Укучының күңел дәфтәренә
Абхаз мәкальләре һәм әйтемнәре
Син белмәгән озын юлдан бормалы таныш юл кыска. Ат тыңламый дип. иярен кыйный. Төлке кая юл тотса да. койрыгын арттан өстери. Яхшы кош арттан оча. Начар тексәң дә. яхшы үтүклә. Начар оста килеп керсә — бөтен урман калтырый. Балта белән өй салдылар, ә балта йортта ята. Су — китерә, җил — очыра. Җир кешесен җирдән башка бер кем дә туендырмый. Авар мәкальләре һәм әйтемнәре Матур өй — байлык түгел ул. байлык — матур басуда. Күк төсенә карама, җирнең үз төсен күрсәт. Ялкау кеше батыр булалмый. Тәкәббер булган әтәчнең йоны бик тиз коела. •Очыйк!» дисәң — ул дөя. иярләсәң — »мин — кош!» ди. Дошманыннан үч алган — дустына яхшы үрнәк. Килмешәк өе — авыл читендә. Яхшыдан алда — яман, яманнан алда — яхшы. Үзен белмәгән — кешене белмәс. Кечкенә авыз зур сүз әйтәлми. Авыздан чыккан уклар күзгә килеп тияләр. Адыгей мәкальләре һәм әйтемнәре Хәтта судагы ташлар да очрашып бәрелешә. Алдыйсың килсә. мәеткә сылта. Урлашканы өчен бүре тиресе белән түли. Азык азая төшкәч, бозауга биргән булды. Иярлесе китеп барды, ат иясе җәяү атлый. Шаян сүз — хаклык илчесе.