Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

Туй итә Казан Ленин һәйкәле алдына Өзеп алып хисләрдән, Салалар туй чәчәкләре Яңа өйләнешкәннәр. Читтән бер шаһит шикелле Яшьләрнең кавышуына, Кушылып безнең заманның, Казанның шау-шуына, Йөрим мин шунда, мәйданда, Чәчәкләр учмаучма, Саныйм, күпме кыз кияүдә, Күпме яшь кыз тормышта... Яшиләр, көрәшәләрдер Биргән антлар өчен дә, Ирек мәйданына яуган Ап-ак саф кар өстендә Яталар янып чәчәкләр... Үзе баш кода Казан, Ленталар белән бизәлеп, Кая ашкына Казан? Туй итә Казан, мәйданда Йөрим гүя сан өчен, Йөрим калган чәчәкләрнең Җыеп соңгы сагышын. 1979 Сугышның дәһшәте, көче... Сугышның дәһшәте, көче (Тарихка язсын Дуга) Алдынгы сызыкка бәреп Кергәннәр ярсуында. Алдынгы сызык тупчыга Түгел ләкин уч төбең, Кайчак үз солдатларыңа Бәрә ялгыш үз тубың. Күпме көч салынган «Ура» Сүрелеп, сүнеп шунда, Яңгырый алмыйча кала Меңнәрнең сулышында. Дугада, кыр уртасында, Окоптан торып басып, Алып кыр буйлап сузылган Телефон трубкасын, Рота командиры сүгенә Ата-анасы белән; Үз кешеләреңә оста Ата аласың, беләм. Мин хәлен аңлыйм сүгенгән Рота командирының, Гафуы йөзенә язылган Утта калган җиренең. Телефон трубкасыннан Әйтерсең үтте шул чор, Кычкыра карлыккан тавыш: «Алгарак утны күчер». Фәкать кыр, юк бернинди бүтән Штаб аның алдында: «Алгарак күчер утыңны, Күчер дошманнарыңа». Күпме ел инде Дугадан, Киткәнгә минем шуннан, Ишетәм, яңгырый һаман Авазы телефоннан. Йөри гомремә ияреп, Йөри шул кеше бергә. «Онытма, шигырь утыңны Алгарак күчерергә». 1979 Карыйм документаль фильм Карыйм документаль фильм Егерме серияле, Зур сугыш үзе турында һаман да сөйли әле. Карыйм сынау күзе белән, Сугыштан каным арган, Карыйм һәм үземне таныйм Шундагы кадрлардан. Ул да таныган шикелле Тукталып калды кинәт, Яныннан фронтташлары Тупларны барды сөйрәп. Тузанлы таш юл өстендә Ул август кояшында Тора дөньясын онытып, Сусап бер авыз суга, Чыккан да кара тәреле Танклар зиратыннан, Тора, бар рәхәт минутлар Уйларны җыя торган. Йөзендә горур шәүләләр, Ул басып калган җир нык. Прохоровка кырларында Урнашып калган тынлык Йөзендә аның чагыла. Йөзендә алтын ирке. Аңына яңа килгән күк Тора ул аңгы-миңге. Гомренең шушы бердәнбер Бәхетле секундына Ышанып бетмәгән төсле Эченнән сөенеп тора. — Син өйдә, рәхәт, эшләгән Чорың барысын сиңа, Яз да яз, минем Дугадан Чыгып барышым гына... Шинеле төрелгән тыгыз, Өстә кат-катлы дуга. Мин — яшьлегемә, ул минем Текәлгән картлыгыма. Текәлгән, таныйм, бары тик Кул биреп күрешәсе, Экранга тамарга тора Өзелеп күзнең яше. Яшьлегем, чыннан да бу мин, Мәжбүр икърар кылырга. Бөек көннәремне озатып, Калдым экран төбендә. Калдым мин картлыгым белән, Эчкән дарулар белән. Дәвалыйм хәзер үземне Кичкән давыллар белән. 1979 Әйтелмәгән васыять Әмирхан Еники/» Кылганнар йөгрә далада, Тын башкорт даласында, Йөгрә карт тарих — Акъбикә Шул ташкын арасында. Кылганнар йөгрә далада, Кылганнар белән күреш, Заманнар чәче агарган, Заманнар чәче көмеш. Кылганнар йөгрә далада, Чуклары — чулпылары, ' Ишетелеп куйган шикелле Акъбикә сулкылдавы. Кылганнар йөгрә далада, Сөям шул хасиятләрен, Сөйлиләр әйтелми калган Мәңгелек васыятьләрен. 1979 Яз җитте Яз җитте, тагын да яз җитте, Җир эреп, ага бозлар, Китми нишлисең дигән күк Иренеп ага бозлар. Боз килә Казан суында, Боз килә көймә сыман, — Сез кайдан? Гөжелди бозлар: — Без Киме тирәсеннән. Китәләр, бәхилләшәләр, Бетми сөйләр сүзләре, Еракта, ләкин колакта Бозларның гөжелдәве. 1979 Ак пионнар Җил кебек исте гомерләр, Су кебек акты еллар, Сафлыктан, шатлыктан ташып, Утыра ак пионнар. «Син яшь чакта да үстек без, Бүген дә шул рәвештә, Без сине күрдек, син безне Салындың күрмәмешкә». Әйтегез, таң кебек якты Мәхәббәт пионнары, Кайсыгыз кемнең яры? Кайсыгыз кемнең сөйгәне? Кемнәрдер минем шикелле Чумып татлы уйларга, Сөйлидер хәзер хисләрен Иелеп пионнарга. 1979