Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС ОРИЕНТАЛИСТЛАРЫНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ ҺӘМ ТАТАР ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТЫ

Унынчы еллар татар вакытлы матбугатында даими чагылып килгән бер тема бар: ул рус ориенталистлары мәктәбенең эшчәнлеге, рус ориента- листлары турында информация, рецензия, тәнкыйть һәм алар белән полемика. Бу теманың даими рәвештә матбугат битләрендә алып барылуы һич тә очраклы хәл түгел. 1910 нчы еллар тирәсендә патша хөкүмәтенең милли политикасы тагын да реак- ционлаша. Хөкүмәт органнарының актив эшчәнлеге нигездә яңа революцион күтәрелештән куркып калу, милләтләр арасында, бигрәк тә рус һәм рус булмаган милләтләр арасында каршылык тудырырга омтылудан гыйбарәт иде. Реакцион милли политика беренче чиратта татарлар арасында авыр нәтиҗәләр китереп чыгарды, татарның уку йортлары ябылды, доносчылык көчәйде, азмы-күпме демократик фикер уздырган әдипләр яшерен күзәтү астына алынды. Тарих зур хата ясау алдына килеп басты: реакцион милли политика рус халкы белән татар халкы арасында дошманлык тудыруы мөмкин иде. Татар вакытлы матбугаты әнә шул тарихи хәвефтән халыкны саклап калу өчен әһәмиятле кампания башлый—газета-журналлар рус милләтенең татарларга хәерхаһ булган катлавын аерып күрсәтә. Вакытлы матбугат бу максатка рус ориенталистларының эшчәнлеген объект итеп ала һәм һәр адымында әйтеп бара: карагыз, ди, русларның менә шундый катлавы бар, алар безгә бертигез дәрәҗәдә кеше итеп карыйлар, менә болар безнең ватандашларыбыз, диләр. Дөрес, унынчы еллардагы ориенталистика мәктәбе әле сыйнфый мәсьәләләргә кагылмый, культура-мәгърифәт-фән мәсьәләләрен генә күтәрә. Татар матбугатының аеруча зур әһәмият биргән шәхесләре — В. В. Бартольд, В. В. Радлов, Н. Ф. Катанов һ. б. эшчәнлеге патша режимы шартларында милләтләрнең үзара культура арадашлыгына омтылуы билгесе иде. Әлеге арадашлык фикерләрен либераль матбугат та уздыра иде. Ләкин матбугатта мәктәп, мәдрәсә, театр, концерт, гыйльми җәмгыятьләр. фән, әдәбият мәсьәләләрен күтәреп тә, алар мәсьәләләрне яшәп килүче самодержавие режимының асылына тимичә генә хәл итәргә омтылалар. Татар вакытлы матбугаты — бигрәк тә ул елларда даими чыгып килгән «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Кояш » кебек газета-журналлар әнә шуңа күрә д^ үз карашлары белән ориенталист- лар карашы арасында уртаклык күрәләр һәм шул караштан чыгып рус ориенталистика мәктәбен ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы күпер буларак пропагандалыйлар. Вакытлы матбугатның ориенталистикага һәм ориенталист галимнәргә мөнәсәбәте бик сак, ориенталист галим аз гына саксыз сүз ычкындырдымы, татарларга карата У аз гыиа кимсетүле бер сүз әйттеме — бу турыда инде матбугат шаулый, теге галимгә чакыру ташлый, матбугатта кампания башлама. Әйтик, ориенталист С. Рыбаков 1912 елда Петербургта дамский кружокта татар-башкорт җырлары турында лекция укый Ьәм татар җырларының эчтәлеге турында мыскыллырак караш сизелеп ала. Бу хәл рус һәм татар матбугатында зур бәхәскә кадәр барып җитә һәм Рыбаковның мондый тонына протест белдергән мәкаләләр куренә. Венгр галиме ориенталист Вамбери турында исә 1911 елда бөтен дөнья матбугатын шаулатырлык бәхәс булып ала. Петербург агентлыгы телеграммасына таянып, «Вакыт» газетасы Вамбериның «Будт- пешт һирлап» газетасында төрки халыкларны мәсхәрә итеп язган мәкаләсе турында хәбәр итә. Бу хәбәр Бөтенроссия мөселманнарының колагын торгыза һәм газета- җурналларның барысында да диярлек протест, гаҗәпләнү куренә. Газетажурнал идарәләре килешмәү авазлары белән тула. Татар матбугатын даими рәвештә карап барган Вамбери Будапешттан «Вакыт» идарәсенә хат җибәрергә мәҗбүр була. «-.Минем төркиләргә... хәерхаһлыгым мәгълүм. Мондый нахак сүз акылга сыймас» дигән сүзләр белән тәмамланган хат Вамбери имзасы белән «Вакыт»та басыла. Татар матбугаты иң зур игътибарны В. В. Бартольд. В. В. Радлов һәм Н. Ф. Ката- новлар эшчөнлегенә бирә. Академик Радлов эшчәнлегенә бәя, аңа мөнәсәбәт мәсьәләсе матбугатта зур күләмдә ике тапкыр күтәрелгән. Беренчесе 1909 елда, Радловның гыйльми эшчәнлегенә 50 ел тулу уңае белән, икенчесе 1916 елның ахыры һәм 1917 елның башында — аңа 80 яшь тулу уңае белән. Татар матбугаты зур галимнең кайсы якларына игътибар итә соң? «Вакытвның язуынча, татарның әдәбияты, фикере уянуга К. Насыйри белән Ш. Мәрҗаии никадәр зур тәэсир ясаган булсалар, төрки теленә һәм тарихына Радловның иткән хезмәте, тәэсире дә шул дәрәҗәдәдер (1912, 90 сан). Шуның өстенә Радлов татар теленең иҗади мөмкинлекләрен ачып бирүе белән дә татар интеллигенциясенең ихтирамын казанган. Үзенең журналистлар белән булган шәхси әңгәмәләрендә ул татар теленең бик бай, сыгылмалы гыйбарәләре булуын, аның мөмкинлекләре зурлыгын күрсәткән. («Йолдыз», 1911, 651 сан). Радловның эшчәнлеге, бигрәк тә, «Йолдыз һәм «Вакыт» тарафыннан игътибар үзәгенә алына. «Вакыт» газетасы Радловның гыйльми эшчәнлегенә илле ел тулу уңае белән аның төрки шивәләре сүзлегенә зур бәя бирә: «иң олугъ тюркологка безнең телемезгә вә кавемебезгә ихлас куйдыгы өчен вә бөтен гомерен шуңа фида итдеге өчен хәлас тәшәккерөтемезне гарыз кыйлып кабулыны үтенәбез», — дип яза (1909, 469 сан). В. В. Радловның укучыларына сүз бирелә. «Вакыт» газетасында алар истәлек белән чыгалар. Радлов Уфадагы учительская школаны тәмамлаучылар алдында речь сөйләгән икән. «Сез татарлар. — дигән ул анда, — белемгә шул кадәр сусагансыз, хәтта сусаганлыгыгызны да белмисез. Никадәр сөйләсәм дә, сезнең татар милләтенә иң зарур вә иң лязим нәрсә гыйлем вә мәгърифәт диячәгем» дип тәмамлаган ул аны. Мәгърифәтче ориенталистның бу фикерләре, нигездә, «Вакыт» газетасы тоткан юа белән тәңгәл килә һәм «Вакыт» үзенең фикердәше булган Радловның нәкъ әнә шул ягына һәр вакыт басым ясый. Радловның хезмәт юбилее матбугат битләрендә аның исеменә догалар кылуга кадәр барып җитә. Радловның юбилее Петербургта уздырыла. Бу юбилей турында Казан һәм Оренбургтагы татар газеталары Махсус сәхифәләр бирәләр. Аларда Радловның бетен гыйлемен татар-башкорт арасында мәгърифәт таратуга гына хезмәт иттергәнлеге, үз белемен явыз ният белән файдаланмавы әйтелә. «Аның, диелә, башка галимнәрдән аермасы шунда: ул һичвакыт үзенең гыйлемен вөҗданына хилаф булган урыннарга сарыф кылмаган». Матбугат аның Казанда торган вакытта Ш. Мәрҗаии һәм К. Насыйри белән дус булганлыгына игътибар итә. Ориенталист Самойлович Петербургтагы татар яшьләрен оештырып кичәгә алып килә. Җыелышта татарлар да бар, дигәч, Радлов бабайның йөзләре яктырып, шатланып китте, дип яза газетаның махсус мөхбире Кәбер Бәкер. Юбилей кичәсендә доклад ясаган Ш. Мөхәммәдьяров Казандагы учительская школаның әһәмияте, татарлар арасында рус һәм Европа мәдәниятен таратуда Радловның роле турында сөйли. Кичәдә катнашучы курсистка татар кызы татарча сөйли. Радловка мөрәҗәгать итеп, ул, татар кызын караңгылыктан чыгару ечен кылган эшегез безгә бик якын, ди. Радлов үзен тәбрикләгән татар курсисткалары белен таныша, алар арасында Чистайның Закир хәзрәт кызын да күргәч, өлкән галим хәйран кала. Чөнки Закир хәзрәт еллар буе рус теле укытуга каршы килгән кеше. Радлов бу вакыйганы берничә елдан соң да хәтерләп сөйли: «Дөньялар үзгәрде,— ди ул, —Мин Казанда вакытта рус телен укытуга иң каршы килгән кеше Чистайдан Закир хәзрәт иде. Шул гына хәтердә калган. Ә менә шуның кызы юбилейда мине тәбрик итте». Радловның башка галимнәрдән аермасы тагын нәрсәдә? «Йолдыз» газетасы бу мәсьәлә уңаена болай ди: «Радловка кадәр дә төрки телләрен өйрәнәләр иде. Шәрык телләрен өйрәнүдән максат һәр вакыт я дин миссионерлыгы, я тел миссионерлыгы була иде. Радловның исә шәркый телләрне өйрәнүдән максаты саф гыйлем булган. Ул төрки кавемнәренең тарих вә лисаннарына мәхәббәт иткән. Бонларның тарих вә телләрени яхшылап өйрәнеп тәдкыйк итүче (дикъкать белән нечкәләп тикшерү) аз булганын күргән дә, үзе шул юлга бирелергә ният иткән. Радлов бу телләрне өйрәнүгә саф гыйлем ноктасыннан караган. Өйрәнгән саен ярата барып, ниһаять, бу телләргә вә бу телләрдә сөйләшкән төрки кавемнәргә мәхәббәт иткән. Радлов безем телләргә чын мәхәббәт илә караганыны, боларны сөйгәне, болар хакында китаплар, җилдләр язудан һичбер начар ниятләр булмаенча, анчак гыйлемгә хезмәт итү булганы һәр әсәрдә күренеп торадыр. Радлов саф гыйлемгә хезмәт итәм дип, без төрки кавемнәргә хезмәт иткән. Без телемезнең тарихын белмичә караңгылыкта яши идек. Безгә ярдәмгә Радловлар килделәр». Шундый зур хезмәт күрсәткән кешене юбилей көннәрендә ничек ихтирамларга соң? Газета Казан җәмәгатьчелеген юбилейда сынатмаска чакыра, һич югы, диелә газетада («Йолдызида), тәбрик телеграммы җибәрергә кирәк. «Радловны тәбрик — үземезнең хазиремезне вә лисанымызны тәбрикләүдер» («Йолдыз», 1909, 397 сан). Кызганычка каршы, Радловның Мәрҗанига булган мөнәсәбәте, аның белән сөйләшүләре матбугатка язылмаган. Мәрҗани белән Радловның дус булганлыгы, семья дуслары булып йөрешкәнлеге, башка кешене кабул итмәгәндә дә Мәрҗанинең аны кабул итүе мәгълүм. Мәрҗанинең тууына йөз ел тулу уңае белән татар галимнәре һәм журналистлары бер китап хәзерлиләр. Шул уңай белән Петербургта яшәүче Радлов янына Габдулла Гыйсмәти керә. Радлов үзенең Мәрҗани белән якын мөнәсәбәттә булганын әйтә һәм күп истәлекләр сөйли. Аларны Гыйсмәти матбугатта чыгармый, чөнки Радлов чыгачак китапка аерым мәкалә итеп үзе әзерләргә вәгъдә бирә. Бу мәкалә нишләптер 1915 елгы «Мәрҗани» китабына кертелмәгән. «Мин,—ди Гыйсмәти,— монда башка якларны язам. Карт галим татар теле мәсьәләсен кузгатты. Сезнең язган әйберегезне, ди ул, гади халык аңламый. Чөнки гарәпчә бик күп катыштырасыз. Гарәп сүзе катыштырып галим булмакчысыз. Сезгә арабизмны күптән ташларга кирәк иде. Имлягызга килсәң, анысы тагы да начар. Имлягыз элекке хәлендә калса, телегезнең тәрәккый итүен һич тә көтмәгез. Сез үрнәк ала торган төрек теле—иң аламасы. Аларның телен төрек үзе дә аңларлык түгел. Гарәп йогынтысына дучар булмаган татарларның телләре чистара» («Йолдыз», 1913, 1912 сан). Радловка «Шура» журналы да зур игътибар бирә һәм хөрмәт күрсәтә. Журнал, әйтергә кирәк, Радлов хөрмәтенә шигырь бастыруга кадәр барып җитә. Радловның төрки кавеме хакында әйләмеш хезмәте, ди журнал, һич онытылмаячак хезмәтләрдәндер. Төрки кавемнәре вәхши халыклар дигән бер фикер көчәйгән вакытта Радловның алар турында хезмәт язып чыгуы бик әһәмиятле эш булды. «Шура» аны «Мөхтәрәм пир» дип атый. Академик Радлов Петербургта яшәгәндә татар дөньясыннан шактый нык аерыла. Сәламәтлеге какшагач ул татар әдәбиятын укымый, газета-журналлар алдырмый. Әйтик, реакция һәм революцион күтәрелеш елларында нык кына үсеп киткән татар әдәбиятын ул белми, хәтта 1913 елда да Тукайны ишетмәгән була. Шулай да татар культурасына элек иткән хезмәтләрен искә алып, киң катлау җәмәгатьчелек, татар укымышлылары 1917 елның башында аның исемен көбат матбугатка күтәреп чыгалар. Татар матбугаты 1917 елның 5 гыйнварында Радловка 80 яшь тулуны билгеләп үтә. «Йолдыз» һәм «Вакыт»ның 6 нчы гыйнвар саннарында Радловка багышланган мәкаләләр, телеграммалар күренә. ■Йолдыз» идарәсе аңа үзеннән шундый телеграмма күндерә: «Мөхтәрәм Василий Васильевич! Сезгә 80 яшь тулу мөнәсәбәте илә затыңызны самими котлыймыз. БезнеК арамызда халис мәгариф тарату юлында күп эшләгән гарызсыз педагог булуыңыэ сыйфаты ил» дә һәм бахосус тюркологиядәге кыйммәтле гыйльми әсәрләреңез илә дә сезнең кадреңезне бик беләмез. Кыйммәтле, файдалы гыйльми хезмәтләреңезне дәвам иттерү өчен аллаһы тәгалә сезгә дәхи дә куп еллар яшәүне насип итсен». ■ Вакыт»та зур мәкалә һәм Радловның рәсеме басыла. «Без үз тарафымыздан бу олугь вә мөхтәрәм гыйлем хадимен 80 яшькә җитүе белән тәбрик итеп, тагы да күп еллар гыйлем мәйданында якты бер чыраг булып торуыны җәнап хактан сорыйбыз», — дип языла анда. Революциягә кадәрге матбугатта академик Василий Владимирович Бартольдка да зур урын бирелә Мәгълүм булганча, Бартольдның иҗат чоры ике заманга — революциягә кадәрге һәм революциядән соңгы заманга бүленә. Аны совет галиме дип атыйлар. Шулай да Бартольд Октябрь революциясенә кадәрге чорда ук инде үзен танытып өлгергән галим. Дөрес, ул чорда әле ул тарихи процессны аңлауда нигездә идеалистик позициядә торган. Ләкин Бартольдны һәр вакытта да үзе өйрәнә торган халыкның социаль-экономик шартлары кызыксындыра. Бартольд яшәп килгән бик күп тарихи доктриналарны өр-яңадан карап чыга. Хаталарны төзәтә һәм көнчыгыш халыклары тарихы буенча искиткеч зур материал туплый. Бартольд Совет хөкүмәте заданиесе буенча зур җаваплы гыйльми эшләр башкара. (Урта Азия университетын оештыра һ. б.). Татар вакытлы матбугаты Бартольдны ни өчен игътибар үзәгенә ала соң? Язган хезмәтләренә караганда, Идел буе татарлары беркайчан да Бартольдның махсус өйрәнү объекты булмаган бит! Моның да хикмәте бер ген» әйберг» кайтып кала: самодержавиенең реакцион шовинистик политикасы котырынган бер чорда академик Бартольд мөселман халыклары тарихын өйрәнүне киң җәелдереп җибәрә, аларга ихтирам белән карый. Татар матбугатындагы демократик агым зур галимнең беренче чиратта әнә шул симпатиясен сизеп ала һәм аның хезмәтен, эшен пропагандалый башлый. Моны күтәрү дә татар халкын рус милләтенең ике милләт икәнлегенә, пу- ришкевичлар милләтеннән Чернышевскийлар, Белинскийлар милләтен аерып карарга өйрәтүгә хезмәт итә. Ф. Кәрими язуына караганда, рус галимнәренең безнең хакта хезмәтләре күбрәк булса, «бер тәкам ялганчы, ифтирачы вә доносчылар өчен урын- лы-урынсыз борыннарын тыгып мөселманнар илә руслар... арасына суыклык төшерергә юл бикләнер иде* («Вакыт», 1911, 811 сан). «Вакыт» газетасы Бартольд эшчәнлеген шул рәвешчә ике милләт арасындагы дуслыкны ныгытучы фактор буларак күтәрә. 1913 елның апрель аенда академик Бартольд Уфа—Оренбург ягына сәяхәткә чыга дигән хәбәр татар вакытлы матбугатын шаулата. «Вакыт» идарәсе моңа зур әһәмият бирә. Бартольд безнең тарихыбызга кагылса, һичшиксез тарихыбыз бәхетле булыр иде, дигән өмет белдерелә. Газета Бартольдның бөтен хезмәтләрен санап чыга да бәхәсләшергә бүген дә урын калдырмый торган фикер әйтә: «Аның бу әсәрләре, — ди. — гаять зур гыйлем, чиксез иҗтиһад һәм күп вакыт исбат итә торган исабәт тугры фикер илә язылганнар. Бартольд ., тарихымызның иң олугъ һәм бу көнгә кадәрге муәррихлары арасында иң гадел бер галим саналырга тиешдер» («Вакыт»,1913, 1224 сан). Бартольд Оренбургка килгәч «Вакыт» газетасы аның һәр адымы, очрашулары турында тулы информация биреп бара. Оренбургта ул «Вакыт» редакциясен» кил», Ф. Кәрими белән әңгәмә ясый. Ике көннән соң Бартольд Ф Кәрими белән берлект» мәдрвсәи «Хөсәениявгә килә, андагы китаплар, программа белән таныша, Оренбург мөселман җәмгыятенең китапханәсен. Кәрвансарайны карый. Хөсәеноалар аңа автомобильләрен бирәләр. Ф. Кәрими һәм доктор Попов зур галимне Каргалыга алып баралар. Бартольд Стәрлебаш мәдрәсәсендә дә була, аның программасы, дәреслекләрен тикшерә, борынгы кулъязмалар белән таныша, зиратка барып борынгы ташларны өйрән». Мәдрәсә хәлфәләренең шәхси китапханәләрен карый Бартольдка хәтфә белән тышланган иске кулъязма «Стәрлебаш тарихын» бүләк итәләр. Бу кулъязма хәзерге көндә Бартольдның архивында булырга тиеш. Бартольд гомере буе татар матбугатын, фәнни хезмәтләрне күзәтеп барган кеш». Татар матбугатыннан ул «Вакыт» белән «Шура»ны яратып укыган. «Вакыт» һәм «Шурамда аның мәкаләләре дә басылган. Татарлар арасында үзенең хезмәтләрен белүче кешеләр булганга чын күңелдән шатланган. Татар газеталары аның ачык йөзле, мө- паем, хакыйкатьпәрвәр зат икәнлеген язалар. «Шура» еш кына аның хезмәтләренә кагыла, аны телгә ала. Арадан берсендә аның сүзләрен китергәндә хата җибәрә Бартольд моңа зур игътибар бирә һәм «Вакыт»ка хат яза. Анда, ди, галим, минем тарафтан төрки халыклары адресына каты сүз әйтелгән дигән фикер аңлашыла. «Төрки милләте хакында һичбер вакыт вә һичбер урында миннән садир булмаган (башланмаган) каты сүзләр миңа нисбәт бирелмәсен иде, минем өчен анысы бик әһәмиятле». «Шура» болай җавап бирә: «Остазларымыз булган Григорьев, Бартольд, Радловларның әсәрләре белән танышлыгымыз арткан саен ул хаталар кими барырлар. Ул хаталарны гыйльми максатта төзәтеп барырга кирәк. Россиядәге төркиләр илә руслар арасында инде искедән бирле дәвам итеп килгән аңлашмау, бер-береңнән читләшү бетәргә тиеш. Болар арасында инде хакыйкый мөнәсәбәт, кулга-кул тотышып бару башлансын иде». Татар матбугаты битләрендә болардан тыш академик Федор Евгеньевич Корш, профессор Катанов, Иосиф Готвальд турында язылган бик күп җылы материаллар табарга мөмкин. Материал сайлап алуда критерий бер генә: ул галимнең татар халкына мөнәсәбәте. Корш турында зур материаллар бирү дә шуңа кайтып кала. Ул, ди, «Вакыт» газетасы, безне сөйде, безнең хакыЯ^ызда йөз яктылыгы булырлык сүзләр әйтте. Россиядә шәрык гыйлемнәре белән шөгыльләнүчеләр байтак булса да, үзләренең белекләрен хакыйкатькә генә хезмәт иттерүчеләр, безгә дә үз белекләреннән файда тигезүчеләр бик сирәк очрый. Ахыр гомерендә мөстәшрыйкъ булган Корш безне бик якын күрде, шул нисбәттә үзенең вафаты белән безне артыграк кайгыга төшерде» («Вакыт», 1915, 1910 сан). Ориенталист Н. Ф. Катановның татар культурасы өлкәсендәге роле матбугатта галим Петербургка күчеп китәр алдыннан күтәрелә. Моны иң актив күтәрүче органнардан «Йолдызнны күрсәтергә мөмкин. Эш шунда ки, Катанов китәр алдыннан үзенең китапханәсен Казанда сатып калдыру турында хәбәр бирә. Бу мәсьәлә буенча «Йолдыз» берөзлексез информация биреп бара. Либераль газета мәсьәләне либералларча ача: газета битләрендә татар байларын шушы китапханәне сатып алырга үгетләү башлана. 30 мең сумлык китап 10 меңгә сатыла дип хәбәр бирелә. «Йолдыз» китапханәнең нидән торганын белмичә сөйли. Моны «Вакыт» ачып бирә. Китапханә нигездә төрки китаплардан, букинист, антикварлардан җыйган китаплардан тора. Анда кулъязмалар күп. Бөтендөнья ориенталистла- рының иң сирәк китаплары бар. Атласлар, рәсемнәр. Барлыгы 10 мең том чамасы — 24 шкаф, һәр шкафта 6 шүрлек китап. «Вакыт» газетасы моны сатып алырга Уфа, Оренбург байларын өндәп карый. Казанда өмет юк, булдыра алмаслар, ди. Анда хаҗәтсенү күренми. Моны сатып алсак, «берничә ун мең сумлар сарыф итеп, бәгъэы бер хәзрәтләрнең исемнәре, шөһрәтләре өчен салынган мәдрәсәләрдән, авылларны вак кисәкләргә бүлеп теләгән кешеләрне имам итмәк өчен салына торган мәсҗет- ләрдән әллә никадәр артык файдалы һәм саваплы эш булыр иде» («Вакыт», 1913, 1213 сан). Шунысы характерлы, һәр ике газета бу очракта динне тәнкыйть итә. Нинди сак «Иолдыз»да болай дип яза: «Шушы китапханәне алырга бер бай табылмады. Үткән елларда Казанда бер атаклы бай 15 меңгә төшереп кирәкмәгән урында мәчет салдырды. Әгәрбер кеше мөфти хәзрәт исеменә мәчет салырга яки көмеш комган бүләк итәргә дисә иде, һичшиксез, күбрәк тә җыелыр иде. Бездә урманга утын ташучы, диңгезгә су ташучы байлар байтак. 50 шәр сум гына җыйыйк. 200 бай юкмыни? Халыкның алга китүендә, аның төрле фәннәрдән җиңеллек илә хәбәрдар булып мәгълүматын арттыруында иң зур урын тотучы, шөбһәсез, китапханәдер». Казан шулай үгет-нәсихәт сатып ятканда Төркиянең бер вакыфлар назәрәте «Йолдыз» аркылы китапханәнең хакын сорап ала. Озак та үтми, бу китапларның бәясенә килешеп вакыфлар назәрәте гыйльми мөэссисләр назире Рәшид бәкне Россиягә җибәрә. «Йолдыз» һәм башкалар китапханәнең ничек сатылганын күзәтәләр. 1914 елда М. Акъегетзадәнең сеңлесе Хәдичәнең кияве инженер-полковник Го- мәрбәй килеп, китапханәне төяп алып китә. Китапханәне Алтын Мөгез ярына бер бина салып урнаштыралар. М. Акъегетзадә моны эшкәртү өчен Стамбулдагы татар студентларыннан бер группа төзи. Китапханә нигезендә Төркиянең тюркология институты төзелә. Китапханәдә барлыгы 22 телдәге китаплар була. М. Акъегетзадә боларны эшкәртә башлагач Төркиядә кулъязмалар җыю кирәклеге турында фикер туа һәм бу эш башлана. М. Акъегетзадә Катанов китапханәсен каталогка алып бетерә алмыйча үлеп китә, ләкин Тәркиядә китапны, кулъязмалар җыю, эшкәртү инде кузгалган була. Татар матбугаты исә китапханә ычкыну уңае белән аһ оруын дәвам итә. Бу уңай белән рус галимнәренә, аларның хезмәтләренә игътибар итү кирәклеге мәсьәләсе тагын да күтәрелә. «Катановлар да надан татар дөньясы тарафыннан һич тә игътибарга алынмый үтеп баралар. Айларның барганнарына руслардан артык безләр әһәмият бирергә тиешле булсак та, наданлыгымыз шомлыгында мәгЪттәэссеф әһәмият бирә алмыйбыз. Мөхтәрәм Катановның язган нәрсәләре татарлар өчен бик мөһим булсалар да, без бу урында аның язганнарыны, күп булдыклары сәбәпле, зекер итә алмыйбыз»,— дип яза «Шура». Катанов, ди журнал, «татар галимнәренең төшенә дә кермәгән китапларны телгә алып сөйли. Ә бездә мәдрәсәләрдә егермешәр ел гомер череткән җаһил руханиларыбызны карагыз инде. Кемдер әйткән иде. Катановны чиртсәң гыйлем чыга, дип. Безнекеләргә чиртсәң, җәһаләт белән хәйваният кенә чыгарырга мөмкин». Катанов китапханәсе Уңае белән татар матбугаты шул рәвешле татарлар арасындагы фикер торгынлыгын, схоластик тәртипләрне тәнкыйть итә, гыйлем юлында руслардан өйрәнергә чакыра. Тик шунысы кызганыч, Катанов үзенең элгәре булган Иосиф Федорович Готвальдтан үрнәк алмаган. Гарәп һәм фарсы телләренең ординар профессоры И. Ф, Готвальд университетта көнчыгыш бүлеге ябылгач Петербургка күчеп китми, Казанда китапханәче булып ала; аның кызы Йоэефина Иосифовна Крелленберг әтисенең васыяте буенча Казан университеты китапханәсенә зур-зур 10 сандык китап тапшыра. Бу китапларны Катанов эшкәртеп чыга, каталогын төзи. Нәтиҗә ясап шуны әйтә алабыз: татар вакытлы матбугаты 1910—17 елларда патша хөкүмәтенең реакцион милли политикасына җавап йөзеннән рус культурасы, прогрессив карашлы рус галимнәренә ихтирам тәрбияләгән. Максатка ирешүдә ул төп объект итеп ориенталистика мәсьәләләрен алган. Бу иң уңай өлкә булган. Татар матбугатында ориенталистика мәсьәләләре һәр вакытта да ике халыкның культура арадашлыгын ныгыту максатында каралган, шул уңай белән татарлардагы фикри торгынлык, гыйлем өлкәсендәге феодализм калдыклары тәнкыйть ителгән. Дөрес, татарларның культура, аң-белемдә артта калуының сәбәпләрен ачу юнәлешендә ориенталистлар мәгърифәтчеләр дәрәҗәсендә калганнар Халыкның наданлыгын аларның кайберләре милли сыйфат итеп билгеләргә омтылган, аларның күбесе төрки группасындагы халыклаоны бео бөтен итеп караган һ б , һ. б. Болар барысы да ориенталистларның үз эшчәнлекләрен тар күләмдә генә алып барулары, тарихны аңлауда марксистик позициядән ерак торуларының нәтиҗәсе. Әмма рус ориенталист- лары самодержавие тарафыннан икеләтә изү астында иза чиккән татар халкына ярдәм кулы сузганнар, халыкны агарту өчен үзләре булдыра алганча хезмәт иткәннәр. Бүгенге фәндә, тарихта алар әнә шул — булдыра алганча, шартлар мөмкинлек биргәнчә иткән хезмәтләре өчен тәкъдир ителергә лаек кешеләр.