Поэзия
Салисә Гәрәева
Гаҗәп матур бер җәй җәйләдем Гаҗәп матур җылы җәй җәйләдем: Каен чугын башка бәйләдем, Ат эчердем елга уртасында, Эчтем җәйнең салкын әйрәнен — Гаҗәп матур бер җәй җәйләдем! Серкәләнгән арыш арасыннан Зәңгәр гөлләр җыйдым бер учма; Тар басмада ак сөлгеләр юдым, Ак бауларга элдем, кер учлап. Син елмайдың миңа, гел очрап... Гаҗәп матур җылы җәй җәйләдем — Якты көннәр туды нәүбәтләп; Көннәремә шатлык юлдаш иде. Ә төннәрем ялгыз булмас иде — Иҗат иттем янып, әйбәтләп. Гадәттән тыш хәлләр кичермәдем. Җырга ялган хисләр күчермәдем — Яхшылыкка гына әйдәдем; Җырлап-көлеп үтте бәйрәмем — Гаҗәп матур бер җәй җәйләдем! Станокта токарь — татар кызы Деталь ясый: чарлый, сыр сыза... Станогы кызның кулларына Буйсына да, өзелеп җыр суза. Корыч йомычкалар сары бөдрә, Ялганышып, ургып агалар Станокның тигез гөрләвеннән Туып тора тагын яңалар... Йомычкалар авыр пресс белән Кысыла да, китә мартенга. Ә бераздан алтын-сары булып Кояш чыга мартен артында. Тау түбәсендә Урманнарга керәм, тауга менәм: Шушы гүзәллеккә ни бәя! Таулар түбәсендә — илләр иркен, Турая бил, сулыш киңәя. Кыяларга бөркет оялаган — Аяк басмас җирдә оясы. Уйлар олы монда, үзеңне дә Горур бөркет итеп тоясың. Ак ташларга басып күлгә төшәм, Кайнар, яссы ташка утырам; Тау битендә нарат кәүсәсенә Көмеш чүкеч бәрә тукран... Ерактагы таулар арасыннан Күке саный калган елларны. Күл суына карап искә алам Шаулап үткән гомер елгамны... Жәлләмичә язмыш бирә торды Шатлыкны да, авыр йөкне дә; Барыр юлым — якты бәхет юлы Ничә елга икән, күпмегә? Үткән еллар күзгә моң салмаган, Эшләнәсе эшләр — тау кебек. ...Чал дулкыннар өелеп ярга килә Ак атларга менгән яу кебек!.. Әнкәй кочагына сыенып үстем — Кулларының тоеп җылысын; Әнкәй кулларында ятимлекнең Сизмәдем мин салкын сулышын. Әнкәй кулларына сыенып үстем, Күңеленең тоеп аклыгын, Васыять итеп алдым юлларыма Сабырлыгын аның, сафлыгын. Әнкәй күзе белән тәүге тапкыр Матурлыгын ачтым кешенең, Бөеклеген тойдым Ватанымның, Кирәклеген тойдым эшемнең... Гел син күңелләремдә Кешенең ел дәверендә Яраткан вакты була: Язмы, көзме? Синең кайчан Күңелең якты була? Бәлки сиңа ак кар яуган Январь киче кирәктер? Бәлки көздер?* Көз тауларда Учак уты көйрәтер... Җемелди кояш нурлары Гөрләп аккан суларда; Зәңгәр апрельләрдә бәлки Иркен сиңа суларга? Күбәләкләр гөлчәчәккә Сер сөйләгән җәй аен, Июньнең серле төннәрен Сөясеңдер, мөгаен? Бәлки сиңа һәр фасылның Якындыр кояшлары? Миңа калса, тоям җирдә Бер генә кояш барын: Яз да, көз дә, җәй дә, кыш Көндез дә, төннәрен дә Кояш кебек нур балкыткан Гел син күңелләремдә!.. Бикә Рәхимова Көләргәме, еларгамы? Ятка серем мин сөйләдем — ятның гаме миндә түгел. Колагына керер, чыгар — сүзең сөйлә, ачыл-түгел. Дуска серем мин сөйләдем. Дустым өчен мин бер генә, Уенда аның мин генә, мин генәдер гел телендә. Серем китте дөнья буйлап, уңга иңләп, сулга иңләп. Бушандым дип шатланганчы, тагын басты мине исәп. Телеңнең биге бозылса, артык кайгы килә башка. Сабак алдым үткәннәрдән — инде минем дустым... башка. Сораулар — Син, әни, хатларны әтигә кайтмасын белгәч тә ник яздың? — Син, әни?.. — Ник, әни?.. Әнием киткәч тә башларын күтәрде кәкре муенлы сораулар. Үкенеч ялкыны төтенсез — күренми, сыешмас гел эчкә — урын тар. Бу сораулар шундый — булмый икән тыеп, туры-туры бастырык — өндәү куеп. Кузгалмагыз әле сез дип боерык бирсәң, куялар боерыкның башын борып. Әнигә мин бирмәгәнмен сорауларны җавапларыннан куркып. Шуны белдем торыпторып. Ыгы-зыгы, вак мәшәкать бөтен бер гомерне сорый. Дәрьясына ташлап, йомычкадай безне тормыш болгый. Бер тын калып, йолдызларга ашарга да ирек куймый. Барлыгыңны сыгып суырудан нәфсе бер дә туймый. Бәхетле, бәхетсез минутлар туктамыйча очып үтә. Эх, үткәрсәң иде аларны, тизләгез! дип этәтөртә. Әкрен акса вакыт, бер арасы калыр иде бөек эшкә. Мондый бәхет хыяллансаң да кермәс тик хәтта төшкә. Беек эшләр дип хозурланып мин уйлаган бер арада, каршыдагы биек өй тезелеп менгән кай арада? «Рәхмәт сиңа, туган, бөек эшең өчен», — мин сүз куштым. Бер төзүче егетнең зур, көчле кулын кыстым. Илсөяр Ганиева Шатлыгым Йөрәгемдә заман уты ургый... Көннәремә бәхет чолгана, Бар байлыкны иңнәремә салдым, Авырлыгын аның сорама: Алып кайттым җырларыма салып Моңга чумган урман карашын, Шау чәчәкле, сандугачлы язын, Саф һавалы сихри даласын. Күкнең зәңгәр төсен җырга салдым, Чулпан йолдызының нурларын, Чишмәләрнең көмеш моңы белән Хисләрнең иң изге, зурларын. Томан таралгандай сүнә барды Ярлы хисләр, дөнья ваклыгы. Заман ялкынында янган саен Балкый бара яшәү шатлыгы... Нечкә тойгы, хисләр, күмелгәндәй, Тирәндәрәк кала сүзләрдән: Сүзсез генә эзлим — карашлардан, Сүзсез генә эзлим — күзләрдән. Нәрсәнедер күптән югалттым күк, Эзли күңел, һаман ашкына. Йөрәк тавышыңны? Юк, табалмыйм, Акты микән кушылып ташкынга?! Югалттым да эзлим, ахры, тәүдә Бәхет сипкән күзләр булдымы? Кабатланмас талир тәңкә тавышың Йөрәгемә чыңлап тулдымы? Утлар йотып һаман эзлимен мин, Югалттыммы назлы кулыңны — һич табалмыйм — утта көйдеме соң? Кемнәр җуйды кайтыр юлыңны?.. Җаным тынмас, мәңге эзләрмен мин, Бәлки бер табармын — күзләрдә: Яшәвемнең яме бәлки шулдыр: Яшәвемнең яме — эзләүдә.