СҮЗНЕҢ ХИКМӘТЕН ТАБЫП
Тел — челтерәп аккан серле чишмә төсле. Аның күзгә бәрелеп тормаган сихри көче бар. Бу көч телнең мөмкинлекләреннән урынлы һәм уңышлы файдаланган саен киңрәк һәм тулырак ачыла. Ана телебезнең матурлыгын һәм байлыгын Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим, X. Туфан, С. Хәким шигырьләренең һәм поэмаларының, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, К. Нәҗми, ф. Хөсни хикәяләренең, Г. Ибраһимов, Г. Бөширов, Ә. Еники, Г. Ахунов, Ә. Баянов повестьларының һәм романнарының, Г. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт пьесаларының телендә һәм стилендә ачык күрәбез. Бүгенге әдәбиятыбызда сүзләрнең һәм синтаксик конструкцияләрнең куәте, җегәре, эчке мөмкинлекләре әсәрдән-әсәргә киңрәк ачыла бара. Телебезнең образлылыгын, аһәңле яңгырашын тәэмин итүдә фразеологик әйтелмәләр бик мөһим роль уйный. Мәсәлән, авыз еру (көлү, елмаю), аяк астына салып таптау (хур итү, мыскыл итү), аяк чалу (каршылык күрсәтү), балавыз сыгу (елау), баш күккә тию (шатлану, куану), борын чөю (һавалану), ике күз дүрт булу (аптырау, гаҗәпләнү), йөз яктыру (шатлану), кот чыгу, кот очу (курку), эч пошу (борчылу) һ. б. Фразеологик әйтелмәләр әдәби әсәрдә персонажларның, күренеш-вакыйгаларның төп сыйфатларын үзенчәлекле итеп тасвирлауда, стиль матурлыгын тудыруда зур мөмкинлеккә ия һәм актив чаралардан исәпләнәләр. Күзаллау өчен язучыларыбызның кайбер әсәрләреннән мисаллар китерик. 1. Хатын-кызлар, ирләре өйдә юклыктан файдаланып, эчке өйләрендә ләчтит сатып утырдылар булса кирәк. (М. Әмир.) 2. Мәгыйшә түти, кулына сукыр лампа тотып, аның кергәнен дүрт күз белән көтеп торды. (Г. Ахунов.) 3. Чаллы җирендә кабат очрашуга балаларча сөенешкән дусларның, һәм монда да, Фәез производство бүлегендә гади инженер гына чакта, сулыш алулары да бергә булган кешеләрнең, хәзер араларыннан ник к«ра мәче узды дисең? (Ә. Баянов.) 4. Исәбе — төзелеш барган һәм барачак мәйданнарны күздән кичерү иде. 5. Шуннан соң боларның әти-әниләре азрак уйланыр, гел шулай трай тибеп йөрергә ярамаганын аңларлар да, идарәгә килеп, малайларына үзләре эш сорарлар дип көткән идем. (В. Нуруллин.) 6. Ачлы-туклы яшәүдән, арудан авызын ачса, үпкәсе күренерлек хәлгә килгән Бибиҗамал апа. (Ш. Хө- сәенов.) 7. Утырган җиреннән сикереп торды, йөзеннән кан качкан төсле булды. (Б. Камалов.) Югарыдагы мисалларда ләчтит сату дигән фразеологик әйтелмә «юк бар сөйләү», «буш сүз сөйләү» дигән мәгънәдә, дүрт күз белән — «тилмереп, зарыгып», араларыннан кара мәче узу — «ара бозылу», күздән кичерү — «карап чыгу, тикшерү», трай тибеп йөрү — «эшсез йөрү», авызын ачса, үпкәсе күренерлек хәлгә килү — «ябыгу», йөздән кан качу — «агару» дигән мәгънәдә кулланылган. Күренүенчә, бу мисалларда фразеологик әйтелмәләрнең мәгънә җегәре, стилистик функцияләре һәм язучыларның сүз рәссамы буларак осталыклары бик ачык чагыла. Т Ten гыйлемендә һәм әдәбият белемендә фразеологиянең асылына карата төр- ■ле карашлар яши. Берәүләр аны сүзлек хәзинәсе итеп танымыйлар, стилистик чаралар исәбенә генә кертәләр (мәсәлән, француз галиме Ш. Байи). Икенчеләр фразеологияне халык авыз иҗаты әсәрләре (мәкальләр һәм әйтемнәр) белән буташтыралар (мәсәлән, Л. Җәләй, Л. Мәхмүтова, Н. Борһанова). Өченчеләр фразеологиягә, мәкаль һәм әйтемнәрдән тыш, кушма сүзләрне, фигыльләрнең төрле типтагы аналитик конструкцияләрен, афоризмнарны һәм канатлы шигырь строфаларын да кертеп аның күләмен бөтенләй чикләмиләр (Ш. Рамазанов, Г. Ахунҗанов). Бу мәкаләдә фразеологияне өйрәнү өлкәсендәге әнә шул бәхәсле, четерекле мәсьәләләрне яктырту төп максат итеп куела. Фразеологик әйтелмәләр телебезнең эчке мөмкинлекләрен чагылдыралар, аның •матурлыгын, күркәмлеген, утемлелеген, тәэсирлелеген арттыралар һәм рәвешле әдәби •сурәт чараларының кыйммәтле фондына керәләр. Ләкин аларны саф стилистик күбенеш дип кенә карау хата булыр иде. Чөнки фразеологик әйтелмәләр үзләренең мәгънәләре белән аерым сүзләргә якын торалар һәм лексик берәмлек дип исәпләнәләр, ә инде формалары ягыннан сүзтеэмәләргә охшыйлар һәм синтаксиста тикшереләләр. Мәсәлән, кан йоту дигән фразеологик әйтелмә «борчылу» дигән мәгънәне аңлата. Күз ачып йомганчы «бик тиз» дигәнне белдерә. Телне аркылы тешләү «эндәшмәү» дигән сүзгә тиңдәш була. Чәч үрә тору — «гаҗәпләнү», тел белән тегермән тарту — «күп сөйләү», урам авыз — «гайбәтче» дигән экспрессив төшенчәләрне тәгъбир итәләр. Шулай итеп, фразеологик әйтелмәләрдә эчтәлек, башлыча, эчке формага •нигезләнә. Шуңа күрә форма ягы фразеологик әйтелмәләрне сүздән, мәгънә ягы •сүэтезмәләрдән аеру өчен критерий булып тора. Димәк, фразеологик әйтелмә сүз 'белән сүэтезмә арасында тора. Аны тел карамагында булган барлык «тукымалар»дан сугып эшкәртелгән лексикграмматик берәмлек дип әйтергә мөмкин. Чыннан да, ул телнең барлык компонентларын — сүзлек байлыгын һәм грамматик тезелешен — тоташтырып тора. Димәк, бер бөтен мәгънә белдерә торган тотрыклы сүзтезмәләрне генә фразеологик әйтелмәләр дип атый алабыз. Ш. Рамазанов белән Г. Ахунҗанов урынбасар, култык, кен-тен, юк-бар тибындагы кушма һәм парлы сүзләрне фразеологик әйтелмәләр исәбенә кертәләр. Күреп үткәнебезчә, мондый сүзләр тышкы яктан ук, ягъни тезелешләре белән үк фразеология була алмыйлар. Алар гадәттә ике генә сүздән ясала һәм кушылып яки сызыкча аша язылып йөртелә. Ә фразеологик әйтелмәләр ике генә түгел, ә бәлки өч, дүрт һәм аннан да артык сүздән ясала һәм беркайчан да кушылып язылмый; борын күтәрү, күзгә йокы кермәү, кызган табага бастыру, баскан җирдән ут чыгару, үлән астыннан төтен йөгертү, каш төзәтәм дип күз чыгару, җир тишегенә кереп китәрдәй булу. Фразеологик әйтелмәләрнең барлыкка килүе кешеләрдә читләтмә (абстракт), метафорик уйлау сәләте үсү белән бәйләнгән. Ягъни фразеологизмнар әйберләрне, күренешләрне бер-берләренә охшату, чагыштыруга нигезләнгәннәр. Мәсәлән, тозсыз сүз дигән фразеологик әйтелмә, һичшиксез, тозсыз аш (ашамлык) белән чагыштырудан килеп чыккан. Болар арасындагы уртаклык, охшашлык— тәмсезлек, татсызлык. Бу үзенчәлекне күзаллау өчен, әдәби әсәрләрдән берничә мисал китерик: Шәми. үз сүзләренең көченә үзе хәйран калып, үз гайрәтеннән үзе ләззәт табып, аның саен авызыннан ут чәчә (Р. Төхфәтуллин). Монда тиз, күп сөйләү «утның чәчрәп торуына» чагыштырылган. Бүтән объектларга да шулай әкренләп җан керәчәк инде (Ә. Баянов). Бу мисалда эшнең башланып китүе «җан керүгә», терелүгә тиңләштерелгән. Партоешма секретаребыз ул яктан ут уйната торган кеше дә, тик ул өйдә юк. аның бер айга укырга киткән чагы иде (В. Нуруллин). Китерелгән җөмләдә уңганлык, булганлык «ут уйнатып торуга» охшатылган. Ләкин бу төр төшенчәләрне күлмәгънәлелөк күренеше белән бутарга ярамый. Сүзләрнең күп мәгънәләрдә йөртелүе элек заманнарда чагыштырмача киңрәк таралган булган. Мәсәлән, кирәк сүзе «бетем, үлем, кирәклек, язмыш» дигән мәгънәләрне аңлаткан. Хәзерге телебездә ул, билгеле булганча, шулерның берсен генә (кирәклек мәгънәсен генә) саклаган. Әп сүзе дә борынгы язмаларда берничә мәгънәдә йертел- <гән. Мәсәлән, әп — ил, халык; әп — кабилә; әп — кул; әлиг — илле; элик — идарәче. элгәре — көнчыгыш як (хәзерге татар телендә элгәре, элек—үткән заман). Әл сүзе хәзерге телебездә алкышлау (әл кушлау; ягъни кул кушлау, кул чабу) сүзендә генә кулланыла. Кайбер фразеологик әйтелмәләр бер үк конструкцияләрне сөйләмдә еш куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Еш файдалану, башлыча, аралашу, аңлашу, фикерләү ихтыяҗыннан килеп чыга. Мондый кулланышка кергән конструкцияләр телдә йөри- йөри катып калалар һәм оешма хәлгә киләләр. Татар әдәби телендәге төкле аягың белән, кул артың җиңел булсын, авызыңнан җил алсын, авызыңа бал да май, җылы авызыңнан җылы куеныңа, иш өстенә куш, чүп өстенә чүмәлә һ. б. фразалар сөйләмдә күп куллану нәтиҗәсендә берегеп киткәннәр. Әдәби әсәрләрдә алар да актив файдаланыла: Синең анаң, Гөлбикә ахирәт, берүк авыр туфрагы җиңел булсын, бик күркәм холыклы кеше иде (Г. Бәширов). һай йөзе кара икән. Ярабби ходаем, башы гына бетсен! (Г. Камал). Фразеологик әйтелмәләр башка сүз тезмәләреннән нинди сыйфатлары белән аерылып торалар соң? Барыннан да элек, фразеологик әйтелмә, телдә әзер килеш сакланган хәлдә, сөйләмгә сүзләр кебек үк «урнаштырыла» ала. Ә гадәти сүзтезмә сөйләм барышында гына туа. Мәсәлән, агач йорт дигән сүзтезмә билгеле бер конкрет сөйләм барышында туа һәм яши. Күздән кичерү, авызны чөйгә элү, ис китү, тел шартлату кебек фразеологик әйтелмәләрне күчерелмә эчтәлек бер бөтен «кушылма» иткән. Бу «кушылмалар» сөйләмгә аерым сүзләр кебек «урнаштырылалар» гына: Фәез малайлар белән бергә ятып икесен дә баштанаяк күздән кичерде. (Ә. Баянов). Аның хакында авыл картлары әле булса исләре китеп, тел шартлатып сөйли. (В. Нуруллин.) Кемнең тагын бер-ике сәгать авызын чөйгә элеп утырасы килер икән? (Н. Фәттах.) Фразеологизмнар, гадәттә, семантик яктан бөтен була, ягъни, нинди дә булса бер читләтелгән төшенчәгә кайтып кала: Сугыш башланганнан соң бөтен илдә барган шушы бөек төзелешнең тамырына балта чабарга, совет халыкларын коллыкка төшерергә омтылган кыргый фашистларга каршы Мансуров күңелендә бигрәк тә басылмаслык нәфрәт, чиксез ачу туды. (Г. Бәширов.) Ә инде сезне үги итәргә теләүчеләр бар икән, — министр директор өстәле ягына ым какты — үзләрен утлы табага бастырып биетербез. (Э. Касыймов.) Бу мисалларда тамырына балта чабу, коллыкка төшерү, утлы табага бастырыл биетү дигән фразеологик әйтелмәләр бар. Аларның һәммәсе бер төшенчә, мәгънә белдереп килә һәм бу мәгънәләр аерым компонентларның гади кушылуыннан килеп чыкмый. Алар — икенче, сыйфат ягыннан яңа, күчерелмә мәгънәләр. Чыннан да, мәсәлән, тамырына балта чабу әйтелмәсенең күчерелмә мәгънәсе тамыр, балта һәм чабу сүзләренең арифметик суммасыннан аңлашылмый. Бер төшенчә бирүче әйтелмәләрнең компонентлары, мөстәкыйль лексик берәмлекләр булуга карамастан, фразеологик бәйләнешкә кергәч, үзләренең мөстәкыйльлекләрен югалталар һәм сүзнең «иҗекләре» ролен генә үтәп килгән төсле булалар. Фразеологик әйтелмәләргә грамматик таркалмаучанлык та хас, ягъни фразеологик әйтелмәләрнең компонентлары үзара шундый береккән була, аларның араларына «чит» сүзләр кыстырып та булмый. Әгәр бер компонентны икенче сүз белән алмаштырсаң. мәгънәгә үзгәреш керә, яңа мәгънә туа. Мәсәлән, язучы Әхсән Баяновиың «Ут һәм Су» романыннан бер җөмлә: Ә Рая, кайчан чакырыр дигәндәй, Фәезгә астыртын гына күз ташлый. Күз ташлый «карый» мәгънәсендә кулланылган. Әгәр бу әйтелмәнең, күз сүзен саклаган хәлдә, ташлый сүзен башка сүзләр белән алмаштырсаң, карый мәгънәсеннән ерак торучы икенче яңа мәгънәләр барлыкка килә: күз кысты, күз йомды, күз буды, күз ялтыратты, күз камаштырды. Әгәр компонентның берсе аңа синонимии булган икенче бер . сүз белән алмаштырылса, мәгънәгә тамырдан түгел, өлешчә генә үзгәреш керә. Мәсәлән, ташлый сүзен аңа синонимии булган ата, төшерә, төби, тети, йөгертә, сала дигән сүзләр белән алмаштырыйи. Барлыика килгән күз ата, күз төшерә, күз төби, күз тегм, күз йөгертә, күз сала әйтелмәләре күз ташлыйга карата синонимии булып торалар һәм, шунлыктан китерелгән җөмләдә артык мәгънә үзгәреше тудырмыйлар. Алар сөйләмдә стиль төрлелеген тәэмин итәләр. Шулай итеп, компонентларның даими һәм үзара тыгыз береккән булуы фразеологик әйтелмәләрнең мәгънә бөтенлекләре белән дә аңлатыла. Кайбер әйтелмәләрнең компонентлары телдә йөри-йөри кушылып китәргә һәм бер сүзгә әйләнергә мөмкин. Мәсәлән, буйсыну дигән сүзне генә алыйк. Хәзер ул татар теленең топ сүзлек хәзинәсенә кергән. Әгәр дә морфема төзелешен тикшереп карасак, аның кайчандыр сүзтезмә хәлендә булганлыгын ачабыз. Беренче элементы — буй, икенчесе — сыну. Фразеологик әйтелмәләргә сурәтлелек, образлылык хас. Билгеле булуынча, аерым сүз һәм сузтезмәләр ике төрле функцияне үтиләр: а) кешенең логик уйларын тәгъбирлиләр, әйтеп бирәләр. Мәсәлән, ут. су. ташу, яну. йоту һ. б. әйберләр һәм күренешләрнең исемнәрен атау чарасы хезмәтен үтиләр. Ут яна дигән фраза белән без утның яну хәлендә — процессында булуын әйтеп бирәбез; су ташу, су йоттым, су эчтем кебек фразаларда да реаль күренешләр турында хәбәр бирелә; б) шундый ук суз һәм сүз тезмәләре, мәгълүм шартларда, кешенең кичерешләрен сурәтләүгә хезмәт итә. Мәсәлән, ут йота (кайгыра дигән төшенчәне бирә), йөрәгем яна (борчылам, пошынам, кайгырам) кебек фразалардан без процессның турыдан-туры үзен түгел, бәлки аңа охшатып читләтелгән, абстракцияләнгән икенче бер хәлнең сурәтен күз алдына китерәбез. Икенче төрле әйткәндә, кайгының иң зурысы, иң катысы «ут йоту» кебек чамадан тыш кыен бер эшкә охшатылып сурәтләндерелгән була: Хәйран башыңны вәйран итеп дигәндәй, ут йотып йөрмәсәң, Нәфисә шикелле матурлар тагын да табылмас дисеңмени? (Г. Бәширов.) Фразеологик әйтелмәләр әнә шундый сурәтләндерү чараларыннан берсе булып торалар. Билгеле, һәрбер фразеологик берәмлектә дә тулысынча тирән тойгы, кичереш һәм сурәтлелек чагылырга тиеш дигән таләп куела алмый. Мәсәлән, ачык авыз (аңгыра, тинтәк), җилкуар (эшсез), урам авыз (гайбәтче) һ. б. әйтелмәләрдә андый тойгылар, кичерешләр юк, бары охшатуга нигезләнгән сурәтлелек кенә бар. Кайбер сүз тезмәләренең бер очракта үзләренең туры мәгънәләрендә, икенче бер контекстта күчерелмә төшенчәдә йөрүләре мөмкин. Мәсәлән, ул идәнгә утырды да аякларын сузды. Монда аякларын сузды үзенең туры мәгънәсендә килә. Әмма ул инде әллә кайчан аягын сузды, аның үлгәненә биш былтыр, дигән контекстта аяк сузу— фразеологик әйтелмә. Бер телдән икенче телгә сүзгә-сүз күчерелмәү — шулай ук фразеологизмнарга хас үзенчәлек. Фразеологик әйтелмәнең бер телдән икенче телгә сүзгә-сүз тәрҗемә ителә алмавы, башлыча, аның күпмәгънәлелеге һәм нигезендә ятучы чагыштыруларның үзенчәлеге бәйле булуы белән аңлатыла. Шулай ук фразеологик әйтелмә составында теге яки бу халыкның тормыш-көнкүрешен һ. б. чагылдыра торган специфик сүзләрнең саклануы, борынгы грамматик формаларның яшәп килүе шактый роль уйный. Татар телендәге «кылны кырыкка ярырлык», «теңкәгә тию», «күз буу» кебек әйтелмәләрне рус теленә һәм. киресенчә, рус телендәге кайбер әйтелмәләрне татар теленә сүзгә- сүз күчереп булмый. Мондый очракта тәрҗемә ителүче телнең фразеологик әйләнмәсенә тәрҗемә итүче телдән параллельләр эзләнелә һәм контекстка туры килгәне файдаланыла. Әгәр дә мәгънә ягыннан бәрабәр фразеологик әйтелмә табылмаса, шуны аңлатучы сүз яки сүзләр куела. Мәсәлән, рус телендәге «бить баклуши» татар телендәге «трай тибү» әйтелмәсенә параллель була. Ә менә «попасть впросак» әйтелмәсенә параллель табуы авыр. Ул «кәкре каенга терәтү», «кеймә комга терәлү», «агач атка атландыру» кебек фразеологизмнарга да туры килеп бетми. Шунлыктан аны «кыен хәлдә калу» дип тәрҗемә итү уңышлырак була. Дөрес, кайбер әйтелмәләр калька юлы белән тәрҗемә ителергә мөмкин: баш вату (ломать голову), борын күтәрү (нос задирать), кул селтәү (махнуть рукой), түшәмнән алу (брать с потолка), бармакка бармак сукмау (не ударять палец о палец). Ләкин мондый тар фразеологизмнар телдә бик аз була. Китерелгән үзенчәлекләр фразеологик әйтелмәләрнең күләмен дөрес билгеләү өчен дә нигез булып тора. Шушы күзлектән караганда, лексик-семантик һәм грамматик яктан таркалучы афоризмнарны да. канатлы шигырь строфаларын да, мәкаль һәм әйтемнәрне дә фразеологиягә кертеп булмый. Шулар арасыннан мәкаль һәм әйтемнәргә аерым тукталыйк. Бер төркем галимнәр мәкаль һәм әйтемнәрне ни өчен фразеологик әйтелмәләр белән катыштырып йөртәләр соң? Моңа, күрәсең, образлылык сәбәпче була. Мәкаль һәм әйтемнәр фразеологик әйтелмәләр кебек үк образлы булалар, кыскалыклары һәм үткенлекләре белән җәлеп итәләр. Ләкин уртаклык шуның белән бетә дә. Мәкаль һәм әйтемнәр — халык авыз иҗатының мөстәкыйль әсәрләре. Алар, М. Горький сүзләре белән әйткәндә, хезмәт ияләренең бөтен тормыш, социаль-тарихи тәҗрибәләрен үрнәк булырлык рәвештә калыпка салалар. Ә фразеологик әйтелмәләр обьектив чынбарлыктагы фактларны, күренешләрне бары констатациялиләр генә. Мәсәлән, чагыштырыгыз: сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың (мәкаль), без капчыкта ятмый (әйтем) һәм чәч үрә тору, кеймә комга терәлү, аяк чалу (фразеологик әйтелмәләр). Мәкаль һәм әйтем дидактик характерда була, ул вәгазь уку, акыл бирү, өйрәтү, әхлак тәрбияләү кебек максатларга корыла. Шуңа күрә сөйләүче кеше теге яки бу мәкальне яки әйтемне файдалангач, тыңлаучы алдында үз максатына ярашлы нәтиҗәләрне чыгарып бирергә тиеш була. Мәсәлән, калган эшкә кар ява дигән мәкаль кулланылган булса, димәк, эшне вакытында эшләргә кирәк, дигән йомгак ясала. Фразеологик әйтелмәләр андый максатларга хезмәт итмиләр: Чын коммунист булыйм дисәң, халык күңеленә колак сал (М. Әмир). Шәфкатьле ата белән газиз ана кебек, кочакларын җәеп каршы алалар иде алар безне (Р. Төхфәтуллин). Үз нуЖасы да башыннан ташып киткән иде әле (Ф. Хөсни). Бу чыннан да утырып җиткән чын егет иде (Ә. Еники). Мәкаль һәм әйтемнәр универсаль мәгънәле булалар. Аудитория, обстановка аларның мәгънәләрен конкретлаштыра. Мәсәлән, калган эшкә кар ява мәкаленең мәгънәсе колхозчылар, эшчеләр, студентлар һ. б. алдында әйтелүгә карап конкретлаша. Ә фразеологик әйтелмәнең мәгънәсе һәрвакыт ачык, билгеле, конкрет була. Сөйләүче мәкаль һәм әйтемнәрне гадәттә башка кеше сүзләре рәвешендә куллана. Мәкаль һәм әйтемле сөйләм, башлыча, «ди», «диләр», «дип әйтәләр», «дип сөйлиләр» кебек сүзләрдән тора. Мәкалә һәм әйтем сөйләүче контекстына «картлар әйтмешли» рәвешендәге сүзләр белән дә, аерым очракларда үзе генә дә килеп керә. Фразеологизмнар белән мондый хәл булмый. Алар сөйләмдә сөйләүченең уз сүзе булып киләләр. Язучьгхудожник әдәби әсәр иҗат иткәндә, конкрет геройларны, тормыш-көнкүреш картиналарын тасвирлаганда тел хәзинәсеннән мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Ә фразеология шул хәзинәнең мөһим һәм кыйммәтле өлеше.