ТАҢ АТКАНДА
Җирдә яңа сулыш вылда социалистик үзгәртеп коруларның төп юнәлешен билгеләп, В. И. Ленин: «Таркау алып барылган авыл хуҗалыгын җәмәгать хуҗалыгына әверелдерү һәм аңа эре, гомумдәүләт производствосы формасы биреп, гомуми һәм бертигез хезмәт повинносте нигезендә хезмәт продуктларын бөтен хезмәт иясе халыкның бертигез һәм гадел файдалануына күчүгә... ирешү» 1 бурычын куйды. Ул колхоз төзелеше программасын эшләп кенә калмады, аны тормышка ашыру юлларын да билгеләде, кооперативлаштыруның төп принциплары, формалары һәм ысулларын һәрьяклап җентекле нигезләде. В. И. Ленин авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруның хәлиткеч шарты итеп илне индустрияләштерүне гамәлгә ашыру, эре күрсәтмәләрен тормышка ашыру өчен көрәшкә күтәрде. Күп милләтле дәүләтебезнең бердәм семьясында барлык халыклар авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп коруның ленинчыл планын тормышка ашыруга лаеклы өлеш керттеләр. Яңа тормыш коруда Татарстан АССР хезмәт ияләре дә актив катнашты. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Казан губернасы патша Россиясенең типик аграр районнарыннан берсе иде. 1917 ел башында авылда яшәүче халыю В И. Ленин Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә, т. 28, 165—166 6. ТАТАРСТАННЫҢ 60 ЕЛЛЫГЫНА промышленность булдыруны санады. Бары тик менә шулар гына авыл хуҗалыгы производствосының материаль-техник базасын төзүнең, аны социаль-экономик реконструкцияләүнең нигезе була ала иде. Халык хуҗалыгын электрлаштыру, культура революциясен тормышка ашыру, эшчеләр сыйныфы һәм хезмәтчел крестьян союзын ныгыту, Коммунистлар партиясенең социалистик төзелештәге җитәкчелек һәм юнәлеш бирү ролен көчәйтү, В. И. Ленин күрсәтеп үткәнчә, колхоз төзелешенең уңышын хәл итә торган әһәмиятле шарт иде. Коммунистлар партиясе бөтен совет халкын Ленин саны күләме 91,5 процент тәшкил итте, шулар арасында ярлылар—57. урта хәллеләр— 30, кулаклар—13 процент. Татар крестьяннары аеруча авыр шартларда яшәде. Хәерчелек. ачлык, авырулар, социаль һәм милли изү, политик хокуксызлылык—аларның күпчелеге Октябрь революциясенә кадәр әнә шундый язмыш кичерә. Беек Октябрь, 1917 елның 26 октябрендә Советларның II Бөтенроссия съездында кабул ителгән Җир турындагы Ленин декреты хезмәт ияләренең ерак гасырлардан ♦ килгән хыялларын тормышка ашырып кына калмады—ул социалистик игенчелеккә < күчү өчен объектив шартлар бирде. Алпавыт җирләрен һәм монастырь биләмәләрен х тартып алу нәтиҗәсендә Татарстанның хезмәтчел крестьяннарының җире 714 мең гек- х тарга җитте. Татарларга, чувашлар, марилар, мордва һәм башка халыкларга беренче < тапкыр рус крестьяннары белән тигез дәрәҗәдә җир бирелде. Совет Россиясенең •башка өлкәләрендәге кебек Татарстанда да авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртел •“ корулар башлана. ф О Беренче буразналар ’ т Бездә дә беренче күмәк хуҗалыклар Бөек Октябрь җиңүеннән соң ук барлыкка килә. Мәгълүматлар шуны раслый. Беренче күмәк хуҗалыклардан Бөгелмә өязендә Ютазы станциясе янында төзелгән коммунаны атап китәргә мөмкин. Ул 1918 ел язын- « да оештырыла. Аны коммунист Самуил Николаевич Лыков һәм шушы якларда туып үскән берничә фронтовик оештыра. Беренче күмәк хуҗалыклар рәтенә Казан өязендә Карл Маркс исемендәге (Кай- мар авылы), «Надежда» (Кульсеитово авылы), «Красный луч» (Киндери авылы), Роза Люксембург исемендәге (Кишмәт авылы) коммуналарны, Спасс өязендәге «Товарищ Ленин» (Аграмаковка авылы) коммунасын, «Сокол» (Иске Нохрат авылы) авыл хуҗалыгы артелен, Лаеш өязендәге «Рассвет» (Карадуле авылы) коммунасын. Мамадыш өязендә «Красная звезда» (Чаксы авылы) коммунасын, «Краса природы» (Әбде авылы) коммуналарын, Көшкәтбаш, Нырты артельләрен, Чистай өязендә «Красный овраг» (Максимково авылы) артелен кертергә мөмкин. 1918 елның җәендә һәм 1919 елның башында татар авылларында да беренче күмәк хуҗалыклар оештырыла башлый. Шуларның берсе—Тәтеш өязенең Иске Барыш «оммунасы турында аның председателе һәм оештыручысы Мөхәммәтша Мостаев тутырган анкетада түбәндәге мәгълүматлар хәбәр ителә: 1919 елда 18 кешеле өч кресть. ян—Мөхәммәтша Мостаев, Сәлөхетдин Баһаветдинов, Хәсәнҗан Мостаев һәм укытучы Гатаулла Хәбибуллин гаиләләре 18 дисәтинәдән артык җиргә бергәләп бөртекле ашлык чәчә. Аларның 3 аты, 3 сыеры, 7 сарыгы, 1 бозавы, 1 кәҗәсе, 32 кош-корты булган. Җирне 3 сабан, 2 сука һәм 2 тырма белән эшкәрткәннәр. Икмәккә булган үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп калмыйча, алар дәүләткә 101,5 пот бөртекле ашлык, 13 поттан артык бәрәңге тапшыралар. 1919 елның 1 июлендә булган мәгълүматларга караганда, татар авылларында барлыгы 6 күмәк хуҗалык булган. Ә шул елның 1 Октябрена Казан губернасында рус, татар, чуваш, мари, мордва крестяннарыннан торган 66 күмәк хуҗалык исәпләнә Күмәк хуҗалыклар оештыру хәрәкәте башланган вакытта ук интернациональ составлы колхозлар барлыкка килә. Кулакларның каршылыгын җиңеп, Гусиха волостеның Аграмаковка авылы (хәзер Куйбышев районы) рус һәм татар крестьяннары Ленин исемендәге коммунага берләшә. Чистай өязендә төзелгән «Раскрепощение» коммунасында рус һәм чуваш милләтле ярлы крестьяннар иңгә-иң торып хезмәт итә. Беренче күмәк хуҗалыклар, коммуналар, артельләр җирне бергәләп эшкәртү ширкәтләре рәвешендә төзелә. Авыл хуҗалыгын социалистик күмәк хуҗалык итеп коруда башта коммуна түгел, ә авыл хуҗалыгы артельләре зуррак нәтиҗәләргә ирешә. Татарстан АССРга кергән өязләрдә 1921 елның 1 мартына, мәсәлән. 94 колхоз, шул исәптән 14 коммуна һәм 80 артель исәпләнә. Ягъни аларның саны. 1919 елның октябре белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр арта. Бу хуҗалыкларның 5,5 мең дисәтинә җире һәм 4 мең ярым кешесе була. Күмәк хуҗалыкларның уңышлары тирә-юнь авыл крестьяннарына зур психологик тәэсир ясый. Җирле матбугатта («Революция байрагы» газетасы) күп тапкыр Арча волостендагы «Роза Люксембург» коммунасы турында сөйләнелә. 1919 елның 30 де- кабренда аның производство эшчәнлеген яктырткан күлемле мәкалә чыккан. Моннан җиде кеше фронтка киткән, яралану сәбәпле өчесе хезмәткә сәләтсез калган, бары дүрте генә эшкә яраклы саналган. Ләкин батыр коммунарлар рухи төшенкелеккә бирелми. Авыл хуҗалыгы продукциясе үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерә һәм дәүләткә ярдәм итә алырлык күләмдә дә җитештерелә. Алар кызыл фронт һәм ачлык кичергән Петроград файдасына 20 пот бөртекле ашлык, 42 пот бәрәңге, 102 пот кәбестә, 39 пот ит тапшыралар. Әлбәттә, колхозларның беренче уңышлары артык зурдан булмый. Чөнки акча юк, авыл хуҗалыгы кирәк-ярагы бик аз. Советларның 1920 ел декабрендә үткәрелгән кантон съездына Алабуга кантон башкарма комитеты докладында җиде хуҗалыкның егәре бик аз булу күрсәтелә: эшкә яраклы 145 кешенең 37 аты, 24 сукасы һәм сабаны була. Билгеле, бу хәлдә җир эшкәртү гаять авыр. Күмәк хуҗалыкларда хезмәтне оештыру да тиешенчә булмый әле. Бригадалар юк, эш нормалары билгеләнмәгән, хезмәт җитештерүчәнлеге түбән. Керем гаиләдәге җан башына карап бүленә. Шуңа карамастан, колхозлашу хәрәкәте торган саен киңрәк җәелә, яңа тәҗрибә белән байый бара. Беренче колхозларны 8. И. Ленин югары бәяли. Күмәк хуҗалыкларның үсеш нәтиҗәләрен тикшереп һәм йомгаклап. 1918 елның маенда алар тәҗрибәсе «...безгә җирне җәмәгать булып эшкәртүгә күчүнең хәзер дөрес, чын социалистик масштабта куелганлыгын күрсәтә һәм шуңа тулы ышаныч бирә»,I—дип яза юлбашчы. Аннары ул: «Вак ялгыз крестьян хуҗалыкларыннан җирне җәмәгать булып эшкәртүгә күчү озак вакыт таләп итә, һәм ул һич тә тиз генә эшләнә алмый»2 ,—дип күрсәтеп үтә. Якты, культуралы мул тормышка беренче буразна салып, авылда социалистик үзгәртеп коруны башлап җибәргән коммуна һәм артельләр кырыс гражданнар сугышы елларында да ныгырга омтылдылар һәм шуның белән алар үзләренең тормышчан- лыкларын раслады. Күмәкләшү 1925 ел ахырына күмәк хуҗалыклар саны биш тапкыр диярлек артты. Ләкин аерым крестьян хуҗалыклары бөртекле ашлыкны төп җитештерүчеләр булып кала бирде. Икмәккә һәм башка туклану продуктларына ихтыяҗ гаять зур иде. 1926 елда чәчүлекләр мәйданы һәм тулай продукция сугышка кадәрге дәрәҗәдән артса да, товарлыклы ашлык, 1913 ел белән чагыштырганда, ике тапкыр кимрәк җитештерелде. Авыл хуҗалыгының акрын үсү сәбәпләре аның шәхси вак товарлыклы крестьян хуҗалыкларына нигезләнгән булуы белән аңлатыла. Алар Татарстанда 500 мең чамасы исәпләнә; шуларның 110 меңгә якыны ярлыларныкы, 360 меңнән күбрәге урта хәлле крестьяннарныкы һәм 20 меңгә якыны кулак хуҗалыклары була. Шуларның 62 проценты гына җирне уз инвентаре һәм аты белән эшкәртә ала, калганнары зур калым түләү бәрабәренә эш коралын кулаклардан алып торырга мәҗбүр. 100 меңе исә бөтенләй атсыз. В. И. Ленин бу халәттә вак хуҗалыклар бөлгенлектән, мохтаҗлыктан чыга алмаячак диде. Күмәк рәвештә социалистик җитештерүгә күчү генә фән. техника казанышларын киң куллану өчен уңай шартлар бирә, хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеше өчен зур мөмкинлекләр ача ала иде. ВКП(б)ның XV съезды (1927 елның декабре) тарихка күмәкләштерү съезды буларак кереп калды. Таркау крестьян хуҗалыкларын берләштерү беренче чираттагы бурыч итеп куелды. Шуннан соң колхоз төзелешендә яңа чор башланды. Авылда булган социалистик үзгәрешләр 1928 елның 8—9 январенда үткәрелгән Татарстан колхозчылары съездында да ачык чагылды. Докладларда һәм фикер алышуларда күмәкләшү хәрәкәтенең киңәя һәм үсә баруы күрсәтеп үтелде. Бу яктан алганда Алабуга I 5 !! •Зениа - Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә, 28 т . 352 бнт. В И Ленин Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 28 т , 346 бит. районының «Красная Кырында» колхозы председателе Михаил Королев чыгышы кызыклы: «Акрынлап җирне күмәк эшкәртүгә күчтек. Күршеләргә бу кыргый хәл булып күренде. Моның булганы юк, берни килеп чыкмас диделәр. Ләкин үзебезнекен иттек, һәм күмәкләшү җиңде. Җирне бергәләп эшкәртү файдалырак икәне ачыкланды Җиде басу оештырдык. Сортлы чәчүлек орлыкларын булдырдык. Ниһаять, трактор алдык! Уңышларыбызны күргән күршеләр безгә өйрәнергә килә башладылар. ♦ Крестьяннарның 200—300 кешелек экскурсияләре булды. Басуларыбызда читтән ки- < леп кызыксынучылар бетеп тормады. Бездән үрнәк алып, Ильин пучинкәсе, Янсыбай х авылы да күп басулы ысул белән эшләүгә күчте». 1928 елның 1 октябрена Татарстанда колхозлар саны 333 кә җитте. Совет дәүләтенең тоташ күмәкләшү өчен күрелгән чараларында авыл хуҗалыгын җитештерү средстволары белән тәэмин итү аеруча әһәмиятле иде. Машина, техника *“ елдан-ел арта бара. 20 нче еллар башында республикадагы тракторлар берничә генә ♦ булса, 1928 елда аларның саны 128 гә җитә. Аларның крестьяннарга тәэсире гаять я зур була. Авылларда беренче куәтле корыч атларны алулар хакында кызыклы доку- О ментлар сакланып калган. 1924 елның көзендә Чист ай кантонының Нуркеево авылына п трактор кайта һәм беренче буразнаны сала. Аңа меңнәрчә кеше иярде. Шатлыктан Е; кемдер көлде, кемдер елады. Беркем дә күзен сабаннан алмады. Кешеләрдәге соклану һәм шатлык хисен язып бирерлек түгел. Кызганыч, шатлыктан гаҗәпләнгән, авызлары ерылган, кайсыларында курку чагылган бишмәтле, сакаллы кырыс игенчеләрнең йөзләрен төшереп алырга фотограф юк иде»,—дип язып калдырган безгә шушы ва- л кыйгаларның бер шаһиты. 1929 ел ахырына илебез авылларында инде 70 меңнән артык трактор эшли. Социалистик индустрияләшүдәге уңышлар авыл хуҗалыгын күмәкләштерү өчен яхшы шартлар әзерли. Шәһәр һәм авылның яңа экономик нигездә бер-берсенә ярдәме эшчеләр сыйныфының хезмәтчел крестьян массалары белән бердәмлеген тагын да ныгытты. 1929 елның көзеннән авылда яңа чор башланды. Крестьяннар инде авылы-авылы, волостьлары, районнары белән күмәкләшергә керештеләр. Урта хәллеләр дә кузгалды. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Коллективлаштыру темплары һәм дәүләтнең колхоз тезелешенә ярдәм итү чаралары турында»гы 1930 ел, 5 январе карары белән, сыйныф буларак, кулакларны тәмам бетерү нигезендә авыл хуҗалыгын бердәм күмәкләштерү политикасы билгеләнде. Бу карар ленинчыл кооперативлаштыру планының теоретик положениеләрендәгечә эшләнде. Партия һәм хөкүмәтнең ленинчыл кооператив планын гамәлгә ашыру чараларын Татарстан хезмәт ияләре зур рухлану белән каршыладылар. Республикада 1930 елның башында колхозлашу мәсьәләсе каралмаган бер генә авыл да калмый. Авылларда партия оешмалары җитәкчелегендә күмәкләштерү мәсьәләләре тикшерелгән җыелышлар үткәрелә. Күмәкләштерүнең максатлары, бурычлары һәм формалары турындагы доклад тыңлаганнан соң Чаллы районының Балтач авылы крестьяннары: «Без, гражданнар, колхоз оештырырга телибез Авыл хуҗалыгын хәзерге кебек шәхси тәртиптә алып бару киләчәктә мөмкин түгел»,—дигән карарга килә. Нәтиҗәдә республикада 1930 елның январенда гына да 500 дән артык яңа колхоз оештырыла. Районнарда барлык җир колхоз карамагына күчә. Кулаклар сөрелгән, тоташ күмәкләшү барган авылларда байларның малы, машиналары һәм башка авыл хуҗалыгы кораллары, хуҗалык корылмалары колхоз милке ителә. Коммунистлар партиясе авыл хуҗалыгындагы социалистик үзгәртеп коруларны эшчеләр сыйныфы белән хезмәтчел крестьяннар союзына таянып гамәлгә ашыра. ВКП(б)ның ноябрь (1929 ел) Пленумы карары нигезендә эшчеләр сыйныфының иң яхшы 25 мең вәкиле авылларга җибәрелә. Татарстан районнарына 400 дән артык кеше килә—аларның 244 ен Мәскәү, 44 ен Баку һәм 100 дән артыгын Казан промышленность предприятиеләре җибәрә. Егермебишмеңчеләр Татарстанда колхоз тезелешенең аеруча җаваплы урыннарын җитәкләде, 200 дән артыгы колхоз председателе булды. Республикабыздагы беренче алдынгы колхозларның уңышлары В П. Әхмәдуллии, X. Б. Бадретдинов, П. Г. Матвеев, Л. П. Плетнев кебек егермебишмеңчелер эшченлеге белән бәйле. Алар авылларга эре производство оештыру тәҗрибәсе альт килде, ударниклык хәрәкәтен башлап җибәрде, предприятиеләрнең колхозлар белән ярдәм- лэшү элемтәләрен ныгытуга булышлык итте. Ленинның шәһәрнең авылга ярдәм итү фикере тагын да үстерелә. Казанда авыл хуҗалыгын күмәкләштерүгә булышлык итүнең республика җәмгыяте төзелә. 1930 елның мартында Норлатта (Октябрь районы) Татарстандагы беренче машина- трактор станциясе барлыкка килә. Аннары Тәтеш, Теләнче Тамак МТСлары оеша. Алар язгы чәчү чорында колхозларга нык ярдәм итә, авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп коруга зур этәргеч була. Н. И. Идиятуллин (Алабуга районының Тукай исемендәге колхозы), В. А. Әхмәди- ев (Әгерҗе районының Чапаев исемендәге колхоз), Ф. 3. Җамалиев (Буа районының «Коммунизм» колхозы), Ш. Б. Бикмөхәммәтов (Арча районының «Авангард» колхозы), А. П. Парков (Бондюг районының «Красный партизан» колхозы), Ф. X. Хафизов (Яңа Писмәнкә районының «Уңыш» колхозы), Н. Е. Воробьев (Тәкәнеш районының «Крае* ный крестьянин» колхозы) һәм башкалар—исемнәре колхоз хәрәкәте тарихына кереп «алган кешеләр бар да коммунистлар һәм комсомоллар, авылдагы активистлар, элеккеге кызылармеецлар, эшче сыйныф вәкилләре—егермебишмеңчеләр була. Соңгы көрәш Тоташ күмәкләшүгә күчү белән бергә, кулакларга каршы соңгы һәм хәлиткеч көрәш башлана. Чөнки алар социалистик төзелешкә рәхимсез каршылык күрсәтәләр. 1929 елның соңгы биш аенда һәм 1930 елның январенда, тулы булмаган мәгълүматларга караганда, алар җәмәгать милкенә 150 тапкыр ут төртәләр. Авылларда һәр атнаны берничә янгын чыга. Буа районыньң Лаптевка авылында, мәсәлән, булышлык итү комиссиясе членнары хуҗалыкларын, Чистай кантонының Иске Әлмәт авылында авыл Советы председателе йортын яндыралар. Буа районының «Октябрь», Бөгелмә районының «Якты күл» колхозларында авыл хуҗалыгы машиналары һәм трактор юкка чыгарыла. Күмәкләшү өчен көрәштә кулаклар каршылыгыннан Татарстанның илледән артык улы һәм кызы һәлак булды. Күбесе коммунист һәм комсомол. Алар арасында Казан районының Чебакса авылы партия ячейкасы секретаре, колхоз оештыручы Федор Беркутов, Арча районының Югары Мәтәскә авыл крестьяннары комитеты председателе Шәфигулла Хәмидуллин, Олы Шемякино волостеның Аллабирде авылыннан комсомол кыз Фатыйма Газизова, беренче председательләр—Алабуга районының Черкас авылыннан Федор Гуляев, Рус Акташы авылыннан Николай Чумаков, Чаллы районының «Маяк» колхозыннан Филипп Пушкарев бар. Көрәшчеләрнең якты истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән бу колхозлар алар исеме белән атала. Район җир бүлекләре мәгълүматларына караганда, 1930 елның 10 апреленә Татарстанда 13 меңнән артык кулак хуҗалыгы бетерелде, аларның авылда социалистик төзелешкә каршы корткыч көрәше бастырылды. Бу—республика хуҗалыкларының 2,9 проценты. СССРдагы һәм башка социалистик илләрдәге крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү тәҗрибәсе авылда социалистик үзгәртеп корулар дәвамында кулакларны бетерүнең гомуми тарихи закончалык һәм объектив зарурлык булуын күрсәтте. Иң туры юл КПСС Үзәк Комитеты, Совет хөкүмәте милли республикаларга тоташ күмәкләштерүне үткәрүдә зур ярдәм күрсәтә. Партия Үзәк Комитетының «Татарстан партоешмасының торышы һәм эше турында»гы 1930 ел, 23 май карарында республиканың хуҗалык исәбе һәм милли үзенчәлекләре нигезендә күмәкләштерү үткәрергә, халыкларның тугандаш һәм интернациональ дуслыгын һәрьяклап ныгытырга тәкъдим ителә. Бу елларда республикада партия Үзәк Комитетының пропаганда группалары эшли. Бөтенроссия старостасы М. И. Калинин, В. И. Ленинның сеңелесе М. И. Ульянова килә. Татарстан партия оешмасына күренекле партия һәм совет эшлеклеләре, партия Үзәк Комитеты вәкилләре М. М. Хатаевич, М. О. Разумов, А. К. Лепа җитәкчелек итәләр. Партиянең төп бурычы өчен көрәштә милли активтан җитәкче кадрлар — республика совнаркомы председателе К. А. Абрамов, партия өлкә комитетының икенче секретаре Б. А. Абдуллин, игенчелек халык комиссары Г. И. Искандеров һәм башка күп кенә җитәкче кадрлар үсеп чыга һәм чыныга. 1931 елда республикада 16 яңа машина-трактор станциясе төзелә. Алар 789 данә ягъни булганнан ике ярым тапкыр артыграк трактор алалар. МТС директорлары итеп колхоз төзелешендә актив катнашучы коммунистлардан А. Большаков (Чаллы) ф- П. Ананьев (Бөгелмә), Н. Жернаков (Чистай), Г. Хәбибуллин (Октябрь районы), А. Гарифуллин (Актаныш) кебекләр билгеләнә. Машина-трактор станцияләре элекке күмәк 5 хуҗалыкларны ныгытуга һәм яңа колхозлар оештыруга булышлык итәләр. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1930 ел, 10 август карары нигезендә Та- £ гарстонда 46 авыл районы оештырыла. Җитәкчеләр итеп партия эшенә бирелгән, ха- z лык арасында оештыру тәҗрибәсе зур булган коммунистлар билгеләнә. МТСларда - совхозларда һәм колхозларда партия ячейкалары төзелә. Алар авылларда партия ф эшен үткәрүнең терәк пунктларына әверелә. 1931 елда гына да партия членнары һәм членлыкка кандидатлар итеп авылда 8 меңнән артык кеше алына. Авыл партия оешмалары саны бер елда ике тапкыр диярлек арта. Беренче бишьеллыкның төп бурычлары—илне аграр илдән индустриаль илгә әве- _ релдерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү бурычы уңышлы үтәлгәч, авылда яңа иҗти- о магый мөнәсәбәтләр барлыкка килде, Татарстан авылларының йөзе үзгәрде. 1932 ел £ ахырына барлык чәчү мәйданнарының 77,5 проценты социалистик секторныкы иде н Чәчү мәйданнарын киңәйтү, аларның структурасын яхшырту, агротехникасын үстерү өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Нәтиҗәдә 1932 елда. 1929 ел белән чагыштырганда <• дәүләткә ике ярым тапкыр күбрәк икмәк тапшырылды. Колхозлар һәм совхозлар барлык тулай продукциянең 70 проценттан артыграгын һәм игенчелектәге товарлыклы продукциянең 80 процентын җитештерделәр. Социалистик терлекчелекнең дә ныклы нигезе булдырыла. 1932 ел ахырына республикада 150 мең баш чамасы мөгезле эре һәм вак терлеге булган 1500 дән артык товарлыклы ферма исәпләнә. ВКП(б) ҮК һәм ҮКК январь (1933 ел) Пленумы карары нигезендә республиканың барлык 46 МТСында һәм 13 зур совхозында политик бүлекләр оештырыла, алар хуҗалык һәм политик җитәкчелек үзәгенә әверелә һәм 1933 елдан башлап 1934 ел дәвамында Татарстанда колхоз строен ныгытуда зур эш башкара. 1933 елда республиканың барлык колхозларында даими производство бригадалары төзелде, күмәкләшкән хуҗалыклар язгы кыр эшләрен үткәрүдә илебездә беренчелекне алуга ирештеләр. 1933 елның 11 маенда СССР Үзәк Башкарма Комитеты Председателе М. И. Калинин Татарстан колхозчыударниклары делегациясе белән очраша. Әңгәмәдә «Авангард» колхозы колхозчысы, Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты члены Гарифә Мостафина, «Новая жизнь» колхозы бригадиры Семен Ильин, «Алга» колхозы председателе, егермебишмеңче Исмәгыйл Ибраһимов, «Красный бор» колхозы председателе Степан Еврюжихин һәм башкалар катнаша. М. И. Калинин бөртекле ашлык хуҗалыгы һәм терлекчелекнең торышы, чәчү мәйданнарының структурасы һәм үзгәреше, төрле тармакларның үзара нисбәте белән кызыксына. Күп нәрсә күмәк хуҗалыкның җитәкчесенә бәйле, ди М. И. Калинин. Яхшы җитәкче булган урында эшләр дә яхшы бара, начар җитәкчеләрнең эшләре дә начар. Бүген дә зур яңгырашка ия булган хаклы сүзләр. Күмәкләштерүне төгәлләүдә һәм авыл хуҗалыгын социалистик үстерүдә үзәктә һәм урыннарда үткәрелгән колхозчы-ударниклар съездлары гаять зур роль уйнады. 1933 елның 15 мренда Казанда колхозчы-ударникларның беренче Бөтентатарстан съезды эшли башлады. Анда авыл хуҗалыгының 3 меңгә якын алдынгы кешесе катнашты. Делегатлар Бөтенсоюз старостасы М. И. Калинин чыгышын аеруча зур игътибар белән тыңлады. Ул Казан районының «Заветы Ильича» һәм Арча районының «Авангард» колхозларына барды, анда авыл Советлары, артель идарәләре эше белән танышты, колхозчылар белән дусларча әңгәмәләр үткәрде Колхозчы-ударникларның икенче Бөтентатарстан съезды (1933 елның көзе) авыл хуҗалыгы елына йомгак ясады һәм авылда социалистик үзгәртеп коруларны тагын да дәвам иттерү бурычларын карады. Татарстан хезмәт ияләрен В. И. Ленинның сеңе- лесе М. И. Ульянова котлады. «Әгәр Татарстан быел шундый эур уңышларга ирешкән икән, ул моңа, барыннан да элек, крестьяннар аңында колхоз юлы— социализм юлының бердәнбер дөрес юл икәнлеге торган саен үсә барганга күрә ирешкән»1 .— диде ул. Безнең колхоз һәм совхозлар илебез өлкәләре, крайлары һәм республикалары арасындагы социалистик ярышта җиңеп чыга. Атлар һәм терлек саны арта башлый. Колхозчылар бер хезмәт көненә уртача 6—7 килограмм ашлык алалар. Алдынгы колхозларда хәтта 12—16 килограммга кадәр ашлык бирелә. Авыл хуҗалыгы производствосында, колхозлар, совхозларны ныгытуда һәм дәүләт алдындагы йөкләмәләрен үтәүдә ирешкән уңышлары өчен СССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы 1934 елның 3 январенда Татарстан АССРны Ленин ордены белән бүләкләде. Икенче бишьеллык чорында илебездә авыл хуҗалыгын тоташ күмәкләштерү төгәлләнде. 1937 елда Татарстанда 3836 колхоз исәпләнә иде. Алар крестьян хуҗалыклары- ның 91.1 процентын берләштерде һәм чәчү мәйданнарының 99,4 процентын биләп торды. Ленинчыл кооперативлаштыру планы тантана итте. Колхоз строен җиңү белән күп милләтле совет крестьяннары үзләренең уңышлы рәвештә социализм юлыннан бара алачакларын эштә исбат иттеләр. Нык үскән социализм шартларында колхозлар совет крестьяннары өчен коммунизмга баганалы юл булып тора, дип билгеләп үтте колхозчыларның III Бөтенсоюз съездында Л. И. Брежнев. Шуңа күрә совхозларны һәм агро-промышленность комплекслар төзү белән беррәттән, колхозларны тагын да ныгыту, үстерү Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәтенең әһәмиятле бурычы булып кала. «Красная Татария», 1933. 4 октябрь