Поэзия
Флюра Низамова 1953 елда Башкортстанның гүзәл табигатьле Кыдаш елгасы буенда — Ярмэ- кәй районының Иске Шах авылында туганмын. Биектау чишмәләренең. Бүләк урманнарының серле моңы кечкенәдән үк күңелемә сеңә барды — җыр-моңга. шигърияткә бала чактан гашыйкмын. Поэзиягә аңлы мөнәсәбәтем Чаллы төзелешендә эшләү һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә уку дәверендә ныгып формалашты. Үземдә иң элек күрергә теләгән сыйфатларым — эч керсезлек һәм гражданлык. Классиканы һәм бүгенге көн шагыйрьләрен өйрэнэм. Чордашларымнан Равил Файзуллин, Ренат Харис. Мөдәррис Әгълэмов, Зөлфәт иҗатларын яратам дисәм, башкалар үпкәләмәс, шәт. Кояш нурын эчәр өчен көннәр җитми. Гүзәллекне иңләр өчен күзләр җитми. Җирнең ямен җырга салып мактар өчен Хисләр күп тә, бераз гына сүзләр җитми. Бәйрәм булса, аллы-гөлле күлмәк җитми. Гашыйк булсаң, белдерергә йөрәк җитми. Бергә булсаң, тик бер җылы сүзе җитми, Аерылсаң, китек җанга терәк җитми. Дусларыңда ялгышмаска акыл җитми; Иске акыл яңа көнгә тагы җитми. Тәҗрибәләр килә соңга калып кына — Яңа баштан башлар идең — яну җитми. Җитми вакыт — ае җитми, көне җитми, Вакыт чиген тартып-сузып йөгер — җитми. Яшәү дигән бу давыллы хәрәкәттә Үз-үзеңне табар өчен гомер җитми. Табыну Мин генәме табынучы Тик берәүгә дөньяда! Минем кебек иләсләнеп Янучылар күп алар. Тик минем табыну үзгә, Тик минем денем башка. Сәҗдә кылмыйм, Мәҗүсиләр Табынгандай Кояшка. Табынам үзем тапканның Иң асыл җәүһәренә; Баш идерә алган көчнең Җаныма тәңгәленә. Меңнәрне каратучылар Дөнья хәтле булса да, Рухымны рәнҗетәсем юк, Кемнәндер түбән санап. Синең хәтта Кояшкача Алып менгән җырларың — Күңелемнең үзем ачкан Бер бөеклеге бары. Горурлан: Табынам сиңа, Илһам бирүче Аллам! Тик онытма — Аллаларны Мин үзем сайлап алам. Хөрлек кирәк, имеш, сиңа. Чикләнмәгән ирек. Яратасың. Җаныңны шул Ирексезли кебек. Аһ, бу җепнең-бәйлелекнең Миндә икән очы. Өзәр идең, очар идең — Җитми генә көчең... Чукый да чукый күгәрчен, Зәңгәр бозны тишмәкче; Боз астында ялтыраган Җимне эзләп төшмәкче. Туктама гына, кошкаем, Җитәрсең җимгә тиздән! Үземнең дә күңелемә Йөрүем азык эзләп. Күгәрченем, минем дә бар Томшыктан каннар тамган... Бозлар чукып, ташлар ватып, Хакыйкать эзлим җанга. ...Яратасың. Җаныңны шул Ирексезли кебек. Юк, теләмим андый сөю. Сиңа миннән — ирек, Сиңа миннән — ирек! Үпкәләмим сиңа. Кирәк түгел. Үпкәләүдән өстен акыл бар; Синең язмыш —үзең язган язмыш Сыймаса да гәрчә акылга. Үпкәләргә мөмкинмени ташка, Бәгырьсез дип аны гаепләп?!. Сөйгән булмаса да, яр тапкансың — Уңышыңа, әйдә, кәефлән! Уйна да көл. Тук һәм рәхәт яшә, Томалап куй бар вөҗданыңны. Үпкәләү юк. Тик аз гына жәллим Үлә барган мескен җаныңны... Син китергән ачы әрнүләрем Көннән-көнгә һаман ташый торды. Рәнҗешләрем төенләнде бүген, Бәгыремә бүген таш утырды. Кайчан гына сырхау күңелемә Иң шифалы дару булалырсың? — Юк, соң инде, Хәзер көннән-көнгә Мине дәваларга соңарырсың. Синең янда гына йөрермен күк, Кул сузымы кадәр җирдә генә. Тик син түгел, башка берәү килер, Сихәт булып талган йөрәгемә. ...Соңарырсың. Чабып килерсең бер, Рәнҗеш ташын теләп эретергә: Ул көн булыр минем кояшлы туй, Соңгы соңаруың — нәкъ бер көнгә... Иң авыры димим бу елымны, Каһәрләмим әле, — Я дәгъвәләп килер икәү кичкән Бәхет мизгелләре. Иң ачысы димим бу яшьләрне, Туеп яшәвемнән, — Оят булыр күкрәгеңә тамган Шатлык яшьләремнән. Иң әрнүле димим бу язмышны, Тиңләп кара төнгә, — Я хыянәт булыр син кабызган Якты өметемә.