Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МӘХӘББӘТНАМӘ» ӘСӘРЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА АНЫҢ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ

Шагыйрь тәбәнәк кенә, бизәкле һәм затлы өстәл янына утырган да иҗат итә. Аның бөтен игътибары ак кәгазь өстендәге юлларга, анда тезелеп баручы хәрефләргә текәлгән. Уйланып тора да, авыз эченнән көйләп, ул кинәт тиз-тиз язып китә. Шагыйрь мәңгелек мәхәббәт турында яза. Ул ышана: аның җыры күп илләргә җитәр, күп халык арасында таралыр. Әсәре гасырларга калсын иде Шагыйрь шул турыда уйлана, шул җаваплылыкны сизә. Чыннан да, гасырлар буе тарих пәрдәсе артында, исәпсез-хисапсыз кулъязмалар арасында ята биргән бу кулъязма, ниһаять, кабат калыкты, халыкка кайтты. Бу нинди әсәр? Аны иҗат иткән шагыйрь кем соңТ Без, 1353 елда иҗат ителеп, төрки халыклар әдәбияты тарихында зур урын тоткан «Мәхәббөтнамә» әсәре турында сүз алып барабыз. Шагыйрьнең төгәл исеме билгесез. Ул аны әйтми, үзен Харәэми дигән псевдоним белән генә атый. Әмма шунысы ачык: әсәрдә аның Көнчыгыш һәм төрки традицияләренә тугрылыклы, оста шагыйрь, зирәк фикер иясе икәнлеге күренә. Ул үзе турында күп сөйләми, үзен беренче планга куймый, тик бүлек ахырларында гына теге яки бу мәсьәләгә бәйләнешле рәвештә, лирик кичерешләрен белдерә. Бу исә әсәрнең лирик-эмоциональ юнәлешен көчәйтүгә һәм үстерүгә ярдәм итә. Шуңа күрә «Ха- рәзми» псевдонимы әсәрдә фикерне гомумиләштерүче бер символик образ булып та яңгырый. •Мәхәббәтнамәмнең хәзерге көндә ике кулъязмасы бар. Алар икесе дә Лондондагы Британ музеенда саклана. Берсе уйгур, икенчесе гарәп хәрефләре белән язылган. Уйгур нөсхәсе II гарәп әлифбасындагы күчермәгә караганда кыскарак. Безнең илгә ул фотокопия хәлендә 1952 елда кайта. 14 кәгазьдән. 28 биттән тора. Анда «Сүз башы* исеме астында 14 бүлек, 3 газәл бирелгән. Бу нөсхә әсәрнең язылуыннан соң 79 ел үткәч күчерелгән. Күчереп язучысы—Мансур исемле кеше. Әсәрнең кайчан һәм кайда күчерелүе турында ул болай дип яза: «Тәмам булды Мәхәббәтнамә китабы. Кутлуг булсын, тарих сикез йүз отуз биштә, сычкан йыл, рәҗаб айының алтысында. Йезд шәһрендә Мир Җәлалдин буйурган үчен бу фәкыйр Мансур бакшый бөтеде*. һиҗри 835 ел хәзерге исәп белән 1432 елга туры килә. Димәк, уйгур тексты Ман- II Бу кулъязма А Щербакмыц «Огузнамс Мухаббат-иаче» (Көнчыгыш одэбняты нәшрияты. Москоу. 19591 дигән китабында басылып чыкты. Автор кулъязмачык тран.ъ пц«ц.ен. . > чага т»р » д к ы л д ы м — исемен искә алдым: бунйад кылдым—иҗат иттем; г а и ж е не х . тнасен • Маркс К и Энгельс Ф Из ранних произведений. М . 1956 593-594 битләр 1 Намәхрибән — сөйкемсез; әхди бакасы з—антлар мәңгелек түгел, вафасыз— даими түгел. ’ Һилалә биңзәр — айга охшаган, з и б а—матур, зифа; мисек йола р—хуш исле; кәндү элен —үз кулы белән * Ширин — татлы, маһру диләрәи ти к—айга тиң йөзле күңел юатучы кебек. Ш сур бакшый (бакшый— күчерүче, язучы мәгънәсендә) тарафыннан Йөзд шәһәрендә (хәзер Иран территориясендә) язылган. Гарәп әлифбасында язылган «Мәхәббәтнамә»—шактый тулы вариант. Моны Мәс- кәү галиме Ә. Нәҗип бастырып чыгара'. Ул 47 биттән тора, барлыгы 948 шигъри юлны эченә ала. Керештән соң, язма әсәрләрдәге традицион форма буенча бүлекләрнең исеме бирелгән. Мәсәлән «Әввәлги намәни әйтер» (Беренче хат), «Икенче намәни әйтер» (Икенче хат), «Өчүнчи намәни әйтер» (Өченче хат) һ. б. Шул рәвешчә, һәр хат аерым бүлекне тәшкил итә. Хат текстларында 11 мәснәви (янәшә, ягъни парлы рифмалардан торган ике юллык шигырьләр) вралаштырылып китерелгән. Әсәрдә мөнәҗәт тә, кыйтга да (Көнчыгыш поэзиясендә газәлнең бер төре, янәшә рифмалардан тора) очрый. Унберенче хаттан соң йомгаклау өлеше—«Хәтимәтелкитаб», «Хи- кайәт», «Илтимасын әйтер» бүлекләре бирелгән. Әсәрнең төзелеше менә шундый. Гарәп хәрефле, нөсхәдә кайбер бүлекләр фарсы телендә язылган. Бу—шагыйрьнең Көнчыгыш Иран культурасы, әдәбияты белән якыннан таныш булуы һәм фарсы телен яхшы белүе турында сөйли. Әсәрнең кайчан язылуы турында «Хәтимәтелкитаб» (китапның ахыры) бүлегендә мондый сүзләр бар: Мәхәббәтнамә сузии мунда беттем, Камугын Сыр йакасында бөтедем... Бу дәфтәр кем булыптыр Мыср кәнде. Йети йуз илли турт ичрә төкәнди. Әсәрнең оригиналы Сыр-Дәрья буенда Арал диңгезе тирәләрендә 754 елда язылган булып чыга. Нөсхәнең 914 елда күчерелүе турында әсәрнең ахырында әйтелгән. Бу—XVI йөз башларына туры килә, димәк, ул уйгур кулъязмасыннан соңрак күчерелгән. Кем тарафыннан күчерелүе билгесез. Төрле урыннарда күчерелүенә карамастан, «Мәхәббәтнамәпнең һәр ике вариантында да тел, эчтәлек ягыннан, аваз системасындагы аерымлыклар гына күзәтелә Моны күчерүчеләрнең төрле диалект вәкилләре булуы белән аңлатырга мөмкин. Шунысы билгеле: «Мәхәббәтнамә» әсәре ул чорда киң территориядә таралган булган. Табылган кулъязмалар шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәләр. «Мәхәббәтнамә» поэмасы тарихта зур социаль үзгәрешләр, олы вакыйгалар чорында языла. XIII— XIV йөзләрдә монголлар тарафыннан буйсындырылган киң территориядә Алтын Урда империясе төзелә. Күп шәһәрләр, мәдәният һәм мәгърифәт учаклары җимерелеп, хәрабәләргә әйләнүгә карамастан, җирле культура үзенең үсүен дәвам итә. төрки халыклар яшәгән өлкәләрдә—Идел буенда. Урта Азиядә, Якын Көнчыгышта, Кырымда уртак төрки культура үсә, әдәби һәм фәнни әсәрләр языла. Бу төрки әдәбиятны һәм культураны үстерүдә татар халкының элекке бабалары да катнаша. Ул чорларда иҗат ителгән язма әдәбият татар әдәбиятының һәм әдәби теленең үсешенә дә зур йогынты ясый. XIII—XIV йөзләрдәге төрки әдәбият турында Әмир Нәҗип болай ди: «Күп кенә төрки халыкларның (мәсәлән, үзбәк, татар, казакъ, төрекмән һ. б.) әдәбияты һәм әдәби тел тарихы Алтын Урда әдәби теле, шул чорда иҗат ителгән әдәби мирас белән тыгыз бәйләнгән» 2 . Ул чорда, фәнни, дидактик әдәбияттан тыш, зур күләмле матур әдәбият әсәрләре дә иҗат ителгән («Хөсрәү вә Ширин». «Гөлстан». «Җөм-җөмә солтан» һ. б.). Безнең заманга килеп җиткән әсәрләр арасында «Мәхәббәтнамә» дә бар. Кешелек дөньясы тудырган әдәби җәүһәрләр арасында «Мәхәббәтнамә» поэмасы аеруча зур урын тота. Мәхәббәт турында язылган бу китап гүзәллеккә дан җырлый, кешенең эчке дөньясын, хискичерешләрен сурәтли. Әсәрдә мәхәббәт проблемасы иҗтимагый тормыштан аерым торган күренеш итеп түгел, бәлки җәмгыять үсеше, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт белән тыгыз үрелеп бара. Әсәрнең беренче юлларында ук без моны ачык күрәбез: Олуг тәңринең атын йад кылдым, Мәхәббәтнамәне бунйад кылдым. Ике йакты гәүһәр галәмгә биргән, Мәхәббәт ганҗене адәмгә биргән...1 Шул рәвешле, әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр мәхәббәтнең кешеләр тормышында тоткан урыны, аның фәлсәфи җирлеге ачыла. Әсәрдә куелган әхлакый-мо- раль принциплар бүгенге көндә дә үзләренең әһәмиятен югалтмаган. Мәхәббәт кешелек дөньясының иҗтимагый үсеше, аерым мораль кодекслар белән бәйле. Кешелекнең интеллектуаль үсешендә мәхәббәтнең дә роле зур булган—ул кешеләрне үстергән, бөек иткән, аларның рухи дөньясын баеткан. Шагыйрь проблеманың нәкъ шул ягына басым ясый. Ул күктәге, теге дөньядагы илаһи мәхәббәт турында түгел, ә кешеләр арасындагы саф тойгыларны зурлап җырлый Җәмгыятьтә мәхәббәт төшенчәсе һәр чорның үз культурасы һәм социаль җирлеге белән бәйләп аңлатыла. Иҗат өчен бу тема гасырлар буе искерми, мәңге саекмый торган бай чыганаклардан санала. Борын-борыннан укымышлылар, язучылар һәм халык чичәннәре мәңгелек мәхәббәт темасына мөрәҗәгать иткәннәр, кешелек җәмгыятендәге бу серле халәтне аңлатып бирергә тырышканнар. Моңа күп әсәрләр багышланган. Еш кына мәхәббәт төшенчәсенә бер яклы гына бәя биреп, аны кешеләр арасындагы бәйләнешләргә һәм интим мөнәсәбәтләргә генә кайтарып калдырырга омтылучылар да булган. Проблеманы иҗтимагый нигездә аңлату җитмәгән. Бу иҗтимагый күренешкә бәя биргәндә, без һәр вакыт марксистик-ленинчыл тәгълимат нигезләренә таянабыз. К. Маркс бу хакта: «Кешедәге гадәти сиземләү генә түгел, хәтта практик рухи хисләр дә (мәхәббәт, ихтыяр һ. б.), бер сүз белән әйткәндә, кеше тойгылары, кешегә хас хисси органнар да бары тик шул предметның яшәешенә, кеше табигатенә бәйле рәвештә генә барлыкка киләләр».—дип күрсәтеп үтә’. Дөнья әдәбиятында мәхәббәт темасына багышланган әсәрләр аз түгел. Көнчыгыш һәм төрки әдәбиятта да аның бөеклеген һәм гүзәллеген гәүдәләндергән классик образлар—Йосыф—Зөләйхалар, Хөсрәү—Шириннәр. Ләйлә—Мәҗнүннәр, Таһир—Зөһрәләр туган. Харәзми әсәре, мәхәббәт темасына багышланган башка әсәрләрдән аермалы буларак, үзенчәлекле итеп, үзенә бер калыпта язылган. Анда трагик ситуацияләргә нигезләнгән сюжет та, романтик образлар да юк. Шагыйрь андый юлны сайламый. Ул үз фикерен куәтләү өчен Көнчыгыш поэмаларында, дастаннарда киң таралган, халыкка мәгълүм булган образларның кайберләрең искә алып кына үтә яки аларга ишарә итә: Оган Йосыф җәмапен сезгә бирде, Мәхәббәт кимийәсен безгә бирде. (Унынчы хат) Шагыйрь мәхәббәт темасын кешенең күңел кичерешләре, тирән психологик уйланулары аша дөньяви җирлектә ачуга зур игътибар бирә. Әсәр тулысы белән диярлек эпистоляр стильдә язылган. Төрки әдәбиятта бу һичшиксез яңа юнәлеш була. Татар әдәбияты аны киң күләмдә дәвам итә. тулыландыра һәм баетып җибәрә Автор, сәнгатьчә сурәтләү алымнарыннан, телнең бай мөмкинлекләреннән оста файдаланып, лирик геройны көчле эмоциональ чаралар, поэтик образлар аша тасвирлый. Ул үзенең фикерләрен еш кына киная һәм ассоциатив чаралар белән белдерә, чын гүзәллек һәм күркәмлек хакына күңел түреннән чыккан изге хисләрен багышлый, җирдәге матурлыкны, нәфислекне югары оптимистик рухта сурәтли. Поэмада күчерелмә мәгънәдәге сүзләр—метафоралар, чагыштырулар, образлы сыйфатламалар һ. б. чаралар аша кеше белән табигать арасындагы бердәмлек тасвирлана. Моны, беренче нәүбәттә, кешенең портретын сурәтләгәндә ачык күрергә була. Традицион сурәтләүләр шул чорлардан ук килә. Мәсәлән, поэмада кешенең йөзен табигатьнең иң матур, яшәргән вакыты яз, чәчкәләр белән чагыштыруга киң урын бирелә. Шулай ук йөзне, кашны, күзне тасвирлау өчен ай образы кулланыла. Гәүдә төэ наратлар, кипарислар, җәннәт агачлары, теш энҗеләр белән чагыштырыла. Табигать күренешләре белән иҗтимагый күренешләр тиңләштерелә: Әйа намәхрибән, әхди бәкасыз, Җиһан йил тик. гомер гел тик вафасыз. (Унынчы хат) Элек-электән кеше портретын сурәтләү юнәлешендә телнең киң мөмкинлекләреннән файдаланылган. Халык иҗаты әсәрләрендә үк портретны тасвирлау чаралары барлыкка килгән. XVI— XVIII гасырларда төрки язма ядкярләрдә портретны сурәтли торган күп сүзләр, төрле алымнар очрый. Төрки халыкларда ислам дине таралу рәсем сәнгатенең үсешен шактый тоткарлауга китергән. Бу хәл язма әдәбиятта кешенең тө- сен-битен, буен-сынын, гәүдә төзелешен тел-стиль чаралары аша сурәтләүгә игътибарны аеруча көчәйткән. Шул рәвешчә, төрки культура тарихында компенсация алымы туган. Язма әдәбиятның тел-стиль, тасвирлау алымнарына бай булуы, өлешчә, шулар белән дә аңлатыла. Халыклар тарихында, тыгыз бәйләнештә торган культура компонентларының бер-берсен тулыландыруы иҗтимагый кануннар җирлегендә бара. Культураны бер бөтен иткән, аның үсешенә киң юл ачкан компенсация алымы әле фәнни яктан тиешенчә өйрәнелмәгән. Киләчәктә аны комплекслы рәвештә өйрәнү бурычы тора. Борынгы әдәби әсәрләрдә портрет алымы аша кешенең тышкы гүзәллеген һәм көчен сурәтләүгә зур игътибар бирелгән. Кол Галинең XIII йөзнең беренче яртысында иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф» поэмасында, мәсәлән, портрет, образлы сурәтләү чаралары югары яңгырашка ия булган сәнгатьчә сөйләм үрнәге тәшкил итә. Менә Зөләйха тасвирлаган Йосыф портреты: Һилалә биңзәр сәнең кашларың вар. Энҗүйә биңзәр сәнең дөшләрең вар. Гаҗәп зиба мисек йопар сачларың вар, Кәндү элен урмәгә лайык имдн... 2 Мондый тасвирлаулар «Мәхәббәтнамәодә дә һәм шул чордагы башка әсәрләрдә дә киң урын алалар. Без ул сурәтләр, сүзбизәкләрнең тагы да яңа эчтәлек алып, тулыланып буыннан-буынга күчеп барганлыгын күрәбез. Мәсәлән, XVI йөз татар шагыйре Мөхәммәдьяр поэмаларында моның уңай тәэсире сизелә: Йөзе аның кичә туган ай тик, Сузе ширин, маһру диләрәи тик...3 |«Төхфәи Мәрдан») Шундый эволюцион үсеш аннан соңгы чорда да ачык күзәтелә. XIX йөздә матур әдәбиятның киң үсеш алуы, яңа жанрларның барлыкка килүе нәтиҗәсендә портретларны куллануда да үзгәрешләр туа: бу чор өчен халык сөйләү теле үзенчәлекләре нигезендә аларны төрле жанрларда тулы һәм төгәл ител сурәтләү хас. Бу—язучының индивидуаль стиле белән дә бәйләнгән. Үз нәүбәтендә, шул җирлектә әдәби тел дә байый. Традицияләр һәр чорга, язучының үз стиленә яраклы рәвештә үзгәрә торалар, яңа эчтәлек алып, тагы да байыйлар һәм үсәләр. Мисалга Г. Кандалый, Акмулла, 3. Бигиев, Муса Акъегет һ. б. язучыларның әсәрләрен алырга мөмкин. XX йөз башы татар әдәбиятында исә чагыштыру, охшашландыру алымына корылган портретлар, югары эмоциональ яңгыраш алып бик үзенчәлекле биреләләр. Биредә без табигать күренешләрен һәм иҗтимагый процессларны параллель кую нигезендә ясалган традицион сурәтләрне дә, әдипләрнең үз тел-стиль алымнарын, сөйләм төзелешен дә күрәбез. Г. Тукайның «Бер рәсемгә» шигыренә мөрәҗәгать итик: И кояш! Ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм, Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына. Күрсә яңлыш бу матур нызныц фәкать рәсмен генә. Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә уз Ләйләсенә. Шагыйрь стилистик максатларда аерым сүзләрнең, фразаларның кабатлануына корылган сурәтләргә аеруча игътибар итә. Бу «Татар кызларынна шигырендә дә ачык күренә. С. Рәмиев шигъри сөйләмдә кыскалыкка, җыйнаклыкка ирешү юлында кешенең тесе-битен, буйкыяфәтен үзенчә, башкалардан аерым итеп сурәтли. Моңа шагыйрь шулай ук элекке төрки поэтик традицияләр җирлегендә ирешә. «Ул» шигырен алыйк: Кашлары — ай аның яңа туган, Йөзе—айның тулган көннәре; Керлекләре—нурлар кич чәчелгән, Ике күзе—шул кичнең күлләре. Мондый алым кыскартылган чагыштыруларга корыла, ике күренеш мәгънә ягыннан бер-беренә тәңгәл куелганда гадәттә кулланыла торган чаралардан (шикелле, кебек, төсле, кук бәйлекләреннән, - дай, -тай кушымчаларыннан, гүя теркәгеченнән һ. б. лардан башка) гына бирелә. Моның матур үрнәкләре XIII—XIV йөзләрдән ук килүен «Мәхәббәтнамә» поэмасындагы түбәндәге юллар ачык күрсәтә Фәләк гыйшкың юлыңда бәсару пай, Ысыргаң данәсе—зөһрә, йөзең—ай. (Беренче хат) Әйа хөршид тик галәм чырагы. Монәввәр чәһрәңез—фирдәвес багы.' (Өченче хат] Татар әдәбиятында ике кисәктән торган мондый чагыштырулар киң кулланылыш «аба. Мәсәлән: Бик күңелсез бер начар ж у р н а л—г о м е р. Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер. |Г. Тукай) Кояш—безгә иптәш, Җ и л—д үс кеше, Ә җ и р инде — безнең анабыз. (һ. Такташ) Нур каләмен кулына тотып. Чыгып баскан шагыйрь—кояш. (М. Җәлил) Портретларны тасвирлауда стилистик алымнар — сөйләмнең аерылгысыз компонентлары. Дәрдмәнднең «Рәсем» шигырен искә төшерик: Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан, Биткәенең иң очында миң яраткан, Саклар өчен зифа буен яман күздән, Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан. Биредә поэтик сөйләмнең эмоциональлеге югары, яңгырашы көчле. Моңа шагыйрь чагыштырулар белән беррәттән, иркәләү кушымчаларын урынлы куллану нәтиҗәсендә ирешә. Дәрдмәнд бу юлларны Навоидан файдаланып язуы турында әйтә. Табигый ки, Навои үзе дә элекке традицияләрдән оста файдаланган. Чагыштыру өчен «Мәхәббәтнамәидөге түбәндәге юлларга мөрәҗәгать итик Аның кем ал иңендә миң яратты, Буе берлә сачыны тиң яратты. Шул рәвешчә, традицияләр яшиләр, үсәләр һәм яңача яңгыраш алалар. Фольклорда гына түгел, язма әдәбиятта да бу юнәлеш халыкның тарихы, аның этнографиясе һәм тормыш-яшәеше белән тыгыз бәйләнгән. Поэзиядә портретларны бирү күп яктан элекке традицияләрне саклый. Ш. Бабич «Исемнәр бакчасы-нда дигән шигырендә строфа саен бер-берсен кабатламый торган портретлар галереясен иҗат итә. Анда фикер тирәнлеге, сүзнең кыскалыгы сокландыра. Гөлгенәгә багышланган строфаны гына алыйк: Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән. Ике күзе кичке тонык күл диелгән, Ай-кояшның ак нурларын оялтырлык Күзләренә чемкарачкыл нур җыелган. Портретлар бирелешендә лирик һәм эстетик юнәлеш һәр вакыт өстенлек ала. Анда эндәшү алымы да традицион сурәтләр белән бергә кушыла: Айлы кичләрдә әгәр чыксаң, йөзеңне нык яшер. Юкса бу матур йөзеңне ай күрер дә көнләшер. Ул чыдый алмас, сине күргәч, ачудан чайкалыр. Ул китәр башка галәмгә, җир йөзе айсыз калыр. (М. Гафури. «Бер матурга») Мондый үзенчәлекләр проза әсәрләрендә дә күренә. Г. Ибраһимов .Көтүчеләр» хикәясендә сөйләмне бертөрлелектән коткару һәм лирик-эмоциональ кичерешләрне киң диапазонда тасвирлау өчен, шәфкать туташы портретын индивидуаль стиль үзенчәлекләре белән баета. Еш кына ул фикерне әйтеп бетерми, сөйләмне кыскарту— эллипсис алымы куллана. Портретның риторик сорауга төгәлләнүе дә укучыга тәэсир итү көчен арттыра. Г. Ибраһимов «Безнең көннәр» романында Разия Ширинскаяның портретын биргәндә дә сурәтләү алымнары, синтаксик-фигураль чараларның төрле төрләреннән оста файдалана. Бу юнәлеш башка проза әсәрләрендә дә киң күләмдә дәвам итә һәм тагы да үстерелә. А. Шамовның Рәүфә, М. Әмирнең Артыкбикә портретлары шунЫң ачык мисалы. Без биредә портретларның барлык төренә дә тукталып үтүне Максат итеп куймадык, бары тик «Мәхәббәтнамә» әсәре традицияләре нигезендә килә торган кайбер үзенчәлекләргә генә игътибар иттек. < Мәхәббәтнамә. әсәрендә XIII—XIV йөзләрдәге төрки язма тел үзенчәлекләре киң чагылыш таба Ул чорда иҗат ителгән әсәрләрнең бер төркемендә хәзерге татар теле үсешендә зур урын тоткан тел нормалары төп урынны били. Нәкъ шушы үзенчәлекне «Мәхәббәтнамә.дә дә ачык күрергә була. Әсәрнең сүзлек хәзинәсе, беренче нәүбәттә, борынгы төрки язма традицияне саклый (кыпчак, угыз, уйгур үзенчәлекләре һ. б.). Моның белән бер рәттән, гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләр дә очрый. Шул язма формалар XIV йөзләрдә халык теле җирлегендә төрле территориядә формалашып килә торган аерым төрки телләргә хас үзенчәлекләр белән тыгыз үрелеп баралар. Халык җырларындагы кебек җанлы сөйләм теленә нигезләнгән тасвирлау чаралары, янәшә рифмалы шигъри юллар әсәрнең эмоциональлеген һәм лирик агышын тагын да көчәйтәләр. Татар әдәби теле әлеге традицияләр җирлегендә гасырлар буе үскән һәм камилләшә барган. Шунлыктан татар теле тарихын XIII—XIV йөзләрдәге язма истәлекләрдән аерып карау мөмкин түгел. «Мәхәббәтнамә» поэмасының сүзлек хәзинәсе XV— XVI, XVII—XVIII йөз татар язма әсәрләрендә нигездә саклана, күбесе хәзерге телдә дә дәвам итә. XIX йөздә һәм XX йөз башында халык сөйләү теле җирлегендә яңа әдәби телнең үсеп чыгуы нәтиҗәсендә, халык теленнән ерак торган яэма китап теле сүзләренең бер өлеше кулланылыштан төшә. Моңа өлешчә архаик терки лексика да, гарәп һәм фарсы алынмалары да керә. Төрки телләрдә гомуми уртак сүзләр элек-электәи зур урын алган. Мәсәлән: саз (уен коралы), кояш, камчы, якты, арслан, йир, йил, энҗе, олуг, багыр (бавыр), айак (азак), багу, булу, күрү һ. б. лар. һәр төрки телдә алар телнең үзенә хас әйтегешенә җайлашканнар. Кайбер сүзләр теге яки бу телдә ешрак кулланыла. Мәгънә төсмерләрендә дә кайбер үзгәрешләр күзәтелә. «Мәхәббәтнамә. дә татар теле өчен хас. тагар телендәге мәгънә үзенчәлекләрен эченә алган сүзләрне дә очратырга була. Мәсәлән, шоңкар, ашау (йийү сүзе белән параллель йөргән), кояш (хәзерге мәгънәдә; элек аның көн сүзе мәгънәсе дә булган) һ. б. лар. Урам сүзенең кулланылышы бик үзенчәлекле. Поэмада ул хәзерге татар телендәге мәгънәдә килгән. Күпчелек төрки телләрдә (үзбәк, әзербәйҗан һ. б) бу мәгънәне бирә торган күчә сүзе «Мәхәббәтна- мәпдә очрамый. Аш сүзе үзбәк телендәгечә пылау төшенчәсендә генә түгел, хәзерге татар телендәге кебек, киң мәгънәдә, гомумән ашау әйберен, ризыкны белдерә. Мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Әсәрдә татар теленең аерым сөйләшләрендә очрый торган үзенчәлекләр дә шак- Үый. Көтмәгә (әдәби телдә көтәргә), шәкәр, катында (янында), булысар һ. 6. сүзләр шундыйлар. Татар теленә хас үзенчәлекләрнең үсеп һәм нормалашып баруы төрле сүз төркемнәрендә һәм грамматик категорияләрдә ачык чагылыш таба Бу килеш кушымчаларында да (җиһан-ның, шоңкар-га, су-ны, күңелең-дә), алмашлыкларда да (кайда, мин, бу, моны, монда, моның), фигыль төркемчәләренең ясалышында да киң күзәтелә. Борынгы төрки язма формалар (татлыг, йүзлүг, катыг) белән беррәттән, сыйфатларда татар теленә хас татлы, йүзле, каты формалары да очрый. Шушы уңай белән, аруг (арыг) сүзенең соңгы авазы төшеп, нормалашып киткән ару сүзен дә (саф, чиста мәгънәсендә) игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шул мәгънә хәзер дә үзгәрмичә татар халык телендә киң кулланылышта йөри. Әсәрдә татар теленең бай хәзинәсе булып саналган күңел каны, йөз нуры, саба җиле. җиде галәм, таң ату. йөз ору кебек фразеологик әйтелмәләр дә күп очрый. Шулай итеп, поэмада татар теленең лексик, фонетик, грамматик нормалары үсешен ачыклый торган күп кенә үзенчәлекләр табарга мөмкин. Болар белән бергә элекке формалар да шактый кулланыла (тупрактин, сачыны, чыраг. баглаганын һ. б). «Мәхәббәтнамә» әсәрендә гасырлар буе төрки халыклар шул җөмләдән, татар әдәбиятына хас булып килгән үгет-нәсихәт стиленең тәэсире дә көчле. Мондый стильдә язылган әсәрләрдә беренче планда кешенең иң югары әхлакый сыйфатлары— гаделлек, дуслык, тугрылык, шәфкатьлелек, юмартлык, дөрес сүзле булу, бер-береңә ихтирам, нәзакәтлелек турында сөйләнә, шул сыйфатлар пропагандалана. .Мәхәббәтнамә» әсәрендә бу сыйфатлар мәхәббәт проблемасы белән тыгыз бәйләнештә бирелгәннәр. Бу яктан «Мәхәббәтнамә. поэмасы бүгенге көндә дә үзенең кыйммәтен, тәрбияви әһәмиятен югалтмый. Ул үзенә укучыларның яңа буыннарын җәлеп итә, дөньяны таныпбелергә, чынбарлыктагы күренешләрнең асылын аңларга һәм иҗтимагый аңның үсешен ачыкларга ярдәм итә. Әсәрне төгәл фәнни аңлатма-комментарийлар белән, халыкка аңлаешлы рәвештә һем элекке поэтик яңгырашын саклап, аерым китап итеп бастыру да көн тәртибендә тора.