МӘХӘББӘТ КАРТАЯМЫ?
Мәхәббәт, Ул үзе иске нәрсә. Ләкин һәрбер йерәк аны яңарта. һ. Т а к т а ». ассажир поезды кечкенә генә бер разъездга туктады. Уртадагы вагоннарның, берсеннән өстенә соргылт плащ,- башына шул ул төстәге фетр эшләпә кигән бер кеше төште. Аның сул кулында сары күн саквояж, уң кулында башы ярым ай рәвешендә кәкре бамбук таяк иде. Пассажир төшеп бераз торуга, тепловоз сузып кычкыртты да кузгала башлады. Буферлар бер-берсенә бәрелеп чыңладылар. Тәгәрмәчләрен шакылдатып поезд китте. Пассажир, тимер юл буенда баскан килеш, бер ялгызы калды. Инде көн уртасы — төш вакыты булуга да ка рамастан, эңгер-менгер чак кебек. Күк йөзен соргылт болытлар каплап алган. Җитмәсә, көзге иләмсез, салкын яңгыр сибәли. Аяк асты пычрак, тайгак. Поезддан төшеп калган пассажир, кулындагы саквояжын юл буенда аркылы-торкылы яткан иске шпалларның берсе өстенә ипләп куйды да, плащын каккалады, жиңнәрен, чабуларын тарткалап тигезләде, якасын, галстугын төзәтте. Аннан, эшләпәсен салып, перчаткасы белән суккалап, кырпуларын төзәтте. Чал чәчләрен сыпырып, эшләпәсен яңадан киеп куйды. Үзе буйга уртача булса да, чандыр гәүдә аны ярыйсы ук озын- җыйнак итеп күрсәтә иде. Яңгыр һаман әле сибәләп торуга да карамастан. юлаучы нигәдер китәргә ашыкмады, тирә-якка каранды — кемнедер эзләгәндәй булды. Әмма разъезд тирәсендә һичбер җан иясе күренми — бушлык, эч пошыргыч юеш тынлык. Тимер юл полотносыннан читтәрәк, барак рә- вешендә, озын итеп, бүрәнәдән бурап салынган, такта белән тышланган һәм сарыга буялган бер катлы өй. Ул көзге яңгыр белән чыланып, бүртеп, каралып — үзе болан да шыксыз, соргылт тирә-якны да караңгылатып, күңелсезләндереп тора, йорт алдындагы кечкенә бакчада үскән ялгыз нарат та картайган, түбәнге ботаклары сынган, имгәнгән Көзге салкын жилдә акрын гына тирбәлә, шыгыршыгыр килеп шың ♦ шый. Нәкъ шул нарат кырыннан такта басма — тротуар уза. Ул ти- * мер юл полотносы белән разъезд башлыгы өен — поездларга чыга торя ган ишекне тоташтыра. Нәкъ шул басмадан, ашыкмыйча, салмак адым- < нар белән тимер юл хезмәткәрләре формасын кигән озын буйлы бер кеше атлый. Аның уң кулында саргылт төстәге кечкенә флаг. Бу. мө- * гаен, разъезд башлыгыдыр. Менә ул да ишектән кереп югалды. Тирә- S як тагын буп-буш калды. Җил көчәйде. £ Ниһаять, безнең пассажир да саквояжын кулына алып кузгалды— S сул аягына аз гына аксап, таягына авыша төште, әле яна гына разъ- 3 езд башлыгы кереп киткән өйгә таба атлады. Ф Нәкъ шул мизгелдә йортның аргы ягыннан яшел пальто һәм шундый ук төстәге шәл бөркәнгән хатын күренде. Ашыга иде ул. Кинәт нәр- “ сәгәдер абынды — егыла язып чайкалып китте. Әмма йөрешен акры- м кайтмады, киресенчә, атлый-йөгерә, саквояжлы пассажирга таба якын- * лашты. Араларында нибары ике-өч адым калгач, икесе дә кинәт тук- « тап калдылар. Ир кеше саквояжын һәм таягын игътибарсыз гына жир- ” гә төшерде, үзе, нигәдер башын күтәреп, күзлек аша үрелеп карады, я Әйтерсең бу хатынны танырга тели иде. Шунда хатын кискен хәрә- ® кәт белән башын артка ташлады, шәле чишелеп китте. •< Тынлык. Бары шыбыр-шыбыр яуган яңгыр тавышы һәм карт на- X ратның шыгырдавы гына ишетелә. я Ниһаять, ир кеше бер адым алга атлады һәм ишетелер-ишетелмәс кенә итеп: — Газизә... — диде. Хатын йокысыннан уянгандай сискәнеп-калтыранып куйды. Аннан алар берберсенең кочагына ташландылар. Бер авыз сүз дә әйтелмәде. Бары тик куллар гына сөйләште. Бераздан хатын башын күтәрде — кулларын ычкындырып, күз яшьләрен сөртте, аннан тагын ир кешене кочып алды һәм еламсыраган тавыш белән пышылдады — Ильяс... чыннан да синме бу?.. Рәхмәт... рәхмәт, жан кисәгем, мине эзләп килгәнсең... II Хатын-кызлар монастыре ишегалдындагы кафедраль соборның гөмбәзләренә асылган барлык эреле-ваклы кыңгыраулар тирә-юньгә сөрән салып берьюлы даңгылдый-чеңгелди башладылар Тышта гы’ на түгел, монда, монастырь хөжрәсендә дә (студентларның тулай торагы). алар колакны тондыралар, күңелгә шом салалар иде. Ильяс, башын мендәр астына тыгып, одеял белән уранып та карады. Әмма чиркәү чаңы колактан китмәде, һаман саен: — Даң-доң! Чең-чең! Даң-доң! _ фу! _ Ильяс, колагы тонып, ачуына чыдый алмыйча одеялын читкә ташлады да торып утырды. — әллә инде бу монашкалар акылдан шашалар. Болай да баш чатный иде... Уф. алла! Ул, башын, чигәләрен ике кулы белән кысып, яңадан урынына ауды. — Нәләт төшкерләре! Шайтан алгырлары! Тфү!! Нәкъ шул вакытта хөжрәнең ишеге ачылды һәм өсте газета белән ябылган алюмин миски күтәреп яшь кенә бер кыз керде. Таушалган соры пальтодан, башында озын колаклы куян бүрек. Куллар ялангач — кызарганнар. Кыз мискине хөҗрә уртасындагы озын, керләнеп, каралып беткән өстәл өстенә куйды да кулларын уа башлады. — УУУУ— нинди суык. Килеп җиткәнче кулларым өзелеп төшә язды... Уф!.. . — Газизә! — Ильяс гаҗәпләнеп кызга карады: — бин? Кайдан? Нәрсә соң ул мискидә? — Нәрсә булсын ди, кичке аш. Ә менә бусы,—кыз, пальто кесәсеннән газетага төрелгән кечкенә бер төргәк чыгарып, миски янына куйды, — бүгенге икмәгең. Мин юри сиңа бүген... кибән башын калдырдым. Ул бит тәмлерәк, ә син авырыйсың. — Минем ашыйсым килми... Температура. — Жүләр! — Кыз уттай кызарып күшеккән кулларын тагын бер кат уды да, мискине өстәл кырыена, Ильясның караваты янынарак этте: _ — Аша, суынуын суынгандыр да инде... Кичен салкын, көндез алай ук түгел иде әле. Монда да җылытып алыр урын юк, ә? Ильяс һаман әле аптырап карый, мискигә үрелми иде. — Нәрсә, миңа төбәлдең? Әнә үзеңә кара, өч көндә әрвах төсе кергән. Танырлык түгел. Еще ашамыйм дигән буласың. Әйдә, ал кашыгыңны, ну Әйт тизрәк, кашыгың кайда? — Кыз елмайды, — мендәр астындамы? — Мискине тагын да этә төште,— әйдә, бераз йөрәк ялгап ал, аптырап утырма Будда төсле. — Газизә! — Ильяс, матрац астыннан алюмин кашык алып газета белән сөртте дә. өстәлгә якынрак шуышып утырды. — Син дә инде... Болактан монда, монастырьга хәтле, миски күтәреп килгәнсең, ялан кул. Шундый суыкта! Бармакларыңны өшетсәң?! — Ярар, күп сөйләнмә, — кыз кулларына өреп алды, — мин бит бүген курста дежурный, шуның өчен китердем. Ә минем кулларымда синең эшең булмасын. Аңладыңмы? — Юк, аңламадым, — Ильяс елмаерга уйлаган иде, әмма барып чыкмады. Инде атнага якын грипп белән авыру, авызга бер валчыкта ризык алмау, тулылыгы болай да чамалы гәүдәне ярыйсы ук бушаткан, Газизә әйтмешли, әрвах төсенә керткән иде. Елмаю урынына күм- күк иреннәр бары тик еламсырап җәелделәр генә: — Синең бит бик әйбәт, дебет бияләйләрең бар иде, алар кайда? — Бар иде дә, очтылар. — Ничек очтылар? — Өченче көнне Сара белән печән базарына үзебезгә кирәкле вак- төяк алырга барган идек. Шунда кесәдән чәлдергәннәр. Ярар, миндә эшен булмасын, үзеңне кара, аша. дим. Мин кулларымны өшетә язып китердем, син һаман кәнфитләнәсең. — Ярый, ярый. — Ильяс икмәкне сындырып -капты, ашны ашый башлады.— Рәхмәт. Башладым. Борщ дип аталган сыек кәбестә суы инде суыну түгел, бозлана да башлаган иде. Ильяс башта Газизәнең күңеле булсын дип кенә капка- лый башлаган иде, ашыйсы чынлап килгән икән, ныгытып тотынды. — Әй, онытканмын да. — Газизә пальто куенына кыстырган дәреслекләрен чыгарды. — Менә, бу сиңа — Ул калын бер дәфтәрне өстәлгә, Ильясның алдына куйды, — өч көнлек лекцияләрнең конспектлары. Минем почерк алама, ничек тә сукаларсың, яме. — Ярый... Танырмын, барыбер тик ятам. — Ильяс ашый-ашый гына жавап бирде.—Алама, имеш, син минем почеркны әйт... Исерек таракан үрмәләгән төсле. Газизә инде аңа карамый, бүлмә-хөжрә эчен җентекләп күзәтә иде. Үзе тар, үзе озынча, әмма биек иде бүлмә. Озынча, тар тәрәзәләр. Хәзер алар бозланып катканнар, урам күренми дә. Инде күптәннән агар- тылмаган, саргайган, урыныурыны белән штукатуры да кубып төшкән дымлы стеналар. Менә шул стеналар буенда, салам матрац өстенә юка гына соры одеяллар ябылган, кәрлә мендәрләр аунаган дүрт карават. Хәзер алар буш. — Кара әле, Ильяс, — Газизә бүлмәне карап-тикшереп бетереп, ана таба борылды,—сезнең малайлар кайда соң? Лекцияләр әллә кайчан бетте. Син япаялгыз ятасың? — Кайда булсын, — Ильяс боршның яртысын ашап, мискине этеп з куйды. — Чиркәүгә киттеләр, бүген бит пасха. Может әле кулич та S алып кайтырлар. н — Кулич! — Газизә кычкырып көлеп җибәрде. — Ул бит чукынды- < рылган була. Син шуны ашыйсыңмы? н Ильяс иңнәрен генә сикертеп куйды, белмим, янәсе. — Ярар, кулич көтеп, ураза тотып утырма. Алдыңдагын ашап бетер. Иртәгә тагын китерермен, обедка. — Кирәкми, иртәгә, может, үзем техникумга барырмын. — Юк. юк.— Газизә кулларын селкеде, — грипп... Алай иртә кузга- ♦ лырга ярамый. Кайтарып алуы бар. Мин техникум врачына әйтермен а иртәгә. Бәлки ул үзе килеп дару бирер... Деррр...— Газизә калтыра- © нып китте. — Кара, сездә нинди суык, өшеп киттем. Син, син одеялы- < на уран, яхшылап, яхшылап. F — Мич сүнгәндер, утыннар чи бит. — Кая. синдә шырпы бармы? £ — Хәзер,— Ильяс матрац астыннан шырпы алып Газизәгә суз- 5 ды. — Мә, малайлардан яшерәм... Тәмәке тартырга алалар да, мич ка- х бызырга да калмый. £ — Тукта әле мин ул мичегезне әфсенләп кыздырыйм... Газизә шырпыны алды да җиңнәрен сызганып, сөйләнә-сөйләнә коs ридорга, мичне кабызырга чыгып китте. Ул арада тагын чиркәү кыңгыраулары котырындылар: , — Даң-доң, Чеңгел-чеңгел, Дзаң-дзац! Ill — Ничек, Газизә, кичә сиңа ошадымы? — Мин хәйран калдым. Такташ абый ничек матур сөйли үзенең шигырьләрен, ә? Мишәр акценты бигрәк килешеп тора үзенә, әйе бит, Ильяс? Шигырь җанланып китә. Менә, тыңла әле, мин Такташ абыйның үзе төсле мишәрчәләп укыйм. Газизә, әз генә тамагын.кырып, Ильяска иелә төшеп укый башлады. Ак каенга асылып менгән кебек. Мнн тормышта һаман яктыга. Югарыга табан юл алдым. Менгән саен жнрнец матурлыгын. Яктылыгын күбрәк күрәлдем... Ә син менәлмәдец. Калдык. Югалдык -■ — Кара, әллә инде син үзең мишәр туфрагыннанмы? Ата мишәрләрчә укыйсың бит. — Кит, булмас! — Газизә, Ильясның култыгыннан кулын тартып алып, читкәрәк тайпылды. — Минем туфрагымда синен ни эшең бар? Мин Урал кызы. — Бетте, бетте.— Ильяс кызны тагын култыгыннан алды. — Инде әрләшмичә генә кайтыйк, яме? Киләсе атнадагы әдәби кичәгә мине тагын да алып барырсың, яме, Ильяс? — Ә үзең кичә мәдәният йортына барыйк, дип чакырганда ничек кәҗәләндең, бармыйм да бармыйм, имеш. •. «к. У » .* з. 81 — Мин оялдым. — Кемнән? — Үзем дә белмим.— Газизә, башын аз гына кыңгыр салып, Ильяска сыенды.— Мин бит белмәдем. — Нәрсәне? — Анда шундый олы шагыйрьләрнең буласын. Такташ, Туфан, Ку- туй, Кави Нәҗми... Минем өчен алар йолдызлар кебек бик еракта гына яналар иде. — Ә хәзер? —Хәзер мин аларны үз күзләрем белән күрдем. Берсеннән-берсе шәбрәк сөйли шигырьләрен! Ә шулай да, берсе дә Такташ абый кебек матур, музыкаль тавыш белән сөйли алмый, әйе бит? — Сезнең мишәр телендәме? — Кит. чукынган! — Кыз, егетнең кулыннан ычкынды да. Проломный урамына таба йөгерде. Ильяс аны көчкә куып життё, кочаклап туктатты. Газизә, талпынып, ычкынырга тырышты. — Җибәр! Мин бүтән синең белән кайтмыйм... Мишәр дә мишәр. Әнә трамвай да килә. Алар җитәкләшеп йөгерә-йөгерә урам аша чыктылар. Шалтыр-шыл- тыр килеп трамвай узып китте. Ильяс белән Газизә тагын култыклашып, бер-берсенә сыенып, үргә— Чернышевский урамына (хәзерге Ленин урамы) күтәрелә башладылар. Акрын гына тәңкә кар ява. Баганаларда янган электр лампочкалары тирәсендә ак күбәләкләр тирбәлә. Аннан алар урам ташларына сырылалар. Аяк астында әйтерсең алмаз кыйпылчыклары жем-жем итә— атлап басарга кыймыйсың... Яна кар исе борынны кытыклый. Егет белән кыз менә шушы күпереп яткан карлардан ашыкмыйча гына атлап, сөйләшмичә, бер-берсенең йөрәк тибешен тыңлап Чернышевский урамына күтәрелделәр. Пассаж кырыеннан Черек күлгә төштеләр. Банк урамына килеп чыктылар һәм монастырьга таба атлады- лһр. Алар биек таш стеналарга якынлашканда күктә тулган ай күренде, тирә-як яктырып китте. Әйләнә-тирәдә мәрмәр йортлар һәм асыл ташлар сибелгән урамнар... Ильяс белән Газизә, зур тимер капкадан монастырьның ишегалдына кереп, уң як собор янындагы өч катлы корпус — кызлар тулай торагының ишек төбендә тукталдылар. Бер-берсенең кулларыннан тотышып, озак кына сүзсез тордылар. Ниһаять, тынлыкны Газизә бозды; — Я. житәр. Мин инде керим. — Тагын аз гына, бик аз гына торыйк инде. Төн шундый матур! — Матурын матур да... Минем әле бер кочак эшем бар бит. Лекцияләрне карап чыгарга кирәк. Кызларга су жылытып куярга кушып киткән идем. Әй, онытканмын да, яле, егет, миңа якынырак кил әле.— Газизә Ильясны үзенә тартып алды һәм пальто төймәләрен ычкындырып күлмәк якасына үрелде.—Яле. яле. айга таба борыл. — Тукта әле син. нишләвең бу? Әллә мине буарга җыенасыңмы? — Буам! —Газизә кычкырып көлде дә ике куллап Ильясның муенын кысты, аннан артка чикте. — Күлмәк якаң керләнгән. Хәзер үк бүлмәңә кайтып сал да, күлмәгеңне миңа китер. Юып мич кырына эләрмен. Иртәгә хәтле кибәр. ' — Нигә шул хәтле ашыгыч? — Күп сөйләмә, мин бит синең шефың. Иртәгә, санитар тикшергәндә, күлмәгең керле булса ояты кемгә? — Шефка. — Вот, шулай булгач. Бер көнне Миңнебикәне ничек кызарттылар? Мине дә— шулай оятка калдырырга җыенасыңмы? ■— Син әле тиз генә кызармассың. — Кит, жүләр, әллә минем жаным юкмы? Ярый, хуш. Газизә әйтеп тә бетермәде, Ильясның кулын ычкындырып корпусның ишегенә таба йөгерде, барып җиткәч, борылып кычкырды: — Ильяс, ятып йоклама, күлмәгеңне тизрәк китер! Егет әллә ишетте, әллә ишетмәде, баскан килеш кузгалмыйча уры- * нында калды. д Тулган ай хәзер кафедраль соборның иске алтын тәресе өстендә 1 асылынып тора. Еракта йолдызлар жемелдиләр. Монастырь эчендәге 2 биек-биек корпуслар, чиркәүләр күгелҗем сөремгә төренеп тын кал- < ганнар. Капка буендагы өч корпус тәрәзәләрендә әле ут яна. Ә аргы * баштагы зур корпуста—дөм караңгы. Анда монашкалар. Алар, мө-2 гаен, чиркәүдә кичке гыйбадәттәдер. « Тирән тынлык. л Ильяс озак кына уйланып торды да. кинәт йокыдан уянгандай, сис5 кәнеп башын күтәрде, һәм капка якка, ирләр корпусына таба атла- ♦ ды. а Ай, моңаеп, аны артыннан озатып калды. iv 5 Икенче көнне кичен, техникумда лекцияләр тәмамлангач, Ильяс, киемнәрен гадәттәгечә алданрак алыр өчен, түбәнге катка — вестибюль- s гә йөгереп төшеп бара иде. Баскыч төбендә чак кына Газизәне төртеп х екмады. * — Бәй, нишләп монда торасың? мәкаләсе чыкты. Безнең колхоз таралды да китте. Безне тагын райкомга чакырдылар. Колхозларны таратуда астан эш йөрткән кулакларны раскулачивать итәргә куштылар. Андый корткычлар Ильтән-Бутада да бар иде. Мин авылга кайту белән җыелыш җыеп, шундыйларның берничәсен раскулачивать итәргә һәм авылдан куарга тәкъдим керттем. Җыелыш тәкъдимне кабул итте. Менә шул төнне мәктәпкә кайтып (мин аның бер бүлмәсендә тора идем) укучыларның дәфтәрләрен тикшерергә генә утырган идем, кинәт тәрәзә пыялалары чәлперәмә килеп коелды. Ут сүнде. — Әбәү! Аттылармы? — Таш ыргытканнар. Мичкә барып бәрелде. — Ярый әле, үзеңә тимәгән... ■— Менә шул вакыйгадан соң район милиция башлыгы мина, вакытлыча дип, шул нәмәстәне бирде,— Ильяс кесәсендәге браунингны капшап куйды. — Акташтан киткәндә аны кире сорамадылармы? — Беләсеңме, Газизә, дөресен әйткәндә, кайтырга ашыгып, аны тапшыру бөтенләй онытылган. Казанга житкәч кенә исемә төште. ♦ — Ярый ла шулай гына үтсә. £ — Үтәр, менә бүген нинди кирәге булды. s — Анысы алай да, — Газизә Ильясны каты итеп кочты, — ярый < әле, тегеләрнең берсенә дә тимәде... Әллә нинди бәлагә очрар идең. * — Беләсеңме, — Ильяс, иелә төште, акрын гына пышылдады, —дө- * ресен әйткәндә, мин атарга да уйламаган идем... Теге, артта торганы S таш ыргыткач ничек курокка басканымны да сизми калдым. — Аллага шөкер, — Газизә Ильясның кулын кысты да кочагыннан * чыкты, — ярар, бер бәладән котылдык. Инде иртәгә ул бистәгә бар- х мыйк. Тагын әллә ниләр эшләүләре мөмкин. ф — Ярар, профком белән сөйләшермен. в — Хуш. о Кызлар корпусының биек авыр ишеге шыгырдап ябылды. Чиркәү- * дән кара күләгәдәй берничә монашка чыкты. ч и V « Зәңгәр күл. Нарат урманы. Кайдандыр ерактан бормаланып агып < килгән кечерәк кенә инеш. Урман эчендә бүрәнәдән бурап, такта бе- £ лән тышланган, яшел, күк, сары буяуларга буялган ике катлы йорт- х лар —коттеджлар. Зәңгәр күл ярында да асты таштан, өске каты агачтан салынып, такта белән тышланган зур, матур йорт тора. Тәрәзә яңаклары, кәрнизләр матур өлгеләр белән бизәлгән һәм акка буялгдн. Ерактан, наратлар арасыннан, бу йорт балкып, күлгә төшеп барган мәһабәт аккош булып күренеп кала, йортның югары катында балкон, ул бөтен дүрт якта да бар. Өске кат бүлмәләрнең барлык ишекләре шул балконга чыга. Моннан матур күренешләр ачыла. Тын, жилсез көннәрдә зәңгәр күл тылсымлы бер көзге булып, күзләрне камаштырып жәйрәп ята. Суы саф, чиста. Төбендәге вак ташлар, камышлар, зураеп күренә — кулыңны суз да ал! Кайнар шук студентлар үз исемнәрен, бигрәк тә сөйгән кызларыныкын камыштан, тал чыбыгыннан үреп күл төбенә ташлыйлар. Ул исемнәр зөбәржәт сыман нурланып шунда ята. Карагыз, көнләшегез, онытмагыз! Әйтүләренә караганда, күл буендагы бу йортлар революциягә кадәр Казан сәүдәгәре Апанаевның жәнге дачасы булган. Хәзер инде ул Казан педагогия техникумы карамагындагы учхоз — уку-тәжрпбә ху- жалыгы. һәр язны кар китү белән монда студентлар килә. Алар көзге укулар башланганчы шушында торалар, жир сөрәләр, иген чәчәләр, яшелчә утырталар, печән чабалар, урып жыялар, кыскасы, барлык авыл хужалыгы эшләрен башкаралар. Хужалыктан алынган уңыш студентлар өчен өстәмә ризык була. Учхознын студентлар өчен файдасы з\р. Беренчедән, кыш буе монастырь хөжрәләрендә яткан студентлар көне- төне уку, ачлы-туклы торудан сок гүзәл табигать кочагына чыгып, эшләп, туйганчы ашап ял итәләр. Икенчедән, студентлар ашханәсе казанына арзан бәяле он, ярма, бәрәңге, яшелчәләр өстәлә. Өченчедән... Хәер, ул турыда сүз соңрак булыр. Ә хәзер>ә: — Даң-доң! — Даң-дон! Йорт алдындагы баганага эленгән рельс кисәгенә дежур студент- тимер таяк белән ике тапкыр сукты. Урман чыңлап китте. — То-рыр-га! — Подъем! — Ф из-за-ряд-ка! — Даң-доң! Дачаларның тәрәзәләре, ишекләре ачылды һәм майка-трусик кигән егетләркызлар йөгерешеп спорт мәйданына тезелә башладылар һәм хәйран калдылар. Бер төн эчендә дачадан дачага сузылган сукмакларда алма агачлары, сиреньнәр, күл ярларындагы шомыртлар дәррәү чәчәк атканнар, тирә-якка хуш ис таралган. Дәрт, егәр, рәхәт бирә торган тылсымлы хуш ис! Физзарядкага тезелгән студентлар бу шифалы, хуш исле һаваны сулап туя алмыйлар, авыз-борыннары белән генә түгел, әйтерсең бөтен тәннәре белән сулыйлар. — Бер-ике-өч! — Бер-ике-өч! Яшьлек яз белән очраша һәм тулып ташый. Нинди бөек могҗиза син, табигать! — Бригадир Салихов! — диде учхоз директоры, озын буйлы, баһадир сынлы, колагына җитә язган кара мыеклы Әхмәт ага. Студентлар аны Тукайның «Кисекбашчыңдагы цирк батырына ишарәләп Кара Әхмәт дип йөртәләр иде. Иртәнге аштан соң рельс бәйләнгән багана янындагы мәйданга, эшкә барырга җыенган -студентлар янына килеп туктады да, Ильяска төбәлеп —Син, егет, үзеңнең бригадаңны тегермән буасы артындагы кырга бәрәңге утыртырга алып бар, — диде. — Ә башкалар — минем белән парникка! Киттек! — Әхмәт абый, ә көрәкләр, чиләкләр, — диде Газизә, алгарак чыгып, — тагын, кичәге кебек, учхоз буйлап завхозны эзлибезме? — Эзләмәгез, туташ, мин монда — диде, җир астыннан калыккандай Газизәнең нәкъ артыннан килеп чыккан тәбәнәк, юан, кысык күзле шадра Шәйдулла. — Әйдә, подручком алып барам үзеңне. — Ха-ха! — Кит. шадра пәри! — Култыкларга үрелгән завхозны этеп җибәреп. Газизә читкәрәк тайпылды.— Үзебезнең егетләр дә җитәрлек. Телеңә салынма, бар чиләкләреңне чыгар! — Туташ, — диде завхоз, директорның инде ярыйсы ук ераклашуын күреп, шадра ул, җан кисәгем, йөрәк яндыра. — Я. беренче бригада, тезелегез! — диде Ильяс, бер-ике адым алга атлап. Кызлар чыр-чу килеп тезелештеләр. Тагын команда яңгырады: — Смирно! Шагом марш! Бригаданың кузгалып китүе булды, кызлар бердәм, көр тавыш белән җыр да башладылар: Без кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә. Без кабызган утлар якты янар. Якты янар хезмәт илендә. Иртәнге саф һавада җыр авазлары урман өстенә, зәңгәр күл өстенә күтәрелде һәм еракка-еракка канатланып очты. Шатлык, яшьлек дәрте таралды. Без кичә алмаган юк кара урман. Без жинә алмаган дошман тумаган; Безнен байраклар котлыйлар" алар. Котлыйлар алар хезмәт бәйрәмен. Ераклаша барган җыр урман эченә кереп сүнде. VI — Әйдә, Газизә, бераз ишегалдында йөрик әле,—диде Ильяс, отбой кыңгыравы шалтырап, танцы бетеп, студентлар бүлмәләренә тарала башлагач. — Бүген мин дежурный бит. — Әбәү, терсәгемне авырттырасың, — Газизә кулын тартып алды,— син дежурный дин, мин төн буе йокламыйча йөримме? — Ә мине жәлләмисеңме? — Жәллим, — Разизә кычкырып көлде дә, кызларга ияреп, залдан чыга башлады, — хәерле төн. — Иптәш Гайнуллина! — диде Ильяс, юри тавышын күтәреп.— Сез ашханәдә дежурный, эшегезгә барыгыз! — Бар инде, бар, — кызларның берсе Газизәне Ильяска этәрде.— өзелә бит бригадирыбызның үзәге, бар... — Җүнсез, — икенче кыз да Газизәнең юлына аркылы төште, — бар, бар, бригадирсыз калдырасың бит безне. Кызлар, гөрләшеп көлештеләр дә, Газизәне калдырып, дачаларга таба йөгерештеләр. — Рәхмәт дусларыңа, — диде Ильяс һәм Газизәнең беләгеннән кысып елмайды, — алар булмаса каласы да түгел идең, ә?.. — Әбәү, кадеремне жибәрепме? — Бәямне төшерепме, диген, булмаса. — Кит, мин закладка салган малмы әллә. • — Ал яулык, зәңгәр шәл, — Ильяс «Зәңгәр шәл» көенә көйләп тә алды, — үтә гомерем бигрәк жәл... — Кара, син әле җырчы да икәнсең, белми идем. — Нәрсә, әллә мине төшеп калган малай дип уйлыйсыңмы? — Өстә, өстә, мин бригадир да диген... — Ярар... Әнә Сәрби апа залны ябарга килә, киттек. — Ярый, только озак түгел... Аннан кереп ятармын. Хәзер үк йокым килә, иртәгә ял көне түгел бит... Алар, залдан чыгып, сукмак буенча күлгә таба атладылар. Наратлар өстеннән моңаеп кына ярым тулы ай карады. Ниндидер бер кош үксеп куйды — мөгаен, төш күрәдер... — Ильяс, — яшел чирәм өстендә Ильяска сыенып утырган Газизә дерелдәп куйды. — Мин туңам... Китим... Әнә ай кая авышты. Инде тан атарга да вакыт җитәдер. Бигрәк озак утырдык. Ильяс дәшмәде, өстендәге костюмын салып кызның җилкәсен каплады. әйбәтләп төрде һәм үзенең кочагына тартты. — Менә шулай утыр, йокла, яме. Мин кузгалмыйм. Газизә башын Ильясның күкрәгенә салды да күзләрен йомды Ай болытлар арасына кереп югалды. Тирә-як караңгыланды. Озакламый болытлар таралдылар да ай гына яктырып килеп чыкты... Ә Газизә инде йоклап та киткән. Сабый балалар төсле ишетелер-ишетелмәс кенә мышнап, рәхәтләнеп йоклый. Ильяс бер кулы белән аны аркасыннан кочкан килеш сокланып йөзенә карады. Озынчарак тулы йөз. Бит алмалары алсу. Киң маңгайга зәңгәр яулык астыннан бер тотам соргылт чәч төшкән. Шулар битне кытыклаган, ахрысы. Еязнзә йокы аралаш кына аларны сул кулы белән каерып җибәргән булды. Яулык арткарак тартылды, чәч тузгый төште. Кечерәк кенә борын, күперенке, алсу иреннәр сулыш алган саен селкенеп куялар. Әле косметика һәм маникюр тимәгән гади, саф сылулык, масаюны белми торган керсез, гамьсез, гүзәл яшьлек. Шул яшьлек хәзер үзенең өмете кочагында онытылып, сөенеп йоклый. Әле аларга барысы да ал ИБРАҺИМ САЛАХОВ ф МӘХӘББӘТ КАРТАЯМЫ? су, матур булып күренә. Язмышның яшенле, күкрәүле көннәре әле ал арга билгесез. Кинәт Газизә үксегәндәй итеп өзек-өзек сулады да Ильясның ку- енынарак сыенды, битен ача төште, нигәдер елмайды. Ильяс ул иреннәргә иелде дә кинәт туктап калды, тартынды. Бигрәк тәмле йоклый... Уятырмын... Ул Газизәнең иңеннән шуып төшкән пинжәкне япты, аны үзенә кысыбрак кочты һәм нигәдер башын күтәреп тирә-якка күз салды. Бу ни бу? Бөтен тирә-як алсу. Наратлар да, әле генә ак фонтан булып утырган шомыртлар да, хәтта зәңгәр күл үзе дә алсуланып яна. — Әллә инде төш күрәм?.. Ильяс көнчыгыш якка карады. Таң! Нинди матур, гүзәл син, туып килгән якты көн. Каядыр күтәреләсе, очасы, гизәсе килә... Яшисе, бик озак яшисе килә... Газизә белән бергә тормыш корасы килә. Көнчыгыш инде кызарганнан-кызара бара. Зәңгәр күл әйтерсең яна... Әнә. яр читендә алсу көймә, нәкъ әкиятләрдә тасвирланган төсле, алсу басмага бәйләп куелган алсу көймә. Ильяс нигәдер бик озак шул көймәгә карап торды, уйланды. Менә ул сак кына Газизәне кочаклады, аннан җай белән генә тезләреннән чирәмгә төшерде, пинжәге белән төрә төште. Газизә күзләрен дә ачмады, изрәп йоклый бирде. Ильяс аяк очларына гына басып ярдан күтәрелде, урман эчендәге үзе торган корпуска таба йөгерде. Озакламый ул ике ишкәк һәм мандолина күтәреп кире Газизә янына килде. ’ — Газизә. — Ильяс аның башын акрын гына күтәреп тезләренә куйды, — Газизә! Рәхәтләнеп, мышнап йоклый. Алсу иреннәр... Ильяс шул иреннәргә иелгән генә иде — керфекләр калтыранды, күзләр ачылып китте, йокы сарылган йөз кинәт нурланып яктырды. Бит алмалары кызарып — янып китте. Бөтен йөз балкыды. — Әбәү! — Газизә күзләрен йомып ачты да сискәнеп торып утырды.— Йоклап киткәнмен бит... —Муенына ук шуып төшкән яулыгын чишеп алды, тузган чәчләрен бармаклары белән генә артка тарап ташлады.— Әбәү! Таң да аткан ич! Оят! Оят! — Ул чәбәләнеп сикереп торды: — И алла, бүлмәдәге кызлар инде ни әйтерләр?.. Ильяс аны кочаклап алды. — Газизә, кара әле мин нәрсә алып килдем? — Кайда? — Менә ич, пинжәк өстендә. Газизә яулыгын бәйли-бәйли Ильяс күрсәткән якка карады һәм гажәпләнеп кычкырып җибәрде: — Мандолина! Анысы нәрсәгә тагын?! — Хәзер әнә теге басма буендагы көймәгә утырабыз да, яңа көнне каршылыйбыз. Мин мандолинода уйныйм, син... — Әйе, шул гына житмәгән,— Газизә, Ильясны этеп җибәреп, күлмәк итәгенә ябышкан үлән, чүп-чарларны кагып төшерде дә китә башлады,— әле бусына да җавап бирәсе бар. Оятсыз. Киттем. — Тукта. — Ильяс аның юлын бүлде, кычкырып көлде, — семь бед, один ответ, диләр бит руслар. — Газизәне ул, күтәреп алып, ярдан түбән, басмага таба алып китте, суга шыбырдап ком коелды. Урма» эчендә ниндидер кош уянып тавыш бцрде. Ишкәкләр, асылынган ике канат шикелле, кыймылдамас булып калды. Көймә тын күл өстеннән үз агышы белән йөзә. Күл өстендә — шау чәчәккә күмелгән ярлар, кырлар өстендә —моң. Чылтырап аккан салкын чишмә сыман мандолина моңы һәм тылсымлы кош булып таң нурларына таба очкан жыр — саф мәхәббәт көе яңгырый. Зәңгәр күзең, күз керфегең Тибрәндереп карама, Күз каравың ук шикелле Йөрәгемә кадала. Медиатор кылларга кискенрәк орынган саен мон көчәя, тавыш тагын да яктырак булып кабына. ♦ Әй. бөдрә чәч, зәңгәр күз, 3 Әйтмәм, бәгърем, авыр сүз. X Тан нурлары сүнделәр. Балкып кояш күтәрелде. Кошлар уянып ма- 2 тур, сихри җырларын башладылар. Чәчәк таҗындагы алмаз тамчылар, < салават күперенең барлык төсләрен җыеп балкыды. н Мандолина, акрын гына дерелдәп аккорд бирде дә, «Тан алды» көе- 2 иә күчте. Газизә үзе дә сизмәстән шуның моңына кушылды: _ * » Таң — таң ата, чулпан калка, г Чулпан тайны уята. Сызылып таңнар аткан чакта ♦ Җырлата да, елата... а о Ильяс ишкәкләрне алды да инде ярга ук килеп терәлгән көймәне х аргы башка, шау чәчәккә күмелгән шомыртларга борды. Вак кына дул- * кыннар күтәрелде. Алар көймәгә сак кына сугылдылар. < Ильяс мандолинаны үзе утырган утыргычның кырыена куйды да ° бер генә атлап алга Газизә янына күчте, аның иңнәренә кулын салды, s — Инде болай гына җырла әле, яме? s — Кит, җүләр, бөтен төнне тиле кеше тбсле күл өстендә җырлап < үткәрдек. Инде кызларга да торырга вакыт. Көймәне тизләт, кеше-кара °- күргәнче бүлмәләребезгә керик, ичмасам, әллә ни уйларлар... — Хәзер, — Ильяс ишкәккә үрелгән булды да, ялт борылып Газизәне кочаклады, иреннәренә үрелде. — Кит, оятсыз! — Газизә, гадәтенчә, тайпылып калмакчы иде. көймә чайкалды да Ильяс утырган якка кыйшайды. Чупылт... Икесе дә суга аудылар. Мандолина нәрсәгәдер бәрелеп чыңлап китте. Газизә жан тавышы белән кычкырды — Әб-әүү... батабыз! Чаң тавышы ишетелде. VII Икенче көнне иртәнге аштан соң Ильяс үз бригадасын эшкә алып барырга дип тезел торганда, әллә кайдан Кара Охмәт йөгереп килеп чыкты. Тирләгән, мышнаган. — Әй, бригадир, кара’ әле, — диде ул килеп җнтәр-жптмәс, тыны кысылудан туктап, тотлыгып, — бүген бригадаңны үзем генә алып чыгармын. — Килеп җитеп маңгаендагы борчак-борчак тирләрен сөртте.— Әле генә техникум директоры звонить итте. Ильяс Салихов тиз генә кайтып мина күренсен, ди. — Нигә икән? — диде Ильяс гаҗәпләнеп, — кызу эш вакыты бит... — Әйе, эш вакыты, тик директор бик кисәтте. Димәк, ашыгыч эш,— ул кулы белән күпер ягына ишарәләде. — Әнә тегермәнче Педер дәдә цт җигә. Ул техникумга он алып барырга җыена. Тизрәк. Китеп бармасын. Йөгер! Кара Әхмәт гадәтемчә мыегын рәтләп күпертергә кереште. Кызлар колактанколакка нидер пышылдап, көлешергә тотындылар. Ильяс әле һаман кузгалмыйча аптырап, икеләнеп тора иде. Нигә бу кадәр ашыгыч чакыралар икән? Әллә әти әни авырып китеп телеграмма сукканнармы? Аның карашы ничектер кызлар арасында тыгыз ланган Газизәгә төште. Менә'ул кызлардан аерылып читкәрәк чыкты да Ильяска таба берничә адым атлады һәм туктап аңа күзләрен тутырып карады. Үзе нигәдер кызарды. Иреннәре кыймылдап киткәндәй булды (әллә инде Ильяска гына шулай тоелдымы?). Ильясның да аңа сүзе бар иде кебек. Нәрсә? Үзе дә белмәде. Ә күзләр, зур зәңгәр күзләр, шундый моңсуланып карыйлар... Күңел нәрсәдер әйтергә тели, ә тел әйләнми... Гажәп бит ул кеше күңеле! Иллә сизгер дә соң! Сүз белән генә түгел, ымлап та күпне әйтә ул. Әмма күп очракта без бу ымга колак салмыйбыз һәм соңыннан үкенәбез, гомер буена үкенеп бетә алмыйбыз. Бу нәкъ менә Ильяс белән Газизәнең күз карашлары бер-берсенә омтылган, нәрсәдер әйтергә теләгән мизгел, язмышның—мәхәббәтнең хәлиткеч борылышы... Әмма алар икесе дә моны сизмәделәр, бер генә сүз булса да әйтеп калырга җөрьәт итмәделәр. Ә кирәк иде, бик кирәк иде ул сүзнең әйтелүе. — Ильяс, әнә Педер дәдә атын җигеп күпергә дә чыкты... Тиз бул... ни катып калдың? — диде кара мыек инде хәл кергән тавыш белән боерып һәм шундук кызларга карап елмайды: — Ә сез, гүзәлләрем, әкренләп кузгалыгыз. — Жыр беләнме, Әхмәт абый, — диде чая кыз Хәдичә, Газизәгә күз кысып, — озатабыз бит. Газизә дәшмәде, кызлар арасына кереп югалды. Ильяс, бригада белән хушлашты да, инде күпердән үк чыгып барган Педер дәдәгә таба йөгерде. Кызлар күмәкләп җыр башладылар. Отряд урман эченә кереп югалды. Ә җыр һаман яңгырады. — Иптәш Салихов, — диде Ильястан күп булса өч-дүрт яшькә генә олырак булган комсомолның өлкә комитеты секретаре, — сез үткән кыш Акташ районында эшләдегезме? Ильяс бераз аптырап, каушап калды: «Әллә браунингны эзлиләр инде. Нәрсә дип җавап бирергә?» — Сез минем сорауны төшенмәдегез әллә, иптәш Салихов? — Ә...—Ильяс сискәнеп урындыктан тора башлады. — Утырыгыз, утыр... Нигә борчыласыз? Мин сезне Акташ районында укыткан һәм колхозлашу буенча райком вәкиле булып эшләгән дип ишеткән идем. — Әйе, — диде Ильяс, каушавын әле дә тыя алмыйча,— эшләдем. — Бик әйбәт,— секретарь елмайды,— кайсы авылда эшләдегез? — Ильтән-Бутада. — Монысы яхшы. — Секретарь урыныннан торып кабинет буенча арлыбирле йөри башлады. Юнгштурм үзенә килешеп, төз. матур гәүдәсенә сыланып тора, хром итекләр атлаган саен шыгыр-шыгыр итәләр.— Акташ партия комитеты сезгә яхшы характеристика бирде. Колхозлашу эшендә тырышып эшләде, диелгән. Менә безгә нәкъ шундый- иптәшләр кирәк тә. — итекләр тагын шыгыр-шыгыр ител ишеккә таба киттеләр, кире кайттылар. — Без хәзер авылда эшләп тәҗрибә алган бер төркем комсомолларны авылларга җибәрәбез. Булышырга. Шул җөмләдән сезне дә күздә тотабыз. — Мин бит әле техникумны тәмамламадым. Госэкзамен калды. — Анысын беләбез, — диде секретарь, Ильясның җилкәсеннән инде бөтенләй дусларча кочып — беләбез, техникум директоры белән сөйләшеп килештек. Сез анда яхшы укучыларның берсе саналасыз икән. Учхозда бригадир да, — дип мактап куйды. — Шулаен шулай да бит, — Ильяс инде бөтенләй тынычланып, уйлап бик җитди эндәште. — Миңа диплом алырга кирәк бит. — Анысына кайгырма, Ильяс. Диплом булыр. Ә менә хәзер безнең авылларда эш начар, — секретарь, кырыслана төшеп, урынына барып утырды. Маңгаена тузып төшкән коңгырт чәчләрен бармаклары белән тарап артка ташлады һәм төбәлеп Ильяска карады. — Кулаклар коткы тараталар. Колхозлар тарала башлады. Урманнарда ара-тирә бандит шайкалары күренә. Кулаклар анда * яшьләрне тарталар. Безнең бурыч: яшьләрне кулак коткысыннан тар- -= тып алып колхоз ягына күчерү. Менә шуның өчен өлкә партия һәм ком- | сомол комитеты сезнең кебек сыналган яшьләрне авылларга җибәрер- £ гә, андагы активка булышлык күрсәтергә карар кабул итте. Шуны тор- мышка ашыру йөзеннән без менә сезне дә чакырырга мәҗбүр булдык. J - Шул ук үзегез эшләгән Акташ районына, хәтта Ильтән-Бута авылына 8 комсомол оештыручысы итеп командировать итмәкче идек. — Кайчан? — Бүген. Хәзер үк. Билетлар алынган. Син ялгыз түгел, Акташка s унҗиде кешелек отряд озатабыз. Чистайга хәтле пароход белән. Анда ф сезне акташлылар каршы алыр. Ильяс каядыр ашыкты һәм үзе дә сизмәстән аягүрә басты. — Яхшы, — диде ул. Нәрсә яхшы, үзе дә төшенмәде. < Биек йортлары. Кремле, Сөембикә манарасы белән чайкалып, TOU манга уралып Казан артта калды. Бары тик Сөембикә манарасы гына '■ озак күренеп торды, ахырда ул да югалды. «Тукта әле... Бу ни булды. д ә? Нигә мин авылга китәргә ризалык бирдем. Ник әле мин зәңгәр күл- < не ташладым? Җүләр!..» Күңел икеләнде, сызланды. Ильяс, аптырагач, “ каютасына керде дә чемоданнан беркемгә дә күрсәтми яшереп, саклап = йөргән клеенка тышлы дәфтәрен алып яза башлады: Пароход китте, Ә күңелем калды. Күнелем калды синдә өзелеп... VIII Ильтән-Бута Акташ районының иң чигендәге салам түбәле, тәбәнәк өйләрдән торган кечкенә бер керәшен авылы. Шундый ук тузган- таралган каралтылар, җил капкалар. Бары тик авыл уртасындагы иске чиркәү мәйданында гына такта түбәле зур берничә өй. биек урыс капкалар масаеп торалар. Бу йортларның хуҗалары да заманында авылны дер селкетеп, канын эчеп яшәгән байгуралар — поп Сергей, кибетче Мптри дәдә һәм шикле бер кәсеп белән кинәт баеп киткән бертуган Иван, Петька һәм Симон Тукмаковлар. Ильяс монда һәр ызбаны, анда кем торганны яхшы белә. Әмма бу авыл аны шикле бер кырыслык белән каршылады. Дөресен әйткәндә, аны монда бер кеше дә каршы алмады. Ильяс Акташтан монда хәтле базарлы авылга баручы бер татар егетенә утырып килгән иде. Шуңа күрә аңа авыл башындагы каберлек янында төшеп калырга туры килде. Агай керәшен зиратындагы аркылы-торкылы сугылган агач тәреләргә. җимерелгән чардуганнарга кырын күзе белән генә карады да күк алашасын куды. На-на, мур кыргыры, нәрсә керәшен тәреләренә исең китте? На! — һәм үзе авыз эченнән генә ниндидер бер дога да укып алды. Ильяс чемоданын күтәреп авылга таба атлады. Урамнар буш. Хәтта бала чага да күренми.* Бары тик берничә кәр- ләшкә эт кенә әллә кайдан килеп чыктылар да. нечкә әче тавыш белән өрә-өрә. Ильясны мәктәп мәйданына хәтле озата бардылар. «Булма- са, мәктәпнең бер бүлмәсендә генә торып торырмын», дип уйланып килгән иде яшь укытучы. Әмма үзенең бер кыш гомерен биргән мәктәбенә килеп җитүгә аптырап калды. Бу ни бу? Әллә инде урамны ялгышканмы? Юктыр, ничек ялгыштырырга, авылда ни барысы өч урам. Әнә, каршыда бөкрәеп, җиргә сеңеп барган иске чиркәү, уңда — мәһабәт тополь. Мәктәп урынында бары көл өеме, кирпеч ватыклары һәм тырпаеп торган кисәүләр. Ильяс авыл советында да кеше очратмагач, үзе фатирда торган Натүк түтәй өенә китте. — Школны әйтәсеңме, ул җанды бит, улым. — Нишләп? — Нишләп дип, пужардан... Яз башы иде. Иртәнчәк, инешкә суга барыйм дип көянтә-чиләкләремне күтәреп чыксам, исем-акылым китте. Пужар, школ жанып ята. Тирә-күршеләр чиләкләр белән су ташый, сибеп азапланалар. Мин дә инешкә йөгердем... Түтәй мич алдына куйган самаварның торбасын алып берничә мәртәбә бик каты өрде. Самавар жанланып сызгыра башлады. Әй аллам, Христос, мин әйләнеп су белән килгәнче, школның стеналары жанып җимерелеп төшкән ие... Үзе дә, мескен, бик иске иде шул. Чиркәү белән бер яшьлек иде бит. Минем атайлар салган. — Нишләп янды икән, түтәй? Әллә мичтә ут-мазар калган булганмы? — Әллә тагын,— Натүк түтәй, кулын селтәде дә, гөҗләп, кайнап чыккан самаварны җилтерәтеп сәкегә җәелгән шакмаклы ашъяулык өс- тенә китереп утыртты. Зур-зур телемләп ипи кисте, кечерәк чүлмәк белән каймак һәм дүрт-биш йомырка китереп куйды. — Әйдә, утыр, энем. Карының ачкандыр... Иртән дәдәңә пешергән йомыркалар ие. Ул урманга утынга китте. Бүген бөтен авыл шунда... Утыр, утыр. Оялма, аша. Каймагына җитеш, менә кашык. — Ә шулай да, — Ильяс чәй эчә-эчә һаман сораулар бирде, — нидән янды икән мәктәп. Тиктомалдан булмас. — Әй, энем, дөньялар бозылды. Алладан да, поптан да курыкмый- лар. Бигрәк бозылды халык... Син аша, аша, энем, йомыркасын ал. Үзеңне сагынып, дәдәң белән искә алып та утырдык әле күптән түгел, килеп яхшы иткәнсең. Ильяс Натүк түтәйләрдә кунды да, иртән көтү белән торып, җәяүләп кенә Акташка — райкомга китте. Райком секретаре Афанасьев озын буйлы, ябык, караңгы чырайлы кеше иде. — Тирә-як урманнарда бандитлар йөри, — дип башлады ул сүзен.— Халыкны колхоздан өркетергә тырышалар. Төп эш хәзер яшьләрне кулаклар йогынтысына бирмәү. — Секретарь арыган, кызарган күзләре белән Ильяска төбәлде. — Менә эш нәрсәдә. — Ә аны, иптәш секретарь, ничек башларга соң? — Ильяска тир бәреп чыкты. — Ильтән-Бутада бер егет, бер кыз күрмәдем. Былтыр бит алар күп иде. Кичке укуга йөриләр иде... — Алар әле урман эшендәдер, тиздән кайтырлар. Ә сиңа, иптәш, бу елны да яшьләрне укытырга туры килер. Ильяс аптырап калды: — Кайда укытырга? — Мәктәптә. • — Мәктәптә? — Ильяс гаҗәпләнеп аңа карады. Әллә инде Иль- тән-Бутадагы мәктәпнең януын белми? Секретарь елмайды, караңгы чырае яктырып китте. — Беләм. иптәш Салихов, яхшы беләм мин Ильтән-Бута мәктәбенең януын, — ул авыр итеп көрсенде, йөзе тагын караңгыланып кит- те. Аннан озак итеп, буылып йөткерде, борылып авызын яулыгы белән сөртте. Ильяс уңайсызланып башын түбән иде. — Ул пожар шундагы кулаклар эше. — Шулай булгач яшьләрне кайда жыярга сон? — Менә нәрсә, иптәш Салихов, — диде секретарь, үз-үзе белән генә сөйләшкәндәй итеп, — мин сезнең тәржемәи хәлегез белән таныш. ♦ Сезнең әтиегез балта остасы. Димәк, балта эшен күреп үскәнсез. g — Әти белән өй бурарга да туры килгәләде. s — Бигрәк тә яхшы. Менә сезгә Ильтән-Бутада яңа мәктәп салу- < ны үз кулыгызга алырга кирәк. Ул бер үк вакытта мәктәп тә, клуб та £ булыр. Без монда районо, райфо белән сөйләшеп, төзү сметасын әзер- * ләп куйган идек’инде. Сез бик вакытлы килдегез. Авыл халкы хәзер 5 шул төзелешкә агач әзерләүдә. Сезгә дә шунда барырга кирәк булыр, g Бурага яхшы бүрәнәләр сайларга кирәк. — Әйе, ә кайчан барырга сон урманга? i — Бүген. Лесничий Иван Петрович хәзер райисполкомда. Әйдә, мин ф сезне таныштырыйм. Алар икесе дә урыннарыннан кузгалдылар. IX < и Язгы иртәләрнең берсендә син ашыгыч эшең белән боз өстеннән ел- s ганың аргы ягына чыгасың. Инде эшең бетеп, төш вакытында өенә кай- = тырга дип киредән ярга киләсең дә хәйран каласың... Бозлар яргала- < нып, берсе өстенә берсе күтәрелеп, тыгызлана баралар һәм инде син £ басып торган ярга үреләләр. Язгы ташкын ярларга сыеша алмый гүләп, s шаулап килә. Кайда инде ул хәзер елга аркылы чыгулар. Юл киселгән. Көтәргә кирәк. Ташкынның тынганын, елганың бозлардан арынганын көтәргә. Күпме көтәргә кирәк сон? Бер көн? Өч көн? Бер атиа?!. Ниһаять, бозлар чәлпәрәмә килеп, ватылып таралалар. Елганың бите ачыла. Ул тынычлана. Син хәзер я көймә белән, я паром белән елганың аргы ягына—үзең теләгән якка чыгасың. Көндәлек тормышта ул шулай жиңел генә хәл ителә. Ә язмышта? Кешеләр язмышында да шундый хәтәр кичүләр була бит. Кайчакта кеше ничектер тыныч кына, гамьсез генә үтеп китә ул кичүне. Чөнки ул әлеге хәлиткеч-хәтәр адымнарны атлаганда, үзенең кире кайтуы турында һич тә икеләнми. Әмма үтүе була, к\пер жнмере- лә. Кире кайтасы юл өзелә. Күпмегә? Ильяс язмышында да шундый көтелмәгән хәл булды. Ул теге кояшлы язгы иртәдә зәнгәр күлдән Казанга чыгып киткәндә Газизәне шул ук кичне кайтып күрәчәгенә, тагын төнозын икәүләп сандугачлар моңын тыңлаячагына аз гына да шикләнмәгән иде. Ә чынлыкта ул китү хәлиткеч борылыш булган. Ә бит нәкъ шул хәтәр мизгелдә Газизәнең күңеле нидер сизенде. Ул Ильяска ниндидер бик кирәкле сүз әйтергә теләп, аңа таба берничә адым да атлады, югыйсә. Ә Ильяс төшенмәде, игътибар итмәде, ашыкты. Хәзер инде менә яңгырлы көз. «Иңде күп тә калмады, тиздән мәктәпне салып бетерәбез. Балаларны укыта башлаганчы, бер атнага булса да, Казанга — Газизә янына сөйләшергә кайтып килергә кирәк. Бәлкем... Бу «бәлкем»не әле Ильяс кычкырып әйтми — тирән сер итеп саклый, уйланып кына йөри иде. Чыннан да, бәлкем Газизә бу мәктәпкә укытучы булып та килер... Килер микән? Соңгы вакытта көннәрнең шыксызлануына, көне-төне туктаусыз яңгыр явуына да карамастан, Ильяс үзенең бригадасын эштән туктатма ды, киресенчә, мәктәпне тизрәк салып бетереп, Ильтән-Бута балаларын яна мәктәпкә җыярга ашыктырды. Бергәләп урман кискән, бүрәнә чыгарган унжиде егет (арада Ильясның былтыргы укучылары да бар иде) аның белән бергә балта чабалар. Инде бура буралган. түбә такта белән ябылган, түшәм ышкыланып түшәлгәИ. Бары ишек-тәрәзә яңакларын утыртасы, рамнар, ишекләр куясы гына калды. Зур дүрт бүлмәле, якты тәрәзәле мәктәп тиздән үзенең шау-шулы укучыларын каршы алачак. Иләктән иләгән сыман вак кына, эчпошыргыч яңгыр сибәли иде ул иртәне. Ильяс ана карамыйча, башкалардан алданрак килеп, тышкы ишек яңагын утыртырга кереште. — Ходай ярдәм бирсен! — Берәү тамак кырды. Ильяс балтасын куеп башын күтәрде. Авыл Советы председателе Матвей дәдә кулына ниндидер кәгазь тоткан килеш басып тора. — Рәхмәт. Мәктәп эченә кер,— диде Ильяс ишектән читкәрәк китеп.— Әйдә, әйдә^уз, Матвей агай. — Юк инде, .улым, кереп тормыйм. Менә,— ул кулындагы кәгазен сузды, — райвоенкоматтан сиңа бер кәгазь. Син инде кул куй да бир. Почта ашыктыра. Районга соңга калам, ди. Ильяс бераз аптырап кәгазьне алды да укып чыкты. Ильяс чакыру кәгазенә кул куеп, түбәнге өлешен ертты да, авыл Советы председателенә кире бирде. Матвей дәдә сул аягына аксап пычрак урам буенча каядыр ашыкты. Икенче көнне райвоенкоматтагы медкомиссия Ильясны Кызыл Армия сафында хезмәт итәргә яраклы дип тапты. Ә өченче көнне аны инде үзе кебек бер төркем такыр башлы егетләр белән Әфган чигенә, ком читләренә озаттылар. Казан еракта кадды. Казан гынамы?! Газизә калды. Беренче саф мәхәббәте калды. Поезд кузгалып киткәч Ильяс вагонның өстәге сәкесенә менеп почмакка ятты да, куен кесәсеннән кечкенә генә бер фото чыгарды. Газизә аны Ильяска соңгы хатында җибәргән иде. Вагоннар шык-шык итә. Буферлар зыңлап куялар. Ильяс, һаман фотога карап, пароходта язган шигырен аз гына үзгәртеп кабатлый: Поезд китте, алып китте мине, Ә күнелем калды. Күңелем калды, синдә өзелеп... X Юк, җиңел булмады солдат хезмәте Ильяска. Бигрәк тә ил чигендә, ком читләрендә, шәфкатьсез сәмум-әфган искәндә. Иртәдән кичкә хәтле баш өстендәге кояш миләрне кайната. Бүрек хәтле генә дә күләгә табып булмый. Ком, ком, ком барханнары. Мич төсле янып кызган ялангач таш кыялар һәм күченеп йөргән ком таулары. Шундый шартларда пулемет станнары, мылтык, көрәк һәм башка солдат кирәк-яраклары күтәреп йөгерергә, эссе комга күмелеп ятарга, янып торган текә таш кыяларга тырмашып менәргә, төшәргә кирәк. Тәннәрдән шыбырдап тир ага һәм тоз булып сылана. Иреннәр чатнап ярыла. Тел авызга сыймый диярлек. Флягадагы су — НЗ. Ул ахыр чиктә. котылгысыз очракта гына махсус рөхсәт белән эчелә. Ә көндәлек өйрәнүләрдә суга сусаган тән тоз белән капланудан сыкрап чатный, яргалана. Су сорый ул. Ә су юк. Берничә көннәргә сузылган маршлар, марш-походлар. өйрәнүләр һәм төннәрен, тревога белән торып, чик бозучыларны, контра-бандит- ларны куу. Кышын Әфганстан ягыннан сәмумнан да яман суык үзәкләргә үтә торган җил исә башлый, ком барханнарын күтәрә. Ә солдат һаман хезмәттә. ♦ Менә шундый шартларда хезмәт итте кече командир Салихов Ильяс. Бу частькә килгәнче ул алты айлык кече командирлар мәктәбен з тәмамлаган иде. Авыр иде солдат хезмәте. Әмма җилләр шашынган | күз ачкысыз кара төннәрдә дә якты минутлары була иде аның. Ул — £ Газизәдән хат килгәндә! $ Шакмаклы дәфтәр битенә шәмәхә карандаш белән тезелгән вак кы- ь на хәрефләр. Ә аларда шундый татлы, йөрәккә якын сүзләр... Ильяс хатка карап Газизә белән сөйләшә. Казармадагы иптәшлә- J ре ишетмәсен дип, күңелдән генә сөйләшә ул. — Син көтәрсеңме минем кайтканны? — Көтәм, көтәм, җан кисәгем. Мин бит хәзер Саба районында ♦ укытучы булып эшлим. Хезмәт срогың тулгач бирегә кайт, яме. Мон- “ да бик матур болыннар, кырлар. Бергә күңелле булыр, әйе бит, Ильяс? ° — Әйе, әйе, җаным, күңелле булыр. Хезмәт срогым тулу белән... < Кинәт бөтен казарманы сискәндереп быргы тавышы яңгырый. < — Тревога! и Хат шунда ук гимнастерка кесәсенә яшерелә Командир пирами- г дадагы мылтыкка ташлана һәм, отделениесен тезеп, команда бирә = — Плацка! 4 Солдатлар дагалы итекләре белән каты баса-баса казарманы дер с. селкетәләр. Ә быргы һаман әле кычкыра, күңелләргә шом сала, f ашыктыра. — Тизрәк! Тизрәк! Чикне бозганнар. XI — Әйе, Газизә Гайнуллина бездә ана теле укытты. Яхшы укытучы иде. — Хәзер кайда? — Анысын инде әйтә алмыйбыз, иптәш командир. Бу ел язын, нәкъ имтиханнар алдыннан кинәт кенә авырып китеп, больницага кергән иде. йөрәк авыруы белән. — Шуннан? — Шуннан май башында туганнары килеп алып киттеләр. — Кая? — Кем белә инде... Мөгаен, дәваланыргадыр. Ул бит үзе Урал ягыннан иде... Мин ул вакытта Казанда идем, шуңа күрә кая алып китүләрен әйтә алмыйм, кадерле иптәш. Саба район мәгариф бүлеге мөдиреннән Газизә турында алган бар мәгълүмат шушы иде. Инде нишләргә соң? Ильяс Әфган чигеннән Татарстанның бу кечкенә район үзәгенә очып кайткандай килгән иде бит. «Көтәрмен, сагынып көтәрмен», дигән иде Газизә, зарыгып көттергән хатларында. Ә үзе — көтмәгән. Кайда ул хәзер? Ипчек табарга? Ильяс, Сабадан кире Казанга кайтып, техникумда бергә укыган кызларны эзләп тапты да Газизә турында сорашты. Әмма алар да аның кайда булуын ачык әйтә алмадылар. Бары тик Газизәнең техникумдагы ахирәте Зифа гына, аптырагач: — Ул бит Урал ягыннан. Мөгаен, туганнары шунда алып киткәннәрдер, — диде. 1 «к У.» м з 97 Урал зур ул! Азия белән Европаны икегә аерып тора. Эзләп кара аннан Газизә исемле бер кызны... Ильяс Казанда бер атна торды. Бер-ике тапкыр Болак буендагы техникумда, аннан элекке тулай торакта — монастырьда булды да Газизәнең эзләрен таба алмагач, туган ягы Казагыстанга кайтып китте. XII — Ой-бай, хуш килдегез жолдас Ильяс Салихов, югары чыгыңыз,— дип партиянең Күкчәтау шәһәр комитеты секретаре Ильяс кабинетка керүгә урыныннан торып, өстәл артыннан чыгып, ике кулын биреп күреште. Бу урта яшьләрдәге, тулы гәүдәле, киң битле, кысык күзле казакъ иде. Стена буендагы урындыкны өстәл янына китереп куеп Ильяска урын күрсәтте. Үзе урынына утырып сүзен дәвам итте: — Мин сезнең армиядән кайтуыгызны ишетеп, көтеп тора идем. Безгә какраз татар мәктәбенә педагог, конкрет әйткәндә, директор кирәк. — Иптәш секретарь,— Ильяс нигәдер урындыгын өстәлгә тартыбрак утырды, мин бит әле учетка басарга гына килгән идем. Әле ял да итмәгән. — Ой-бай,— секретарь кычкырып көлеп куйды, бите тагын да җә- елә төште, ап-ак тешләре күренде. — Ялны алдагы елда икәвемез бергә алып Бурабайга барып кымыз эчәрмез. Хәзер җомышны башлау кирәк... Ал, шулай килештек, — диде дә торып Ильясның кулын кысты. Ильяс аптырап калды. Секретарь әйтү белән генә канәгатьләнмичә, Ильяс белән бергә кабинеттан чыгып, яшел мәктәпкә — тыштан яшелгә буялганга Күкчәтау халкы аны яшел мәктәп дип йөртә иде — барды, эчтән-тыштан җентекләп карап чыкты. Күп кенә тәрәзәләрнең капкачлары бер генә тупсада эленеп тора. Кайберләре җирдә аунап ята. Тәрәзә пыялалары ватык. Парталарның да күбесе каерылган. Мичләрнең морҗалары җимерек. Гомумән, монда күп нәрсәне буярга, сыларга, төзәтергә кирәк иде. Менә сиңа ял урынына бер муенга ике камыт. Ильтән-Бутада да мәктәпне яңадан салды, ә монда тизрәк ремонт башларга кирәк. Инде август башлана. Ярый әле балта осталары, эзләп йөрисе булмады. — Андый вак-төяк ремонтны үзебез генә башкарырбыз. Пыяла-ма- зар куярга рамчы Рәхимнең дә кулы буш,— диде әтисе Газизулла, улының солдаттан туры өйгә кайтып үзе янында урнашуына куанып. Икенче көнне үк мәктәптә балта чапкан, кадак каккан тавышлар ишетелә башлады һәм беренче сентябрьгә ремонт эшләре төгәлләнеп, аның—кайчандыр Ильяс үзе укыган мәктәпнең — ишекләре ачылды. Укучыларны яңа директор үзе каршылады. Кирәкле укытучылар да табылды. Тарих белән географиядән генә кешеләр юк иде. Ул фәннәрне директор үзе алып барырга булды. Ә китап, дәреслекләр һәм башка уку-укыту әсбапларын Ильяс Казаннан алдырган иде. Эшләр җайланды. Әмма Ильясның үз күңеле тыныч түгел иде. Көндезләрен эш белән, укытучылар-укучылар белән мавыгып, уйланырга вакыт калмый. Ә кнчләрен-төннәрен? Озын төннәрдә керфегенә йокы кунмады. Күңеле һаман сагына, эзләнә иде. «Кайда икән ул хәзер? Авырыймы? Бәлкем?.. Юк. юк. Ул исән! Әмма минем өчен исәнме ул? Бәлкем ул инде башка кеше кочагындадыр? Онытырга! Онытырга кирәк. Бөтенләйгә!» Ильяс әле уңга, әле сулга борылып ята. Күзләрен йома... Ә күз алдында һаман Газизә. Башын аз гына кыңгыр салып, моңсу гына карап тора һәм ишетелер-ишетелмәс кенә эндәшә: «Ильяс, мин сине мәңгелек дус дип уйлаган идем. Ә син?» Ильяс үзе дә сизмәстән кулларын суза: — Газизә!.. . XIII «...Ниһаять, мин аякка бастым. Озак, елдан артык авырганнан сон. $ Йөрәк чире белән. Башта больницада яттым. Аннан Кавказда, Кисло- * водск шәһәрендә дәваландым. Ванналар алдым һәм нарзан эчтем. Me- о иә шуннан соң гына йөри башладым. Кисловодскндан кайтып бераз S ял иткәч, сине эзләп Казанга бардым. Техникумда бергә укыган ип- > тәшләрдән сораштым. Ахирәтем Зифа сине былтыр күргән икән. Әй- г түенә караганда, син дә мине эзләгәнсең. Рәхмәт онытмавыңа. Менә ф Зифадан алган адрес буенча сиңа хат язам. Белмим, сине эзләп табар- я мы? Тапсын иде. Сагындым, Ильяс, үзеңне бик сагындым. Күрәсем килә. Мин бит * хәзер Уралда, әниләрдә торам Безнең авылдан ерак түгел тимер юл н уза. Кечкенә генә разъезд да бар. Бәлкем син, Ильяс, килеп тә чыгар- * сың. Көтәм. Паровоз тавышын ишеткән саен, әллә ул киләме, дип, __ разъезд юлына карармын. Сагынып, кайнар сәлам белән: Газизәң». Бу көтелмәгән хатны алуга Ильяс аптырап калды. Сөенү. Ашкыну, а. Ашыгу — барысы да бергә калкып чыкты. Ул көнозын үзен әрләп йөр- * де... «Оятсыз! Ул авырган, үлем белән яшәү арасында җәфаланган. Ә мин?.. Мин аны әллә нинди, Газизәнең уена да килмәгән гөнаһларда гаепләдем. Көнләштем. Каргадым. Мин гаепле. Гафу ит, гафу ит мине Га-зи-зәм. Мин синең турыңда бер вакытта да, бер вакытта да начар уйламадым. Теге икеләнүләрем дә, бары тик артык яратудан, артык сагынудан, сагыштан... Кичер, кичер мине, кадерлем, яме. Мин бүген үк, хәзер үк синең яныңа очам. Синең кочагына атылам. Шатлыгым, якты өметем минем, җан кисәгем, Га-зи-зәм...» Ильяс шул ук көнне вокзалга йөгерде. Иртәгесе көнгә билет алды. Билетын кесәсенә салып, тынычланып, вокзалдан чыккач кына Ильяс дөньяны ап-ачык итеп күрде. Бу ни хәл? Кайдан килгән бу хәтле гүзәллек? Вокзал каршындагы бакчада сиреньнәр шау чәчәктә. Хуш ис борынны яра, исертә. , — Тукта әле, кайчан мин моны күрдем соң? Кайда?—Ильяс бакчага кереп ап-ак чәчәккә күмелеп утырган куаклар астындагы урындыкка утырды. Энҗе чуклар аның баш өстендә тирбәләләр. Ул иркенләп, киң итеп сулыш алды. Нинди матур бу дөнья! Башта бер уй, бер кайгы, бер гамь юк. Нинди рәхәт! Ә шулай да? Кайда, кайчан күргән идем соң мин мондый чәчәкләрне, нурга күмелгән дөньяны?.. — Әйе, әйе.—Ул шатлыгыннан кычкырып куйды һәм шунда ук, кеше-кара ишетмәгәе дип, тирә-якка каранды. Юк икән. Әйе, истә... Зәңгәр күлдә. Газизә белән көймәдә йөргәндә Менә табигать тагын чәчәкләргә күмелгәндә, мин аның кочагына атылам... Төн юлга җыену, чемоданны тутыру, ашкыну, сагыну белән йокысыз үтте. Зарыгып көткән таң атты да, алтын нурлар Ильяс бүлмәсенең тәрәзәсенә төште. Бүлмә яктылык, шатлык белән тулды. Берничә сәгатьтән Ильяс вокзалдан чемоданын күтәреп кире кайтты. Бу — кояшлы иртә —бөек фаҗиганең башлану көне иде. Илгә су- гңш килде. Поезд инде өченче тәүлек ашыга. Кояш кызарып ерак офыкка төшеп бара. Шәфәкъ яна. Болытларга кан тамчылары тама сыман. Поезд Урал тауларын урап узып, Ильяс зарыгып көткән разъездга якынлашты. Йөрәк элеккегә караганда да катырак, ешрак тибә башлады. Күңел ярсыды. Ильяс чыдый алмады, аягүрә басты, ишеккә аркылы салынган бастырыкны да шәйләмичә алга үрелде, кемдер арттан килеп тотты. — Җүләр, төшеп китәсен бит. Ильяс аны ишетмәде, ишек киртәсенә бәрелеп туктап калды. Менә ул разъезд. Арлы-бирле ауган кап-кара шпаллар, рельслар. Әнә алда озын һәм бердәнбер өй — разъезд өе. Сары буяуга буялган. Каршыдагы бакчасында ялгыз яшь нарат үсә. Әнә — сары йорттан кулына саргылт флаг тоткан тимер юлчы киемле бер агай чыкты. Полотнога житкәч флагын аз гына алга сузды да туктап калды. Әнә, йорт артыннан тагын берәү йөгерә... Хатын-кыз! Күк күлмәк, кызыл косынка, кулында төенчеге дә бар... — Га-зи-зә! Ильяс чак кына вагоннан сикереп төшмәде, күкрәге белән ишек бастырыгына ятты, бар тавышына кычкырды: — Га-зи-зә!! — Ильяс!.. Косынка ялкынланып янды, якынлашты. Буферлар чыңлады. Тәгәрмәчләр элеккегә караганда да ашыга төшеп, катырак шакылдадылар. Кызыл косынка абына-сөртенә полотнога күтәрелде, составка якынлашты, кулын болгады, әче тавыш белән кычкырды: — Иль-яс!.. һәм нәрсәгәдер абынып егылды. Поезд аның саен шакылдап, чыңлап ашыкты. Дежурный саргылт флагын төшереп, разъезд өенә таба борылды. Өй буенда яшел ялкын булып яшь нарат һәм полотнога егылган кызыл косынкалы кыз калды. Поезд канлы шәфәкъка кереп югалды. XIV Дүрт ел буена ут, кан, үлем дәрьясы эчендә йөргән лейтенант Салихов Ильяс сау-сәламәт калды. Бүген 1945 елның 9 мае. Берлин. Җимерелгән рейхстаг хәрабәләре алдында аның танкы сакта тора. Тирә-якта әле һаман ут, төтен, сирәк булса да шартлаулар һәм автоматтан атулар ишетелгәли.— Әллә инде котылудан өмет өзгән фашистлар ата, әллә инде җиңү шатлыгыннан тыела алмыйча безнең солдатлар Берлин күген тишкәләп күңел ачалар? Лейтенант гранит, мәрмәр хәрабәләргә бер мәл карап торды да, гаҗәпләнеп үз-үзен капшаштырып куйды. Ничек исән калган ул? Снаряд кыйпылчыклары аның сул кулын, уң аягын ике тапкыр «ялап» үттеләр. Шартлау дулкыныннан очып һушыннан язды — контузия алды. Госпитальләрдә ятты. Күпме иптәшләре монда килеп җитә алмады, бу җиңү өчен юл салып үзләре ярты юлда ятып калдылар. Әле кичә генә соңгы тапкыр атакага күтәрелгән иптәшләрнең дә күбесе хәзер юк. Нинди фаҗига? Ә Ильяс Салихов сау-исән. Җылы яз. Хәрабәләр арасыннан яшел агачлар күренә. Монда да бәлки каядыр читтә шомыртлар, сиреньнәр, акацияләр чәчәк аткандыр. Ильяс тагын чәчәкләргә күмелгән язны, зәңгәр күлне күз алдына китерде һәм авыр итеп көрсенде. Газизә! Кайда икән ул хәзер? Ул да сагына микән зәңгәр күлне? Күрешербезме икән тагын?.. Кинәт Ильясның уйларын бүлеп быргы тавышы колагын ярды — Тревога! — Тревога! Прага баш күтәргән. Прага ярдәм сорый. Лейтенант Салихов экипажы танкка кереп утырды. * ■ Кузгалырга! Курс —Прага! 2 Танк калтыранды, чылбыр табаннар чинап куйды һәм Т—34 ко- | рыч колоннага кушылды. Боргаланып сузылган юлның ике ягында — мәһабәт каштаннар. =: Алар да шау чәчәктә. * Үрләр, таулар, урманнар, елгалар ашыгып артта кала бара. Әнә о алда тагын ука булып ялтырап яткан елга һәм бөкре күпер. Колонна g шуны узарга тиеш. Лейтенант Салиховның танкысы да күпергә килеп g керде һәм... күпер, кинәт күккә күтәрелгәндәй, бөтен тимер рәшәткәлә- s ре, бетоң балкалары белән үрә басты. Танк бер күтәрелде дә бар гәү- > дәсе белән упкынга шуышты. Өченче ел дигәндә Ильяс култык таякларына таянып госпитальдән о чыкты, вокзалга барып билет алды һәм туган шәһәре Күкчәтауга кай- * тып китте. Эчке бер дулкынлану һәм түземсезлек белән туган йорты- ч ның ишеген шакыды Ильяс. < Кайдадыр абзар эчендә булса кирәк, эт өрде Ләкин эндәшүче бул- ° мады. Ильяс инде катырак шакырга тотынды. Ишеккә берничә тапкыр * култык таягы белән дә бәргәләде. т — Кем анда? Өйалдында ут кабынды һәм ишек ачылды. а — Сез кем? Озын буйлы, түгәрәк йөзле ят бер апай ишек ачты. — Сезгә кем кирәк? Әйтерсең аның өстенә салкын су койдылар. Ильяс калтыранып, чайкалып китте, ишек бусагасына тотынып калды. Нәрсәдер әйтергә теләгән иде дә, әйтә алмады, бугазына төер утырды. Абына-сөртенә бусаганы атлады Газизулла абзый улын күрүгә ашыгып сәкедән төште дә кочаклыйм дигәндә генә кинәт туктап калды, үксеп елый башлады Өчесе дә сәке кырыена утырдылар Өйне кара кай. ы басты. Иртәгесен Ильяс култык таякларын шыгырдатып акрын гына зиратка таба атлады. Көн кояшлы, жылы иде. Төнлә аз гына кар сибәләп үткән. Бөтен тирә-як энҗе бөртекләре чәчелгәндәй җемелди. Зират шәһәр читендә, күл артында иде. Озак атларга туры килде. Култык аслары авырта башлады. Күл буена җитәрәк, бәхеткә каршы, бер машина Ильяс янында туктап калды: — Әйдә, абый, утыр! Кая барыш? — Зиратка. Яшь шофер егет Ильясны кабинага күтәреп утыртышты да нәкъ зират капкасы алдына китереп төшерде. Зират өстендә ялангач усак, каен агачлары Ауган, кыйшайган кабер такталары. Әнә, яшел чардуган янында, әле каралырга өлгермәгән кабер тактасы. Очы ярым ай рәвешендә уелган Ильяс шунда таба атлады. Атасының әйтүенә караганда, әнисенең кабере шул булырга тиеш. «...Садыйк кызы Маһиҗамал фаный дөньяны бакый дөньяга рәхмәт әйләде». Бу сүзләр гарәп хәрефләре белән тактага уелган һәм яшел буяуга буялган. Ильяс кабер алдына, изге туфракка — көрткә тезләнде. Баш иелде. Битне кайнар яшь тамчылары чылатты. Җанга якын туган ана да, сөйгән яр да юклыктан күңел әрни. XV Ильясның эшләре җайлы гына башланып киткән иде. Шәһәр мәгариф бүлеге аны яңадан үзе эшләгән мәктәпкә директор итеп билгеләде. Сугыш елларында мәктәп бинасы, аның эчке җиһазлары ярыйсы ук тузган-таушалган иде. Эшне тагын ремонттан башларга туры килде. • Директорлык вазифасын үтәү белән бергә ул тарих, тел-әдәбият фәннәреннән дә дәрес бирә башлады. Өйдә дә тынычлык. Газизулла абзый һаман әле үзенең балта эшендә. Әмма хәзер инде элекке кебек өйләр салып йөрми, сугыш вакытында күчеп килгән бер заводның столяр цехында эшли. Үзен мактыйлар, бүләкләр, өстәмә паеклар да алып тора. Үги анасы Рабига да: «Улым, өс-башың каралмаганмы?»—дип сорап кына тора, барсын да вакытында юа, үтүкли. Ашсуга да бик оста, тырыш, пөхтә хатын. Үги дип бер дә зарланырлык түгел. Инде тынычлап яшәргә дә була иде. Көтелмәгән бер хәл Ильясны бөтенләй чыгырыннан чыгарып ташлады. Эшләреннән бераз арыганрак арада ул Газизәнең элекке адресы белән (адрес китаплар актарганда килеп чыкты) Уралга хат язды һәм зур түземсезлек белән җавап көтте, һәр кич мәктәптән кайтышлый капка баганасына беркетелгән почта ящигын карый, барлык газе- та-журналларны бит-битләп актарып чыга — хат эзли. Тора-бара әллә өмете өзелде, әллә күңеле суынды — ул инде хат көтми башлады. Бер кичне исә һич уйламаганда ящиктан бер конверт килеп чыкты. Эче жу итеп китте Ильясның. «Аңардан»... Йөрәк дөп- дөп тибә. Әллә ничек башы әйләнгәндәй булды, тәне бер эсселәнеп, бер суынып алды. Бу ни бу? Ильяс хәлсезләнеп койма буендагы кар түшәлгән урындыкка чүкте, шактый таушалып, ертылып, әллә нинди штамплар сугылган конвертны әйләндереп-әйләндереп карады. — Бу... Бу бит минем хат. Нигә ул кире әйләнеп кайткан?—«Адресат выбыл» дигән штампны ул инде кырык кабат укыса да, нигәдер мәгънәсенә һаман төшенә алмый иде. Якында гына буылып эт өрде. Ильяс сискәнеп китеп аягүрә басты, көрткә чәчелгән газета-журналларны җыйды. — Улым... әллә авырып киттеңме? Чыраең качкан,— диде үги анасы Ильяс ишектән керүгә. Ильяс эндәшмәде, үз бүлмәсенә узды һәм караватка ауды. Үги ана аны чәй эчәргә ике-өч тапкыр чакырса да, Ильяс, башым авырта дип, чыкмады. Икенче көнне кичен Ильяс үз гомерендә беренче тапкыр салмыш баш белән кайтты. — Син шаулама, карчык, эшендә берәр җайсыз хәл булгандыр,— диде Газизулла абзый, улының мондый хәлдә кайтуына борчылып. Дөрес, аның үзенең дә кайвакыт салгалый торган гадәте бар, ә менә директор улының сәрхуш булуы бер дә ошамады... Әмма сүз кузгатмады. «Баш төзәтер дә басылыр...» дип уйлады. Әмма эш «баш төзәтү» белән генә очланмады шул, еш кабатлана башлады. Хәтта аны урамнан култыклап алып кайтулар да булды. Ата аптыраудан чыннан борчылуга күчте. XVI Партиянең шәһәр комитетында коммунист Салихов Ильясның персонал эше каралды һәм ана каты шелтә бирделәр. Эчүдән туктамаса, партиядән чыгарып, эшеннән алыначагы турында нык кисәттеләр. Соңгы сүзен әйткәндә Ильяс беркемгә дә карамады. Әллә инде карап та күрмәде. Көчкә-көчкә генә: «Инде эчмәм», диде дә тиз генә урынына чүкте. Бу вәгъдәне ул күз буяр өчен түгел, чын күңелдән, үз- үзен тиргәп, вәгъдәсендә торачагына ышанып әйткән иде. Әмма бюро утырышыннан чыгуга аны ниндидер бер сәер өермә бөтереп чолгап алды сыман — күңеле тулды, елыйсы килде. * Булдыра алган кадәр ашыгып баскычтан төште, ике катлы агач з йорттан чыгып тиз генә чаттан борылды. Ул әле үзенең кая барасын S да белми, бары тик кем дә булса арттан килеп кайгыны уртаклаша £ башламасын дип качарга гына ашыга иде. Көн болытлы, кар яумый, җил юк. Менә ул шәһәр бакчасының »- көрткә баткан эскәмиясендә утыра. Нигә — үзе дә белми. Баш өстен- 2 дә ялангач топольләр шыгырдый. Якында гына саескан такылдап үт« о те. Күңелсез. Ильясның күңеле асты-өскә килә. Тәне бер кызып, бер | суынып ала. Иелгән башны һәм күңелне бер генә уй бораулый: ниш- * ләргә? ♦ Менә кинәт күңел икегә — ике Ильяска бүленгәндәй булды һәм я ике Ильяс үзара бәхәсләшә-ызгыша башладылар. Ильяс I. Оятың бармы? Үзең укытучы, балалар тәрбияләүче, үзен * зәм-зәм кабып мәсхәрә була яздың. Теге чандыр, кискен тавышлы ха- < тын бюрода бик дөрес янады бит: сине тәрбияләп маташырга түгел, ° директорлыктан да куарга кирәк. s Ильяс II. Әйдә, куыгыз. Ильяс I. Нәрсә, карап торырлар дисенме әллә, куарлар да шул. “ Инвалид дип тормаслар. Ильяс II. Тукта, тукта, син минем авырткан җиремә басма. Ильяс I. Әһә... Туры әйткән туганына ярамыймы? Алай булгач, эчмә. Моңарчы эчмичә йөрдең, үлмәдең бит Ильяс II. Җитәр! Тукта! Баш катырып һаман бер чүбекне чәйнисең. Синнән башкалар чәйнәгәне дә җитәрлек. «Эчмә дә эчмә!» Ә беләсеңме ник эчәм?! Ильяс I. Я, әйтеп кара Ильяс II. Син көлмә! Ильяс I. Бер дә көлмим. Я, әйт аракы белән дуслашуыңның сәбәбен? Ильяс II. Беренчедән, мин эчкече түгел, йөрәк янганга чыдый алмыйча гына капкаладым. Ильяс I. Ха-ха! Бу, иптәш, яна аргумент түгел. Барлык алкоголиклар да йөрәк янганнан эчә. Ильяс II. Җитте. Син тагын көлә башладың. Кешечә итеп күңелне бушатырга бир әле. Ильяс I. Бетте, бетте. Ләм-мим. Әйдә бушат күңелеңне бушатыр- лыгы булса. Ильяс II. Их! Белмисез хәлне, белмисез .. Ильяс. тагын, көрсенеп куйды. Мин бит инде утыз алтыда Үзем һаман буйдак Кордашларымның инде өйләнерлек уллары, кияүгә бирерлек кызлары бар. Менә, брат, эш нәрсәдә... Ильяс I. Сине кем тота, өйлән. Кызлар беткәнмени? Аларга буен җитмәсә, менә дигән тол хатыннар бар. йорт-жирләре белән Ильяс II. Өйлән дә өйлән... Ул сипа тун алу түгел. Аны да киеп карап, сайлап алалар. , Ильяс I. Хәлеңне үзең белеп син дә сайла. Кем каршы тора Ильяс II. Их... Белмисез... Күнел! Күңелгә якыны кирәк аның. Менә шундый җан теләгәне юк бит, җан теләгәне... Ильяс I. Ә Газизә? Ильяс II (авыр итеп сулады Кесәсеннән папирос чыгарыл кабыз- ды Бер суырды да карга ташлады. Ул пышылдап сүнде). Менә бар хикмәт тә шул Газизәдә инде. Бар өметне баглап язган хатым җавапсыз кайтты бит. Ильяс I. Беләм. Димәк, Газизә юк. Ул кияүгә чыккан. Ильяс II Булмас! (Ачуыннан сикереп торды, тирә-якка каранды. Ялангач агачлар һәм усак башында кара карга). Ярый әле берәү дә юк. Юкса, бу эчеп юләрләнә диярләр иде. Булмас! Булмас... Ильяс I. Тукта әле, синең ул Газизәне күрмәгәнеңә ничә ел булды? Ильяс II. Ничә ел дип... Чыннан да ничә ел? Минем бит ул турыда уйлаганым да юк! Әйдә исәплик. Мин — Ильтән-Бутага кайчан киткән идем? Утыз беренчедә. Димәк... Ильяс I. Димәк, унҗиде ел. Юләр, инде Газизәнең унҗиде яшьлек баласы бардыр. Ә син һаман аны көтәйең. Ильяс II. (кычкырып җибәрде). Безнең арага кермә! Ул көтәм дип сүз бирде, фронтка да язды... Ильяс I. Их, син мәҗнүн... Кайсы кыз көтәм дип вәгъдә бирми. Ә үзе чибәррәк берәүгә очраса ябыша да чыга. Ильяс II Молчать! (Уң кулы кемнедер этеп җибәргәндәй ачулы селтәнде.) Газизә андыйлардан түгел... Ильяс I. Тукта әле, син бит, брат, ник эчә башлавыңны сөйләргә булган идең. Ә үзең әллә нинди биш былтырга, кысыр мәхәббәткә кереп киттең. Ильяс II. Их... (Тагын авыр көрсенде.) Төшенмисез күңелне. Бар хикмәт тә шунда бит. йөрәк яна. Сагыштан. Менә шул ялкынны бераз басар өчендер... Кайгыдан... Колак төбендә бер тавыш яңгырады: — Иптәш Салихов, бу сезме? Ильяс сискәнеп башын күтәрде. Каршында өстенә яшькелт телогрейка кигән, башына ак мамык шәл ябынган бер хатын басып тора иде. Урта буйлы, тулы гәүдәле, кап-кара күзләр. Куе кара кашлар. Әз генә сипкелле түгәрәк йөз. Нечкә иреннәр. Әллә инде чегән хатыны. Ильяс башта аны ничектер танымый торды. — Әллә танымыйсызмы? Кара күзләр зураеп ачылдылар. «Мәдинә! Укытучы Мәдинә!» Ильяс каушап сикереп торды. — Исәнмесез, Мәдинә...— Ул ни әйтергә белми аптырап торды.— Менә бер иптәштән кайтып килә идем... — Бәй, сез калтырыйсыз. Туңдыгызмы әллә. Әйдәгез, безгә. Менә бу бакча каршында гына бит. Бүлмәмне дә күреп чыгарсыз. Чәй эчәрбез. Җылынырсыз. Әйдәгез. — Рәхмәт, рәхмәт. Мин әле генә... — Юк, юк. — Мәдинә Ильясның култыгыннан алды. — Нинди эш ул, өй каршына килеп кермичә китү. Мин үпкәләрмен дә. — Мәдинә керсез, самими бер елмаю белән елмайды. — Әйдәгез, киттек. Ильяс нишләргә дә белмичә урыныннан кузгалды. Кар шыгырдады. Усак башындагы карга бер каркылдады да. очып китте. «Кайдан килеп төште соң бу таракан минем ашка?» — дип уйлады Ильяс. XVII Еш булмаса да казакъ далаларында да күлләр очрый. Кырыйларында башка күлләрнеке кебек биек ярлар, таш кыялар яки таулар булмый. Алар ачык, алар җәйрәп ята — күксел күктәге тулган ай диярсең. Шуңа күрәдер казакъ халкы дала күлләрен айдын күл — ай күле дип атый. Мина еш кына шундый айдын күл буйларында утырырга туры килә. Карыйм да шул җәйрәп яткан сихри көзгегә хәйран калам. Анын көмеш йөзендә бер җыерчык, бер сыр да юк — тип-тнгез һәм якты. Үзе үтәдән-үтә күренмәле, чистасаф. Көмеш тәңкәле чабаклар, алтын канатлы кызылканатлар, кара күләгә шикелле чуртаннар ялт-йолт итеп уйнаклап уза. Күл төбендәге вак ком кызгылт, саргылт, яшькелт * мәрҗәннәр булып балкыйлар. Анда көндезен кояш, төннәрен ай кое- £ на, йолДызлар тирбәлә. Әллә чыннан да бу күл мәшһүр Әбугалисина- g ның тылсымлы көзгесеме икән дип гаҗәпләнеп, сокланып карап тора- < сын айдын күлләргә! Ә шулай да бер вакыт... Ә бер вакыт кинәт айдын күлнең дә йөзе караңгыланып китә, җы- * ерчыклана, сыры була. Аннары дулкыннар калкып күтәрелә. Башта 5 бик вак булсалар да, озакламый алар ак чалмалы авыр дулкыннар- | га әвереләләр. Сискәнеп уянган дала юлбарысы төсле күл ырылдый- * ыңгыраша һәм үкереп яктан-якка ташлана башлый. Ильясның да күңеле кайчандыр дала күле кебек тыныч, гамьсез > иде. Рәхәт иде. Ә хәзер? Ә хәзер ул яраланган җәйрән кебек тыпыр а чына... Ильяс үз-үзен күпме әрләмәсен, сүкмәсен, барыбер «җан җылысын» * өенә алып кайтып булса да капкалый әле. Кайчак елый, җырлый, ман- ч долина чиртә. Ә кайчак бакча каршындагы кечкенә өйгә борыла... < Мәдинә нәкъ сугыш башланыр алдыннан Алма-ата педагогия институтын бетереп Күкчәтауга килгән. Татар мәктәбендә рус теле һәм * әдәбияттан дәрес биргән. Партия эшендәге бер казакъ егетенә кияүгә 2 чыккан булган. Ул сугыштан кайтмаган Балалары юк. Мәдинә хәзер < дә шул ук фәннәрдән дәрес бирә. Җәмәгать эшләренә җанын бирүче, £ ачык йөзле, мөлаем мөгаллимә ул. Ильяс кичләрен аның тәрәзәсен каушап кына чиртә. Мәдинә тиз генә чыгып капканы ача. Өендә чәен хәзерли, якты чыраен күрсәтә. Ильяс мандолина уйный, Мәдинә җырлый. Бик үк көчле булмаса да, йөрәк тавышы белән җырлый ул... Ә Ильяс үзе уйный, үзе Мәдинәнең җырларын тыңлый, үзе ерактагы Газизәсен өзелеп сагына. XVIII Буранлы кичләрнең берсендә, Ильяс, укучыларын өйләренә таратып эшләрен бетергәч, кабинетын ябып тышкы ишекләрне бикләде дә, өенә кайтып китте. Әмма шәһәр бакчасына җиткәч ул гадәтенчә мәчет ягына —үз өйләренә таба борылмады, бакча эчендәге сукмак буенча туры китеп, Мәдинә тәрәзәсе янына туктады Шакыды. Мәдинә йөгереп чыгып капканы ачты, һәм бу төнне Ильяс шул капкадан кире чыкмады. Тора башладылар. Никах та, туй да булмады. Ул турыда уйланмады да. Дөресен әйткәндә, икесе дә бу кушылуга риза иделәр Бергә күңеллерәк тә, тормыш алып баруы да җиңелрәк тоелды. Ә мәхәббәт? Аны берсе дә инде уйламады шикелле. Мәдинәнең мәхәббәте башланырбашланмас сугыш кырында калган. Ә Ильясныкы? Ильяс анысын үзе дә белми. Ул, кабул булмаган дога сыман, җир белән күк арасында эленеп калды Ул хәзер нәкъ шул югалган гыйшыктан арыну юлын эзли иде «Өйләнгәч онытылыр. Мәдинә кемнән ким? Буйга-сын- га Газизәдән артык булмаса Ә карлыгандай кара күзләре кемне генә сихерләмәс. Ә шулай да?..» Мәҗлес шикелле бер нәрсә дә булмады дип әйтеп булмый. Укытучылар үз инициативалары белән (Ильяс белән Мәдинәгә әйтмичә генә) үзара сөйләшеп мәктәпнең бер классында шимбә көн кнч туй мәҗлесе оештырдылар Аш-су хәзерләп алып киленгән иде. Заманы-вакытына күрә мәжлес дигән бу нәрсә матур гына оештырылды. Артык мул булмаса да ризыгы-ние, эчемлекләре, хәтта музыкасы да бар иде. Гадәттәгечә, әүвәл кушылучы парны тәбрикләп касәдәге тамчылар белән ныгытылган сүз әйтелде. Аннан телләр үзеннән- үзе ачылып китеп көлешә, сөйләшә, сыйлаша-сайраша башладылар. Соңгарак, битләр инде шактый алсулангач, җыр башланды. Аны тальянка белән мандолина күтәреп алып көчәйтеп җибәрде. Бер дә уйламаганда нәкъ туйга охшаган мәҗлес башланды да китте. Кыстамыйча сыйландылар, һич ялындырмыйча татарча, казакъча, русча көйләделәр. Яна ир белән хатын бу планлаштырылмаган мәҗлескә чын күңелдән сөенеп — Мәдинәсе җырлап, Ильясы мандолина уйнап табынны тагын да шаулатып, җанландырып кына җибәргәннәр иде... Шулай була бит ул хәерсез, көтелмәгән бер хәл Ильясның күңелен тагын ас- тын-өскә китереп ташламасынмы. Вакыт инде төн уртасыннан авышкан. Кайбер кунаклар кайтырга да җыена башладылар. Шунда шактый кызган, шуңа тагын да матурая, чаялана төшкән яшь укытучы Фәридә: — Туктагыз әле. матуркайларым, мин яшь кияү белән кушылып бер җырламыйча китмим, — дип тыпырдап биеп Ильяс каршына килеп басты. — Әйдә, җизни, чиерттер, өздер мандолинаңны!.. Китәргә җыенганнар да ишек төбеннән кире борылдылар. Ильяс мандолинасын тагын кулына алды, кылларга бер-ике тапкыр чиртте дә елмаеп Фәридәгә карады. — Нинди көйгә, балдызкай? Өстәл артында утыручыларның берсе ашыгып әйтте: — «Зәңгәр күзләр» көенә. Башкалар да аны күтәреп алдылар. — Әйе, әйе, «Зәңгәр күзләр»не. Кайсыдыр утка май салды: — Балдызыңның күзләре дә зәп-зәңгәр бит... Өздер әле бер. — Шулаймы? — Фәридә шукланып, көлеп, Ильясның алдына иелеп күзләрен — якты, зәңгәр күзләрен ачты. —. Кара, җизни, күр минем күзләрне... Гашыйк була күрмә. — Ха-ха!.. Фәридә тамагын кырып инде җырларга да хәзерләнгән иде, шунда Ильяс кинәт калтыранып, туңып китте. Куллары, бармаклары дерелдәде. Медиаторы төшеп китә язды. — Әйдә, әйдә, җизни, нәрсә кәнфитләнәсең? Тамак суынганчы җырлап калыйм, — дип ашыктырды Фәридә. Медиатор кылларга кагылды. Бармаклар бер югары, бер түбән төштеләр — ә көй чыкмады... — Фу, әллә инде артыграк киткән, музыкант абый.... Ильяс уңайсызланып башын түбән иде. Кыллар кинәт өзелердәй булып чыңлап алдылар да аккорд яңгырады. Көй табылды. Фәридә шунда ук югары тавыш белән җыр башлады: Зәңгәр күзең, күз керфегең Тибрәндереп карама. Күз каравың ук шикелле Йөрәгемә кадала. Кушымтаны мәжлестәгеләр барсы бергә күтәреп алды. Бүлмә яңгырап китте. Әй. бөдрә чәч, зәңгәр күз, Әйтмәм, бәгърем, авыр суз. Кыллар дерелдәде дә дерелдәде, өзелеп китәрдәй булып чыңлады. Бармаклар ашыгып эшләде. Бөтен мәҗлес дөньясын онытып җырга кушылды. Ильясның күңеле тәмам дулкынланып ташты. Күз алдында зәңгәр күл, алсу таң, алсу шомыртлар һәм алсу чәчәкләр шәүләсе көлде һәм шул чәчәкләр арасында берәү йөри... Ул — Газизә .. — Мин... Мин хыянәтче... Кыллар чыңлап яңгырадылар да, өзелгәндәй булып, кинәт тынды- ♦ лар. Ильясның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Ул, мандолина- g сын урындыкка ташлады да, ишегалдына йөгереп чыгып китте. — Әйттем бит. — дип кычкырып калды Фәридә, — җизнәкәй артыг- < рак төшергән. Җырлап бетерергә дә бирмәде. XIX Ниһаять, моңа кадәр бик биектә, күренер-күренмәс кенә, ымсынды- * рып йөргән бәхет кошы көтмәгәндә үзенең искиткеч матурлыгы белән s балкып күз алдына килеп басты. Ильясның түбәсе күккә тиде. Чыннан да моннан артык сөенеч, бәхет булырга мөмкинме соң? Ул кабинетында айлык укыту-тәрбия эшләре буенча мәгариф бүле- “ генә җибәрәсе отчетын язып бетереп өенә кайтырга кузгалган иде, теле- * фон шалтырады. «Кайсы башны катыра тагын», дип. сукранып трубканы алды: < — Алло, алло, тыңлыйм. Әйе, әйе, Салихов. Бик начар ишетелә, ° катырак сөйләгез әле. Нәрсә? Сөенче? Нинди сөенче? Нәрсә? Нәрсә? — ~ Ильяс урыныннан сикереп торды, телефон трубкасын өстәлгә куйды. = Гаҗәпләнеп тирә-якка карады, тагын трубканы кулына алды: — Сез < кем? Кайдан сөйлисез? Больницадан. Чынмы?.. Кызым бар?! Ильяс трубканы куеп бүлмә буенча арлы-бирле йөрде һәм туктау- = сыз кабатлады: — Кызым бар! Минем кызым бар! — Ул нигәдер көлде, яңадан өстәл янына туктады. Аннан тиз генә киенеп урамга чыкты Зәп-зәңгәр төи. Ай юк. Кара бәрхет күктә йолдызлар! Алмаз кый- пылчыклары. Җиргә зәңгәр нур бөркиләр. Ильяс ашыга, аяк астында кар шыгырдый. Әллә инде җиргә дә алмаз кыйпылчыклары сибелгән. «Дөнья, син нинди гүзәл!» Нигәдер йөгерәсе, канатланып очасы, әнә теге якты йолдызларга хәтле очасы килә! Кычкырасы, җырлыйсы килә. Күңел ташып дулкынлана. Их, яшисе, бик озак, бик озак яшисем килә' Дөнья! Бүгеи җир йөзендә миннән дә бәхетлерәк кеше бармы’ Юк' Юк! Бүген иң бәхетлц кеше мин, ишетәсезме, иң бәхетле кеше! Минем кызым бар. Ниһаять, утыз сигез яшькә җиткәндә мин үземнең дәвам ны күрәм! Ильяс аксый-йөгерә больницага таба ашыкты. Ә күктәге йолдызлар бер нигә дә гаҗәпләнмичә, тыныч кына җемелди иде. Бер атнадан соң Ильяс күршеләреннән ат-чана алып тау башындагы больницага барды һәм Мәдинә белән үзенең кечкенәсен — җир йөзендәге иң гүзәл кызларның берсен өенә алып кайтты. — Ильяс, кызыбызны кем диярбез икән? Ильяс бу турыда уйламаган да икән бит әле Мәдинә кызын имезеп караваттагы мендәргә салды да елмайды — Кызыбызга нинди исем кушарбыз дим Ильясның колагына кемдер пышылдагандай булды, тәне кызышып китте һәм ул әйтеп салганын үзе дә сизмичә: — Газизә кушыйк, яме? — диде. Мәдинә ризалыгын белдереп башын какты. XX Кайвакытта кеше тормыш юлында бер ялгыш адым, тик бер адым гына ясый һәм бу адым аны һәлакәткә китерә, гомерлек газапка дучар итә. Менә Ильяс та ашыгычлык белән шундый бер адым ясап ташлады, хәзер инде үкенеп бетә алмын. Әмма эш узган, үкенүдән ни файда? Аның кечкенәсе көннән-көн үсә, матурая бара. Үзе әнкәсенә охшаган— түгәрәк йөзле, шомырт күзле, кара кашлы. Елмаеп кына тора. Елмайганда Газизәнең дә битендә нәкъ шулай «мәхәббәт чокыры» уела иде бит . Теле дә тиз ачылды — «әттә, әннә» дип кенә тора. Газизәдән дә сылурак кызчык бар микән жирдә?! Мәктәптән кайтып керүгә Газизә әткәсенең муенына килеп сарыла, үбә, кочаклый. Нинди татлы, ләззәтле ул сабый баланың, үз балаңның керсез, саф мәхәббәте! Ә менә ничек газаплы икән ул шомырт күзле, алсу иренле, иркә кызны — үзеңнең бердәнбер өметеңне иркәләү? Ильяс кызының ефәк чәчләреннән сыйпый да, башын түбән ия Җү- ләр мин. Акылсыз мин. Мин бит инде сүнеп барган утны үзем кабыздым, төзәлеп килгән яраны яңадан ачтым... Танкта янып госпитальдә ятканда, һәр иртәне яныңа ак халатлы, мөлаем йөзле шәфкать туташлары килә иделәр дә: — Нихәл, иптәш лейтенант, тазарасыңмы?—диләр иде. Аннан Ильясның кулындагы, аякларындагы, аркасындагы бинт-марляларны тәнне рәхимсез авырттырып сүтеп алалар иде. Күзләрдән яшьләр атыла, утлар сибелә. Ул чак кына елап җибәрми. Бар түземен җыя да, соңыннан кан саркырлык итеп иреннәрен тешли. Анда, госпитальдә, бинт-марляларны җәрәхәт тизрәк төзәлсен өчен алыштыралар. Шуңа күрә шәфкать туташлары артык шәфкатьле булганга рәхимсез эш итә иделәр. Ә монда? Монда бит ярага мин үзем кагылып торам. Төзәтү чарасын күрмим. — Ильяс! — Аш бүлмәсеннән Мәдинә дәште, Ильясның авыр уйларын бүлде — Урамга чыгып Газизәне алып кер әле. Уен дип ашавын да онытты.. Мин пилмән салам. Озак йөрмәгез!.. Ильяс авыр, сулап куйды һәм эшләпәсенә үрелде. Их! Менә шулай урамга чыгып кына чакырып алсаң иде Га-зи-зә-не... Нигә күңелгә кадала торган бу хәнҗәр исемне куштым икән кызыма? XXI Алма-Атаның опера һәм балет театры бинасында менә инде икенче көй профсоюзларның республика конференциясе бара. Ильяс — Күкчә- тау өлкәсеннән делегат. Бина зур, вентиляторлар да эшләп тора, әмма халык күп, зал шактый тынчу иде. Ярый әле Ильяс чыгышы белән бүгенге утырыш тәмамланды. Театрдан чыгуга фонтан янында торып бераз тын алды да Ильяс, якындагы бер ашханәгә кереп, зур бер савыт дуньган токмачы ашады. Дөресрәге, ашый алмыйча интегеп бетте. Билбау буе нечкә токмач кашыкта тормый, шуып төшә дә китә, төшә дә китә. Ә үзе бит — телеңне йотарлык ризык иде. Аның гостиницага кайтасы килмәде. Ничек инде шундый чакта бүлмәдә бикләнеп утырасың, тышта саф һава, әле генә яңгыр явып узган. Арыклар, асфальт тротуарлар буйлап күбекләнеп су ага. Алатау бозларының суы. Ильяс урам буйлап бераз түбән төште дә бер скверга кереп аулаг- рак аллеяларның берсендәге ялгыз урындыкка килеп утырды. Монда күләгә. Дымсу. Чәчәкләр исе дә урамдагыга караганда көчлерәк сизелә. Утыруга бөтен тәне оеп киткәндәй булды. Ул иртән алган «Литературка»сын кесәсеннән чыгарды да ике куЛлап ачты, әмма укып китә алмады, тыныч, гамьсез ялга талды. Якында гына репродуктордан думбра моңы ишетелә. Менә думбрачы кинәт сузып җырлап Та җибәрде. Нәкъ даладагы ялгыз жылкычы сыман бар күкрәгенә ирек биреп үләң әйтә. Нинди кин, нинди гүзәл ул казакъ сахрасы! Җыр һаман үсте, аннары каядыр еракка, бик еракка китеп югалып торды да кайтып тагын кабатланды. — Гафу итегез, сез... * Ильяс сискәнеп башын күтәрде. Газетасы кулыннан төшеп китте. £ Каршында пөхтә генә киенгән, урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле g ханым басып тора иде. Өстендә ак ефәк күлмәк, башында камыш эш- < ләпә, кулында ябык зонт. 5 — Ай... газетагыз төште бит. — Ханым аны иелеп алды да Ильяс- * ка сузды. — Рәхим итәсез. 5 Ильяс һаман әле ни булуына төшенә алмыйча аптырап аягүрә бас- «= ты: — Исәнмесез. * — Гафу итегез, сез иптәш Салихов түгелме? Утырыгыз, утырыгыз. ' Ильяс утырды. Газетасын урындыкка куйды: — Сез дә утырыгыз, ф Гафу итегез, кем белән сөйләшәм? — Әй алла, сез Ильяс ич, — хатын зонтигын урындыкка куйды да, с Ильясны үзенә тартты, каты итеп кысты, бик озак җибәрмәде, — я, та- * ныдыңмы? ч Түгәрәк, мөлаем йөз. Зур соргылт, елмаеп карый торган бик якын, * бик таныш күзләр... Ильяс кулларын ычкындырмый торган ханымга гаҗәпләнеп карады, * бар хәтерен җыйды, шул мизгелдә үзенең бөтен гомерен, дус-ншләрен 2 күз алдыннан үткәрде. < — Юк, гафу итәсез... Хәтерли алмыйм. £ — Ничек инде, — хатын Ильясның кулларын ычкындырып янына s утырды. Тавышында үпкә. — Өч ел бергә укыдык, бер торакта тордык. — Казандамы? — Ие. Болак буенда. Педтехникумда. —• Сезнең исемегез? — Зифа. — Зифа! — Ильяс хатынны кочаклап алды. Аннан тиз генә кочагыннан бушатты: — Гафу ит... Гафу һич уйламаганда — Ә Газизә сине сугышта үлгән дип елап сөйләгән иде... — Ничек? — Ильяс гаҗәпләнеп аңа текәлде. — Үлгән? Сез аны кайчан күрдегез? Ул исәнме? Кайда? — Кырык сигезенче елны мин Казанга барган идем Нәкъ менә хәзер сезне очраткан кебек аны Кремль янында очраттым Бик озак сөйләшеп утырдык Техникумда укыган барлык иптәшләр искә алынды. Менә шунда әйтте дә инде ул: «Беләсеңме, Зифа, безнең Ильяс та сугышта үлгән бит» дип. Үзе елап та алды. — Булмас. — Алай булмавы бик хәерле. — Зифа тагын Ильясның кулын кысты. — Менә мин хәзер тере Салиховның кулын кысам, — Газизә ишетсә ничек куаныр иде. — Ә ул кайда соң хәзер? — Беләсеңме. Ильяс, — Знфа бераз уйланып торды. — хәзерге көн дә Газизәнең кайда торганын точно әйтә алмыйм. Мин соңыннан, ил лейче елны бугай, Казандагы апамнан хат алдым Ул анда «Ахирәтең бер әфисәргә кияүгә чыгып, Ташкент ягына китте», дип язган иде. — Зифа бераз туктап торды Авыр итеп сулады —Ул сине теге вакытта ла көтте. «Үлде дигәнгә нигәдер күңелем ышанмый», дигән иде. Ильяс кинәт аягүрә басты Кемнедер эзләгәндәй йөренеп алды Аннан утырды. Кесәсеннән папирос алып кабызды — Ильяс, сез хәзер кайда торасыз? Монда ничек килеп чыктыгыз* Ильяс папиросын сүндереп урындык янындагы урнага ташлады да Зифага үзенең техникумнан соңгы еллардагы маҗараларын сөили> башлады. Алар бары көн кичкә авышкач кына аерылыштылар. XXII Мәдинә йоклап китүгә Ильяс акрын гына караваттан төште, караңгыда капшанып пижамасын киде һәм аяк очына гына басып аш бүлмәсенә чыкты. (Каһәр төшкән протез берничә тапкыр шыгырдап, Мәдинәне уята язды.) Ул ишекне сак кына ябып ут кабызды. Өстәл янына утырып кесәсеннән папиросын алды, ләкин никтер аны өстәлгә ташлады һәм пижаманың икенче кесәсеннән зәңгәр конверт чыгарды. Ачты. Аннан дәфтәр битенә гарәп хәрефләре белән язылган хат чыкты. Xaj үзе кыска, берничә юлдан гына тора иде. Әмма Ильяс аны бик. озак укыды. Язылмыйча калган иң мөһим сүзләрне табып укырга теләгәндәй, һәр юлга, һәр сүзгә туктала-туктала озак уйлады. Шул арада өстәлдә яткан «Беломор»ны алып кабызды, суырды, зәңгәр төтен . эчендә калды. Бераздан папирос сүнеп иренгә ябышып калды, ә Ильяс аны да онытып тагын уйга чумды. Тышта җил. Шабырдап яңгыр ява. Бакчадагы топольләр вакыт-ва- кыт иелеп тәрәзә рамына, пыялаларга сугылалар. Ильяс аны ишетми, башын ике кулы белән кыскан да, ниндидер тирән борчулы уйдан ары- . на алмый. Кинәт бүлмә эче яп-якты булып китте. Аннан, Күкчәтау таулары җимерелеп төшкәндәй, тирә-якны, өйне дер селкетеп күк күкрәде. — Әнкәй! — түрдәге бүлмәдә, аерым караватта йоклаган нәни Газизә җан ачысы белән кычкырып җибәрде, — әнкәй, нәрсә шартлады?! — Иокла, йокла, кызым. — Карават кыштырдады, — курыкма, мин монда. Стена якка борыл да күзләреңне йом... Одеялыңны башыңнан ук уран, йокла. Тагын карават кыштырдады. Мәдинә урынына ятты, ахырысы. — Ильяс, син кайда? — Монда... — Тәрәзә форточкасын ябып куй әле. — Хәзер. — Нишләп утырасың инде җиде төн уртасында. Иртәгә беренче дәресләрең бит. — Мин әле җыелышка доклад хәзерлим, хәзер ятам. Тәрәзә форточкасы чыннан да ачык икән. Ильяс торып япты. Өстәлдә яткан хатны, конверткр кире салып, пижама кесәсенә тыкты. Арлы-бирле бүлмә буенча йөри башлады. Аннан протез шыгырдавын тоеп туктады. Урындыкка килеп утырды һәм шунда гына ирененә ябышып калган папиросын озак итеп суырды. Башы тагын түбән иелде. Чәчләре агара да башлаган бу баштагы уйлар артык авыр иде, ахрысы. Каядыр еракта тагын күк күкрәде. Шыбырдап яңгыр коелып торды XXIII ~ Ильяс хәзер айның башында һәм уртасында Күкчәтау почтамтына бара, пыяла барьерлар белән бүленгән, халык шыгрым тулы залның аргы башындагы «До востребования» дигән язулы тәрәзә каршына килеп чиратка баса. Вакыты җиткәч, кечкенә тәрәзәгә паспортын суза. Җирән чәчле, кызыл иренле яшь кыз ана гел елмая. — Да, да... Сезгә бар, — ди дэ тар ящиктагы хатларны ашыгып авыштыра башлый. Аннан читләре шакмаклар белән бизәлгән авиа- конвертларның берсен тартып чыгарып Ильяска суза: — Рәхим итегез. — Рәхмәт. Ул бу хатны нигәдер көндез укымый. Бары кичен укучылар, укытучылар мәктәптән киткәч кенә, кабинет ишеген ныгытып ябып бер кат, ♦ ике кат, өч кат укый... Юк, укый гына түгел, анын һәр сүзен күңелен- 4 нән үткәрә, күз алдына китерә... Ильяс уйга бата. Үз-үзе белән сөйлә- з- шә: «Әйт әле, Газизә, син нинди хәзер? һаман элекке кебек чаямы? 5 Үзе хәтле улы булгач, шуклык-чаялык бәлки юктыр да... Ник син ал- | данрак хәбәр итмәдең? Соңладың син. Инде нишләргә? Әйт, Газизә, х инде нишләргә безгә?..» « Калын, соргылт кашларын күпме генә җыермасын, кабинет буенча ш күпме генә арлы-бирле йөрмәсен, папиросларын бер-бер артлы янды- 5 рып сүндермәсен, бу чияләнеп беткән төенне чишү серен таба алмый s иде Ильяс. Ф Бүген ул тагын бер хат алды. Яшьлегенә кайтты... а Ап-ак чәчәкләргә күмелгән алмагачлар, шомыртлар, сиреньнәр һәм о алсу нурларга күмелеп туган язгы көн. Ак томаннан ачыла барган зәң- * гәр күл. Күл өстендә көймә. Ул сизелер-сизелмәс кенә тибрәлә. Көймәдә иңнәренә Ильясның костюмын салган Газизә, зәп-зәңгәр күзләр, * алсу иреннәр. — Ильяс, мандолинаңны уйна әле. — Нинди көй? Зәңгәр күзләр яктырып китә, Газизәнең бит алмаларына таң нурла < ры сирпелә. — Үзең беләсең бит, мин яраткан көйне... Мандолина кыллары чыңлый башлый да томаннан арынган зәңгәр күл өстендә тылсымлы көй агыла. Оча, биеккә, биеккә чакыра ул Офыктагы алсу таңда, туып килгән яңа көнгә, шау чәчәккә күмелгән язгы иртә — яшьлеккә чакыра... Урамнан мәктәп бинасын дер селкетеп трактор узып китте Ильяс кинәт сискәнде, «уф* дип бик авыр сулады да аягүрә басты. — Кайтырга кирәк. Мәдинә белән Газизә янына. — йөрәккә энә кадалгандай булды. Авыртуга чыдый алмыйча, кире урынына утырды. — Нигә мин кызыма бу исемне бирдем икән? Шуны әйткән саен газапланам Нигә? Йөрәкнең чәнчүе кимеде. Ильяс өстәлдәге конвертны — йөрәк җимешен — гадәтенчә, кабинетның түр почмагындагы сейфка куйды Сейф биге чыңлап китте. Ләкин Ильяс гаҗәпләнеп карап торды-торды да. сейфны яңадан ачты һәм куйган хатны кире алды, өстәл янына килеп утырды. Сейф ачык калды «Тукта, ник мин бу хатларны тимер шкаф ка бикләп торам? Кемнән яшереп? Хатыным белән кызымнанмы? Ни өчен? Бу хатлар нинди дә булса бер хыянәтнең, җинаятьнең кара шаһитлары мәллә? Ничек тә булса фаш ителүдән куркаммы?» Нәкъ шушы мизгелдә Ильясның акылы белән күңеле үзара бәхәсңә керештеләр. Акыл. Әйе, син куркасың, чөнки син икейөзле кеше. Күңел. Юк, мин андый түгел, син яла ягасың! Акыл. Тукта, тукта, артык кызма Менә факт — синең хатының бар, кызың бар. Ә үзең һаман башка хатынны сөясең. Мәхәббәт хатлары язасың. Бу нәрсә, хыянәт түгелме? Күңел. Ялгышасың, ул башка хатын түгел, ул минем беренче мәхәббәтем. Акыл. Ха-ха! Мәҗнүн! Беренче мәхәббәт? Аннан соң инде күпме карлар яуды Яшерми генә әйт әле. сина хәзер ничә яшь? К үн е л. Илле җиде. Акыл. Кызыңа синең унтугыз. Син мәхәббәт хатлары яза торган Газизәнең өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызы бар. Беләсеңме? Күңел, (күңелсез генә). Беләм... беләм... Акыл. Бәс, шулай булгач, сезнең арада нинди мәхәббәт булсын. Үпкән-кочкан җилгә очкан... Күнел. Тукта, алай бик акыллы булгач, син әйт әле: мәхәббәт ничә яшьтә башлана да ничә яшьтә бетә? Әйт син миңа, мәхәббәт картаямы? Акыл. Син үзең әйт. Гераклит нәрсә дигән? Күңел. Син мине әллә кайчан туфракка әверелгән Юнан галимнәре белән бутама, соравыма туры җавап бир. Акыл. Боргаланма... Ничек әйткән әле Гераклит: «барысы да ага, барысы да үзгәрә!» дигән. Күнел. Күпме генә акыллы булма, минем сорауга барыбер җавап бирә алмадың? Дөрес, еллар үтү белән бөтен нәрсә үзгәрә. Әмма мәхәббәт, чын мәхәббәт, беренче мәхәббәт сулмый, картаймый. Урамнан бер төркем яшьләр көлешеп-җырлап уздылар. Ильяс уйларын бүлеп аягүрә басты. Өстәлдәге конвертка карады. Озак карады. Аннары аны кискен бер хәрәкәт белән сейфка салды да шалтыратып бикләп куйды... XXIV Ильясның кызы инде институт тәмамлап кияүгә чыкты. Хәзер инде Газизәнең Илдар исемле алмадай улы да бар. Ул еш кына әби-ба- баларына кунакка килә һәм килгән саен бабасының чәчләрен тарап матурлый да бер үк сорауны бирә: — Бабай, ник синең чәчләрең ап-ак. Минем әтиемнең чәчләре әнә кап-кара ич? — Матурым, бабаеңның чәчләрен буятырга акчасы юк,— ди әтисе, Ильяс өчен үзе җавап биреп. Яшьләр эчләре катып көләләр. Уза икән, туза икән яшьлек. Ә мәхәббәт? Мәхәббәт ничек? Ильяс менә ничә еллар инде шушы сорау белән баш вата, әмма җавабын таба алмый... Мәдинә хыянәтсез дус, яхшы хатын. Ул җаны-тәне белән Ильяска бирелгән, аның өчен яна-көя, аның өчен генә яши. Ильясның өсте-башы һәр вакыт юылган, үтүкләнгән. Өйләрендә искитәрлек пөхтәлек. Аш-суга да оста. Бер вакытта да кашларын җыерып йөрми. Йөзе һаман якты. Шундый изге хатын кочагында бүтәне турында уйлау хыянәт, җинаять түгелме? Ә бит ул күптән түгел генә төнлә саташып төш күрде: «Газизә!»—дип кычкырып эндәште. — Ильяс, Ильяс,—* Мәдинә аны тарткалап уятты,— сиңа ни булды. Нинди төш күрдең? Саташасың бит. — Нәрсә? Нәрсә дип саташам? — Нәрсә булсын, Газизә дип. — Ә... Аны... Машина таптый язды... Ильясның маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Тагын башка сүз әйтеп ташламадыммы икән?» — Авызыңнан җил алсын! Кит. юкны юрама. Борыл да уң ягың белән ят. Ильяс таңга хәтле йоклый алмады. XXV Ильяс газаплы кичерешләр белән бик күп төннәрне шулай йокысыз уздырды. Шундый төннәрнең берсендә кулына кәгазь-карандаш алды да ул үзенең барлык кичерешләрен, серләрен, ярсуларын ышанып бер язуга салды. Арабызда безнең еллар ята. Юллар ята, калын кар ята Шарлавыклар белән кискәләнгән Текә ташлы, биек яр ята. Яр ята... Арабызда ’безнең таулар ята. Кара урман ята, кыр ята Күңелемә сагыш һәм моң салып Бик еракта калган жыр ята. Җыр ята. Эзләп чыксам да мин таба алмам. Юллар ерак, томан ябынган, Тик күңелемдә якты бер нур балкый — Сөюеңнән синең кабынган Кабынган. Арабызда безнең еллар ята, Юллар ята борма-бормалы. Кар һәм бозлар күпме яусалар да Иң беренче сөю сулмады. Сулмады... Иртә белән бу йөрәк сере ерак-еракка — Памир таулары ягына очты, үзенә аваздаш күңелне эзләп очты бу юллар... Сагынулы, сагышлы, өметле-өметсез көннәр үтә торды. Ниһаять, ай ахыры житте. Ильяс почтамтка барды һәм беренче мәртәбә хатны почтамт залында ачып укыды. «...Ильяс, шигырең өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укыдым Инде яттан беләм. ■ Үзеңне күрәсем килә. Бик, бик күрәсем килә сине. Мин быел көзен Уралга әниләргә барырга жыенам Вакытын әйтеп телеграмма бирермен. Син кил. Мин сине сугышка киткәндә озатып калган разъездда каршылармын, яме? Шунда барысын да — барысын да сөйләшербез. Юлга чыгуыңны хәбәр итәрсең Газизә»