, аның 20—30 нчы еллардагы үсеш тенденцияләре, уңышлары һәм кайбер каршылыкларын язучы һәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбай иҗаты һәм эшчәнлегеннән башка гына күз алдына китерү дөрес булмас иде. Ул әдәбият мәйданына гаять катлаулы һәм җитди чорда аяк баса. Илдә Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңеп, гражданнар сугышы тәмамланып килгән, яңа тормыш төзү өчен аяусыз көрәш барган көннәр була. Вакытлы матбугат сәхифәләрендә, бигрәк тә «Безнең юл» журналында Г, То- лымбайский имзасы белән үткен эчтәлекле, сугышчан рухлы мәкаләләр, югары пафос, агитацион характерлы әдәби әсәрләр күренә башлый. Г. Толымбай хәзерге Татарстанның Буа районы Толымбай авылында 1900 елда туган. Башта ул үз авылларында, аннан Буа мәктәбендә белем ала. Шул елларда ул әдәбият белән җитди рәвештә кызыксынып китә, татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен үзләштерә. 1918 елда Сембер (Ульяновск) шәһәрендә татарча чыккан «Таң» газетасында Толымбайның беренче шигыре басыла. Ә тагы бер елдан ул ике пәрдәле пьеса яза һәм шул ук елны 19 яшьлек егет РКП(б) членлыгына кандидат итеп алына. Бу — аның биографиясендә җитди вакыйга. Партия сафларына кергән көннән башлап ул үзен гомере буе яңа тормыш, яңа әдәбият өчен көрәшчеләр сафында, аларның да авангардында хис итә. Толымбайның әдәбият-матбугат өлкәсендә ныклап эшли башлавы тыныч төзелеш чоры башланган 1921—1922 елларга туры килә. Ул эшче-крестьян катлавыннан күтәрелгән яшь язучыларның типик вәкиле иде. Гомуми белемнәре, әдәбиятны аңлау дәрәҗәләре, әдәби осталыклары бигүк югары булмаса да, алар бу җитешсезлек- ләрне яңага, революция эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлекләре бәрабәренә нык кына киметәләр иде. Сыйнфый инстинкт, иске тормыш тәртипләренә булган нәфрәт, киләчәккә зур ышаныч аларны зур уңышларга, тынгысыз иҗатка рухландыра. Шул ук вакытта Г. Толымбай белемен күтәрү өстендә дә даими эшләп килә. 1924—1927 елларда татар коммунистлар университетында укый, утызынчы еллар башында Мәскәүдә әдәбият институтын тәмамлый һәм профессор исеменә лаек була. Казанга кайткач ул совет учреждениеләрендә эшли, төрле уку йортларында һәм марксизм-ленинизм мәктәбендә укытучы була. Аннары ул —1927 елда «Гажур» нәшриятында редактор урынбасары, «Крестьян» газетасында редактор, 1936 елда Татарстан дәүләт нәшриятында матур әдәбият секторы мөдире. Толымбай татар культурасы һәм әдәбиятына бәйләнешле язылган күп санлы мәкаләләр авторы. Шулай да аның тәнкыйть эшчәнлеге турында сүз чыкканда, бу авторның әдәби мираска мөнәсәбәттә «үтә сул» позициядә торуын һәм Октябрьга кадәр язылган әдәби җәүһәрләрдән, кагыйдә буларак, йөз чөерергә чакыруын искәрми мөмкин түгел. Бу хаталар, беренчедән, аның шул чорга гомумән хас мавыгуларга бирелүе белән аңлатылса, икенчедән, авторның үзенә дә югары әдәби культура, тирән эстетик белем җитенкерәмәүдән килә, әлбәттә. «Татар буржуа теле безнең тел түгел» һәм «Фатих Әмирхан» дип исемләнгән мәкаләләр шуңа ачык дәлил. Шулай да әдипнең тууына 80 ел тулган бу көннәрдә әдәби җәмәгатьчелек аның исемен хөрмәт белән искә ала. Г. Толымбайның әдәбиятыбыз тарихында урыны бар. Т

ИЛДУС АХУНҖАНОВКА 50 ЯШЬ

Илдус Ахунҗановның әдәбият дөньясында үз урыны, тәнкыйтьчеләр арасында үзенчәлекле йөзе бар. Аны бүтән тәнкыйтьчеләрнең берсе белән дә бутап булмый, шәхесе һәм иҗаты белән дә берәүгә дә охшамаган ул. Бераз җәенкерәк һәм тулырак битенә бик килешле генә урнашкан күперенке, калын иреннәре белән дә. физик эштә ныгыган токымнан икәнлеген әйтеп торган киң җилкәләре белән дә, үз иҗатын кайгыртуга бераз салкынрак каравы һәм хәтта көнкүрештә бераз оешмаганрак булуы белән дә башкалардан аерылыбрак тора. Әдәби тәнкыйть өлкәсендә 30 елга якын эшләп, газета-журналларда йөзгә якын мәкалә, рецензияләр бастырган тәнкыйтьченең үз гомерендә нибары бер генә китап чыгаруында да аның башка әдәбиятчылардан аерымлыгын чамаларга була. Үзенә 50 яшь тулуны И. Ахунҗанов Без Илдус белән Казан дәүләт университетында бер елларда (1948—1953) бергә укыдык. «Совет әдәбияты» журналында бер чордарак эшләдек Тарих-филология факультетының икенче—өченче курсларында ук инде Илдус—тынгысыз һәм ээләнү- чән, дәрте ташып торган, әдәбиятны һәм кызларны үлеп ярата торган мәһабәт гәүдәле егет — әдәби түгәрәкләрнең үзәгендә кайный, диспутларда чәчрәп чыгып чыгышлар ясый, шигырь һәм хикәя язучыларның әсәрләрен бик әйбәт ител анализлап бирә иде. Шул чакта — илленче елларның башларында ук — аның русча язган «Художник һәм аның сүзе» исемле беренче җыентыгын чыгарып каршы алды (1978). Анда аның 70 нче елларда язган поэзия, проза, драматургия-театрга караган 10 мәкаләсе урын алган. Баштагы иҗат чорыннан ул нибары «Отелло» трагедиясен караганда» (1953) мәкаләсен генә кертүне тиеш санаган. Үз иҗатын укучыга җыентыклар рәвешендә җиткерүдәге мондый сүлпәнлеге, әлбәттә, аның әдәби тәнкыйть эшенә җаваплылык белән каравыннан тыш, авыр кичерешләре һәм озакка сузылган авыруыннан да киләдер. Шушы сәбәпләр, аннары тагы шәхси тормышында төгәл тәртипчәнлеккә ирешеп җитә алмавы иҗатының киңрәк ачылуына күлмедер комачаулык ясаса да, И. Ахунҗанов үзен әдәбиятыбызның тырыш, игелекле эшчесе, үткен күзле, гадел сүзле сакчысы, талантлы әсәрләрне һәм авторларны танып ала торган, аларга җылы сүз әйтә белгән зәвыклы тәнкыйтьче итеп танытырга өлгерде. Үткәннәргә кайтып барысын да барлый башлагач, аның язганнары да аз түгел икәнлеге, җаваплылык тоеп иҗат иткәнлеге һәм әйткән сүзенең нигезле булуы күренә. рецензияләре елка газеталарында күренә башлады. М Әмир, Ж. Тәрҗеманов. Г Әпсәләмов әсәрләре турындагы беренче мәкаләләре хәтердә калган. Студент елларында ук аның исеме эрудицияле яшь тәнкыйтьче буларак телгә керде. «Совет әдәбияты» журналының ул еллардагы редакторы Гази ага Кашшаф яшь тәнкыйтьченең сәләтен тиз күреп алды, аның укуын тәмамлавын да көтмәстән — бишенче курста ук тәнкыйть бүлегенә эшкә алды. Журнал Илдус өчен олы тәҗрибә мәктәбе булды. Ул шунда татар әдәбияты белән тагын да ныграк кызыксынып китте. Ф. Хөсни, Н. Исәнбәт, М. Җәлил, Ә. Фәйзи, С. Хәким турындагы мәкаләләре нәкъ шул елларда язылды. Язучылар, журналистлар белән дуслашты, үзен тулысы белән татар әдәбияты дөньясы белән бәйләде. Бу орбитадан тормыш аны кырыйгарак та кысып чыгаргалады, әмма ул ахырда барыбер үзенең яраткан һәм төпләнгән җирлегенә— татар әдәбияты дөньясына кайтты, төп язмышын шунда тапты. Илдусның рус филологиясе бүлегендә белем алуы аның тәнкыйть эшчәнлеге- нең юнәлешен билгеләүгә дә йогынты ясады. Ул иҗатының баштагы чорында татар укучыларын рус классик язучылары белән таныштыруга игътибарын юнәлтсә, тора- бара татар әдәбиятының үткәнен һәм бүгенгесен рус теле аша күп милләтле совет укучысына җиткерү юнәлешендәге эшчәнлеген бермә-бер активлаштырып җибәрде, бу өлкәдә үзенең ныклы һәм алыштыргысыз урынын тапты. Әдипләребезнең әсәрләрен русчага тәрҗемә итү, татар язучыларының иҗат портретлары турында радио һәм газеталарда чыгышлар... Ифрат та күп эшләнгән. Әмма тәнкыйтьчебезнең әдәбиятлар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту өлкәсендәге хезмәте моның белән генә чикләнми. Тәнкыйтьченең йөзе аның әдәби хәрәкәттә эстетик атмосфераны билгеләүдә ни дәрәҗәдә катнашуы белән дә билгеләнә. Илдус татар әдәбиятының эчке дөньясын игътибар белән күзәтә, анда туган әһәмиятле яңалыкларга^ тенденцияләргә, яңа исемнәргә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә омтыла. Мәсәлән, соңгы елларда ул Татарстандагы үзенчәлекле бер әдәби күренеш — рус телендә иҗат итүче бер төркем татар әдипләре турында кызыклы мәкаләләр циклы язды, поэзиягә килгән яшь буын шагыйрьләренең иҗатын яктыртты. Аның җитди һәм төпле сүзенә укучылар да, яшь язучылар да колак салалар. Ул үтемле һәм җанлы итеп яза белә, кирәкле сүзләрне таба белә. Боларның барысына да «Художник һәм аның сүзе» җыентыгына кергән мәкаләләрдән күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Тик бу юлы укучыларны шул китапның үзенә юнәлтү белән чикләник. Тәнкыйтьчебезнең сүзе киләчәктә дә шулай әдәбиятыбыз өчен файдалы, язучы өчен кирәкле, укучы өчен мавыктыргыч һәм үтемле булсын. Ә аның үзенә көр күңеллелек һәм сәламәтлек телибез. Тормыш куйган киртәләрне киләчәктә дә кыю ирләрчә җиңеп үтсен ул.

ТАҺИР НУРМӨХӘММӘТОВКА 50 ЯШЬ

Һәрбер әдәбиятны оешкан, зур оркестр белән тиңләп булыр иде. Оркестрда нечкә лирик хисләрне бирү өчен скрипка, флейта, виолончель кебек саф авазлы кораллар булган кебек, әдәбиятта шигърият, лирик* хикәя төрләре яши. Киң диапазонлы повесть һәм романнар исә башка төр уен коралларын хәтерләтә сыман, Шунда ук бас, контрабаслар да аваз биреп, оркестр уенын төрлеләндереп куя. Әдәбият та шулай төрле-төрле, үзенә генә хас моң, аваз белән яшәде кебек. Тәрҗемә жанры, һәм шул цехта иҗат итүче тәрҗемәчеләр эшчәнлеге — әдәбиятыбызның әнә шундый бик мөһим бер тармагы, оркестр белән тиңләсәк, бик кирәкле бер коралы, чарасы булып тора. Башка барлык жанрларда уңыш казанып та, тәрҗемә эшенә әһәмият бирмәгән, үз милли чикләрен узып чыга алмаган бер генә әдәбият та тулы канлы, өлгереп җиткән әдәбиятлар рәтенә кертелми. Татар әдәбиятының киң колачлы, үскән әдәбиятлар арасында үз урыны, ирешкән биеклекләре бар. Бу уңышлар тәрҗемә эшен җитди эш итеп караучы бик күп әдипләребез тырышлыгына да бәйле. Русның бөек әдипләре А. Пушкин әсәрләрен без өлкән язучыбыз Афзал ага Шамов тәрҗемәләре, М. Горький роман һәм хикәяләрен Сәрвәр Әдһәмова күп көч куеп башкарган иҗади хезмәт аша беләбез. Асылда исә бер генә танылган язучыбыз да дөнья яки рус классик әдәбиятыннан нинди дә булса тәрҗемә үрнәге бирми калмаган диярлек. Әйтик, Гариф Гобәй замандашыбыз А. Толстойиың «Петр Беренче» исемле күләмле тарихи романын татарчалаштырган. Гариф Ахунов һәм Яхъя Халитовлар тәрҗемәсендә дә без Шолоховның дүрт томлы «Тын Дон» эпопеясен үз телебездә укыйбыз. Мирсәй Әмир исә Н. Погодин пьесаларын тәрҗемә итеп татар сәхнәсен баетты. Ибраһим ага Гази татар укучысын атаклы француз әдипләре Ги де Мопассан, Эмиль Золя иҗатлары белән таныштырды. Тәрҗемә хезмәтләре белән әдәбиятыбыз күген тагын да киңәйтеп, ачыл җибәрүгә күп өлеш керткән башка бик күпләрне олы ихтирам белән телгә алырга булыр иде. Элегрәк, Бөек Ватан сугышында үлеп калган Кәшфи Басыйровтан башка, фәкать тәрҗемә эше белән генә шөгыльләнүче әдипләребез юк диярлек дәрәҗәдә аз булган. Ул эшне күп еллар буе, үз иҗатларына үреп, танылган прозаикларыбыз ә поэзия жанрында исә шагыйрьләребез башкарган Хәзер исә фәкать тәрҗемә жанрына гына турылыклы әдипләр өлгереп җитте. Яхъя Халитов, Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Фәния Гайнанова. Саимә Ибраһимовалар язучылар оешмасының тулы хокуклы әгъзалары, Әлегә безнең тәрҗемәчеләр эшчәнлегендә бердәнбер зур кимчелек — ул бары тик русча чыккан китаплардан гына тәрҗемә итү. Моңарчы илебездәге милли әдәбият үрнәкләре дә нигездә русчадан гына татарчалаштырылды. Хәтта безгә бөтенләй якын төрки телле әдәбият әсәрләрен дә шундый катлаулы, һәм, әйтергә кирәк, шактый югалтуларга, оригинал әдәбиятның кыйммәтен төшерүгә китерә торган юл белән тәрҗемә итәбез. Инде Таһир Нурмөхәммәтовка килсәк, ул җитлеккән олы тәҗрибә туплаган тәрҗемәчеләребезнең берсе. Аның татар укучысы кулына ирештергән дистә ярымлап китабы бар. Шулердан А Куприн хикәяләре (1955 елда чыккан), Ю Германның «Дзержинский турында хикәял»р»е, А. Рыбаковның «Хәнҗәр- «Бакыр кош» кебек балалар бик яратып укый торган мавыктыргыч повестьлары, С. Михалковның «Сомбреро» комедиясе (1971 ел) һәм башка бик куп әсәрләр үзенчәлекле урын алып тора. Минем үземә аеруча ошаганы — Таһир Нурмөхәммәтовның чит ил әдипләренә 12 «К. У.» М 4. Һ 177 бигрәк тә көнчыгыш әдәбияты үрнәкләренә, әһәмият бирүе. Ул гарәп язучысы Сәхип Җамалның «Кара чәчкәләр» исемле катлаулы романын 1967 елны татар укучысына тәкъдим итте һәм 1970 елны Рәшид Нури Гентекинның «Чалы кошы» романын дөньяга чыгарды. Таһир Нурмөхәммәтов иҗатының тагын бер үзенчәлекле һәм бик матур сыйфаты шунда, ул төп игътибарны күбрәк бүгенге көн әдәбиятына, бүгенге тормышның үзенчәлекләрен чагылдырган алдынгы әдәбият әсәрләренә юнәлтеп килә, күбрәк шундыйларның үз телебездә яңгырашлы булуына омтыла. 1974 елны ул воронежлы Гавриил Троепольскийның «Акбай Караколак» повестен тәрҗемә итте. Нәкъ шул язны әлеге әсәр дәүләт премиясенә лаек дип табылган иде. Әсәр тирә-як мохитка, кешенең табигатькә һәм кече А<ан иясе булган эткә мөнәсәбәте аша тормышка карашларыбызны, киләчәк өметләребезне тагын бер кат күңелдән кичереп, үз-үзебезгә дә, башкаларга карата да яңача бәя бирергә этәрә торган җитди фәлсәфәгә корылган. Әдәбият сөючеләргә бу яхшы мәгълүм. Таһир Нурмөхәммәтов әсәрне, авторның фикеренә теләктәш буларак, зур осталык' белән, күңелләргә үтеп керерлек ител тәрҗемә итә алган. Бу тема әсәрләренә аның аерата мәхәббәте бар. Мәсәлән. 1973 елда ул Р. Фраерманның «Кыргый эт яки беренче мәхәббәт турында хикәят» кебек күләмле һәм шактый үзенчәлекле повестен татарчалаштырган иде. Өч елдан соң атаклы табигать җырчысы К. Паустовскийның «Урман хикәяләре» исеме белән повесть һәм хикәяләр җыентыгын чыгарды. Тагын бер елдан аның тәрҗемәсендә Сетон-Томпсонның «Хайваннар турында хикәяләр» китабы дөнья күрде. Быел исә аның тәрҗемәсендә Виктор Астафьевның «Бәхилләшү» исемле әсәре китап кибетләренә чыгар дип көтәбез. Әйе, Таһир Нурмөхәммәтов бүгенге көн тәрҗемәчеләре арасында үзенә генә хас тематикасы булуы, заман тормышын чагылдырган әдипләр иҗатына мөрәҗәгать итүе белән аерылып тора. Аның тәрҗемәләрен һәрвакыт канәгатьләнү хисе белән укыйсың. Чөнки Таһир үз иҗатына гаять таләпчән. Таһир Нурмөхәммәтов менә ничә еллар инде Татарстан китап нәшриятында редактор, аннан өлкән редактор Һәм нәшриятның балалар-яшьләр редакциясе бүлек мөдире ярдәмчесе хезмәтләрен башкара. Редактор булып эшләү дәверендә ул йөзләрчә әдәби әсәрне редакцияләп китап итеп чыгарган кеше. Димәк, күп кенә язучыларның якын киңәшчесе, ярдәмчесе дә ул. Бу хәл аның үз зәвыгын камилләштерү һәм чарлауга да бик нык ярдәм иткән булса кирәк. 50 яше тулган җеннәрдә каләмдәшебезгә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Үзенең тәрҗемә әсәрләре белән татар әдәбиятын сөючеләрне бер генә тапкыр куандырмас әле ул.

ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН.

АБДУЛЛА СӘЛӘХЕТДИНОВКА 50 ЯШЬ

Республикабыз районнарында һәм күрше өлкәләрдә уздырылган әдәби кичәләрдә миңа аның белән бергә булырга туры килгәне бар. Шундый кичәләрнең берсе хәтергә аеруча нык сеңеп калган. Тыңлаучыларга үзенең яңа шигырьләрен укыганнан соң, сәхнәдән чыгып китим дигәндә генә, залдагылардан өлкән яшьтәге бер агай, урыныннан торып, аңа үтенечле сорау белән мөрәҗәгать итте: — Якташ, авылдашыбыз турында язган поэмаңнан берәр өзек укып күрсәтә алмассыңмы икән? Сүз Абдулла белән бер үк авылда туыпүскән. Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган һәм Сталинградтагы Көрәшчеләр мәйданында рус егете Леонид Каменщиков, испанлы Рубен Ибаррури белән бер кабергә күмелгән капитан Хафиз Фәттахетдиновка багышланган «Идел баһадиры» дигән шигъри повесть хакында бара иде. Автор әсәрнең соңгы бүлеген яттан укый башлады. Аның ахыргы юллары көчле алкышлар белән күмелде: Җир әйләнә, күкрәгенә җыеп • Күптән сеңгән йолдыз нурларын... Ватан саклый, мәңгелек ут итеп. Узган яуда үлгән ир данын. Әйе. Абдулла Сәләхетдинов шигырьләрендә һәм поэмаларында укучыларның игътибарын, барыннан да элек, гражданлык пафосы һәм көчле лиризм җәлеп итә. Аның проза жанрында язылган күпчелек әсәрләренә дә шул ук матур сыйфатлар хас. Аларда кешеләргә олы ышаныч, туган як табигатенең байлыгына һәм гүзәллегенә соклану, мәхәббәт, дуслык, туганлык, планетаның иминлеген саклап калу өчен барган. көрәш мотивлары гәүдәләнә. Абдулланың барлык әсәрләре дә диярлек, инде алда искәртеп үтелгәнчә, үз ягының конкрет кешеләренә бәйләнешле вакыйгаларга нигезләнеп иҗат ителгән. Бу уңайдан аның тормыш һәм иҗат юлына кыскача гына булса да тукталып узасы килә. Абдулла Сәләхетдинов 1930 елда Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, Өчкүл авылында крестьян гаиләсендә туа. 1949—1951 елларда Казан педагогия училищесында укый. Совет Армиясе сафларында радист булып хезмәт итә Аннан де- мобилизацияләнеп кайткач район газеталары редакцияләрендә эшли. 1959 елда аны «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенә эшкә чакыралар. 1960—1963 елларда Казан телестудиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә, 1964—1966 елларда Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор була. Аннан «Ялкын» журналына җаваплы секретарь булып күчә. 1977 елдан «Казан утлары» журналында эшли башлый. Матбугат эшендә тәҗрибә туплау белән бергә, ул. читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1961 елдан бирле КПСС члены. Яшьтән үк әдәбиятка гашыйк Абдулланың тәүге шигырьләре район газеталары битләрендә, «Үсү юлы» һәм «Идел» альманахларында басыла. «Җир авазы» исемле беренче китабы 1963 елда дөнья күрә. Ул җыентыкка кергән шигырьләрендә һәм «Үкенү» поэмасында шагыйрь лирик геройның уй-кичерешләре аша кешенең бәхете үэ кулында дигән фикерне алга сөрә. «Туган авыл» дип аталган әкият-поэмасында һәм шул исемдә чыккан икенче китабында, әлеге теманы дәвам итеп, А. Сәлөхет- динов хезмәтнең шифалы көчен, аның шәхес тормышында тоткан урынын мавыктыргыч итеп тасвирлауга ирешә. Шигъри диалог алымында язылган «Тылсымлы касә» әкият-поэмасында хезмәт кешесенең җирне ихлас сөюе, аны тагын да күркәмрәк итү өчен кулыннан килгәннең бөтенесен эшләргә әзер торуы сурәтләнә. Урта Азиягә сәяхәт нәтиҗәсендә Касыйм Фәсәхов белән бергәләп язылган һәм 1966 елда аерым китап булып басылып чыккан «Гөлстан язы» җыентыгы, Сталинград сугышында катнашкан легендар якташы, тупчы Хафиз Фәттахетдинов турындагы «Идел баһадиры» шигъри повесте әдәбиятыбызда бер яңалык булды, һәм бу әсәрләр үз вакытында тәнкыйтьчеләребез тарафыннан да уңай бәяләнде. А. Сәләхетдиновның очерклары һәм юлъязмалары тупланган «Татарстан — туган җирем» китабы аның иҗатында шулай ук билгеле бер урын алып тора. Татарстанның төзелүенә илле ел тулу уңае белән чыгарылган зур күләмле бу җыентыкта республикабызның узганы һәм бүгенгесе, аның атаклы кешеләре, социаль һәм культура тормышында ирешкән уңышлары турында сөйләнелә. Автор укучыны республика буйлап сәяхәткә чакыра. Шул сәфәр дәвамында ул халкыбызның кайчандыр Тау ягында яшәгән Тимеркәй атлы кешенең оныгы, Днепростройда һәм Магнитка төзелешләрендә бетон салу буенча дөнья рекордлары куйган бригада җитәкчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Хәбибулла Галиуллин кебек данлы уллары, Зәй һәм Әлмәт якларында, Кама буйларында барган бөек төзелешләр, атаклы нефтьчеләр һәм тукучылар, елгачылар һәм төзүчеләр, игенчеләр һәм терлекчеләр белән таныштыра. Сәяхәтенең ахырында янә Казанга әйләнеп кайта һәм туган республикабызның киләчәге турында укучы белән кызыклы, җанлы әңгәмә алып бара. Җыентыкка кергән очеркларны язу өчен материал туплауга автор ифрат күп көч куйган һәм үзе күреп белгәннәрне, башкалардан ишеткәннәрне гомумиләштереп, гади итеп, җиңел, аңлаешлы тел белән хикәяләп бирә алуга ирешкән. Басылып чыгуына инде ун елдан артык узуга да карамастан, бу җыентыктагы әсәрләр бүген дә актуальлекләрен югалтмый. Укучыларга А. Сәләхетдиновның «Мишә җыры» һәм «Бөртекләр» дигән китаплары да яхшы таныш. Аның композиторларыбыз көй язган берничә лирик шигыре яратып җырлана. Балалар әдәбияты һәм мәсәл жанрында да эшләүче язучылары- бызның берсе ул. Балалар аның бигрәк тә «Ук-канат», «Шук молекул—кояш малае» кебек әкиятләрен һәм хикәяләрен зур кызыксыну белән укыйлар. Балалар өчен язылган аерым әсәрләренең казакъ, үзбәк, әзербәйҗан, кыргыз, чуваш, башкорт, мари һәм башка тугандаш халыклар телләренә дә тәрҗемә ителгән булуы да игътибарга лаек. Вакытлы матбугат битләрендә әледән-әле күренеп килгән мәсәлләрендә А. Сәләхетдинов кешеләрдә әле һаман бетеп җитмәгән, алга барышыбызга комачаулый торган минминлек, кода-кодагыйлык, ялагайлык шикелле кире якларны ачып сала, җәмгыятебез өчен ят булган мондый күренешләргә түзеп торучыларны утлы табага бастыра. Шагыйрь әйтмешли, дәфтәр битендәге учмаларың көлтә итеп бәйләргә җитәрлек булсын өчен үз-үзеңне онытып эшләгәндә вакытның үткәне сизелми дә кала икән. Ә еллар бер-бер артлы һаман уза бирәләр. Менә алар Абдуллага да, илле яшең тулды, дигән хәбәр алып килде. Ләкин каләмдәшебезнең әле әүвәлгегә караганда да дәртләнебрәк, илһамланыбрак эшләр чагы. Киләчәгем минем — күрәчәгем, Риза түгел мин вак-төяккә. Әманәтем булыр — чордашларның Батырлыгын салам йөрәккә. Шундый якты уй-теләкләр белән янып-ялкынланып яшәүче сафташ дустыбызның киләчәктә тагын да зуррак иҗади ачышлар ясаячагына һичбер икеләнүсез ыша

РӘШИТ ГӘРӘЙ