Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗ СИКЕРТКӘН ШОБАГАЛАР

Безнең малай чакларыбыз бик тынычсыз заманга, бик шаушулы, ыгы-зыгылы чорга туры килде. Язмыш безгә бигүк рәхимле түгел иде, сез бә- ләкәйрәк әле дип, аркаларыбыздан сыйпап тормады, авыр тормыш эченә туп-туры кертеп җибәрде. Ягъни дөнья куу өчен муеннарыбызга калын камыт кидерде дә, «тартыгыз инде, авыр булса да тартыгыз, тизрәк чын ир булыгыз, чын хуҗа булыгыз, бөтен терәк сездә» дигән шикелле катгый әмер бирде. Язмышның бу кискенлеге бик табигый иде. Чөнки безнең бөтенебезнең дә әтиләребез, ә кай- берләребезнең абыйлары 1914 елгы каһәр суккан герман сугышына киткәннәр, шунда һәлак булганнар. Ул чакта ил өстен кара болыт каплаган, кая карама анда ачлык-ялангачлык, бөлгенлек хөкем сөрә иде. Шунлыктан без әле егет булып җитмәгән булсак та, ике аягыбыз белән нык итеп җиргә бастык, ялына тотынып булса да атка атландык. Тора-бара бу атларны кирәк чакта, башкаларның ярдәмен көтмичә, үзебез җигә, үзебез туара торган булдык. Кулыбызга чүкеч тотып кирәк урынга кадак кактык, шпиль суктык. Балта тотып утын кистек, утын ярдык, яргычка да. тегермәнгә дә без, малайлар, үзебез барып арбадагы капчык капчык игенне күтәреп йөртергә гадәтләндек. Өстебезгә төшкән бу авырлыкларны күреп олылар кайчакларда бик борчылалар һәм үзара «бу балакайларга бигрәк михнәтле заман туры килде шул» дип безне кызганалар да иде. Әмма коры кызгану белән генә калмыйлар, авыр бүрәнәләрне арбага яки чанага ничек җиңел итеп салырга, чокыр чакырлы, сикәлтәле юллардан ничек итеп бәла-казасыз үтәргә өйрәтәләр. Нинди агачтан, ничек итеп арба тәртәсе бөгәргә, чана тәртәсе каерырга кирәклекне үзләре эшләп күрсәтәләр. Атны чыбыркы белән түгел, ә солы белән куарга киңәш бирәләр иде. Без, малайлар, өлкәннәрнең шулай бик якын итүләренә шатлана һәм алар өйрәткәнчә эшләргә тырыша идек. Тик менә аларның безне кайчакларда кызганып куюларына риза түгел идек. Чөнки кызганыч буласыбыз килми иде. Ә менә шул елларда герман сугышыннан сыңар кул белән кайткан Абдулла абый безгә башкачарак карый кебек тоела иде. Безне өлкәннәр барысы да яраткан кебек, Абдулла ,к. у.» м 4. абый да якын күрә, хәтта артыгы белән якын итә-ярата иде. Ләкин әлеге кызгану дигәнен сиздерми. Безгә гел батырлык, үткенлек, өлгерлек, сер саклау турында сөйли. Аның һәр сүзе җир-суга, урманнарга, әрәмәлекләргә, тау-ташларга бәйле була һәм беренче карашка тиз генә аңлый алмаслык сәер нәтиҗәләр китереп чыгара иде. Ләкин шул көзне булган бер вакыйгадан соң без аның сөйләгәннәрен нишләптер бик җиңел аңлый башладык. Моңа кадәр гаскәр күрмәгән безнең авылны бер көнне арбаларга төялгән, иярле атларга атланган ак чехлар басты. Авылга керү белән үк алар мунчалар яктырдылар, тавыклар суйдырдылар, өс- башларын юдырттылар. Үзләре, лапасларга кереп, көн караңгылана башлаганчы пулеметларын сүтеп ашыгаашыга тазартты, шомпол дигән тимер чыбык белән мылтык көпшәләрен чистартты, атларын кыргычлады, арба тәгәрмәчләрен майлады. Аннары инде мунча керергә төрлесе төрле йортка таралырга торганда гына, урам буйлап кинәт атка атланган бер офицер кычкыра-кычкыра чабып үтте: — Атларга атланырга. Арбаларга төялергә! Солдатлар арасында курку, каушау башланды. Алар ашыга- ашыга өобашларын кияргә, абына-сөртенә әйберләр җыйнарга тотынды. Берсе монда, берсе тегендә таралып яткан пулеметларны, мылтыкларны ничек туры килсә шулай арбаларга төяп, тизрәк авылдан ычкыну ягын карадылар. Яккан мунчалар да, казанга салган тавыклар да, кайнаган са- маварлар да аларга булмый калды. Кыскасы, аклар инде кирәкмәс тавыш-гауга куптарып, арбаларны бер-берсенә ордыра-ордыра, көч-хәл белән авылдан чыгып чаптылар. Мәгълүм ки, мондый, ата улны, ана кызны белмәслек дәрәҗәдә буталган чакта, арбалардан капчык-капчык азык-төлекләр һәм төрле әйберләр дә төшеп кала. Аклар качканда да шундый хәл булды. Әле анда, әле монда капчык-капчык шикәр, һәртөрле корал сыман нәрсәләр аунап ята, хәтта кайберсенең нәрсә икәнен тиз генә белеп тә булмый иде. Аклар үткән юлдан без тапкан сары футляр нәкъ шундый әйберләрнең берсе иде. Юл буенда бер чокырда төшеп калган бу өр-яңа һәм бик пөхтә футляр безне бик кызыксындырды. Без, малайлар, аны шунда ук кулга алып, җентекләп карый башладык. Аның эчендә ике пыяла күзле бер нәрсә ята иде. Бөтен әйберләрне якынайтып күрсәтә торган бер хикмәтле нәмәстә һәм аның бинокль дип аталганын кайчандыр ишеткәнебез бар иде. Бу менә шул бинокль булып чыкты. Бинокль бер өзлексез кулдан-кулга күчә. Әй кызык та, әй күңелле дә соң безгә! Аннары төрле бәлаләргә дучар булмас өчен бинокльне чиратка куйдык. Аны саклауны беркайчан да каушап-куркып калмый торган, сабыр холыклы, белсә дә белмәмешкә салышып йөри торган Миңлехан исемле малайга тапшырдык. Күпмедер вакыт үткәч, арабыздан Гәбдерәхим исемле малай,— ул яшькә дә бездән зуррак һәм кыюлык ягыннан да бездән күп алда иде,— әлеге бинокльне бишмәт эченә яшереп, безне мәчет манарасына алып менде. Манарага менеп җитү белән кисәтеп әйтте: — Берегез дә манара араталарына башын тыкмасын, чүгәләп кенә торыгыз! Ул, үзе дә шунда чүгәләп, пәке белән манара тактасын тиште һәм әлеге бинокльдән тирә-якны карый башлады. Ә үзе: «Һәй, моннан әллә кайдагы, бик ерактагы җирләр күренә икән», дип сөйләнеп ала. Бинокльнең ике трубкасы уртасындагы шөрепне бора-бора һаман күзәтүен дәвам итә. Сирәк-мирәк безгә дәшә: — Малайлар, менә Сафун боярының урманы! Әнә, әнә, безне җиләк җыйганда бер кисендектән куып чыгарганнар иде бит, әнә, шул кисендек гел алдыма килеп басты, валлаһи!.. Әнә, әнә, билләһи, шул кисендек. Мәгез әле, сез дә карагыз! — дип бинокльне безгә суза. Бинокльне иң элек Рахмай ала һәм ул да безгә дәшә: — Малайлар, малайлар, менә Метри бояры җирләре! Менә Кәримулла хаҗи урманы! Менә Ибәт имәнлеге. Менә Гатаулла бай усаклыгы. Шул арада аңа Мөхәммәтша исемле дустыбыз сорау бирә: — Рахмай, Рахмай... ә үзегезнең җир күренәме? Рахмай, бинокльдән аерылмыйча гына бик кимсенгән һәм юаш тавыш белән: — Безнең әти гомер буе уртакка чәчте бит. Үз җиребез булмагач, ничек күрим мин аны. Мә,— ди аңа бинокльне сузып, — син күр үзегезнең җирегезне! Мөхәммәтша теләр-теләмәс кенә: — Д5әй, безнең дә җиребез бер түтәрәм тары чәчәрлек кенә икән бит,— ди. Шулай-булса да, ул, бинокльне алып, күзләре белән бөтен тирә- юньне айкап чыга: — Ай-яй, шәп нәрсә икән бу нәмәстә! Җирләр, урманнарны гына түгел, ерактагы җәяүле кешеләрне дә күрсәтә. Әнә Абдулла абый каяндыр кайтып килә. Әнә, атын басу капкасы янында чирәмдә калдырып, үзе болай таба атлый. Мөхәммәтша шулай дип әйтү белән Габдерәхим безгә карап: — Әйдәгез, малайлар, моннан төшик тә, Абдулла абый каршына барыйк. Барыйк та, безнең әтиләребез ни өчен җирсез дип сорыйк. Без аның сүзләрен күтәреп алабыз һәм бер-беребезгә: — Әйдәгез, әйдәгез! Киттек! , Габдерәхим, бишмәт куенына яшергән бинокльне капшап карый- карый: — Шауламагыз, малайлар! Аска төшү белән мәчет артындагы коймага таба берәм-берәм атлагыз! Анда койманың тактасы купкан бер урын бар, шуннан чыгып ычкынырбыз да тыкрыкка таба таярбыз. Абдулла абый үз өенә шуннан кайта ул, — ди. — Ә үзегезнең җирләрегезне күрдегезме?— диде. — Юк!— дидек без. аптырабрак калып. — Булмагач...— дип тотлыгып торды да Габдерәхим сүзен дәвам итте: — Юк әйберне ничек күрәсең инде аны... Без Абдулла абыйдан аз гына да шүрләми, аңардан бер нәрсә дә яшерми идек. Хәер, без яшерсәк-яшермәсәк тә, ул барыбер безнең бинокль тапканыбызны да әллә кайчан ук белгән, мәчет манарасына менеп шул бинокльдән карап торганыбызны да сизгән икән. Шуңа күрәдер инде, тыкрыка кайтып җитү белән ул үзе сүз башлады: — һа а, минем дусларым! Я, сөйләгез, бинокльдән ниләр күрдегез? Без бер-бер артлы сөйли башладык: — Сафун урманнарын! — Алпавыт Кәримулла җирләрен! — Бояр Докшин җирләрен! — Ибәт имәнлекләрен! Абдулла абый безнең шау-шуларыбызны бик игътибар белән тыңлап торды да: — Ә нишләп сезнең әтиләрегезнең җирләре булмаган? — Абдулла абыйның карашы сораулы иде. — Без үзебез дә синнән нәкъ шул турыда сорашмакчы идек.— Аның янынарак килеп бастык. — Патша заманында җирнең күбесе һәм иң яхшысы алпавытлар, боярлар кулында булган.— дип сөйли башлады Абдулла абый. Ул җир өчен барган көрәшләр, Пугачев яулары һәм ул яуларның безнең шушы тирәдән үтүләре турында бик тәфсилләп сөйләде һәм кинәт безгә карап: — Ә сез Чатыр тавын беләсезме?—диде. — Белмиме соң, беләбез, беләбез! Арадан кемдер: — Минем анда әллә ничә тапкыр булганым да бар,— дип өстәде. — Бинокльдән дә күренә бит ул. Мин бүген үзем күрдем аны,— диде икенче малай. Абдулла абый: — Чатыр тавында әнә шул Пугачев явы ялга тукталган, — дип, баягы сүзләрен ялгап китте. Ул вакыйгаларны бик аңлатып, бик эзлекле итеп сөйләде. Без аны авыз ачып тыңладык. Ул шулай сөйләде-сөйләде дә, эчке бер куаныч белән: — Хәзер инде сез беркайчан да Сафун урманнары, алпавыт Кәримулла җирләре, Метри бояры басулары дип сөйләмәгез. Алар барысы да бетте! Без гаҗәпләнеп: — Ничек?— дидек. — Хәзер җиргә дә, урманнарга да алар хуҗа түгел. — Ә кем хуҗа? —Бүгеннән башлап бөтен җиргә, бөтен урманнарга без, сез, сезнең әтиләрегез хуҗа. Мин менә волостьтан кайтып киләм... Җир турында декрет чыккан. Ул декретны Ленин чыгарган. Үзе кул куйган... Сезнең Ленин турында ишеткәнегез бармы? Без бер-беребезнең сүзен бүлә-бүлә: — Бар, бар!— дидек. — Аны бит ярлылар яклы кеше диләр. Арабыздан беребез: — Ленинны беләбез. Ә декреты нәрсә соң аның?—дип сорады. Абдулла абый бу юлы үзе дә аптырабрак калды: — Декретмы... Декрет ул декрет инде... Безгә җир бирү дигән сүз. Анда алпавытлар, боярлар кулындагы бөтен җирләрне, урманнарны крестьяннарга бирергә диелгән. Декрет ул җирсезләрне җирле итү дигән сүз. Аның исеме «Җир турында декрет» дип аталган бит... Менә шулай. Тагын нәрсә дим...— Ул бераз уйланып торды. Аннан: — Иртәгә безнең авылга шуны аңлатырга волостьтан кеше килә. Халыкны җыеп, шул декретны укыячак. Җыенга сез дә килегез. — Киләбез, киләбез!— дип куаныштык без. Аннары Абдулла абый да өенә кайтып китте, без дә таралыштык. Икенче көнне таякка таянган бер абый капка саен туктап: — Пожар сарае алдына җыенга барыгыз, җыенга! Волостной пи- сер килгән! — дип кычкырып үтте. Көндезге аш вакытында пожар сарае алдын халык каплап алган иде инде. Анда зур өстәл һәм урындык куелган. Урындык янында муенына аш тәлинкәсе хәтле түгәрәк калай таккан староста басып тора. Озак та үтмәде, аның янында култыгына ниндидер калын катыргы кыстырган җирән сакаллы бер ят кеше күренде. Бу волостьтан килгән Василий булып чыкты. Ул шунда ук урындыкка басып өстәлгә менде һәм русча берничә сүз әйтте, әлеге катыргы эченнән кечкенә генә бер сары кәгазь алып укый башлады. Аны һәркем йотлыгып тыңлады. ♦ Халык арасында: £ — Ленин чыгарган декрет, шул, шул! — Җирне крестьяннарга бирергә дигән!— дип, үзара сөйләшкәләп £ тә алдылар. Декретны уку озакка сузылмады. Мәгәр халык тиз генә тарал- - мады. Декретта язылганнарны Абдулла абыйның татарча сөйләп = бирүен кирәк таптылар. Аякларына озын кунычлы калын тула оек £ белән киң башлы чабата, өстенә берничә ямау салынган кыска биш- □ мәт, биленә кысып кызгылт билбау бәйләгән, ачык чырайлы, берка- ~ дәр серлерәк карашлы бу абыйны бөтен авыл үз итә иде. Менә ха- £ лык аны урап алды. — Я, Габдулла туган, әйдә, мен өстәл өстенә, башла!— дигән тавышлар ишетелде. * Абдулла абый, өстәлгә менгәч, якаларын ычкындырды, билбавын ® бушатыбрак куйды, шул вакыт аңа волостьтан килгән кеше әлеге s сары кәгазьне — декретны сузды. Абдулла абый анда язылганнарны ч бик тәфсилләп халыкка аңлатып бирде. Халык шау-гөж килде. Өстәл * өстеннән төшүенә аны бөтенләй сырып алдылар: е — Болай булгач, Габдулла туган, булды бу — җир безнеке! Без- s неке, безнеке! * — Җәмәгать, җирне кайчан өләшәбез?— дигән тавышлар яңгы- u рады. Өлкәннәр белән үзара киңәшләшкәннән соң, ягъни шактый вакыт сүз алышкач, көннәрнең суытуын, тиздән кар явып кыш башланачагын искә алып, җир өләшүне язга калдырырга булдылар. Ләкин җыен таралмады. Кешеләр һаман таптанып торган хәлдә үзара сүз алып бардылар. Күп тә үтмәде, берәү кинәт өстәлгә сикереп менеп, бик кискен итеп халыкка кычкырды: — Җәмәгать, булган булган, булсын инде, старостаны да алыштырыйк. — Дөрес, дөрес,— дип, аның сүзен якладылар. — Кемне куябыз, кемне? Халык арасыннан ишетелгән бу сорауга шул ук халык үзе бер- тавыштан җавап бирде: — Габдулланы, Габдулланы! Бу турыда киңәш табыш итүнең кирәге дә юк кебек тоелды. Халыкның фикере әллә кайчан тупланып куелган икән инде. Өстәл янына элекке старостаны китереп бастырдылар. Аның муенындагы түгәрәк калайны алып ыргыттылар да: — Чыгар түгәрәк печатьне!— дип, кискен тавыш белән әмер бирделәр. Староста, куркуга калып, җилән кесәсеннән авызы урый-урый бәйләнгән озын киндер янчык чыгарды. Ботен халык бер тавыштан: — Ал печатьне, Габдулла! Бүгеннән башлап авылга син хуҗа.— диде. Инде караңгы төшә башлаган иде. Җыен тәмам булды, халык әкренләп таралды. Ул кичне кучкарлардагы «сукыр» лампалар да, асылмалы бишле лампалар да озак яндылар. Җыеннан кайтып, кичке аштан соң да кешеләр Җир турындагы бу зур хәбәрне үзләренең гаиләләренә сөйләделәр. Эшчеләр белән крестьяннарны кайгыртучы Ленин дигән бик башлы кеше барлыгын һәм декретны шул Ленин чыгарганлыгын кат-кат телгә алдылар. Иң ахырдан алдагы язда авылның җир өләшергә чыгачагын да әйттеләр. Ниһаять, җир өләшер чаклар җитте. Безнең авылда Абдулла абый кебек ундүртенче елгы сугышта яраланып кайткан тагын бер кеше бар иде. Олылар аны Ильяс Дәүләтшасы дип йөртәләр иде. Ә без, малайлар, аңа Дәүләтша абый дип дәшәбез. Ул да, Абдулла абый кебек, безне Нкын күрә, нәрсәсе бе- ләндер үзенә тарта. Өстәвенә ул авылыбызда «ике кәламле» бердәнбер кеше иде. Ягъни татарча да яза, русча да сукалый, номерлар суга белә, таракан йөргән кебек булса да адреслар да яза. тагын шундый вак-төяк язу-сызуларны үзенә күрә иста сырлый. Абдулла абый җир өләшү өчен хуҗалыкларның исемлеген төзү, басу кенәгәләре булдыру, шобагалар ясауны шушы Дәүләтша абыйга йөкләде, безгә бу эшләрдә аңа булышырга кушты. Безнең арада да язу-сызуны аз-маз тырмый торган өч-дүрт малай бар иде. Без бу эшләрне өч-дүрт көндә тәмам иттек. Җир өләшүнең көне билгеләнмәгән иде. Халык моның өчен җомга көнне кулай күрде. Шул көнне бөтен авыл басу капкасына таба юнәлде. Нәкъ шул вакыт ераклардан яңгыр болытлары кабарып чыкты, сирәк-мирәк кенә кабатланып торган туп тавышларын хәтерләтеп берничә тапкыр күк күкрәп алды, яшен яшьнәде һәм эре-эре тамчылар төшкәли башлады. Кешеләр, чыланудан сакланып, басу читәннәренә, карт өянке төпләренә ышыкландылар һәм тынып калдылар. Шунда җылы яңгыр сибәләп үтте. Җир үзенең күкрәгендәге кешеләрне кырга дәшкән кебек булды: — Кузгалабыз! Кузгалабыз! Халык яңадан басу капкасы янына җыелды. Иң элек һәм иң алдан кулларына сажен тоткан кешеләр, алар артыннан шобага тутырылган эшләпә һәм җир кенәгәләрен кулга нык кысып без кузгалдык. Безнең арттан халык төркеме, ә халык төркеме артыннан тамгалы имән чөйләр, чәй кайнату өчен чиләкләр, таганнар һәм ашамлык төйнәгән кызыл ашъяулыклар белән тулган арбалар кузгалды. Халык төркеме Куышлы басуы дип йөртелгән җиргә аяк басу белән туктап калды һәм өлкәннәрдән берәү: — Җәмәгать, башлыйбыз!— дип кычкырды. Шобага тутырылган эшләпәне тотып йөртүне дә, шобага сикертүне дә һәм аны кычкырып укуны да борынгыдан килгән гадәт буен ча алдан ук безгә, малайларга, тапшырганнар иде. Әлеге өлкән агай безнең якка күз сирпеп алды да мөмкин кадәр көчле тавыш белән тагы кычкырды: — Малайлар, сикертегез шобаганы! Халык бу сүзләрне күтәреп алды һәм бердәм кабатлады: — Сикертегез шобаганы, малайлар! Бөек Ленинның безнең якларга килеп җиткән Декреты кечкенә генә саргылт кәгазьгә басылган кебек, безнең әтиләребезнең исемнәре дә шундый ук сары шобагаларга язылган. Озынча итеп бөтерелгән шул кечкенә шобага кәгазьләре эчендә безнең зур өлешләребез ята иде. Әйе, бу шобагалар гасырлар буе көтелгән, чын мәгънәсе белән безнең шобагалар, безнең өлешләребез иде. Шуңа күрәдер дә, без киң читле, зур гына ак эшләпәгә салган шул шобагаларны сикертә-сикертә. җиргә каты баса-баса зур адымнар белән атлап басу түренә таба менеп киттек.