Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ҮЗӘННӘРЕННӘН Хисам

Камалов иҗаты турында уйлану Тир коймыйча берни алмадым мин. Холкым шундый — сөйми әзерне! Барысын да нульдән башлаганга Һәрбер нәрсә миңа кадерле! вылда комбайнчы булып эшләүче абыем бар минем. Унсигез яшеннән сугышка алынган. Гомере буе баш күтәрми эшләгән. Бик йомшак күңелле, сабыр-тыйнак кеше. Берәр зурдан кубасы эш килеп чыкса, аның белән киңәш-уңаш итәргә тырышам. Ул ашыкмый гына тыңлар, бераз суына төшүеңне көтәр, шуннан соң инде җай белән үз киңәшен бирер. Кем әйтмешли, беркайчан да яшелләй урмас. Беренче күрешүебездә үк Хисам Камалов ничектер әнә шул абыемны хәтерләтте. Хәзер күршедә генә яшәгәнлектән, без аның белән шактый еш очрашабыз. Я ул саф һава суларга чыккан, ишегалдында тирә-күршеләр, бала-чагалар белән сөйләшеп йөри... Я җыйнак кына эш бүлмәсендә уйга чумып утырган чагы була. Әдәби мәҗлесләрдә, редакция-нәшриятлар тирәсендә аны бөтенләй диярлек күрмисең. Үзе кебек үк, тормыш юлы да тыйнак Хисам Камалоаның. Җидееллык мәктәп тәмамлагач колхозда ат караучы булып эшли. Яше тулар-тулмас фронтка китә. Авыр сугышларның берсендә каты яралана. Унтугыз яшеннән бер аяксыз кала. Ел ярым гомерен госпитальдә уздыра, Госпитальдә генә аңга килеп. Күзләремне ачып карадым. Сумкамдагы «Павел Корчагин»ның Минем белән бергә Яраланганлыгын аңладым. Каным китап битен тутырган, Павел каны белән кушылган. Бу — гомернең аныкына охшап Башлануы булды шушыннан. Госпитальдә бер-бер артлы ике һөнәр үзләштерә: хисапчы һәм бухгалтер булырга әзерләнә. Тормышка, кешеләргә ышанычы яңара, бала чактан ук күңелендә яткан хыяллары уяна. Инде ул — Бөгелмә педагогия училищесы студенты. Аннары —Казан педагогия институты. Шуннан соң унҗиде ел Татарстан китап нәшриятында редактор А булып эшли. Беренче китапларына X. Камалов фатиха биргән яшь язучылар гына да шул еллар саныннан артыграк. Шагыйрь үзе дә остазлары исемен хермәт белән телгә ала. Әхмәт Фәйзи. Сибгат Хәким. Әнвәр Давыдов, Зәки Нури... Иҗатына һәрвакыт илтифатлы булган, үсешенә ярдәм иткән кешеләр. Беренче шигырьләрендә — сугыш калдырган яралардан әрнү-көенеч һәм яңадан ♦ сафка кайту сеенече. Шуңа күрә беренче җыентыгы да — «Яңадан сафка». х Ул көннәрдән бирле шагыйрь егерме биш-утыз еллык иҗат юлы узган, егермегә 2 якын китабын чыгарырга өлгергән. ы Аның шигырьләре һәм поэмалары тормыштагы урының, кыйблаң турында уйлан- 2 дыра. Шулай да X. Камалов иҗаты артык тыйнаклыгы, оялчанлыгы беләнме тәнкыйть х күзеннән күләгәдәрәк калган. Укучы да аның белән соңгара төшеп очраша төсле. £ — Яшьлек безгә чиксез дәрт бирде = Ватан өчен утка керергә! . Яшьлек юлын шулай бизәде Үкенмәслек итеп мәңгегә. * а •Яну поэмасыннан Q Сугыш дәһшәтен үз башыннан кичергән шагыйрьләр буыны... Алар өчен таяну < ноктасы да күпмедер дәрәҗәдә уртак: авыл, яшьлек, фронт. Шушы җирлектә мәң- = гелек төшенчәләр турында уйланулар бөреләнә. Юк, җирлек димәктән, гади фон “ гына түгел бу. Биредә киңрәк һәм тирәнрәк мәгънә ята: шагыйрьнең нигез-туфрагы, g шәҗәрәсе, иҗат критерийлары. * X. Камалов үзенең «бик вакытсыз килгән» яшьлеге турында искә алырга, сөйләр- х гә яратмый. Күрәсең, ул хатирәләр гади сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмаслык дәрәҗәдә изге дә, кагылсаң, тоташ газапка әйләнерлек иске яра сыман әрнүле дә- и дер Ләкин шагыйрьнең язмышы шундый: ул иң тирәндә яткан тойгыларын да шигырьләренә сала. Без сугыш еллары шигъриятенең бизәк өчен генә матур сүзләр белән мавыкмыйча, нинди генә ачы булса да. дөреслекне күзгә карап әйтергә омтылуын беләбез Гаделлек һәм чынлык, йөрәк һәм вөҗдан поэзиясе. Халык рухының ныклыгын да, тирәнлеген дә гәүдәләндергән ул. Шигърияткә 50 нче еллар башында гына килсә дә. X Камалов үзенең язмышы белән генә түгел, бөтен рухы, иҗаты белән дә шушы чорга карый сыман. Миңа унсигез яшь, Әле куркам. Гел аталар, ай-яй кыен ла! һавада һәр чинап очкан мина Башка төшәр төсле тоела. Минем әле Үлем күргәнем юк... Яшәү чиге белән үлемсезлек турында, үз бурычыңа тугрылыклы булу турында менә шулай да язып була икән. Солдатларча ачыктан ачык һәм чын күңелдән. Лаф ормыйча, күкрәк какмыйча. Сугыш турындагы шигырьләр бүген язылган тәкъдирдә дә ихласлыгын, чынлыгын җуймый. Киресенчә, канлы һәм данлы ул көннәр ераклашкан саен. л«рым нечкәлекләре бер бөтенгә укмаша барган саен, хакыйкать җетеләнә, зурая. > ынрак була бара ’бугай. Моңа шаһәдәтнамә — үзебезнең үк шигърият: Сибгат Хәким. Шәйхи Маннур, Зәки Нури, Нәби Дәүли... — сугыш нинди генә шартларга куймасьн, һәрвакыт алгы сызыкта булган шагыйрьләребез иҗаты. Хисам Камалов та шул заманнардан бирле чын мәгънәсендә алгы сызыкта кала. Артиллериядә ул элемтәче булган. «Сугыш алласының» күзе һәм ко> агы. Күз алдына да нәкъ шундый булып килә: дошманның йөрәк тамырына баскан д». «утны күчер!» дип кычкыра сыман... «Үзара багланышта хәрәкәт итү» дигән төшенчә хәрбиләр телендә аеруча мәгънәле. Җиңү үзе — ялгыз батырлар гына яулаган биеклек түгел. Алар — шул юлны күрсәтүче маяклар гына. Монда үз өлешеңә тигәнне яхшы төшенү, беренче чиратта шул бурычны үтәү мөһим. Шигърияттә дә таләп шундыйрак. Тематик киңлек, төрлелек, тулаем, уңай күренеш булса да, иңләмәстәйне иңләргә омтылу, ким дигәндә, фикри саегу һәм сүз-сурәт төссезләнү белән яный. Баягы чагыштыруны дәвам иткәндә, X. Камалов әле дә үз позицияләрендә кала, үз бурычын яхшы аңлый, дип расларга мөмкин булыр иде. Шагыйрь-солдат тормыш күренешләренең бик табигый, әмма башкалар күзенә чалынмаган мәгънәләрен эзли. «Барысы өчен натурлата түлим— йөрәк белән! Чыда, йөрәгем!» «Газапларга баеп, шатлыкларга саранланса да», ул язмышның якты сәхифәләрен ача, укучыны дөньяның кояшлы якларына чакыра. Без шагыйрьнең: «Утны күчер!» — дигән тавышын ачык ишетәбез һәм аңа ышанабыз. Сүз, билгеле, X. Камаловның окопта үткән яшьлегенә багышланган шигырьләре турында гына бармый. Гомумән, аның иҗатында сугыш темасы үзәккә куелмаган. Язылган кадәресендә дә беренче тапкыр үлем белән очрашкан яшь солдат, яки тәнендә һәм җанында калган яралар турында уйланучы лирик герой тасвирлана. Бер урында — хаталанган солдатны йолып калган замполит, икенче урында — чигенә алмаган пулеметчы... Хәтта күбрәк чигенүләр, хаталар белән мавыгу күзгә ташлангандай була. Ярсулы һөҗүм картиналары кайда? Ни өчен дошманны тетрәтүче туп тавышлары ишетелми? Бу сорауга җавап эзләгәндә Хисам Камалов иҗатының кызыклы һәм каршылыклы ягы ачыла: аны сугыш макшәренең тышкы күренешләреннән бигрәк кешенең иң авыр вакытта яшен яктысыдай ялтырап киткән асылын сурәтләү кызыксындыра. Шулай, сугыш — иң авыр хезмәт, «өйрәтелгән ерткыч»ның өненә кадәр барып юк итү тоташ җиңүләрдән, «ура!»лардан гына тормый. Шул ук вакытта яу кырындагы чигенүләр —» рухи позицияләрне ташлау түгел әле! Соңгы исәптә. Ватан сугышының иң төп нәтиҗәсе дә — гаделлек һәм азатлык тантанасы, коммунизмның дөньяны фашизм чиреннән коткаруы. Шагыйрь күңеле әнә шундый җиңүләребез хөрмәтенә салют бирә. Вакыйгалар давылы эчендә шәхеснең җанын ярып салу, фикерләр һәм хисләр бәрелешеннән олы фәлсәфә гармониясенә ирешү — авыр бурыч. Болытлар куера, әмма кайвакыт яшене күренсә дә, зарыгып көткән яңгыры таммый. , X. Камалов иҗатында да булгалый торган хәл. Иҗатының башлангыч чорында ук язылган «Яну» поэмасын тәнкыйть, нигездә, шулай бәяләгән иде. Аңа «Ватан сугышы фронтындагы эпизодларны артык субъектив планда аңлату, хакыйкатьтән читләшеп, «вакыйгалар колы» булып тасвирлау хас», дип күрсәтелде. Бу поэмада туп тавышлары да, атакалар да, сугыш кырында бөреләнгән мәхәб- I бәт тә бар. Ул шактый гомуми төстә — лирик геройның рәхимсез чорга туры килгән яшьлеге турында уйланулары белән башлана. Бик анык булмаган үкенеч тә, тормыш мәгънәсен аңларга тырышу да. окоп шартларында формалашып килүче ир-егетлек тә сизеяә әлеге фәлсәфәдә. Шуннан соң, элемтә урнаштырганда Заһитның (төп геройның) яралануы һәм санбатка эләгүе белән вакыйгалар куера, тизләнә төшә. Поэмада шәфкать туташы Зилә белән Заһитның саф мөнәсәбәтләрен тасвирлауга зур урын бирелә. Яңадан сафка кайткан егет, командиры үлгәч, взвод белән җитәкчелекне үз өстенә ала. Беренче бәрелештә үк ул зур кыюлык күрсәтә, әмма иптәшләрен ашыгыбрак атакага күтәрә... Заһит шушы гаебен дошман белән тигезсез көрәштә каны белән юа. Шагыйрьнең поэма нигезенә үз күзәтүләрен салуы сизелеп тора, ул иң мөһим моментларда үзен дә геройлары арасында хис итә: «Бер «юнкерс» килеп безнең өстә миналарын коеп әйләнде...» — ди. Шул ук вакытта шәхси кичерешләрнең бөтенле-^ ген җуярга теләмәү, киң полотно тудыру максаты белән күргән-белгәнне тәфсилләп сөйләү әсәрне бер үзәккә тупларга комачаулый. Заманында әдәби тәнкыйть «Янучның әнә шул таркаулыгына игътибарны юнәлткән дә иде инде. Ләкин бер уңайдан шагыйрьне хакыйкатьтән читләшүдә гаепләү һәм асылда әлеге әсәрнең әһәмиятен сызып ташлау урынлы булдымы икән? X. Камалов беренче шигырьләрендә, беренче поэмаларында ук, ә соңрак бөтен иҗаты белән эпик һәм лирик агымнарны төрле нисбәттә бергә кушучы шагыйрь булуын күрсәтте. Ул зур полотноның аерым эпизодлар белән генә тонык булып чыгуыннан, буяуларының метафорик сурәтләр стихиясендә калып уңуыннан шикләнә. Ва- кыйга-тасвирлаулар аңа геройларның эчке дөньясын ачу, «чырайлы итеп» күрсәтү максатында гына кирәк. Шуңа күрә шагыйрь хис-фикерләрен билгеле бер эзлекле- лектә үсүче күренешләргә үреп-бәйләп баруны мәгъкуль күрә. Эзлеклелек дигәнебез ♦ үзе дә каршылыклардан тора, билгеле. Бу — катлаулы тормыш материалының «кар- х шы торуы», авторның дөньяга караш һәм иҗат үзенчәлекләре белән бәйләнгән. Е Хисам Камаловның күпчелек геройлары — үзе кебек үк гаҗәп дәрәҗәдә беркатлы й һәм ихлас күңелле кешеләр. Алар үзләренең кылган эшләрен фәлсәфә пәрдәсе бе- о лән йомарга яки хәлиткеч адымда качып калырга тырышмыйлар, киресенчә, язмыш Е сынавына белә торып һәм бик табигый рәвештә керәләр. Бу табигыйлык укучының г? күңелен актарып ташлый. Моннан да зуррак чынлыкның булуы мөмкинме!! _ Кем янарга туган — уп янар, Диңгезләрең, суың—ни аңар! Үзе белән суны яндырыр, ♦ Дошманына ләкин баш имәс! Күкрәгендә җаны бар чакта Ул ятларны илендә йөртмәс! I Сугыштан соң утыз ел үткәч X. Камалов сугыш турында роман язды. Дөресрә- х ге — сугыштагы кешеләр турында, «һәркемнең гомере бер генә» Аны шартлы рәвештә «Яну» поэмасының дәвамы дип тә карарга мөмкин булыр иде. «Сугышта бит ' кешенең бөтен ягы бик тиз беленә» дигән фикернең дәвамы дип. Шагыйрьнең прозасында да шигърият танылып-сизелеп тора. Юк, көтелмәгән ча- “ гыштырулар, әледән-әле хискә бирелүләр рәвешендә генә түгел. Роман иң гади яз- < мышлы кешеләрнең күңел байлыгын, кешелеклелек матурлыгын шагыйранә тасвир - лавы белән җәлеп итә. Биредә сугыш, урын һәм вакыт төшенчәсен белдерүче фон булудан ашып, үзенә күрә вакыйгаларда катнашучы затка әверелгән. Геройларның матди һәм рухи тормышлары белән баглы персонаҗ сыман ул. Роҗанны укыганда күңелгә килгән сорауларның берсе, шигърият шагыйрьгә кайчан комачаулый! Чәчмә әсәрнең, мәгълүм ки, үз ачкычлары бар. Анда тормышның төрле яңгырашлары бергә кушыла. Алар еш кына берсен-берсе басып китәләр. Иң соңгы сүз дә авторга бирелми. Менә шул мәлдә шагыйрьлек әсәрнең табигый агышына комачаулый, кайбер характерларның эчке үсешенә ирек бирми, ышандыру көчен киметә. «һәркемнең гомере бер генә» — укучыларда да, әдәби тәнкыйтьтә дә кызыксыну тудырган әсәр. Аның уңышлы һәм отышсыз яклары, нигездә, дөрес бәяләнде. «Шигырьдә алынган фикерне, тойгыны ниндидер бер уртак ваклаучыга китерергә кирәк була. Уртак ваклаучы дигәнем: үзең генә тойган хис. тәҗрибә, шигъри танып белуеңнән килеп чыккан әйбер. Юк. бу нинди дә булса бер дөреслекне раслау яки инкяр итү формасында гына түгел, ә бәлки теге яки бу куренешнең, кеше холыгының яңа бер мәгънәсенә төшенү, үзеңә күрә ачыш ясау шикеплерәк булуы мөмкин». Шагыйрьнең Марс Шабаев китабына язган сүз башыннан Хисам Камалов иҗатын чорларга бүлеп каравы кыен. Күргәнне һәм кичергәнне рәттән сөйли барумы бу! Әллә күңел көндәлегеме! Борчылудан һәм юатудан, сагыштан һәм шатлыктан тора аның лирикасы. Шагыйрьнең укучысы белән күзгә күз калып эч серен уртаклашуы, мөгаен, шундый буладыр. Бу шигъри дөньяда вакыт күчешен, тормыш үзгәрешләрен ачык тоясың, аның фараз гөман кылудан түгел, баштан һәм күңелдән кичереп иҗат ителүенә ышанасың. Шагыйрьнең лирик герое иң авыр сынауларны кичкән, әмма көрәш сукмагыннан тайпылмаган. Беренче шигырьләрендә үк ачык билгеләнгән шушы кыйблага X. Камалов һәрвакыт тугрылыклы кала. Бөтен иҗаты белән. Бөтен яшәеше белән. Әнисе үлемечә язылган шигырьләрендә һәм «Әнкәй истәлеге» поэмасында бу аеруча ачык: хис-той- гыларның искиткеч сафлыгы һәм тыйнаклыгы, үзәк өзгеч чынлыгы тетрәндерә. Белсәң, әнкәй, дошман тылларына Разведкага барган чакларым. Мин куркудан догаң гел укыдым, Җаным саклап кеше сатмадым. X. Камалов шигырь-поэмаларында лирик «мин» эчке дөньясының яктылыгы һәм табигыйлеге белән сокландыра. Яңгыравыклы сүзләр, ялган күтәренкелекнең эзе дә юк. Чөнки ул иҗагфантазия җимеше генә түгел. Сүзне шагыйрь үз исеменнән алып бара. Солдатларча уяу һәм киеренке төстә. Бернинди позага кермичә, һәм күз буарга, шаккатырырга омтылмый — бары раслый, ышандыра. Хисам Камалов иҗатына үз-үзе белән хозурлану, башкаларга акыл өйрәтү кебек сыйфатлар чит. Киресенчә, анда ниндидер дәвамлы һәм якты тойгы — үзен һәрвакыт бурычлы итеп сизү тойгысы яши. Гомер дәфтәремнең һәрбер битен Мин актарып йөрим: хаталар, Укытучы кызыл кара белән Төзәткәндәй, ярылып яталар... Шагыйрь башка кешеләрнең уңышсыэлыгы өчен дә үзен гаепле хис итә. Мәсәлән, «Нишләтим соң?» шигырен генә кабат укып карыйк. «Үзе турында» сөйләгәндә ул чор сулышы, замандашлары язмышы турында уйланса, «кеше турында»—төрле язмышларны үз күңеленнән кичереп, күңеленә якын алып яза. Бу уңайдан Назыйм Хикмәтнең ачы, мәгәр туры сүзләре күңелгә килә. Тышкы дөньясы булмаган шагыйрьнең эчке дөньясы да юк, дигән ул. Кабат-кабат канатлары каерылган сабыр холыклы һәм нечкә күңелле кеше күзләре белән дөньяга карау җиңел түгел. Аның бик тирәндә яткан көчле рухын тиз генә абайлап өлгермисең. Әнисе кебек үк: «Үзе юаш, үзе тәҗрибәсез, ничек калсын шушы мәхшәрдә?..» — дип чын күңелдән борчыласың. Сыкранулары күбрәк төсле. Икеләнүләре... Әллә ничек сугыш чорларыннан Калган шундый гадәт — сагаю... Шулай да гаҗәп бит: шигырьдән шигырьгә күңелдәге образ ачыклана, зурая, куәтлерәк була бара. Аның сагышы да, шатлыгы да сафландыргыч һәм рухландыргыч ташкынга әйләнеп, безне бөтереп ала. «Сөенмәсен», «Җилләр исә...» кебек шигырьләренең һәм «Әнкәй истәлеге» поэмасының да тәэсир итү көче әнә шунда. Шагыйрьнең тавышы тонык, хатирәләре авыр, үкенече зур. Хәлбуки әсәрне укып чыгасың— күңелдә хәсрәтле тойгы түгел, яктылык, бары яктылык кына кала. Әниләр үлеменнән соң язылган шигырьләр әдәбиятта шактый, һәр очракта олы югалту үзенчә килә. Сибгат Хәкимнең «Васыятьләр» поэмасын хәтерлик. Зур иҗтимагый яңгыраш алган эчке драматизм. Киеренке кичерешләр тарихи җирлеккә күтәреп тасвирлана. Яисә Кайсын Кулиевның мәгълүм шигырьләр бәйләме. Исеме дә аваздаш— «Әнкәй истәлегенә». Фәлсәфи уйланулар. Үзәгендә — кешелеклелек һәм гүзәллек башлангычын эзләү. X. Камалов өчен әни образына бөтен яшәү мәгънәсе салынган. Ул аның бөтен иҗатын балкытып тора. Әнисез якты дөнья юк. Ләкин әниләрнең тормыш дәвамы — улларында, бездәге барлык күркәм сыйфатлар — әниләребез төсе. Шуңа күрә шагыйрь төп юлыннан-мәсләгеннән тайпылмаслык көч таба, яшәү рухын эзләп туган иленә сыена: Тик син генә мине аңларсың да. Юатырсың әнкәм шикелле, — Чәчләремнән сыйпап җилең белән. Яңгырың белән үбеп битемне!.. — ди ул бер шигырендә. Беренче карашка бик тыйнак юллар, ә нинди тирән хис: югалтулар аша табылган рухи таяныч! Хисам Камалов тойгыларны ялангачландырып бирми: нәфрәт булса да, мәхәббәт булса да шулай. Әмма хис-кичереш турында никадәр генә тыйнак, никадәр генә җисемле итеп язмасын, фәлсәфә корудан, гыйбрәт чыгарудан котылу җиңел түгел аңа Җанлы картиналары, эзлекле фикер җебе булган «Мәхәббәт хакы> поэмасы да, мәсәлән, нәкъ шуның аркасында ялыктыргычрак килеп чыккан. Шагыйрь моны үзе дә белә. Әсәрләрен кабат бастырганда, иҗатының яңа баскычларында ул сурәтле фикер агышын тирәнрәк һәм саллырак итүгә йөз тота. ... Теләсә нинди әрне күтәрермен, Тик син генә мине ташлама! Тән һәм җан газапларыннан горурлыгын җуймый чыккан кешенең мәхәббәт хакына яңа югалтулардан курыкмавын шул кадәр табигый итеп сурәтләү һәркемгә дә бирелми. Шагыйрьне адәм баласының дөнья белән алыш-биреш вакытыннан бигрәк кешеләр арасында үзен ничек тотуы кызыксындыра. Шул рәвешчә, ул тормышның рухи эчтәлеген аңларга һәм безгә аңлатырга омтыла. Әйе, шагыйрь шәхси кичерешләре белән артык мавыккан төсле, кабат-кабат шуларга әйләнеп кайткан сыман... “Тыштан караганда! Асылда, аның белән бергә без әхлакый идеалларның беренчел нигезләренә кайтабыз, үзебездәге ниндидер яңа сыйфатларны ачабыз Шагыйрь безне тагын бер адым алга таба атларга мәҗбүр итә. Кешелеклелеккә таба. Башта ватан ечен торырлык Булсын дидем тыйнак кочләрем. Хәзер ипиемә торырлык Булсын иде димен эшләрем. •Тормыш сабак лары •ннан Дөньяга үз язмышың аша карарга өйрәтүче биеклекләр бар. Гомер юлыбызның теләсә кайсы төшеннән дә күренерлек биеклекләр... Рәсүл Гамзатов ечен ул ерак Дагстандагы Цада авылы, Сибгат Хәким өчен — «тәрәзәләре кояшка караган.* Казан арты. Хисам Камаловны да туган туфрагы тарта, яшьлек эзләре сагындыра. Ә иң мөһиме: «сүрелгәндә тормыш учагы... ут алырга» кайта ул туган җиренә. Утлар-сулар кичкән шагыйрьләрнең бүгенге чынбарлыгыбызга үз карашлары бар. Алар әле дә дөньяга авыр елларның канлы-кызыл офыгы, дары исе сеңгән һавасы аша карыйлар сыман. Заман темасына язылган әсәрләренең драматизмы һәм кешелекле пафосы да шуннан килә: «Шәфкатьлелек арта кешеләрдә.. Ләкин сугыштан соң халыкның тормышында, эчке дөньясында тагын да кискенрәк үсешләр булуы мәгълүм. Туган ягына кайткан шагыйрь әнә шул үсеш-үзгәрешләр чолганышында кала. Яңа шәһәр манзарасы белән хозурлану гына түгел, шул җирлектә элекке танышларын очрату әсәрләндерә аны. («Әлмәт эскизлары»). «Күңелем акка көнем ак минем» дип куанучы эшче Харис, яңа шәһәр иҗат итүчеләрнең берсе Сөмбел... Образлар эш-хөрәкәт эчендә генә түгел, тормышка мөнәсәбәтләрендә, дөньяга карашларында да ачылалар. Шагыйрь белән бергә бу күренешләрнең эчтәлегенә төшенәсең, гади кешеләр күңелендәге матурлыкны күрергә, «шатланырга өйрәнәсең». X. Камаловның «нефтьне ташлап автогигант тезелешенә чыгып китүе» заманында кайберәүләрне шактый сәерсендергән иде (бу хакта матбугатта да сүэ булды) Әмма «Әлмәт эскизлары» белән «Язмыш елмаюы» арасында каршылык күрү, бигрәк тә мода белән бәйләү гадел булмастыр. Сугышта үзен арсланнан да кемлерәк итеп күр. сәткән халыкның тыныч тормышта да батырлыклар елъязмасы дәвам итә. Иген үстергәндә. нефть ятмаларын актарганда, автомобиль гигантларын күтәргәндә... Шушы сәхифәләр буйлап килә шагыйрь. Тыйнак батырлыклар эзеннән, һәм КамАЗ — аның өчен табигый тукталыш. Хисам Камалов КамАЗ турында язарга тиеш иде. Сүз дә юк, Әлмәткә яки Чаллыга барып кайтудан гына әдәби әсәрнең умыртка баганасын төзеп булмый. Шагыйрьнең бер үк вакытта үз биографиясенә, үз күңел хәзинәсенә таба сәфәр кылуы да мөһим. Шушы ике яссылыктагы тәэсирләр бергә кушылганда гына, кеше һәм яшәеш, гаделлек һәм батырлык турында әсәр иҗат ителергә мөмкин «Әлмәт эскизлары» да, «Язмыш елмаюы» да нәкъ әнә шулай —киңлеккә һәм тирәнлеккә омтылып язылган поэмалар. Чаллы, Әлмәт ягы кебек үк, авторның үсмер чагы белән бәйләнгән. Камы-Исмәгыйльдән (туган авылыннан) туксан чакрымда гына. Сельпо өчен товарга барылган. Сабынга, тозга, дегеткә яки керосинга. Ат белән. Чагыштырып кына карасаң да — күпме тәэсирләр, хатирәләр! Шулай да шагыйрь ул хакта язмый. Чаллының бүгенге масштаблары таң калдыра аны. Әмма тышкы тәэсирләрдән югарырак күтәреләсе, зур төзелешнең проблемаларын, кабатланмас язмышлы кешеләрен күрсәтәсе иде. дип уйлый шагыйрь. Төзелеш мәйданнарында, планеркаларда, тулай торакларда була. Хәтта Казанга кайткач та төзүчеләр арасында «илһам җыеп» йөри. Билгеле булганча, КамАЗга багышлап кызыклы гына әсәрләр языла тора. Арадан Сибгат Хәким һәм Рөстәм Мингалимов поэмалары, мәсәлән, әдәби тәнкыйтьнең аерым игътибарына лаек булган иде. Бу ике әсәрдә гигант төзелеш рухын укучыга эре штрихлар, бик үзенчәлекле чаралар ярдәмендә тулы һәм масштаблы итеп җиткерергә омтылу бар. Хисам Камаловның нияте—КамАЗны эчтән күрү. Ул биредә дә үзенең табигатенә, иҗат рәвешенә каршы килә алмый. Төзелеш эченә кереп югалса югала — гомуми бәя бирергә алынмый. Шуңа күрә «Язмыш елмаюы» тышкы кыяфәте белән, •Мин—КамАЗ турында!» дип кычкырып та тормый. Поэма, тематик вакланудан курыкмыйча, шигъри репортаж рухындарак иҗат ителгән. Кайнар эздән барып язганда, мондый алым бәлки аклана да торгандыр. Әсәрнең бөтен агышы геройлар һәм алар- ның эш хәрәкәтләре, кичерешләре стихиясендә. Автор аерым детальләргә озак тук- талып-текәлеп тормаска тырыша, һәм бу шулай булырга тиеш тә: алар бит — конкрет мәгънә нигезенә ятачак кирпечләр генә. Тик ара-тирә очраклы күренешләр дә кызык, тырып куя, фикернең канатына ябыша, күтәрелергә ирек бирми... Шагыйрь гадәтләнелгән романтикага бүтәнчәрәк карый. Зур төзелешкә кешеләрнең үз язмышларын да корырга килүләрен күрә. Кемнеңдер рухи көймәсе Ватылып яра алса. Бу зур төзелешкә килеп Ярасын дәваласа, Гаҗәп түгел... Хисам Камалов — катлаулы характерлар иҗат итү остасы. Нур Хәлкин һәм поэмадагы башка геройлар үз-үзләренә бераз юмор белән карый торган, юлларының хаклыгына нык ышанган, «Мин — базис!» дип горурлана алырлык кешеләр. Шуңа күрә алар язмышларын елмайтырга сәләтлеләр. Шагыйрь дә геройларының уңышларын һәм гөнаһларын холык-фигыльләре, яшәү рәвешләре белән бәйләп аңлата. Кырыс чынбарлык һәм тормыш иллюзияләре, кешеләр арасындагы яңа мөнәсәбәтләр турында җитди уйланулар поэманың сулышын киңәйтеп җибәрә. Исеменнән үк башлап («язмыш> һәм «елмаю») каршылыкларның үрелеп үсүенә корылган бу әсәр, тулаем алганда, шагыйрь иҗатының яңа мөмкинлекләре турында сөйли. «Шигырьдә иң мөһиме чын күңеллелек һәм ялганламау, хисләрне уйлап чыгармау...» Шагыйрьнең Шамил Маннапов җыентыгына язган кереш сүзеннән X. Камаловның күләмле әсәрләре белән кабат очрашканда кечкенә генә деталь күзгә чалына тәүге басмаларында алар «әнкәй үлеменә язылган шигырьләрдән», «Әлмәт эскизлары», «лирик эскизлар» дип кенә тәкъдим ителәләр. Мондый тыйнаклык, мөгаен, авторның үз иҗатына зур таләпчәнлеге белән дә бәйләнгәндер. Шул ук вакытта «эскизлар» дип атау әсәрнең композицион үзенчәлегенә дә ишарә итү түгелме икән? Бигрәк тә «Туган җир» |тәм «Язмыш елмаюы» поэмалары белән танышканда күңелгә шундый уй килә. Алардагы аерым бүлекләр, аерым бизәкләр кайвакыт төп җирлеккә «чигелеп» тә бетми кебек. Поэма шигырьләр циклын хәтерләтә башлый. Әлбәттә, шигъри табышлар соңгы исәптә «киеменә карап» кына бәяләнми. Әмма әлеге композициядә укучыны дулкынландыру куәте артык зур булмаган _ кисәкләр дә очрап куя. Беренче укып карауга ук йомшак тоелган, хәтта төп сюжет агышына аркылы килеп яткан өлешләр... Бөтен хикмәт шунда, шагыйрь дә, укучы 2 да, мөгаен, аларны сызып ташлый алмас иде. Сызасың икән — чылбыр өзелә, фикер, 2 хис һәм интонация дулкыны килеп җитмичә сүнә. Мондый бөтенлекнең нигезе найда соң? Икеләнмичә әйтергә мөмкин — шагыйрь табигатенең эзлеклелегендә. Үз дөнья- я сы белән иҗатын аерып карамауда. 3 Хисам Камалов хис һәм уй-фикерләренең тормышчанлыгын форма гадилеге белән _ дә беркетә шикелле. Шигырьнең һәр күзәнәген гап-гади кешеләр үзара сөйләшкән - төсле итеп оештырырга тырыша. л — Кинәт фриц и Дальнебойный белән төкерде. Котелокка блиндаж түшәменнән < Туфрак тулды, ашны бетерде. S Әйе. гади язу җиңел түгел. Кайвакыт менә шулай шигырь белән проза арасында- < гы кыл өстеннән үтәсең. Бер рус шагыйренең (Евг. Винокуров) прозаизмнарны шигь- •' риятнең «бас регистрларына» охшатуы, аларда зур тәэсир көчен күрүе искә төшә, * «Киселмәгән ефәк көе», «керендерә мина белән, кая керер тишек юк...» кебек халык- ~ чан гыйбарәләр, җөмләләргә һәм «буй зифасы аның сынында...» дигән тасвирларга тоташып шагыйрьнең үз күңел гөлләре дә үсә: «авыр яраларга күнегеп була, җиңелүгә булмый күнегеп». X. Камаловның байтак шигырьләрен җорлык һәм тапкырлык бизәп тора. Бөтенләй көтелмәгән мәлләрдә дә. Әнә сазламыкта ярылмаган снаряд... «чыжлап ята суга тыккан кебек кисәүне!» Яки элемтәчеләрне рус теленә өйрәтү күренеше Сугыш бара. Ә солдат йомшак кына шаяртып алырга җай таба: «Шулай да без нык өйрәндек— ипи-тозлык», — ди. » X. Камалов иҗатының башкалардан кискен аерылып торган тышкы стиле бар дип булмый. Күзгә чалынмауның сере — ритмик төзелешне, сурәтләү чараларын бер генә юнәлешкә буйсындыруда. Ул — шигырьнең мәгънәви асылы таләп иткән юнәлеш Шу ңа күрә поэмалардагы ритмик күчешләр, эчке монолог һәм җыр элементлары, көтмәгәндә генә ГЭС белән Уэллсны рифмалаштырып кую гади сөйләмдәге кебек табигый кабул ителә. Образлы чагыштырулар да, нигездә, «мишеньгә тия»: Курляндия сазлыгы. Аяк баскан саен, Немец дуңгызыдай мыркылдый. •Камы егете» дигән балладаның тулысынча антитезага корылуы да образның эчке дөньясын, характерын ачуга хезмәт итә (үсмер чакта «кызлар кулын түгел, сабан кулын күбрәк тоттык без»). Бизәкләү белән мавыгыбрак киткәндә исә шигырьгә ясалмалык килеп керергә мөмкин. «Туган җирдә» поэмасының «Янган йөрәк» бүлеген генә искә төшерик. Бушка янган факеллар өчен әрнүче йөрәк үзе үк... бушка янып торган факелга тиң күрелгән. Тулаем алганда, метафорик чараларның күбесе эчке уртаклыкка нигезләнә (мәсәлән, «Яну» поэмасындагы зәңгәр чәчәк, пар аккош образлары). X. Камалов шигырьләрендә поэтик чараларның кабатланмас эчтәлекле булуына мисалларны күп китерергә мөмкин. Арадан тагын берсенә, характерлысына — башка шагыйрьләрдә дә актив кулланыштагы боҗралы кабатлауга гына тукталыйк. Авыр кайгы, кайнар ярчык булып, Кукрәгемә килеп утырды. Әнисе үлеменә язган шигырендә бу ике юлның боҗра ясап кабатлануы әрнүле фикерне бер ноктага туплый. Трагизмны сүздә генә түгел, шигъри гәүдәләнештә белдерә. Шулай итеп, шигырьләрнең тыенкы рухы, солдатларча кырыс формасы кайнар хис һәм эзләнүчән фәлсәфи фикер агымын тагын да куртлерәк итеп күрсәтә. Бу җәһәттән шагыйрьнең гади генә бер чагыштыруын дәвам итәсе килә... «Ир һәм хатын— гади вакланмадай: ир — санаучы, катын — ваклаучы», — ди ул. Шигырьнең тышкы формасына да шагыйрь шундый нисбәттә карыйдыр күк: ваклаучыдагы форма берүк артык чекерәеп китә күрмәсен! X. Камаловны терле темалар дулкынландыра. Күңелен төрле интонацияләр били. Иҗаты тоташ уңышлардан гына тормый. (Таулары һәм иңкүлекләре булмаса, шигърият дөньясы да яссы тоелыр иде, диләр бит!) Шулай да аның теләсә кайсы шигыре төп ике сыйфатка ия: сафлыкка һәм тугрылыкка. Шушы хасиятләрне шагыйрь тормыштан, заманнан һәм замандашларыннан эзли. Кадерле Ильич, ниндирәк иде Син хыялда йөрткән егетләр! Нинди баһадирлар узды икән Ул чагында синең уеңнан! Мин аларны бик күп табам бүген, Табам, Ильич, безнең буыннан. ■Күңелдәге язулар» поэмасы — Хисам Камалов иҗатының яңа офыкларын күрсәтүче биеклек. Әсәрнең ике канаты — ачык публицистик фикерләү белән кешелек тарихына киң караш. Шагыйрь бүгенге көннәр батырлыгын Париж коммунарлары һәм Ленин яшәгән чорлар белән багланышта күрә. Аның эзләнү объекты олы: революцион рухның яңа буыннарда яшәү диалектикасы. Поэманың нигезендә тирән фәлсәфи конфликт ята бер яктан, дөреслек һәм турылык тантанасы өчен көрәш, икенче яктан, чынбарлыкның, хакыйкать өчен көрәшнең катлаулыгы, кеше хисләренең кырыс сынауларга дучар ителүе. Лирик герой юлбашчы тормышының хәлиткеч вакытлары турында уйлана, аның образын үз тормышы, язмышы белән багланышта күрә. Ләкин вакыйгалар, детальләр шагыйрьнең башка әсәрләренә караганда ныграк гомумиләштерелгән, хәтта шартлы символлар дәрәҗәсенә якынайган. Газинурлар. Мусалар—каһарманлык гәүдәләнеше булып, «хаклык дәресе биргән» замполит исә гаделлек өчен көрәшүчеләрнең бер вәкиле сыйфатында күз алдына килә. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары элеккегә караганда киңрәк колачлы, тирәнрәк тамырлы. Олы төшенчәләр турында җирдән аерылмыйча сөйләшә ул. Дөреслек — үз-үзең һәм дөнья белән авыр көрәштә генә килә торган җиңү, бу көрәштә никадәр гаделрәк булсаң, шул кадәр ныграк отасың, дигән сөземтә чыгара. Сибгат Хәким аның шигъри җанын аңлап, якын күреп, болай дип язган иде: «Хисамны мин. ул икенче фронтта сугышып йөрсә дә, үз взводымдагы солдат кебек хис итәм...» Яраланган пулеметчы» турындагы шигырендә шагыйрь үзе дә шундыйрак ассоциациягә таяна: Калдырыгыз пулемет төбендә. Мин чигенә алмыйм барыбер! Әйе, Хисам Камалов шигърияттә дә үзен гади солдат итеп күз алдына китерә һәм бер адым да чигенергә уйламый. Кордашлары янында ул — окопташ һәм сугышчан дус, яшьрәк буыннар өчен — олы язмышлы абый. Шагыйрьнең язмышы ил белән бер сафта, урыны — алгы сызыкта.